Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 18 страница




— Чи­бәр бул­ган икән! Һай гү­зәл!— дип сө­ен­де.

Шу­шы көн­дә ге­нә җит­меш бе­рен­че һәй­кәл­не ка­ра­вы­быз­га кү­рә, баш­ла­ры­быз әй­лән­гән, исем­нә­ре ге­нә тү­гел, аларның йөз­лә­ре дә бер-бер­се­не­ке­нә ох­шаш ке­бек то­е­ла иде. Чит­кә­рәк чык­тым.

 

Е­рак­тан ба­су-кыр­лар­ның киң­ле­ге һәм ма­тур­лы­гы күз­ләр­не сок­лан­ды­рып, шу­шы гү­зәл­лек­ләр авыл­га та­ба ише­леп кил­гән ке­бек иде. Икен­че та­раф­та, ко­яш чы­гы­шы ягын­да мәгъ­рур кал­ку­лык­лар бер­се өс­те­нә икен­че­се кү­тә­ре­леп, ан­нан ары­рак ур­ман һәм агач­лык­лар кү­ре­неп тор­ган­лык­тан, бу ман­за­ра­га да кү­ңел хуш­лан­ды. Авыл­ның көн­ба­ты­шын­да да шу­лай ук тау­лар иде. Әм­ма ала­ры то­таш бер сырт ха­сил итеп, гү­я­ки олы-зур дөнь­я­дан бу ти­рә­ләр­не ышык­лап һәм яше­реп то­ра­лар ке­бек то­ел­ды.

Мин бо­лар­ны һәрь­як­лап та­ма­ша ит­кән ча­гым­да, бер ма­лай ка­ян­дыр ки­леп чык­ты да, яшел хәт­фә үлән­нән яла­на­як йө­ге­реп уз­ды. Кыс­ка ба­лак­лы чал­ба­ры, олы сы­ман то­ел­ган ба­шы, арык гәү­дә­се, те­те­леп бет­кән күл­мә­ге аның яки бер-бер усал эт­тән, яи­сә яман ип­тәш­лә­ре­нең өр­ке­тү­ен­нән ка­чып ба­ру­ы­на иша­рә ке­бек иде. Аның күз­лә­ре бе­лән оч­раш­кач, бе­раз арт­ка чи­ге­неп куй­дым. Ул гү­я­ки ме­нә хә­зер:

— Абый, бир ун­биш ти­ен? Хо­да си­ңа си­хә­тең кай­та­рыр!— дип, ку­лын су­зып үтенер сы­ман иде.

Ар­тын­нан ка­рап кал­дым. Ма­лай, ни­чек ки­нәт ки­леп чык­са, шу­лай ук юк та бул­ды. Җир ти­ше­ге­нә ке­реп кит­кән, ди­яр­сең. Аны күз­дән югалт­тыр­ган урам­ның шул уры­нын­да мө­га­ен бер-бер тык­рык яки кап­ка бар­дыр? Бел­мим ин­де, бел­мим...

Та­гын да чит­кә­рәк ки­теп, кы­зык­сы­ну­ым­ны яшер­ми­чә, тык­рык яки кап­ка юк­тыр бит дип ка­ра­шым бе­лән эз­лә­дем. Кү­рен­мә­де. То­таш кой­ма иде.

Ул да тү­гел, бу ма­лай та­гын ки­леп чык­ты. Кой­ма­ны куз­га­тып, әү­вә­ле бер кыр­шау­ны урам як­ка куй­ды, ан­нан соң тә­мам үзе кү­рен­де. “Бо­лай икән бу!”— дип ел­май­дым. Ма­лай, кыр­ша­вын тә­гә­рә­теп, урам­нан тү­бән та­ба эл­дерт­те. Ар­тын­нан озак кы­на ка­рап тор­дым. Бү­тән эт­ле җан да кү­рен­мә­де.

— Сез кая?

Бу со­рау­ны ми­ңа атап те­ге кыс­ка буй­лы оза­тып йө­рү­че бир­гән икән. Чит­кә чы­гу­ым­ны яра­тып бе­тер­мә­гән.

— Би­ре ки­ле­гез! Ишет­ми-бел­ми ка­ла­сыз!

— Га­фу ите­гез!— Мин шун­да ук ха­лык ара­сы­на ба­рып бас­тым.

Һәм­мә­се дә таш­тан ясал­ган бер олы сы­ер сы­ны янын­да ба­сып то­ра иде­ләр. Һәр им­чә­ге чи­ләк ка­дәр, ә җи­ле­ме яр­ты гәү­дә­сен­нән чак кы­на зур­рак иде. Тә­га­ен дә сөт ел­га­сының башлангычы бу­лыр­га ти­еш­тер ин­де бу!

