ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 29 страницаӘ язмыш бүтәнчә уйнады. Гафу итсеннәр, мин аларны куандыра алмадым, өмет агачларыннан бер генә татлы җимеш тә өздереп ашату бәхетләренә ирештермәдем. Ярлыкый күр, Ходам, ярлыкый күр! Малай чагымда башымны кыңгыр салып уйнарга өйрәнгән яшел гармуным әле дә исән икән. Аны чормадан алып төшеп, тузаннарын сөртеп, түргә үк китереп куйганнар. Килеп керүемә үк таныдым мин аны, тик кулыма алмадым. Ул ничә көннәр сагышланып, миңа бар төймәләрен бер итеп карап утырды. Бу юлы хатыным да: — Әйдә, бер сыздыр әле, Сабир!— димәде. Бәлки калада калган гармунымны бер генә кат булса да тартып карамавымны исендә тоткандыр, ә бәлки минем күңелемдәген ул әйтмичә дә аңлый торгандыр, белмим, әмма мин аңа рәхмәтле идем. Җәберләмәде, үгетләмәде, һаман да туганнар белән кайнашты. Сабантуйга да чыгып кердек. Элеккеге шау-гөр килгән бәйрәмнәр хәзер юк иде инде. Халык сәгать уннарга җыелышты, уникеләргә таралып та бетә язды. Бәйрәмнән кайткач, безнекеләр су буйларыннан йөреп килергә дип чыгып киттеләр. Мин ялгызым калдым һәм кулыма ирексездән балачагымдагы яшел гармунымны алдым. Төймәләренә басып тарттым, әмма аның тавышы юк, телләре кипкән, җаны суынган иде. Кинәт күңелем кузгалып, аны кочаклап, үксеп-үксеп еладым. Инде күптән күзләрем яшь чыгаруның нәрсә икәнлеген оныткан иделәр, тулып-тулып актылар. Бәлки бу күз яшьләре шушы гармунны тартып, дөрес булмаган тавышларын җайлаштырып газапланган, шулай колакларын бозган, моң бутаучы самими малай чакны кызганудан елгалар булып йөгереп чыкканнардыр, ә бәлки ул гармунның шул малайга көй өйрәтергә тырышкан, җаны чыккач та кабат терелгән, әмма ялгыш уйнаудан артыгын булдыра алмаганын аңлап алудан булгандыр, белмим... Хәер, тар урамнарны киң итеп гармунда уйный-уйный җырлап та уза алмадым. Март-апрель, 2004.
ҖЕНЛЕ ХӘБИБУЛЛА Хикәя
Гыйсьметдин улы Хәбибулланы сихерле лампа табар дип кем уйлаган. Хикмәтләре бар икән бу дөньяның. Байлар юкка гына гайре табигый әкиятләргә ышанып яшәмәгәннәр. Юк түгел икән шул теге җен һәм пәри итеп сөйләнелә торган нәмәрсәләр. Хәбибулла тапкан лампадагы җенне әллә ниткәннәр итеп сөйлиләр. Корсагы алтын кебек сары, ди, җитмәсә сырлы-сырлы икән. Колаклары — яшел, күзләре — утлы кызыл, борыны — кара, йоны — шәмәхә, авызы — килбәтсез. Ә менә аяклары тояклы түгел, нәкъ адәмнекенә охшаган. Менә ул ничек! Бар икән кешедә бәхет тә. Адәм булып та җенне җиккән бит. Лампасын ышкып кына җибәрә икән бу, шалт, син күр дә мин күр, җене килеп тә чыга, сары зур корсагын җиргә тидереп баш ия: — Ни боерамсыз, хан-солтаным?— дип, әмер көтеп тора икән. Хәбибулла, юньсез малай: — Дөньяның иң чибәр кызын китер!— дигән, ә теге, ике дә уйлап тормастан: — Баш өсте!— дип юкка да чыккан, ул да түгел, өч-дүрт минут та үтмәстән, бер кызны китереп тә бастырган. — Бу кем?— ди икән Хәбибулла.— Моның бер дә карарлык җире юк түгелме соң? — Нигә алай әйтәсез, хан-солтан хуҗам?