ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 44 страница— Мин бер кәгазь калдырган идем. Онытканмын, бүген сезнең министрлыкка утырышка бара торган көнегез икән... Иртән керткән идем,— диде. — Мин аңа ризалыгымны белдереп имзамны салдым. Кадрлар бүлегенә кертә аласыз,— дип, Айгөл Җәүдәтовна кичектерми җавабын биргәч, Абдул Марсович югалып калды. Адымнарында буталды, арткарак чигенде. Мөгаен үзенең шәхесенә карата мондый саксыз, хөрмәтсез карашны көтмәгән булгандыр. Кимендә аңа бер-ике үтенеч сүзен кызганмаска тиешләр, китмәгез, уйлап карагыз диячәкләр иде түгелме? Әмма ул берсен дә ишетмәде. Гүяки аны, колагыннан тотып, урамга куып чыгардылар да, артыннан шапылдатып ишекне яптылар. Йөзләренә майлы тир бәреп торган кешеләрне Айгөл Җәүдәтовна сөйми иде. Абдул Марсович шулай тирләп чыкты. Әле генә теленә-теле йокмаган ир сүзсез калды. Гаризасына көне-сәгате белән диярлек үк кул куячакларын башына да кертмәгән икән. Алданды. Үзенең әле берничә ел элек кенә сирәк белгечлек иясе исемлегендә йөрүе дә, хәлнең һаман да шулай калгандай тоелуы да аны ялгыштырды. Җаны әрнеде. Кадерен белмәүләре иде бу аның өчен. Менә хәзер, самавыр кебек кайнарланып, эчендә җыелган һәр уй-хисен шушы кызуында пар кебек бәреп чыгаруны да булдыра алмады. Кулындагы кәрәзле кесә телефоны төймәләрендә бармаклары гына буталып уйнап алды. Аның эшеннән китәчәген әле хатыны да, балалары да, җан кисәккәе сөяркәсе дә белми иделәр ахрысы. Хәзер аларга шалтыратуы да уңайлы түгел икәнлеген аңлатырга иде үзенә! — Телефонны калдырырга онытмагыз!— диде Айгөл Җәүдәтовна, аның кулындагы кесә телефонына ишарә итеп. Бу сүзләре Абдул Марсовичка шулай ук авыр булып ишетеләсен аңлады. Белүенчә, ул күптән шушы телефонга өйрәнеп алган, аның һаман да бары тик үз кесәсендә генә йөрүенә күнеккән, һич чыгымын чыгармый гына бүлек хисабыннан файдаланучыларның берсе иде. Айгөл Җәүдәтовна үз кул астында хезмәт итүче һәркемне шундый телефоннар белән тәэмин иткән, чыгымнарны каплауны да җайга салган җитәкче. Ул гына да түгел, һәр бүлмәдәге хезмәткәрләре каршысында соңгы технология таләпләре буенча компьютерлар куелган, интернет челтәре һәр кирәкле булырга мөмкин саналган һәммә чаралар-җиһазлар барчасының кулында булды. Бары тик эшләсеннәр генә, еламасыннар, интекмәсеннәр. Һәм менә шуларның бөтенесеннән дә Абдул Марсович берьюлы коры калганлыгын тоярга мәҗбүр. — Мөмкинме, иртәгә кадәр миндә калып торса?— дип сорады ул, кулындагы кесә телефонын алгарак сузып. Ишекне шакыганчыга кадәр һәм аннан соң да бу сүзләрне әйтергә, шушы мәсьәләдә үтенергә туры киләчәген башына кертеп караганы булмавы аңлашылмый калмады. Айгөл Җәүдәтовна исә: — Тагын нәрсә?— дип әйтмәкче иде, ашыкмады. — Минем әле сез боерган эшләр дә бетеп җитмәгән иде...— Абдул Марсович бу сүзләренә басым ясап, һәркайсын иҗекләп диярлек сузып-сузып әйтте. Аңа җавабында Айгөл Җәүдәтовна тагын да: — Моңарчы нәрсә карадыгыз? Нигә эшегезне бетермәдегез?— димәкче иде, бу юлы да сабыр канаты аның күңелен тынычландырып сыпырып үтте. Ул бары тик: — Ярар, анысы үзегезнең теләгегездә!— дип кенә әйтеп куйды. Телендә Абдул Марсович мең рәхмәтле булып чыгып китте. Әмма аның балтасы суга төшкән, тәкъдире хәл ителгән, язмышыннан узмышы юк иде. Ә Айгөл Җәүдәтовнага барыбер кебек тоелды. Моңа кадәр бераз икеләнү, кызулык белән кул куеп ташлавы өчен күңеле чак кына авырлык кичергән булса, хәзер рәхәтләнеп тантана итте. Гүяки Абдул Марсович аның карамагында эшләмәгән, фәрманнарын үтәү өчен тырышмаган, ялгыш кына урамнан адашып кергән дә чыгып киткән. Моңа кадәр андыйлар булган кебек, моннан соң да очрамый калмаслар. Тормыш шулай инде ул, үз агымы белән бара да бара. Берәүләр — китә, икенчеләр — килә. Изге урын буш тормый, диләрме? Нәкъ үзе, дөрес сүз! Тик бары шәхесләр генә башкача. Алар кайда да эз калдырып китү көченә ия. Андыйларны хәтта кырыс тарих та хәтерендә саклый. Айгөл Җәүдәтовна үзенең шәхес икәнлеген яхшы белә иде. Юктан бар итү көченә ия булган холкы белән ул һәммә кыенлыкларны ерып барды. Бу бүлекне дә Айгөл Җәүдәтовна тудырды. Яңа технологияләр җәмгыятьтә әле генә пәйда була башлаган иделәр. Менә шуларны өйрәнү һәм эшкә җигү өчен аны билгеләделәр. Бер үзе, ялгыз хәлендә, ул технологияләрне җәмгыять кабул итәргә әзер түгел чагында ук җиң сызганып эшкә кереште. Физика өлкәсендә югары белеме генә түгел, алдан сиземләү һәм аңлап эш итү көче дә, күңел дәрте белән кушылып, купшы нотыклар ягына китмичә, реаль казанышлар юлына илтте. Озакламый районда, аннары олы шәһәрдә ул бу өлкәдә бердәнбер белгеч булып әверелде. Һаман да үзе җигелеп тартты. Ярдәмгә, тора-бара, бер белгеч табарга киңәш иттеләр. Аннары министрлык аның эше белән кызыксына башлады. Дөресрәге, Хәким Насыйбович, яңа технологияләрне өйрәнеп, аларны система буларак халык хуҗалыгында файдалану мөмкинлеген тикшерү эшен аңа йөкләгән кеше, министр дәрәҗәсе алгач, Айгөл Җәүдәтовнага олы юл ачты. Мораль яктан искергән һәм соңгы ун елга якын кузгала алмыйча интеккән бүлекне таркатып, яңача кору өчен дип аңа тапшырды. Ул шулай үсеп китте. Хәзер Айгөл Җәүдәтовна, министрлыкта гына түгел, халык хуҗалыгы системасында да зур һәм хөрмәтле кеше иде. Аңа ничәмә-ничә район бүлекчәләре буйсына. Әмма Айгөл Җәүдәтовнага болар гына аз кебек тоела. Ул зуррак урыннарга һәм мәртәбәләргә лаеклы. Ә бу өлкәне кемгә калдырсын? Дөрес, яңа технологияләр, заман таләбе буенча, җәмгыятьтә төп урынны ала баралар. Мантыйк таләбеннән чыгып караганда, алар белән бергә Айгөл Җәүдәтовна үзе дә төп кешегә әверелә барырга тиеш иде дә, әмма моны сизми. Шуңа да акылы да, күңеле дә канәгатьсезлек итә. Бәлки активлыгы җитмидер? Бәлки аңа районнан-районнарга йөреп, үзенең бу өлкә хуҗасы икәнлеген раслау чараларын үтемле итеп сиздерү алымнарын файдаланмавы комачау итәдер? Барысына да ничек вакыт җиткерсен? Шәхес ул җәмгыять кысаларында яши, гаиләсе өчен аның вакыты да калмый, һаман тормышның алгы сызыгында барырга тиеш. Айгөл Җәүдәтовна күптән боларны аңлый, тик аңа нидер, бәлки кемдер аяк чала сыман. Әллә бик яшьли шулай югары күтәрелдеме? Балалары үсеп җитеп, башлы-күзле булырга өлгергәнче мондый ук зур эшләргә тотынмаска идеме? Бу сораулары буш иде, чөнки ул тормышының башкача баруын да теләми. Аңа тәвәккәллек, бары тик тәвәккәллек кенә кирәк. Гаиләсенә дә вакыты калыр әле, калыр! Айгөл Җәүдәтовна шушы карары белән үзен алдады. Ул башка фикергә килә белми һәм теләми дә иде. Дөрес, кайвакыт бу эшен ташлыйсы, үзенә башка тыныч өлкә сайлыйсы килгән чаклары да аз булмады. Ярый әле ашыкмады. Мондый югарылыкка ирешеп тә, көче һәм дәрте бар хәлдә кулын селтәп, бу тәхетеннән ваз кичсә, юләр диячәкләр иде үзен. Әмма сораулар эчендә калган вакытлары да аз түгел, булса иде шундый чакларында киңәшчесе, сүнгән күңел дәртен кабат тергезеп җибәрүчесе! Айгөл Җәүдәтовна андый кешегә һәрдаим диярлек мохтаҗ калды. Бу аның хатын-кыз булуыннан гына килә иде. Дөрес, әүвәле ул үзенең кемлеген раслау өчен көч түкте. Ясаган хаталарын да гафу итә белделәр, уңышларын да күрделәр. Әмма киңәшче генә була алмадылар. Ханымның күңел суларын түгәсе, сүзләрен тыңлап кына да утырыр кешесен табасы килде. Бу мохтаҗлыгы бигрәк тә соңгы вакытларда үзен нык сиздерә башлады. Ире Салават Наилович аның сүзләренә колак тота торган кеше түгел иде. Үз кайгысы, үз уе белән генә яшәргә күнеккән академик баласы һәммә нәрсәгә әтисенең исеме, фамилиясенә дусларының хөрмәте аша ирешүне гадәт иткән. Хәер, Айгөл Җәүдәтовна да аның ни эшен, ни максатын аңлап бетерә алмый. Салават Наилович тормышны аңлап гомер сөрүчеләрдән булмыйча, күңеле белән романтик, яшәеш кануннарына төкереп караучы шул. Аны хатыны гына үзгәртә алмый. Кая ди ул, соңгы вакытларда хәтта әтисенең сүзләрен колагына эләме икән? Монысы Айгөл Җәүдәтовнага бөтенләй аңлашылмый. Әтисе академикның укучылары, дуслары һәм исеме-фамилиясе белән ире рәхәтләнеп файдалана, ә сүзләрен, хәтта шәхесен сукыр бер тиенгә дә куймый. Гомер буе шулай яшәп, иртәгәге көнгә икенче аяк белән торачакмы? Мәңге юк! Киңәшкә үз әнисенә Айгөл Җәүдәтовна элекләрне еш йөри иде. Хәзер дә бара. Әмма аннан: — Белмим инде, кызым, үзеңә кара!— дигән сүзләрне генә ишетә тора. Бу — киңәш түгел, алар гына җитми. Үзенә карарга кирәк икәнлеген Айгөл Җәүдәтовна яхшы тоя, әмма бар уйларын төймәгә-төймә сүтеп, аларны кабат җыеп, күңеленә үтәрлек итеп аңлатып бирә алсын иде ул. Башка кеме бар инде? Кызы Дилбәр үз уйлары эченнән чыга алмый. Әнисенә аларны ачасы килми, яшерә. Димәк, гашыйк булган, бичаракае. Әйе, шул гынадыр! Ә кечкенәсе Динә әлегә яшь, мәктәп дәресләрендә бирелгән өй эшләрен вакытында әзерләсә дә ярар иде әле! Үз уйлары эчендә кайнаган Айгөл Җәүдәтовна шунда дерт итеп китте. Аңа Динәсе ата-аналар җыелышы хакында әйткән иде бит! Кичә сөйләштеләр, әмма ахырына кадәр хәл итеп бетермәделәр. Ире Салават Наилович, үтенсәң дә, мылтык терәп илткәндә дә, мәктәп бусагасыннан атлап керергә теләмәячәк. Айгөл Җәүдәтовна тизрәк телефон номерын җыйды. Ярый әле өйдәләр икән. Анда трубканы кече кызы Динә алды һәм ачулана ук башлады: — Әни, син һаман эшеңдәмени әле? Кайт тизрәк! Айгөл Җәүдәтовнаның йөрәгенә ут капкандай булды. Коты кузгалды һәм ул: — Ни булды, кызым?— дип, тәмам бетеренеп, авыр борчуларга төшеп сорады, аның тавышыннан хәтта Динә дә куркынып калды. Көч-хәл белән акылын җыеп, инде кичәдән бирле сөйләгән сүзләрен генә әйтә алды: — Бүген ата-аналар җыелышы бит, шунда керәсең бар! — Уф-ф!— диде Айгөл Җәүдәтовна,— тәмам котымны алдың! — Син үзең!..— дип шыңшуга керешмәкче иде кызы, әнисе: — Әтиең өйдәме?— диде. — Өйдә!— дип кенә җавап бирде Динә, әмма шунда ук, тын алганнан соң, тезеп тә китте:— Ул барыбер, мәктәпкә кермим, әниең барсын, аның бүтән эше юк, ди. Шунда Айгөл Җәүдәтовна тагын да кырысрак тонга күчте: — Бир әле телефон трубкасын әтиеңә!— дип әмерен җиткерде. Әмма Динәсе колагына да эләргә теләмәде. Мәктәп, әни, әти, ата-аналар җыелышы мәсьәләләрендә ул үз дигәненчә эш йөртә белә иде. — Бирмим,— дип киреләнде,— әти анда бармый! — Кая, үзем сөйләшим әле!— дип әйтеп карады Айгөл Җәүдәтовна. Әмма кызы шунда ук шыңшуга күчте һәм үтенә дә башлады: — Әнием, ә, әнием... Син бар инде! Анда әтиләр йөрми, әниләр бара!— диде. Ул бу яктан хаклы иде. Чыннан да ата-аналар җыелышларына Айгөл Җәүдәтовна ничә тапкыр барды, әмма анда бер-ике ир-аттан гайре һичкемне күз алдында калдырмаган. Алары да тиз арада табан ялтырату җаен карыйлар. Берәр мәсьәләне чишү соралса да, теләсәгез нишләгез дигәндәй үзләрен тоталар. Имеш, беләбез без сез хатыннарны, барыбер ниятегезчә эшлисез! Динә тагын әнисен ашыктыра башлады: — Тизрәк кайт инде, мин дә сине сагындым... Чәй куя торырмын. Соңга каласың бит!— диде. Шунда гына Айгөл Җәүдәтовна хәзер үк юлга чыгасын, бер сәгать эчендә өйдә буласын әйтте.
IV Ашыгып киенгәнендә, теге яки бу эшем онытылып калмасын дип, өстәлендәге кәгазьләренә күз салып маташканында ишек шакып, керергә кушылып та бүлмәгә узмыйча калдылар. Бу хәл Айгөл Җәүдәтовна өчен сәер тоелды. Хәер, ялгышлык белән генә дә кагылып киткән булырга мөмкиннәр. Ханым өрфия шарфын муенында җайлады, көзгегә тагын бер карап алды. Чибәрлектә балкып торуы бу юлы да аның кәефен күтәреп җибәрде. Ул хәтта көзгедәге сурәтенә, елмаеп: — Хәзергә!— дип хушлашу сәламен җиткерде. Ишеккә килеп, коридордагы яктылык керсен диярәк аны ачты, бүлмәсендәге утларны сүндерде. Тагын да уң һәм сул тарафларга күз йөртеп алды. Барысы да тәртиптә иде. Шуңарга инангач кына ишек ягына кабат борылды, анда басып торучыга игътибар итте. — Абау, кеше бар икән!— дип, каушап һәм өркебрәк әйтергә мәҗбүр булды. — Исәнмесез!— диде тупсага килгән әфәнде.— Вакытсыз йөрим икән, көтмәгәнсез дә! “Көтәргә тиеш идем әллә?”— дип үчекләнде Айгөл Җәүдәтовнаның җаны. Әмма аңа: — Син кайдан болай?— дип сорау бирми кала алмады. Бары тик шуннан соң гына: — Исәнмесез! Нинди җилләр китерде?— диде. Бу кеше Айгөл Җәүдәтовнага бик яхшы таныш иде. Яшь вакытларында икесе арасында булып алган җиңелчә флирт инде онытылган, күңелләрендә генә бераз эзе калган. Һәрхәлдә ханым аны шулай тойды. Әмма, әгәр ул монда килгән, аны эзләп тапкан икән, димәк Айгөл Җәүдәтовнаны оныта алмый торгандыр! Исеме Хәлим, уртача буйлы, көрән чәчле, теге вакытларда мыек йөртми иде. Алар моннан бер атна чамасы гына элек ялгышып трамвайда очраштылар. Айгөл Җәүдәтовна янына мыеклы, чәчләренә чал керә башлаган урта яшьләрдәге ир килеп басты. Өстендә күн куртка, башында гади кепка иде. — Сез мине танымадыгыз бугай?— диде ул, үзенә игътибар иттерергә теләп.— Ә мин сезне эзләгән идем. Насыйп булса колына, чыгарып куяр юлына диләрме әле? Безнең очрашуыбыз үзе Ходайның насыйбы. — Ник танымадым?— диде Айгөл Җәүдәтовна, бераз каушавын тоеп, янындагы кызы Динәдән кыенсыныбрак.— Хәлим Халикович, сезне онытырга мөмкинме соң? Бу сүзләре иргә канат бирде. Боек йөзе кинәт балкып китте. Куанычына сыеша алмыйча, сүзләр тезмәсенә ханымның күңелен ияртте. Айгөл Җәүдәтовнаны телевизордан да күргәләгән, кайда эшләвен дә чамалап алган, газеталарга биргән интервьюларын да укырга өлгергән булып чыкты. Әмма: — Минем белән журналистларның кызыксынганнары юк әлегә, Хәлим Халикович,— диде ханым, аны ялганында тотып. — Юктыр инде!— дип кире какты ул, бер дә ризалашырга теләмичә.— Мин бутала торган кеше түгел! “Алай микән?”— димәкче иде Айгөл Җәүдәтовна, сүзен әйтми калуны уңайрак күрде. “Бутала торган кеше түгел, имеш. Ә ул вакытта, хәтереңдәдер әле, кайсы уҗымга йөгерде нәфсең бозавы?” Бу соравын да Айгөл Җәүдәтовна йотып калдырды. Элекләрне, моннан өч ай гына әүвәле очраган булса, бәлки бу соравын яшереп калдырмас та иде. Инде Хәлим Халикович онытылырга дучар ителгәннәр исемлегендә аның өчен. Ник очрадың әле, мәхлук?!. — Сине һаман да оныта алганым юк! Аннан бу сүзләрне Айгөл Җәүдәтовна көтмәгән иде. Трамвайда утырып баручылар һәм янәшәдә генә басып торучылар аларга күтәрелеп тә, борылып та карадылар. Хәзер һәммәсенең колаклары әйтеләчәк сүзләрендә иде. Моны Хәлим Халикович та сизенеп алды. Кыенсыну кичереп, бераз ара юлны сүзсез генә барды. — Әни,— диде Динә,— әтинең машинасы түгелме? Светофорга тукталган “Жигули”ләр арасында нәкъ үзләренеке төслесе дә бар иде. Салонында бер яшь егет белән сары чәчле кыз сөйләшәләр. Трамвайдагы халык та күзләре белән шул машинаны эзләделәр. Светофор яшел утын яндырды. Машиналар ажгырып алга атылдылар, трамвай да теләр-теләмәс булса да юлын дәвам итте. Ире барлыгын Хәлим Халиковичның электән белгәнлеге Айгөл Җәүдәтовна өчен сер түгел иде. Кызының вакытында әтисен исенә төшерүе дә уңайга килде. Алар соңгы тукталышларына кадәр сүзсез диярлек бардылар. Трамвайдагы халыкның колаклары яңа гына шаулашып кергән һәм шаярышып-төртешеп барган яшьләр авызына сузылды. — Мин сезне бераз озатсам ярармы?— дип сорады Хәлим Халикович. Айгөл Җәүдәтовна кире дә какмады, уңай да җавап бирмәде, бары тик: — Хатыныгыз Инга ханым ни хәлләрдә?— дип кенә сорады. Ир тәмам телсез калды. Айгөл Җәүдәтовнаның хәтере алтын икәнлеген электән белә иде ул, әмма бу кадәрле үк дип башына да китермәгән. Чөнки, үзенә килгәндә, аның ни иренең исемен һәм кемлеген исенә төшерә алмый, ни балаларын! — Без аерылыштык инде!— диде, трамвайдан төшкәч Хәлим Халикович.— Дөресрәге, миңа аны ташларга туры килде! — Ничек инде? Ярата идегез түгелме?— дип сорады бераз аны үртәп Айгөл Җәүдәтовна. — Ярата дип инде ул кадәрле... Хәлим Халикович дөресен белдерергә кыенсынды. Айгөл Җәүдәтовнага үз мәхәббәтен аңлатып маташучы, шактый вакытлар артыннан калмый йөгереп йөрүче, очрашып сөйләшеп утыруларга чакырып аптыратучы, аяк асларында келәм булып җәелергә әзер торуларын авыз суларын корытып сөйләүче ул түгел идеме? Дөресме? Дөрес! Булмады түгел, булды. Нинди генә ир иде әле ул — бер кашык су белән йотарлык. Ак йөзле, ыспай гәүдәле, яхшы һәм пөхтә киенә белә, үзен карап кына йөртә, телендә сүзләрне дә оста биетүче. Айгөл Җәүдәтовнаны исертмәдеме? Ханымның боларны ук исенә төшерәсе килмәде. Әмма хәтер сандыгы инде ачылган, андагы серләр балкышы белән тулы хәтер энҗеләре нурланыш белән күңелен тутырырга өлгергән иделәр. — Әни, әни!— диде Динәсе, урам буйлап, чатларны да узып тезелешкән, сигарет, конфет, шырпы һәм башка төрле вак-төякләрне сатучы, көнбагыш һәм чикләвек тәкъдим итүче кырык тартмачы әби-апаларның караңгы тезмәсе яныннан узып барышлый.— “Чупа-чупс” алыйк әле! — Сиңа ярамый, кызым!— диде аңа шунда ук Айгөл Җәүдәтовна, үз баласының барлык аһын ишетүче, һәр хәрәкәтен игътибар күзеннән читтә калдыра алмаучы һәммә ана кебек тәртипкә чакырып.— Тешләреңне коеп бетерәчәкләр. Әбиләр кебек булсаң, сиңа аннары егетләр дә карамаслар! — Карарлар, мондый чибәр кызларга егетләр йөрәкләрен ярып алып бирәчәкләр!— диде шунда ук, аларның сүзләренә катнашып китүне кирәк тапкан Хәлим Халикович.— Әйе бит, матурым? Динәгә аның сүзләре хуш килделәр. Ул гүяки “Чупа-чупс” ялаштырган бала сыман татлы елмаюын яшермәде. Хәтта: — Бу абый безгә барамы?— дип сорарга да өлгерде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|