ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 16 страница— Кирәкмәс иде... дөреслек... хакыйкать дип, ә беләсезме соң?.. Хөрмәтле профессорыбыз нидер әйтергә тели, минем дә аның кебек үк профессор һәм фәннәр докторы булуымнан бигрәк, яшьлегемне, яшьләребез аермасы утызлар чамасы икәнлеген искәрткәндәй итә. Тел төбе аңлашыла: яшьлек хатасыз була алмый, имеш, яшьлек шулай аптыратучан инде ул! Белмим инде, хакыйкать картлыкта буладырмы, яшьлектәме?.. Шулай да әйтми калып та булмый, ул мәкаләм язылганнан бирле, дөньяга чыгарылмыйча, биш еллап вакыт үтте. Мин аның хакында онытып бетермәсәм дә, матбугатта бастырылып, халыкка җиткерелмәве өчен бераз җәзалану хисләрен дә күңелемдә кичерә идем. Чөнки күптәннән үк бөтенләй дә ялган һәм галим-голамәне генә түгел, хаклыктан халыкны адаштыру һәм сафсатада укучыларны бутау максатында бер “олпат” галимебезнең кысыр мәкаләсе “Шәһри Казан”да дөнья күргән, ул гәҗитнең сәхифәләрен күз алдымда каралтырга өлгергән иде. Һәм менә шул мәкалә инде минем язмамда тулысынча тәнкыйть утына алынды, һәм дә шушы ук матбугат органында басылып чыкты. Ә сүз уңаендагы хөрмәтле профессорыбыз исә, теге “олпат” галим әфәндегә Нух көймәсе буларак ялланып, бу мәкалә уңаеннан миңа шалтыратты. Җитмәсә, бер еллап та әүвәлрәк түгелдер, тәнкыйть кармагыма хәзер сукыр шыртлака кебек капкан һәм шәрә хәлендә ярга ыргытылган теге “олпат” галимебезгә дан җырлаган олуг бер мәкалә-әңгәмә дә шушы ук гәҗиттә сәхифә тутырып урын алган иде. Ягъни, мәсьәлә артыгы белән катлаулану төсен алып, “олпат” галимебезнең борыны күкләрдә сәфәр кылган чаклар түгел идеме? Ә минем мәкаләм кәефенә хуш килгәндер, дисезме? Борынына сугып, күкләрдән ишеп төшер әле син кешене? Мескенем! Боларның барсын да аңлап, әүвәле хөрмәтле профессорыбыз алдында гафу үтенергә тиеш идемме? Ә аннары теге “олпат” галимнән? Әйе, сез хаклы диярәк ләббәйкә тотыйммы? Сафсатага, ялганга хезмәт итимме? Шушы рәвешле Шайтан ялчысына әверелимме? Һәрхәлдә профессор әфәнде мине шуңа таба этәрде. Куәт һәм гайрәтен кызганмады. — Гафу итегез, мин сезнең белән бу очракта тулысынча килешә алмыйм,— дип, сүземне нокта белән тәмамларга теләдем. Шушы сүзләремне телефоныннан ишетүенә, хөрмәтле профессор әфәндем: — Ярый инде, гафу үтенүегезне кабул итми булмас!— дип, сүзләремне үзенчәрәк борып, үз сафсатасында акылы буталу аркасында миннән ишеткәннәрен дә шуның эчендә тугылап маташтырды. Телефон өзелде. Миңа бары: “Йа Ходаем, болар мәкаләмнең эчтәлегенә бөтенләй дә төшенә алмаганнар икән, мескенкәйләр!”— дип офтанырга гына калды. Әллә акылларына үткәннең күңелләренә барып җитүе өчен дә вакыт кирәк микән? Хәер, галим-голамәнең дә арасында төрлеләр була! Февраль-август, 2003.
