ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 31 страницаКулларым асылынып төште. Нәрсә эшләргә дә белмичә, коридор буйлап атладым. Бу вакытта берәрсе нишләп йөрүем белән кызыксынып туктатса, ул бер гаепсезне дә әйләндереп җибәрәсе идем. Әмма миндә һичкемнең эше булмады. Карыйм — “Начальник урынбасары Лукоянов Александр Дмитриевич” дип язылган ишек ачылыбрак тора. Анда ике кеше сөйләшеп утыралар. Кердем. — Кем кирәк иде?— диләр. Ә мин әйтәм: — Валентин Иванович Мастренко счетчик куярбыз дип әйткән иде, килүче-куючы газчылар булмады. Бөтен нәрсә дә әзер, диварларга кирәкле тишекләрен дә ясадык. Нигәдер күренмәделәр. — Ничек алай?— димәсенме бу адәм, тәмам борчулы кыяфәттә кәгазьләрен актарып.— Мин әмер биргән идем бит! Куйдык, диделәр. — Бәлки адресны бутаганнардыр? — Кайсы әле? — Мелитополь урамы. — Ә улмы? Иртәгә көтегез! — Юри генә әйтмисезме? — Ике сөйләшү юк!— Лукоянов адресымны каядыр язып куйды.— Шушы “наряд”ны кулларына бүген үк тоттырам. Иртәгә килерләр! Мин ышанмадым. Ышанмый кая барасың: — Ярар, көтеп карарбыз!— дидем дә чыгып киттем. Әмма мыгырдый бирдем: “Мондагыларның бер сүзенә дә ышанмыйм инде мин хәзер!” Август башының эсселеге шәһәр урамнарындагы тузанлы тонык газоннарда чикерткәләр биетте. Асфальт юллар кайнар таба булып тәмам кызганнар, чатный ук башлаганнар. Күктән тамчы да яңгыр бөртеге тамарга уйламый, болытның әсәре дә юк. Мине өйдәгеләр тагын да бу юлы мыскыллап каршы алдылар: — Алдалап кайтардылармы? — Бигрәк җебек инде син, борыныңнан тартып йөртәләр! — Булдыра алмыйсыңмы? Бу мыскыллауларга түзеп тору мөмкин түгел иде. Берәү булса, дөньясын урталай кисәр иде дә “дүрт ягым кыйбла” дип чыгып та китәр иде. Мин исә сабыр итәргә булдым. “Эһе-һеһе!— дип уйлап куйдым.— Дуслар, әгәр дә мондый хәлләрне күрсәләр, бозык күңелне яктыртырга, кискәләнгән җанны савыктырырга тырышыр, йомшак сүзләрен кызганмый юатыр иделәр!” Көн эш белән кайнашып үтте дә китте. Икенче көнне газчылар килеренә ышанычым юк иде. Иртәннән шулай ук ике кулымда да эш булды. Әмма каршыбызга бер олы машина килеп туктамасынмы! — Кемгә монда счетчик куясы? — Ул безгә иде! — Беләбез! Күрсәт! Егетләр сүзләрен коры тоттылар, эшләрен дә озакка сузар кебек түгел иделәр. Шартын туры китереп әзерләнгән барлык әйберләрне карадылар да: — Монда сезнең торба кәкрешкәләре юк икән!— дип нәтиҗә чыгардылар. — Нигә?— дидем.— Акчасын түләгән идем, анда бәясен алып калдылар бугай!— Мин аларның тел төбен аңламаган кебек икеләнгәндәй сөйләгәч, бу форсаттан файдалану ягын карадылар. — Юк, анысы кермәгән! — Алай икән...— дидем, тәмам борчылып.