Сы­ер ди­мәк­тән, асылын­да җи­ме­рек трак­тор­га ох­ша­ган­рак бер нә­мәр­сә иде бу. Бү­тән­нәр кур­кы­нып куй­са­лар да, мин кө­леп ке­нә ка­ра­дым — сын­чы­лар та­лан­ты­на бәя би­реп бе­те­рү мөм­кин тү­гел!

— Бу сы­ер елы­на биш мең литр сөт би­реп, бө­тен Рә­сәй һәм ил­ләр ал­дын­да та­ны­лу ал­ды!— дип, го­рур­ла­нып сөй­ли тор­ды оза­тып йө­рү­че­без. Ак эш­лә­пә­сен са­лып, тир­лә­гән ма­ңга­ен сөрт­те. Яңа­дан ки­де, кул­тык ас­тын­да­гы ар­ты­гы бе­лән кы­ры­луы сә­бәп­ле кы­зыл­лы­гы си­зел­ми баш­ла­ган кеч­ке­нә һәм юка порт­фе­лен бер як­тан икен­че­се­нә кү­че­реп. Аның сүз­сез то­ру­ын­нан фай­да­ла­ну җа­ен ка­ра­ган без­нең та­ма­ша­чы ка­ве­мен­нән озын буй­лы­быз, ал­га­рак чы­гып, сын ку­ел­ган урын­да кал­кып-кал­кып тор­ган то­як ке­бек дүрт нәр­сә­гә төр­теп күр­сәт­те һәм:

— Бо­ла­ры нәр­сә?— дип со­ра­ды.

Оза­тып йө­рү­че­без аны ишет­мә­де. Әл­лә игъ­ти­бар би­рер­гә те­лә­мә­де­ме, аны­сын ук сиз­дер­мә­де. Эш­лә­пә­сен ка­бат салып, бу юлы­ ко­ры маң­га­ен юеш кулъя­у­лы­гы бе­лән сөрт­те дә те­ге сөт ел­га­сы бул­ган сы­е­ры ха­кын­да сөй­лә­вен­дә бул­ды. Со­рау би­рү­че­нең сүз­лә­ре ул ара­да тә­мам оны­ты­лыр­га ти­еш иде­ләр. Экс­кур­со­во­ды­быз:

— Ул сы­ер­ны ни өчен шу­шы урын­га ку­яр­га бул­дык, чөн­ки дә бу, рәх­мәт яу­гы­ры мал, ки­мен­дә биш мең литр сөт би­рә тор­ган иде!— дип, бер әйт­кә­нен икен­че тап­кыр ка­бат­лады. Әм­ма бу юлы­ тук­та­лып ка­лыр­га те­лә­мә­де:— Аның исе­ме “Маш­ка” иде, ел са­ен бо­зау ки­тер­де. Күм­хуҗ үге­зе­нең, ягъ­ни, үз ку­ша­ма­ты илә әйт­сәк, “Бай­бәк”­нең ярат­кан ние... ние...— ди­гә­нен­дә, ара­быз­дан бе­рәү:

— Ха­ты­ны!— ди­я­рәк ярып сал­ды.

Әм­ма оза­та ки­лү­че­без:

— Ип­тә­ше иде!— дип, ахы­рыл-әмер, сү­зе бе­лән бер­гә җөм­лә­сен тә­мам­ла­ды.

Те­ге как­ча ир та­гын да со­ра­вын яңарт­ты:

— Ә бо­ла­ры нәр­сә­ләр?

Бу юлы­ ул шул то­як баш­ла­ры­на ике кул­лап ябыш­кан иде. Гү­я­ки: “Әйт­мә­сә­гез, үп­кә­лим!”— ди­гән кы­я­фәт чы­га­рып, мон­нан җә­һәт­рәк куз­га­лу җа­ен ка­ра­ган оза­тып йө­рү­че­без­ экскурсоводны тук­та­лыр­га мәҗ­бүр ит­те.

— Ни­гә җа­вап бир­ми­сез? Ни­гә яше­рә­сез? Бо­за­вы­мы?

Оза­та йө­рү­че­без та­гын эш­лә­пә­сен сал­ды, ко­ры маң­га­ен сөрт­те, бу­та­лып, ба­шы өс­те­нә порт­фе­лен куй­ды, эш­лә­пә­сен кул­тык ас­ты­на кыс­тыр­ды.

— Бу­сы...

Ни­гә­дер җа­ва­бы юк иде.

— Бу­сы?!.— Те­ге адәм һа­ман да бәй­лә­нә бир­де.

— Бу­сы, ни, аның...

— Бу­сы?— Бу юлы­ һәм­мә­без дә бергә со­рау бир­дек.

Оза­тып йө­рү­че­без ба­шы өс­те­нә куй­ган порт­фе­лен тө­шер­де, маң­га­ен сөрт­те, кул­тык ас­тын­да изел­гән эш­лә­пә­сен ки­де. Порт­фе­лен сы­ер­га та­ба суз­ды:

— Бу­сы...

