Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 38 страница




— Йа Хо­да­ем!..

Бу сүз­лә­рен­нән соң Әз­һәр­нең йө­зен ут ал­ды. Әгәр дә шу­шы кы­зы го­ме­ре бу­е­на әти­се ке­бек бер ге­нә ке­ше­гә гый­шык то­тып яшә­сә, аны ни­ка­дәр­ле бор­чу­лар кө­тәр! Ярый да ярат­ка­ны­на, сөй­гә­не­нә кия­ү­гә чы­га кал­са, ярый да аны­сы да шун­дый ук бул­са! Әгәр дә эш­лә­ре баш­ка­ча кит­сә, кы­зы сөй­гә­не­нә чы­га ал­ма­са, ярат­кан ке­ше­се: “Ага­чын­нан ал­ма­сы ерак тә­гә­рә­ми!”— дип, әни­се­нең кем­ле­ген ис­кәрт­сә, баш бор­са?..

— Йа Хо­да­ем!..

Мон­дый фикергә тө­шеп ба­тмый калу мөмкин тү­гелле­ген Әз­һәр аңлый иде, әмма хакыйкатьтә шулай булып чыга калса нишләр?..

Го­мер бул­ма­ган­ны, ул һа­ман уй­дан-уй­га үт­те, кү­ңе­ле йом­шар­ган­нан йом­шар­ды, җеп­шек­лән­гән­нән җеп­шек­лән­де.

— Йа Хо­да­ем!..

Аның бу уф­та­ну­ла­ры хә­ер­ле­гә тү­гел иде. Ни­гә шун­да ду­ла­ма­ды? Ха­ты­нын, гай­бәт ише­тү­гә, егып сал­ма­ды, изеп таш­ла­ма­ды? Нәр­сә, ул ир тү­гел­ме­ни? Баш би­реп то­ра­лар ди­ме­ни? Сө­я­ген сын­дыр­са, тө­зә­лер иде әле!

Ха­тын­нан биг­рәк Әз­һәр олы кы­зын са­гы­ну­ын аң­ла­ды. Аңа ни­чек­тер рә­хәт бу­лып кит­те. Хә­би­рә­сен шай­тан ал­ды, ярар, ал­сын да ди, әм­ма ба­ла­ла­ры бар бит аның, ба­ла­ла­ры! Алар­ның әле үсә­се, баш­лы-күз­ле бу­ла­сы­ла­ры — ал­да! Ке­че кы­зы бак­ча­га йө­ри. Аны­сы ая­гы­на бас­кан­чы ун-ун­биш ел үтеп ки­тә­чәк. Ни­чек ин­де на­ра­сы­йларын, са­бы­йларын, балаларын ке­ше туп­са­сын­да ятим итеп йөр­тер­гә бу­ла?

Әз­һәр­нең кү­ңе­ле­нә кер­гән уе, акы­лын са­вык­тыр­ган­дай, кү­ңе­лен-аңын би­ләп ал­ды. Бул­мас бо­лай, ба­ла­ла­рын алып кай­тыр­га ки­рәк аңа. Ха­ты­ны үзе­нә ка­рар, йә ия­реп ки­лер, яи­сә ка­лыр. Әм­ма ялы­нып то­ра­сы тү­гел! Ба­ла­ла­ры ке­ше туп­са­сын­да зар­лар шул, зар­лар! Ярый да ашар­ла­ры­на бул­са? Шә­һәр­гә үк ки­теп бар­ма­са­лар ни бул­ган? Алар ан­да бә­рәң­ге­не дә са­тып ала­лар шул... И юләр­ләр­дән икән шул аның ха­ты­ны, ах­мак­лар исем­ле­ген­дә­ге ке­ше икән!

Ку­нак кил­сә дә, өч көннән артыгына чы­даш­лы тү­гел­ме­ни? Ә алар, Хә­би­рә­се дә, ба­ла­ла­ры да ин­де ни­чән­че ай­ла­рын ке­ше өс­тен­дә яши­ләр.

Али­мент та җи­бәр­гә­не юк алар­га Әз­һә­ре­нең. Аның өчен суд ка­ра­ры бе­лән ае­ры­лы­шу ки­рәк, ди­ләр. Кы­зы йә улы кай­тып кит­кә­лә­гән чак­лар­да хәл ка­дә­ри алар­га ак­ча­сын да би­рә, ри­зы­гын да тө­яп җи­бә­рә ала ин­де, аны­сы... Әм­ма шу­лар­га гы­на ка­нә­гать итеп, ке­ше өс­тен­дә ки­е­ре­леп яшәп бул­мый тор­ган­дыр! Әл­лә соң ба­рып алып кай­тыр­га­мы үз­лә­рен? Ба­ла­лар кыз­га­ныч, биг­рәк­ләр дә чит-ят туп­са­лар тө­бен­дә үсә­ләр шул! Үз йорт­ла­ры бу­ла то­рып, шу­лай алар­ны каңгырата­лар ди­ме­ни?