— Үзегез белән юкмы соң? Хакын да түләр идем. Ул кәкрешкә аларда, төзелгән “смета”сына кергәч һәм акчасы түләнгәч, бар инде, анысы! Икеләнеп аптырыйсы түгел! — Юк!— диде мыеклысы. Күренеп тора, татар егете инде ул, әмма урысча сукалагандай әйтә. — Нишләргә икән? Бәлки эзләп карарсыз, ә? — Белмим инде...— Сүзгә икенчесе, гәүдәгә тазарагы кушылды.— Бәлки бардыр да... “Әһә,— дип уйладым мин,— болар хәйләли. Акчаны чумырып сорарга маташалар!” — Күпме тора соң ул? Бәясен әйтәм! Бу сүзләремне ишеткәч, күзләренә, кулларына, йөзләренә җан керде. Газ көйләүче өч адәм, берсеннән икенчесе остарак зат, үзара карашып алдылар. — Базарда уналты тәңкә!— диде татар йөзлесе. — Ә мин очсызгарак та күргән идем,— дияргә туры килде.— Сезнең кибеттә алтыдан саталар. — Ярар алайса, шулай эшләрсең!— диделәр. — Ничек? — Алып кайт, килеп куярбыз! — Нигә алай? — Менә шулай! Сөйли белсәң — сүз, белмәсәң — имгәк! Алар китәргә җыендылар. Болай гына җибәрергә ярамый иде. — Мин бит яз буе, җәй буе көттем. Юк инде, егетләр, куегыз да, акчасын түләрмен! — Җәмгысы йөз чамасы булыр!— диделәр газчылар, оялып та тормастан, күзгә туры карап. — Ярар,— дидем.— Бирермен! — Әйдәгез, егетләр! Шулай әмер бирелде, алар эшкә дә керештеләр. Үзләрендә кирәкле барча детальләре дә бар икән, кәкрешкәсе дә, башкасы да... Ябыштырдылар, счетчикны куйдылар. Ашарга да кереп торасы итмәделәр. Ярты сәгатьтә эшләрен бетереп, коралларын җыештырдылар. Йөз тәңкәмне түләдем. “Жәлке штули!” Чәйгә дә кабат дәшеп карадым. Ә алар: — Рәхмәт йөзеннән нәрсә?— диделәр. Бер “ярты”ны чыгарып тоттырдым. Артыгыннан баш тарттылар. Эчем тулы куаныч, күңелдә — гауга, акылым — хәйран итүдә, зиһенемне вәсвәсә баскан иде. Алар китеп бардылар, мин, озатып, артларыннан хәерле юллар теләп озатып калдым. “ШТГ планы” халыкны шушы рәвешле сөендерүен дәвам итте. Җир шарында континентлар бар, илләр! Аларның һәркайсында сәясәт, күз уңында торган максат алга сөрелә һәм шул илләрнең эчендә, олы булсыннар, кечкенә, барыбер, тулы кан белән аерым империяләр яши. Ил-көндә аларның эше юк! Бу империяләрдә дә үз сәясәтләре, икътисади максатлары, кагыйдәләре чәчәк ата, аерым кануннары бар. Аларны һәр әһеле-эшчесе белеп тора һәм шулай булырга тиеш дип кабул итә. Илләр таркалалар, президентлары алышына, ул империяләрнең исемнәре генә үзгәрә. Берара тәртип кергән шикелле тоелса да, озак та үтми, кагыйдәләре, максатлары, сәясәтләре — барчасы да элеккеге кысаларына кайта, чөнки кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре һаман да искечә кала бирә. Сыналган кагыйдәләр буыннан-буынга тапшырыла, тагын хикмәтлерәк итеп яңартыла барыла. Бөек “ШТГ планы” да халыкны әлегәчә сөендерә бирә. Сентябрь-октябрь, 1999.