— Сы­ер яны­на бәй­ләп куел­ган та­на­мы?— ди­де те­ге адәм, мәсь­ә­лә­не та­гын да кат­лау­лан­ды­рып һәм чи­ше­ле­ше­нә ар­ты­гы бе­лән та­ләп­чән ки­леп. Ул би­ре­шер­гә те­лә­ми иде.

— Бо­за­вы­ны­кы!— дип, оза­ту­чы­быз шун­да ук кар­шы­га сук­ты­рып куй­ды.— Сез кай­дан бел­де­гез?

Бу юлы­ те­ге адәм үзе сүз­сез кал­ды. Ха­лык исә, оза­тып йө­рү­че­без ягы­на та­ба ка­бат тө­бә­леп:

— Шун­нан?— дип со­рау бир­де­ләр. Имеш, та­на бул­са ни дә, бо­зау бул­са ни?

— Ха­лык кү­зе хак кү­рә!— дип әй­теп куй­ды оза­тып йө­рү­че­без, эш­лә­пә­сен бер са­лып, бер ки­еп, бер са­лып, бер ки­еп. Учын­да­гы кулъя­у­лы­гын­нан шы­быр­дап су ага, гү­я­ки эс­се­дән кар эри ке­бек иде.— Ха­лык­тан яше­реп бул­мый!

Аның ни әй­тер­гә те­лә­гә­нен бү­тән­нәр ке­бек мин дә бел­ми һәм аң­ла­мый кал­дым. Тик озын сый­рак кы­на, әй­тә­ләр бит: “Ка­лан­ча ке­ше­нең бер бу­ы­ны буш, кеч­ке­нә ке­ше­нең бер бу­ы­ны ким!”— дип. Бо­лар ике­се — оза­та йө­рү­че­без һәм үтә ар­тык кы­зык­сы­ну­чы­быз — үза­ра ка­ра­шып, күз­лә­рен бер-бер­се­нә те­кәш­те­ләр. Алар өчен без­нең бар­лы­гы­быз-юк­лы­гы­быз­ның әһә­ми­я­те су­кыр ти­ен дә тү­гел, имеш! Озын сый­ра­гы буш бу­ы­нын акыл үзә­ге итеп хис кы­лып, ба­зы­гы ким бу­ы­нын бар кү­реп, шу­шын­да үза­ра әйт­кә­лә­шеп ки­тәр­гә әзер иде­ләр. Шун­да ара­быз­дан бер апа,— ул мө­га­ен да бер әби ке­ше бу­лыр­га ки­рәк, төс-кы­я­фә­те үк әй­теп то­ра,— бо­лар­ның ур­та­сы­на кер­де. Ка­лан­ча­быз та­гын да озы­на­еп, оза­та йө­рү­че­без та­би­гый хә­лен­нән юа­на­еп һәм җә­е­леб­рәк кит­кән­дәй то­ел­ды­лар.

— Җә­мә­гать,— ди­де, йод­ры­гын юга­ры чөй­гән әби­е­без,— җә­мә­гать!

Бу сүз­ләр­не ишет­кәч, бар­ча­быз­ның дикъ­ка­те аңа юнәл­де. Мәк­тәп ба­ла­ла­ры ке­бек бер саф­ка те­зе­лешеп ба­су­дан чак ты­е­лып кал­дык. Кай­сы­ла­ры­быз бе­рәр адым арт­ка чи­ген­де, әм­ма әбие­без­нең сү­зе шу­ның бе­лән тө­кән­де. Та­гын нәр­сә әй­тер­гә исе­нә тө­ше­рер­гә ты­ры­шып, ул каш­ла­рын җы­ер­ды. Че­бен оч­кан та­выш­лар, чи­ләк­лә­ре­нә бал ту­ты­рып кай­тып ки­лү­че умарта корт­лары­ның вы­жыл­дау­ла­ры ише­те­лә баш­ла­ды. Шун­да эт өреп куй­ды. Ул кай­дан кил­гән әле дип бо­рыл­сак, өне чык­кан як­та, яшел кал­ку­лык­та ба­сып то­ра икән. Бу йол­кыш эт­нең бер урын­да тап­та­нып өр­гә­лә­ве без­нең кү­ңел­ләр­гә шом сал­ды. Үза­ра бер-бе­ре­без­гә елыш­тык.

Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те, бу бә­ла­дән ни­чек ко­ты­лыр­га бел­ми­чә тор­ган­да, эт, өрү­ен­нән тук­тап, без­гә ка­рап тор­ды-тор­ды да, шом­ла­ну­ы­быз­га кә­е­фе ки­теп, ба­шын са­лын­дыр­ган ки­леш үз юлы­на ат­ла­ды. Шул ки­леш олак­кан да бу­лыр иде. Әм­ма, гө­наһ шом­лы­гы­на кар­шы, те­ге әби­е­без кул­тык ас­тын­да­гы кеч­ке­нә ре­ди­кю­лен­нән нә­ни прән­нек ки­сә­ге чы­гар­ды һәм:

— Мә, маэ­май!.. Аның ашый­сы ки­лә­дер!— ди­де дә эт­кә таба ба­ра баш­ла­ды.

