ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 22 страницаМин сөйлим инде. Болар барысы да мең кат ишетелгән, бүтәннәр сөйләгәннәрдән үк таныштыр. Без бит, ул чор кешеләре, һәммәбез дә бертөрлерәк язмыш ияләре булдык. Укыган кеше күренәсең. Китапларда да болар хакында күптер. Шулай да, энем, тыңла әле, яз әле боларны, яз! Йөрәк әрни шул! Аны сүз ача, сүз дәвалый. Артык сүзнең мәгънәсе юк, диләр. Анысы да шулай шул аның. Әмма сүзнең кодрәте, көче зур икәнлеген беләсең булыр, юкса язучы аталмас идең. Йөрәкнең әрнүен баса алырлык сүзне азлар белә. Сүз ул, әйттем дә бугай инде, ябык ишекләрне ачтырту көченә ия, хәтта йөрәкләрне дә... Аңлыйсыңдыр... Караңгы йөрәкләргә дә нур кертер ишекләрне ачучы ачкыч ул — сүз дигәннәре!.. Ул вакытларның нинди икәнлеген тел белән генә сөйләп бетерә алмам. Яшәп караганнарга аңлатып та торасы түгел. Менә син күңелең белән той, бәлки ни әйтергә теләгәннәремне ачык төшенерсең! Аңлыйсың булыр... Шулай да тыңла әле. Тыңла. Күзләреңнән күреп торам, яхшы кеше, затлы күренәсең. Мин инде андый ук була алмадым. И ул вакытларны. Хәтеремдә, салкын, кара көз башланган чак иде. Минем кебек малайларны Бөгелмә вокзалына китереп, вагоннарга утырттылар. Миңа иң югарыдагы ятак киштә эләкте. Беренче тойгылар. Юл ераклыгын күз алдына да китерә алмыйбыз. Газап һәм рәнҗү, ачлыктан гайрене күрмәгән сала малайлары туган туфракларыннан аерылганнар, йөрәкләре әрни, күз төпләрендә яшь бөртекләре салынып-салынып тора. Шунда да усаллар очрыйлар икән. Арабызда Рангазарның күсәкләре дә бар иде. Без, ач тамаклар, өч малай. Беребездән икенчеләребез ябык, хәлсезләр. Хәйрулла, Хәкимулла һәм мин — Насыйбулла. Ә рангазарлар кимсетепме-кимсетергә маташалар. Без эндәшә дә алмыйбыз. Аларның әллә кемлекләрен электән үк беләбез. Чаллы элеваторына, станцага ашлык илтә барганыбызда, шул рангазарлар инде — тимер хутлы, каеш дирбияле. Алар безнең юкә белән генә җиңелгән корчаңгы атларыбызны мыскыллап, һәммәбезне юл кырыенда калдырып хур итәргә булдыра торган иделәр. Кара таңнан чыгып киткән балалар гына шул без. Йокы килә, тамаклар ач. Ә рангазарлар, Шыгай тавына җитеп килүебезгә, куып тоталар да, арбаларыбызны күчәрләренең башы белән генә төрттереп үтәләр. Атларыбыз тугарылып, юкә дирбияләребез өзгәләнеп, йөкләребез таралышып калабыз. Бәгырьләр изелә, күзләрдән яшьләр ага. Шулкадәр интегүләребез өстенә шушы бәлаләр өстәләләр. Юкәгә юкәне бәйләү кебек мәгънәсез эшне алар белмәгәннәрдер инде. Гаҗиз булабыз. Көч-хәл белән генә җаена китереп, юл буйлап китеп кенә барабыз, алар инде йөкләрен тапшырып кайтышларында тагын арбаларыбызга төрттереп үтәләр дә, тугарылып, бозылып, мыскылланган хәлләрдә кабат калабыз. Безнең авыллар элекләрне ныклы халыктан булган. Кызылларның да, акларның да авыл аша талап үтүләрен җиңел күтәргәннәр. Әмма советлар авылның тамырына балта чапканнар. Сәнәкчеләр күтәрелешен тарихлар язмыйлар инде алар. Элекләрне