ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 40 страница— Бир, сәпәеңне тотып торам!— диде энесенә Такташ, көтелмәгән җирдән хезмәтен күрсәтергә җыенып.— Бар, йөгереп кенә үзеңә дә кабартма алып чык, юкса өйдәгеләр ашап бетерәчәкләр! Мондый хәлнең әлегәчә алар арасында күренгәне юк иде. Такташка акыл кергән диярәк безнең авызлар ачылдылар. Хәйран идек. Әмма Гапсаттар гына шиген яшерә алмады: — Алдыйсыңдыр әле! Соңгы кабартманы эләктереп чыккансың да... — Кайт та кара, бик кирәге бар иде менә!— Такташ кабартмасының соңгы кисәген йотты.— Әллә тагын берне алып чыгарга инде?— диде. Аннары баш түбәсен кашып куйды, энекәшенә әмер бирде: — Бар, миңа да тагын берне сора! Бу юлы Гапсаттар аның кармагына эләкте. Сәпәен абыйсына калдырды да: — Мин хәзер!— дип, өйләренә таба йөгерде. Ул капкалары артына кереп чумуга, Такташ тиз генә сәпәйгә атланды да, утын челт кенә итеп кабызып, син күр дә мин күр — юкка да чыкты. Гапсаттарның чыннан да алдануын шунда гына аңлап алдык. Такташ үзенең сәпәен ике-өч көн генә элегрәк сүтеп ташлаган иде, җыеп, йөретер хәлгә дә китерә алганы юк. Ә энесенеке — майланган, ясалган, көйләнгән, бер-ике генә әйләндерәсең, авыл башына барып та җитә. Гамир белән Вазыйхны да йөрергә өйрәтеп аптырады әле, әмма һаман остарып җитә алганнары юк. Гапсаттар алардан көн дә көлә: — Мин,— ди,— сәпәйгә беренче утыруымда ук йөреп киттем! Алдый. Өйрәнерсең алай җиңел генә! Аллаһының бирмеш көне килеп җиткәндә дә бәхетең узып китәргә мөмкин, сәламен дә бирмичә. Гапсаттарның буе да бар, анысы, Гамир белән Вазыйх ише генә түгел, алардан ике башка калку ул. Бер кормалар булсак та, әткәй әйтмешли, төрле агач җимешләре шул без. Такташ сәпәйдә сызды, ул арада Гапсаттар да урамда күренде. Кулында ике кабартма иде. — Абый кая?— диде ул, шунда ук хәйлә тоткыны булуын аңлап алып.— Сәпәйне урлап качтымы? — Ай күрде, кояш алды!— диде Вазыйх, әлегә күк йөзенә айның чыгарга өлгермәвен, кояшның югалып бетүен, кичнең иңә баруын да исәбенә алмыйча. — Бүген дә ай чыгармы икән?— дип Гамир әйтеп куймасынмы, күзләрен күрсәтә башлаган йолдызларга таба күтәрелеп карап.— “Чулпан” калыкты инде! — Кая?— диде Гапсаттар, умырып кабартмаларын сыта-сыта.— Әллә безнең Гамир йолдызларны таный башлаганмы? Бу мәсьәләдә дә кем-кем, әмма Гапсаттар белән ярышып булмый иде. Ул бихисап йолдызлар арасыннан “Чулпан”ны гына түгел, әллә ниндиләрен, кеше колагы ишетмәгәннәрен дә әйтеп бирә ала. Башкалар белгән “Чүмеч йолдызлыгы”н да ул “Олы җидегән”, ди. “Кечесе”н дә белә, “Казык йолдызы”н да. Имеш, бөтен йолдызлар да шул “Казык йолдызы” тирәсендә бауга бәйләнгән бозаулар кебек, төнге күкнең болынында утлап, әйләнеп йөриләр икән, ычкынып китә дә алмыйлар. Шуңа күрә дә аны кайбер якларда “Тимер Казык йолдызы” дип үк атыйлар, ди. — Абыйның кирәген бирәм!— диде Гапсаттар, майлы кабартмасының берсен иптәш малайларга сузып.— Монысы — сезгә, абыйга — “кәҗә тоягы”! Белә идек, Такташка көч җитә торган түгел. Уйнап кына төртешкәндә дә кызып китә һәм изеп кенә ташлый. Гапсаттармы инде аның кирәген бирәчәк? Кулын күтәреп карасын, абыйсы аның “авыз иләге”н ишеп ташлаячак, яки “ипи шүрлеге”н кузгатачак. Менә әйләнер дә килер дигән идек, Такташ күренмәде. Гапсаттардан гайре һич кайсыбыз бу мәсьәләдә борчылмадык. Абыйлы-энеле икесе генә хәл итә ала торган эштә безнең ни катнашыбыз бар инде? Ул арада күктә айның борын чите күренде. Менә хәзер йөгереп тауга менсәк, аның түбәсенә утырып, галәмне бер әйләнеп чыга алырбыз сыман иде. Шунда Вазыйх һәммәбезне шаккаттырды: — Әмерекәннәр нишләп йөриләр икән анда? — Кайда?— дидек бераздан, аның нәрсә хакында әйтүен аңларга теләп. — Айда!— диде ул.— Кичә әмерекәннәр ракета белән айга менделәр, белмисезмени? — Биш былтыр булды түгелме соң ул хәл? Вазыйх безне ишетергә дә теләмәде, үзенекен сөйли бирде: — Алтын эзлиләр, ди, дегет! — Нишлиләр икән алар аның белән?— Гамирның бу соравы урынлы иде. — Әмерекәннәр — капкорсак, туя белмиләр инде алар. Торба сузачаклар, ди, айдан җиргәчә, үзләренең илләренә агызмакчылар! Кайдан белә бу Вазыйх һәммәсен дә? Айда алтын-көмеш тә күптер инде ул, энҗе-мәрҗәннәр, алмазлар белән түбәсе түшәлмәгәнме икән? Әнә бит — ялтырап тора. Ну бу әмерекәннәр, бигрәкләр дә афәрин халык инде. Айга да менеп җиттеләр, байлыгын да ала башлаганнар! Дөрес, безнекеләрнең дә “Луноход”ы йөреп төште анда. Айның туфрагын да алып кайткан, диләр. Тик нинди икән аның туфрагы — бернинди хәбәр юк. Хәрби сер, диләр. Хәрби сер булырлык ние бар икән инде аның? — Дегет артыннан йөрмәсләр, булмас!— диде шунда Гапсаттар, һәммәбезне шаккаттырып.— Әнә, бездә янып ята ул, түгелеп, чәчелеп! Алар... Ул хаклы иде. Мин үземне белә-белгәнемнән бирле бөтен басуларыбыз, чокыр-чакырлар, елга-күлләр дегет белән тулы. Әле көтүдән сыер-сарыклар аңа чумып кайталар, әле казлар-үрдәкләр су буеннан аңа батып кайталар. Бетә торган нәрсә булмады ул. Су да кереп булмый торган иде, Минзәлә елгасын кап-кара итеп, тәмам каплап дегет ага иде. Ярый әле соңгы елларда бу хәлләр азайды, инешләрдә балыклар да ишәйде. Гапсаттар әйтәсен такылдап бетермәгән иде, без аның дәвам итүен көттек һәм: — Нәрсә алар?— дип сорадык. — Алар-р...— дип сузды ул.— Зөһрә кызны айдан алып төшәргә менгәннәр. — Алдалый!— диде Гамир, шунда ук эсселәтми-суытмый, Гапсаттарның сүзләрен аста калдырып.— Нинди Зөһрә кыз айда булсын ди? — Әллә белмисең? — Гапсаттар шунда ук элеп алмакчы һәм сүзләрен егып салмакчы.— Әнә, күрәсеңме, ике чиләге, көянтәсе, Зөһрә кыз үзе — җиргә карап сагышланып тора! — Айның борыны белән күзләре ул!— диде Гамир, бер дә сүзләренең билен бирергә теләмичә.— Безгә карап тора! Күрмисеңмени? Аптырашта калабыз. Чыннан да, бер карасаң — айның күзләре, борыны да бардыр сыман. Гапсаттар да алдамый кебек: чиләкләрен күтәргән Зөһрә кыз басып тора! Андый әкият тә бар әле. Ничек анда барып эләккәне хакында өлкәннәрдән ишетеп белгәнебезгә күрә, монысына да ышанасы килә! — Таптыгыз сүз!— диде Гомәр, гомергә мыштым гына утырган җирендә теленә сүз килүдән авызын ачып.— Айда Зөһрә кыз да юк, башкасы да. Болар — әкият! Ул борын, күз дигәннәре дә — белмим инде! — Әмма әмерекәннәр бар!— дип, Вазыйх шунда ук кистереп куярга өлгерә.— Әнә, күрәсезме, йөгерешеп йөриләр! Безнең карап утырганны сизделәрме икән? — Юк,— ди Гапсаттар.— Бездә — караңгы, күрмиләр! Ут яндырып карасалар гына инде! Хәйран калабыз. Ну бу Гапсаттарда баш, әллә ниләрне хәтерли, әллә нәрсәләрне белә! Озак та үтми, урам башында ялгыз ут күренә. Аның Такташ булуында бәхәс юк. Рәхәтләнә Гапсаттарның сәпәендә. Дустыбыз без утырган капка төбендәге эскәмиядән шунда ук сикереп тора. Исәбе — абыйсын эләктерергә. Юлына аркылы чыкмакчы. Ул арада сәпәй килеп тә җитә. — Кит, егасың!— ди, бер кыз чәрелдәп кычкырып. Гапсаттар читкә атылып өлгерә, сәпәе узып китә. — Кем булды бу? Гапсаттарның соравына Вазыйх җавап бирергә алына: — Асфальт яныннан, Сәкинә әбиләргә кайткан кунак кызы! Абыең шулар тирәсендә әйләнә инде. Болай булса, сиңа көн бетә. Тиздән килен алып кайтачаксыз! Сине торырга мунчага куып чыгарачаклар! Холкың да начар... — Әйе, бик чыкты ди монда! Үзләре торсыннар мунчада. Миңа өйдә дә бик ярыйсы әле!— Гапсаттарның йөрәк маен әрнеш тозы эретә. — Туйга чакырасың инде!— Гомәр үртәүгә күчә.— Бар, кайтып, әниеңә әйт... Килен төшерергә җыенсыннар! Әмма аптырыйсы юк. Такташны быелгы җәйдә генә дә әллә биш кат шулай “өйләндердек” инде. Әле егет булып өлгермәгән, үбеш-кочышта әкәмәт тә маһир инде үзе. Шулай шул, нишләтәсең бит, Такташның күрке бар, буе-сыны. Хәтта Барий да алай ук түгел, безнең чамарак кына. Дустыбыз урынына мыштым гына килеп утыра. Әллә үзенең мунчага куып чыгарылуын, туй хәстәрендә йөгереп йөриячәген хәтерендә тугылый, әллә инде бөтенләй дә һичнәрсә уйларга белми? Гапсаттар да телсез калыр икән!
VI Иртән Вазыйхны уятырга онытканнар, әмма аягына бастырганнар һәм су буендагы болынлыкка бозау бәйләргә төшереп җибәргәннәр. Инде бер сәгать үткән, ике... Юк та юк икән бу. Әнисе аптыраган. “Кая йөри икән шушы юньсез улым?”— дип, аны эзләп урамга чыгып та кергән, болыннар ягына да күз салган, ә малай — күренми. Бозавын бәйләп куйган, анысы. Тыз-быз очып йөренгән чебен һәм кигәвен ишеләрне коерыгын болгап кына куркытып, кугалап, яшел хәтфә үләнлектә, җылы кояш нурларын тәненә сеңдереп кенә рәхәтләнеп ята, аңардан: — Вазыйх абыең кайда йөри?— дип сорасаң, белсә дә әйтми инде ул. Дустының югалуы хакындагы хәбәр Гапсаттар колагына да барып ирешкән. Имеш, Вазыйхны су төбеннән эзләячәкләр, ди, әгәр дә бүген кичкә кайтып килмәсә. — Йокылы-уяулы гына төшеп киткән иде, хараплар иттек улыбызны!— дип елый икән әнисе. — Балаларымны бер дә карый белмәдең инде!— дип ачулана аны әтисе. Бу хакта ишеткән Гапсаттарның авызы ерылды, колак артын кашып алды, өлкәннәргә: — Булмаганны,— диде, шаккаттырып.— Суда батмый, утта янмый торган малай ул! Балык кебек йөзә, таш кебек катып кала! Ышандылар. Гапсаттармы инде сүзен аста калдыручы? Беразга тынычландылар. Шулай да: — Кайда йөри икән ул малай актыгы?— диделәр. — Үзе генәме?— дип уйга калды Гапсаттар.— Гамир беләндер ул, йә Гомәргә ияргәндер... Шунда әниләрнең башлары эшләп алырга өлгергән, өйләренә таралышканнар. Урамнар ике-өч минутка бушап торган, тагын йөгерешеп чыкканнар. Гапсаттардан гайре өйләрендә һичберсенең уллары юк. “Бу ни хәл икән?”— дип, һәммәсе утлар йотып, балалары кайтып керүен ярты көнгәчә көткәннәр. Өйлә дә узып киткән. Тагын Гапсаттарга килгәннәр. Кичә абыйсы Такташ ватып кайтарып аткан сәпәен көйләп-рәтләп маташа икән бу, өлкәннәрне тыңлап торырга вакыты юк. — Безнең малайлар кая? Гапсаттарның аларга колак куярга исәбенә дә килми инде, һаман эше тыгыз, шулай да башын күтәрми генә җавап бирә: — Урманда! — Нинди урманда? — Безнең урманда түгелләр инде һәрхәлдә,— дип җавап бирә Гапсаттар, кара майлы кулы белән тирләгән маңгаен сөртеп, тәмам корымга буялып беткәндәй кыяфәтендә калып. Авылның тау ягында, көнчыгыш тарафына таба зур урман була торып, көнбатышында, шулай ук өч чакрымнардан ерак түгелдер, Күтәмәле урманы, Куҗак авылы башында тагын бер урман, арырак, бу яккарак килеп, Әлмәт юлы өстендә Ирекле урманы, Байларныкы, аннан арырак — Гөлбакча урманы. Кыскасы, урман да урман. Гөлбакчаныкы шомыртка бай, Күтәмәленеке — чикләвеккә, башкасы — җиләк-җимешкә, ягъни һәркайсында үз сые җитәрлек. Ә үз авылыбызныкына килгәндә, һәммәсе дә бар. Әмма малай-шалайны ерак урманнарның нигъмәтләре кызыктыручан, үзләренә чакыручан була. — Кайсында соң алар? — Гөлбакчаныкында! — Кем аларны анда җибәргән? — Белмим! — Нигә сорап китмәгәннәр? — Сорасалар, җибәрер идегезме? — Юк, юләрләнеп йөрмәсеннәр әле! Гапсаттар ул арада сәпәен көйләп бетерә дә, шуңа атланып, әниләре яныннан әллүр, җиле дә калмый. Бусы да иптәшләре артыннан олакты инде моның дип уйларга да өлгермиләр, әйләнеп кайтып та җитә. — Син нигә бармадың соң?— диләр. — Һе-е,— ди Гапсаттар,— әллә мине юләргә саныйсызмы? Чикләвеккә — иртә, шомырт инде коелып бетте. Бу вакытта урманда гөмбәдән гайре һичнәрсә табып булмый! Әниләренең авызы ачылып кала. Тагын Гапсаттарның сүзләре өстенгә чыга. Ни мактый, ни ачулана алмыйлар малай актыгын. Өлкәннәр үзләреннән акыллырак булган балаларны яратмыйлар алар, андыйларга бары тик ачулары гына килә. — Безнең балалар белән барсаң, яхшырак түгел идеме?— диләр, иптәш малайларының әниләре.— Ул ахмаклар анда буталып йөргәнче, синең артыңнан калмас иделәр. Адашып аптырамасалар ярый да инде! Әтиләренең кайсылары машиналарга, берләре мотоциклларга төялешеп, малайлары артыннан Гөлбакча урманына да, Ирекленекенә дә барып кайталар. Таба гына алмыйлар үзләрен. — Әллә бүре ашаганмы боларны!— дип, Гомәрнең әнисе елап ук җибәрә. — Урманнарда качып ятучы качак-юлбасарлар кулына төшеп, хараплар гына булмадылармы?— дип кушыла аңарга Гамирның әнисе. Аларга хәйран калып торган Гапсаттарның әнисе дә “суган суы сыкмакчы” икән, әмма тыелып калган, чөнки бер улы — монда, ә Такташы су астыннан да коры чыгачак! Әмма, әйе, чыннан да сүзләре хак булса, бүре авызында, яисә юлбасарлар кулында малайлары калып, алардан мәхрүм ителсәләр? — Суга төшеп кенә харап булганнардыр!— ди һаман да Вазыйхның әнисе, болай да ачылган яраларына тоз сибеп. Менә үкерешә әниләре, менә аптырый әтиләре. Гапсаттар гына, урам башына күрсәтеп: — Әнә кайтып киләләр!— ди. Һәммәсе дә шул якка борылалар. Малайлары, быдыр-быдыр сөйләшеп, исән-имин, олы эш кырган кешеләр төсле чыннан да югары очтан төшеп киләләр. Әниләре: — Кайларда бу гомергәчә йөрдегез, юньсезләр!— дип, аларга ташланалар. Кайсының колагыннан сөйрәп, кайсының артыннан чыбык белән куып, ишек алларына, өйләренә алып кереп китәләр. Авыл очы малайлар чинашына күмелә. Ул да түгел, әле капкаларыннан Гомәр атылып чыга, әле — Гамир, әле — Барий, әле — башкасы. Ә Вазыйх күренми. Бераздан әти-әниләр тынычланалар, балалары да чинашулардан туктыйлар, качып яткан җире — кычыткан һәм әрекмән араларыннан чыгалар. Тамаклары — ач, бичаракайларның. Сыер да ашаган улагы янына кайта, дигәндәй, болар да берәм-берәм, өстәл янына якынаерга дип инде, ишек тоткаларына ябышалар. Чакырып алуларына өметләре зурдан. Ә Вазыйх һаман юк. Аның әнисе, хафаланып, әле берсенең, әле икенчесенең капка төпләренә килә, өйләренә уза. — Минем улым адашып сезгә кермәдеме?.. Әй лә инде, ул кадәр сарык дигәч тә... Сезнең малайлар белән түгел идемени? Барий кайтты, Вазыйх — юк! Минем малай кая?— дип таптыра да башлый. — Күргәнебез-белгәнебез юк, ул безнең белән түгел иде!— диләр малайлар һәркайсы.— Белсә, Гапсаттар беләдер, аның белмәгәне юк! Һәммәсе бердәм сөйләшеп куйганнар диярсең, һаман да шулай җавап бирәләр. Моңа өлкәннәр хәйран итә. Сәпәенә атланып әле генә чыгып таярга маташкан Гапсаттарны эләктереп алалар. — Кая Вазыйх? — Бүре ашаган!— ди Гапсаттар, ике дә уйлап тормастан. — Ничек?— дип аптырап калалар өлкәннәр. — Капкан да йоткан. Бүредән сөяк тә калмый, диләр! — Күрдеңме? — Кемне? — Бүре ашаганын! — Ә, бүре ашаганынмы? Күрдем... Телевизордан күрсәткәннәре бар! — Кем әле синнән аны сорый? Вазыйхны бүре ашаганын, дибез!— өлкәннәрнең түземе төкәнә. Әмма Гапсаттар хәйран да итми: — Каян күрим ди? Иртәннән сәпәй көйләп маташтым, урамга да чыкканым юк. Күз алдыгызда идем... Сез үзегез әйтәсез бит! — Алдыйсың!— диләр өлкәннәр, малай-шалайга ышануны гадәт итә алмыйча. Гапсаттарның даны китә. Ул авыл башыннан велосипедында урап кайтырга өлгерми, аның хакында гайбәт тә таралып, югары очтан түбәненә, түбәненнән югарысына йөгерә: — Вазыйхны бүре ашаган, Гапсаттар карап торган! Авыллар кайчагында сүзне кыска тоталар, әһәмиятсезләрен төшереп калдыралар. Югыйсә мондагылар да: “Вазыйхны бүре ашаган дип Гапсаттар әйткән, әмма үзе күрмәгән!”— дип ишетеп торганнар, әмма: “Вазыйхны бүре ашаганын Гапсаттар күргән!”— дип сөйли биргәннәр. Бу сүзләр хәтта малай-шалайларның да колагына ирешеп, һәммәсе бердәм җыелышып, түбән очка төшкәннәр. Сәпәендә Гапсаттар узып бара, эләктереп алалар да: — Вазыйхны ничек итеп бүре ашады? Капты да йоттымы? Сөйлә!— диләр. — Бүресе нинди иде, сорымы? — Бозау кадәр булгандыр, шулаймы? Гапсаттар әүвәле боларның ни-нәрсә хакында сораштыруларын аңлый алмый. Төрле яклап аптыраталар моны. Сорау арты сораулар ява. Әйе яки юк дип тә араларына сүз кыстырырлык түгел. Шунда капкаларыннан килеп чыккан Вазыйх күренә. Һәммәсе тәгәрәшеп китәрдәй хәлдә аптырашта калалар.
VII Авыл бер атна чамасы маҗараларсыз гына яшәде. Һәммәбезгә берьюлы акыл сабакларын укытулары сәбәпле, шуклыклар да онытылып тордылар. Дөресрәге, башыбызга этлек уе керерлек урын юк иде әлегә. Җитмәсә Вазыйхның да бер генә булса да башын чыгарып, урамга чыпчык кадәр борынын да күрсәтеп караганы юк. Таралырга өлгергән сүзләрдән белеп торабыз: аны әниләре, капчыкка тыгып, почмакка утыртып куйганнар. Ике күзе, борын һәм авызы өчен тишек тә тишеп куйганнар, имеш. Шул тишекләрнең берсеннән абыйсы Барий, алдына табак күтәреп килеп, кашык белән Вазыйхның авызына кайнар аш коя, ди, чәй агыза икән. И бичаракай, олы-кече йомышларын ничекләр генә үтидер — капчык төбенә генә җибәрәме? Бу хакта малай-шалайлар арасында бәхәсләр булгалап алды. Гомәр әйтә: — Әнисе урамга соскы белән ташый!— ди. Күтәреп чыгып килгәнен койма башларында утырганында күргән. Ышандык. Монда да Гапсаттар ярдәмгә килде: — Идән арасына тишек ясаганнар да... Вазыйх шунда гына җибәрә!— диде. Үзе күрмәгән, әмма башкача була алмасына иманы камил. Монсына да ышандык. Урамга чыкмасмы дип абыйсы Барийны көттек. Аны чакырырга ташбаш Такташны да кертеп карадык, тупсаларыннан да уздырмаганнар. Болай да кыска урамыбызның очы кителгәндәй тоелып, шушы бер атнабызны күңелсезлектә уздырып җибәрдек. Әүвәле, Вазыйхның югалган көнендә үк, аның печәнлеккә менеп, шунда йокысын симерткән булуы хакында белеп өлгергән идек. Хак булмаган, имеш. Иптәшләре артыннан урманга киткәнендә адашып, бер тау тишеге янына килеп чыккан. Ә Вазыйхның кызыксынучанлыгын беркем дә җиңә алмый инде ул. Шунда кереп тә киткән. Ул җәйдә олы-кече гәҗитләрдән тау тишекләре һәм алардагы хикмәтләр хакында ниләр генә укырга өлгермәгән идек. Безнең оч малайлары да теге көнне әллә кайлардагы Гөлбакча урманына бармаганнар, үзебезнекенә генә менгәннәр, ә Вазыйхның тау тишегенә кереп киткәнлеген берсе дә күреп калмаган. Шунда ул йөри торгач, җир астыннан килеп, үзләренең тышкы базларына юлыккан. Бәхете инде, өскә килеп чыккан, диләр. Гапсаттар әйтә: — Вазыйх, тау тишегенә килеп керүгә, бер аждаһага очраган. Анда җир асты патшалыгы булган,— ди.— Бу аждаһа аның ишеген саклый икән. Сугыша башлаганнар. Вазыйх кылычы белән бер ора икән, теге аңа каршы авызыннан ут көлтәсен очыра. Дустыбыз бирешми. Керфек очлары көюгә дә карамастан, куркып-нитеп тормый, аждаһага яңадан ташлана, кылычы белән кабат ора! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|