Озын тыр­нак­лы, как­ча тән­ле, чир­кан­гыч кы­я­фәт­ле, ба­шы­на олы ко­лак­чын­лы җәм­шәй­гән бү­рек чә­пә­гән төс­ле кү­рен­гән бу мәх­лук­ның ри­зык тә­мен си­зе­неп алуы һәм, бар­ган юлын­нан бо­ры­лып, без­гә та­ба ки­лә баш­ла­вы та­гын да ко­ты­быз­ны ерак­ка­рак ашыр­ды.

— Таш­ла тиз­рәк, прә­нне­гең­не ал­ды­на ыр­гыт, юк­са ка­бып йо­та, чәй­нәп таш­лый!— дип чә­рел­дәш­тек, ха­тын-кыз­лар бе­лән бер­гә.

Әби ке­ше алар­ның сүз­лә­рен әл­лә ишет­мә­де, әл­лә үз уе бар иде, ки­леп җит­кән эт­кә прә­нне­ген су­за тор­ды. Ин­де теш­ләр ке­бек иде. Әм­ма маэ­май, та­гын да мес­кен­рәк һәм ча­ра­сыз­рак кы­я­фәт­кә ке­реп, зар­лы­лык­та шың­шып куй­ды. Әби­нең ку­лы­на бо­ры­нын суз­ды. Прән­нек ки­сә­ге җир­гә төш­кәч ке­нә, аны ис­нәп кап­ты һәм чәй­нәп тә тор­мас­тан йот­ты. Та­гын да со­ра­нып шың­шып ал­ды. Бу хәл­не күр­гән бар­ча­лар ке­сә төп­лә­рен һәм сум­ка­ла­рын ак­та­рыр­га то­тын­ды­лар. Ха­лык­ның эт бе­лән ма­вы­гу­ын күр­гәч, оза­тып йө­рү­че­без фор­сат­тан фай­да­ла­нып ка­лыр­га ашык­ты. Сү­зен сы­ер­дан аңа кү­чер­де һәм:

— Мо­ның исе­ме — Сар­бай, кө­тү­че Ка­ма­ли­нең эте. Ху­җа­сы — мәр­хүм, гүр ия­се бул­ган­нан бир­ле шу­лай ада­шып йө­ри ин­де!— ди­де.

— Ни­чек Сар­бай?— дип, әби­е­без ап­ты­рап кал­ды.— Бу бит — ка­ра, са­ры тү­гел!

Без дә аның бе­лән ки­леш­тек:

— Са­ры тү­гел шул, Сар­бай бу­лыр­га!

Оза­тып йө­рү­че­без, сер­ләр бел­гән адәм кы­я­фә­те­нә ке­реп, авы­зын ер­ды һәм:

— Элек­ләр са­ры иде, ол­ыгая-олы­гая ка­рал­ды,— ди­де.— Юын­га­ны юк!

— Фу, шак­шы!— ди­де га­вам, ан­нан чир­ка­нып.

Әм­ма Сар­бай без­нең кү­ңел­ләр­нең киң­ле­ге­нә кү­не­геп ал­ган, бер дә ят­сын­мый баш­ла­ган, хәт­та аяк ас­ла­ры­быз­да туф­рак бу­лып ир­кә­лә­нер­гә, ыш­кы­ныр­га да то­тын­ган иде. Чит­кә ку­ып ка­ра­дык хә­шә­рәт­не, ки­тәр­гә уй­лап та бир­мә­де.

— Ярар, ия­реп йөр­сен ин­де!— ди­дем, бү­тән ча­ра юк­лык­ка оф­та­нып.

— Үзе­ңә иярт, без­гә кил­мә­сен!— ди­де­ләр ят­сын­ган ха­лык.

Сар­бай әл­лә адәм те­лен аң­лый иде, әл­лә ми­нем үз-үзем­не ты­ныч то­ту­ым­ны ошат­ты, яны­ма ки­леп, ку­лы­ма ка­рап то­ра баш­ла­ды.

— Утыр!— ди­дем аңа. Утыр­ды. Тың­лау­чан эт икән.

Бу хәл­не кү­реп, ха­лык ты­ныч­ла­ныр­га өл­гер­мә­де, озын то­ры­гы­быз ка­бат үз тә­лин­кә­сен әй­лән­де­рә баш­ла­ды:

— Ә бу то­як­лар нәр­сә­не­ке әле?

Һәм­мә­без дә ка­бат шул як­ка бо­ры­лып ка­ра­дык. Оза­тып йө­рү­че­без юл­ны дә­вам ит­тер­мәк­че иде, тук­та­лыр­га мәҗ­бүр бул­ды. Аның ачуы ка­бар­ган, йө­зе­нә кай­нар кы­зыл­лык иңәр­гә өл­гер­гән иде.