колак куеп кына сөйләштерә торганнар иде. Безнекеләр шул сәнәкчеләр чорында харап булганнар да инде. Урман артында Минзәләбаш авылы бар. Сәнәкчеләр шуннан күтәрелә башлаганнар. Әмма аларны кызыллар кисеп-турап кына киткәннәр. Ә безнекеләрне сөреп кенә калмаганнар, һәр йорттан диярлек мендәр һәм самавырларына кадәр талап алып киткәннәр. Шул хәлләрдән соң ябырылып килгән ачлыктан гайрене күрмәгән халык ничек тәмам кырылып бетмәгәндер, анысын ук әйтә алмыйм. Ә Рангазарга җил дә тигәне юк. Алар нык булмый, кемдә кодрәт саклансын, ди? “Йа Ходай, ата-бабадан ишәйтелеп калынган байлыктан аерма!”— ди торган булган әбекәй, ниндидер могҗиза белән исән-имин калган җиз самавырын сөртә-сөртә. Гаиләнең бар куанычы бары шул гына иде. Халыкка сокланам. Әмма дә нык булган икән безнекеләр. Сабыр төбен сары алтын дип юкка әйтмиләр икән шул. Сабырлык ул бәхет тә, сәламәтлек тә — бетмәс-төкәнмәс байлык та! Рангазарның күсәкләре араларындагы Гыйбадулла исемле башкисәрнең кулында икәнлеген, аның әмерендә булуларын тиз аңлап алдык. Ул, безнең янга килеп: — Егетләр, әгәр дә бер төркем сыфатында оеша алмасак, анда, без барган җирдә, башкалар өстен чыгарлар да һәммәбезне җәзалый башларлар. Безгә кушылыгыз!— дип нәсыйхәт биреп китте. Әлегә аның хак сүз иясе икәнлеген белми идек. Чөнки юлга төшкәннән бирле безне изеп, мыскыллап килде. Ул рангазарларда электән күңелдә ышаныч булмагач, сүзләрен дә чынга алырга теләмәдек. Шулай да аларга кушылу теләге күңелдә ныгый барды. Вагоны-вагоны безнең кебек яшь егетләр үзара берләшеп беткәч, поезд буйлап йөрергә маташучылары да табылды. Әмма озата килүчеләребез аларны сизенеп алдылар. Тәртипнең кулларыннан китә баруын аңладылармы, әллә бер-бер әмер килеп төштеме, һаман да карап-хәтерләп йөри башладылар. Тик соң иде инде. Безнең вагонда рангазарлар баш алырга өлгергән булса, күршеләрдә Бөгелмә мишәрләре әмер йөрттеләр, алар нәрсә әйтсәләр, буйсынырга мәҗбүрбез. Җитәкчебез, сугышта аягы яраланган аксак абзый, кайнарланып та карый, йомшак сөйләшергә дә тырыша. Рангазарларның киресе килсә, берни дә эшли алмый — без бәйдән ычкынабыз. Мондый вакытта өлкәннәрдә юләрлек артучан була. Бөтенләй гаепсез, карап торуга әллә кем дә кебек күренмәгән безнең авылларга эләгә чыбыкның сыек башы. Дөрес, рангазарларга да төшкәли, әмма ул, авырткан җиргә тимәгәч, сукыр суккан ише генә килеп чыга. Безнең җан ярасына тәннеке кушыла, дигәндәй, кан йотабыз. Туган туфракны сагыну, анда калган ялгыз әнкәйләргә шушындый вакытта да ярдәм итәргә кулыбыздан килмәү бәгырьләрне өзә, кисә. Күршем Хәкимулла беркөнне елап уянды. Моңа кадәр күз яшенең нәрсә икәнлеген күрсәтмәгән егетебезнең болай йомшап китүе хәерсезлек хәбәре кебек кабул ителде. Инде генә аны тынычланды дип уйлап: — Нигә еладың, әллә авыр төш күрдеңме?— дидем, соравымда бераз кырысрак булырга тырышып. Ә ул: — Әнкәй ялгызы урманга утынга баргандыр да аякларын өшеткәндер. Кайта алмыйча елый торгандыр. Йортта бер киез ката иде, анысын да миңа кидертеп җибәрделәр... Булмый, егетләр, киләсе тукталышта поезддан төшәм дә качам,— дип, тагын үксеп елап җибәрде. Ул китсә, мин дә каласы түгел идем. Аларга караганда без хәллерәк икәнбез әле! Минем аякларымдагы олтанлы итек, әткәйнең сугышка кабат киткәнендә улларыма дип атап калдырганы. Әнкәйнеке дә бар. Китәр алдыннан гына үзем олтанын яңартып салдым. Әмма дә Хәкимулланың әнкәсе кызганыч. Утынга дип урманга барып, куак төбендә өшеп үлсә? Аллаһ сакласын!
II Туган яклар еракта калган иде инде. Сталинград тирәләре булдымы икән, кайсы юл белән барганыбызны әйтми иделәр, сугыш вакытында җимерелеп тә, хәзер төзәтелә башланган шәһәрләр дә очрап, андый күренешләргә күзләр инде күнегелә килә иде, беренче тапкыр сугыш әсирләре белән очраштык. Аларны көтүләре-көтүләре белән куып алып баралар. Елга кебек агылалар да агылалар болар. Безнең поезд тукталып торган чак, малайлар да, савытлар алып, суга дип киткән иделәр. Менә-менә поездыбыз кузгалырга тиеш, ә алар агылып куылучы әсирләр көтүенең теге ягында калдылар. Һичничек вагоннарга таба килә алмыйлар. Агылалар да агылалар дидем бит. Нәкъ елга кебек. Әсирләр арасында немецлар гына түгел иде булса кирәк... Ил! Нәрсә соң ул ил? Туган туфрак, туганнар, балалар һәм алар алдында синең бурычың. Әти-әни. Мин боларның һәммәсеннән аерылганымны белсәм дә, әлегә җан моны кабул итми, аңларга теләми иде. Уйлап карагыз! СССР инде таркалды. Әмма әлегә без шул ук илдә яшибез. Аны бар кебек күрәбез. Ә ул күптән юк. Бары тик, урысның үзе әйтмешли, үтерелгән аюның тиресен бүлгәлисе генә калды. Хәләл өлешләребезне талап алган байлар кулындагы бу илдә, үтерелгән аюның тиресе өстендә без бары тик тузан бөртеге кадәрле борчалар гына. Сикеренәбез. Ә юк, кирәксез икәнлегебезне аңламыйбыз гына. Теге вакытта да мин шундый бер аңсыз бала булганмын. Дәүләт машинасы минем бер шөреп сыйфатын алырга тиешлегемне яхшы төшенеп эш иткән. Һәм мин нәкъ шул шөреп булып яшәдем дә инде. Туздым, алып ташладылар, яңасын куйдылар. Бетте-китте, вәссәлам! ... Ә, әйе, мин нәрсә хакында сөйли идем әле? Әйе-әйе, шулай әсирләр агыла. Ә теге якта безнең малайлар тоткарланып калдылар. Берни эшләр чаралары юк. Менә-менә поездыбыз кузгалырга тора. Һәм авылдашым Гыйсьмәтулла теге яктан кычкырып җибәрде: — Әти, әти! Әти, бу мин — улың!.. Агылып куылган әсирләр арасыннан татар баласының тавышына бер тоткын күтәрелеп карады. Авылдашым аңа таба йөгерергә итә, әмма конвоир юл бирми. — Әти, әти, бу мин — улың, Гыйсьмәт! Чыннан да ул үз әтисен таныдымы-юкмы, әллә саташты гынамы, белмим, әмма алар бер-берсенә ташландылар. Конвоир Гыйсьмәтне тотып кала алмады. Алар менә-менә кочаклашырга тиеш иделәр. Әмма башка конвоирлар килеп җитешеп, әсирләр арасына ерып кереп барган Гыйсьмәткә мылтык түлтәсе белән ордылар, ул изелеп төште. Әтисе конвоирларның якасына барып ябышты. Әмма, кинәт айныпмы, аларны калдырып, безнең Гыйсьмәтне күтәреп алды. Улына җан керде. Әтисенең муенына сарылды. Шунда конвоирлар, акны-карадан аерырга да теләмичә, аларга ташланып, әтисенең муен артына, сыртына, тезләренә мылтык түлтәләре белән каты-каты итеп тондырдылар, Гыйсьмәт тә, ул да егылдылар. Атышу авазлары яңгырады. Безнең поезд кузгала башлады. Сөреп диярлек һәммәбезне вагоннарга төяштерә тордылар. Әсирләрнең аргы ягыннан безнең якка килә алмыйча газапланучы иптәшләребез чарасыз уңлы-суллы сибелеп һәм авыз ачып калдылар. Мин: — Гыйсьмәт, Гыйсьмәт!— дип, кулларымны сузып, җан ачысы белән кычкырдым. Әмма авылдашым, бергә сыер җигеп сабан сөргән дустым, ашлык ташыганда аркадашым булган Гыйсьмәт башын да калкыта алмады. Аны конвоирларның әсирләр арасыннан сөйрәп чыгарганын гына шәйләп өлгердем. Юл буе елый-елый шешенеп беттем. Ул кичне Рангазар егетләре миңа май ягылган икмәк ашаттылар, чәй эчерттеләр. Мондый тәмле сыйны гомеремдә беренче тапкыр кабуым иде. Төне буе Гыйсьмәт күңелемнән чыкмады. Әле генә аны — әтисе белән бергәдер дип уйладым, кабат саташып, ул елыйдыр, коега төшкән дә чыга алмыйча газапланадыр сыман тоелды... Һәрхәлдә аның язмышы һәммәбез өчен дә ачык иде. Әтисе дошман әсирләр арасында булсын да, андый кешене кем дип белергә кирәк, әйе... Гыйсьмәт тә минем күз алдыма дошман сыйфатта килеп басарга тиеш иде. Әмма моны булдыра алмадым. Күңелем карышты, акылым мондый уйларның капкасын ачарга уйлап та карамады. Гыйсьмәт!.. Нәрсә эшләткәннәрдер ул бичараны? Һәрхәлдә хәбәрсез югалуы хак иде. Кайсы чокырларга үтереп ташладылар икән үзен? Бигөнаһтан кайсы зинданнарда череттеләр? Безнең поезддан калган малайларны бер атнага соңартып китереп җиткерделәр. Алар да Гыйсьмәт хакында һичбер хәбәр белмиләр иде. Ул, суга таш кебек төшкәндәй, бәлагә тарды да, дөнья йөзендә бер көн дә яшәп калмагандай юкка чыкты. Аны соңыннан искә алып сөйләүчеләр дә табылмады. Әмма минем күз алдымнан аның әтисе белән очрашу вакыйгасы, аннары канга батырылып изелеп ташлануы һәм җансыз гәүдәсен каядыр сөйрәп алып китүләре озак вакытлар китмәде. Ахырда, бераз тынычлана башлап, кинәт исемә төшсә, елый торган идем. Ул елларда моңарга ошаганрак вакыйгаларның булгалаулары хакында укыганым да бар. Дустым Гыйсьмәт хакында язмадылармы икән дигән шигемне күңелемдә сакласам да, аның язмышы хакында сораштыру, аны эзләтеп карау түгел, вакыйгадан хәбәрне берәр кемгә белдерергә дә кыймадым. Бу юлы гына, әллә ничек, сизенмичә калдыммы, сөйләнелде инде...
III Без партиягә, коммунистларның бөеклегенә ышанып үстек. Маңгай күзләребез берне күрсә, күңел күзләребездә башка төрле сурәтләр иде. Адәм баласының бу дөнья йөзендә татыган михнәтләрен теге дөньяда җәннәт рәхәтлекләре алыштыра дип өмет ителгән кебек, коммунистлар да безне бүген-иртәгә ирешеләчәк җирдәге җәннәткә — коммунизмга ышандырган иделәр. Килер көннең бәхетле булачагына өметләндерү кешенең ни бар акылын, шәхси ирек хисен, дөреслек тоемын күңеленнән куып чыгару өчен коммунистлар тарафыннан кулланылган сәясәт кенә икәнлеген ул вакытларда һичкем аңламый һәм күз алдына китерә дә алмый иде бугай. Әйе, без, инде сугыш еллары тарафыннан бәхетсезлеккә хөкем ителгән буын, рәхәт тормышның нәрсә икәнлеген күз алларыбызга да китерә алмаган балалар шушы аяусыз яшәешнең төп корбаннары була барганлыгыбызны белмәдек һәм төшенә дә алмадык. Әгәр дә ил агалары үсеп килүче һәм туачак буыннарны бәхетсез итәргә телиләр икән, алар сугыш уенын башлыйлар... Кешегә аңа бәхетнең нәрсә икәнлеген күрсәтмә, бәлки алда көтеп торачагын әйт кенә һәм ул колга әверелә... Безне Донбасс шахталарында күмер чабу өчен өйрәтергә тиешлекләрен анда барып җиткәч кенә белдек. Әүвәле күңелне: “Күмер чабу өчен дә белем кирәк микәнни?”— дигән сорау борчыган булса да, озакламый, тойгыларыбызны тагын нечкәртеп, йөрәкләребезне сагыну-сагыш хисләре биләп алдылар, укуның кадере, яшәүнең тәме бетә барган кебек тоелды. “Бәхетле бала китәме туган-үскән җиреннән?”— дигән сорау мине һаман да борчып торды. Ахырда: “Кайтып китәргәме әллә?”— дип тә уйлый башлаган идем, әмма шулай эшләгән минем кебек юксыл татар малайларын яңадан, тотып кыйнап, мыскыллы хәлләрендә китерү вакыйгалары, аларның башларыннан кичкәннәрен сөйләүләре, бу теләгем тууга, курку катыш бер хисне уятырга тотынды. Тик барыбер, көннәрнең берендә — ул һичшиксез кояшлы булачак — туган якларыма кайтып китәчәгемне бик яхшы белә идем. Шулай да аңа әле бик ерак икәнлеген башыма да китерә алмадым. Өмет яшәтте. Татар егетләре күмер базларында ниләр кичергәнен беләсе килгән кеше халкымның җырларын тыңласын, аңлап алырлар дип беләм... Безгә әйтә тордылар, яхшы укысак, һәрьяктан үрнәк булсак, һичшиксез ялга авылыбызга кайтып килергә юлланма бирәчәкләр икән. Моңа һәммәбез дә чын күңелләреннән ышана, хәтер алачыгына бәхет кояшының яктысы төшәчәк дип белдек. Әгәр дә туган якларыбызга кайта калсак, мең төрле хәйләгә башыбыз эшләр, монда кире киләчәк түгел идек. Ул өметебез, зурая барып, гомер буена эзләп-эзләп тә табылмый калган бәхетебезнең үзенә әверелмәдеме икән? Уйлыйм-уйлыйм да, шушы соравымда адашып калам. Юк, алай түгел, диясем килми. Чөнки, юк дисәм, хаталанырмын сыман... Әйе дип тә әйтә алмыймдыр инде... Баштарак уку авыр булды. Урысча белемнең ипи-тозлык кына дәрәҗәдә икәнлеге бер хәл, әмма бәгырьнең изелүе — икенче. Татар баласы тырыш бит ул. Без дә акрынлап тартыла бардык. Дәресләрнең күпчелеге практик күнекмәләр белән бәйле булганлыктан, укыганнарыбыз башларыбызга керә, тик шул төшенеп алганнарыбызны әйтеп бирүе генә мең газапка тиң тора. Сүзгә сүзләр бәйләнми. Сөйли башласаң, көләләр. Кайберәүләрнең теле теленә йокмый, ә минеке, сүз ябышмый дип әйтәләр бит әле, нәкъ шулай, коры тел! Үз ана телемне дә оныта баргандай тоела башлап, инде урысныкына күнегергә тиеш идем. Укытучыларыбыз, кайвакыт, яхшылык беләндер инде: “Урысча уйларга кирәк, урысча уйлаган кешенең теле дә урысча әйләнә башлый!”— дип, бездән урыс балалары ясарга тырыша, акыллы киңәшләрен дә бирә торалар. Юк кына бит, булмый! Урысның үз сөйләме каты-коты, ярым-йорты аның. Гәҗит һәм китап теле кебек түгел. Әдәби теле сыгылып-сыгылып чайкалган тирәк сыман, сиртмәле һәм дәртле. Ә менә ике урыс бергә очрашып сөйләшә башласалар, авыл агаеның майланмаган ат арбасында кантарлы юлдан иза чигеп барганы сыманрак, тел тәгәрмәче бер кантарны үтеп өлгерми, икенчесенә килеп бәрелә, өченчесенә ирешеп төртелә. Чын урыс әгәр шулай сөйләшмәсә, сүзенең тәмен тоя алмый. Гәҗит теле белән сөйләшкән кешене чит, кыланчык итеп күрә. Менә миңа да шул телне үзләштерергә кирәк иде. Рангазар егетләре бу яктан да безгә караганда өлгеррәк булып чыктылар... Бер ел дигәндә Гыйбадулланы ике тапкыр кистеләр, ике тапкыр, кара почмакта кысрыклап, өч-дүрт әзмәвер дөмбәсләп карадылар, маңгаена алтатар көпшәсен дә терәгәннәр икән дигән хәбәр таралды, әмма егетебез бирешмәде, үз тәртибен урнаштырды, үзенә кирәкчә дөньялык тәгәрмәчен әйләндерә бирде. Шуннан башлап без татар малайларының хәлләре җиңеләя төште. Әмма моның өчен Гыйбадулланың бик кыйммәт бәядән түләгәнлеген, кеше үтерүгә кадәр барып җиткәнлеген без белми идек. Аны кара төндә торактан килеп алдылар. Караватын, кием-салымын, биштәр һәм яңа алган чемоданын ерта, вата-җимерә, энәсеннән җебенәчә тикшереп чыктылар. Үз дигәннәренә ирештеләр, алтатары һәм асыл хәнҗәре, акчалары булган. Барысын да таптылар һәм аны, кулларын каерып, төрмәгә алып киттеләр. Әмма өченче көне дигәндә тагын “кызыл әтәчләр” безнең өстебезгә басты. Алар киткәч кенә билгеле булды: Гыйбадулла, тикшерүчене тәрәзә рамы белән камытлап, төрмәдән ни хикмәт беләндер качып киткән икән. Дөресрәге, төрмәдә түгел, башка урында булганнардыр, юкса зиндан тәрәзәләре калын рәшәткәле була түгелме? Гыйбадулла вакыйгаларыннан соң безнең татар баласына укытучы остазларыбыз ягыннан көн күрсәтү бетте. Әмма, аның каравы, яшьтәшләребез генә түгел, эшче халкы да, татар йөзен күрергә, бераз шөлләп калуны гадәт иттеләр. Бу хәлләр безне афәрин егетләргә әверелдерә барды.
IV Кеше күңеле чит җирләрдә чагында бигрәкләр дә җылыга интегә. Дусларым да: “Монда килеп капкач, туган якларыбызга әйләнеп кайтулар “едва-ли” тәтер!”— дип, бавыр-бәгырьләребезне черетеп моңлана иделәр. Әнекәем ни хәлләрдә икән? Бер хатында бригадир Әхмәдулланың бәйләнүен, итәк асларына үрелеп, хатыннардан сыңар бөртек икмәк эзләүләрен язган иде ул. Кайтсаммы, шул муркыргырыны акылга утыртам әле! Андыйларны терәп атарга кирәк! Адәмнең хыялы еракка китсә дә, кулы барыбер кыска кала. Мин андый эшне башкарып чыга ала торган кеше түгеллегемне беләм. Ә ул вакытларда, көн дә үлем һәм үтереш кенә ишетеп үскән минем чордашлар өчен, кеше җанының бәясе сукыр бер тиенгә дә тиң түгелдер кебек тоела иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|