ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 25 страницаИкенче көнне үк бу мәсьәләне көлкегә алып, Зөлфәтне үртәргә дип эшенә кагылгалап та чыктык. Мин барып кергәндә, Фәнис инде анда, китәргә дип кузгалып маташа иде, балга төшкән чебен кебек куануымнан безелдәп сүз кузгатырга өлгердем, ул чыга барган җирендә тукталып калды. — Карагыз әле, Зөлфәт әфәнде, Фәниснең ботинкасы шәп икән: кызыл башлы, ак билле — иннек-кершән яккан кебек! Шушы кадәр дә сүзләремнең оста һәм матур килеп чыкканлыгына шигемне пәйда итмәстән биниһая итеп авызымны ердым, колакларым баш чүмече артына качтылар. Ул да түгел, Зөлфәт, өстәле артыннан чыгып, Фәнис янына килеп тә басты: — Пардан туганнар, игезәкләр кебек... Ботинкаларыбызны әйтәм!— дип, “Чаян” журналы редакциясенең ефәк тузанын кузгатырга теләпме биегәндәй итеп алды. Һава хәле тегермән эчедәй булды. Зөлфәтнең дә аякларында Фәниснеке белән пардан шундый ук ботинкалар иде. Егетләргә афәриннәр укып, җилкәләренә сугып алгач, тәмам канәгатьлек итеп, фил тотканыбыздай таралыштык. Чыгып барганында Фәнис, күзгә керергә җайлашырга маташкан вак чебен кебек мыжгып алды: — Чукынган да икән инде бу Зөлфәт! Кара әле, көлкегә калмасын өчен минекедәй ботинкалар сатып алган бит! Кемнең башы моңа эшләр иде? — Тәбрик итәм,— дидем, тагын да шаярту сүзен эзләп, булган хәлдән мәгънә чыгарырга итеп:— Ботинкадаш кына идегез, инде хәзер кемнәр булдыгыз, ботинка игезәктәшеме? 26.02.04.
АБАУ, ФОАТ, СИН НИШЛИСЕҢ? Хикәя
Татар, олы кунак чакырса, сый-хөрмәте белән өстәл сыгып кына калмый, ак мунчасын да колак куырырлык итеп яга. Бу кадәр сый-хөрмәтләргә “ай-вай”, “ай-вай” дип хәйран итеп, ханнар мисалында мәртәбә тотып кына йөрисең, адымнарың вак-вак, сәйлән тезәсеңмени! Шулай бервакыт Фоат якташ язучы Зәки абыйны кунакка алдырган. Сыйның бәрәкәтеннән корсаклары шартларлык булган, сүзнең татыннан тәрәзә кысаларын бүсеп бал агып чыккан, җыр-бию тамашасына җыелган фәрештәләр итагать бозганнар. Бәхеткә мунча да өлгергән. — Барабызмы? — Һи, нинди бармаган ул, иртәгә — сабан туе, көне дә салынып тора. Юынып чыксак, дөньялар арчылып китмәсме? Зәки абый кыстата торган кешеләрдән түгел инде ул безнең. Ләүкәгә үк менеп утырганнар, мунча чарачасына инде. Эссесен азсынып, Фоат якташ гөбердәп кайнап утырган суны олы лакан чүмече белән алган да башкорт бакыры кебек кызарган ташка бөркемәкче икән, уң-сулы буталыпмыдыр, Зәки абыйга томырган. Берәү булса, билләһи, мунчаңны ниргәсеннән бозып, мичен өстеңә аударып чыгып китәр иде. Зәки абый: — Абау, нишлисең син, Фоат?— ди икән, сабыр гына, үзенең кунак кына булуы мәртәбәсен бер дә төшермичә. Якташ, бичаралыкка төшептер, аңламый да калган идеме икән, бик тә хушланып чабынырга да керешкән. Кунакны кимсетеп булмый бит инде, чабынып бетергәч, ләүкәгә Зәки абыйны сузып яткырган да, и төя ди моны, и төя ди, пәһлеван гәүдәле кунагы түшәм белән ләүкә арасында тегенең себеркесенә ябышып, кулъяулык кебек ияреп йөри икән. Хуҗа, хөрмәтне зурдан куеп, гамәлдә ипсезрәк кыланып ташлаган. Әмма Зәки абый һаман да сер бирми, арып туктаган якташка: — Абау, Фоат, нишлисең?— дия икән. Инде кунак-муйнак беткән, Зәки абый китәргә кузгалган. Әмма якташ монда да алдатмаган. Зәки абыйга, аның “Жигули” машинасы урынына, үзенең “Мерседесы”н кабызсыңга ачкычларын тоттырып маташа икән. Монда да: — Абау, Фоат, нишлисең син?— ди икән Зәки абый. 27.02.04.
КОЛГАЛИНЕҢ УРЫС КИТАБЫ Хикәя Арада кинәт упкын барлыкка килде. Моңа кадәр авызга-авыз, колакка-колак диярлек сөйләшеп утырган ике милләтпәрвәр идек, инде күзләребез маңгайларны узды, тыннарыбыз кысылды. Кайсыбыз беренче башлап китәр, шул өлгер һәм өстен буласы иде. Хәерсез, акыл казаны бер кәлимә сүз дә таба алмыйча шартлады. Әңгәмәдәшем, тынлыкны бозып, туйганчы сүкте, ачуланды һәм дию чокырына үземне, үзем белән бергә җаным кебек сөекле милләтемне, милләтемә тагып, бар булган гамәл сыйфат эшләребезне олактырды. Билләһи, оят булды! Ризалашып та маташтым, югыйсә. Шалкан урларга кереп тә мәмнүн калган, коры авыз һәм буш кул белән бакчадан чыгып килгән бичара малайны эләктергән исерек каравылчы ничек бөркет булып шул балага очып кунса, әңгәмәдәшем миңа карата аннан да болай гайрәтлерәк кыланды. Телемнең харабаты хәлемнең мәртәбәсенә файда итмәде. — Мин-мин-мин-мин...— дип, мимелдәп утыра бирдем. Сүз гәүһәрен алама коерыгына тезәргә алынган әңгәмәдәшем, арадагы упкынны тагын да киңәйтеп: — Урыс хәрефләре белән басылган Колгалинең “Кыйссаи-Йосыф”ы да урыс китабы була!— дип, гүяки йөземә биниһая-алагаем кулы белән китереп ямады, ә мин һаман да: — Мин-мин-мин...— дип, мимелдәп утырудан артыкка ярамадым. Үземнең дан казанган бөек галим булуымны да, кесәгә кереп тормый гына сүз тегермәнен әйләндерерлек дөньякүләм танылган затлы шагыйрь икәнлегемне дә, хикәя һәм роман ишеләрне каләмемнән ишеп кенә ташлаучы чиксез талант иясе язучы мәртәбәсен тотуымны да онытып, урыс-татар мәсьәләсендә кәбестә шулпасы да чөмерерлек дәртем юклыктан кара көйдем. Бу хәл Казаннан йөз чакрымнар гына булмас, шактый ерактагы тоелган Мордва илендә, Темник районындагы Тархан авылында, борынгы китапларны, кабер ташларын, тарихларны өйрәнеп экспедициядә йөргән чагымда булды. Яшем, ялгышмасам, утызга җитү ягыннан өч санга гына ким иде. Әңгәмәдәшем — ил агасы Нурислам карт, тагын да куәт алып: — Урыс хәрефе белән Коръән басылып чыкса, ул да урыс Коръәне була!— дип лаф орырга һәм миңа тагын бер кат сүз белән ямап куярга өлгерде. Әмма, ни әйткәнен кинәт абайлап, авызына бер мичкә су аударгандай шым калды. Мин дә: — Мин-мин-мин...— дип, мимелдәп утырган җиремнән, йөрәгемне тотып, өрәк чокырына төшкәндәй тын калдым. Тәрәзә артында тыңлаштырып йөренгән мыштым җил генә, мондалыгын сизенүебездән куркыпмы, чәчәген коярга өлгермәгән сирень агачлары арасыннан бакча түренә шылды. Йа Ходаем, ярлыкый күр, Коръәнеңә сүз тигән мәл шушы иде. Хәрефенә карап кына сүз урыска яки башкага чыкса, мин инде каләм тибрәтүдәге маһирлыгымны аклый алмаган иероглифларга тартым язу сурәтем белән әллә кайчан, халык саны алынганда ук, бөек кытай милләтенең ике метрлы бер әрдәнәсе хисапланыла башлар идем. Ярый әле телнең хикмәте хәреф сурәтендә түгел, аваз рәвешендә! 27.02.04.
АШЫГЫЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН! Хикәя
Татар барда — хәтәр бар, урыс барда — “милость” бар, диләр. Бу сүзләрнең мәгънәсе шулкадәр дә тирән микәнни? Бичара татарлар, ничәмә тапкырлар күтәрелеп чыгып та, хөкүмәт эшләре тәмам кулларына кереп беткәч, аны кабат урыска кайтарып бирә тордылар. Мондый хәлләр минем гомердә генә дә күз алдымда берничә кат булып, хәзер шулар исемә төшә дә, ачынуымнан йөрәгемне тотып йөгереп йөрим, ул менә-менә өзелеп төшеп китәр сыман. И мин юләр, и мин ахмак, тинтәк, микәнә! Бервакыт ашка чакырган иделәр. Ите каты булды, аны чәйнәштергәндә тешләрем ишелеп беттеләр, казналарына кадәр җимерелеп төштеләр. Сер бирмәдек, базар итедер, дидек, кулы каты кеше суйган мал булгандыр, имеш! Безнең халык шундый афәрин инде ул! Һәр авылның диярлек йомшак куллы сугымчысы була. Бар да шуңа йөгерә: йә тавыгын-әтәчен кыстырып, яки сарык-кәҗәсен чалдырырга чакырып... Ашыгыз тәмле булсын дияргә теләгем инде бу, юкса, вакыйгаларны болай чәчеп сөйләүнең һичбер мәгънәсе юк! Ә менә күршенең сугым эшенә һәвәслеген һичкем белми. Тавыкларының да өстенә генә баса, сарыкларын да ботарлап кына ташлый. Безнең Абзалый абзый җитешкәнче, күршем тире-ярыны коймага элеп җилләтергә дә өлгерә. Булган да кеше инде, җен белән бер. Ярдәмгә әллә дию-пәриләрен дә эшкә җигә инде? Тик коткысы гына зур, шәүләсеннән дә агачлар яфрак коя башлыйлар, фәрештәләр канатларын сындыра, очып баручы кошлар таш кебек җиргә егылып төшәләр. Озын Фәләхетдингә дуслыгы бар иде, сугымчы итеп күршемне дәшкәннәр. Бәхет күмгән боларны, кыска сүзне дә чакрым ярымга сузып-сузып сөйли икән Фәләхетдин абзый: — Куян кадәрле сарыгыбыз да бер җәйгә җитә язды. Ике малаем, үзем, хатыным, кызым... Кунак та алып карадык, бетми генә бит, рәхмәт төшкере! Кимергән саен бер тешемне аксатам... Без уйлыйбыз инде, бу Фәләхетдин абзый, дибез, күз буямакчы, теш аксый, имеш, кая ди ул, авызы тулы тешләр аның, тегермән ташлары кебек шакы-шокы килеп торалар, итеңне түгел, сөягеңне изәрләр. Ашыгыз тәмле булсын! Әгәр дә куян кадәрле сарыгыгызның ите җәй буена җитәрлек булсын дисәгез, сугымчы итеп безнең күршене чакырыгыз, ике-өч ел эчендә череп баюга юл тотачаксыз! Ә мин, җәмәгать, тешсез кеше, ризыкның йомшагына күнеккән бәндәмен, берүк үпкәли күрмәсен, өрәге каты кешедән чалдырып, терлек-туарымны җәзалыйсым юк инде! Сугымны куркытсаң, ите каты була диләр түгелме? Йомшак кешенең кулыннан узган карт сугымның да ите җилек кебеккә әверелә, имеш. Монысы ук артыграк, шыттыру булырга кирәк! Ашыгыз тәмле булсын! Февраль-март, 2004.
СӨЕКСЕЗ ХАТЫН Хикәя
Казан бае Мөхәммәдрәхим, өч хатын алып та, дүртенчесеннән генә уңармын дип башына да кертеп карамаган. Әмма түшәгендә ялгызы каңгырып кичләрен уздыра башлавына, акыл кайчысы хисләренең аламасын кискәләп ташлаган. Яшь хатыны, бичара, кич булдымы, әниләренә китә дә, иртә белән генә кояшны ияртеп кайтып керә ди. Түзмәгән Мөхәммәдрәхим бай, үзенең яшьлегенә һәм гайрәтенә һәм бәрәкәтенә таянып: — Сөексез хатын булдың инде!— дип әйтеп куйган... Бервакыт дустым очрап, әүвәле автобуста, аннары бераз җәяүләп тә, тар Казан урамнарын киңәйтеп сөйләшә бардык. Ул да, мин дә шушы очрашуыбыздан шат, канат кагып күкләрне айкар дәрәҗәдә онытылыбрак киткәнбез. Бераздан ул, барлык сагыш җәүһәрләрен саклаган күңел сандыгын ачып, тормышындагы сикәлтәле юлдан тәмам арыганлыгын әйтеп куйды, үз хәлен сөйләде. Мин аның сүзләренә бер дә рийа итми: — Сөексез хатын сыманмы?— дип сорап куйдым. Ул: — Ни дигән сүзегез?— диде. Вакыйгалардан хәбәрләрне сөйләп бирдем. Егылып-тәгәрәп диярлек көлде һәм: — Нәкъ шулайрак булганмын икән!— дип куйды. Хушлашып аерылыштык. Әмма ул көнне әлеге дә баягы Мөхәммәдрәхим бай хакындагы хикәятемне тыңларга тагын бер танышыма насыйп булды. Без икебез дә бер үк фирмада хезмәт тота идек. Ул үз эшенең авырлыгыннан, хезмәт хакының азлыгыннан зарланды. Мин дә: — Үзеңне сөексез хатын сыманрак тотасың шул!— дидем. — Ничек инде ул?— дип соравына, җавап итеп хикәятемне сөйләп бирдем. Ул тыңлап бетерде, бераз уйланып утырды да ишекне шапылдатып чыгып китте. Минем дә кәеф кояшы болыт артына качты. Аның алдында үземне гаепле тоеп, гадәтсезлекләрен белә торып та ни өчен сөйләдем икән инде дип җанымны битәрләп, айдан елга чыгып, инде дә болар хакында онытып бетергән идем, кабат очраштык. Ул инде башка җирдә эшли иде. Шунда ук ничек һәм ни рәвешле аерылышуыбызны исемә төшердем. Әмма ул, ерактан ук балкып килеп, мине дөнья белән тиң куеп исәнләште дә: — Ничек соң, сөексез хатын булып буламы?— дип сорап куйды. Мин егылып китә яздым. Һаман да шул фәкыйрь фирмада, мескен хезмәт хакы бәясенә хезмәт түгүдә икәнлегемне әле дә ярый искәрергә өлгердем. 13.03.04.
МАРҖА ӘБИ ДЕПУТАТЫ Хикәя — Кемнең кем икәнлеген мин яхшырак беләм, җәмәгать! Өйрәтмәгез! Уразай әфәнде күкрәк сугып куйды. Моңа кадәр мыштым гына мыек астыннан елмаеп, дөньялыкка кояшның тиздән генә чыкмаячагына исе китми йөргән әфәнденең көтмәгәндә холык күрсәтеп алуга җөрьәт итүе сокландыргыч һәм кызыклы бер күренеш иде. Миннән артыграк авыз иләген ачып, сүз көрпәсеннән гайре болгатыр әйбер калмаудан бүрәнәгә әверелә барган телебез тамакка тартылып, колакларыбыз җөмлә безелдеге артыннан мәзәк чебенен куалады. — Мин менә Хәйруллинның ничек депутат булуын беләм! Уразай әфәнденең агара башлаган кырку чәчләре, каклавыч тигәнәк чәчәгенекедәй аллы-гөллегә әверелеп, үрә тордылар. Сернең тирәнлегенә өметен өзмәгән җан хәбәр диңгезенә чумарга җыенды. Уразайның хакыйкать җебе очын читкә алып китүе сөйләнеләчәк вакыйганың озын-ерак юл кебек булачагына ишарә итеп, аңа колак куюда сабырлыктан гайре терәк калмавын аңларга мәҗбүр булдык. Авыз иләкләре ачылырга, күңел дикъкате шиңәргә мәҗбүр иде. — Минем күршедә генә бер исерек марҗа әбисе яши,— дип, Уразай үз хәлләреннән мисаллар китерә-китерә читләтеп-читләтеп сөйләп йөдәтте дә,— үзе кебек үк сәрхуш улы белән дә сугышып-тузынып бетте инде!— диде. Безгә болары ук кызыклы түгеллеген аңлап алгач, сүз кыскартмасына дипме инде, тукталып торды да, сер диңгезен җәеп салды: — Хәйруллин депутат булып сайланды бит әле! Бу марҗа әби, Хәйруллинның һәртөрле мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә кылынган сайлау алды чакыруын кулына алуы белән, телефон трубкасын күтәргән дә, теге хәбәрлектә күрсәтелгән номерны җыйган, тормышы авырлыгына, ашарына юклыкка, кузгала алмыйча авырып ятуына зарланган. Бәхетенә Хәйруллинның сәркәтип кызы бик эшлекле булып чыккан. Килеп тә җитәләр болар. Марҗа әби махмырдан ята икән дип кем уйласын. Кабыштырырына да ризыгы юк, сөенеченә, буш шешәләрен дә җыйнаштырып, улы шуларны сырага булса да алыштырырга киткән чак икән. Сәркәтип кыз, кәрәзле телефонын колак төбенә күтәрә дә, чикләвек ваткандай әмерләр генә бирә. Ул да түгел, тартма-тартма, капчык-капчык бүләк, савыт-саба, ризык-мазар күтәргән Хәйруллин үзе, Татар телевидениесе, һәртөрле агентлык журналистлары килеп тә җитәләр, уңда ялт-йолт фотосурәтчеләр эш белән мәшгульләр, сулдагылар кәгазь-каләм дәртенә чумганнар, төшерәләр, сөйлиләр, мактыйлар һәм мактаналар. Хәйруллин бер-бер артлы кабатланып хәл белешә, марҗа әбигә олы-олы бүләкләрен тапшыра. Гайса пәйгамбәрнең үзе белән очрашкандай, марҗа әби баш авыртуы һәм махмыры өянәген онытырга теләп май кояшыдай елмая. Әмма һаман да кәефе килеп җитешми. Аның канәгатьсезлеген сизенгән Хәйруллин, кесә янчыгын чыгарып, аннан бияләй кадәрле “агач” акчалар чыгарып тоттыра. Әллә чамасын югалткан чагы икәнме, әллә халык күзе һәм сүзе саналган корреспондентлар алдында затлырак күренәсе иткәнме, артыгы белән юмартланып ташлаган, утыз мең акчаны марҗа әбинең кулына тоттырган... Уразай тел шартлатты. Ышанырга җөрьәт тапмыйча, үзара карашып куйдык. Уразай, безнең сәерсенүләребезгә исе китмичә генә, сер чебене безелдеген колак төпләребезгә очырды: — Хәйруллин шушы әби белән кочаклашып та, сөешеп тә дигәндәй, фотосурәтләнә дә, эш кешесе бит, чыгып та китә. Һәммәсе аның артыннан гаип булалар. Марҗа әбинең улы да ярты баллон сыра күтәреп кайтып керә... Теге утыз меңне ике атна дигәндә, әллә кайдан түгел, Хәйруллин кесәсеннән генә төшкән бит, хәмер чишмәләренә алыштыралар... Рәхәтләнделәр инде, колакларыннан агып чыга башлаганчы кыландылар. — Хәйруллинның сурәтен икона урынына элеп куймаганнармы соң?— дип, уртага сорау салырга батырчылык иттеләр иптәшләрем. Уразай кисеп кенә ташлады: — Юк! Иконаның ни икәнлеген беләдерләр микән, әмма сайлауга марҗа әбиебез беренчеләрдән буларак йөгереп барды. Үзем күрдем. “Хәйруллин — минем депутат!”— дип, үз тирәсенә шешәдәшләрен җыеп, алар алдында кайнар нотык тотканлыгына сөенеп бетә алмадым. — Шулайдыр инде!— дип көлештек. — Шулай-шулай!— диде Уразай, безнең көлешүләргә кушылмыйча.— Ул марҗа әбинең дивар аша тавышы ишетелгән саен Хәйруллин депутат исемә төшә... Хәйруллин депутатның тегендә-монда эленеп торган сурәтләрен күргән саен, аның кемнәрнең депутаты икәнлеге хәтердә яңара... Уразай шым калды. Без машинада биш ир кеше, Казаннан Чаллыга таба элдереп маташа идек. Уразай — руль артында. Машинасын туктатты. Һава алыштырырга кышкы салкын юл читенә чыгып бастык. Ашкын машиналар чыж-выж үтә тордылар, аларга ияргән күз карашы белән бергә замана да киләчәккә таба ашыкты. Илдә бөек демократия дәверенең беренче унъеллыгы бетеп, икенчесе башланып килә иде. Егерме беренче гасыр. 13.03.04.
СӘВӘЛӘЙ ДЕПУТАТ Хикәя Марат әфәнде Бигишевны юбилее белән тәбрикләргә дип Чаллының Салих Сәйдәшев исемендәге зур мөбарәк мәдәният сараена олуг һәм кечек җыелган иделәр. Ни дисәгез дә, бәйрәм шул! Җитмешне түгәрәкләгән бу алыштыргысыз җитәкче гомере буена диярлек һәртөрле бөек төзелешләрне җитәкләгән, кечене олы иткән, олыны — кече, дигәндәй, бик тә принцип иясе зат икән. Аллаһы насыйп итсә, аның хакында бәлки берәр вакыт зурдан кубып язармын да әле. Ә хәзергә әфәндебез хөрмәтенә мактау сүзләребезне калдырып торыйк, чөнки сүз башыбыз Сәвәләй депутат иде түгелме? — Сәлам,— мин әйтәм,— Сәвәләй, хәлләр ничек? Депутат эшләре яхшы барамы?— дим, электән танышлыкка ышанып, шаярту сүзләренә күчәргә исәп тотып. — Әйдә, сәясәт турында сөйләшмик әле, кызлар хакында алышыйк!— ди бу, сүз йөгереген Шайтан коерыгына ияртеп, шаярту ягын миннән дә бигрәк үз күреп. — Бик яхшы, бик яхшы!— дим, кәеф кармагына күңел күленең сукыр шыртлакасын эләктереп.— Зилә ничек анда? Роза ханым? Тегесе, бусы? — Әйдә, дидем бит, сәясәт хакында сөйләшмибез,— дип, Сәвәләй депутат юан имән бармагын әрекмән колагына тыгып чыгарды.— Җил чыгарга итә, ахрысы, яңгыр яваргамы — колак кычыта! — Урамда кыш көне, бу егерме икенче февраль кичендә нинди яңгыр ди ул?— мин әйтәм.— Буран булугадыр! — Юк!— диде, кистереп Сәвәләй депутат.— Сәясәт хакында сөйләшмик, кызлар турында гәп орыйк! — Кызлар дип инде...— диярәк, баш чүмечендә сыегая барган фикер шулпасын кайнарлатып алдым.— Теге, җырчы Венера Ганиеваны әйтәм, Габдулла Тукай исемендәге премияне дә, халык артисты исемен дә алды инде, Алсуга да атказаганлыкны бирделәр...— дип тезеп кенә киткән идем, Сәвәләй депутат тизрәк бүлдерергә ашыкты, әлеге дә баягы симез бармагын кече тишекле борын төбендә йөретеп алды: — Сәясәт турында сөйләшмик, кызлар хакында сөйләшик! — Әйе шул,— дидем.— Нәбирә Гыйматдинованы халык яратып укый, Фәүзия Бәйрәмова да дингә кереп китте... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|