ИДЕЛ АКЧАРЛАГЫ Хикәя
Бер-берсен моңа кадәр күрмәгән, белешмәгән кешеләр тәүге очрашуларыннан сагыш утларында янарга мәҗбүр ителәләр икән, моны без изге мәхәббәт, тәкъдир бүләге дип атыйбыз. Янарга, мәңге янарга! Идел өсләрендә ачыргаланып кычкырган ялгыз акчарлакны күрүдән татарның бөек язучы Шәриф Камалның бәгыре сызылып, мәңгелек савытына каләме манчылып язылган повесте милли әдәбиятыбызның тарихына күз яше булып тамган да эзен калдырган. Мин дә күрдем ул кошны. Гадәти күрү бер нәрсә. Әйе, акчарлаклар Идел өстендә күп, бик күп, оя-оя. Әмма шушы кадәр мыжгыган төркем булып мәш килүләренә юлыгу берни түгел, арада ялгызларын очратуы бик авыр тәэсир калдыра. Идел акчарлагы! Акчарлак ул ялгызлык билгесе. Аны хәтта төштә күрсәң дә сагышка юрыйлар. Идел акчарлагы, ә сиңа бит бәхет кошы буласы иде! Синең дә канатларың күңелең кебек үк ак. Каерылып-каерылып очасың. Әмма җаның тыныч түгел, авазларың — авыр, иңрәп-иңрәп чыга. Нәрсә булды синең белән? Нигә ул канат очларың тормышның карасына манчылып алганнар да, гүяки сафлыгыңа, пакьлегеңә үтеп кермәкчеләр? Тәкъдирнең яман шаяртуымы, әллә инде табигатьнең тантанасымы бу? Мин ул сорауларга җавапларны күп барладым, әмма хакыйкатьнең серенә озак вакытлар төшенә алмадым. Синең гомерең үзе боларга җавап түгелме икән?
I Күз алдыма җәйге җылы көн, кояш тантанасы килә. Син авыл урамын тузанга батырып кызулаган машина артыннан йөгерәсең, кычкырасың: — Әнием, әнием, калдырма мине, үзең белән ал! Йөзең буйлап кайнар күз яшьләрең ермак-ермак агалар. Юлың өстендә яткан ташны күрмисең, аңа аякларың белән чалынып егыласың. Тезләреңне ватасың. Ап-ак күлмәгең белән тузанга чумасың. Күзләреңнән яшьләр туктамый. Тән тирең бәреп чыга. Инде шактый ераклашкан машина артыннан күтәрелеп калган авыр тузан чәчләреңә, йөзеңә, ак күлмәгеңә, ватылып канаган тез башларыңа иңә. Син туфрак белән тәмам укмашасың. Шунда яныңа килергә, кулларымны биреп, кочаклап күтәреп алырга мин дә юк... Менә артыңнан әбиең якынлаша. Орыша башлый. Аның ачулы сүзләре синең әлегә оешып та җитмәгән юка элпә җаныңны пыяладай уалдыра. “Кайда сез, кешеләр, ник мәрхәмәт итмисез?!.”— дип кычкырасың килә, әмма сине һичкем ишетми. Үз анасы ташлап киткән бала кемнәргә кирәк булсын ди? Син менә шунда дөньялыкның ачысы белән беренче тапкыр очраштың. Ә яралар төзәлә икән алар, әмма авыртулары гына йөрәккә мәңгелеккә сызылып кала. Бәлки шуңаргадыр каерылып кычкыргандай итәсең, и Идел акчарлагы!
II — Исәнме, җанашым! Исәнме, бәгырем кисәге! Ә син минем белән бервакытта да шушылай дип исәнләшмәдең. Андый сүзләрне әллә белми идең, әллә аларга ышанычың юк иде? — Исәнме, матурым минем! Синең иптәшләрең-белешләрең инде әллә кемнәр булып беттеләр, тормышка ябыштылар. Алар хәзер Җир уллары, Җир кызлары. Син генә һаман да ни күкләрдән төшеп җитмәдең, ни җирләрдә кала белмәдең, шагыйрәнә урталыкта адаштың. Сагышларыңны йөзләреңнән сыпырып алыр да суларга агызыр идем. Елама, күз яше әле беркемгә байлык һәм матурлык алып килгәне юк. Борчылма, барысы урынына кайтыр әле, кайтыр. Синең хакта: “Аның елмаюы да ялган, язгы боз сыман!”— диләр. Нишләмәк кирәк, алар — хаклы. Чыннан да сагыш аша якты елмаю мөмкин түгел ул! Дөнья һәммә нәрсәне үз урынына куя бара. Азмы булдылар борын чөеп йөрүчеләр, кеше өстеннән сөйләүчеләр? Ахырда алар да сүз һәм теләкләрендә тигезләштеләр, сабырлык һәм канәгатьлек таптылар. Гайбәтчеләрне ишеткәч, кемдер турында сөйләүләре колагыңа керүдән сәерсенсәң, бер дә аптырама һәм тел айгырын йөгәнсез итмә. Аз вакыт та үтәргә өлгермәс, яныңнан китүгә, башкалар белән андыйлар синең хәлеңне яманлыкка алып тел чайкарлар. Елмаюың сагыш аша, дидем. Бәлки миндә хаклык яисә хата бардыр, бәлки сагыш аша түгел, җәбер яки канәгатьсезлекне аркылы үтеп елмаюдыр бу? Кешеләрнең эчке дөньясын тикшерүче галим-табиплар моңа әллә кайчан җавап тапканнар булыр. Идел акчарлагы! Биек ярларга басып, Идел шавына колак куеп торасың да ниләр уйлыйсың икән? Үтенеп сорыйм, бары мине генә исеңә төшермә! Мин синең йөрәк яраң да, сагышың да, хәсрәтең дә түгел. Ә шулай да бу фәкыйрең бер-бер киңәш бирә ала икән, ул үзен шуның белән бәхетле тояр.
