ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 35 страницаVI Сафа бабайны хастаханәдән алып кайткан көнне Зөмәйрә абыстай хәл белешергә килде. Бу кадәр дә олы эшнең ахыры хәерле тәмамлануда үз өлешенең йөз дә егерме тәшкиләт дәрәҗәсеннән дә артык икәнлеген күздә тотып: — Догамнан да калдырмадым. Намазым саен исемә алдым, Сафа туган!— дип сүзгә кереште, шулар белән дәрт биреп, түр якта ак җәймәле урын-җир өстендә яткан картлачны авыру халәтеннән айнытып җибәргәндәй уятты. Нәфисә әби дә, ишек аллары тирәсендәме кош-кортларын караган җиреннән, аның тавышын абайлапмы, кабаланган хәлендә йөгереп кереп җитте. Урта ишек яңагына кыңгыр башын сөяде, колак куйды. Бу сүзләрен ишеткәч, авызына су капты. — Мине әле монда,— дип сөйләп китте Зөмәйрә абыстай, Сафа бабай янындагы урындыкка оялаган җиреннән кырын күз карашына Нәфисә әбине козгындай эләктереп алып,— ирен ачка үтерде дип авызларын сасытып йөрүчеләр дә булды. Андыйларга Аллаһының каһәре төшсен, әйе, Нәфисә!— диде. Абыстай кадәр абыстай алдында ничек инде авыз күтәреп сүз әйтергә мөмкин? Сафа карт әмма дә бик тиз арыды булыр, күзләрен йомды. — Менә, ишетеп кайттым әле,— диде, сүзенең куәтенә мәртәбә итеп Зөмәйрә абыстай,— Дөбъяздамы, Биектаудамы имче карт бар икән. Элек үзе дә духтыр булган. Атныкы, диме, адәмнекеме шунда. Бик оста икән. Кулында моның шифасы. Аллаһының рәхмәтле ул, бәндәләре арасына шундыйларны җибәрә тора. Сыпырып алгандай гына итә икән. Барыгыз, чакыртыгыз. Акчагыз — җитешле, йорт-җирләрегез — шәп. Бер сарык багышлагыз!.. Нәфисә әбинең бу сүзләрдән коты китте. Әмма Зөмәйрә абыстай һаман да сөйли бирде. Сүзенең куәте өчен мең төрле дәлилләр тапты. Аннары: — Нәфисә, чәеңне яңартасыңмыни әле?— дип, өстәл янына утырмый китмәсенә ишарә итте. Шул ук кичне Сафа бабайның хәле кабат авырая башлады. Хастаханәдән кайтартылганыннан бирле менә бүген-иртәгә аягына басар кебек иде, әмма сабыры озакка бармады. Бармаксыз калдырылган урыны да төзәлеп җиткән кебек булды, югыйсә. Әмма, карават башына ялгыш бәрелеп, ярасы ачылды, кан катыш үлеге ага башлады. Бөтен ышаныч имче чакыртуда калды. Ул исә авыруны күрмәс борын бәясен куйды, хасталык сәбәбен билгеләде. Килештеләр, кая барсыннар. Сүзләре ышандырырлык иде. Имче билгеләнгән көнгә килеп алырга кушты. Сафа бабай янына керүенә үк өшкеренә, төкеренә башлады, әллә нинди әче-төче сулар сипте, шырпы кабыннан трактор мае аталган солидол чыгарып, “Әмерекәнский бәлзәмин” диярәк, аны бик күп сарыф итте. Картлачның буялмаган җирен калдырмады. Бәясе дә көтелгәннән бишкә артты. Аның им-томы шулар белән тәмамланып, акчаны бөтәрләп кенә кесәсенә тыкты да: — Өч көннән аягына басар!