ЧУРТАН Хикәя
— Бу кем була?— дип янымдагылардан сораган идем, миңа: — Чуртан!— диярәк җавап бирделәр. Шикләнебрәк калдым. Чуртан бик елгыр, ерткыч, ялтыравыкка кызыга торган балык инде ул. Бервакыт күршем белән балыкка барган идем, Агыйделгә. Суның чиста чагы, төбенә кадәр күренеп тора. Утырабыз. Балык чиртми дә. Инде кайтырга дип көймәбезне кузгатасы идек, ялтыравыклы кармагымны тартып ала башлаганда, каян килеп чыккандыр, артыннан атылган уктай чуртан сикерде. Ялтыравыкны югалтуы аның сабырын кисте. Бәракәллаһ! Ул уңга да, сулга да ташланды. Судан күренеп тора, тамаша инде менә, чын тамаша. Чуртанның бимаза йөрәге гүяки койрыгына төшкән, әле чума, әле чыга, әле су үсемнәре арасында кайнаша, ялтыравык кармагымны эзли... Хатирәләремнән айнып: — Исеме ничек соң аның?— дип янымдагылардан сораган идем, кабат шул ук кушаматын гына ишеттем. — Чуртан инде, Чуртан! — Мулла кушканы?— дим. — Чуртан,— диделәр,— аның бүтән исеме юк бугай! Хәер, Робертлар, Кимнәр, Альбиналар, Рево һәм Люцияләр, Тракторлар заманында Чуртан исеме генә булмый калмас. Хәзерге муллалар да замана арбасыннан төшеп калганнардан түгел, Разин дип кенә кушканны, Степанын гына калдырмаслар. Хәер, аның Разины саф мөселман исеме бит, фарсыдан алынган, ныклы, сабыр дигән мәгънәләргә ия. Бик күркәм, шулай түгелме? Ярар, Чуртан — Чуртан инде, алай булгач! Мөслимдә мин үтеп барышлый гына идем. Әмма бу адәмнең исеме һәм аның заты ничектер күңелгә кереп калган. Вакытлар узгач, тагын Мөслимгә барып чыгылды. Эшнең җае килми аптыратты. Миңа танышларым: — Моны Чуртан хәл итәр, аның кулыннан килмәгәне юк!— диделәр. Мөслим уртасында, озын торык-лафетлы машинаның көпчәкләре шартлап, йөген бушатмыйча гына тәгәрмәчләрен алыштыру мөмкин түгеллегеннән гаҗиз идем. Кран кирәк! Күтәрттерми булмый! — Чуртан булса, табып бирә инде!— диделәр. Ярты Мөслимне айкап та бер күтәртмә кран табып булмады. Менә Ходайның рәхмәте, бәхеткә Чуртан үзе килеп чыкты. — Кара әле, агай-эне, хәлләр мөшкел, күтәртмә кран табасы иде,— дидем, аңа Чуртан дип атап әйтергә шикләнеп, әмма гозеремне яшермичә. — Хәзер,— диде һәм юк та булды бу. Ул да түгел, күтәртмә кран безнең янга килеп тә туктады, эшкә дә кереште. Көпчәкләрне алыштырып бетергәндә Чуртан үзе дә күренде. — Булдымы, агай-эне?— ди бу, бер дә урынында тыныч кына басып тора алмыйча. Әле көпчәкләрне иелеп-иелеп карап ала, машинаның алдына-артына төшә. — Рәхмәт инде, коткардыгыз! Миннән күпме тиеш?— дим. — Исемең ничек әле?— диде ул, бер дә аптырап тормыйча.