 

XII

Әл­мәт юлы та­кыр иде. Ма­ши­на­лар йө­реп ке­нә то­ра­лар. Утырт­мый узу­чы­ла­ры юк.

Юл­лар ча­ты­на чы­гып ба­су­ы­на, Әз­һәр­не бер олы ма­ши­на алып та кит­те. Шә­һәр­гә ки­леп кер­гән­нә­рен­дә кыш­кы көн як­ты­рып бе­теп ма­та­ша, юл­лар­ны-сук­мак­лар­ны кар­дан ар­чып куй­ган­нар, ашы­гу­чы ха­лык төр­кем­нә­ре эш урын­на­ры­на се­ңеп бе­теп ки­лә иде. Ма­ши­на­дан тө­шеп кал­гач, Әз­һәр ял­гы­з башы бераз аптырабрак ба­сып тор­ды. Соң­гы ва­кыт­ла­рын­да шу­шы ял­гыз­лы­гы, бә­гы­ре­нә­чә үтеп, җа­нын өшен­де­рә баш­ла­ган иде ин­де. Шун­лык­тан үзен хәл­сез кал­ган­дай той­ды. Буш эш бе­лән йөр­ми­ме икән ди­гән со­рау ка­ян ту­ар­га өл­гер­гән­дер, бу­сы аңа икен­че кот­кы бул­ды. Аяк­ла­ры гү­я­ки ат­лап ки­тәр хәл­дә тү­гел иде­ләр. Ул дөнья чи­те­нә ки­леп чы­гып, ял­гы­зы гы­на кал­ган һәм ба­рыр җи­ре дә бет­кән ке­ше ке­бек кот­ чык­кы­сыз ха­кый­кать кар­шын­да ба­сып то­ра­дыр сы­ман үзен хис итте.

Бе­раз­дан соң аңа ба­тыр­лы­гы яңа­дан кайт­ты. Та­ныш урам, та­ныш йорт­лар янын­нан узып, ике кат­лы, олы тә­рә­зә­лә­ре бе­лән урам­га то­мы­ры­лып ка­рап тор­ган, Чу­пай та­шыннан салынган пу­лат яны­на җит­те. Аның мон­да бе­рен­че тап­кыр гы­на ки­лүе тү­гел. Шу­шын­да ку­нак­лар бу­лып, ба­җа­сын­да ни­чә кат кү­ңе­лен җуй­ган иде ул. Әнә алар­ның тә­рә­зә­се. Ут­лы. Як­ты.

Шун­да Әз­һәр­нең итәк ча­бу­ын­нан кот­кы­сы тар­тып куй­ган­дай бул­ды. Кү­ңе­ле жу ит­те: ниш­ләп ап­ты­рап йө­ри әле ул мон­да, үз дә­рә­җә­сен бе­те­реп?

Аңа тә­рә­зә якы­на­еп кил­гән сы­ман то­ел­ды. Пы­я­ла боз­ла­ры эре­гән, эч­тә­ге җы­лы­лык­ны са­ры ут як­ты­сы та­гын да хо­зур­лый, йорт җи­һаз­ла­рын ба­е­рак итеп күр­сә­тә иде. Ә өс­тәл ар­тын­да бер ха­тын уты­ра. Ал­дын­да крен­де­ле, шә­һәр ка­ла­чы, ши­кә­ре, кән­фи­те, тат­лы­сы һәм бал­лы­сы, мае, кай­нат­ма­сы мул итеп өел­гән һәм те­зел­гән. Чи­на­я­гы­на кай­нар чәй агы­зып, аны тә­лин­кә­се­нә бу­ша­тып, бар­мак баш­ла­ры­на гы­на утырт­кач һәм кү­тәр­гәч, су­ын­сын өчен­ме, әл­лә наз­ла­нып­мы, йом­шак су­лыш җи­бә­реп, ри­зы­гы­на их­лас кү­ңел са­лып тук­ла­нып утыр­ган бу кү­мәч­тәй ишел­гән ха­ным­ның үз ха­ты­ны икән­ле­ген та­нып ал­ды. Аның бә­хет­ле бу­лу­ы­на хәй­ран итеп, Әз­һәр шун­да тын­сыз кал­ды. Бу та­ма­ша ирнең йө­рә­ген кыс­ты, бә­гы­рен ук­шыт­ты. Бер­ни си­зен­мә­гән һәм бу ва­кыт­та ашау-эчү бә­рә­кә­те­нең рә­хә­те­нә чум­ган ха­ты­ны, тез­лә­рен­дә­ге ак йом­шак сөл­ге­не кү­тә­реп, аның бер ба­шы­на эле­дән-әле маң­гай һәм му­ен тир­лә­рен сөрт­кә­ләп, гү­я­ки җән­нәт­тә тә­гамь җы­ю­да иде. Ире һа­ман да ап­ты­раш­та ка­рап то­ра бир­де. Ин­де аның ни эч­кә узар­га, ни ки­ре кай­тып ки­тәр­гә те­лә­ге­нә кил­мә­де. Әл­лә яши, әл­лә үле — шу­шы­мы бар­лы­гың, адәм ба­ла­сы?