— Сез нәр­сә, то­як та то­як, то­як та то­як?!. Кем соң әле сез?— дип, озын то­рык­ка, кеч­ке­нә буй­лы бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, бәй­лә­нер­гә то­тын­ды. Аның са­ен те­ге­нең дә гай­рә­те куз­гал­ды:

— Мин... мин-мин-мин...— дип үчек­лән­де ул.— Элек­ке... Элек­ке... Күм­хуҗ рә­и­се Саф­са­та... Әйе, Са­фин Са­мат Та­ли­бо­вич бу­лам!

Ха­лык­ның йө­рә­ге, “күм­хуҗ” һәм “рә­ис” сүз­лә­рен ишет­кәч, жу итеп кит­те. Алар­ның ише­тү­лә­ре бу­ен­ча, элек­ке­ге за­ман­нар­да ха­лык тә­не­нә кан­да­ла ке­бек ка­дал­ган ком­му­низм кал­дык­ла­ры — рә­ис­ләр, алар кот­ чык­кы­сыз адәм­нәр бул­ган­нар! Кеч­ке­нә баш­лы, зур кор­сак­лы, үз ке­сә­лә­ре­нә ге­нә чу­мы­рыр­га тор­ган дүрт уч­лы, олы авыз­лы, кы­зыл йөз­ле, исе­рек һәм әшә­ке гыйф­рит то­кы­мын­нан, имеш­ләр. Ә без­нең Са­мат Та­ли­бо­вич, күз ти­мә­сен, тфү-тфү, ка­рап то­ру­га нәкъ ке­ше кы­я­фәт­ле, җитмәсә — арык, әмма дә үтә үз­сүз­ле иде.

— Юк­тыр ла!— ди­дек, аңа ышан­мый­ча.

— Бил­лә­һига­зыйм!— ди­де ул, без­нең ап­ты­ра­шу­лар­ны кү­реп.

— Син рә­ис бул­ган­сың икән, үзең әйт! Бу то­як­лар нәр­сә­не­ке?— ди­де оза­тып йө­рү­че­без, зур бә­ла­дән ко­тыл­га­ны су­рәт­тә эче-ты­шы шат­лык бе­лән ту­лып.

— Бу,— ди­де Са­мат Та­ли­бо­вич, үз тук­са­нын ту­гы­лап, җе­гер­лә­гән уе­ның җе­бе­нә чор­на­лып бе­теп, әм­ма очын та­бар­га өл­ге­реп: — Ка­бат­лап әй­тәм, сы­ер яны­на бәй­ләп ку­ел­ган та­на­ның то­як­ла­ры!..

Зур сер­не ач­кан ке­бек ул сө­е­неп җа­вап бир­де. Тан­та­на­лы төс­тә бо­ры­нын юга­ры чөй­де. Ә без­нең өчен та­на­мы ул, бо­зау­мы — ба­ры­бер иде. Аның нәр­сә­се бар? Бер­гә бәй­лә­гән­нәр­ме, ае­рым­мы? Әл­лә соң, шун­дый дан­лык­лы сы­ер яны­на бәй­ләп куй­гач, аның та­на­сы да биш мең литр сөт би­рер­гә өй­рә­нә­ме? Әй­тә­ләр бит: “Дус­ның хол­кы дус­ка йо­га, үзе­не­ке юк­ка чы­га!”— дип, хак ми­кән­ни?

— Шун­нан нәр­сә?— ди­дек бер авыз­дан.

— Шун­нан шул...— ди­де ул, әй­теп бе­тер­ми­чә, үр­тә­гән кы­я­фәт­тә.

— Нәр­сә шун­нан шул?

— Бу — та­на!— ди­де Са­мат Та­ли­бо­вич, ин­де ни­чән­че тап­кы­рын, һа­ман шул то­як­лар­га әле ябы­шып, әле төр­теп күр­сә­теп: — Бер­нин­ди бо­за­вы­ны­кы тү­гел! Ут­лык яны­на бәй­ләп ку­ел­ган та­на­ны­кы! Юк­са аны мон­нан ал­дырт­мас­лар иде. Сын­чы­сы дө­рес яса­ган бул­ган. Ре­а­лист бул­ган!..

Ул те­зеп-те­зеп кит­те. Ул то­як­лар­ның та­на­ны­кы икән­ле­ген ин­де ни­чән­че тап­кыр ишет­кән­лек­тән, һич тә хәй­ран ит­мә­дек. Чөн­ки мон­да һич­бер сер һәм мәгъ­нә күр­ми идек. Әм­ма кай­бе­рәү­лә­ре­без, хик­мәт то­як­лар­да бу­лыр­га ки­рәк дип, алар­ны ба­рып-ба­рып тот­ка­лап ка­ра­ды­лар. Ка­ты һәм нык­лы бер­ке­тел­гән иде­ләр. Әйе, һич­бер шик юк, алар чын­нан да то­як­лар бу­лыр­га ти­еш иде­ләр.

— Бу нәр­сә ди­гән сүз? — Элек­тә­ге га­дә­те бу­ен­ча­дыр ин­де, Са­мат әфән­де без­не юри үчек­ли­дер ке­бек то­ел­ды. Шу­лай да ка­бат­ла­нып:

— Ә нәр­сә ди­гән сүз?— ди­дек.

— Элек­ләр­не без, дәү­ләт за­каз­ла­рын үтәр өчен, күк­рәк­лә­ре­без­гә ор­ден-ме­даль­ләр та­га­сы­ла­ры­на өмет­лә­неп, һәр сы­ер­дан мул сөт са­вып алу мак­са­тын­да, хи­сап­ка керт­ми ге­нә, са­вым сы­е­ры яны­на бәй­ләп, ике­се­нең сө­тен бер­гә ку­шып тап­шыр­та идек. Шу­лай сы­ер­ла­ры­быз­ның сө­те биш мең литр­га җи­тә иде!— дип Са­мат Та­ли­бо­вич кы­зып-кы­зып сөй­ләп ал­ды. Әм­ма ба­ры­бер бер­ни дә аң­ла­ма­дык. Хә­ер­ле­гә бул­сын!

Бу ва­кыт­та без­не шу­шы сы­ер янын­да ака­еп һәм каң­гы­рып, тың­лап һәм хә­рә­кәт­сез ба­сып то­ру тә­мам туй­дыр­ган, кү­ңе­ле­без­дә юлны дә­вам итү­ те­лә­ге арт­кан иде ин­де. Җә­һәт­рәк сөй­лә­сә нәр­сә бул­ган?

Хә­зер куз­га­ла­быз дип ни­ят­лә­нер­гә өл­гер­мә­дек, Са­мат Та­ли­бо­вич ки­нәт кыч­кы­рып җи­бәр­де:

— Ә бу­сы­ нәр­сә?

Ул мәгърур иде, ул афә­рин иде, ул әл­лә кем иде. Нәр­сә­гә ябыш­са, шу­ны әй­лән­де­реп таш­лар код­рә­те бар!

— Бер­ни дә тү­гел!— ди­дем, ачу­ым чы­гып.

— Алай ди­мә­гез! Алай ди­мә­гез!— Са­мат Та­ли­бо­вич­ның сүз­лә­ре­нә ия­реп килеп ирешкән ка­ра­шы да йө­зе­мә ка­да­лу­га, куркынып тук­та­лып, ко­тым чык­ма­сын­га күк­рә­гем­не тот­тым. Әле дә ярый күз­лә­рен баш­ка­лар­га та­ба бор­ды. Юк­са тә­нем­не шул усал ка­ра­шы үтә­ли ти­шеп чык­кан бу­лыр иде.

— Ә бу­сы нәр­сә?

Төр­теп күр­сәт­кән Са­мат Та­ли­бо­вич­ның бар­мак юнә­ле­шен­нән һич­ни ча­ма­лый ал­ма­дык. Әле­ге дә ба­я­гы те­ге әби, ­кем­гә дә ти­ми­чә, бе­раз гы­на ба­шын игән ке­бек ба­сып тор­ган сы­ер­ның пь­е­дес­та­лы­на сул як­тан ки­леп ябыш­ты, шул­ка­дәр би­ек­тә­ге­не ни­чек кү­реп ал­ган­дыр, кыч­кы­рып җи­бәр­де:

— То­як­лар!

Хә­ер, алар­ны без дә әл­лә кай­чан та­ны­ган ин­де!

Яңа­рак кы­на бик тәф­сил­ләп ул то­як­лар мәсь­ә­лә­сен чиш­кән идек тү­гел­ме соң? Алар­га күп­ме бәй­лә­неп бу­ла, җә­мә­гать! Ну бу ке­ше ди­гә­нең­, чәй­нәп ке­нә кал­мый, йо­тар­га ти­еш ча­гын­да тө­ке­рер­гә үк ки­рәк аңа!

Бо­ры­лып кит­мәк­че идек, Са­мат Та­ли­бо­вич­ның сүз­лә­ре кот­ла­ры­быз­ны ал­ды:

— Бу — то­як­лар тү­гел, бу — та­як­лар!— ди­де ул.

— Бик ях­шы!— ди­дем мин, гү­я­ки исем дә кит­ми, имеш.

Хә­ер бу чын­нан да шу­лай иде. Әгәр дә һәр таш сы­ер сы­ны янын­да озак­лап ба­сып то­ра баш­ла­сак, һәрь­як­тан аңа бәй­лән­сәк, әнә алар ал­да әле ни­ка­дәр — бер кө­тү, авыл­ның те­ге ба­шы­на­ча чы­га, аш­ха­нә­лә­ре­нә дә ке­реп авыз итә ал­ма­я­чак­быз. Ә мон­да, кор­сак­та, ач бү­ре­ләр йө­рәк та­мыр­ла­рын тыр­нап ула­ша баш­ла­ды­лар бу­гай ин­де.