— дигән аптыраулы җен.— Бу кыз хакында бөтен дөнья сокланып сөйли. Гәҗитләргә язалар, журналларга сурәтләрен бастыралар. Һәммә кеше аңа аһ итә дә ваһ, дия! Җене болай сөйләгәч, Хәбибулла бу кызны башыннан аягына кадәр яңадан күз кырые белән генә карап чыккан. Имеш, ояла, туры күзли алмый. Бер артына, бер алдына төшкән. Гомерендә бары тик Әлфияләрне, Зөлфияләрне, Гөлфияләрне генә күреп белгәнлегеннән, кая ди инде чибәр кыздан ямьсезне аера белергә, җитмәсә, исләрне генә түгел, төсләрне дә сиземләве чамалырак шул аның. Бераздан, җене белән килешеп: — Ярар, синең сүз дөрестер,— дигән Хәбибулла.— Шулай да кем соң бу кыз? Итәкләре дә бик кыска күренә. Болай, ни, чәче кара сыманрак икән, татар кызларыныкы төсле! — Кем дип, хан-солтан хуҗам, Моника бу! Әмерекәдән китердем. Импортный! Җен шулай мактанып та алган, корсагын да кашып куйган, тешләрен дә шакылдатып ыржайта елмайган. — Ничек?— дип гаҗәпләнгән Хәбибулла, үзенең биш шулпага, ике бәлешкә, биш өчпочмакка җитәрлек борынының мунча төнлегедәй тишекләрен кәкре имән бармагы белән каезлап, шунда ук икенче кулы белән пеләш башын да сыпырып алып, колак шәрифләренең тәгаен дөрес ишетүенә ышанып.— Мөлиха? — Нинди Мөлиха булсын, Мо-ни-ка!— дигән җене, адәмнәргә генә хас булганча ачулары чыгып. — Ярар-ярар!— дигән Хәбибулла, аны тынычландыргандай әйтеп.— Безгә Мөниха булса ни дә, Мөника булса ни!.. Тик кайсы төшен мактыйлар соң моның? — И хан-солтан хуҗам! Бу Мөниха, юк ла инде, Моника дигәнем, Әмерекәнең патшасы белән йоклап алган, имеш! Теге шуннан бирле акылын югалткан... — Гашыйк булган кешенең акылы китә инде ул!— дип, бик тә белдекләнеп алган Хәбибулла да, үзенең тугыз сыйныфны унбиш ел буена йоп-йомры башлы “икеле”ләргә генә укуын онытып җибәреп.— Әйтәм аны әле безнең Исламның башкаласы Гыйракны бомбага тотып интектерде, әле сәрбиләр өстенә ут яудырды! Җене хуҗасының сөйләгәннәрен тыңлап тора, әмма ни еларга һәм ни көләргә белми. Шулай авызы ачылып калган. Үз колакларына хак ишетәмме дип ышанырга да белми икән. Хуш, ярар... Шуннан Хәбибулла: — Йом авызыңны!— дигән моңа. Кая барсын, җен шунда ук әмерне үтәгән, хуҗасына карышып тора алмый шул инде. — Блин Клин белән йоклагач, каян килеп кыз икән соң ул?— ди икән Хәбибулла, бу мәсьәләдә дә үзенең хәбәрдарлыгын ассызыклап.— Укасын коймаган микәнни? — Анысын ук карамадым,— дигән җавабында җене,— кияүгә чыкмаган, шуңа гыйффәтенә шикләнмәдем! — Хәзерге заманда кешегә ышаналармыни?— дип, буза куптарган Хәбибулла.— Чоры ул түгел! Гыйффәтен карап алып кайтырга иде. Бар, илтеп куй! Күземә күрсәтәсе итмә! Җене шунда ук: — Баш өсте, хан-солтан хуҗам,— дип, сары корсагын җиргә тигәнчегә кадәр иелгән дә Мониканы алган җиренә илтеп тә куйган. Менә сиңа, җенең булса, эшләр хутта инде ул! Әллә, мин әйтәм, Хәбибуллага ялынырга микән? Малай, кара әле, эшләр болайрак тора, кырыктан узып барам, иллесе дә җитәр инде, хатын-кыз йөзен күргәнем юк, дияргәме? Өйләнергә иде бит! Миңа, анысы, гайре табигый Мөнихалар-Моникалар ук кирәк тә түгел. Яшь чак булса — бер хәл, патша кызыннан да кимрәгенә күз салмас идем. Һәм салмадым да! Хәзер ярар иде әле Гыйззебану яки дә теге, былтыр, Сарман сабан туенда бик макталган савучы Мәймүнә дә. Ну малай, аның беләкләре, ул күкрәкләре... Үзен дә бик җенле, диләр. Бишенче ирен былтыр гына күмгән. Менә шул Мәймүнә дип бәгырьләрем өзелә! “Тыңла инде, Хәбибулла?”