III Тормыш һаман дәртле агышы белән бара тора инде. Син берне уйлыйсың, ул башканы алдыңа китереп куя. Яшәү белән үлем арасында ниләр генә күрелми дә нәрсәләр аша гына үтелми. Син, ятим булмаган хәлеңдә, ятим үсәргә мәҗбүр ителгән, ерак каладан кояшлы бер авылга, әбиең тәрбиясенә кайтарып куелган бала. Бәлки әти-әниең, ялгыз башы калган әбиеңне, берүк үзләрен сагынмасын, бала багып булса да юансын, дигәннәрдер? Бәлки, бәлки... Ә бәлки бу хакта башларына да китереп карамаганнардыр? Акчарлакны төшеңдә күрсәң, ятимлек сагышыннан хәбәр дә әле ул! Идел — Татар йортының бөек дәрьясы, туган як, туган туфрактан саркып чыккан меңнәрчә чишмәләрне һәм инешләрне, елгаларны үзенә җыйган. Рух тамырыбыз кебек. Татар баласы шул Идел өстендә ачыргаланып кычкырган акчарлак сыман инде ул.
IV Син йөргән сукмаклардан, синең эзләрең җылысы калган юллардан әйләнеп уздым. Һәр тузан бөртегендә үзеңне тойдым, һәр елмайган чәчәктә сагышлы сагынудан тамган күз нурларыңны таптым, һәр хәтфә үлән төсеңне-затыңны саклыйлар кебек тоелды. Шушы тар тыкрык буйлап син каз бәбкәләрен, үрдәкләрне кечкенә инешкә әйдәп төшергәнсең түгелме? Хәтереңә китер әле: алар туктап-тукталып кала иделәр дә үз телләрендә куанышып нидер сөйләшәләр! Бер гаилә, тулы оя булып үсүләренә сөенүләрен тоймый идеңмени? Син дә алдагы гомереңне шулай булыр дип хыялланмадыңмы әллә? Бәхетле, камил гаилә булып, оя казлар кебек яшәве илаһи изгелекнең кадерле бөртеге шул ул! Мин үзем дә бу дөньяның меңнәрчә затлары кебек үк, ягъни һәрбер җан иясе сыман беренче, тәүге мәхәббәт хисләренең сөремендә калган кешеләрдән идем. Йөрәкнең кайдалыгын, җанның тән буйлап ничек кайнарланып йөгереп йөргәнлеген белдерер өчендер Аллаһы тәгалә һәр бәндәсенә шул хисләрне бирә. Алар әле тал үсентеләре кебек зәгыйфьләр, ялгыш искән җилдән дә сынып калырга мөмкиннәр. Мондый вакытта хисләреңне төендә тотмаска, чишеп җибәрергә, тойгыларыңны кемгәдер сөйләргә кирәк. Ә аның, сөеклеңнең, колагы — “саңгырау”, күзе — “сукыр”. Ул — аңламас. Җаныңа иптәш кирәк. Синең дә андый чагың бар иде. Нәкъ шундый вакытта минем күз алдымда чандыр йөзле, мең яшәгән Әбуталип пәйда булды. Киңәшләрен хәзер дә колагымда ишетәм, күңелемдә йөртәм, ул һаман да минем белән кебек. — Син,— диде ул миңа, тыныч һәм сабыр тавышы белән,— шушы тарафка аккош булып очсаң, җылы якларга барып чыгачаксың!.. Без авылыбызның өстенә борын төртеп торган Мишәр тавында идек. Түбән сыйныфларда ук танытылган дүрт тарафны да яхшы беләм. Шуңа күрә дә Әбуталипка карышып, аның белән фикер ярыштырып алырга, күрсәткәненең нәкъ кире ягында котыпка барып