ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 45 страница— Әйе,— диде Хәлим Халикович,— әниең каршы килмәсә!.. Айгөл Җәүдәтовна, үзе дә сизенмәстән, аның бу буш сүзләре капкынына эләкте һәм шунда ук кырт кисеп кире какты: — Тагын нәрсә уйлап чыгарасыз? — Болай гына әйттем,— диде Хәлим Халикович, шаяртуы уңышлы барып чыгуга куанып.— Мин бераз озата барам да... Бәлки эш телефоныгызны бирерсез? Шалтыратырмын! — Дөрес, менә монысы яхшырак булыр!— диде Айгөл Җәүдәтовна, әмма үзе: “Нигә ике-өч ай әүвәле булса да очрамадың?”— дип уйлап куйды. — Ә мин әниемнең эш телефонын беләм!— дип мактанды Динә һәм номерларын тезеп тә китте. Аның артыннан Хәлим Халикович та кабатлады, хәтерендә саклаячагын әйтте. Хушлашып, кызы белән әнисе “Эдельвейс” кибетенә кереп киттеләр, ир кеше аларны җылы карашыннан төшерми озатып калды. Икенче көнне Айгөл Җәүдәтовна аның шалтыратуын көтте, әмма Хәлим Халикович әллә телефоны номерын оныткан иде, әллә башка бер сәбәп аркасында — элемтәгә чыкмады. Өченче көнне дә, аннары да хәбәре ишетелмәде. Һәм менә ул аның ишек төбендә, тупсасыннан узарга кыенсынып басып тора. Әгәр дә Айгөл Җәүдәтовна ашкыныбрак чыккан булса, Хәлим Халикович аның аяк астында да калырга мөмкин иде. — Китәсез дәмени? Бу сорауны коридор буйлап узып баручы, бүлекнең җаваплы хезмәткәре, ирләр һәм егетләр күзенә дә үзенең чибәрлеге белән тиз чалынучан Халисә Рәисовна бирде. Ул гүяки ризасызлык белән битәрләгән, ачуы килгәнен белдергән кебек итеп сорады. Куе кара чәчләрен күтәргәләп һәм шунда ук нәзек билен дә сыпырып, бераз төзәтенергә дә өлгерде. — Җыелышка ашыгам!— дип акланырга мәҗбүр булды Айгөл Җәүдәтовна. Һәрхәлдә ул бу хезмәткәренә кайда йөрүен белдереп торырга тиеш түгел иде. Хәер, Халисә Рәисовна да узып барышлый гына бирелгән соравын инде онытырга өлгергән, артыннан ир кешенең үткер күзләре карап калуны тоеп, гәүдәсенә тагын да төзлек биргән, итәген уйнаткалап атлауга күчкән иде. Гүяки: “Мин ничегрәк? Ошыйммы?”— дип, бер дә кыенсынмый борылып сорардыр сыман. Һәрхәлдә аның бу күркәмлеге һәм йөреше Хәлим Халиковичка аталган булырга тиеш иде. “Бозау уҗымны ерактан сизенә... Сиңа ханымнар һаман да үзләре ябышырга торалар”,— дип, шул сәбәптән уйлап куярга өлгерде Айгөл Җәүдәтовна. Әмма бу сүзләрен Хәлим Халиковичның үзенә белдерәсе итмәде, бары тик: — Ачуланмагыз, миңа чыннан да җыелышка барып җитәргә кирәк иде,— диде, ачкычларын кесәсеннән чыгарып, әмма йозак уемына кертә алмыйча аптырап. — Кызганыч!— диде Хәлим Халикович.— Үзем гаепле. Иртәнге якта шалтыраткан идем. Министрлыкта утырышта булдыгыз. Бүген бит көне шундый. Җыелышлар... Утырышлар... Хәленә керә алуы Айгөл Җәүдәтовнаны куандырды. Ачкычы да үз йозагын тапты һәм ул, ишеген бикләп, күрше бүлмәнең ишеген шакымый гына ачып: — Мин җыелышка киттем. Кирәксәм, кичектергесез эш килеп чыкса, кесә телефоныма шалтыратырсыз!.. Хушыгыз!.. Иртәгәгәчә!— дип, аннан “ярый-ярый” сүзләрен ишетеп, аларны калдырып, Хәлим Халиковичка: — Әйдәгез!— диде. Алар караңгы урамга килеп чыктылар. Казанның көзге озын кичләрдә сукыраеп калуы гадәти хәл булганлыктан, Айгөл Җәүдәтовна юлын чамалап кына билгеләп, сак кына басып атлап барды. Аңа ияргән Хәлим Халикович моны үзенчә аңлады, ханымның беләгеннән тотып алырга өлгерде һәм: — Монда, төртелсәң, күз чыгарырлык икән!— дип сөйләнеп тә куйды, җитмәсә. Айгөл Җәүдәтовнага нигәдер рәхәт булып китте. Ул шушы мизгелдә дөньясын онытты, әгәр дә хәзер Хәлим Халикович аны кочакласа, эреп китәчәк иде. Һәм тагын да: — Сак булыгыз, өскә басасыз бит, сыерлар кебек!— дип, караңгылык эченнән әби кеше тавышлы берәү эндәшмәсә, ханым бу хисләре бәласеннән дә тиз генә айныйсы түгел иде. Аның йөрәге аша: — Ул нәрсә әйтер?— дигән уй яндырып, электр тогы кебек үтеп китте, шунда ук акылы урынына утырды һәм, каушап, беләген Хәлим Халиковичның кулыннан азат итте. “Ул” дигәне ире Салават Наилович та, янәшәсендә баручы Хәлим Халикович та түгел, өченче бер кеше иде. Айгөл Җәүдәтовна аны үлеп сагынуын, әгәр менә шушында, нәкъ янында ул атласа, күкрәгенә капланып, үбә-коча елый-елый зар буласын тойды. Бу мизгелдә зәһәр ялкыннарын үрләтергә өлгергән мәхәббәт учагыннан “аһ” авазы, бәгыреннән ертып чыгып, хисләреннән дөньялыкка хәбәр бирде. Моны да Хәлим Халикович үз теләгәненчә аңлап өлгерде. Хисләренә Айгөл Җәүдәтовнаның бәгыреннән бәреп чыккан “аһ” авазын бутап, шул сәбәпле акылы болганып, тагын ханымның беләгенә үрелде. Һаман да яктырак урынга чыгып җитмәгән иделәр. Гүяки тәненә елан үрмәләгәндәй хис итеп, бу юлы Айгөл Җәүдәтовна: — Абау!— дип кычкырып җибәрде. Хәтта урам тетрәнеп куйды.— Куркыттың бит! — Анда нәрсә булды?— дип, урамның икенче ягыннан ярдәмгә ташланырдай итеп бер ят ир кеше эндәште. Ул якта сигарет утының барлыгы нокта булып күренә, җитмәсә бер үк җайда ялгыз кызыл күзе урынын күчкәләп йөри иде. Ярый әле Айгөл Җәүдәтовналар урамны караңгылап торган йортны уздылар да мул нурларын кызганмый яктырткан лампалы багана янына килеп чыктылар. Ханым, Хәлим Халиковичның кулыннан арынып, ныклы адымнар белән атлап китте. — Нәрсәдә калган идек әле без?— дип сораганында: — Сүзне башларга да өлгермәдек түгелме?— дигән сораулы җавапны ишетте. Зиһенен җыйды. — Әйе шул!— диде.— Бу караңгылык тәмам котымны алды. Шул якка ничә тапкырлар ут куйдырттык, һаман янмый. Бер-ике көн күзен җемелдәтеп тора да сүнә... — Лампочкасын караклар урлый торгандыр... Яки малай-шалай ватадыр,— дип үзенчә моны Хәлим Халикович аңлатып бирде.— Без дә кечкенә чакта шундый идек! Ник әйтте инде? Аның бу сүзләре ханымның гайрәтен икенче кат чигерде. Сүз ул — сөйли белгән кешегә сүз, урынсыз кузгатылганда — имгәк! Айгөл Җәүдәтовна үзен кулында тотарлык хәлдә иде. Аңламыймыни ул: Хәлим Халикович аны махсус эзләп килгән! Димәк, мөнәсәбәте яхшылыкта, теләкләре изгедә. Бәлки киңәше кирәктер? Хатыныннан китүен дә әйткән иде бит. Айгөл Җәүдәтовна шул хакта сүз башларга ният итте: — Нәрсәгә аерылыштыгыз соң? — Булды инде,— диде Хәлим Халикович, мөгаен бу сорауга соңгы вакытларда җавап бирергә җайлашып алган булырга кирәк, хәтерендә көйләнгән стандарт сүзләр тезмәсен җиңел генә сүтеп җибәрде.— Характерларда килешмәдек! Әмма Айгөл Җәүдәтовнадан болай ук җиңел генә котылу мөмкин түгел иде. Ул, ярым шаяртып: — Ун елдан артыграк яшәгәч кенә шул билгеле булдымы?— дип әйтеп тә куйды. Ирнең көймәсе комга терәлде, хәзер ул үз кемлеген коткару өчен тырышырга тиеш иде. Әмма, артык уйлап тормастан: — Китте, миннән, ташлады да башкага ябышып китеп барды,— дип әйтте дә салды. Ханым аннан боларны ук ишетерен көтмәгән иде, беразга сүзсез калды. Аннары гына: — Ничек инде?.. Ничек инде?— диде, кабатланып һәм аңлый алмыйча. — Менә шулай да була икән әле ул!— диде Хәлим Халикович. Тавышыннан уфтану да, сөенү дә билгеләрен табарлык түгел иде. — Син бит бер дә төшеп егылганнар һәм авып калырга теләүчеләр исемлегендә йөрми идең!— Айгөл Җәүдәтовнаның болай дип әйтүендә бераз үпкәләү авазлары да бар иде. Ул бит Хәлим Халиковичны яшьлегендә күңеленә керткән ханым. Азмы аңа сокланды, бер тапкыр булса да елгыр карашына эләгеп кала алганында да чиксез сөенә иде шул! Хәтта беренче мәхәббәте түгел идеме ул аның? — Төшеп калырга телисеңме дип сорап тормыйлар, ташлыйлар да калдыралар икән бу тормышта! Хәлим Халиковичның шушылай хикмәт белән, яшерми әйтеп сөйләшә белүе Айгөл Җәүдәтовнага элекләрне дә ошый иде. Ничек сагынган ул аны! Оныткан гына булган, инде үлде дигән мәхәббәт чәчәге дә орлыкларын чәчеп калдырырга өлгергән икән бит. Менә-менә тишелеп чыгарга торалар! “Ул нәрсә әйтер?” Бу юлы да Айгөл Җәүдәтовнаның йөрәген электр тогы чаккан кебек булды, күңеле шунда ук урынына утырырга өлгерде. “Ул” дигәне ире дә, янәшәсендә баручы Хәлим Халикович та түгел иде. Һәм, гомумән, ул монда юк, ул бөтенләй башкалар белән, ул ят ханымнарның күз нурларын алып, читтә үз җае белән йөри. Ә син — монда: “Ул ни әйтер?”— дип котсыз каласың, юләр! Айгөл Җәүдәтовна ирләр белән азып-тузып йөргән хатыннардан түгел иде. Ул бары тик мәхәббәт дигән олы хиснең барлыгын соңарып аңлаучы. Моңа кадәр хәтта ирен сөюдә бары тик ялган хисләр, мавыгу, яратуны шушы икән дип аңларга теләү, йөрәген-җанын бу сафсатасына ышандырудан гына хасил ителгән ниндидер адашудан гыйбарәт саташу булган. Ул саташуы яшьлегендә үк аның күңел күзләрен ябылган килеш калдырган. Айгөл Җәүдәтовна түгел идеме, башка кызлар сөю-сәгадәт диңгезләрендә йөзәләр, мин дә алардан калышмыйм дип, күрше сыйныфтан бер егетне сайлап алып, аңа яшерен генә гыйшык тотып йөргән кыз бала? Ә ул, җитмәсә, урыс иде. Айгөл Җәүдәтовна түгел идеме, дус кызының туган көн бәйрәменнән соң, ире Салават Наиловичка,— аның әле егет чагы, үзен юри генә, шаяртып озата килгәч,— беренче үбешүләреннән башлап гыйшык тоткан кыз? Ярата кебек иде, җанын бирергә әзер иде. Әмма чын мәхәббәте бу да булып чыкмады, Салаваты нинди утларда янгандыр, билгесез! Бәлки ул да, гомере ялгыз башына зая үтмәсен дип, кырык үлчәп, бер кисеп өйләнгәндер? Ник очрадың син, Хәлим Халикович, Айгөл Җәүдәтовнаның язмыш юлында? Синең аркада ул бит мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген тоя, аңлый башлады! Әмма бу бары тик олы янгын алдыннан, аның хәбәрчесе кебек чәчрәп алган чаткы гына булган. Ул бары тик Айгөл Җәүдәтовнаның күңел бүлмәсен генә ялтыратып алган, аның әлегәчә буш торганлыгын сиздермәкче, ялгыш килеп кергән ут кыйпылчыгы. Яратмый ул сине, Хәлим Халикович, яратмый! Әмма ни өчендер бик кадерле кешесе кебек тә күрә. Ул хәтта синең белән мавыга да алмады, ә хәзер бу юлга басачагын бөтенләй дә көтмә! Шулай да рәхмәт сиңа, Хәлим Халикович, томанлы хисләре диңгезендә кыйбла югалтып адашып йөргән Айгөл Җәүдәтовнаның күңел корабына, маяк яктысы кебек яктыртып, дөрес юлын күрсәтеп бирдең. Аның йөз тотып йөзәргә тиешле икълиме башка бер тарафта. Аңа ул кирәк, ул, ул! — Ул нәрсә әйтер?.. — Кем хакында сез, ирегезме?— диде шунда ук Хәлим Халикович, Айгөл Җәүдәтовнаның әйткәннәргә үз соравын каршы куеп. Аннары күңелендәген дә ачып салырга өлгерде: — Мин әле хәзергә сезне аннан урлап качарга җыенмыйм! — Анысына да рәхмәт!— диде Айгөл Җәүдәтовна. — Бик хуш, бик хуш!— дип сөенде Хәлим Халикович, ә аннары: — Сез кая?— дип сорады. — Өйгә... Юк ла инде, җыелышка ашыгам,— диде ханым, һаман да һушын яңарта алмыйча. — Сезнең кебек зур түрәләрне машина йөртмимени?— дип, Хәлим Халикович ризасызлыгын белдерде. Ул гүяки Айгөл Җәүдәтовнаны кайгыртуын сиздерергә тели иде. — Юк шул әлегә!— диде ханым, сер бирәсе килмичә. Ул хәзер тукталышка ашыгырга, халык белән тулы автобуска кысыла-төртелә кереп, юлын дәвам итәргә тиеш иде. Бу хәл аның җанын изә, әмма, язмышыдыр инде, моңа каршы берни эшли алмый шул! — Әйдәгез, үзем илтеп куям, рөхсәт итсәгез?!. Айгөл Җәүдәтовна моны ук Хәлим Халиковичтан көтмәгән иде. Аның машинасы соңгы марка “Жигули” булып чыкты. Бер ара юл узганнарыннан соң, тагын да батыраеп, Хәлим Халикович сорыйсы итте: — Сез ничәгә барып җитәргә тиешле? — Алтыга!— диде Айгөл Җәүдәтовна, кул сәгатеннән вакытны карарга плащ җиңен күтәреп. Хәлим Халикович машина түрендә нурланып торучы сәгатькә, монда карагыз дигәндәй, имән бармагы белән сак кына төрткәләп алды. — Иртә икән әле, вакытыгыз җитәрлек! — Мин бит автобус белән кайтырмын дигән идем, аннары күпме җәяү атлыйсым булачак. Нәкъ бер сәгать вакытым китәр иде... — Айгөл Җәүдәтовнаның тавышына чыккан каушавының төп сәбәбе үз машинасында түгел, кешенекендә утырып баруыннан иде. — Димәк, бу бер сәгатебезне файдалы эшкә сарыф итә алабыз, шулаймы?— диде Хәлим Халикович, һәрхәлдә мул елмаеп булырга кирәк. Монысын ук ханым шәйли алмады, әмма башкача түгеллеген сизенми калмады. Үзен шунда ук кулга алды да сорап куйды: — Ничек инде ул сезнеңчә файдалы уздыру? — Бераз сөйләшеп, фикерләшеп утыру дигәнем. — Кайда? — Машинада да мөмкин... Айгөл Җәүдәтовна “әйе”дән дә, “юк”тан да әйтмәде. Моны Хәлим Халикович тагын үзенә кирәкчә аңлады һәм, уңга алып кергән юлга борылып, каенсар ачыклыгына килеп туктады. Шәһәр уртасында мондый ял урыны да барлыгын ханым белми иде. Алар беразга сүзсез калдылар. Сәгать үз йөрешен кимендә биш тапкырга акрынайтты. Хәзер аның телләре арыган кеше адымнарыннан да калышыбрак кузгала тордылар. Айгөл Җәүдәтовнаның машинадан төшәсе килмәде, чөнки аңа тынчу автобусларны да туктату һәм аларның берәрсенә утырып китү дә авырга киләчәк. Вакытны ул сүз белән җиңеп булачагын белә иде. Аптырабрак калганында кесә телефоны шалтырады. Кызы Динә борчыла икән. — Хәзер кайтып җитәм... Автобуска утырдым инде... Туры җыелышка керергә булыр!— дип җавап бирде аңа әнисе. Телефонын кесәсенә салуына, Хәлим Халиковичка да әйтергә сүз тапты: — Йә, башлыйк инде! Нәрсә хакында сөйләшергә тиеш идек без? Ул сүзгә күчсә, бәлки ханымга да җиңелрәк булыр иде. Болай эндәшми утыру бер караганда ял бирергә тиешле дә бит, әмма Айгөл Җәүдәтовна җанына тынычлык таба алмады. Машина эчендәге уңайлыкны радиодан тапшырылган сагышлы, моңсу көй арттыра сыман. Тәнендә ханым изрәү тоеп, арыганлыгын шунда гына сизенде. Күзләренә йокы пәрдәсе иңә барганлыгын абайламыйчарак калды. Озын керфекләре бер-берсенә сак кына кагылгалап алдылар. Ул үзен гүяки аның белән, дәртле сагышының сәбәпчесе булган мәхәббәте янәшәсендә утырадыр кебек хис итеп, шушы тоемы томанына кереп адашты. Менә алар кояшлы, чәчәкле язгы яшел болын буйлап баралар. Яннарында гына җилбәзәк күбәләкләр оча. Арырак — күл, зәп-зәңгәр, аяз күк йөзе кебек. Ә анда пар аккошлар йөзә. Алар — күпләр... Менә агачка килеп сөялделәр. Ак каеннар арасында. Әмма Айгөл Җәүдәтовнаның сөялеп торганы нигәдер ава башлады. Ул аны тотып калырга теләде. Куллары белән этте. Ярдәмгә килергә тиешле яры да янында юк иде. Йөрәген курку алды. Ул агач черек юкәме, әллә башкамы?.. Авыр, шундый авыр, кот чыгаргыч икән... Ханым куркынып уянды. Аны Хәлим Халикович үз кочагына алган, иреннәренә иреннәре белән якынаеп килә иде. Айгөл Җәүдәтовна, йокылы-уяулы төшен оныта алмыйча, янында сөйгәне дип уйлап, һичбер каршылык күрсәтмәде. Бу иреннәр, бу ис һәм тәм аңа таныш иделәр. Әрсезләр, комсызлар... Ханымның иреннәреннән бал тамды. Әмма ни өчен соң әле мыеклы? Аның мыегы юк иде түгелме соң? Айгөл Җәүдәтовна, куллары белән этеп, гүяки өстенә авып барган агачны читкә алды һәм шунда гына Хәлим Халикович кочагында икәнлеген төшенергә өлгерде. Әмма саташулы төшне дә, сәер теләге белән күзалланган өнен дә өзәргә теләмәде. Юк, бу Хәлим Халикович булырга тиеш түгел иде, түгел иде! — Кирәкми,— диде ул, пышылдап,— кирәкми... Аның тавышы зәгыйфь, хәрәкәтләре сүлпән булдылар. Боларны Хәлим Халикович шулай ук үзенчә аңлады булса кирәк, ханымны кочагыннан чыгарырга теләмәде, иреннәренә иреннәре белән кабат үрелде, яңадан үбә башлады. Айгөл Җәүдәтовна һаман да үзендә көч таба алмыйча, аның назы тоткынлыгында кала бирде. Ул нигәдер хисләреннән айныр хәлдә түгел иде. Шулай да күңеле: — Ул нәрсә әйтер?.. Ул нәрсә әйтер?.. Ул нәрсә әйтер?..— дип кабатлады. Айгөл Җәүдәтовнаның акылы ярдәмгә килергә тиеш иде, әмма һаман да хис кайнарлыгын җиңә алмыйча, шашынуда калды. Шунда машинаның тәрәзәсенә шакыдылар. Хәлим Халикович әллә ишетмәде, әллә ишетергә теләмәде, әмма ханым куркынып куйды. Ул арада тәрәзәгә кабат шакыдылар. Ризасыз ир шул якка таба борылды, Айгөл Җәүдәтовна үзенең кофта төймәләре чишелгәнлекне, күкрәкләре ачылганлыкны күреп, тиз генә аларны каплый башлады. Йөрәге аша курку йөгереп узды, хәле китте. Дәрәҗәле һәм мәртәбә иясе ханымның йөзенә оят пәрдәсе ябылды. Машина тәрәзәсен шакылдатучылар автоинспекция хезмәткәрләре иделәр. Аларның берсе, алга чыгып, әле номерларын язып алгандай итте, әле сузыла-сузыла салондагыларны карады. Икенчесе Хәлим Халиковичка чыгарга боерды. Документларын сорады. Ханым уң ягына һәм артына борылып карады. Якын-тирәдә башка һичкем күренми иде. Инспекция хезмәткәрләре янәшә бастылар, арадан берсе, олы юл ягына күрсәтеп: — Анда “кирпеч” тора!— диде. Хәлим Халикович каршы килмәде, раслап та тормады: — Әйе бугай, гафу итегез!— дип кенә үтенде, документларын аларга сузды. Моның белән генә канәгать итми, тагын да бәйләнеп, беркетмәләр төзеп аптыратырлардыр сыман. Айгөл Җәүдәтовнаны да машинадан чыгарырлар, монда нишләвен сорашырлар, эшенә, гаиләсенә хәбәр итәчәкләре белән куркытырлар. Әмма, ни хикмәт, Хәлим Халиковичка документларын кайтарып бирделәр дә, аларны калдырып, арырак торган шушындый ук машиналар янына таба киттеләр. Җиңел сулап куярга да мөмкин иде. Айгөл Җәүдәтовна үз оятыннан авыр кайтты. Хәлим Халикович, руль артына утыргач, машинасын кабызды һәм моннан китү ягын карады. — Ничек алай бәйләнеп тормадылар?— дип сорады ханым, ирнең бераз дулкынлануын һәм ачуы килгәнен тоеп, олы юлга чыгып җиткәненә кадәр тынычлануына өметләнеп. — Акча төрттем,— диде Хәлим Халикович,— аларга башка нәрсә кирәкми бит. Шуның өчен генә йөриләр. Кирәк чакларында чыра яндырып та табып булмый үзләрен... Машинасын туктатып, олы юл буш булса да, ул, нәрсәдер эзләнеп, тәрәзәләреннән уңлы-суллы каранып торды. Айгөл Җәүдәтовна сәгатькә күз салды. Кичке алты тулып килә иде инде. Тагын кесә телефоны шалтырады. Ханым алдап җавап бирде. Имеш, мәктәп ишеге төбенә килеп җиткән, бер генә минутка да соңга калмаячак. — “Кирпеч” тә юк! Ну бу милицияне!— дип ачынып алды Хәлим Халикович.— Юри булса да элеп куя белмиләр, күзгә карап алдыйлар... Соңрак кузгалган машина выжлап аларны куып та тотты, чыжылдап олы юлга борылды һәм китеп тә барды. Айгөл Җәүдәтовналар да алардан калышмаска тиеш иделәр, әмма күз иярмәслек тизлектә тегеләр югалырга да өлгерделәр. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|