— Кирәксәгез, үзем эзләп табармын! Хәерле юл! Чуртан икән, ерткыч та булырга тиеш иде ул. Нәфсесен тыя белмичә, чамасын онытып, катырак каптырмагае? Минем ише вак-төяк балыкны соса гына инде андыйлар. Әмма нишлисең, булдырмасны бар итте шул. Андыйларга җаның да җәл түгел. Әмма Чуртанның тиз арада гына миңа эше төшмәде, аңа бурычлы кала бирдем. Ара өзек икән, дуслык та төзек була, диләр! Тагын да Мөслимгә барып чыгылды. Бу юлы мине районның башлы-күзлеләре шашлыкка дәштеләр. Урман аланына җиңел машиналарда гына килеп кердек. Монда безне киң күңел, сыйлы табын белән Чуртан каршы алды. Асылган казанында итле шулпа пешә, уңдарак олы борынлы бер әрмән агае шашлык кыздыра, арырак ике чибәр туташ өстәл хәстәрен күреп, купшы чыпчыклардай чирек-чирек киләләр. Әзерләнгән аш-суга караганда, бәйрәм бик шәп булырга тиешлеге аңлашылып тора. Чуртан, бик җәһәт һәм өлгер кеше буларак, безне өстәл тирәли утырта да башлады. Бераздан, күңел офыклары киңәеп киткәннән соң, якын-тирәдәге табигать хозурлыгына да күз төшә башлады. Безнең табынның аргы тарафындарак ялтырап яткан күлнең бу тарафында су коена торган урыны да бар икән. Язылып алабыз дип шунда таба атладык. Килеп җитмәстән Чуртанның сабыры тәмам сынды. Менә хәзер, чишенеп тә тормастан, чибәр кызлар күзедәй тоелган шул зәңгәр күлгә чумар төсле иде. Ул да түгел, безне су керергә дәртләндерә башлады. Үзе, тәмам диярлек чишенеп, аны-моны әйтеребезне өлгерткәнче, “мелт”, башы белән күлгә кадалды һәм юкка да чыкты. Тәненә су йокмый иде бугай, әле чума, әле — “чупылт”, килә дә чыга, тагын юк була. Караңгылык дөньясына китеп югалган үтә күренмәле зәңгәр күл төбендә аның аксыл сөяк тәне олы балыктай ялтырап-ялтырап китә. Ничек курыкмый икән дә хәле бетми моның? — Чуртан үз рәхәтендә, аның белән ярышып булмый!— диделәр иптәшләрем, аның хакында. Бәхәсләшеп торасы, дәлилләр өстәп маташасы түгел иде. Барысы да күз алдында. Чуртан чыннан да үз рәхәтендә мәш килде. Шунда аның алдында бурычым барлыгы исемә төште һәм мин дә күлгә чумдым. Тәнемне салкын суы куырып алды. Август-сентябрь, 2003.
ДИҢГЕЗ ТОЕМЫНДА Эссе
Әдәбият ул — диңгез кебек. Туктаусыз чайкалып һәм болганып тора. Әдипләр — тынгысыз. Һаман тормыш дулкыннарыннан өскә чыгарга омтылалар. Ә анда — хаклык кояшы ялтырый, анда — халык игътибары! Әмма диңгез өстендә бары тик чүп-чар гына йөзгәнлеген күпләр оныталар. Энҗеләр алар диңгез төбендә, диңгез тузаны эчендә яшеренеп, кабырчык сандыкта яталар. Имештер, ул сандыклар вакыт-вакыт ачылып китәләр дә, анда ялтырап янып торган энҗеләр караңгы диңгез төпләрен якты итәләр. * * * Әдәби иҗат кешене гадәти халәттән югары дәрәҗәгә күтәрү көченә ия булган эшчәнлекләрнең берсе. Әгәр ул кемне дә булса үзенә тарта икән, иң беренче чиратта, шул кеше моңа сөенергә һәм үзенең гадәти зат кына түгеллеген төшенергә тиеш. Күпләр моны аңламыйлар. Әмма кешелек аның нәкъ шулай икәнлеген борынгы заманнардан бирле ачык күзаллый башлаган. Әдәби иҗат, гомумән, гади һәм гадәти кешегә хас түгел. Ул — әүлиялек, кем кемлек. Кеше һәрвакыт бурычлы. Хәтта байлыгында һәм акылында камил кешеләр дә үзләре күз алларына китергәннән дә артыграк бурычлылар. Ә әдәби иҗат әһеле бигрәк тә! Әдәби иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне безнең халык гарәптән алынган сүз белән “әдип” дип атый. Әдип ул әдәп башлангычы да. Асылда язучылар шушы әдәп башлангычын корал итеп, аның ярдәмендә җәмгыятьнең үз йөзен үзенә таныту һәм ниндилеген үзенә аңлату белән шөгыльләнәләр. Моның өчен яңа әдәпне, әдәп башлангычын мәйданга чыгарырга мөмкиннәр. Чынлыкта ул шушы рәвештә була да. Әдипләрне әдәпсезлектә гаепләргә мөмкин, чөнки алар искене яңага алыштыручылар. Әдипләрне әдәптә өлге итәргә була, чөнки алар фикерләре сөрешендә традиция-йолаларга нигезләнәләр. Әдипләрне хурларга да, мактарга да ярый. Монысына һәммәбезнең дә тулы хакы бар. Әмма тарих кемне дөрескә чыгарыр? Менә кайда хикмәт! Тик әдипләр һичкайчан лакмус кәгазе дә, барометр да түгел. Алар — безнең тормышыбызның эчендә кайнаган шул ук гадәти кешеләр, әмма иҗатлары белән бездән бөек булырга хаклылар. Әдипләрне әдәпсезлектә гаепләү мөмкин эш түгел. Юкса алар әдип исемен йөртерләр идеме? Алар әдәпне җәмгыять өчен үзләре тәкъдим итүчеләр. Ә кабул буламы-юкмы, монысы халыкның үз эше. Шунлыктан җәмгыять һәм әдип арасында катлаулы мөнәсәбәтләр урнаша. Әдип җәмгыятькә әдәпне тәкъдим итүче, яки аны үзгәртми, искечә калдыруны яклаучы буларак, башкалар тарафыннан кабул ителергә, яисә инкарь кылынырга тиешле. Һәрхәлдә вакыт агышы моны үзе таләп итә. Ә ул даим үзгәрештән тора. Бүгенге әхлакның билгеле бер өлеше үзгәрешсез сакланып, калган яклары бөтенләй дә камилләшеп бетәргә мөмкиннәр ки, без хәтта искечә, элеккечә уйлый алудан да мәхрүм калабыз. Моны сизми һәм аңламый маташуыбыз үзе үк хәтеребезнең ышанычсызлыгы хакында сөйли. Искегә иярүчеләр һәрвакыт оттыра. Тормыш алга бармыйча, үсмичә тора алмый. Үсештән туктау — яшәештән аерылу ул. Әмма искене саклауга омтылу җәмгыятьнең үз йөзен югалтмавы өчен кирәк. Шуңа күрә дә әдипләрнең искелек тарафдары булучыларын тәнкыйть утына алу яшәеш кануннарын төшенеп җитмәүдән генә килә ала. Аңлашыла ки, әдипләрнең кайсылары прогрессив-җәдитчелек, кайсыберләре регрессив-кадимчелек юнәлешләрендә торалар. Аларның икесе дә җәмгыять үсеше өчен кирәк. Әмма беренчеләре халыкның алга үсешен тәэмин итсә, икенчеләре җәмгыятебезнең үз йөзен саклавына хезмәт тота. Мин үзем хәтта җил дә вакытында исә һәм тузанны да бары тик тиешлек сәбәбеннән генә кузгата дип уйлаучылардан. Сагыш кешене үтерә, имештер. Ә менә язучылар шул сагышны каләмнәренә кара итә. Әдипләр төрле булганнары кебек, бу сагышларының мәртәбәсе дә бер-берсенекеннән аерылып тора. Берәүләре милләт гамен сагышлаганда, икенчеләре акча хәсрәте белән яна. Кайсы әһәмиятлерәк, аны халык үзе хәл итә, дибез. Чыннан да, халык акылы һәммә нәрсәне бәяләү көченә ия. Хәтта милләт сагышы пәрәнҗәсе астында яшеренеп йөргән албастылар да аның каршында тез чүгәргә мөмкиннәр. Әмма шунысы ачык