ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 42 страница
II Фатирының бүлмәләре караңгылык пәрдәсенә төренә башлагач кына Хафизә Камиловна утларын кабызды. Кызы һаман да үз уена чумып утыра иде. Бүлмә яктырып киткәч: — Ярый, әни, мин кайтыйм инде,— дип урыныннан кузгалды. Шунда ананың йөрәк-бәгырьләре өзелеп төшкәндәй булдылар. “Ашыкмый тор, кызым!”— дип әйтергә аның көче җитмәде, бәхетенә баласы да ишеккә якынаймады. Бала? Бала — бала шул, нинди олы яшькә таба барса да әнисе өчен һаман да бала... Айгөл Җәүдәтовның кайтып китәргә аягы тартмады. Ул әле эчтән үзен битәрли, ялгыш ачып ташлаган серен, кире кайтарып, күңеленә кайтарып бикли алалмавына уфтана, әле тәнен җиңелчә калтыратып торган җанын урынына утыртыр хәленә ирешү мөмкинлеген тапмавы белән гаҗиз иде. Йә ярый, чыгып китте ди? Өенә кайтты... Анда аны кем көтә инде? Исерек иреме? Шунда гына Айгөл Җәүдәтовнаның җаны гүяки урынына утыртылып куелды, бәгыре киселгәнен тойды: “Ә балалар?” Бу сүзләрен пышылдап әйткәндәй иде. Әнисенә, ишетмәдеме икән дип күтәрелеп карады. Хафизә Камиловның йөзе үзгәрешсез иде, шуны абайлады. Айгөл Җәүдәтовна бу соравының күңелендә бикле калганлыгын аңлады, бу юлы серен ычкындырудан телен саклады. Исерек ире дигәннән, бусы аның әллә ни дөрес сүзләрдән түгел иде. Әйе, ире кайвакыт эчемлекләр авыз итү белән мавыккалап ала, әмма алары да анда бер, санда ике генә. Ә Айгөл Җәүдәтовнага шулары да җитә кала, хәзер ачуы кузгала, җаны котырына башлый. Элекләрне моның ишегә исе дә китми иде, хәзер ниндидер тыелгысыз көч, канәгатьсезлек дәртен-акылын биләп ала бара башлагандай. Әгәр дә холкында сабырлык булмаса иде, Айгөл Җәүдәтовна әллә кайчан “дулап тәрәзә ватар”, тормышын бозып ташлар, адәм көлкесе хәлләргә калыр иде. Аллаһы тәгаләне сабырлар белән диләрме? Айгөл Җәүдәтовнаны да Аллаһы тәгалә ташламады. — Салаватың сизенсә, нәрсә әйтерсең соң?— дип, Хафизә Камиловна тагын да тынгысызлап сорап куйды. Ул аш бүлмәсе ягына чыгып чәй яңартыр сыман иде, һәрхәлдә кызы аннан шуны көтте, әмма әнисе зал ягында кала бирде. Дөньялык хәлләрендә һичбер эше булмаган шикелле, төсле япон телевизоры, кабызылган килеш, инде иртәннән бирледер, үз туксанын тукылдап утыра иде. Айгөл Җәүдәтовнаның күзләре аның канлы экранына төште. Кемнедер милиционерлармы, полицайлармы егып салып изәләр, экраннан шул кешенең җимерелгән йөзен, сынган гәүдәсен, изелгән кул-аякларын күрсәтәләр. Кан, кан, кан... Идәннәрдә дә, диварларда да. Барысы да шул кыйналучы бер кешенеке. Айгөл Җәүдәтовна куркынган күзләрен телевизор ягыннан тизрәк алырга итте. Үзенең уйларына әнисенең соравы һәм шушы мизгелдә телевизордан күргәннәре бергә килеп кушылдылар. Дөньялык, анда яшәеш бик ямьсез һәм мәгънәсез кебек тоелып, күңелен тагын да авыррак тойгылар биләп алдылар. Ул гүяки ире тарафыннан канга батырылып кыйналып, изелеп, хәтта өзгәләнеп