ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 41 страница— Беләсең сиңа!— дип бүлдерде аны Гомәр.— Аждаһалар юк алар. Дию булган ул. Олы, дәү, куркыныч дию пәрие, авызыннан утлар ата торганы. Аның кулында олы тимер чукмар икән. Бер оруына — җирләр тетрәп куя. Вазыйх шуның белән сугышкан! Гапсаттар аның сүзләренә колак салып тормый, үзенекен дәвам итә: — Вазыйх кереп китте бит әле... Килеп чыккан бер алтын сарай алдына. Тәрәзәсе ачык, ди. Ә аннан бер чибәр кыз, хан кызы инде, карап утыра. Безнең Вазыйхка: “Ай җаным, мине коткарырга килдеңме?”— ди. Үзе аңа сул күзен кыскалый. Имеш, кил бире! Мин сине көтәм, дигәне бу. Ә безнең Вазыйх хатын-кыз алдавына бирешә торганнардан түгел. Ул минем абый Такташ кына, кызлар итәгенә ябышып, дөньясын тәмам онытып биеп йөри. Ә Вазыйх юләрме соң?.. Кызлар алар сихерче булалар! — Барысы да түгел инде!— дип бүлдерә Гомәр, бу мәсьәләдә үзенең маһирлыгын һәм белемен күрсәтеп, гомумән дә соңгы көннәрдә теле ачылуга сөенеп сөйләшүдән туймыйча.— Без, күрше авыл Дамир белән инде, яз көнендә классташ кызларны мәктәптә аралыкка өерләре белән куып керттек тә туйганчы кочакладык. Берсе дә сихерли алмады. Чәр-р-р килделәр. — Һи-и,— дип куйды Гапсаттар.— Булдыргансыз икән. Алар кызлар иделәрме икән соң, әллә җеннәрме? Күзегезгә кызлар булып күренеп, сезне юри котыртып... Гомәр мәсьәләнең бу ягын уйлап та карамаган икән. Шым булды. Коты болай да нәзек һәм кыска буеннан бөтергәләнеп узгандыр инде... Гапсаттарның сүзе тагын өстенгә чыкты: — Безнең Вазыйх бу кызга таш ыргыта да теге уттай янып юк була. Чыннан да дию пәриенең кызы икән. Сараена кем керсә, казанга сала да пешереп ашый, ди. Әмма бу юлы аның белән Гамир риза түгел. Шунда ук телгә килә: — Дию кызлары да, пәриләре дә адәм итен ашамыйлар! — Нәрсә ашыйлар алай булгач?— дип, Гапсаттар кеткелдәп ала, исәбе бер генә: аны саннан чыгару. — Сарык итен!— дип сикереп тора Гамир, башын кисмәгә бирердәй булып кызып.— Көтүче Кыям абзый сөйләгән иде. Ышанмасаң, үзеннән сорарсың, яме! Белдеңме! Беркөнне көтүләрне куып, иртә белән, иртүк авыл башыннан чыгып киләләр икән, тау сукмагы буйлап бер дәү дию, сыртына кара сарык йөкләп менеп китеп бара, ди. Кыям абзый чыбыркысын шартлатып җибәрүе булган, теге, сарыгын ташлап, дүрт аяклап җан фәрманына чабып юк та булган. Урманга кереп, тишегенә чумган! — Куа барганнармы?— дибез. — Әйе,— ди Гамир,— тотарсың диюне куып кына. Ат белән чаптырсаң да артыннан җитешеп булмый әле аның! — Адәм ите тәтемәгәндә, сарыкныкы да бата инде ул диюләргә,— дип шартлатып әйтеп куя Гапсаттар.— Әмма дә безнең Вазыйхны харап итә язганнар!.. Шым калабыз. Барыбызның да колаклары Гапсаттарның авызында. Чын күңелдән ышанып, күз алларыбызга әкияти көчкә ия буларак Вазыйх дустыбызның сурәте килеп баса. Кечкенә буе, чүмеч башы баһадир гәүдәгә, үзе чибәр егет кыяфәтенә керә. Ышанмыйча да мөмкин түгел. Гапсаттар үзе сөйли бит. Бүтән берәүдән ишетсәк, әле икеләнеп торыр идек. Әнә, Гомәрнең дә, Гамирның да сүзләре өстен чыкмадылар. — Бара икән бу... бара...— Гапсаттар тагын сүз дилбегәсен үз кулына ала.— Теге, Кыям абый күргән, беләсез бит инде, диюгә килеп юлыга. Куллары — чукмар кебек, бер сукса, Әмерекәгә кадәр тәгәрәп китәсең, ди. — Айга очасың, диген! Гомәрнең бу сүзе Гамирнең дә күңеленә хуш килде: — Анда хәзер әмерекәннәр, шулар янына очасың, димәк! — Һәм дөрес!— гомерендә беренче тапкырдыр Гапсаттар аларның да сүзләрен өстен чыгарды. Болар бу бәхетләреннән авызларын сүздән тыйдылар. Күңелләренә тынычлык иңде. Шушы хәйләсенә аларны каптырган Гапсаттар ашыкмыйча гына үз әкиятен дәвам итте.— Вазыйх тегеңә берне суга, бу — икене. Диюнең күзләреннән утлар күренеп, очкыннар чәчрәп чыгып, коты ботына, аннан табан астына ук китә. Ачуы белән Вазыйхка тондыра. Бетте егетебезнең башы: хәле китә. Күпме сугышып була инде? Тизрәк качу ягын карый. Йөгереп бер җиргә керә — диюнең тавыклары кетәклеге, ә анда — дөя кадәр әтәч, Вазыйхның яка артыннан эләктереп ала да: “Әһә, син минем тавыкларымның йомыркаларын урларга кердеңме?”— дип, аны тышкы якка болгап ата. Вазыйх, мескенем, тузанга барып төшә. Чәче-башы кап-кара була, ике күзләре генә ялтырап торалар. Аны куа килгән дию, шунда шушындый Вазыйхны күреп ала да, шәрран ярып кычкырып җибәрә, куркуыннан инде бу! Әйе... Вазыйхыбыз бу якка таба йөгерә-кача, дию — икенче. Икесе дә, әле берсе, әле тегесе үзен куып киләдер дип белеп, котсыз калганнар. Ярый әле Вазыйхның бәхетенә үзләренең тышкы бәрәңге базларының төбе очрый, ул шуннан бу якты дөнья йөзенә килеп чыга. Ә аннары, үзегез дә беләсез, аны әниләре капчыкка салып, ул капчыкның авызын унбиш йозаклы чылбыр белән бәйләп куйганнар, безнең янга уйнарга чыга алмасын өчен!.. Гапсаттарның да сүзләре бетәр икән. Һәммәбез Вазыйхның башыннан үткән хәлләрне аның авызыннан ишетеп, хәйран итеп утыра бирәбез. Шунда колагыбызга ишетелә дип торабыз, берәү эндәшә: — Сәлам, малайлар! Куркышып бер-беребезгә елыштык. Койма башында авызын ерып Вазыйх утыра иде, сорап та куйды: — Кемне болай әкәмәт итеп сөйлисез? Мине түгелдер бит!.. Сүзләребезне җыя алу кодрәтебездән килмәгәнлектән, ярдәм үтенгәндәй Гапсаттарга карадык. Ә аның исе дә китмәгән, аптырап та бирмәгән: — Нәрсә, капчыктан чыгардылармы әллә?— дип, ул да аңа авызын ерды. — Нинди капчыктан?— Вазыйх әлегә үз хәлләре хакында авылда таралган сүзләрне ишетергә өлгермәгән икән. Төшенеп тә, аңлап та бетермәде. — Әни әйтә, сине капчыкка тыкканнар, ди!— Гапсаттар шунда ук Вазыйхның күзләрен ачу эшенә кереште.— Бик алай кысан булмадымы? — Нинди капчык?— диде Вазыйх, тагын да аптырап. — Солыныкымы, онныкымы, ташмы — белмибез, сине шунда утыртканнар, дөресме, үзең әйт!— диде тагын Гапсаттар, аңа белгәнен аңлатырга теләп. — Ә-ә,— дип сузды Вазыйх, тагын авызын ерып җибәреп.— Өйгә бикләп куюларын әйтәсеңме? Тәрәзәдән чыгып шылдым әле! Әниләр кайтканчы гына! — Әнә, күренәләр!— Гомәрнең очлы күзе су буеннан менеп килгән апаларны күрергә өлгерде. Вазыйхның ничек юк булуын белешми дә калдык. — Сөйләгән буласың,— диде бераздан соң Гамир, ризалыгын бозып, Гапсаттарны ачуланып.— Капчыкка тыкканнар, имеш. Нинди капчык? “Домашний арест” кына икән бит! — Һи-и,— диде Гапсаттар да, бәхәсне кыздыра төшеп һәм мәсьәләне аңлатып биреп.— “Капчык” дигәннәре шул ук “арест” инде аның! Укыганың юкмыни бер дә? Китапларда шпионнарны “таш капчыкларга тыгалар”. Ул “Домашний арест” дигәне “солы капчыгы” гына аның, әнә Вазыйх кебек, өстеннән ишекләрен бикләп китсәләр, тәрәзәдән дә чыгып-кереп йөрергә була! Тагын Гапсаттарның сүзе өстенгә чыкты, әмма Гамирның бирешәсе килмәде: — Тәрәзәдән йөргән кешенең буе кечкенә кала!— диде. Юкка алай әйтте, Гапсаттарга мактаныр җай табылды: — Икенде күләгәсе кадәр буйга ия булып үстем әле, рәхмәт, Гамир, моннан түбән тәрәзәдән йөри башлыйм, бәлки мин дә синең кебек чөлдери кадәр генә булырмын!..
VIII Бу җәй дә хәере белән үтеп китте. Җәйге ялдан мәктәпкә җыелган укучылар арасында Дүсем авылының түбән очы, ягъни безнең оч малайлары да бар иде. Алардан кайсыларыбыз дүртенче “А” сыйныфында укыячакбыз. Аларның берсе — маҗаралар кичкә Вазыйх булса, икенчесе — җәй буена башын ничәмә тапкырлар тиштергән, авыз-борыннары җимерелеп беткән Гапсаттар инде, ә калганнарыбыз сан өчендер. Укытучылар безне белемле итәргә дип бөтен көчләрен түгәчәкләр, әти-әниләрнең кулларыннан килмәгән тәрбия эше белән шөгыльләнәчәкләр. Ә безнең бер колактан кергән үгет-нәсыйхәт, аң-белем икенчесеннән чыгып йөгерәчәк, чөнки башларыбызда җилләр исә, анда тыныч кына качып, утырып, торып калу мөмкин түгел. Шуны да белмәгәч, нинди укытучылар икән инде алар? Гапсаттар яңа сыйныфташлар белән танышканда ук һәммә кызларның һәм малайларның котларын алып бетерде. Аның кыяфәте дә, теле дә һичкайсында юк иде. Җыелышып, акылга утыртасы иттеләр. Уратып, бер почмакка кыстылар. Ә ул һәммәсен изеп кенә ташлады. Барып, сыйныф җитәкчесенә әләкләделәр, директорга чакыртып орыштылар, аның исе дә китмәде. Гапсаттарны җиңү мөмкин булмаган эш, белмиләр! Башында җилләр уйнавын әйтсәләр дә, әллә нинди хикмәтләргә ия булып чыкты ул, дәресләрнең һәммәсендә диярлек “дүртле” һәм “бишле”ләр генә эләктерә. Хәер, бер-ике дәрәҗәдә киметеп, “өчле”, хәтта “икеле” дә куеп карыйлар үзенә. Әмма аңардан ни файда? Гапсаттар адәм баласы белмәгәннәрне дә аңлатып бирү көченә ия, зиһене теленнән дә уздырыбрак эшли. Шуңа күрә дә аны “Җенле” дип атадылар. Вазыйхка килгәндә, ул һаман да маҗаралар иясе булып калды. Дөресрәге, аны Гапсаттар шундый итеп танытты. Кайда гына нинди генә сүз чыкса да: — Менә безнең Вазыйх белән нинди хәл булган иде!— дип сөйли башлый да, колаклары үрә торган укучыларның авызлары ачылып кала, берәр көн буена ябарга онытып йөриләр. Ә үзләре: — Алдама!— диләр. Мондый сүзгә Гапсаттарның җавабы әллә кайчан әзер: — Алдасам — тыңлама! Нигә авызыма керердәй булып колак сузып утырасың әле монда? Ә Гомәр күрше генә сыйныфта укып йөри. Көн дә иярләп һәм сөйрәп алып кайткан “икеле”ләреннән тәмам арып, аптырап бетте. Ахырда, тырыша торгач, “өчле”ләр дә эләктергәләде. Әмма Гапсаттарныкы янында аныкыларның дәрәҗәсе сукыр бер тиенгә дә тормый иделәр. Дүртенче “А” янында күрше дүртенче “Б” сыйныфы бик масаерга тырышса да, әллә ни булдыра алмадылар. Әмма алар тәртипләре белән алдырдылар. Шуңа да аларда дәрес уздыру укытучылар өчен күңелле иде. Ә безнең дүртенче “А”га керсәләр, шунда ук җаннары чыга, котлары югала, ни яңа теманы аңлата алмыйча гаҗизләнәләр, ни үтелгән дәресне сорап, белем дәрәҗәсен дөрес билгели аптырыйлар. Гаеплене эзли башлыйлар, нигә укымау белән кызыксыналар. Ә Гапсаттар: — Кемнәр әле безнең укытучыларыбыз? Алар укытырга, белем өйрәтергә тиешләрме?— дип авызын ера. Дәресләр өзелә. Ахырда: — Ну шушы дүртенче “А”ны!— дип, укытучыларыбыз оятлы булып, безне калдырып чыгып китәләр. Ике генә атна укулар булуга карамастан, инде ничә мөгаллимебез шулай көлкегә мыскылланды. Алай ук кирәкмәс иде, югыйсә! Ниләр күрер бу башлар? Гапсаттарга — рәхәт, аныкы инде тишкәләнеп беткән, бармак төртер урыны да калмаган. 2000–2004 нче еллар.
ӨЧ КӨНЛЕК ГОМЕР Хикәя Хатын-кызга күпме йөк өйдек без, И булдыклы ирләр, һәммәбез! Юл уңае сумкаларын хәтта Күтәрешеп бара белмибез...
Күз алдыгызга китерегез— чем-кара гөлчәчәкне, розаны. Аның хәтфә таҗлары гүяки үлем кебек серлеләр һәм йомшаклар. Аларга кешеләр әлегә аңларга өлгермәгән, дөньялык мәхрүм калган ниндидер рәхәтлек, канәгатьлек һәм бөтенлек— барчасы берьюлы бирелгән. Кара роза чәчәкләре! Хәер, юкка мин аларны үлем белән тиңләдем, чөнки алар— мәңгелекнең үзе кебек биниһая, мәгърур, бөек. Ул ак гөлчәчәкләр генә салкын сабырлар. Ә кара роза гөле— җылы, җир йөзенә ирешергә тәгаен тиеш булган барча нурларның төсе түгел, бәлки юклыгы җыелган. Һәр чәчәк, нинди генә булмасын, үз эченә сер яшергән табигать могҗизасы. Ул матурлык кына да түгел, яшәү билгесе дә. Менә шуңа күрә хәтта зиратларга да чәчәкләр белән киләләр. Чәчәкләр, чәчәкләр, чәчәкләр... Кешелек һәрдаим чәчәкләр могҗизасы эчендә үзен яшәтә. Ә кара роза чәчәге бәрхет такыяларын көн күзенә могҗизалар могҗизасы буларак ача. Мин моңа кадәр кара роза чәчәкләрен үлем билгесе дип уйлап йөргән идем, ә алар әле кабынырга, янарга җитешмәгән, әллә инде, янып, сүнәргә өлгергән кара күмерләрме, белмәдем! Әлегә янмаган, әллә инде сүнгән?.. Мәңгелек үзе шундый түгелмени?..
Беренче көн.
I Тыныч, һавалар бераз суынган, агач яфраклары әлегә йолкынып-коелып бетмәгән көз вакыты иде. Айгөл Җәүдәтовнаның бүген яшерен сере ачылды. Әнисе белән сөйләшеп утыра иделәр, сүз иярә сүз китеп, әллә ничек кенә бик җиңелдән әйтте дә куйды ул аны. Шул килеш, игътибарсыз гына калдырырга, колакка элмичә генә үтеп китәргә дә мөмкин иде. Әмма әнисенең күзләре гадәттәгедән киңрәк ачылдылар, шар булдылар. Аның озын һәм артка пөхтә итеп җыелган ак чәчләренә таба киң һәм тигез маңгаеның сырлары йөгергәнен дә кызы шәйләп утырды. Хәтере калуын белдереп, әнисенең тыныч иреннәренә кадәр очлаеп, гүяки салынып төштеләр. — Ничек инде?— диде ул, кызына сынаулы карашын ташлап.— Ничек инде? Айгөл Җәүдәтовна менә хәзер, шушы мизгел эчендә үк, һичбер соңармыйча, ялгыш әйткәнлеген раслап гафу үтенергә тиеш иде. Әмма ул алай эшләмәде. Зур, кара күзләре кайнар күз яшьләренә тулыштылар. Алар аның ак һәм чиста, холкының тигезлеген, сабырлыкта камиллеген сиздереп торган калку бит очыннан йөгереп төшәргә тиеш иделәр, әмма озын кара керфекләренә эленеп калудан уза алмадылар. Айгөл Җәүдәтовна ике җилкәсенә ишелеп төшкән куе кара чәчләрен пәрдә итеп йөзенә тартып куярга теләде. Бары тик йомшак һәм назлы куллары гына аны тыңламадылар. Ул үз җанын хәлсез, күңелен адашкан итеп тойды һәм сүзенең инде әйтелүен, аны кайтарып алып булмасын, шул сәбәпле оятка калуын тойды. Әнисе Хафизә Камиловна, кызын инде кырыкта, үз уе һәм хыяллары белән яши торган кеше дип түгел, бәлки әле һаман да мәктәп баласы, пионерка итеп күзаллый идеме, бөтенләй аптырашта калуын сиздереп, инде өченче тапкырын: — Ничек инде?— дип сорады. Бу юлы да Айгөл Җәүдәтовна җавап бирерлек хәлдә түгел иде. Өстендәге киҗе-мамык күлмәгенең яшел төсе тагын да куерак булып күзенә күренде, каралганнан карала барадыр сыман. Ул әнисенә карап алды, карашларын очраштырырга кыймады, салып, кулындагы китап өстенә куйган күзлекләренә күзен кайтарып, аннары ак җәймәле өстәлдәге бәллүр чәчәк вазасында утырган ак роза чәчәкләрендә тукталып калды. Шунда аларның җиңелчә татлы исе аның борынына төртелде. Әмма ул чәчәк бәйләмендә күңеленә хушлану тапмады. Айгөл Җәүдәтовнаны бу мизгелдә һичкем аңламый һәм аңларга да теләми кебек тоелды. Мондый ялгызлыкны беренче тапкыр гына тойганы булмаганлыктан, аңа барысы да барыбер сыман иде. Әмма әнисенең борчылуы, кызының хәбәрен куркып каршы алуы бөтенләй дә хәтерен бозып ташлады. Тугыз катлы Казан шәһәренең олы фатир тәрәзәләренә инде утлар элә башладылар. Вакыт кичкә якынаеп, кала өстенә эңгер төшә торды. Әмма Хафизә Камиловна, советлар чорында яшәгән һәм шул дәвердән гадәтләнеп калган кеше буларак, хәтта ут-электрны да сакчыл-экономияле файдалану ягында иде. Аның ире Җәүдәт Сәлимович, гәүдәгә уртача, әмма холыкка баһадир зат, гомере буена коммунист булды, байлыкны сөймәгән кебек, әрәм-шәрәмне дә яратмады. Дөньялар баш-аяк килгәнче, көтмәгәндә, бик җиңел үлем белән китеп барды. Хафизә Камиловна элегрәк аны сагына торган иде, хәзер оныта башлады. “Әле дә ярый вакытында китте, коммунистларның бөтенләй таралып беткәнен үз күзе белән күргән булса, йөрәге шартламый калмас иде”,— дип уйлаштырып куйгалаулары җанын тынычландыра торды. Соңгы ун ел эчендә ил халкы үзгәргән кебек, Хафизә Камиловна да башка кешегә әверелә барды. Ул хәзер элеккечә диннән көлүчеләргә колак тотучы түгел, бәлки, киресенчә, диннән башка яши алмас хәлгә килде. Мәсҗидкә йөреп, Коръән укырга, намазга басарга өйрәнде. Җаны-тәне сафланып киткәндәй, сулышын да башкача ала түгелме? Ә ире аның болайга үзгәрүләрен кабул иткән булыр идеме? Юктыр. Коммунист кына да түгел, ата коммунист иде шул ул, ата коммунист. Шуңа күрә дә заводта иң дәрәҗәле эшчеләрдән булды. Карьераны яратмады түгел, сөя иде ул, Җәүдәт Сәлимович, бик сөя иде. Тиз арада партком, профком эшчәнлегенә катнашып китте. Игътибарлы кешеләр арасына килеп эләкте. Аны тиздән күреп алдылар һәм үстерә башладылар. Ахырда ул зур заводның профком рәисе дәрәҗәсенә менеп җитте. Кайчандыр авылдан килгән, авызын ачса, бәрәңгесе күренеп торган сала малае гына булса да, озакламый завод егетенә әверелде. Кичке җидееллык, аннары унъеллык урта мәктәпләрне тәмамлады, техникумга укырга кереп, дүрт елда аны бетереп, институтка гаризасын бирде. Бу вакытта ул инде заводтагы чибәр кызларның иң күзгә чалынганнарыннан булган Хафизә туташка өйләнгән, гаиләсен тулай торакның салкын бер бүлмәсендә яшәтә башлаган, улы Ренат туып, хатыны икенчегә көмәнле иде. Әмма тормышының һаман да җайга салынмаган булуы гына аның җанын изде. Алга таба аны әллә ни зур рәхәтлекләр көтмәгәне дә көн кебек ачык аңлашылып тора иде. Институтны тәмамласа, кеше арасына керерлеге булыр сыман тоелды. Тик чит-ят кешене кем дә кайгыртырга теләми. Һәр адәм үз хәсрәте белән яши. Ирешелгәннәренә, тапканнарына канәгатьләр аз. Бигрәк тә җитәкчеләрнең бармаклары үз якларына кәкре. Кешеләр ничек ният-теләкләренә җиңел генә ирешәләрдер, моны Җәүдәт Сәлимович аңлый алмый аптырады. Үзенең уңышлары аңа бик кечкенә кебек тоелдылар. Шулай да, техникум дипломын кадрлар бүлегенә илтеп биргәч, мәртәбәсе арта төште. Хезмәттәшләре дә Җәүдәт Сәлимовичта булачак мастерны күрделәр. Әмма бу урын буш түгел, аның кебекләр заводта азмыни? Иң кыены шул, эшче була торып, сменадан-сменага эшкә чабып, арып-талып көч түккәннән соң ничек институтта укуны башлап җибәрергә мөмкин? Тормышның гаделсезлеге аның бәгыренә төште. Әмма ул барыбер төптә калмаска, калкып чыгарга тиеш иде. Һәр татар баласыныкы кебек, аның да урысчасы каты-коты гына булды. Юк, урысчаны белми түгел, яхшы аңлый, язылганын да, сөйләнгәнен дә төшенә әмма үзенә шуларны авызы белән кабатларга калгач, аңлаган-төшенгән гыйлемнәрен генә теле белән җәеп сала алмый гаҗизләнә. Сөйли башласа, сүзләре җитми, язарга тотынса, җөмләләре барып чыкмый. Җитмәсә— хаталы. Диктант дәфтәрләре дә укытучылары тарафыннан кып-кызыл ителеп бетереләләр иде. Нинди могҗиза белән институтка эләккәндер, мөгаен физикада һәм математикада осталыклары файда иткәндер! Алардан ул һаман да яхшы билгеләрне генә алды, ә урыс теленнән “зачет”, ягъни “исәпкә алынды” дигән билге дә җитте. Җәүдәт Сәлимович үзенә ышанды, яхшы язганмындыр дип уйлады. Аларга диктантларын кайтарып бирмәделәр. Хәер, анда ул хата өстенә хатадан артыгын күрмәячәк һәм, шулай булуы хәерле табылгандыр, күңеле сынудан гайрегә юлыкмаячак иде. Институтка кабул итүчеләр аны кызганганнар дип тә уйлау дөрес булмас, ахыр чиктә эшче хезмәте һәм коммунистлыгы ярдәмгә килгәндер! Боларын ул хәтта хатыны Хафизә Камиловнага әйтеп тормаган иде, әмма, ничектер күңеле йомшарып, кызы Айгөл Җәүдәтовнага, аны тырышып укырга өндәгәнендә, онытылып китеп сөйләде. Баласы күңеленә күбрәк шушы сыйфатлары белән кереп калды. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|