анык: милләт гамен сагышлау халык алдында һәрвакыт мәртәбәдә булды. Дәрәҗәле каләм ияләре, берсен икенчесе алыштырып, бердәй бу сагышта яндылар, көл булдылар. Тик азларының гына исемнәре тарих ниргәләренә язылып калынды, күпләренеке акшар кебек юылып төште. Әдипне кызыксындырганы — мәңгелек. Әмма һәр каләм иясенә дә ул тәтиме соң? Юк, әлбәттә. Чөнки, беренчедән, алар һәммәсе дә аңа лаеклы түгелләр, икенчедән, безнең үзебезнең дә күңелләребез тар, хәтеребез — таркалучан, кәефебез — бозылучан. Әмма әдипләр өчен мәңгелеккә ашуның сере бик гади, ул — халык мәхәббәтен яулау. Ә нәрсә соң ул халык мәхәббәте һәм аны ничек яулап була? Боларына да җаваплар бик гади. Халык мәхәббәтен яулау өчен иң тәүдә хакыйкать хезмәтчесе булу сорала. Моның өчен күңелгә таянырга мөмкин. Күңелең дөрес булса, хакыйкатьне ачык күрәсең, диләр. Әмма күңелгә таяну хакыйкатьне танырга даим ярдәм итәме соң? Моның алай түгеллеген борынгылар да яхшы аңлаганнар, күңелгә таяну өчен күңелнең һәрдаим саф һәм чиста булуы таләп ителүен төшенеп эш иткәннәр. Бу яктан суфиларның күңелне саф тоту чаралары, хакыйкатьне тану юллары безгә бүгенге көнгәчә үрнәк булып торалар. Алар һәммә диндә бар. Әлегәчә альтернативалар юк. Әдип кешедә әдәпсезлек булмаска тиеш, диләр. Хак сүз, чөнки әдиптә әдәпсезлек бөтенләй дә була алмый. Чөнки, белдергәнебезчә, әдәпне ул үзе канунлый, гамәлгә кертә яки гамәлдән чыгара. Әмма һәрбер әдип моны җиңел генә башкара ала икән дип күзалларга кирәкми. Хикмәт шунда ки, әдипнең тәкъдим ителгән әдәбе җәмгыять өчен чит һәм ят булырга мөмкин, әйтик, яңа әдәп кагыйдәләрен халык кабул итәргә өлгермәгән, яисә моңа әзер түгел. Ә кайчан өлгерәчәкләр? Көтеп утырыргамы, әллә аның үсешенә хезмәт итәргәме? Сез әйтерсез, һичшиксез көрәшергә, дип. Мин дә каршы түгел. Әмма көрәш югалтуларсыз була алмый. * * * Күңел шаулы диңгездә. Аның олы юлга чыгасы килә. Җилкәннәрен киерә. Шул тәртип белән шушы минутта кузгалса, инде әллә кайларга барып җитәр сыман. Хыял җилләре уянып маташа. Канатларын талдырмый очыртып барырлар сыман. Кеше ышанучан ул. Әмма уйдырмага, хакыйкатькә түгел. Кайвакытта хәйран да каласың, уйдырма адәм баласының күңеленә якынрак икән бит. Хакыйкатьнең авырлыгыннан күпләрнең бавыры бозыла, бәгыре киселә. Шунлыктан кешеләр, үзара мөнәсәбәтләрен бозмас өчендер инде, хакыйкатьне телдән-колактан яшереп сөйләшүне көнкүрештә өстенрәк күрәләр. Ә каләм ялганны сөйми. Электән шулай килгән, китап — хакыйкать билгесе. Китап барлыкка килүгә, кешелек дөньясында тарих башлана. Китапсыз халыклар — тарихсыз халыклар, тарихсыз халыклар — мәдәниятсез халыклар. Әмма бер иш халыклар икенчеләрнең тарихын үзләренеке итүне бер дә кимлеккә һәм түбәнлеккә санамыйлар. Ә чыннан да, бәлки рухи үсеш таләбе ягыннан ул шулай дөрестер дә? Мең ят борынгыларның рухын үзләренә якынрак һәм туганрак