Әйе, көн эс­се иде. Ми­не­ке ке­бек үк хис­лә­ре та­шып чык­кан ха­лык төр­ке­ме Са­мат Та­ли­бо­вич­тан ерак­ла­ша баш­ла­ды­лар. Ул ан­да, без­не үзе­нә ияр­гән­нәр дип бе­леп, кул­ла­рын җәя-җәя ни­ләр­дер сөй­лә­нә-аң­ла­та. Та­вы­шы гы­на ише­те­лә. Күр­ми икән шул, без­гә ар­ты бе­лән бас­кан.

Һәм ул бо­ры­лып ка­ра­ды. Ки­теп ба­ру­чы ха­лык­ны кү­реп шым кал­ды һәм, көт­мә­гән­дә си­ке­ре­неп ал­ды да, йө­ге­ре­р­гә то­тын­ды. Без­не ку­ып та то­тты, узып та кит­те.

 

— Мин сез­не ху­җа­гыз­га әй­тәм! Мин сез­не акыл­га утыр­там! Мин сез­не... Мин сез­не!..

Са­мат Та­ли­бо­вич­ның “у­тыр­там” ди­гән сү­зен ише­теп, ха­лык дер кал­ты­ра­нып ал­ды. Бе­рәү­ләр “әс­тәгъ­фи­рул­лаһ”­ны укын­ды­лар, икен­че­ләр “лә­хәү­лә”­гә үк ке­реп кит­те­ләр. Бу ка­дәр укы­ну­ла­рын­нан соң, Са­мат Та­ли­бо­вич, мо­ңа һич­бер шик юк, шай­тан ка­ве­ме ке­бек янар­га ти­еш иде, югый­сә!

Те­лә­мә­сәк тә шул әле­ге дә ба­я­гы сы­ер сы­ны яны­на ка­бат ки­леп ба­сар­га мәҗ­бүр идек.

— Сез кем бу­ла­сыз әле?— Са­мат Та­ли­бо­вич шун­да оза­тып йө­рү­че­без­не та­гын шом­лан­ды­рып ал­ды.

“Сез кем бу­ла­сыз әле?”— ди­гән со­рау­ны без­нең та­тар үзе­нә ки­рәк­чә итеп аң­лый. Мо­ны­сы ми­ңа сер тү­гел. Бер­ва­кыт­ны шу­лай, яшь чак­ла­рым, инс­ти­тут­та укып йө­рим, дөнь­я­да ни бар һәм нәр­сә юк, ис ки­тә тор­ган тү­гел, тә­рә­зә яны­на ки­леп, чик­сез зәң­гәр күк­ләр­нең би­хи­сап би­ек­лек­лә­ре­нә те­кә­леп ка­рап то­ра идем, яны­ма бер әфән­де ки­леп, ашык­мый гы­на сөй­ләш­те­рә баш­ла­ды. Әм­ма бик вак­чыл ке­ше икән, әл­лә нәр­сә­ләр бе­лән ба­шым­ны ва­тар­га то­тын­ды. Җит­мә­сә, һа­ман: “Ми­не бе­лә­сез­дер!.. Ми­не бе­лә­сез­дер!”— ди­гән сүз­ләр кыс­тыр­га­лап сөй­лә­шә. Ятып кал­ма­дым: “Сез кем бу­ла­сыз?”— дип исе­мен, дә­рә­җә­сен со­ра­дым. Күр­гән-бел­гән ке­шем тү­гел бит, бәл­ки яз­ган хез­мәт­лә­рен укы­га­ным бар­дыр! Ә ул, бу сүз­лә­рем­не “сез кем әле шул­ка­дәр” дип аң­лап­тыр ин­де, үп­кә­ләп ки­теп бар­ды. Аның ар­тын­нан мин: “А­лай икән!”— ди­я­рәк ап­ты­рап ка­рап кал­дым. Оныт­тым. Әм­ма шу­шы со­ра­га­ным бер­көн­не ба­шы­ма кү­сәк бу­лып ор­ды.

Уты­рыш ва­кы­ты иде. Ми­нем яз­мыш­ка бәй­ле мәсь­ә­лә тик­ше­ре­лә. Те­ге әфән­де дә мон­да икән. Си­ке­реп тор­ды да, ми­ңа бар­ма­гы бе­лән төр­теп:

— Ул ми­ңа “сез кем әле” ди­де! Тәр­би­я­сез, ах­мак, на­дан!..— дип, бик тә дул­кын­ла­нып, үзен ку­лын­да чак то­тып сөй­лә­неп ал­ды.

Шу­лай ха­рап итеп таш­ла­ды.