 

XIII

Адәм­дә кай­гы бе­тә ди­ме­ни? Исең кит­кән икән, и юләр! Төн ар­тын­нан көн кил­ми кал­ма­ган ке­бек, бә­хет ко­я­шы, га­ли­ба­нә як­ты­рып, бө­тен җи­һан­ны үз ко­ча­гы­на ал­ган­дай, бө­ек бер па­ди­шаһ сы­ман, дөнь­я­лы­гы­ңа гы­на тү­гел, кү­ңел йор­ты­ңа да ху­җа бу­лыр­га өл­ге­рер. Үзен мәң­ге кит­мәс дип бе­лер, бу за­ма­на­да баш­ка һич­бер өс­тен­нәр юклыктан тан­та­на итәр. Го­мер­гә шу­лай бул­ган, баш­ка­ча мөм­кин дә тү­гел. Яшә­еш­не Хо­дай тә­га­лә үзе бу рәвешкә килерлек итеп ярат­кан. Бү­тән­чә бу­лыр­га һич­бер мөм­кинлек кал­дыр­ма­ган. Аның бе­лән бә­хәс итә­се дә тү­гел, ни ба­ры­на һәм бир­гә­не­нә сө­е­неп, ки­лер көн­нәр өчен ты­ры­шып, га­мәл­дән кал­мый һәм кә­сеп­тә аш­кын­мый рә­хәт­ле бу­лу­дан гай­ре юнь бар­дыр­мы соң?

Әз­һәр үзе­нең ни ту­рын­да һәм нәр­сә өчен бо­лай уй­ла­га­ны­на хәй­ран итеп, ял­гыз ба­шы то­рып кал­ган өе­нә кай­тып кер­де. Ир­тән ягып җы­лы­тып кит­кән йор­ты­на электр утын ка­быз­ды. Кү­ңе­лен ир­ке­нә­еп кит­кән­дәй той­ды. Газ пли­тә­се­нә куй­ган чәе кай­нап чык­ты. Өс­тәл яны­на ки­леп утыр­ды, чәй­лә­де һәм, аб­зарлар­га чы­гып, мал-ту­а­рын ка­рап кер­де дә, та­гын та­ма­гын яңар­тып, эше­нә ки­тәр­гә җы­ен­ды. Күз уңы­на ча­лы­ныр­га ти­еш­ле бул­ган ар­кан-бау­ны хә­те­ре­нә ал­ды. Аны кая куй­ган­лы­гы һич исе­нә төш­мә­де. “Әл­лә бе­рәр кы­рын-ярын адәм чәл­дер­меш­ме?— дип уй­лап ка­ра­ды.— Бел­мәс­сең, чы­гып кит­кән­не ге­нә ка­рап то­ра­лар!” Әм­ма со­ңын­нан, үз ал­ды­на сөй­лә­неп, кө­леп тә ал­ды:

— И юләр, кем­гә ки­рә­ге бар ин­де аның? Алып тор­ган бул­са­лар, кер­тер­ләр әле!

Ан­на­ры җыр­ла­ган­дай итеп шың­шып ал­ды:

— “А­ра­да­гы­най юл­лар ерак тү­гел, ни­гә кил­гә­лә­ми­сең?...”

Сүзләренә кадәр җанына бик тә хуш, ятыш­лы иде, ти­рән диң­гез төп­лә­рен­нән дә ти­рән­рәк бул­ган кү­ңел төп­лә­рен­нән ише­леп чы­га­сы иде... Өз­де­ләр. Кем­дер ишек как­ты. Әл­лә бо­лай гы­на ише­те­лә­ме дип Әз­һәр ко­лак ку­еп тор­ды. Дөнь­я­лык мыш­тым калды, шулай да ише­ге ар­тын­да кем­дер бар сы­ман, гү­я­ки су­лы­шы­на ка­дәр ише­тел­гән­дәй то­ел­ды.

— Кем йө­ри ан­да? Кем ул?— дип, бер-бер арт­лы ка­бат­ла­ды Әз­һәр.

Әм­ма җа­вап би­рү­че бул­ма­ды.