— дияргә үзенә. Бер ярты куеп карарга. Ул да булмаса, бер сарык вәгъдә итәргә! Җенле Мәймүнәне булса да җене китереп бирсә, кулъяулык булса да бүләк итәрмен, анысыннан гына тормас идем әле. Әйе, ярый-ярый, Мәймүнә үк булмаса, кайсы да бата, болай сазап картаю яхшы түгел бит инде, кешедән оят, билләһи! Июнь, 1999. КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН Хикәя
Зәйтүн кош тоткан. Мин аны тавис дип уйлаган идем, юк икән. Кечкенә генә, чыпчык хәтле дә түгел. Әмма да инде кош! Үзе — оча, үзе — чыркылдый, үзе — сүз сөйли, ә авызыннан асылташлар коела. Шунда тотып алсаң, ул ташларның берсен, дигәнем, Әмерекә акчасына әверелә. Инде дә җиргә төшерсәң — сыер тизәгенә. Менә, малай, нинди галәмәт! Зәйтүннәргә кердем. Кошын чыркылдатып утыра бу. Ә үзе кулын аңа таба сузган. Асылташ учына төшә дә Әмерекә акчасына әверелә, учына төшә дә — ямь-яшел, өр-яңа акча! Адәм башлары төшерелгән үзләренә. Кайсы-берсе сакаллы, кайсылары — сакалсыз. Зәйтүн шуларны кесәсенә тутырып бара. Капчык-капчык җыелган, куяр урыны да беткән, кесәләре генә калган. — Сәлам!— дип исәнләшүемә борылып караган иде, идәннәренә шалт — ямь-яшел сыер тизәге. Исе тамакка узды. — Аһ, дөньяны сасыта бу, төнлә йокларга да бирми, суз кулыңны!— дип кычкырды миңа Зәйтүн.— Вакытсыз йөрисең. Чыркылдамый торган чагында керсәң бер хәл! Учымны кош авызына таба суздым. Асылташ төште дә яшел акчага әверелде. — Биш доллар!— дип белдерде Зәйтүн, үз алдына куанып.— Синеке! Тагын үрелдем. — Бер доллар!— диде Зәйтүн.— Безнең акчага әверелдергәндә — егерме биш тәңкә! Кабат кулымны суздым. — Йөз доллар!— диде Зәйтүн, минем өчен бу юлы да сөенеп.— Ике мең дә биш йөз сум. Бер сәпәйлек җыясың! Ул арада теге кошы чыркылдаудан туктады. Зәйтүн дә җиңел сулап куйды. Аннары: — Тәмам гаҗиз моның белән,— диде, идәндәге сыер тизәге кебек сасы боламыкны соскыга көрәп.— Бер ял юк, уйнарга да чыгып булмый. Азга гына калдырып китсәң дә бөтен җирне тизәккә батырып куя. Аның зарлануларыннан файдаланып, мин дә әйтеп куйдым: — Бир, булмаса, үзебезгә алып кайтып торыйм? Ял итәрсең! Киреләнер, саранланыр дигән идем, биш куллап ризалашты. Хәтта: — Тары ашат, ярма бир, су эчерт!— дип, яхшылап киңәшләрен дә бирде. Йөгереп, кош белән кайтып кердем. Ишек-тәрәзәләрне ябып, алдына тәлинкә тутырып ярма куйдым. И ачыккан икән, мескенкәем. Чукыды да бетерде, сизми дә калдым. Ә аннары соң тотынды чыркылдарга. Учымны куеп кына торам, тулды кесәләр, чиләкләр тулды, тулды карават аслары. Акчалар идәнгә дә чәчелә башладылар. Ул арада әти дә кайтып керде. — Бу ниткән галәмәт тагын?— дип тавыш чыгарды. Атай шундый инде минем, акылга — кайнар, канга — суык. Түзеп кенә тор. Кош чыркылдауга, авызыннан тәгәрәп чыккан асылташка кулымны сузып өлгермәдем, атайның башына исле сыер тизәге булып килде дә төште. Аңлатып өлгергәнче икенчесе, өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе өстенә-йөзенә шапы-шопы акты. — Ай син, малай актыгы!— дип, атай биленнән каешын суырып чыгарды да аркама чалтыратты. Идәнгә, сыер тизәгенең өстенә иләренеп барып төштем. Атай, сасы искә чыдый алмыйча: — Абзар ясап бетергәнсең!— дип, ачулана-ачулана тәрәзәләрне барып ачты. Кулын сузып: — Кил әле монда!— дигән иде, кош чыркылдап алды, учына асылташ төшерде. Ул шунда ук Әмерекә акчасына әверелде. Атай шаклар катты. Әйтәм бит, акылга — кайнар, канга — суык дип. Эшнең нәрсәдә икәнлеген шунда ук аңлап та алды. Гомере буена күмхуҗда элек таякка, хәзер таяксызга һәм акчасызга көч түгеп йөреп, долларның нинди икәнлеген күргәнмени ул? Күзләре ялтырый ук башлады. Ә кош авызыннан һаман коя торды. Акча исен тоеп өлгергән атай, кулын сузып, аның артыннан йөгерә бирде. Әле тизәккә басып егылды, әле өстәл өстенә барып менде. Йорт җиһазларын да ватып бетерде, шкафлар да ауды. Мин шунда тәрәзәне барып яба да белмәдем. Кош чыкты да очты. Артыннан өлгергәнче, күздән дә югалды. — И малай, шулай бит әле хәлләр!— дигән идем, Зәйтүн мине юатты: — Бик яхшы булган, җәфадан коткардың. Юкса аны нишләтергә дә белми идем!— диде.— Хәерлегә булсын! Әмма да атай рәхәтләнде. Әле һаман бәйрәм итеп йөри. Кесәсе тулы акча. Күргәнмени ул аны, ни эшләтергә дә белми. Әнә Зәйтүн, илтеп, макулатурага тапшырган. Миңа да шулай итәсеме соң инде? Чөнки бәласеннән башаяк! Июнь, 1999.
ХРУЩЕВ ДӘДӘЙНЕҢ ТАҖЫ Хикәя
Ничә тапкырлар ишеткәнем бар иде: имеш, ишәккә атланган Хрущев дәдәй җилдереп кенә бара икән, каршысына Хуҗа Насретдин очраган да сорый: — Бу дуңгызны кая алып барасың?— дип. Хрущев дәдәйнең аңа ачуы килгән һәм: — И ахмак, нинди дуңгыз булсын ул, ишәкне дә танымыйсыңмы әллә?— дип сүгеп тә ташлаган. Хуҗа Насретдиннең аңа исе дә китмәгән, бары тик: — Сиңа кем сүз әйткән әле, ишәгеңнән сорыйм!— дигән дә узып киткән. Хрущев дәдәй үзенең дуңгыз икәнлеген аңлаган дип белмим, кемнең үзен таныйсы килсен инде! Һәр кеше, бигрәк тә ахмаграк булган саен, хәтта әллә кем түгеллекләрен еш кабатларга яратучылар да акыллы, иң яхшы зат икәнлекләрендә шикләнергә теләмиләр. Дан-дәрәҗәгә ирешү юлы бүтәннәрнең башына басып узу аша бара. Анда күперләр юк. Бервакыт Хрущев дәдәй Әлмәт нефтен үз күзе белән күрергә килгән. Моны сыйдан-сыйга, каланчадан-каланчага алып баралар, кулда гына диярлек йөртәләр икән. Мәҗлесләренең берсен Чагылтау башына, өстәл куеп, сый-хөрмәттә мулдан кубып оештырганнар. Йә әле, янәсе, күрсен Татарстанның бай табигатен, могҗизаларына хәйран итсен! Һәм шулай булган да. Очып йөргән лачыннар биеклегеннән Хрущев дәдәй дөньялыкны биленә таянып тамаша кыла, җитмәсә тел шартлата икән. Талгын гына җиләс җил дә искәләп куйгалый. Көннең эсселеген беразга сүрелдерергә кояшның йөзен кечкенә генә болыт та каплый. Хрущев дәдәй бу хәлдә метафорик мәгънә күреп: — Мин дөньяга чыксам, кояш кадәр кояшның да балкышы сүнеп кала!— дип әйтеп куймасынмы. Янындагы куштаннары куллар чаба башлауга, каяндыр кисәк кенә җил талпынып куя да, Хрущев дәдәйнең башыннан Рәсәй күрке саналган эшләпәсен кубарып артка чөерә. Әйләнеп карыйлар, учак янында мәш килеп йөрүче Гайфулла абзыйның башына килеп тә төшә, шунда утырып та кала. Ә ул боларның аллы-артлы сүзләрен тыңлаштыргалап йөри икән. Хрущев дәдәйгә карый да: — Бәрәкаллаһ, кояш чыкты!— дип әйтеп куя. Аның бу сүзләре, билгеле инде, куштаннарның күңелен җәберли. Әмма Гайфулла абзый әйткәннәргә Хрущев дәдәйнең бик тә кәефе килеп: — Татар карты дөрес тугылый, белеп сөйли!— дип, эшләпәсен дә яхшы сүзләренә ядкәр буларак аның башында калдыра. Әмма кояш һаман күренми дә күренми. Кечкенә болыт тирәсенә башкасы җыелып, яңгыр җилләре искәләргә тотына. Хрущев дәдәйнең куштаннары: — Берьюлы ике кояш булмый,— дия-дия юанышып, Чагылтаудан килеп алган вертолетта сәфәрләрен дәвам иттерәләр. Гайфулла абзый гына: — Төшемдә падишаһ башыннан алып таҗ кигән идем, өнемдә эшләпә генә булды,— дип, артларыннан озатып кала. Әмма халык бу галәмәтне болайга юраган: — Гайфулла абзый хан булыр, падишаһ булыр!— дип. Ә ышанган идек, югыйсә. Хрущев дәдәйне алып ташлаганнарыннан соң да көтеп маташкан идек, фалы гына дөрескә чыкмады. Июнь, 1999.
БӘРӘҢГЕ БӘРӘНҖӘСЕ Хикәя Бәрәңгенең бәрәнҗәсе барлыгын белмисездер әле. Хәер, бер дә уфтанмагыз, хәзер аңлатып бирәм! Авылыбызның ике ташбашы бар. Бала чакларыннан бирле эштән гайре нәрсәне күрмичә, һаман да әти-әниләренә ярдәм итеп, җәйләрен чөгендер һәм бәрәңге басуларын эшкәртеп гомерләре үтсә, көз, кыш һәм яз айларында ихатадан чыга алмыйча мал карый, утын яра, тирес түгә иделәр. Абыйлы-энеле булсалар да, буйга-сынга бер чамадарак үзләре. Кулга — каты, телгә — туры, хәйләгә — оста, уенга бик тә хирыс исәләр дә, кеше сүзенә тыңлаучанлык күрсәтеп, сабырлыкта үҗәтлек галәмәтләре дә бар боларның. Авыл шундый җир инде ул. Йорт хайваннары белән чагыштырма итеп әйткәндә, ат холыклы кешеләре дә, кәҗә, сарык, хәтта әтәч, тавык, каз токымы адәмнәре дә бар. Искәрткәнемчә, теге ике малай, ягъни Гали белән Вәли, карап торуга төскә-биткә күз тиярлек кенә булсалар да, һаман эш белән йөкләтелгәнлекләре, ә ашаганнары ипи белән чәйдән узмаулык сәбәпле ат исемен йөртеп, бик ачу килгәннәрдә: — Чыгынлама!— дип ачулана, хәтта “Тәртәгә типте!.. Тирес чанасын аударды!.. Аякны изде!..” кебек гыйбарәләр белән аларны үртәп ташларга бер дә рөхсәт сорап тормыйбыз. Инде дә бөтенләй саруны кайнатсалар, иң кәттә сүзләрдән саналган кәлимәне чәнчәбез: — Ишәк! Моңа инде боларның эчләре кайный, җеннәре котыра. Атның ничек ишәк аталасы килмәсә — боларның да шулай. Бәрәңге бәрәнҗәсен нәкъ шушы ике ташбаш авылга тараттылар. Мөгаен үзләрен белә-белгәннәреннән бирле эшләп-эшләп тә тамаклары туймаган, дәрес укыганнарында “дүрт”тән югары билге алу хакында уйлап та карамаган, “икеле” белән “өчле”не үз күргән Вәли белән Гали чынлап торып “тәртәгә тибәргә” уйлаганнар булса кирәк. Имеш, бәрәңге бәрәнҗәсен ашаган кеше күзгә күренми башлый икән дә хикмәтләргә ирешә, ди. Галинең абыйсы Вәли аны тапкан, капкан да йоткан, хәзер кайда гына йөрсә дә адәм күзе аны хәтта шәйли дә алмый. Моны безгә Гали килеп сөйләде. Дәлилгә өлкәннәрдән ишеткән хикмәт сүзләр үзебездә дә җитәрлек иде. Динар, зәңгәр күзле, сары чәчле, гомерен су буенда рәхәт гизеп үткәрүче күрше малае, шунда өстәп тә куйды: — “Рөстәм маҗаралары”н укыганыгыз бармы? — Әйе шул! Бар-бар! Абага чәчәген ашагач, һичкемгә күренми башлаган. Шунымы әйтәсең?— Рамилнең сүзләрне элеп алып, кара күзләрен тагын да шомыртландырып, чүмеш башын артка җибәреп әйткәннәренә абыйсы Баттал кушылды: — Ә тылсымлы башлыкны?.. Аны кисәң дә күренми башлыйсың! Һәммәбезне Әлдермеш гаҗәпкә калдырды: — Бер химик шундый дару уйлап таба, эчәсең, күренми башлыйсың! “Гаиб кеше” китабында укыдым, белдегезме! — Шыттырма!— Баттал юри үртәргә ярата торган малай, Әлдермешне махсус үчекләве бу. — Хәзер китапны алып киләм!— Әлдермешнең үзсүзлелеге Галигә җитә калды: — Бар, китер! Өстергән саен йөгерергә Әлдермеш юләр түгел инде, анысы. Әмма бу юлы утырган җиреннән чынлап та сикереп торды. Яр буенда чишенеп, коенырга җыенып утыра идек. Шунда су эченнән “мелт” итеп Вәли килеп чыкты. — Алдакчылар, әнә бит ул!— дип, иң беренче күреп алган Әлдермеш кычкырып җибәрде. Вәли безнең янга таба ярга йөзеп килде. Чыкты. — Кара әле бу бәрәңге бәрәнҗәсенең хикмәтен, суга кергәнемдә мине берегез дә күрмәде, чумып чыктым, сихере бетте, куәте китте!— дип, үкенгән кыяфәт ясап әйтеп куйды.— Тагын капсам, суга кердем юк! Укытучыларны да кызык итәм әле! Мәктәпкә йөри башлагач, бөтен журналларга “бишле” тутырам. — Алдама!— диде Динар, бая әйткән сүзләреннән кире кайтып.— Тал арасына кереп чишенгәнсең дә... Шунда Вәли, аяк астында гына яткан киемнәрен алып, безгә аларны күрсәтергә теләгәндәй селки-селки киенә башлады. Бу ышандырырлык дәлилләрдән иде. Авызлар ачылып калды, Гали белән Вәли: — Киттек, әнкәй ачуланыр, әткәй орышыр, бәрәңге кырын очлап бетерәсебез бар,— дип, соңармаска тырышып, гадәтләренчә эшкә кузгалдылар. Әмма киенә-киенә, артларыннан без дә иярдек. Бәрәңге бәрәнҗәсе чынлыкта ничек булырга тиешлеген белмәсәк тә, аның гайре табигый бер нәмәрсә икәнлегенә иманыбыз камил иде. Китмәннәребезне күтәреп, күмхуҗ басуына килеп кердек. Бил бөккән Гали белән Вәлигә барып кушылдык. Бәрәңге бәрәнҗәсен тапса, ул аны безгә һичшиксез күрсәтергә сүз бирде. Менә-менә китмәннәребезгә эләгер, чүп арасыннан күренер, аны ашарбыз да кеше күзенә күренми башларбыз кебек төсле иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|