— дип, олы юл чатына алырга киләселәрен белдереп, тизрәк шунда илттереп куйдырды. Эшләре бик күп икән. Сафа бабай бу галәмәтләрдән арып-талчыгып беткән иде. Төкрекләрдән, әче-төче сулардан, “Әмерекәнский бәлзәмин”нән тәмам сасып йокыга тарды. Нәфисә әби дә, капка төбендә имчене олы юлгача илтеп куярга машинасында көтеп утырган олы улы Самат та, аның янындагы кече улы Хәлил дә чын күңелләреннән ышандылар: бу хикмәтләр әтиләренә һичшиксез сихәт китерәчәк иделәр! Дәртләренә дәрман иңде. Мең рәхмәтле буларак, имчене “Жигули”да гына, тузанын да төшерттермичә, сораган җиренә илтеп ирештерделәр. — Өч көннән аяклы булыр, Аллаһы боерса!— диде, хушлашканында имче карт, тагын да бер кат белдереп.— Былтырларны кырык яшьлек Можга Сафуанының кара чирен алдым, йолкып алгандай алдым!.. Аның сөйләүләре буенча, дөньяның уң һәм сул тарафларында меңнәрчә кешеләр аның кул, төкрек һәм тын шифалары аркасында гына да аякларына басканнар, әле йөзгәчә яшәрләр сыман икән. Боларны ук ишеткәч, Самат белән Хәлилнең авызлары морҗа тишегедәй ачылып, акыллары хәйранлыкта калган. Имче, әгәр кирәксә, өч көннән килүләрен көтәрен белдереп, юл буенда үзен зарыккан машиналарга игътибар да итми, араларыннан берсенә утырып китеп тә барган. — Моның шифасы куәтледер!— дигән Хәлил, “Жигули”ен кала ягына таба куып алып киткән абыйсы Саматка фикерен белдереп.— Аның артыннан ничәмә машиналарда килгәннәр. Эшен чиратка салган инде. Безгә әле дә ярый уңайга килде!
VII Сафа бабай чыннан да, имченең әйткәненчә, өченче көн булды дигәндә аягына басардай булып уянды. Таң атып, көтүләр киткән, авылның бала-чагасы урамга сибелер чаклар иде. Хатыны Нәфисә әбине дәште. Рәхмәт яугыры, якындарак кына икән, урын-җирләрен җыештырып йөри. — Ни булды? Бәрәкаллам, әллә торам дип әйтәсеңме? Имченең килүе файда иткәндер... Кулы шифалы дигән иде, хакмы әллә? — Син, хатын,— диде, хәбәренең җиңел түгеллеген сиздерергә теләп, җавап бирмичә генә Сафа бабай,— юынып алыйк әле, су китер! — Утырып юынмыйсыңмы соң?— Нәфисә әбинең ышанычы зур иде. Менә ире аякка басар, хәтта йөреп тә китәр, дөньялары кабат түгәрәкләнер, чәенең дә тәме кайтыр. — Су китер, хатын! Монда юынсам да... — Нәрсә уйлап чыгардың тагын? Яткан җирдән кем юына инде?— дип сөйләнеп, юынгычлары торган якка атлады Нәфисә әби.— Урыннарны җыештырып бетерергә бирсә ни була? Читтәрәк торган комганга үрелде. Шунда гына һушы бозылды: “Кара әле, юынам дип, тәһарәтләнмәкче була бу!”— диде. Борынгы картларның үлем түшәгендә дә тәһарәтләнеп, ишарә белән генә булса да намаз укыганнары хакындагы хәбәрләрне ишеткәне барлыгын исенә төшерде. Кулына олы сөлге алды, җилкәсенә салды. Газ плитәсе өстендә торган чәйнегенә килде. Күтәреп карады. Суы бар, җылы булырга тиеш иде. Әле генә чәй эчелде түгелме? Комганына агызды. Карты янына килде. — Мунча керер идем!— диде Сафа бабай, комган күтәреп кергән Нәфисә әбигә зарланып.— Моның белән генә булмас. Сасып беткәнмен... Имченең төкрек һәм әче-төче суларыннан, “Әмерекәнский бәлзәмин” дигән трактор маеннан соң бүлмәдә калдырып киткән сасылыгы күңелләрне укшытырлык булып өч көн рәттән торды. Нәфисә әби дә анысына гына түзде, Сафа бабай да риза булып ятты. Әмма бүгеннән дә калдыра алмыйлар иде. — Ярар алайса, олы улыбыз да кайтам бүген дигән иде. Ягыйм мунчаны, юындырырбыз!