Һичшиксез ан­да, ишек ар­тын­да, кем­дер бар, ке­рер­гә кый­мый то­ра — аны­сы факт. Әз­һәр дә ба­рып ачар­га ашык­мый: кил­сә­ләр — ке­рер­ләр, кер­мә­сә­ләр — ки­тәр­ләр!

Та­гын ише­ген ша­кы­ды­лар...

 

XIV

Хәс­рәт­лә­ре гү­я­ки һәммәсе берь­ю­лы юы­лып төш­те­ләр. Ишек тө­бен­дә ке­рер­гә рөх­сәт кө­теп тор­ган ке­ше Әз­һәр­нең үз ха­ты­ны — Хә­би­рә­се иде.

— Ме­нә чәй эчәр­мен дә эше­мә ки­тәр­мен дип то­ра идем. Мал­лар­ны ка­рап куй­дым. Кич­кә ба­шак би­рер­без,— ди­де Әз­һәр, ха­тын­ын­нан исән­лек-сау­лык та бе­ле­шеп тор­мас­тан. Ул үзен Хәбирәсе бе­лән ин­де бү­ген кү­реш­кән ке­бек тот­ты.

— Әл­лә ниш­ләп кү­ңе­лем жу итеп кит­те. Эш­ләр­не бе­раз бе­те­реп куй­гач, ке­реп, чәй эчәр­гә утыр­ган идем, тә­рә­зә тө­бен­дә ка­рап то­ру­чы шәү­ләң­не күр­дем. Әү­вә­ле аң­лый ал­ма­дым. Ан­на­ры хәй­ран ит­тем. Ме­нә шә­һәр күч­тә­нә­чен ал­дым да кай­тып ки­лә­се ит­тем әле! — ди­де Хә­би­рә­се, кау­ша­вын кая ку­яр­га бел­ми, йө­зен­дә бал­кы­ган ита­гать фә­реш­тә­се­нең кил­бә­тен үз­гәр­тә ал­мый­ча.

— Үз өең бит, кай­чан кайт­саң да ишек­ләр ачык, түр­дә йөр!— ди­де Әз­һәр дә, ни әйт­кә­нен тә­га­ен гы­на ко­лак­ла­ры бе­лән ишет­ми­чә.

Сүз­лә­ре шу­шын­да тө­кән­де. Алар бер-бер­сен­нән ял­гыз го­мер хәл­лә­рен со­раш­мак­чы иде­ләр. Әм­ма өзел­гән сүз­лә­ре ял­га­нып ки­тәр­гә те­лә­мә­де. Ае­ры­лы­шу ва­кый­га­ла­ры — ты­ел­ган те­ма, аңа “та­бу” кот­кы­сы мө­һер­лән­гән иде. Әгәр шун­да ял­гы­шы­лып бер сүз ыч­кын­са, ике­се­нең дә кү­ңел­лә­ре ки­те­лә­чәк икән­ле­ген әл­лә акыл­ла­ры, әл­лә кү­ңел­лә­ре бе­лән то­еп, чәй яны­на утыр­ды­лар.

Әз­һәр кыш­кы кы­зыл ко­яш ке­бек ел­мая бир­де, аңа җа­ва­бын­да ха­ты­ны да, әле яңа гы­на кай­тып ке­рү­ен, ае­ры­лы­шу га­зап­ла­рын ки­че­рү­лә­рен, адәм мәс­хә­рә­се­нә тө­шеп, авыл­дан чы­гып ка­чу­ла­рын да бер мәл­гә оны­тып, бә­хет ну­ры ту­лы йө­зе бе­лән бал­кы­ды. Әгәр дә дөнь­я­лык­та бу көн­не — фә­реш­тә­ләр җир­гә иң­гән чак, ди­сә­ләр, мо­ңа ышан­мый мөм­кин тү­гел иде. Йа Хо­дай тә­га­лә, йа Ал­ла­һы, син бән­дә­лә­рең­не бә­ла­ләр­гә ду­чар итеп сы­ный­сың да, сын­ды­ра­сың да, ан­на­ры ка­бат тор­мыш­ла­рын бө­тәй­теп, кү­ңел­лә­рен кү­тә­рә­сең!

Чәй янын­да алар сүз­сез дә бер-бер­сен аң­ла­ды­лар. Хә­би­рә­се бү­тән кит­мә­я­чәк, Әз­һә­ре дә аны һич­кай­чан үзен­нән аер­ма­я­чак иде.

— Ба­ла­лар кай­чан кай­тыр­лар соң?