күрәләр икән, ул халыкның киләчәктә мескен булачагына шик тоту килешерме? Әмма чит-ятларның тарихын үзенеке итеп үзләштерү шул үзләштерүче халыкны һәлакәткә илтә, чөнки ул андый бөек рухны күтәрерлек, бәрабәр буыннар ныклыгыннан гыйбарәт тәнгә хуҗа түгел. Борынгылардан калган сер фәннәреннән булган “Кыяфәтнамә” гыйлеме (физиогномика) бар. Аның төп кануны: тәнгә — рух, рухка тән тәңгәл булырга тиеш. Буынлы кеше, ягъни пәһлеван адәм — батыр, әмма мәрхәмәтле, буынсыз кеше — куркак, әмма сикергәк. Урта буйлыда һәммәсе дә уртача булыр, имеш. Әгәр дә алай түгел икән, бу кешеләрнең язмышларында кыенлыклар һәм акылдан язулар күренер. Шулай итеп, кешенең кемлеге аның бәдәнендә чагыла. Әмма акылы һәм йөрәге катнашмый калмаганлыктан, адәм хакында тышкы яктан гына фикер йөртеп булмый. Инде күптән кешеләр табигый үсешләреннән ераклаштылар, тәрәккыять җимешенә әверелделәр. * * * Кайбер язучыларның әсәрләрен укыганда, ул аларны көчәнеп язгандыр сыман тоела. Моның сәбәбе нәрсәдән булуын аңлый алмый йөдәгәнем бар. Ясалма конфликт, каһарманнардагы табигыйлектән узып киткән мин-минлек, сурәтләрдәге төссезлек — болар барысы бергә җыелып, мәгънәдәге тозсызлык булып әвереләләр. Мин моны бервакыт ишарә белән шундый язучыларның берсенә әйттем. Ә ул, тәмам ачуланып, теш кайрап йөрде, ахырда иҗатымны инкарь итүгә керешергә уйлады. Һәрхәлдә язма белән түгел, үз колагыма җиткереп. Бервакыт мин Аяз Гыйләҗевкә: — Гаяз Исхакыйда Галимҗан Ибраһимовтагы тел матурлыгы юк, сезнең телгә осталыгыгыз Галимҗан Ибраһимовча!— дигән идем, ул, әүвәле, кабул иткәндәй баш какты, әңгәмәбез шуның белән өзелеп, күпмедер көннәр-айлар кичүгә, Г.Камал театрында икенче бер тамаша караганда очрашуыбызга, тәнәфестә күрешеп сөйләшүебездә, шул сүзләремнән зур үпкәсе күңеленә тоз булып утыруын: — Сез анда, яшьләр, мине Кызыл Галимҗан белән тиңләп йөрисез! Мин Ибраһимов кына түгел!— дип белдерде. Сүзләренә караганда, тавышыннан чыккан зәһәре җанны чакты. Минем тойгыларым — үз бәлам! Моны яхшы беләм. Иң хөрмәт ителгән татар язучысына карата шундый кискен тәнкыйди хисләрем тууы чынлыкта үземнең әдәби, иҗтимагый, сәяси карашларым аркасында иде, югыйсә. Монда күңел катнашмаска тиеш иде! * * * Сүземнең башы диңгез тоемы хакында иде. Мин әдәбиятны яратуымны һәм аны аңлавымны шулай атарга теләдем. Әмма аның хакында сөйли алмавымны төшенеп, каләмемне ничә тапкырлар читкә куйдым. Шулай да үҗәтлегем кабат дәртемне китереп, сүземне әйтеп бетерәсем килде. Барыбер барып чыкмады. Каләмдәшләрем гафу итсеннәр, алар хакында сөйләргә теләп тә, аларны мактарга исәп тотып та эшемне бардырып чыгара алмадым. Юк, ояларын туздырасым яисә хыялга биреләсем куркытмады. Бары тик күңелем генә суынды. Әле мин бу темага кайтырмын кебек! Январь-март, 2004.
“ИНТЕХБАНК” ЯЛКЫНЫ Хикәя
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|