— дип, Нәфисә әби җилкәсендәге сөлгенең башын учлап, комганнан чак-чак су аударып аны юешләде дә, картының йөзен, муеннарын сөртте. Гүяки балчыкка төшкәндәй, ак сөлге пычранырга өлгерде. Хак сүздер инде, кешегә әҗәле якынайса, суыннан уты, һавасыннан туфрагы аерыла башлый, имеш. Әмма бу хакта Нәфисә әби белми иде. Бераздан мунчасын ягып җибәрде. Сафа карт йоклап алды. Ул да түгел, ял алдыннан уллары, килен һәм оныклары бер-бер артлы каладан кайтып керделәр. Бәлешен дә пешерделәр, әтиләрен дә мунча кертеп кайтардылар, урын-җирләрен дә алыштырдылар. Сафа бабай һаман аякларына баса алмады, инде ул аларны югалта баруын, үлгәннәрен тоя, әмма моның белән килешә генә алмый иде. Әгәр дә чәнчә бармагын кисми калдырсалар иде! Табиплар эшенә катышырга ярый димени? Болар хакында да башына уйлар кергәләде...
VIII Сафа картның җеназасы салкын кыш көненә туры килде. Бер ел дигәндә Нәфисә әбинең күргән төшенең хикмәте ачылды. Үзенә уйлап йөрүе генә хаталы булды. Хәер, ул аның асылын соңгы вакытларда ачык төшенә барды, әмма тәгаен гына барыбер белеп, шигеннән арынып кала алмады. Тагын Зөмәйрә абыстай халыкны хәйран итте һәм Нәфисә әбине Сафа бабайның үлемендә гаепләп сөйләде. Ул да теге серле төш хакында хәбәрдар иде. Дәлилләр китерә-китерә юрагач, ничек ышанмыйсың? — Аларның йорт-җирләре дә шул апалары Хәнифә исемендә булган икән. Гомер буйларына аңа аркаланып, салым да түләми, инвалидның сыртын кимереп яшәгәннәр,— диде ул, җәйдән үк калган үпкәләүләрен чыгарырга тырышып, әллә кайчан булып узган вакыйгаларны яңартып. Сүзе дөрес иде. Чыннан да Нәфисә әбинең былтыр гына гүр иясе булган, аннары төшенә кергән шул Хәнифә апасы гомерен урын өстендә инвалид буларак уздырды. Бөтен йорт-җирләре аның исемендә иделәр. Гомумән дә бер аларныкы гына түгел, авылларында һәркайсының диярлек юк авыруны бар итеп күрсәтеп, җыйган байлыкларын кимлеккә исәпләтү кебек гөнаһлары совет чорында да, аннары соң да төп яшәү рәвешләренең берсе булды. Бу эшләрен яшереп маташучылар да аз диярлек. Берәүләре шулай яшәгәч, икенчеләре, беренчеләреннән үрнәк алып, башкача гомер итүне булдыра алмадылар. Болар өстенә гайбәт һәм караклык та аларда булдыклылык гамәлләре исәбендә йөрделәр. Авыл башында гына күмхуҗ биш ел буенча заманча фермалар төзетте. Бу хәл элекләрне булды. Ферма төзелешенә китерелгән материаллар төнлә белән авылга таба аяклану гадәтендә иделәр. Инде күмхуҗлары бетеп, агрофирмалар оеша башлагач, шул ук яңа төзелгән фермаларны, искеләре белән бергә атна-ун көн эчендә сүтеп, дәртләнеп ташып, кисәсен кисеп, өясен өеп, башкарасын башкарып куйдылар. Бер сүз юк, һәммәсе дә булган һәм тырыш иделәр. Зөмәйрә абыстай белән сүзгә керергә Нәфисә әбинең бу юлы да көченнән килмәде. Монысы гына тынмады, тагын сүз китте. Анысы килеп ирешелгәндә Нәфисә әби баш өянәге белән урында ята иде. Талканының корылыгы аны аягына бастырды: — Кем кабер казыган, кем кардан арчып йөргән?