ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 14 страница— Нишләп кузгалмый утырасың? Кода, кил, күреш!— дип, Әнәсне кодагые кузгата. Бусы да җиргә баса. — Абау,— ди малайлары,— бу куыкларның бер аякларында — чабата, икенчесендә — читек!.. Кодалар сер бирмиләр. Кунакның көне татарда өч була инде ул! Киме — ярый, артыгы — килешми! Китәсе көннәрендә кодалар Әнәс белән Хәбибне озата чыгалар. Хуҗаның малае да шунда. Кунакларның артларыннан капкаларны ябып калалар. — Әлхәмдүлиллаһ, киттеләр, Зөбәер кунаклары,— дип, әтисенең тынычланып әйтүенә, улы өстәп куя: — Олактылар, Зөбәер куыклары! Әллә кем булганнар, имеш! Икесенә бер пар читекләре дә юк! Мактанчыклар. Куык очыртырга яраталар! Шул вакыйгадан бирде, Хәбиб белән Әнәс аркасында инде, Зөбәер авылы халкын һәр тарафта “Зөбәер куыклары” дип йөртә башлаганнар, диләр. Шуңа күрә дә, Актаныш ягы кешесен очратсагыз: — Сез Зөбәернеке түгелме?— дип сорагыз, шунда ук кемлеген калдырыр, куыгы “пышт” итәр. 1999–2000.
ТЕЛЕФОН ХИКМӘТЕ Хикәя
Мин дә кешечә булдым: телефон куйдырттым. Данлыклы бер татар язучысының теле белән әйтсәк — “ерактан сөйләшү торбасы” инде бу. Бик уңайлы нәмәрсә. Казанның теләсә кайсы почмагында яшәүче теләсә нинди дустыңа, танышыңа шалтыратасың. Махсус тәгәрмәче дә бар икән. Номерлар сугылган. Шуны боргалап бетерүгә, каз бәбкәсе кебек бер нәрмәсә озын-озын итеп бибелди, “пи-пи...” килә башлый. Әһә, чакыра, димәк ки, шалтырый. Күтәрәчәкләр. Алалар. — Әлү-ү?— дисең, бераз сузып кына. — Әлү!— ди, тегендәге кеше. — Хәлләр ничек?— дисең. — Бик шәп әлегә!— ди ул да. Әмма хафага кала: — Бу кем әле? Теләсәң, Мөхәммәдәминнең исемен әйт, Гыйльметдин, диген, Камалетдин. Аермасы юк! Сине барыбер танымыйлар, чөнки йөзең күренми аңа. Туйганчы сөйләш, гәп ор, сәясәтен, икътисадын, әдипләрен һәм мәбипләрен, ягъни журналистларын эт итеп сүк, ачулан, һични булмаячак. Сүз — синеке, колак — аныкы. Тыңласын, ишетсен, белсен! Бераз күзләре ачылсын! Әйтәм бит, бу “ерактан сөйләшү торбасы” әкәмәт тә яхшы нәрсә, билләһи. Хатын: “Ерак Көнчыгышка да, хәтта Әмерикәгә дә шалтыратырга, теләгән кешең белән гәп орырга мөмкин”,— ди. Шулай икән ул! Беркөнне тәгәрмәчен боргалый торгач, Владивостокка эләктем. Аермачык ишетелә инде, рәхмәт яугыры. — Әлү-ү?— дим, ул да: — Әлү! Әйе, тыңлыйм!— ди. — Бу мин әле,— мин әйтәм,— Казаннан. — Кайдан-кайдан?— ди. И колак кешедә. — Казаннан!— дим. — Канададан?.. “Ярар,— дип уйладым,— бу ахмак мине Канададан шалтыратучыга нисбәт итсен. Хәлләрен белешим әле!” — Яхшы, бик яхшы!— ди бу, чукынчык, тавышы да матур, чибәр хатын-кыз затыннан булырга кирәк. Колагына бераз “токмач элгәндә”, ягъни мәсәлән, очрашу-кавышу мәсьәләсен хәл иткәндә, берәр адрес-мазар биргәндә — начар булмас. — Тагын ниләр бар?— дигән булам. — Менә әле ун-унбиш минут кына элек “Гаптери” исемле тайфун үтеп китте. Нәкъ безнең йорт түбәсенә японнарның суперзаманный кибетен китереп ташлады. Ул кием-салымны, савыт-сабаны, кадак чүкечне, тагын әллә ниләрне кая куярга белгән юк,— ди.