Бу со­ра­вын ирен­нән ише­тер­мен дип ха­ты­ны уй­ла­ма­ган иде, ал­дан җа­ва­бын да үл­чәп куй­ма­ган, әм­ма кү­ңел кыл­ла­рын­да ят бер тиб­рә­нү куз­га­лып, бө­тен­ләй дә кау­шап төш­те, гү­я­ки акыл үл­чә­ве­нең тә­лин­кә­лә­ре як-як­ка кый­ша­еп куй­ды­лар. Чак­тан гы­на: “Ә­һә, ба­ла­лар ки­рәк­ме­ни әле си­ңа!”— дип, йө­зен як­тыр­тып нур­лан­дыр­ган иренең кү­ңел тә­рә­зә­лә­рен ва­тып таш­ла­ма­ды.

Чәй­дән соң Әз­һәр эше­нә куз­гал­ды. Ишек­не ачып чы­гу­ы­на, кү­зе­нә ки­чә кич чы­га­рып ыр­гыт­кан бау-ар­кан ча­лын­ды. Аны җы­еп алып, ки­ре кер­теп эл­де. Аны-мо­ны си­зен­мә­де­ме икән дип, кы­рын кү­зен та­бак-са­выт җы­еш­ты­рып ма­таш­кан ха­ты­ны­на таш­ла­ды. Шик­лә­нер­лек һәм уф­та­ныр­лык һич­ни дә юк иде.

— Ни­чә­ләр­гә кай­тыр­сың?

Җа­вап би­рер­гә ди­я­рәк Әз­һәр уй­га ка­лып тор­ды. Ку­лы­на ар­кан­ны җый­ды. Мон­дый со­рау­ны ул ин­де күп­тән ишет­мә­гән, шун­лык бе­лән дә, хәтта шак­тый ягым­лы ише­тел­гән та­выш­ка ияр­тел­гән ха­ты­ның сүз­лә­ре на­зын­да акы­лын җу­я­рак кал­ды. Хә­би­рә­се дә җа­ва­бын ашык­тыр­ма­ды.

— Кич­ке җи­де­ләр­дә өй­дә бу­лыр­мын! Бү­ген эш күп... Шу­лай да мун­ча як­сак иде, ар­ка да кы­чы­тып то­ра!— ди­де, ая­гын­да­гы олы итек­лә­ре бе­лән бер урын­да тап­та­нып, буш­лат төй­мә­сен әле ыч­кын­ды­рып, әле яңа­дан элеп.— Утын да кер­теп куй­ган идем бу­гай... Суы ка­тып өл­гер­мә­гән бул­са... Ягып кы­на җи­бә­рә­се!

— Ярар!— ди­де Хә­би­рә­се, үз мун­ча­сын са­гы­нуы исе­нә тө­шеп.

Йө­зе­нә җи­ңел­чә кы­зыл­лык йө­гер­де. Аның бу ва­кыт­та нәр­сә­ләр ха­кын­да уй­ла­га­нын ире кү­ңе­ле­нә кер­теп тә ка­рый ал­мый иде.

— Ба­ла­лар да кай­тыр­га әй­тә­ләр­ме соң?

Бу юлы ха­ты­ны җа­вап бир­мә­де. “Я­рар, аны­сын баш­ка юлы сөй­лә­шер­без!”— дип уе­на бер­кет­те дә, Әз­һәр эше­нә ки­теп бар­ды һәм... Җи­де­дә ди­гә­нен, сә­гать ал­ты да тул­ма­ган­да ук кай­тып та кер­де. Аны бал­кып Хә­би­рә­се кар­шы алыр­га ти­еш иде, мун­ча­лар­ны ягып, аш­лар­ны пе­ше­реп...

 

Әз­һәр өн­сез кал­ды. Аш та юк, мун­ча­сы да ягыл­ма­ган, йорт-җир кыш­кы сал­кын­лык эчен­дә иде.

— Эһ син, хай­ван, “ну-ка”!— дип сү­ге­неп куй­ды ятим ир.— Та­лап чы­гып кит­мә­сәң ни бул­ган?! Бо­лай да бир­ми идем­ме бу тү­шәк-яс­тык­лар­ны, те­ле­ви­зор­ны, са­ма­выр­ны...

Чөй­гә үрел­де, ан­да­гы ар­кан-бау­ны ал­мак­чы иде, әм­ма аны та­ба ал­ма­ды. Мо­ны­сын­нан да җил­ләр ис­кән бу­лып чык­ты. Эһ, ку­лын­да иде бит, ку­лын­да иде, бәй­ләп са­лып, ишә­се иде үзен, куз­гал­мас­лык, арт си­керт­мәс­лек итеп!

06.06.00.–11.04.04.

 

 

ШУ­ШЫМЫ ДҮР­ТЕН­ЧЕ “А”?