ташланса да, боларның барысын да аның ягыннан гадел хөкем дип кабул итәргә әзер иде. Иң хикмәтлесе — Айгөл Җәүдәтовна үз хатасын таный, әмма берни дә эшли, аннан котыла алмый иде. Котыла алмый димәктән, нинди котылу ди ул? Котылу түгел, ул, киресенчә, һаман да шул хатасының эченә, түренә керә бара, үзенең яшәү мәгънәсен дә, тормышының һәммә матурлыкларын да бары тик шунда гына күрә. Нигә әле хата булсын ди ул? Юк-юк, ялгышасыз, хаталанмады Айгөл Җәүдәтовна, ялгышмады, бары тик үз бәхетен генә тапты! Шуны да аңламыйсызмыни? Эһ кешеләр, бигрәкләр дә мәрхәмәтсезләр инде сез! Бәхетне дә хата, гөнаһ дип атагач, бәхетсезлекне хәләл диярсезме? Айгөл Җәүдәтовнаның уй-кичерешләрендә генә түгел, хәтта гамәлләрендә дә кешеләрнең һәм, гомумән, кешелекнең һичбер эше юк иде. Ул бу мизгелдә боларын ук аңламады, бераз гына саташып алды булырга кирәк, әмма тиз арада үз хәленә кайтты һәм әнисенә җавап бирәсе итте: — Әлегә берни дә белми ул! Менә шунда ничектер Хафизә Камиловна да үзгәреп куйды һәм күз алларын каплаган куе кайгы томаны эчендә әле генә кузгалып һәм кабат килеп утырган җиреннән күтәрелеп: — Әй әле, белмәве бик яхшы!— дип, бөтенләй дә дәртле халәттә әйтеп куйды.— Чәйне җылытыйм... Чәй эчәрбез, кайтып китәргә өлгерерсең! Һәм ул аш бүлмәсе ягына җырлый-җырлый чыгып китте: — Чәй эчәрбез шикәрләп, кызым белән икәүләп! Айгөл Җәүдәтовнага да аның кәефенең яхшы якка үзгәреше тәэсир итте, ул да елмаеп куйды. “Әй әле, нәрсәгә исем китеп бүселеп утырам монда!”— дип уйлап, үзен битәрләп тә ташлады.
III Кызы Айгөл Җәүдәтовнаны әнисе Хафизә Камиловна бераз юл очы озата килде. Шәһәр урамнары, шымытым яңгырлы көз айларының берсе булуга карамастан, якты һәм чиста иделәр. Анда-санда үтеп киткән машиналар юл өсләренә җыелырга өлгергән суларны чәчрәтеп ерып узсалар да, адәм йөрер өчен эшләнгән сукмакларда андый иңкү урыннар юк диярлек иде. Һәрхәлдә алар очрамадылар. Чаттагы светофорга тукталгач, әнисе шушында кадәр генә озатачагын, юлны кызының аркылы чыгып киткәнен карап торачагын, аннары үз фатирына кайтып китәчәген әйтте. Шунда Айгөл Җәүдәтовна: — Минем дә синең яныңда каласым килә!— дигәч, аны әнисе: — Әйтәсе дә булма, ишетәсем дә килми! Кияүгә үзең теләп чыктың, балаларың үсеп килеп җитеп маташалар. Нинди килде-киттеле уен уйнап йөрү ул? Тор ирең белән генә!— дип битәрләп үк ташлады. Әмма тавышында бераз шуклык та, кызының күңелендәген аңларга тырышу төсмерләре дә бар иде. Шуңадыр Айгөл Җәүдәтовна елмаюдан артыкка бара алмады һәм: — Ярар-ярар, нәкъ сез әйткәнчә булыр, иптәш генерал!— дип, кыланып билен дә катырырга, “честь” тә бирергә өлгерде. Әнисе дә бу уенын хуплап кабул итте: — Әллә кайчан шулай булмыйча!— дип аны кочты, аннары үзеннән этәрә төшеп, кызының күкрәгенә уң кулын куеп:— Җебеп төшмәскә!— диде. Әмма моның белән генә сүзләре бетмәде, җитдиләнде һәм:— Бәхетле син, кызым!— дип әйтеп куйды.— Сиңа яшел ут яна, бар-бар! Айгөл Җәүдәтовна светофорга таба борылды, анда чыннан да яшел ут иде, һәм: — Әни, хәзергә!— дип кулын изәде дә юл аркылы асфальт катысына биек кадак үкчәләре белән шык-шык басып чыгып китте. Киң урамның багана башларындагы ут күзләре аны озата бардылар. Ак плащы аша да үзен сиздергән сылу буй-сынына кемнәрнеңдер сокланып карап калганын тойды ханым. Әйе, ялгышмады әнисе, кызы бәхетле, бик бәхетле! Башкача була да алмый!
IV Айгөл Җәүдәтовна ничә көннәр күңел түрендә авырлык хис иткән булса, әнисенә эч серләрен ачып биргәннән соң, Аллаһы каршында тәүбәсе кабул булыпмы, күз алларындагы билгесезлек сөреме белән җанын ураган хәсрәт томаннары таралып беттеләр. Аңа рәхәт, бик рәхәт иде хәзер. Шушы көзге төнге караңгылык та гүяки аның сердәшенә әверелде. Ул күтәрелеп күккә карады, шундый да болытлы, басылып, дөньялыкны акварель буяулары исе белән аңкытып соңгы яфраклар, йокыга талып барган агачлар арасына сикереп төшәргә дипме талпынган ялгыз якты йолдызның нурлы йөзе чагылып алды. Кирәк бит шулай: һәммә тараф гүяки юрган астына чумган, ә ул, ялгыз йолдыз, болытлар арасыннан җиргә багарга җай тапкан! Айгөл Җәүдәтовнаның болай гомерендә дә сихерләнгәне юк иде сыман. Әнисенең фатирыннан үз өйләренә кадәр ерак ара да түгел, ике-өч квартал гына, күз ачып йомганчы да кайтып җитәргә мөмкин. Ә ашыгасы килми. Менә фатирына килеп керер дә шушы сихри рәхәтлекне югалтыр сыман. Анда, югыйсә, балалары көтә торганнардыр, сагынганнардыр. Хәер, олы кызы күптән үз күңеленә бикләнеп, күзенә чалынмаска тырыша. Әле иптәшләренә китеп югала, әле бүлмәсеннән чыкмыйча утыра. Хәер, ачылыр, ачылмый калмас әнисенә. Айгөл Җәүдәтовна менә үзе дә һичкемгә белдермәм дигән серен әйтеп бирде бит әле. Кырыктан узган хатында да тора белмәгән сер, унтугыз яшьлек кыз баланың нинди күңел сандыкларына сыеп бетә алыр икән? — Татар әдәбияты, татар сәнгате, ни генә дисәк тә, һаман бер урында таптанган кебек миңа. Дөнья әдипләре белән безнең язучылар бер адымда бара алмыйлар... — Һе, кызык икән, ә син соңгы тапкыр нинди татар китабын укыдың әле? — Газета-журналларны караштырып барам... Телевизордан татарча күңелгә ятышлы нинди тапшыруга ихлас иткәнең бар? — Радиосы яхшы бит!.. Айгөл Җәүдәтовна үзен узып баручы ике татар иренең үзара бәхәс кылып сөйләшүләренә игътибар итми кала алмады. Татар шәһәре булган Казан каласында әле кайчан гына ике авыз милли сүзне урамда кеше авызыннан ишетеп калу мөмкин түгел иде. Ә хәзер— дөньялар үзгәрә икән ул— хәтта трамвайларда, автобусларда да тел яшереп тормыйлар. Элекләрне марҗалар, үзләренең шовинистик хисләреннән тыела алмыйча, бер авыз сүз белән, әгәр дә сөйләшкәнеңдә ялгыш берәр татар кәлимәсе кыстырсаң да, ник әйттем көненә калдыра торган иделәр. Соңгы ун ел эчендә барысы үзгәрде дә куйды. Төптә онытылып күгәреп яткан татар теле дә тормыш диңгезенең дулкыннары арасына калкып чыкты. Әнә, яшьрәкләр булырлар болар, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп, татар мәсьәләсен кайгыртып, милли сәнгать-әдәбият хакында бәхәс кылып каядыр баралар. Бәлки алар урыс театрына яки чит ил киносына керерләр, болары үз эшләре... — Роман һәм повесть мәсьәләсенә килгәндә, повесть ул урыс әдәбиятына гына хас күренеш,— диде яшь ирләрнең берсе. — Ә татарда юкмыни?— дип каршы төште икенчесе. Боларның шулай сөйләшүләре Айгөл Җәүдәтовна өчен кызыклы булса да, ул аларның адымнарына җитешә алмады. Хәер, ияреп барырга теләгендә дә юк иде. Әмма сүзләренең үтә сабырлык һәм бер-берсенә карата хөрмәт хисе белән укмашып чыгулары аның күңелендә тагын да куанычлы тойгылар һәм хисләр калдырды. Бу мизгелдә бөтен Казан халкы шушы рәвешле аралаша, милли сәнгать, әдәбият, яшәеш хакында фәлсәфә корадыр кебек тоелды. Аңа рәхәт, бик рәхәт иде. Теге ирләр ни сәбәпледер тукталып калдылар. Айгөл Җәүдәтовна да, кечкенәдән калган өркүе кузгалудан, саклык өчен адымнарын беразга акрынайта төште. Ә-ә, баганадагы уттан төшкән яктылыкка ышанып, кулларындагы сәгатьләрен карыйлар икән. — Сигез тулып килә!— диде берсе. — Минеке дә,— диде икенчесе.— Һәркемнең үз сәгате инде...— дип өстәп куйды ул бераздан, сүзләренә мәгънә һәм шаярту төсмерләре салып. Айгөл Җәүдәтовна алар яныннан узып китте. Ирләр аңа игътибар да итеп тормадылар. Ә элекләрне, әле берничә ел әүвәле генә, Казанда ирләр шаша башлаганнар кебек тоела иделәр. Юлларында очраган һәр хатын-кыз белән танышлык корырга маташулары дисеңме, адашкан булып юл сорауларымы, башкасымы. Ир-ат халкын Айгөл Җәүдәтовна ышанычсыз боз кебек күрә башлаган иде. Ә хәзер алар да бүтәнчә, һәр күренгән итәккә ияреп китәргә әзер тормыйлар. — Минем иртәнге якта... Күз алдыңа китер: кояшлы яз иртәсе иде ул. Карлар эреп беткәннәр, агачлар яфрак яра башлаган чаклар... Галиәсгар Камал урамы буйлап, Нариманнан Лобачевскийга таба киләм. Татар ягы. Явыз Иван чорыннан ук яшәп яткан Иске Татар бистәсе. Ике катлы йортлар. Кайсылары ак акшарга буятылган, кайсы— сары, яшел, зәңгәр... Урамнар чиста, пөхтә итеп себерелгәннәр. Үзе бер могҗиза иде. Малай вакытым. Әбиләргә кунакка иртән, бәйрәм көн алдыннан, хәл дә белешеп кайтырга әни җибәргән иде. Борынгы Казаныбызның шундый матур булуына сокланып туймаган идем, сихри дөнья иде ул,— дип берсе, яңа сүз башлап, истәлекләренә бирелде. Икенчесе дә аңа иярде: — Безнең өй дә шул тирәдә генә иде. Тукай тыкрыгында. Ул вакытларда ишек алары да бар иде әле. Һәммәбез бер-беребезне беләбез. Хәтта урамдагы бәдрәфне дә чиста-пөхтә итеп тота иде халык. Кая ди ул йомышыңны теләсә кайда калдыру. Урамнан кергән кешеләр дә бәдрәфкә рөхсәтсез якын килми иделәр. Халык чиста иде, күңелләре— саф... — Әти әйтә иде,— диде берсе, ниндидер сер сөйләргә җыенгандай тавышын кыса төште һәм шуның белән Айгөл Җәүдәтовнаның да күңелендә кызыксыну уятты, инде сүзләренә игътибар итмәс булган колакларын үрә торгызды.— Әти әйтә иде, элекләрне дип, марҗалар калын сарафан киеп йөргәннәр икән. Менә шулар, урамнан үтеп барышлый, тиз генә ишек алды ягына керәләр дә капка баганасы янында гына аяк өсте, итәкләрен бераз күтәрә төшеп, җиңел йомышларын йомышлыйлар икән... — Булмаганны!— дип кире какты икенчесе.— Әтиең карап торганмы шуларны? — Юк ла инде, нишләп карап торсын? — Бала-чагага кызык бит инде ул! — Татар баласынамы?.. Ә беләсеңме ул вакытларда дин нинди көчле булган? Кемнең гөнаһка батасы килсен инде? Айгөл Җәүдәтовна янына җитәрәк бу юлы шушы ике татар ире сүзсез калдылар. Тизлек белән үтеп киттеләр. Алар икесе дә озын буйлы, чандыр гәүдәле, башларында фуражкадан, өсләрендә җиңелчә курткадан иделәр. Айгөл Җәүдәтовна аларга иярергә дип адымнарын тизләтмәкче иде, шунда ук уеннан кире кайтты. Алар инде яңа сүзләргә күчеп өлгерделәр. Ни-нәрсәләр хакында сөйләшүләренә колак тотарлык түгел, аралар да ерагая бара иделәр.
IV Гаилә әһелләре һәммәсе дә инде өйдә икәннәр. Айгөл Җәүдәтовнаны ире Салават Наилович гадәтенчә ягымлы йөз белән каршы алды. Өстендәге ак плащын салышырга булышты, элгечкә илтеп элде. Аннары гына: — Әниең ни хәлдә?— дип сорады. Айгөл Җәүдәтовна да гадәттәгечә җавап бирде: — Сезгә сәлам әйтте. Хәлләре— яхшы. Кич буена сөйләшеп утырдык. — Эшеңнән ничәләрдә киткән идең соң?— диде Салават Наилович, аш бүлмәсе ягына узып.— Сиңа аш бүләм. Без әле ашамаган! — Күп салма!— диде Айгөл Җәүдәтовна, киемен алыштырырга үз бүлмәсенә узышлый. — Әни,— дип йөгереп килде кече кызы, кара чәчләрендәге кызыл бантын күрсәтеп:— Миңа килешәме? — Килешә, бик килешә, кызым,— диде аңа әллә ни игътибар итеп торырга булмаган ана.— Мәктәп дәресләреңне әзерләп бетердеңме? Кече кызы Динә җиденче сыйныфта укый, телгә беткән, һаман да игътибар күзендә булырга ярата торган чибәр һәм акыллы бала. Айгөл Җәүдәтовна аны үзенә охшата, ул гүяки һәрдаим, хәтта ялгышларында да әнисен кабатлый сыман: холыкта да, фигыльдә дә, хәтта төс һәм кыяфәтендә дә. — Әллә кайчан инде!— диде кызы.— Аның нәрсәсе бар? Әнисе җавабында һичнәрсә әйтмәде. Барысы да өстәл янына җыелганда да Динә һаман үзенекен сөйли торды. Мәктәптәге хәлләрне дә, укытучыларын да, дәресләре хакында да суын агызудан туктый белмәгән чишмә кебек челтерәтеп кенә салды. — Әни, ә син ата-аналар җыелышына барасыңмы? Айгөл Җәүдәтовна шунда гына аның сүзләрен колагына элде, бераз уйланып алды да: — Әле күптән түгел генә булды бит!— диде. — Ничек инде? Ничек инде?— дип, кызы шунда ук ризасызлыгын белдерергә дә өлгерде.— Әни, бер ай элек булды бит инде ул, хәзер яңасы килеп җитте. Айгөл Җәүдәтовна бераз аптырабрак калды. Әгәр дә хәзер: “Әнә әтиең бер дә барганы юк, инде аның чираты, барыбер өйдә утыра!”— дисә, иренә каты бәрелергә мөмкин иде. Ни әйтсә дә, Салават Наиловичның шушы соңгы айларда эшсез калуында телгә алырлык гаебе дә юк, анысы. Үзенә аерым фирма ачып, тырышып эшләмәде, булдырмады түгел. Ул вакытларда аларның байлыклары ишелеп чыгар дәрәҗәдә ишәйде. Машина өстенә машиналар да алдылар, фатирларына да елдан-ел яңабаштан, модасына туры китереп зур ремонтлар ясаттылар, йорт җиһазларын да затлыдан-затлысына алыштырдылар. Инде шушы ел уртасына гына иренең фирмасы бөлгенлеккә төшкән икән, монда илнең эчке икътисади сәясәте үзгәрүнең дә гаебе бар. Боларын гына Айгөл Җәүдәтовна яхшы аңлый. Әмма ире Салават Наиловичның хатаны дусларыннан күрүен генә кабул итә алмый. Үзең ахмак булмасаң, алар һәммәсе бердәм шулай кыланырлар идеме соң? Гөрләп эшләгән фирмадан кемнәр китә инде, нигә алар берьюлы шулай иттеләр? Әллә ире үз бурычларына җаваплы карамадымы? Алай дисәң, командировкалардан кайтып та керми диярлек иде. Җиде-сигез ел эчендә дүрт-биш өр-яңа җиңел машинасын, аяк киеме урынына да күрмичә, тәмам туздырып ташлады. Айгөл Җәүдәтовна иренә карап куйды. Ашап утырган Салават Наилович, аның карашын тоеп, шунда ук күзе белән уеп алды; бөркет борыны астындагы коңгырт куе мыегының уң як чите тетрәнеп торды. Менә хәзер ул, ата-аналар җыелышы хакында сүзне яңартып: “Юк, мин бармыйм, башка мәшәкатьләрем дә җитәрлек!”— дип гадәтенчә әйтер сыман иде. Әмма бу юлы эндәшмәде. Ризык тәмен югалтырга теләмичә, кулындагы икмәк телеменең яртысын диярлек умырып капты. Бәлки тел очына килгән сүзләрен ул шулай тыеп калгандыр? — Аша инде, һаман такы-токы, такы-токы, чүкеч белән кадакка суккан кебек!— дип, олы кызлары Дилбәр ачулы карашын сеңлесе Динәгә төбәде. Менә хәзер алар этешеп-төртешеп алырлар сыман иде. Дилбәрләре инде университетта укый. Аның һаман да бик яхшы билгеләргә генә сессияләрен тапшыруы әүвәле үзен раслыйсы, иптәшләре алдында күрсәтәсе килүдән булса, хәзер мәртәбәдән төшәргә теләмәвеннән иде. Әллә ни тырышмый да кебек, әмма шул ук җае белән гел югарыдан гына бара. Дилбәр — акыллы кыз, әмма яшь әле. Әгәр күңеленә хуш килерлек егет тә табылса, бәлки болай ук усаллануны гадәт тә итмәс иде, кем белә. Егет димәктән, Дилбәргә күз атучылар аз түгел икәнлеген әнисе дә белеп тора. Тик кызымы аларның берсен дә ошатмый, әллә егетләрме өркешеп кача бирәләр? Аның күңеленә керә алыр өчен бик үткен затлардан булырга кирәк шул! Шунда Айгөл Җәүдәтовнаның уйлары аша Салаваты белән танышу, йөрешеп китү чаклары мизгел эчендә диярлек үтеп киттеләр. Ә югыйсә аның язмышы бөтенләй дә башка булачак иде түгелме? — Әни, барасыңмы инде?— дип, тагын ашыннан аерылып сорады кызлары Динә.— Укытучы апама нәрсә әйтим? — Бу юлы ничә сумнан җыялар?— дип сорап куйды Айгөл Җәүдәтовна, үткәндәге ата-аналар җыелышында мәктәп фондына калдырган “йөзәрлекләр”не хәтерендә яңартып. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|