— дип, ачу белән кузгалып, шул сүзләренә иярә килеп, меңенче тапкырында да аларны үзгәртми кабатлап, туры Зөмәйрә абыстайларга барып та керде. Тегесе: — Сөбханаллаһ!— дип, чыгып диярлек каршы алды.— Гомерең озын икән! Нишләп әле соңгы вакытларда күренми башлады Нәсимә дигән идем. Менә бит, үз аягың белән йөри икәнсең! Кергән кешене Зөмәйрә абыстай үзе дә чәйсез җибәрә димени инде? Суы да китертелгән, шикәре дә, балы да, мае да, кала икмәге дә бар. Ялгыз башыңа чәй эчү — корсак эчен чайкау гына ул, ә менә чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә бер самавырны егуга һични җитми. Көнең дә кыскара, гомерең дә озыная! Май-ноябрь, 2004.
БИЛБАУ ФӘЛСӘФӘСЕ Хикәя
Минем яшәеш күп вакытта тыныч бер күлгә охшаган. Морес Каренча әйтсәк, урман эчендәге күл — ана куенындагы бала кебек ул! Яхшы шигырь! Мин аны беренче тапкыр радиодан ишеткәч үк исемдә калдырдым булса кирәк, оныта алмыйча йөрдем. Ул шулай йөрәк түремә бәхет-сәгадәтнең нинди икәнлеген аңлатучы хәбәр буларак кереп оялады. Мондый халәткә ирешүнең һичбер авырлыгы юк, бары тик тормыш агымыннан читләшергә, дөнья артыннан кууны туктатырга, нәфсене бугазларга һәм Аллаһының барлыгына ышанып яшәргә генә кирәк. Ургылып-дуамалланып килгән җилләр дә агач башларыннан түбән төшә алмаслар, үтеп китәрләр. Яуган яңгырлар, нигъмәт кебек, синең саф суларыңны мулландырыр. Мәхәббәтнең дә, максат һәм омтылышларның да һичнәрсә түгел икәнлеген аңларсың. Әмма үзеңне хезмәттән аерма! Һәр кылган гамәлең өчен сөен, аның нәтиҗәсе үзеңне канәгатьләндерерлек булса, димәк, бәхет инде ул! Мин шулай дип белдем. Моңа кадәр бушрак йөрткән билемнең бавын кысыбрак бәйләдем. Тырышлыкның ахыры — шатлык, булганлык дип күңелемне үстерә-үстерә, һәрбер эшкә өлгерергә ашыктым. Мине бер көн эчендә әле урман аланында печән чабучы, әле авылда йорт салучы, әле күрше салада мич чыгаручы сыйфатымда күрсәләр дә һичбер гаҗәпләнмәскә тиеш иделәр. Билем — бәйле, кысып буылган. Тырышлык — зур көч ул, тауларны күчерә! Әмма нишләтәсең, бик тырыш һәм булдыклы кешеләр дә халыкка ярап бетмиләр икән шул. Минем хакта әллә ниләр сөйлиләр дип башыма да китергәнем булмады. Бик тырышып та һаман мантый алмавымны истә тотыптыр инде, “Сычкан” кушаматын такканнар үземә. Имеш, бер дә тына белми, һаман йөреп тора. Казанганы да әллә нәрсә түгел... Нишлим, шушы кушаматым белән килештем, әмма һаман эштә булуымны белдем. Халыкның өстемнән сөйләве күңелемә тисә дә, ул хакта һичкемгә сүз кузгатмадым. Үз күңелемә чумып, дөнья йөзеннән гүяки хис-тойгыларымны, теләк-омтылышларымны яшереп, тыштан бик тыныч күренгән халәтемдә яши бирдем. “Тын күлдә җеннәр яши” дигән сүзне беләсездер! Күңелемнең ниләр кичерүен, ничекләр генә тыйсам да, җаным урын таба алмавын бер үзем генә белә идем. Моңа ул гаепле — Сәрвәрҗиһан! Аһ шул Сәрвәрҗиһанны, Сәрвәрҗиһанны! Кайчан һәм ничек күңел түремә кереп оялагандыр, тәгаен гына белә алмыйм. Аның көянтә-чиләк асып суга барулары, капка төпләрендәге коены яратмыйча, безнең турдагы чишмәгә йөрүләре бер дә юкка гына түгел сыман иде. Мөгаен миңа күңеле ятып торадыр дип саташылгандыр инде. Аның юка, вак чәчәкле аксыл күлмәген киеп, тән калкулыкларын хис өермәсе тудырырлык итеп тибрәткәләп, башына яулык чөеп, талмас беләкләрендә күзләремне чагылдырып үтеп барулары, бер генә тамчы суын да төшермичә кайтып килүләре күңелемне мөлдерәмә тулы чиләкләре хәлендә калдырып китүләре сөйләр сүзләрдән узган иде шул. Һай ул вакытларны, ниләр күрми ир-егет белән ат башы... Адәм баласының җанын хезмәт савыктыра — беләм, ә миңа ул эш сөю дигәннәре чир буларак тагылып калды бугай! Һаман җаным тына алганы, сихәтемә ирешкәнем юк. Нишләттең син мине, Сәрвәрҗиһан? “Сычкан” икәнмен, имештер... Белмәдем, төшенерлек-сизәрлек хәлдә булмаганмындыр инде. Баш буталгандыр. Күрше авылдан кардәш тиешле Сәгыйть абзыйларның уйнак күзле, кара чәчле, тут йөзле афәрин гаярь улы, яшьтәшем Гыйззәт әле велосипед, әле мотоцикл белән күренеп-китеп йөргәли, эңгер-меңгердә каядыр барып та килгәли иде. Безнең авыл егетләре усал булганлыктан, кызлар озатып маташырга аның башына килмәс, караңгылык иңүгә, кайтырга да чыга иде. Мин үзем клубка яшь үсмер чагымнан ук кино карарга йөри башладым. Әнкәй дә тыймый: — Бар, улым, апаларыңа күз-колак булырсың!— дип, үзе үк җибәргәли торган иде. Мәктәп укытучыларым ачуланып та карадылар, әмма әнкәй ягыннан тыю булмагач, аларныкын колагыма да элмәдем. Дөньяның тоткасы түгелләр әле, кешене ирегеннән мәхрүм итәргә ни хаклары бар? Әнкәй сүзе — Аллаһ сүзе кебек, ул начарга әйтмәс. Шулай диеп белдем, шушы уйларыма күнегеп үстем. Яшьтәш малайлар назланып йоклаган вакытларда мин инде яки урманда печән чаба, яисә кырда эштә була торган идем. Әткәй дә, хезмәт яратуыма сөенеп: — Хәлемдә чакта өйрәтеп калыйм,— дип, үзе белән мине ияртеп йөртә. Аның данлыклы балта остасы булуы минем дә кемлегемне үстерә, урынымны хуҗалар алдында түрдән итә. — Хафизҗан, бу малаеңның кулы эшкә ятып тора, үзең кебек булыр!— дип кешеләр сөйләнеп мине үчекли, әткәйне сөендерә торган иделәр... Дөресен әйтим, мин мәхәббәтне китаплар язу өчен генә уйлап чыгарылган бер нәрсә диярәк уйлый идем. Шунлыктан, инде җиденче хисләре уянып, кызлар артыннан чаба башлаган яшьтәшләремне бик аңлап та бетермәгән булганмын. Мәхәббәт ул, баксаң, аяз көнне суккан яшен сыман икән. Көйдереп кенә ала һәм — яна башлыйсың. Ярый әле исән калсаң! Һәм ул минем дә таза, сау, ныклы күңел имәненә китереп сукты. Урталайга ярылганмындыр кебек тойдым үземне. Күңелем тәмам көеп, кисәүгә әйләнеп калды. Янган агач җиргә ауса да череми икән ул, ташка әверелә. “Йа Ходаем, бир мидәт!”