Хикәя

 

Бе­рен­че сен­тябрь­нең ки­леп җи­тә, җәй­ге ял­ның сиз­дер­ми ге­нә тө­кә­нә ба­руы без­нең оч ма­лай­ла­ры­ның ко­тын ала. Та­гын мәк­тәп­тә уку­лар, ялык­тыр­гыч дә­рес­ләр баш­ла­на ин­де. Ке­ше­гә әй­тер­гә дә оят­лы бу­ла тор­ган бил­ге­ләр куя баш­ла­я­чак­лар. Мин ала­рын­нан ку­рык­мыйм да кебек. “Биш­ле”­гә үк укы­ма­сам да, “дүрт­ле”­дән си­рәк ке­нә төш­кә­ләп, “көч­ле өч­ле”­ләр­не дә ал­га­лап куй­га­лыйм. Әм­ма күр­ше ма­лай­ла­ры һай ин­те­гә­ләр дә соң. Шул “и­ке­ле”­лә­ре бе­лән ап­ты­рап­лар бе­тә­ләр.

— Дә­рес — кы­зык нәр­сә тү­гел!— ди Ва­зыйх.

Мин дә аның бе­лән ки­ле­шәм:

— Шу­ны кы­зык­лы итеп бул­мый ми­кән­ни?

Дус­тым үзе­нең чик­лә­век бо­ры­ны­на күр­сә­тә:

— Мо­ның өс­те­нә күз­лек тә утыр­тырлык тү­гел, ич­ма­сам! Бе­лем­ле­рәк бу­лып кит­мәс идем­ме?

— Әнә Го­мәр­не­ке озын, аңа ка­рап ба­ры­бер күз­лек ки­мә­я­чәк!

Без өче­без дә: Ва­зыйх та, Го­мәр дә, мин дә — бы­ел дүр­тен­че сый­ныф­ка ба­ра­чак­быз. Баш­лан­гыч мәк­тәп­не бе­тер­дек ин­де!

Без­гә Тү­бән­лә­шәү һәм Са­рай­лы-Бик­мәт авыл­ла­рын­нан яшь­тәш­лә­ре­без­не ки­те­реп ку­ша­чак­лар. Ва­зыйх бе­лән ми­ңа “А” сый­ны­фы­на, Гомәргә — “Б”­га, ди. Бе­ре­без дә кар­шы тү­гел. Ни­чек те­лә­сә­ләр, шу­лай кы­лан­дыр­сын­нар, укы­ту­чы­ла­ры­быз бит алар, бе­леп-уй­лап эш­ли тор­ган­нар­дыр. Әм­ма шу­ны­сы да бар: “А” бе­лән “Б” һич­бер ва­кыт­та да дус бул­ма­я­чак. Һа­ман да алар­ны үза­ра ярыш­ты­ра­чак­лар, ча­гыш­ты­ра­чак­лар, ә без — су­гы­ша­чак­быз. Әнә Ва­зыйх­ның абый­сы Барий һәм Гапсаттарныкы Такташ та “А”­да укый­лар, ә Җа­бир — “Б”­да. Без­дән ике ге­нә сый­ныф­ка өс­тен­нәр. Җа­бир­га һа­ман да элә­гә то­ра, әле Барий, әле Такташ кы­ер­сы­та­лар үзен. Аны кыз­га­нып, элек­ләр­не бә­лә­кәй­ләр як­лый тор­ган идек, хә­зер без­нең дә “А”­да бу­ла­сы бил­ге­ләнгәч, аңа кы­рын күз бе­лән ка­рый баш­ла­дык. Го­мәр­гә дә мон­нан соң тын­гы­лык тә­те­мә­я­чәк. Без­дән ин­де хә­зер үк кур­ка баш­ла­ды ул. Нин­ди ге­нә сүз чык­са да мин Ва­зыйх як­лы бу­лып алам, ул да шу­лай эш­ли: ар­ка­даш­лык итә. Ә Го­мәр дө­рес сүз әйт­сә дә, уй­лап та бир­ми­без, ял­ган­чы­га чы­га­ра­быз. Мо­ны шу­лай ки­рәк дип абый­лар бел­де­реп үс­тер­де­ләр, баш­ка­ча эшләү ха­та­лы гамәл икән­ле­ге­нә һич­бер ши­ге­без юк.

— Әй­дә ба­лык­ка ба­ра­быз, бү­ген кы­зыл­ка­нат­лар ях­шы чир­тер­гә ти­еш! — ди­без, көн­не ни­чек уз­ды­ра­ча­гы­быз ха­кын­да ки­ңәш­лә­шеп.

Го­мәр үз ягы­на ка­е­ра:

— Юк ла ин­де... Ын­дыр та­ба­гы­на тө­шә­без. Ан­да ба­су­дан иген та­шый­лар, ма­ши­на­лар­га уты­рып йө­ри­без!

Аның тәкъ­ди­ме — ях­шы, рә­хәт­лә­неп уй­нар­га, дөнья кү­рер­гә, кы­зык та­бар­га юл ача. Кү­ңел шул як­ка ка­е­ра, әм­ма без ба­лык­ка ба­ру­ны ку­әт­ләп чы­га­быз. Ме­нә шу­лай! “А”­лар бе­лән “Б”­лар яры­шыр­лык тү­гел, бе­леп тор­сын!

Го­мәр­не “Б”­дан “А”­га кү­чер­мә­я­чәк­ләр, чөн­ки ул — Вә­ли­шин. Ә Вә­ли­шин­ны­кы­лар го­мер­гә “Б”­да гы­на укы­ды­лар һәм укы­я­чак­лар, без­нең мәк­тәп­тә аның ка­ну­ны шун­дый, баш­ка­ча бу­ла ал­мый.

Ә, әйе, тагын шунысы да бар бит: бы­ел алар­ның каз­ла­ры юләр­лән­гән иде. Ми­ңа каз бәб­кә­лә­ре сак­лар­га ту­ры кил­сә дә, Го­мәр “т­рай ти­беп” йөр­де. Инә каз­ла­ры­ның бо­лай юләр­лә­нү сә­бә­бен пы­чак ас­ты­на ке­реп чы­гу­ын­нан кү­рә иде­ләр. Имеш, әти­лә­ре Габ­дел­хак аб­зый, көз­лек­тә үк ин­де, ял­гыш­лык бе­ләнме, бу­талыпмы, инә каз­ла­ры­ның ка­нат­ла­рын ка­е­рып тот­кан да кар өс­те­нә су­зып сал­ган, үт­кен пыча­гы бе­лән му­е­нын­нан ыш­кып җи­бәр­мәк­че икән. Ярый әле “бис­мил­лаһ” әй­тер­гә ти­еш­ле­ге исе­нә төш­кән, ул ара­да ха­ты­ны Өм­мә апа аңа ябы­шыр­га өл­гер­гән:

— На­дан тә­ре, исе­рек, әл­кәш, су­кыр та­вык, инә ка­зым­ны су­я­сың бит, юнь­сез! Кем­дә бар ан­дый? Ун­биш бәб­кә үс­тер­де!

Габ­дел­хак аб­зый кү­зен тә­ре­лән­де­реп аяк ас­ты­на ка­ра­са, чын­нан да ка­нат­ла­ры ка­е­рыл­ган бу мес­кен кош — каз­ла­ры­ның инә­се икән.

Җәл­лад мәр­хә­мәт­кә кил­гән, инә каз­ны аяк ас­тын­нан азат ит­кән. Бел­мә­гән шул, алай яра­мый ул! Инә каз­ны бу­та­ган­сың, су­яр­га әзер­лән­гән­сең икән — бет­те, акы­лын­нан яза ин­де ул! Шу­лай Го­мәр­ләр­нең дә каз­ла­ры юләр­лек­кә чык­ты.

Бер-бер арт­лы олы­дан-олы кү­кәй­ләр са­ла да са­ла икән бу. Фев­раль кер­гән­дә үк баш­ла­ган, ию­ль ахы­рын­да гы­на тук­та­ган. Йөз дә егер­ме­гә үк җит­кер­гән ди­ме шун­да? Әү­вә­ле сө­ен­гән­нәр, ан­на­ры хәй­ран­нар кал­ган­нар. Ә Го­мәр­гә — рә­хәт, йод­рык ка­дәр­ле каз кү­кә­ен ашап чы­га да әл­лә кем бу­лып кор­сак ки­е­реп йө­ри, булдырган, имеш.

 

II

Шу­лай итеп, бы­ел дүр­тен­че сый­ныф­ка кү­чә­без. Әм­ма дә бер оя бу­лып өе­ре бе­лән йөр­гән ма­лай­лар­ны тә­мам ае­рып-бу­тап бе­тер­гән­нәр. Хә­зер ин­де ис­ке дус­лар бе­лән төр­теш­кә кү­чә­чәк­без. Ә шу­лай да без әле­гә дус­лар, бер­гә йө­ри­без, әм­ма кы­рын-кы­рын ка­раш­тыр­га­лап та куй­га­лый­быз: “Б”­лар­га ыша­ныч юк, имеш.

Дө­нья­лык гү­я­ки яра­ты­лы­шын­нан бир­ле дус­лык һәм дош­ман­лык­ка гы­на ко­рыл­ган сы­ман. Әнә без­дән юга­ры­рак­лар та, яшь­лә­ре һәм буй­ла­ры, көч­лә­ре һәм хәй­лә­кәр­лек­лә­ре үз­лә­ре ке­бек үк зур бу­лу­га ка­ра­мас­тан, бер­лә­ре­нә икен­че­лә­ре дош­ман­лык итә­ләр, төр­кем-төр­кем бү­ле­не­шеп баш­лан­ган уен­на­ры ахы­рга таба төр­те­шү, хәт­та кый­на­шу бе­лән тә­мам­ла­на. Хәер, кечерәкләрнең дә шу­лай ин­де ул, аны­сы, яше­реп то­ра­сы тү­гел. Әм­ма без алар ке­бек үк тү­гел, кан­га ба­ты­шып бет­ми­без. Әл­лә, үс­кәч, шу­лар ке­бек бу­лыр­га ту­ры ки­лер­ме?

Элек­ләр­не Го­мәр бе­лән Ва­зыйх дус­лар иде­ләр. Кая бар­са­лар да бер­гә йөр­де­ләр. Го­мәр­нең әти­се күм­хуҗ фер­ма­ла­ры ти­рә­сен­дә төр­ле җай­лан­ма-ко­рыл­ма­лар­ны ка­раш­ты­ру­чы ме­ха­ник­лар­дан исәп­лә­нә. Һа­ман да уры­ны — ат ар­ба­сын­да, ул ан­нан тө­шеп тә тор­мый бу­гай. Кай­ва­кыт төн­нә­рен дә шун­да гы­на йок­лый. Ар­ба­сы да киң, олы. Аты да та­за. Фер­ма­лар­да­гы ме­ха­низм­нар эш­лә­вен эш­лә­ми­ләр ин­де, аны­сы. Кү­гә­реп, ва­ты­лып, җи­ме­ре­леп бет­кән­нәр. Әнә был­тыр, сы­ер са­ву­чы­лар­га ком­му­низм бу­ла­ча­гы­на дә­лил итеп хик­мәт­ле үзсау­гыч­лар кай­тарт­кан иде­ләр. Чи­ләк­лә­рен электр­га гы­на то­таш­ты­ра­сы икән. Шун­да ук сы­ер­лар­ны са­вып куя, ди. Шун­дый да ап­па­рат, имеш­тер, га­җә­еп­ләр дә ях­шы, нәкъ әм­ере­кән­чә икән. Ни хик­мәт, шу­ны көй­ләп ку­яр­га гы­на те­лә­мә­де­ләр. Ын­дыр та­ба­гы­ның поч­ма­гын­да агач тарт­ма­лар­да кыш чык­ты, җәй­гә тар­алып төш­те­ләр. Шө­реп­лә­рен, ка­лай­ла­рын, ти­мер­лә­рен ки­рәк са­ен ала-бо­ра тор­гач, чә­че­леп үк бет­те­ләр. Әле дә кү­гә­ре­шеп ят­кан әй­бер­лә­рен шул ти­рә­ләр­дә оч­ра­тыр­га бу­ла. Ти­мер-то­мыр җы­ю­чы пи­о­нер­лар алар­ны мәк­тәп ише­гал­ды­на да сөй­рәп ки­тер­гә­лә­гән иде­ләр, Габ­дел­хак аб­зый та­выш чы­гар­гач, уры­ны­на ки­ре илт­кән­нәр бу­гай. Ва­зыйх әй­тә:

— Кай­та­рып ку­ю­ла­ры­на, ишек­лә­ре, улак­ла­ры, чи­ләк­лә­ре ко­е­лы­шып төш­кән­нәр,— ди.

Әм­ма Го­мәр­гә бу сү­зе оша­ма­ды:

— Юк сүз!— ди­я­рәк ки­ре как­ты.— Әти дә шун­да бул­ган... Ни­гә ки­тер­де­гез, ди­гән. Ба­ры­бер эш­кә яра­мый­лар ин­де бо­лар дип ачу­лан­ган. Юк­ка ин­тек­кән­нәр! Ме­тал­ло­лом­га “уптым илаһи” тө­яп җи­бә­рә­се­ләр...

Мо­ңар­чы ба­шын гы­на ка­шып утыр­ган күр­ше ма­лае, без­дән бер яшь­кә ге­нә тү­бән Га­мир яныбызга килеп утырды. Ия­реп йө­рү­е­нә әле­гә бер-ике ге­нә көн бу­лу­ын оны­тып җи­бә­реп, зур­лар ара­сы­на ке­рә­рәк сүз­гә үк ке­реш­мә­сен­ме!

— Кү­тә­мә­ле авы­лын­да шун­дый ап­па­рат­ны җай­лаш­ты­рып куй­ган­нар. Са­ву­чы хал­кы рә­хәт­лә­нә, ди. Сөт­ләр чиш­мә бу­лып ага икән алар­да!

Га­мир дө­ре­сен сөй­лә­ми кал­мас. Бе­рен­че­дән, укы­ту­чы ма­лае ул, әти­се мәк­тәп­тә хез­мәт дә­рес­лә­рен алып ба­ра, икен­че­дән, ял­ган­нар­га аңа ир­тә­рәк әле, абый­ла­рын узар­га ха­кы юк!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных