ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 43 страница— Әйтмәделәр. Шунда белерсең әле, әни... Безгә анысын әйтмиләр инде!— дип тагын шалт та шорт тезеп салды кызы. — Ә сез барыбер барысын да белеп торасыз инде?!. Айгөл Җәүдәтовна кызын мактар өчен түгел, бәлки ул хакта сөйләнеп йөрү килешмәгәнлеген белдерергә теләп шушылай әйткән иде дә, Динә монда да сүзсез калмады: — Үзең яшермисең дә, мин ничек, ишетә торып, шуны да белмәскә тиешмен әле? Салават Наилович көлеп куйды. Динәне ул да үзенә охшата, шушындый ук тапкыр бала булганлыгын хәтерли, хәтта хатынына да бу хакта искәрткәли тора иде. Иренә, ярдәмгә кил дияргә теләп, Айгөл Җәүдәтовна кырын күз карашын ташлады. Бу юлы Салават Наилович хатынын игътибарсыз калдырды.
Икенче көн.
I Министрлыкта гүзәл ханымнарга игътибар мулдан иде. Шунлыктан Айгөл Җәүдәтовна анда уза торган киңәшмә көннәрендә гадәттәгедән артыграк көзге алдында утырырга мәҗбүр була. Әмма, күп очракта, кершәне туры килсә, сөрмәсе дөрес тартылмый, яисә чәчен оештыра алмыйча аптырап бетә. Ә бүген барысы да көтелгәннән дә яхшырак һәм күңеленә ятышлырак килеп чыкты. Аның бу матурлыклары күз энәләре белән киемеңә дә, битеңә, тәнеңә, чәчеңә дә кадалучан министрлык һәм алар кул астындагы төрле аерым өлкә-бүлекләрнең җитәкче хезмәткәрләре өчен махсус иде. Һәрхәлдә моңа кадәр ул шулай булды. Ә бу юлы Айгөл Җәүдәтовна алардан да таләпчәнрәк һәм сынаулырак карашлы тагын ике күз барлыкка килгәнен гүяки бөтен тәне белән тойды. Әмма ул кеше белән министрлыкта очрашмаячаклар, сукмаклары гына туры килсә инде! Әлегә көзге алдында эчке киемнәрдән иде. Кигән затлы ефәкләре җилкә башларыннан китеп кенә калмады, тәнен шәрәләндергәндәй итте. Ул мондый вакытларда гәүдәсе буйлап йөгерүче суыклык урынына, киресенчә, җанын илһамландырып алган ниндидер якынлык, рәхәт бер җылылык тойды. Гүяки аңа сөеклесе якынайды да назлап кына җылы учларына чык бөртеге кебек күтәреп алды. Айгөл Җәүдәтовнаның сулышы кысылды, тотып калырга өлгермәгән “аһ” авазы күңел ишегенең кысылып кына ачылган тупсасыннан чыгып, тыелгысыз шашыну белән күкләргә ашты. Башы әйләнеп киткәндәй тоелды. Ул ниндидер билгесезлек халәтендә онытылып калды һәм көзгегә баккан хәлендә кузгалып китә алмыйча торды. Бу мизгелдә мәңгелекнең мәгънәсен һәм эчтәлеген тою насыйп иде аңа. Әмма ханым аларын ук аңлап бетерә алмады. Мондый халәт хәзергә күңеленә ятрак иде шул. Айгөл Җәүдәтовна соңга кала баруын тоеп айнып китте. Көзге алдында яткан, әлегә кулына тагылырга өлгермәгән сәгатенә карады. Йөрәге жу итте. Ашык-пошык киенеп, атылып-бәрелеп диярлек чыгып йөгерергә тиеш иде, юкса чыннан да тәмам соңаруы бар. Юл чатына чыгуына, кулын күтәрергә дә өлгермәде, бер машина килеп тә туктады. Руль артында яшь егет иде. Кая барасын әйтүгә, әллә кайдан туры юлларны табып, һичбер акрынаюсыз элдертте генә. Ходайның рәхмәте, Айгөл Җәүдәтовна министрлык каршында вакытыннан күпкә алдарак пәйда булды. Ишегеннән керә барышында аның беләгеннән йомшак һәм үз итеп кемдер эләктереп алды да: — Рәхим итегез, рәхим итегез!