чыгасың дип коткы салырга, шөреп шәрифләрен бушатып карарга өлгердем. Күңел еракка ашкынып куйды. Әмма мәңгелекнең бер тамчысы буларак тәнемә иңдерелгән җан кайнарлана барган хисләремнең тезгененә басты. Мондый халәтне әлегә кичергәнем юк иде. Акылым шашынды, аранында аңа кысан иде. Һичшиксез тел бүлмәсенең йомшак ирен ишекләрен ачтырып, ак теш киртәләрендә тукталдырмыйча, сүз йөгерекләрен сикертеп чыгартмакчы иде. Күңелнең пәһлеван егетләрчә моңарчы хисләр айгырын иярләгәне булмаганлыктан, бу халәттә хәтерем шашына калды. Әбуталип минем ашкынуларымны сизенмәгәндәй үзен тотты. Тау чагылына кар оялаган кебек калынаеп күпереп торган чал һәм куе кашлары гына бераз кузгалып куйдылар. Бүренекедәй сыек яшел-сары күзләре офык сызыгына ябышып калган мамык ак болытларга төбәлгән, йөзендәге билгеләр нидер әйтеренә ишарә сыман иделәр. Ә ул эндәшмәде. Бу тынлык кайнарланырга өлгергән сүзләр табунын чыбыркы шартлатып куып йөрткәндәй тәэсир итте... — Син әле яшь,— диде ул миңа, күңелемне тынычландыру теләге белән булырга кирәк,— күргән-белгәнең дә шушы авылдан, аның урманы, җире, суы, кырларыннан узганы юк! Тагын җаным буйсынырга теләмәде. Үземне бик-бик күп белгән кешедәй тойдым, шәхесемне аның болай кимсетүе дә күңелемә хуш килмәде. Әмма ул гүяки миңа игътибар да итми кебек иде. — Хәйраның ташып чыгарга тора! Бу сүзләре тагын да ошамадылар. Тормышымның иң авыр чакларында аның киңәшчем булачагын күз алдыма китерми идем әлегә. Хәер, мин әле яшьлеккә аяк басарга атлыккан, әмма яшел килеш кала биргән егет кисәге генәмен! Әбуталипның сүзләренә колак салып торачакмынмы? Аны үзем хыялымда уйлап чыгардым, каршыма китереп бастырдым. Онытсам — юкка чыгачак ул. Миңа беркемем дә түгел! Әйе, болар һәммәсе хакыйкать. Әмма мин әлегә Әбуталипның, аны онытырга теләп кенә, шул ук мизгелдә төтен яисә рәшә кебек юкка чыкмаячагын белми идем. Хәер, аңа игътибар бирмәскә, сүзләренә колак салмаска тырыштым. Ул юк бит, тормышта була алмый дип уйладым. Аңа да карамастан, Әбуталип күз алдымнан китмәде. Һаман еракка таба төбәлеп карап тора бирде. Башындагы ак чалмасы да, кулындагы яшел таягы да, өстендәге шулай ук яшел, әмма итәк очында кара каймалы чапаны һәм ак киемнәре дә — болар һәммәсе дә хыялым җимеше иделәр. Әмма сүзләре? Аларын ни өчен ул мин теләгәнчә әйтми? Кешеләр үзләренә киңәшче эзләүчән. Бигрәк тә тормышларының катлаулы чакларында. Ярый да уй-хисләрен аңлаучыны таба алсалар! Менә шуның өчен кирәк инде ул дуслар, киңәш-табыш итәргә. Һәр адымыңны, теләк-омтылышларыңны белеп, алардан хәбәрдар булып торганнары яныңда йөрсеннәр. Менә шундыйларны аркадаш дияләр дә инде. Әгәр иренә хатыны, хатынына ире терәк түгел икән, бергә яшәүләре тормышны алып баруы шулай җиңел кебек тоелуга гына нигезләнсә, мондый гаиләләр таркалмаса да, эчке җылылыктан мәхрүм калалар. Хәер, ул вакытларда мин бу фәлсәфәне аңлап җиткерми идем, шулай да аның барлыгын тоя башлаган чакларым икәнен яшермим. Әйләнә-тирәмдә генә иде алар: бәхетле, бәхетсез, җылы, салкын гаиләләр. Безнең өйдә әткәй белән әнкәй һаман да бер-берсенә аркадаш була килделәр. Алар, бигрәк тә әнкәй, көндәлек тормышта очрап торган һәртөрле мәсьәләләрдә әткәйне үзенә киңәшчесе итә белде. Ул сөйли дә сөйли. Әткәй тыныч кына, уйланып тыңлый да тыңлый һәм нәтиҗә чыгарып бара: — Дөрес эшләгәнсең! Хәер, бу сүзләрен ул сирәк әйтә, әмма нәкъ кирәк җирендә. Әнкәй тагын да балкып китә. Йөзенә бәхетле җылылык җәелә. Сүзләренең дәвамы тагын да зар белән тула. Әнкәй үзен сөйләүгә, килеп төртелгән тормыш мәсьәләсен ничек чишәргә омтылышына, кемгә нәрсә әйтүенә күчә. Әткәй тагын да: — Дөрес эшләгәнсең!— дип нәтиҗә чыгара. Әмма кай вакытларны: — Эндәшми калырга иде!— ди. Әнкәй аптырый. Сүзенең аста калуы белән бергә сөйләгән вакыйгасы да бәлки йөрәген тырнагандыр? Әткәй белән килешми. Ә ул тагын да: — Моңа кадәресен дөрес эшләгәнсең, ә аннарысында эндәшми калырга иде!— дип аңлатырга алына. Әткәйнең менә шул “эндәшми калырга иде” дигән сүзләре, ахыр килеп, әнкәйнең җанын тәмам яралый. Ул үпкәләвен белдерә. Шуннан тынып калалар. Сүзләре бетә.
V Тормыш диңгезе чайкала да чайкала. Ул берәүләрнең язмыш көймәсен үзенең шаулы дулкыннарына ияртеп алып китә, икенчеләрнекен тыныч култыкларда калдыра, ә өченчеләренекен әйләндереп ташлый, төпкә чумдыра. Хәтерлисеңме, бәлки юктыр да, ә минем күңел сандыгында ул истәлекләр яшерен сакланып калганнар. Җәйге җылы кич иде. Август аеның икмәк исе белән аңкыган чагы. Бүген-иртәгә, авылларны гөрелтегә күмеп, игенчеләр кыр эшләренә төшәрләр. Күк йөзе чиксез йолдыз энҗеләре белән чигелгән. Син безнең авылга кунак булып килгәнсең дә, яныбызга якынаеп, велосипедларда бер көтү җыелган малайлар каршында торасың. Һичкемнең исе китмәде. Нишләп йөри икән бу дип игътибар итүче дә булмады. Без, бер йомарлам малайлар, әлегә унбер-унике яшьләрдә генә идек, күңел күзебез ябык чаклар. Ул вакытларда да авылыбызга матурдан-матур, чибәрдән-чибәр кунак кызлары килә торган иделәр микәнни? Малай-шалайлар аларга күз салуның нәрсә икәнлеген дә белмәгәнбез, искәрткәнемчә, әлегә “сукырлар” булганбыз. Каян белик ди кызларның күңел күзләре иртәрәк ачылганын? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|