— дияр көннәреңә калганыңны сизмисең дә. Гыйшыгымның утына түзәрлек чарам юк иде. Сәрвәрҗиһанның моңа кадәр күземә килешсезлеге аркасында чалынган ни үрдәк, ни бәрәңге борыны да бик ыспай һәм матур булып күренә башлады. Чибәр икән, бик чибәр. Бит очында гына сихри миңе дә бар үзенең, сипкелләре дә нәкъ бәхет өчен чәчелгәннәр, ямь өстенә ямь биреп торалар. Юлларына чыгып, билләһи, ак җәймәләр булып җәелер идем. Эһ, кичен клубка да килсен ул, озатмый калмаячакмын! Белсен, яратканымны да яшерми әйтермен. Гыйззәт ул көнне гадәтеннән иртәрәк күренде. Капка төбенә чыгып утырдык. Җәйге ялга таралышкан сабакташлар хакында, һәрберсен диярлек барлап, сөйләшеп алдык. Һәм шунда, күземә күренәме дип торам, чәчәкле яңа аксыл күлмәк кигән Сәвәрҗиһан, көянтә-чиләген асып, каршыбыздан гына исәнләшеп узды. — Чишмәнең бөтен суын ташып бетерә инде,— дигән булдым, юри шаяртудан күңелемә ямь табарга тырышып, әмма җаным аның янәшәсендә атлый иде. — Нигә алай әйтәсең?— Гыйззәт болай гына сорап куйган кебек тоелды. Мин дә уйлап тормыйча җавап бирдем: — Үзләренең коесы бар, ә ул безнең чишмәгә йөри. Матур күлмәк тектергәннәр икән. Шуны күрсәтүе инде. Гыйззәт шым калды. Шушы рәвешле озак кына утырдык. Сәрвәрҗиһан әйләнеп кайтмады. Артыннан төшеп, үчекләнеп менәсе идем дә, дустым бит, янымда кузгалмый утыра, китәргә бирми. Кызлар артыннан чапканда кеше ияртеп йөрү килешеп бетми. Барган юлына китә дә белмәде. Шуларны уйлап өлгермәдем, Гыйззәт, Аллаһының рәхмәте, урыныннан кузгалды: — Кара әле, мин бара торыйм, күрәсе кешемне...— дип, нәрсәгәдер акланмакчы иде, күңеленә дәрт уты салдым: — Бар-бар, әллә кайчан әллүр... Исән йөр! Ә ул мин теләгән якка китте: Сәрвәрҗиһан сукмагыннан чишмә ягына элдертте. Бераздан мин дә артыннан төштем. Тыкрыктан сузылып барган сукмак, каз бәбкәле болынны үтеп, әрәмәлеккә барып төртелә иде. Бераздан тавышлары да ишетелә башлады. Сәрвәрҗиһан: — Ярар инде, Гыйззәт!— дип, тәмам дулкынланган хәлендә ялына, ә теге һаман саен әрсезләнеп: — Сагындым, тагын бер генә үбәм дә...— дия, аңа сузыла. Аларны шул хәлләрендә күрдем... Ул вакытта нәрсә хис иткәнемне үзем генә беләм: миңа бик тә, бик тә оят булды, җир ярылса, шунда төшеп китәсе идем. Бәхеткә алар шаһитлыгымны сизенми һәм күрми калдылар. Сәрвәрҗиһанның җилкәсеннән көянтәсе шуып төште, мөлдерәмә тулы чиләкләре түгелделәр. Мин таллар эченә атылдым. Юк, чиләкләреннән түгел, ул минем күзләремнән яшьләр түгелә, чиләкләр түгел, минем җаным тәгәри, хисләремнән бушанырга теләп йөрәгем шалтырап таштан-ташка сикерә. Бу кичәдә озак еладым. Таллар арасында дөньяга җыерчыклы йөзен яшермичә мәгърур карап утырган карт һәм тәбәнәк тупыл төбендә ялгызлыгым китергән бәхетсезлекне йота-йота гаҗизләндем. Кайчан йолдызлар чыкканнардыр да кояш баерга өлгергәндер, хәтерләмим. Тупыл төбендә онытылып утырдым да утырдым. Аның юан тамырлары гүя җылы куллар кебек иде. Шулар кочагында талганмын. Төннең салкыны тәнемә җиң очларыннан, ачык изүемнән үтте. Шунда гына айный башладым. Тордым. Үзем дә аңламый, нигәдер тупылга рәхмәт әйттем, йөзеннән сыйпадым һәм өйгә кайтып киттем. Инде миңа клуб та, Сәрвәрҗиһан да, аның Гыйззәте дә кирәк түгел, хәтта дөньяның да барлыгында һәм юклыгында һичбер эшем юк иде... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|