— дип, җиңелчә генә алга этәрде. Бу кеше министрның үзе иде. Айгөл Җәүдәтовна аны сулышыннан ук танып алды. Аларны хезмәт юллары моннан унбиш еллар элек үк очраштырган, алар бергәләп дәрәҗә һәм мәртәбә уңышлары югарылыгына ирешә барган, үзара кул һәм аяк чаклары да аз булмаган, әйтергә мөмкин, хәтта дуслар да иделәр. — Хәлләрегез ничек?— диде министр, бер дә дежур сорау гына бирмәвен сиздерергә теләпме, сүзләренең һәр иҗегенә басым ясап. — Яхшы булырга тиеш иде әлегә!— диде Айгөл Җәүдәтовна, гүяки: “Әллә мин белми калган берәр нәрсә бармы?”— дигән сорауны биргәндәй, җавабына ике мәгънәлек төсмере салгандай итеп. — Безгә кереп чыкмыйсыңмы?— диде министр.— Минем янга! — Хәзерме, әллә киңәшмә беткәчме? — Киңәшмәләрнең мәңге бетәсе юк!— дип шаяртты министр.— Әлбәттә аңа кадәр. Вакыт бар бит әле!
II Айгөл Җәүдәтовна эш урынындагы үз кабинетына барып ирешкәндә көндезге уникеләр тулган иде инде. Аның кул астында һәр әмерен үтәп-башкарып торырга тиешле шоферы һәм машинасы булса да, ул шуларның хезмәтләреннән тулы файдалана белмәде һәм моны теләмәде дә. Әмма үзен булдыклылардан санаган хуҗалык мөдире бу яктан да бик уңган булып чыкты. Машина да, шоферы да тик бер аның өчен генә диярлек хезмәт итә, әгәр дә кичекмәстән Айгөл Җәүдәтовнага эше буенча бер-бер җиргә барып җитәргә кирәксә, яки урыннарында үзләрен табып булмый, яисә бензин юклыктан зарлану белән йөрәк итен ашый башлыйлар. Бу соңгысы гадәти хәл кебек аңлашылса да, асылда хуҗалык мөдиренең һәрдаим күз уңында тоткан үз сәясәте, хәтта, дөресе шул, тормышы җаена канәгать итеп яшәү рәвеше иде. Боларның алай түгел икәнлегенә Айгөл Җәүдәтовна әүвәле шикләнгән исә дә, хәзер әһәмият тә биреп тормый: “Ничек булса — ул яхшы!”— дия иде. Һәр атнадагыча министрлыкта уздырыла торган киңәшмә бу юлы да авыр барды. Җил тегермәнен бушка әйләндерү кебек, бер мәсьәләдән икенчесенә күчә килеп, шактый сүз боткасы пешерелде. Хәер, киңәшмәләр алар эш хәл ителә торган урын түгел, фикерләшү өчен корылалар. Әмма фактта гына алай булып чыкмый, министр һаман үз туксанын тукылдый, башкаларның сүзенә колак салуның ни икәнен дә белми, дилбегәне кулыннан ычкындырырга теләми шул. Аның шундый булуы Айгөл Җәүдәтовнага да ошар иде, тик чама хисен һәм мәгънә мәртәбәсен җитәкчелек югалтып бетермәсә! Министр Хәким Насыйбович яшьли төптән кисүчән, башны югарыда йөртүчән иде. Айгөл Җәүдәтовна аны кайчаннан белә, үзгәреше булмады. Әүвәле тырыш спортчы, аннары сүз тыңлаучан коммунист, җепшеклек еллары килеп җитүгә, җәмгыятьне сүтеп яңадан кору мәсьәләсендә төп стратегларның берсенә әверелеп, кыйбласын да яңартып тормастан, ахырыл-әмер, демократ әфәндегә әверелде дә куйды ул. Акылы белән технократияне генә кабул итә алган Хәким Насыйбович демократия дигәннәрен вакытлы бер уен буларак кына күзаллап, ил сәясәтендә үзенә бирелгән рольне оста башкарырга тиешлеген аңлап эш итте. Аңа тиңнәр табылмаска тиеш иде. Айгөл Җәүдәтовна һәрдаим өлгерләр исәбендәге Хәким Насыйбович белән бергә диярлек дәрәҗәдә үсеп килде-килде дә, бүлек мөдире хәлендә торып калды. Ә ул — министр. Хәер, монда уфтанырлык берни дә күренми иде. Айгөл Җәүдәтовна дәрәҗәдә тагын да өстәрәк булырга теләсә дә, инде тиешле мәртәбәсенә күтәрелергә өлгергән, әлегә аңа артыгын һичкем бирергә ашкынып тормавын бары тик сиземли, ни өчен шулай икәнлеген генә аңлый алмый. Хәким Насыйбовичка килгәндә, ул канәгать итә торганнардан булмыйча, һаман үз туксанынча хәрәкәт итте. Кемлек белән генәме ул? Шул кемлекне даими раслап тора алмаса, җәмгыятьнең югары катында кала алыр идеме? Хәким Насыйбовичның шушындый хәсрәте барлыгын Айгөл Җәүдәтовна электән сизенә иде. Акылда әллә кем түгел исә дә, ул маңгай шәрәләндерүләре, йөзенә уйчанлык билгеләре чыгарыр өчен усал карашлы күзләрен төпкә батырулары министрны киресенчә ахмак итеп күрсәтә, шәхесенә карата хөрмәт хисен тутыкландыра иде. Моны аңа Айгөл Җәүдәтовна, дус күрүе аркасында инде, әйтергәме-юкмы дип ниятләп йөрде-йөрде дә, ахырда тынычланды, үзе беләдер әле дигән фикер ноктасында калды. Хәким Насыйбович, югарырак күтәрелгән саен, Айгөл Җәүдәтовнадан ераклаша барды, ул инде аның киңәшләренә мохтаҗ түгел иде. Бүген аның болай үз итүен ханым хәерлегә юрарга тырышты. Айгөл Җәүдәтовна соңгы араларда министр Хәким Насыйбовичтан күрсәтмәләр генә ала торды һәм шуларны җиренә җиткереп үтәүче функционерга әверелеп калганын бу юлы да ачык тойды. Үзенең зур эшләр дә башкарырга сәләтле икәнлеген күңеле сизенеп, инде хезмәт урыныннан ханым алай ук канәгать булмый да башлады. Ул гүяки этләр асрала торган абзарга бикләнгән һәм холкына ят сыйфатларга буйсынырга мәҗбүр ителгән арыслан кебек бер рәвештәрәк үзен хис итте. Бу мәҗбүриятне акылы белән аңлый, ә күңеле — карыша, алга таба үзе дә болай яшәргә теләми, әмма хәзер генә, тормышының шушы мизгелендә генә башкача булдыра да алмый. Бу халәте аның рухын сындыра, киләчәктә барысы да кинәт үзгәрергә тиешлеген җаны белән тели. Шушындый соры, гадәти агымда чайкалучы тормыш көймәсенең өстенә басып торган авыр, гайрәт чигергеч болытларны ертып бәхет кояшы да чыгардыр сыман. Моңа кадәр ул хезмәт баскычларыннан, катлаулы булсын, ышанычлы адымнар белән күтәрелә барды-барды да, инде хәзер тукталып калды. Әүвәле җаны тынычлангандай иде. Гаугасыз гына эшли, үз дигәненчә яши алу мөмкинлеге тугандай тоелды. Шушы рәвешле өченче елы үтеп бара, әмма Айгөл Җәүдәтовнаның коты котырынып, җанын бикләп тоткан читлекне акылы җимереп чыгардай булып ярсый һәм ул, эт абзарында теш чыгарган арыслан буларак, беркөн ажгырып иңрәргә, тирә-юнендәгеләрне чәйнәп-ботарлап ташларга тиеш иде.
III Телефонын куеп, ханым шунда гына дивар сәгатенә карап алды. Кичке дүртләр тулып килә иде. Айгөл Җәүдәтовна моның белән генә канәгать итмичә, энҗе каймалы кул сәгатенә дә күз салды. Анда да вакыт шул ук дүрт тирәсе генә булды, аермасы бер-ике минутлык та түгел. Шалтыратучы кеше әнисе Хафизә Камиловна булды. Нигәдер кызының хәлен белешәсе иткән: — Борчылмадыңмы?— диде. Айгөл Җәүдәтовна аның нәрсә хакында сораганлыгын аңласа да сер бирмәде, киңәшмәдән әле генә кайтуын, эшләренең бихисап та күп булуын сөйләргә кереште. Аннары сүзләрендә кинәт тукталып калды. Җае килсә, бераздан үзе шалтыратачагын әйтеп, элемтәне өзде. Югыйсә аңа барыбер иде: вакытын әнисе белән сөйләшеп уздырамы, әллә эшләре белән мәшгуль буламы? Өстәлендә ят кул белән язылган кәгазь ята иде. Айгөл Җәүдәтовна, аңа чираты җитеп тукталуын абайлап, шунда ук укып чыгарга да өлгерде. Абдул Марсовичның гаризасы иде бу. Хезмәт хакы белән канәгатьсезлеген ничә әйткән иде, менә тәвәккәлләгән, эшеннән китәргә, яхшырак урынга урнашырга булган. Абдул Марсович аның бүлегендә зур җаваплылыкны сорый торган урынны биләде. Әйтергә мөмкин, Айгөл Җәүдәтовнаның кул-аяклары күп очракта аңа бәйләнеп кала торган иделәр. Булдыклы ирләр исемлегендә йөргән Абдул Марсовичка һәртөрле эшләрне ышанырга ярый исә дә, соңгы вакытларда ул ничектер гайрәт чигерә башлады, вакланып киткәндәй тоелды. Ярый, аның хатын-кызлар белән шаярырга яратканына күз дә йомарга мөмкин. Кемдә булмый андый гына хаталар? Казаннар, гомумән, хатын-кызларны Ходай тәгалә ирләр рәхәте өчен яратылган матур һәм йомшак уенчыклар дип белергә өйрәнгәннәр. Абдул Марсович кына башкача була алмас инде! Тик үзенә йөкләнгән эшләргә соңгы вакытларда салкын каравы Айгөл Җәүдәтовнаны чыгырыннан да чыгаргалый язды. Никадәр сабыр кешенең дә күңеле бозылырга мөмкин икән ул. Ярый әле үзен тотып кала алды. Абдул Марсовичның хәтта сәбәпсез эшкә килми адашуларына да күз йомарга тырышты. Аның хезмәт вазифаларын үзе башкарырга мәҗбүр булды. Һәр нәрсәнең әүвәле күренгән кебек, ахыры да ирешә. Һәм менә өстәлендә гариза ята. Нәкъ шуны көткән кеше сыман Айгөл Җәүдәтовна ризалыгын язып та куйды. Ялынырга, сөйләшеп карарга исәбендә дә юк иде. Әмма белә: Абдул Марсович үзенең иң кирәкле чагына туры китереп шушылай кыланып маташа!.. Урамга иңеп барган көзге куе караңгы кич бүлмә тәрәзәләренә капланды. Эленгән ут яктысы Айгөл Җәүдәтовнаның серләр дөньясына чумып алырга җыенган күңелен тагын айнытып җибәрде. Ул әле генә үз тойгыларының затлы сандыгына яшерелгән мәхәббәт хисләрен кузгатып, аның хакында, сөеклесе турында искә алырга һәм хәтта телефоннан аңа шалтыратырга җыенган иде, бу теләгеннән кире кайтты. Кәгазь арты кузгатылган кәгазь өсләрендәге язмаларда күзләре йөгерде. Эшләренең бүгенгә хисабы-чиге юклык аны изә башлады. Барысын да ташлап, кабинетыннан чыгып китәсе килде. Әмма бу кәгазьләрен алдагы хезмәт көненә өлгертергә, тагын министрлыкка йөгерергә, кырыкмаса-кырык ишекне шакырга тиеш иде ул. Юкса “булдыксыз” ярлыгын тагулары гына аз, бүлегенә көннән-көн күбрәк йөкләнә барган эшләр дә буалып, һәммәсе берьюлы туктап калачаклар. Менә Абдул Марсович тантана итәчәк, мин китеп өлгермәдем, ике кулсыз, ике аяксыз калдылар, диячәк. Болай үртәлеп алуы Айгөл Җәүдәтовнага көч бирде һәм ул, кәгазьләренә чумып, бер сәгать тирәсе онытылып эшләп алды. Шунда гына үзенең эчке кодрәтен сизенде, зиһененә ныклык кайтты. Аннары башын күтәрде һәм дивардагы олы көзгегә күзе төште. Ул аннан үзен күрергә ярата иде. Җылы нурланышны чагылдыруы беләнме күңелендә дәртле хисләр уяту көченә ия шушы көзге. Айгөл Җәүдәтовна урыныннан кузгалды. Салмак адымнары белән затлы бүлмәсен әйләнеп узды. Шул көзге каршысына килеп басты. Әйе, дөрес, аның нурланышы ук җылылык бөрки, күңеленә ямь өсти. Әмма бу юлы Айгөл Җәүдәтовна, әллә ничек кенә сихерләнеп, бөтенләй дә эреп китә язды. Көзге гүяки аны кочып алды, калку иреннәреннән, сылу буй-сыннары буйлап йомшак кына сыйпап алды да, әле пинжәген, кофтасын, хәтта күкрәкчәләрен берәм-берәм салдыра, ханымны шәрәләндерә башлады. Җилкә янындагы калку кара миңе дә күзләренә чалынып алгандай иде. Әмма бернинди оят һәм кыенсыну юк! Бераздан айнып, Айгөл Җәүдәтовна тарсынып алды. Аның һәрдаим уйлар белән шыплап тулган башына шунда ук җиңелчә фикер дә килергә өлгерде һәм ул үзеннән көлеп куярга мәҗбүр булды. — Син мине шәрә хәлемдә күргәнең юк әле!— диде ул көзгегә, тере җан иясе белән сөйләшкәндәй. Бу сүзләрендә мактану да, үзе өчен горурлану да, хәтта күңелен үртәү төсмере дә бар иде. Аңа рәхәт тә, моңсу да булып китте. Кара калын чәчләренең сирәк бөдрәләре гүяки куерып киттеләр, кыйгач кашлары, шагыйрьләр әйтмешли, җәяләр кебек тартылып, озын кара керфекләрен бер-бер артлы барып кадалырга тиешле булган уклар кебек атарга әзерләнделәр, йомшак кызыл иреннәренең назлы мендәр таҗларыннан бал саркыды, хәтта борын тишекләрен яндырып кайнар сулыш йөгерде. Бу вакытта дөньялык белән үзенең бергә-бер, йөзгә-йөз икәнлеген тойды. Ул да түгел, сагыш уты аның йөрәген өтте. Җиде кат күкләрнең пәрдәләре көеп, аһ очкыны галәмгә ашкынды. Акылы шашыныр дәрәҗәгә җитеп, тәне буйлап рәхәт һәм тыгыз калтырану йөгереп үтте. Аккошлы күл өстенә ничек җәйге иртәнге томан табигать манзарасын сергә күмеп җәелсә, шулай бөртегенә-бөртек таркалып бетеп, гади саф игелекле яңгыр тамчысыдай болытларга ашасы килде аның.
“Бу күңелдә нинди бетмәс тойгы, Шигырь сагышлавым түгел микән? Күңел диңгеземнең иркенендә Киергәннәр шау хисләрем җилкән!”
Кем шигыре иде бу — монысы ук әһәмиятле дә түгел, әмма сүзләре күңеленнән өзелеп төштеләр дә, телендә кабатланып, җанын нурландырдылар. Менә шушындый йөзләрчә шигырь һәм җыр адәм баласының бәгырь түренә каяндыр, ничектер кереп оялыйлар да, аның иң моңсу һәм иң шат вакытларында да хәтерендә яңарып, җанын бакча күрке булган сандугач дәрте кебек яулап алалар. Айгөл Җәүдәтовна, өстәле янына килеп, тагын телефон трубкасын күтәрде, әмма номерларны җыя башлаган бармакларын тыярга җөрьәт итте. Юк, үзе шалтыратсын әүвәле, үзе! Аның акылы шушы киңәшне бирә, ә күңеле айнырга теләми, бер генә булса да, тавыш кыйпылчыгын гына да ярый, ерак чакрымнар аша да ишеттерүен сорый. Әгәр үзе шалтыратмаса? Юк инде, артык баллы, артык татлы булыр! Айгөл Җәүдәтовнаны тагын көзге үзенә тартты. Әмма ул аның каршында киенеп-ясанып, буй-сынын мактатып һәм чибәрлеге белән борын чөеп торучы хатыннардан булырга тиеш түгел иде. Һәрхәлдә аның да андыйлар исәбендә йөрергә хакы бар, бөтен җире дә килгән, әмма ул әле һаман, инде ике бала үстереп тә, Таһирын, Йосыфын, бик кирәк икән — Ромеосын көтә, аңа үлеп гыйшык тоткан, мәхәббәте өчен утларга-суларга керергә әзер, җанын да кызганмас кешесен! Ишек шакыдылар. Мондый вакытта Айгөл Җәүдәтовна кичектерми: — Керегез! Кем бар анда?— дип эндәшүчән. Бу юлы да шулай итте. Ишектә Абдул Марсович күренде. Исәнләште. Бүген көне буе эш белән йөгереп йөрүен, гаиләсендә бер дә тынгылык калмавын сөйли башлады. Боларын Айгөл Җәүдәтовна кырыкмаса-кырык тапкырлар ишеткән иде инде. Абдул Марсовичның дүрт кыз үстерүен, хатыны чибәр һәм сөекле булуга карамастан, җае килгән саен кыска итәкләр артыннан калмый адашучы уҗым бозавы да икәнлеген белә, әмма болар хакында сүз дә кузгатып караган кеше түгел. Шулар белән бергә, аңа карата хөрмәте юклыкны да кушса, бу кешене мәңге җене сөймәячәген дә аңларлык иде. Әмма ханым, үзен һәркем янында кулда тота белгәнлектән, Абдул Марсовичны да бүлдерми тыңлап бетерде. Шушы вакытта аның: — Әйдәгез, тел тегермәнегезне әйләндерә бирегез, бәлки файдасы тияр,— дип әйтергә тиешлеген дә йөз чалымнарыннан укырга мөмкин иде. Үз борыныннан ераккарак күз дә төшерә белмәгән Абдул Марсович һаман сөйли бирде. Ахырда, зарларын шушының белән туктатып торырга ниятләп булса кирәк, тынып калды. Хуҗа ханымның йөзенә хәзер генә игътибар итеп, анда бернинди үзгәреш тә таба алмагач, ник кергәнен онытыпмы, ишеккә таба борылды. Китмәкче иде, тукталып калды. Кабат Айгөл Җәүдәтовнаның өстәле янына атлады һәм, килеп җиткәнче үк: Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|