— Китергәч-китергәч, берәр азык-төлек универмагын аудармаган шунда,— дип зарлана. Имеш, биш йорт аша берәүнең түбәсенә балыкчылар корабын китереп каплаган, бөтен мәчеләр шунда ташланган, гаҗәеп сасы ис шәһәргә таралган икән. Менә кешеләр ничек шәп яши, малай! Ходай тәгалә кибетләрне дә өсләренә китереп аудара. Ә безгә — юк! Берәр магазинга керсәң, элекләрне шар тәгәрәтеп кенә чыга идек, хәзер күз әйләндереп кенә йөрибез. Бервакыт, “ерактан сөйләшү торбасының” тәгәрмәчен тәгәрәтә торгач, Әмерикәгә эләккәнмен. Харап була яздым, билләһи! — Бу — Казаннан, Гыйльметдинов Камил Бариевич буламы?— дип сорый бит теге. — Ничек?— мин әйтәм.— Каян белдегез? Үзем шалтыратучы, сүз түгел!— дим.— Кем буласыз әле? — Блинны Клинны!— ди бит бу, Әмерикәнең президенты икән. Егылып китә яздым. — Без,— ди бу,— һәммә нәрсәне белеп торабыз. Кем шалтыратуга карамастан, исеме, фамилиясе, туган елы — барысы да билгеле була. — Ничек?— дим. — Менә шулай!— ди. — Әле өченче көнне генә телефон куйдырттым. Сез түгел, номерын үзем дә белмим хәзергә!— дим. — Ничек алай?— ди бу.— Язып куегыз, кирәге чыгар: биш-биш-унбиш-егерме биш! — Бу сезнекеме?— дим. — Юк, сезнеке,— ди,— ахмак! — Алай икән!— дидем дә, рәхмәт әйтеп, сөйләшүне өздем. Ну, соңыннан үкендем инде, шалтыраткач, Блинлы Клинның үзенә эләккәч (яхшы кеше диләр аны), сорарга иде, ни хәлләр икән анда, яңгырлар явамы? Һава торышы ничек? Юкса, бездә яңгыр да явым, унбишенче көн рәттән. Аптыратып бетерде. Ярар, ул олы кешене юк белән борчу яхшы булмас иде барыбер. Менә, телефонымны белдем әле: — Биш-биш-унбиш-егерме биш! Хатынга яздырып өлгермәдем, “ерактан сөйләшү торбасы” биергә тотынды. Шалтырый. Алдым. — Камил Бариевичмы?— ди, мөләем тавыш. — Әйе,— мин әйтәм. — Хәлләр ничек? — Яхшы! — Хәмит Зәбировичны беләсезме?— ди бу.— Үтә чыккан ахмак, шарлатан кеше! — Дөрес,— мин әйтәм,— Хәмит Зәбирович — нәкъ шундый кеше. Әмма сез аны белеп бетерми торгансыздыр әле! Ул — надан, карьерист! Бер тиенлек акылы юк. Әллә кем булып йөргән була. Бүген генә әле мине ачуланып маташты. “Нигә дөрес хисапламадың? Син төзеткән йорт ишелеп төште!” ди. Ахмак ул! — Ахмак?— дип сорый теге. — Ахмак!— мин әйтәм.— Хатынын Вафа караштырып йөри, ә ул сәркәтибе белән себерелә. — Ничек?— ди бу.— Каян беләсең? — Мин аларны үзем таныштырдым, нигә белмәскә!— дим. — Аһ син, фәлән фәсмәтән,— дип кызып китмәсенме бу. “Ерактан сөйләшү торбасы” кайнар тимер кебек ут булды. Колагымны пешерә башлады. Гомеремдә хатыным да бу кадәр шакшы сүзне берьюлы өстемә түкмәгәндер. — Карагыз әле, кем соң сез?— дидем, тәмам аптырап. — Ахмак син, дурак!— ди бу, көпә-көндез кешене мыскыл итеп. — Сез нәрсә?— дим. — Ә сез нәрсә?— ди. — Кем соң сез?— дим. — Ахмак, аңгыра, мокыт!— ди бу, тагын да битәрләп.— Хәмит Зәбировичның үзе булам. Моннан соң күземә күренәсе итмә, эшеңнән сөрдем!— диде дә телефоны өзелде. Менә шулай, телефон хикмәтле нәрсә икән ул. Президентлар белән дә әллә кем итеп сөйләштерә, эшеңнән дә сөрдерә! Сентябрь, 1999.
ТАТАР МӘСЬӘЛӘСЕ Хикәя
Җимешле агачның башы да салынып тора, чөнки буш булмый. Ярый, моны гына белмәгән кеше юк. Әмма шунысы да бар әле аның, хуҗаң нинди — син дә шундый! Акыллы хуҗаның кул астында ахмак кешеләр эшли алмый. Ягъни, хуҗаң ахмак булса, син дә шундыйга әверелергә мәҗбүрсең. Мәгәр ул акыллы икән, акыл иләгеңне тиз арада ваклатырга тиешсең! Югыйсә, минем бер танышым әйтмешли, татар күрмичә ышанмый. Шулайдыр инде, шулайдыр. Алай ук итеп әйтмәсәләр дә ярар иде! Бервакыт Казан халкы олуг мәртәбәле җыйналышу ясап, галим-голамә һәм дә шагыйрь вә әдипләр чакырылып, гыйлем эстәүдә мәгърур талип вә талибәләр саналган студентлар белән берлектә зур тантана узды. Юбилей шәрәфе гаять күңелле һәм дә ялыктырусыз булыр дигән өметтә һәм чакырылуым сәбәбендә соңармыйча килеп җиткән, киң һәм озын залның йомшак кәнәфиләренең берсенә чумган идем. Таныш-белешнең һәм күзгә әлегә чалынмаган, әмма исемнәре инде колакка керә башлаган әллә кемнәр янында бераз кыенрак кебек тоелса да, күңелемне камил итеп, бер-берсен алмаштырып һәм алыштырып торган чираттагы нотыкчы-котлаучылардан соң, тәртип белән безнең хуҗага да сүз бирделәр. Озакка сузылган шаулы кул чабулардан бераз каушаган идеме, сәхнәнең зурлыгында адашып уңлы-суллы йөренде дә, тәбрик кәлимәсеннән беренче җөмләсенә кереште. Мондый кичәләрдә кабатлану галәмәте бар инде ул. Әмма безнеке оригинальлек өчендер инде: — Мин сезгә бүләкнең зурысын, төшереп карый торганын алып килдем,— дип, янындагы ханымга таба кулын сузды. Халык ни уйларга да белмичә аптырабрак калды. “Чыннан да чишендерер микәнни?”— дип, яшьләр аяк очларынарак бастылар. Минем йөземә оят кызыллыгы йөгерде: кем хуҗасы, дигәндә, аның кул астында эшлим түгелме?.. — Татар төшереп карамыйча ышанмый,— диярәк, аңлап өлгермәүчеләргә дә барып җитәрлек итеп кабатлады тәбрикче хуҗабыз. Кемдер хихылдады, кемнәрдер ухылдады. Янәшәмдәгеләр миңа борылып карадылар: имеш, ишетәсеңме, хуҗаң ничек сөйли, зыялылар мәҗлесен савымчылар утырышы белән бутаган, ахрысы?!. Билләһи, җир тишеге ачылса, кереп китәргә мөмкин идем. Әмма андый форсат ирешмәде. Тәмуг кызыллыгы капланган йөземне яшерергә теләп, башымны аска идем, тәмам бөкрәеп, урыныма сеңдем. Тагын ни кабатлый инде? Өченче тапкырын да әйтсә, хурлыгы ни тора! “Ахмак,— диячәкләр үзен.— Хуҗасы нинди — ишәге дә шундый!”— дип, үземә дә мөһер салачаклар һәм хезмәттәшләремне дә кеше саныннан чыгарачаклар. Аһ әйтте, тагын-тагын кабатлады. Халык егылышып-тәгәрәшеп көлде. Баксам, ул фотоаппарат бүләк итеп маташа икән. Төшереп карамакчы. Әмма чертләтә торган төймәсен таба алмыйча азаплана үзе. Гөлт итеп ут чыкты. Хыялланган иде, менә төшереп тә карады инде... Алга таба ни-нәрсә сөйләнеп маташканы ишетелерлек түгел иде. Бераздан халык тынычланды. Әмма ул: — Менә төшереп тә күрсәттем,— дип мактанып куйды. Сүзләре аермачык ишетелгәнлектән, халык шартлады. Бу юлы мин дә көлүләргә кушылдым. — Төшереп күрсәтте,— диделәр күршедәгеләр. — Әллә нәрсә түгел икән,— диделәр икенчеләр. — Күрмәгәнне күрдек,— диделәр өченчеләр. — Оятсыз икән бу,— диделәр өлкәнрәкләр. — Ахмак!— диделәр әдәп һәм гыйззәт тәртибен белүчеләр. Ә мин авызымны ердым. — Сезнең хуҗагыз шушымыни инде?— дип төрттерүчеләргә баш кагып кына, юләрләрчә җавап бирдем. Хәзер акыллы сыйфатларга ия адәм заты сыман итеп үземне күрсәтергә маташуымнан файда юк иде. Әйе, ничәмә мең халык алдында төшереп күрсәтте бу! Залдан чыгып олактым. Кайтып китүең яхшырак булыр, моны дуслар-танышлар мең катлатып искә төшерәчәкләр әле! Әмма белеп торсыннар, яшерен батырын түгел, хуҗабыз начар кешеләр хисабына керми, очратканда да сүз катмыйча калмый, шаяртырга, төртмә сүзләр белән күңелне кытыкларга да бик маһир. Кыскасы, җор телле ул. Дөрес андый кешегә ат кәмитендә мәзәкче һөнәре килешәрәк төшәр иде дә, әмма алай димәгез! Шулай беркөн тагын да бер җыйналышка киттем. Бу юлы “Чакыру” белән түгел, бәлки мәҗбүри рәвештә шунда булырга тиеш идем. Соңга калмыйм дип иртәрәк юлга чыктым. Йөргән-булган җирдә түгел, Казанның мин белмәгән очында ук икән. Җитмәсә соңга калырга да ярамый. Минем бәхеткә кирәкле автобус, озак көттермәстән, шыгырдый-мыгырдый килеп тә җитте, утыртып алып та китте. Искәрткәнемчә, адресны төгәл генә белмим, чамалап табармын әле, дидем. Ялгышмам, адашмам кебек иде. Әмма... Бер кешедән сорап карыйм, икенчесеннән. Җилкәләрен генә сикертәләр, белмиләр. Хәйран итәм. — Андый оешманың барлыгын да белмибез шул,— диләр. Җитмәсә кышның иң яман, карлы-буранлы көне. “Шушы тирәдә генә булырга тиеш!”— дип, урамнарны биш кат әйләндем. Арырак киттем. Тагын да, тагын да арырак атлый торгач, шәһәр читенә үк чыгып җитеп килгәнлегемне чамалап, кул селтәп кайтып китәргә иттем. Инде генә автобус якынлашканда: — Тукта әле, бүтән якка табарак барыйм,— дип, арыган аякларымны тагын да ашыктырдым һәм күпме эзләтеп җәфалаган оешманың ишегенә килеп төртелдем. Ходай шомлыгына, хуҗам белән йөзгә-йөз туры килдек. — Нигә соңардыгыз?— дип сорамасынмы. Яшереп торасы түгел, дөресен әйттем: — Адашып йөрдем... — Һе...— дип көлде хуҗам.— Кечкенә генә Казанда мондый да мәртәбәле һәм зур оешманы таба алмаскамы? Ике каен арасында адашып йөргән кебек! Кешеләрнең барлык гомерләре юктан бар, бардан юк икәнлеген мин белми идем. Дөньяда дөрес яшәп була, әмма мәгънә дигән бөек сыйфатны хәйлә һәм мәкер аламасы белән бик җиңел каплап куя белүчеләр барыбер өстен чыга. Әмма хуҗаларга үпкәләргә ярамый. Бичара. Үпкәли башласам, ике якта да аның иге-чиге булмасын аңлап, кәефем тәмам кырылып, уйларымның мәгънәсезлегендә адаштым. Татарлыгым кирелек белән мәйданга чыкты. Чын милләт баласы буларак, көлкегә туктаусыз калачагымны әлегә аңламаганмын. Шушы вакыйгадан соң хуҗамның теленә кердем. Җае чыккан саен миңа төрттерүләрне ул үзенә гадәт итте. Бу аның үземнең мәртәбәле затымнан көлүеннән түгел иде дип беләм. Ә ул шушы рәвешле һаман да шаярта һәм моны дәртенә күрә зур зирәклек саный башлады. Монысын гына аңлыйм да, югыйсә, әмма күңелем аның суктыруларын кабул итә алмый аптырата. Шулай да татарлыкны җиңү җаен табарга тиеш идем. Беләм, югыйсә, иң чарасыз чакта да кешегә сүзсез калу, эндәшмичә торудан яхшырак һәм кулайрак киңәш юк. Татарны сүз белән түгел, сүзсезлек белән җиңәргә генә мөмкин. Һәм менә шулай эшләдем дә. Әмма бу чарамның тиздән гадәтемә әвереләсен белмәдем. Дөнья йөзендә һәркем үзен мәңгелек дип уйлый шул. Ә хуҗам — моның ачык мисалы. Эндәшми йөрүемнән мәкер һәм хәйлә күреп булырга кирәк, аның күңелен шик вә шөбһә биләп алганлыгын күз карашыннан ук тоя башладым. Кемдә мондый уйлар оялый, анда, курку хисе белән бергә, үзен саклау тойгысы уяна. Ни әйтсәм дә хуҗам фикеремне кабул итмәячәк, ул алардан начарлыкка алачак, өстенә атылган ташны гына күрәчәк. Адәм баласы асылына күрә, яхшылыктан да яманлык эзләячәк. Аһ гомер, ваһ гомер. Синең агышың кыя ташлардан түбән ташланучы тау елгасы кебек тә, бозга төренгән нәни инеш сыман да. Ә минем ак болыт кебек тыныч кына йөзәсем-йөзәсем килә. Кемнәрдер аның шәүләләрен күл һәм елга өсләрендә шәйләрләр, кайсылары күккә багып торганда күрерләр. Тыныч яшәү бәхетен дөньялыкта азлар, бик азлар гына татый. Әмма аның бөек фәлсәфәсенә үтеп керсәң, тормышың олы мәгънәгә ирешә, яшәешнең бәхете һәм тәме арта. Минем бер күршем бар иде. Аның телендә һаман сүз булды. Шаяртып әйтелсә дә мыскыллау кебек ишетелә иде әйткәннәре. Дөрес гыйбарә икән ул: карганың каркылдавы бәлки үзенең колагына ягымлы булып ирешәдер дә, әмма ул барыбер сандугач түгел шул, тавышы җанны кисә. Күршемнең дә шаяртуларында начарлык юк кебек, әмма авызыннан сүзе чыгу белән үк, бәгырьне әвеш-тәвеш башы көйдертелүдән генә хасил кылынган сөңге кебек тишеп үткәнлектән, авыр тойгылар эчендә үпкәләп каласың. Юк, ярамый, үпкәләргә ярамый. Бу хәл бер дә яхшы нәрсә түгел. Үпкәләмәскә тырышып, ул ничек мыскылласа да күнеп, буйсынып тору тиеш иде дип белдем. Әмма күршемне бу халәтем бер дә тынычландырмады. Ул һаман да шаярта торды, мыскыллый барды. Күрше хакын хаклау тиеш иде, беләм. Күрше хакы — Тәңре хакы, диләр, аның өлешенә керәмме инде. Бу юлы да шушылай эшләдем. Хуҗаларны, имеш, Аллаһы тәгалә безнең өскә махсус үзе сайлап йөк итә, кемлегебезгә нисбәттә биреләләр алар. Иле начар икән, падишаһы да шундый. Шушы фәлсәфәгә буйсынмый хакым юк иде. Кайчагында бәгырь киселеп, борчылып йөрүләрем көннәрдән көннәргә күчә, тәмам тынычланып җиткәнемә кадәр акылымны шаштыру гына түгел, башкаларга карата булган мөнәсәбәтләремне дә тупасландыра иде. Мондый вакытларымда мөгаен күпләр миңа үпкәләгәннәрдер дә, берни эшли алмаячакмын шул! Әле генә сабыр итсәм, икенче юлы кайнарлануым йөземә чыга... Бүген иртәрәк барыйм әле дигән максат белән эшемә килеп җиткән идем, юлымда хуҗам очрады да: — Сез дә эшлисезмени?— дип сорады. Һәм мин борылдым да кайтып киттем. 2000— 2001 ел.
ДҮСЕМ ӘҮЛИЯСЕ Хикәя
Балачакның изге мизгелләре хәтердә яхшы сакланып калган. Нәкъ менә шундый вакытларыңны сагынасың икән ул. Алар искә төшкәндә гүяки бәхет иленә сәяхәт итеп аласың. Авылда җәйге рәхәт чаклар. Уйнап туймыйсың. Күмхуҗның чөгендер басуындагы кишәрлекләребезнең эшләнеп беткән, бәрәңге төпләре өелгән, печәнгә төшәр алдыннан шундый вакытларда тормыш бүләк иткән ике-өч көн була. Эшләрдән арынып, очыбыз белән бер йомарлам малайлар рәхәтләнеп кичкә кадәр, хәтта караңгы төшкәч тә, өйләребезгә юксынып чакырып алмаслар, шау килеп уйныйбыз. Расих та, Әмир дә, Дилбәр дә, Ленар, Айрат һәм Фәнис тә — һәммәбез бергә, төрледән-төрле уеннар белән мавыгып китеп, тамак ачуны да, йокыны да онытабыз. Кичен кайткан көтүдән кемнәрнең берән-сәрән сарык бәтиләре йөгерешеп әле югары очка менеп китәләр, әле безнең түбән очка да төшеп җитәләр. Зәйнәп әби дә яныбыздан гына инде биш тапкыр узгандыр? Кулында ипи кыерчыгы булып, бездән: — Улларым, минем сарыгымны күрмәдегезме?— дип сорады. Уеннан туктап, аның янына җыелып, беребезне икенчебез ашыктырып, сүзен бүлеп: — Күрдек-күрдек, ул югары очка менеп китте бугай!— дидек. Әмма хактан да аның сарыгы икәнлегенә ышанычыбыз юк исә дә, ялгышуыбызны һәм ялгыштыруыбызны уйлап та бирмәдек. Ул вакытларда авылларда ялгыз әбиләр күп иделәр. Кайсының ирләре сугышта үлеп калганнар, кайсыларыныкы, әйләнеп кайтсалар да, окопта тидергән салкыннары азып, алган яралары ачылып, инде гүр иясе булырга да өлгергәннәр. Ә балалары ил буйлап таралышып һәм таратылып беткән. Без хәбәрдар идек: Зәйнәп әбинең улы әфисәрлектә, хәрби хезмәттә йөри. Ара-тирә кайтып та күренгәли. Ә әнисе — монда, авылда ялгызы гомерен кичерә. Белә-белгәнебездән бирле шул ук какча, тынгысыз әби ул. Аның кәҗәсе дә бар иде әле. Югалганына күптән. Ә сарыгы бер дә кайтмый калмый иде дә, менә ул да кайдадыр адашып йөри башлаган икән. Зәйнәп әби, югары очтан әйләнеп килешли, яңадан безнең яннан узып китте. Без: — Әллә эзләшикме? Хәзер табабыз аны, әбекәй!— дип, аңа иярмәкче булдык. — Юк шул ул, авылны биш әйләндем, тавышы да ишетелми,— дип, Зәйнәп әби борчылып әйтә куйды.— Йөрмәгез... Әмма дә ниятләнеп өлгергән идек инде. Эзләү эшенә керештек. Озак йөрелде. Зур, тулы, матур, яп-якты ай да калыкты. Караңгылыкны җиңеп, тау сыртларына гына түгел, аның нуры иңкүлекләргә дә үтеп керде. Тик Зәйнәп әбинең ак, елак сарыгын эзләп табу безгә дә насыйп булмады. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|