Бак­сам, ул чыннан да әл­лә кем бул­ма­ган икән: сә­я­сәт бе­лән та­рих фә­нен бу­тап, ха­кый­кать­не иде­о­ло­гия бе­лән бо­зып ха­рап ит­кән га­лим ки­сәк­че­ге. Ме­нә нәр­сә эш­ли шул алар! Хә­ер, “сез кем бу­ла­сыз әле” ди­гән тез­мә дә ике як­лы пы­чак ке­бек, суя да са­ла. Ан­на­ры соң, мин алай әйт­мә­дем, бо­лай сөйләдем дип ак­ла­нып ка­ра, ба­ры­бер ышан­мас­лар!

Һәм ме­нә мон­да да, Са­мат Та­ли­бо­вич­тан шун­дый сүз­ләр ишет­кәч, ияр­чен әһе­ле­нең дә “ә­йе” ди­я­рәк баш ка­гу­ла­ры кү­рен­гәч, оза­тып йө­рү­че­без­нең төс-кы­я­фә­те ки­тәр­гә ти­еш иде. Ә ул:

— Әйт­тем бит ин­де, мин — Саф­са­та Ста­ли­нов, ди­дем. Ә син, юри бол­га­тып, сүз куз­га­ту җа­ен ка­рый­сың!— дип, үп­кә­лә­гән кы­яфәт­тә ире­нен тур­сайт­ты. Аның бо­лай бор­чы­луы без­нең дә кү­ңе­ле­без­гә ти­де.

— Сез­ нәр­сә ин­де, сез нәр­сә?— ди­дек, әле бер­се­нә, әле икен­че­се­нә ка­рап. Әм­ма алар бил алы­шып ки­тәр­гә җы­ен­мый­лар иде бу­лыр­га ки­рәк. Са­мат Та­ли­бо­вич та, Саф­са­та Ста­ли­нов та бер-бер­се­нә күз­лә­рен те­кә­шеп то­ра бир­де­ләр. Ка­ян ки­леп чык­кан­дыр, те­ге йол­кыш Сар­бай бо­лар­ның ике­се­нең ур­та­ла­ры­на ки­леп бас­кан, без­нең ке­бек үк әле аны­сы­на кү­тә­ре­леп, әле бу­сы­на ко­е­ры­гын бол­гап ап­ты­рап ка­рап ал­ды. Хә­зер өрә баш­ла­я­чак, ләң-ләң ки­леп, ка­бат кот­ла­ры­быз­ны ала­чак иде.

— Бу­сы нәр­сә? — Са­мат Та­ли­бо­вич йол­кыш эт­кә ка­ра­ган хә­лен­дә со­ра­ды.

— Әйт­тем бит ин­де!— дип җа­вап бир­де Саф­са­та Ста­ли­нов.— Без­нең авыл­ның иң озын го­мер­ле җан ия­се — Сар­бай!

— Юк!— ди­де, аңа кар­шы ки­леп Са­мат Та­ли­бо­вич.— Бо­ла­ры — кат­кан кир­за итек­ләр! Сы­ер са­ву­чы­ны­кы­лар!

— Ә алар­мы? — Саф­са­та сүз­нең нәр­сә ха­кын­да бар­ган­лы­гын аң­лап өл­гер­де.— Дө­рес әй­тә­сез!

— Ә са­ву­чы­сы кая?

Әйе, бу со­рау хә­зер без­не дә кы­зык­сын­ды­ра иде:

— Адә­ме кая кит­кән?

— Без аны алып таш­ла­дык! Әнә те­ге ку­ак­лар ар­тын­да ята!

Чын­нан да ан­да бер баш кү­ре­нә иде. Ни­гә мо­ңар­чы игъ­ти­бар ит­мә­гән­без?

Һәм­мә­без дә шул ау­нап ят­кан сын­ның әй­лә­нә­се­нә ки­леп бас­тык.

— Ма­тур йөз­ле бул­ган икән, күр­кәм!— дип, Са­мат Та­ли­бо­вич шун­да ук таш сын са­ву­чы­га бәя би­рер­гә маташты, бе­раз­дан соң ка­бат олы фи­кер­гә ки­лер­гә өл­гер­гән Саф­са­та Ста­ли­нов та:

— Әйе!— дип мө­һер сук­ты, эш­лә­пә­сен са­лып, маң­га­ен әл­лә кай­чан юеш­лә­неп бет­кән кулъя­у­лы­гы­на сө­ртер­гә әзер­лә­неп. Әм­ма ул ми­нут­та без аны дө­рес аң­ла­ма­дык, һәм­мә­без дә шу­лай ук баш ки­ем­нә­ре­без­не сал­дык, кү­лә­гә­ләп тот­кан гә­җит­лә­ре­без­не тө­шер­дек, ма­тәм­гә те­зел­гән­дәй саф-саф бу­лып бас­тык.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных