ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 47 страницаТуфан Миңнуллин, аның соравы шушы гынадыр дип уйлап, кызулыгы белән җавап кайтарырга өлгермәкче иде, ханым үзенекен тукый бирде: — Бетмәде әле. Бер торып баскач, әйтеп бетерми булмас. Ул Әлдермеш картыгыз эчкече генә түгел, зиначы да ләбаса! Кемне әле, Хәмдебанунымы, бер аягы белән гүрдә хәлендә дә аздырмакчы! Ярый да безнең татар мөселман хатыннары иманда ныклы. Кочакламакчы, тегеләй-болай, өйләнмәкче әле, җитмәсә... Мөгаллимәнең борчылуы җыелыштагыларга күчә барды. Әмма яулыклы ханым үз кибәнендә калды: — Нигә гарип-горабадан, алар аның үз баласы бит, көлә ул? Сез менә Хуҗа Насретдин дисез. Ә ул андыйлардан көлмәгән. Үзе утырган ботакка балта белән чапса-чапкан, әмма бичараларны мыскылламаган! Ханым сүзләрен тагын да дәвам итмәкче иде, эшләреннән арып кайтканнары соңында килгән җыелыштагылар да бу ханымда сорауларының күплегенә уфтанып, сүзләренең озынга сузылуына ачуланып шаулаша башладылар, мөгаллимә дә, кунак алдында оятлы калуын аңлаптыр инде, сикереп торды, кул ишарәсе белән генә тынычланырга әмер бирде. Туфан Миңнуллин тамак кырды. Аның тәвәккәлле җавабы әзер иде: — Артистлар шулай уйныйлар бит, режиссер шулай куйган!— дип әйтте дә салды. Яулыклы ханым кабат күтәрелде дә, сүзен аста калдырырга яратмавын сиздереп, тәмам тарткалашырга җыеныпмы, әллә әйтеп калырга ашыгудан шулай кызыпмы: — “Әлмәндәр — ил карты” дип, аны мактатып, балаларыбыздан иншалар яздырталар. Бу нинди өлге, нинди тәрбия инде? Татар эчә башлады, балалар бозылдылар, наркоманнар белән ил тулды, адәмдә иман калмады дибез үзебез. Мондый театрлар карап, шундый китаплар укып, ахырда алар кем булсыннар инде!— дип тезеп китте. Халык, куркынып, урыннарына сеңде.— Фәйрүзә Бәйрәмованы укымыйча! Кунак урынына әүвәле мөгаллимә үзе, сүнәргә өлгергән йөзенең нурын кабат балкытып җибәрер өчен элекке елмаюын кайтарырга тырышып, Әлмәндәр картның хөр кеше булуын, хезмәт сөюен, тормышны яратуын бик зурлап һәм мактап сөйләде, аның кешелек идеалы икәнлеген аңлатты. Ул гына бетергән иде, ахыргы рәтләрдән бер ир күтәрелеп нидер әйтте. Соравын ишетмәүләрен сәбәп итеп, аны алгарак килергә чакырдылар. Бу кеше какча йөзле, сирәк булса үлчәп киселгән сакаллы, пеләшләнә башлаган чәчле, ак күлмәк, көрән костюм һәм зәңгәр галстуктан икән. Аның бу рәвешле киенүе күзгә керергә, хәтердә калдырырга уңай иде. — Минем мондый соравым бар,— диде, түргәрәк үтеп.— Мөмкин булса, Туфан Абдуллович, үзегез җавап бирсәгез иде! Ул әүвәле шулай үтенечен белдерде. Аның үлчәп сөйләшүе, драматургны әтисенең исемен кушып атавы зыялы кешеләрдән икәнлеге хакында аңлатып, затына карата хөрмәт хисе тудырды. — Сез татар дип сөйләдегез, суверенитетны, телебезне яклап әйттегез. Рәхмәт сезгә алар өчен! Туфан Миңнуллин аның рәхмәтен сагаеп кына кабул итеп баш какты. Әмма бу кешедән этлек көтүе йөзенә чыкты. Алар хәтта танышлар иделәр булырга кирәк. — Сез, хәтерем ялгышмаса, какшамас Рәсәй лозунгына хезмәт иткән “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы да бит әле, шуларның исемлегенә кереп, тагын депутат булып алдыгыз. Моны ничек аңларга? Телегездә, милләт, дисез, гамәлегездә аңа зыян итмисезме?— Ул беразга сүзләреннән туктап торды, урынына кайтып утырырга кузгала башламакчы иде, әмма зыялылыгы монда да өстен чыкты.— Җавабыгыз өчен рәхмәт сезгә!— диде. — Кызык кешеләр инде сез,— диде, шунда ук аны сүзләре белән озата барып Туфан Миңнуллин.— Мин җавап бирмәгән, рәхмәт әйтәсез. Бәлки җавабым ошамас. Халык бу ирне урынына утырганчы күзләре белән күзәтә калдылар. Кайберәүләр, янындагыларга төртеп: — Кем ул? Кем булды ул?— дип сорадылар. — Әйе,— диде шунда кабат Туфан Миңнуллин.— Монда бернинди дә сер юк. Безнең президентыбыз Минтимер Шәрипович акыллы, әйтер идем, татарда ул сүзнең вариантын тапканым юк, “мудрый” кеше. Ул әнә шул партиягә керде. Мин дә аңа: “Минтимер Шәрипович, сезгә ышанам, сез кайда булсагыз — мин дә шунда!”— дидем. Дөрес эшләдем дип беләм, әйе! Кунак нәрсә генә әйтсә дә һәммәсен бар тулылыгы белән расларга гына торган янындагы мөгаллимә, йөзендәге балкышын яңартырга өлгереп: — Шулай-шулай!— дип баш селкеп, данлыклы драматургның булдыклыгына, зирәклегенә соклануда булды. Әдип ялкынланып сөйли торды. Ахырда шушының белән сорауларны бетерделәр. Кунакка олы рәхмәтләр әйтеп, ашыкмыйча гына сыйныф бүлмәләренә юнәлделәр. Сәгать инде кичке сигездән үтеп бара иде. Тагын озакка сузылырмы икән дип уйларга да өлгермәделәр, сыйныф җитәкчесе: — Вакыт соң, әйдәгез, утырышыйк та, тиз арада бетерик!— диде. Аның бу тәкъдимен һәммәсе хуплап кабул иттеләр. Сыйныф җитәкчесе өлгерештә артта калганнардан өч-дүрт укучының әниләренә кайсы фәннәр буенча балаларына игътибар юнәлтү соралганын әйтеп чыккач: — Инде мөһим мәсьәләгә күчик!— диде.— Барыгыз да беләсез, илдә террорчылар эшчәнлек җәелдерделәр. Алардан һәммәбезгә дә куркыныч яный. Беслан мәктәбе хакында барыгыз да беләсез. Кабатлап торасы түгел. Мәктәпне террорчылардан саклар өчен милиция хезмәткәрләре белән бәйләнештә эшләргә булдык! — Әйе-әйе, бик дөрес!— диделәр аның сүзләрен куәтләүчеләр. — Мин дә шулай дим. Ишек төбенә иртәннән кичкәчә, вахтер янына милиция хезмәткәрен куярга уйланылды. — Әйе-әйе!— диделәр тагын да сөенгән җыелыш әһелләре. — Әмма алар бушка эшли алмыйлар, хезмәтләре өчен түләми булмый. Дәүләт бу бурычны үз өстенә ала алмый!— диде сыйныф җитәкчесе. — Без салым түлибез бит, дәүләт безне кайгыртсын өчен,— дип әйтеп карады арткы парталарның берсендә утыручы мөхтәрәм ханым. Әмма аңа кушылучы юк иде. Мөгаллимә үзенекен дәвам итте: — Һәр баладан ай саен иллешәр сумнан мәктәп фондына җыярга кирәк, милиционерларга түләү өчен!— дип, бу карарның югарыдан, дәүләт чиновникларыннан ук төшерелүен әйтте. Телсез калган ата-аналарга игътибар итеп тормастан, бу атна эчендә балалары аша тапшырып бетерергә кушты да җыелышны йомгаклады. Ризалашудан һәм таралышудан башкасы калмады. Айгөл Җәүдәтовна эшенә барышлый, юлда исенә төшереп, мизгел эчендә боларны хәтер иләге аша уздырды да кичә тукталган каенсарга күз төшереп узарга тиешлеген ниятләп куйды. Ул утырган автобус кызулый торды. Бер кузгалган уйлары икенчеләрен уяттылар. Һәм дә моңа кадәр башына килеп тә карамаган бер фикер төененә юлыгып, шуны күңелендә чишү эшенә кереште. Социализммы җимерелеп төште, диләр. Алай микән соң? Әллә ул чын социализмны бөтенләй дә төземәгән булганнармы? Халыкны гына саташтырганнар, бутаганнар, миңгерәткәннәр түгелме? Чын-чынлап уйлап караганда, төзеп маташкан социализмнары асылда барлык җитештерү чараларын, завод-фабрикаларны, җирләрне, колхоз-совхозларны бер кулга җыеп, дәүләт империализмын гына тудырганнар бит! Илдә шул ук капитализм торып калган, әмма дәүләт империализмы буларак. Сәясәтне дә, хәтта динне, башкасын да шулай иткәннәр. Алары да дәүләт империализмы кулында булган. Ә аның белән югарыдагылар идарә иткәннәр. Ул нык үскән социализм дигәннәре исә шовинистик дәүләт империализмына гына күчү булган түгелме? Милли мәктәпләрне ябу, һәркемнең бары тик урысча гына укуы, урыска табынырга тиешлеге... Социализм, коммунизм дигәннәрен дин хәленә җиткереп, комсомол, коммунист оешмаларының җитәкчеләре шул диннең муллалары-поплары мәртәбәсен тотканнар, ә гади коммунистлар — аларның мөрит-иярченнәре! Ә хәзер капитализмга кабат кайттык дигәннәре — ялган. Кирегә кайту юк ул, мөмкин түгел! Физика законнары буенча да, җәмгыять, кешелек үсеше кануннары нигезендә дә. Менә хикмәт нәрсәдә икән! Бездә социализм бөтенләй дә булмаган, аны төзергә дә уйламаганнар! Хәзер, шовинистик дәүләт империализмы җимерелеп төшкәч, аның үләксәсеннән җирәнмәүчеләр үзләренә заводларны, фабрикаларны, җирләрне, башкаларны эләктереп өлгергәннәр. Менә ни өчен алар криминаль төркемнәрдән чыккан кешеләр! Хәзерге байлар халык байлыгы дип белдерелгән шовинистик дәүләт империализмы казанышларын үзләштереп калучылар гына түгелме?.. Бу уйларының иге-чиге юк иде. Әмма Айгөл Җәүдәтовнага кызык булып китте. Ул хәтта шушы фикергә юлыгуы, мәсьәлә төенен чишә алуына куанып елмайды. Күңеле дә яктырырга өлгерде. Аның бу халәте табигатьтә яшенле яңгырдан соң кояш балкып чыгуга тиң иде. Ул хәтта каенсарга күз салып үтәргә дә, Хәлим Халиковичны күңеленнән тиргәп алырга да онытты. Күз яшьләренең сәбәпчесе, ягъни ул сөйгәне дә хәтереннән чыгып торды. Ә ирен, аның юлда икәнлеген инде әллә кайчан башына да кертеп караганы булмады. Автобус тиешле тукталышына килеп җитә барды.
III Эшендә каш җимерер, күз чыгарыр берни дә булмаган. Бүлекнең барлык хезмәткәрләре дә, Айгөл Җәүдәтовнаның килгәнен мөгаен тәрәзәдән шәйләргә өлгереп, бүлмә ишекләре коридорга шар ачык хәлдә, эчеп утырган кәһвә һәм чәйләрен, бокалларыннан пар атып торса да, читкәрәк этәреп куеп, башларын күтәрми эшләренә чумган иделәр. Бу ясалмалыкны сизеп һәм күреп, һәм аңлап алмау мөмкин булмады. Әмма Айгөл Җәүдәтовна бары тик сәламнәрен бирә-бирә генә һәммәсенә күз йөртеп алды да үз кабинетына юнәлде. Кесәсеннән ачкычын чыгарды, йозагын ачты, керде, эчтән ишеген япты. Артыннан ничәмә күзнең каш астыннан гына: — Килде инде, аждаһа!— дип карап калуларын тоюыннан шунда гына азат булды. Әмма ул үзе хакында шулай уйлауларын теләми иде. Алар белән мөнәсәбәтенме аңлауга, хәлләренә керергә тырышуга, йомшаклыкка кормады? Әмерләренме җайларына карап кына җиткермәде? Эшкә соңаруларын да, иртәрәк китү җаен карауларын да, хезмәтләренә мөнәсәбәтләрендә салкынлыкларын да гафу итә бармадымы? Кешегә ярап булмас инде дип уйлап та карамады бит! Айгөл Җәүдәтовна алынмаса, бу бүлек төзелер идеме, алар монда җылыда, ул тудырган уңайлыклар эчендә эшләр иделәрме? Күңеле бозылган кешедә уйларының да рәте-чираты юк, диләр. Айгөл Җәүдәтовна шул хакта исенә төшерде һәм, ничек тә үз эшенә чумарга ниятләп, өстендәге плащын салып элеп куюына ук “тәхет”енә утырып, бер-бер артлы ак, кызыл, сары папкаларын ачып, кәгазьләрен актара, андагы язмаларны җентекләп укый, әһәмиятле санаган урыннарын билгели, хезмәт көндәлеге дәфтәренә терки башлады. Аны бары тик эшкә чуму гына акылына кайтара ала. Гомере шулай үтә тора һәм башкача булырга мөмкин дә түгел сыман иде. Шушы рәвешле бер сәгатьтән артыграк мавыгып эшләп алгандыр, инде һәр хезмәткәренә атап аерым фәрманнар, дүшәмбе көне саен уздырыла торган бүлек утырышына материаллар әзерли башлаганында телефоны шалтырады. Трубканы ул гадәтенчә игътибарсыз гына күтәрде, исәнләште. Министрлыктан икәннәр. Икенче тапкыр шалтыратулары булуын әйтеп зарланасы да иттеләр. Киләсе атнаның дүшәмбесендә үк башланасы Мәскәүдәге бик әһәмиятле конференциядә яңа технологияләрне республикада ничек файдаланулары хакындагы аның доклады тексты хакында шәхсән министр үзе кызыксынган, төп нигезләмәләре белән танышырга теләген белдергән, төштән соң сәгать икеләргә килеп китә алмасмы дип сораган, имеш. — Сезнең ул язылганмы соң?— диде, әдәбен онытыпмы, әллә шулай сорарга кушылгангамы сәркәтип кыз, үзенең министр референты буларак әллә кем икәнлеген тавышына ук чыгарып. Айгөл Җәүдәтовна аның хәтта шушы мыскыллы сүзләрен дә күңеле аша җиңел генә үткәреп җибәреп: — Рәхмәт, ярар, булырбыз! Икегә икән, икегә!— дип телефон трубкасын урынына куйды. Аның ул доклады бер ай чамасы элек үк әзер, тезислары да принтердан чыгарылып куелган иде, югыйсә. Әмма ничек ул шушы конференция хакында онытып җибәргән? Мәскәүгә барыр өчен билеты да алынмаган, командировка акчалары да банктан кайтартылмаган иде. Өч кенә көн калган түгелме? Боларны уйлап алганында аның йөрәге жу итеп китте. Ничек онытырга мөмкин? Элекләрне андый чаралар хакында баш ватып, соңгы көненәчә дулкынланып, хафаланып бетә иде, ә бу юлы исе дә китмәгән. Кая куйды ул кырык кат үлчәп, бер генә кисү гадәтен?.. Телефоннан баш бухгалтерга шалтыратты, командировка акчаларының әзер булуын, министрга килгәндә, алданрак мөмкин икән, кереп чыгуын үтенде. Айгөл Җәүдәтовна аннары тимер юл вокзалыннан иртәгәге көнгә “Татарстан” поездына билет белеште, заказын язып алып калдылар. Хөрмәт белән, итагать белеп сөйләштеләр. Әмма “Татарстан” поезды йөри торган көн түгел икән. Узышлый туктый торганнарын атадылар. Ул Урал ягыннан килүчесен сайлады. Шулай ук иртәнге якта китәсен, егерме минут кына туктап торасын, алдан килүе дә мөмкинлеген әйттеләр. Мәскәүдәге конференция башланганчы кимендә аңа эш өчен ярты көн, ял итеп алырга озын төн калачак иде. Юлдан туры туйга килеп керәсе түгел. Ул менә шуңа шатланды. Конференцияне оештыручылар кунакханә мәсьәләсен алдан ук җайлап куярлар инде алар, кунакларын каршылап йөгереп йөрүчеләре дә булыр. Хәер, мәскәүләр йокы яратучан, йокылы-уяулы халык, моның ише эшләрен дүшәмбегә, конференция башланган көнгә калдырулары да мөмкин. Айгөл Җәүдәтовна үз докладларын теркәп барган кызыл папкасын киштәлегеннән алды. Анда хәтта конференция оештыручыларның чакыру хәбәре, докладының пленар утырышка кертелүе, кайсы кунакханәдә каршы алып, урнаштырып торачаклары, чараның уздырылу урыны — һәммәсе дә төгәл күрсәтелгән иде. Аны гомерендә беренче тапкыр күргәндәй Айгөл Җәүдәтовна тагын бер кат укып чыкты, тезислары тексты белән бергә докладын кечерәк папкага күчереп беркетте. Инде министрлыкка кузгалыр вакыты иде. Ә ул юньсезе, мәгънәсезе тагын шалтыратмады. Шушы кечкенә Казан шәһәрендә шул бердәнбер мәһабәт кешене югалтсын инде? Айгөл Җәүдәтовна әнисенең телефон номерын җыйды. Трубканы күтәрергә ашыкмадылар. — Әни, тизрәк бул инде, минем китәсем бар бит!— дип үтенде ул, һаман да чакыру авазыннан башкасы колагына ишетелмәүгә сәерсенеп. Нәкъ шуннан соң гына трубканы күтәрделәр. — Әйе, кем әле бу?— дип сорады әнисе һәм, Айгөл Җәүдәтовнаның беренче сүзләрен ишетүгә үк танып: — Ә-ә, синмени әле, кызым? Исәнлек-саулыкмы?— диде. — Әни,— диде Айгөл Җәүдәтовна, вакыты тарлыгын сиздерер өчен сүзен коры тотып,— бүген бездә куна алмыйсыңмы? — Абау, Ходаем, нәрсә булды?— дип хафаланды әнисе Хафизә Камиловна. Аның үтенеченнән: “Әллә бүген кунарга кайтмыйсыңмы?”— дигән шикләнү һәм сәерсенү авазларын ишетергә мөмкин иде. — Салават командировкага китте, кайчан кайтасын белмим,— дип аңлатырга ашыкты кызы.— Үзем хәзер министрлыкка йөгерәм, иртәгә Мәскәүгә җибәрәләр, конференциядә докладым бар. Балаларга күз-колак булып торыр идең. Билетым да алынмаган, соңаруым мөмкин. Әнисенең аңлавын өмет иткән, аның мондый вакытларда һәрдаим ярдәмгә килеп җитәчәген белеп торган Айгөл Җәүдәтовна кире сүз ишетерен башына да китерә алмады. Хафизә Камиловна да кызын терәксез калдырырга теләүчеләрдән түгел иде. Шунда ук: — Ярар-ярар, кызым! Кайтасыңдыр бит бүген?— диде. — Кайтам, әни, кайтам!— дип, Айгөл Җәүдәтовна белдереп куярга ашыкты.— Кая барыйм инде? Минем кемгә кирәгем бар бу дөньяда? Аның бу сүзләре саксыз әйтелделәрме, әллә Хафизә Камиловна өченче көн генә элгәре кич белән кызыннан ишеткән сүзләрдән соң һаман да борчылуда калуданмы, тәмам дулкынланып: — Ничек инде алай? Ничек инде алай?— дияргә тотынды.— Балаларыңа кирәк, әниеңнең барлыгын да оныттыңмы әллә? — Ничек онтыйм ди, әни? Оныткан булсам, шалтыратыр идемме соң? Бу юлы Хафизә Камиловна һичбер сүз әйтмәде. Айгөл Җәүдәтовна исә: “Әйе шул, әниләрне кирәкләре чыкканда гына искә төшерәбез. Балаларым да, үсеп җитсәләр, шулай булырлардыр инде!”— дип уйлап куярга өлгерде, бары тик: — Ашыга идем, әни, киттем!— дип кенә сүзен бетерергә уйлаган иде, Хафизә Камиловна да, соңармаска кушып: — Чәй куеп, ашарга пешереп торырмын, борчылма, кызым!— дип тынычландырды. Айгөл Җәүдәтовна иңеннән йөк төшкәндәй үзен хис итте. Җиңеләеп китте. Югыйсә гадәти, һаман да булгалап торган үтенеченнән артыгын әйтмәде дә бит. Әмма әнисе Хафизә Камиловна аңа ниндидер серле сүз җиткергән, догасын ирештергән кебек тоелды. И аналар, сездә ниндидер хикмәт бар, балаларыгызны уттан да йола, судан да чыгара алу көченә ия шул сез! Шуңа күрә дә шагыйрьләр әниләргә мәдхияләр багышлыйлар. Айгөл Җәүдәтовна телефоныннан аерылган, ул арада чыгып, ишеген бикләргә өлгергән, урынбасарына дүшәмбе көн уздырылачак бүлек утырышы өчен язмадагы фәрманнарын калдырган, үзенең Мәскәүдән атна эчендә әйләнеп кайтачагын әйткән, автобус тукталышына якынаеп килә иде. Машиналар елгасы асфальт юл буйлап агыла торды. Кинәт йөрәге жу итеп куйды. Затлы машинасында ул — шалтыратуы белән булса да сөендерергә тиешле кеше, узып киткәндәй тоелды. Игътибар итеп, ханымга борылып карап та алды бит! Айгөл Җәүдәтовна аны танымадымыни? Нигә туктамады ул? Әллә бөтенләй онытканмы? Юк-юк, ул булса, туктар, сәлам бирми генә үтеп китә алмас иде. Ярата бит аны, сагына, бер күрешүгә зар булып яши Айгөле!
IV Министр каршында сөйләшү озакка сузылмады. Айгөл Җәүдәтовна доклад тезисларының дүртесен генә аңлатырга өлгергән иде. Алга таба да сүзен шушы рухта дәвам итәргә дигәнендә, министр аны туктатты: — Аңлашыла, яхшы булган! Ханым, үз эшләренә шушылай җиңелчә генә бәя бирелергә тиеш түгеллеген уйлап, тезисларын әһәмиятле санаган тагын бер пунктны укымакчы иде, тик кодрәте җитмәде. — Сезнең бүлекнең эшләре миңа яхшы таныш,— дип, бераздан сүзен дәвам итте министр.— Юкны бар кыла аласыз. Шуңа күрә дә хөрмәтлибез үзегезне, Айгөл Җәүдәтовна, ышаныч белән карыйбыз. Бездә, ил күләмендә алганда, — беренчелек. Башка республикаларның да, төбәкләрнең дә безнең бу өлкәдәге тәҗрибәләребез белән танышырга теләкләре зур!— Министр сүзләрен үлчәп сөйли торды. Уңышлар, аның өчен, һичшиксез безнеке, хаталар исә сезнеке иде.— Алар дәррәү монда һәммә барчасы агылырга тотынсалар, нәрсә эшләрбез? Авырга килмәсме? Алдагы конференцияне Казанда үткәрү хакында андагылар, карарларына кертергә уйлауларын белдереп, шалтыратып киңәштеләр. Ризалыгыбызны алырлар инде, алырлар. Мәскәү белән ярышу килешмәс!.. Докладыгызны зур игътибар белән тыңларга җыеналар. Пленар утырышка куюларының сәбәбе дә шул. Безнең йөзгә кызыллык килмәс дип уйлыйм... Мин үзем дә барып җитәргә тырышырмын. Самолет беләнме?.. Ярый, әзерләнәсегез бар, хәерле юллар! Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|