Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 37 страница




— И кы­зым, бә­хет­лә­рең бу­ла күр­сен, ярат­кан ке­ше­ңә кия­ү­гә чык­саң иде!— дип те­ләк­ләр дә те­ләп кал­ды, орыл­ма­ды-бә­рел­мә­де. Ба­ла шул әле­гә Са­ни­я­се, ба­ла гы­на! Кү­ңе­ле­нә кил­гән­не ге­нә уй­лый, шу­ның бе­лән ге­нә эш итә, асыл сә­бәп­ләр­не тө­ше­неп җит­ми.

 

Ма­тур гөл­ләр­не өзә­ләр,

Сак­ла үзең, җан­ки­сәк!

Ар­ми­я­ләр­гә ки­тә­мен,

Исән кай­тыр­га исәп!..

 

Әз­һәр әл­лә җыр­ла­ды, әл­лә ела­ды. Сө­ек­ле Хә­би­рә­се бе­лән егет чак­ла­рын­да шу­лай җыр­ла­шып ае­ры­лыш­кан иде ул. Мес­ке­нем, су­га ар­кы­лы бас­ма­ның ар­гы ба­шын­да елап бас­кан хә­лен­дә то­рып кал­ды Хәбирәсе, ә Әз­һәр эре адым­на­ры бе­лән Сар­ман ра­йво­ен­ко­ма­ты­на ки­теп бар­ды. Ар­ка­сы­на элен­гән биш­тә­рен­дә ни­ләр бул­ган­дыр, аны­сы­ның җи­ңел­ле­ге ге­нә хә­те­рен­дә кал­ган, әм­ма ке­сә­сен­дә җанашы чик­кән кулъя­у­лык иде.

Алар озак­лап йө­ре­шеп мә­шә­кать­лән­мә­де­ләр. Әз­һәр­нең һа­ман да ва­кы­ты бул­ма­ды, кө­не-тө­не эш­тә иде, ә Хә­би­рә­не, га­и­лә ага­чын­нан өзе­леп тө­шәр­гә тор­ган җи­тем кыз­ны, күз-ко­лак­тан ерак бул­ма­сын дип, әни­се һа­ман да үзе­нә иярт­те, кич­ләр­дә дә кап­ка төп­лә­ре­нә си­рәк чы­га­ра иде.

— Кө­тәр, көт­ми кал­мас!— дип уй­ла­ды һәм өмет­лән­де Әз­һәр. Баш­ка­ча бу­лыр­га мөм­кин дә тү­гел иде. Чит­тә, ил­дән ае­ры­лып, авыр мушт­ра сол­дат хез­мә­тен­дә егет­нең кү­ңе­лен­дә Хә­би­рә­се­нә мә­хәб­бә­те Ту­ган туф­рак­ны са­гы­ну һәм яра­ту хис­лә­ре бе­лән бер­гә та­гын да үс­те, ны­гы­ды. Аның йө­рәк тү­рен­нән бу ике мә­хәб­бәт­нең бер­сен ге­нә дә тар­тып алыр­га яра­мый иде, чөн­ки шун­да ук икен­че­се­нең дә та­мы­ры ко­ры­я­чак...

Хә­би­рә­се, ба­ла­ла­рын гы­на тү­гел, Әзһәр­нең кү­ңе­лен­нән Ту­ган туф­рак җы­лы­сын да алып чы­гып кит­те тү­гел­ме?

 

VII

Яшәл­гән дә, яшәл­мә­гән дә төс­ле иде бу тор­мыш ди­гән­нә­ре. Мә­хәб­бәт исе­рек­ле­ген­дә гомере үте­леп тә ки­тел­еп маташкан. Ин­де дә ай­ны­ды бу­гай? Бер дә дө­рес яшәл­мә­гән тү­гел­ме? Кө­не-тө­не эш­лә­нел­гән дә эш­лә­нел­гән. Йор­тын да сал­ган, аб­зар-ку­ра­сын да, мун­ча­сын да... Аның һәр ага­чы, так­та­сы-ка­да­гы үз ку­лын­нан үт­кән бит! Бер­кем дә ки­те­реп бир­мә­гән, эш­ләп, көч тү­геп тап­кан. Ти­е­шен юл­лап алуы да җи­ңел бул­ма­ган.

Ә Хә­би­рә­се са­быр бул­ды. Хә­ер, бер тап­кыр ашы­гу­лык күр­сәт­те, аны­сы. Хәр­би хез­мәт­тән кайт­кан елын­да Әз­һәр үзе дә, бо­рын­ны юга­ры то­тып, юри ге­нә ин­де, җа­на­шын үр­тәп алыйм диярәк, күр­ше­лә­ре­нә кил­гән ку­нак кы­зын оза­та бар­ган иде. Икен­че көн­не Хә­би­рә­се ки­рә­ген бир­де Әз­һә­ре­нең, яңа­гы­на ял­ты­рат­ты.

— Ни өчен?— дип кү­гә­реп катты егет.

— Үзең бе­лә­сең!— Хә­би­рә­нең күз яше ка­тыш ачуы күз­лә­рен­нән бә­реп чык­ты, әм­ма йө­зен яу­лык чи­те­нә яшер­де.— Адәм тә­га­нә­се!

— Мин ниш­лә­гән?— кү­ңе­лен­дә бул­ма­ган­лык­тан, Әз­һәр ин­де күр­ше­дә­ге ул ку­нак кы­зын оныт­кан да иде. Ә Хә­би­рә­нең ко­ла­гы­на алар­ның бер­гә клуб­ка чы­гу­ла­ры ха­кын­да сүз­ләр бик хә­тәр хә­бәр бу­лып ки­леп иреш­кән. Ха­лык те­лен­дә­ге гай­бәт Әз­һәр бе­лән шул ку­нак кы­зы­ның ай як­ты­сын­да, оял­мый­ча, ко­чак­ла­шып үбе­шү­лә­рен, икен­че көн­не авыл­ла­ры­ның кап­ка­сы­на ка­дәр үк ат­лы ар­ба бе­лән егет­нең оза­тып ку­ю­ла­рын, юл­да Мө­шә­ррә­фә чиш­мә­се­нә тук­та­лу­ла­рын җен­тек­ләп бар­ла­ды. Имеш, шо­мырт чә­чәк ат­кан ва­кыт­та ба­лык­лар да уй­нак­лый, каз-үр­дәк тә бәб­кә чы­га­ра. Әз­һәр дә ул кыз бе­лән тик йөр­мә­гән­дер, кө­тү­че Хис­мет­дин, ту­га­рыл­ган ук бул­ма­са да, ат­ла­ры­ның ар­ка­лы­гы төш­кән­лек­не аша­ры­на төш­ке аш ки­тер­гән Чүл­мәк Мө­ни­рә­гә сөй­лә­гән.

Хә­би­рә­нең ул сүз­ләр­дән ко­лак­ла­ры кы­за­рып, йө­рә­ге ка­ра­лып бетсә дә, үзе ха­кын­да гай­бәт йө­ри дип Әз­һәр­нең ба­шы­на да кер­теп ка­ра­га­ны бул­ма­ды. Ни ге­нә ди­сә­ләр дә, әм­ма те­ге Мө­шә­ррә­фә чиш­мә­се бу­ен­да­гы ар­ка­лы­гы тө­ше­рел­гән­не — Мин­зә­лә­баш авы­лын­нан Хә­ки­мул­ла аб­зый җи­геп йө­ри тор­ган, күм­хуҗ­ның көн­дә­лек эш аты иде. Ул да ан­да үзе ге­нә тү­гел, ха­ты­ны Җә­ми­лә бе­лән бул­ды­лар. Чиш­мә бу­ен­да ниш­ләү­лә­ре бил­ге­сез, әм­ма дә лә­кин Әз­һәр алар янын­нан ар­ба­да узып кит­кән­дә, бит-кул­ла­рын юып ма­та­ша иде­ләр. Мө­га­ен да го­зер итеп, кор­бан­лык са­рык алып кил­гән­нәр­дер дә, Мө­шә­ррә­фә әү­ли­я-­би­кә ру­хы­на атап, Ал­ла­һы­га ба­гыш­лап, шу­ны ча­ла тор­ган­нар­дыр... Бу йо­ла ха­кын­да Әз­һәр­нең ишет­кә­не бар иде. Ко­ма­чау­лап йөр­мәс­кә ит­те, атын ашык­тыр­ды. Шун­да кө­тү ку­ып ки­лү­че Хис­мет­дин­нең үзе ке­бек усал тел­ле иләм­сез чы­быр­кы­сы, тау­лар ара­сы­на яң­гы­ра­шы бе­лән сы­е­ша ал­мый­ча, яр­ты кө­нен йо­кы­да үт­кәр­гән тә­бә­нәк ур­ман агач­ла­рын да сис­кән­де­реп бу­лыр, кө­тел­мә­гән­дә шарт­лап куй­ды. Әз­һәр­гә ар­ты бе­лән утыр­ган һәм ты­ныч кы­на үз авыл­ла­ры­на кай­тып кил­гән ку­нак кы­зы да дерт ит­те. Бо­лай кур­ку­ын­нан йө­зе­нә оят кы­зыл­лы­гы йө­гер­де. Шун­да ук ко­лак­ла­рын үрә тор­гыз­ган үшән ат, үз сыр­ты өчен ко­тын югал­тып, та­ра­лып ки­тәр­дәй бу­лып ча­ба баш­ла­ды. Әз­һәр ар­ты­на бо­ры­лып ка­ра­ды. Алар уз­ган­да авыл ба­шын­да кал­ган кө­тү, үр ар­тын­нан чык­ма­ган бу­лыр­га ки­рәк, күз­гә-сан­га ча­лын­ма­ды. Хис­мет­дин дә чы­быр­кы­сын баш­ка шарт­лат­ма­ды, Әз­һәр дә, юл бе­лән ки­леп, ур­ман поч­ма­гын­нан сул­га бо­рыл­ды­лар. Мон­нан Мин­зә­лә­баш авы­лы­ның так­та тү­бә­лә­ре кү­ре­нә баш­ла­ды­лар. Алар, Кы­чыт­кан­лы саз­лы­гы янын­нан узып, Яхъя ута­ры­на ки­леп чык­ты­лар да, бо­рын­гы ал­па­выт һәм ку­лак­лар­ның таш­лан­дың иха­та­ла­рын сул­да кал­ды­рып, авыл кап­ка­сы­на­ча җит­те­ләр.

— Абый, мин мон­да тө­шеп ка­лыйм ин­де, ал­га та­ба җәяү ге­нә кай­тыр­мын,— ди­де кыз.— Күр­ше­ләр дә ко­лак итем­не ашап җә­фа­лар­лар югый­сә!

Әз­һәр атын тук­тат­ты. Үзе­нә “а­бый” дип эн­дә­шү­лә­рен яра­та иде ул. Әл­лә кем бу­лып ки­тә.

— Сең­лем, та­гын ку­нак­ка ки­лер­сең­ме соң?— ди­де Әз­һәр, Хә­би­рә­се­нең бар­лы­гын бер ми­нут­ка гы­на оны­тып то­рып.

— Әгәр дә кич клуб­тан оза­та кайт­са­гыз, кө­тәр­гә ри­за бул­са­гыз, ки­лер­мен!— дип ша­ярт­ты кы­зый. Имеш, егет бул­саң, ку­нак­ка ки­лү­ем­не көт­мәс­тән, ки­чен без­нең кап­ка тө­бе­нә ко­яш ба­е­ган­да үзең үк ки­леп җи­тәр идең әле!

Әз­һәр кы­зыл­лы-зәң­гәр­ле бул­ды. Шун­да ук Хә­би­рә­се исе­нә төш­те, йө­рә­ге уры­нын­нан куп­ты. Кы­зый бу га­лә­мәт­ләр­не үзе­нә ба­гыш­лан­ган дип той­ды һәм егет­нең бү­ген кич­кә һич­шик­сез ки­леп җи­тә­чә­ге­нә хә­те­ре ыша­ныч бе­лән тул­ды, шун­лык­тан га­җә­еп тә нык җан­ла­нып, бо­лан ба­ла­сы­дай уры­нын­да тал­пы­нып, кеч­ке­нә тө­ен­че­ген күк­рәк ту­ры­на кыс­ты да урам­га та­ба йө­гер­де, күз­дән дә югал­ды. Аның ар­тын­нан Әз­һәр оны­ты­лып ка­рап кал­ды, дөнь­я­лык­та ашау бе­лән эш­ләү­дән ар­ты­гын бел­мә­гән аты, ку­е­рып үсеп кил­гән уҗым­га та­ба су­зы­ла-су­зы­ла, ба­су ягы­на та­ба кер­де. Юл кы­ры­ен­да ят­кан олы таш­ка ар­ба кү­чә­ре ки­леп төр­тел­гәч, сис­кә­нү­дән ай­ны­ган Әз­һәр, атын чи­гер­де һәм, ар­ба­сын бор­ды­рып, үз авыл­ла­ры­на та­ба ашык­тыр­ды. Бү­ре ел­га­сы янын­нан ур­ман­га кү­тә­ре­леп, алан­нан кыр­кып алыр үләннең барлыгын-юклыгын ка­ра­ды. Пе­чән­гә ир­тә иде әле, чы­гып кы­на ки­лә. Ур­ман һа­ва­сы­ның рә­хәт­ле­ге аның җа­нын хо­зур­лан­дыр­ды.

 

VIII

Бу тор­мыш­та яшә­гән дә ке­бек тү­гел икән, го­мер үтә дә ки­тә, бә­хет­ле миз­гел­лә­ре бе­лен­ми дә ка­ла. Әнә өчен­че көн ге­нә Мир­сә­яф карт­ны күм­де­ләр. Зат­лы ке­ше иде, ди­ләр. Һа­ман да тор­мыш ал­дын­да, ха­лык­ның ба­шын­да йөр­де. Күм­хуҗ чык­кан­да йо­кы­сын туй­ды­ра ал­ма­ган егет ке­нә иде, имеш, авыл бай­ла­рын та­лау­да һәм мул­ла­лар­ның мал­ла­рын ал­ды­ру­да йөр­гән, ал­га ки­теп, алар­ны сөр­де­рү­дә һәм йорт­ла­рын ха­лык мил­ке­нә әве­рел­де­рү­дә ал­дын­гы саф­лар­га чык­кан. Ке­ше кү­зе­нә ча­лын­ган, ком­му­нист бу­лып өл­гер­гән. Күм­хуҗ­га рә­ис итеп бил­ге­лән­гән. Го­ме­ре бу­е­на бал­да-май­да гы­на йө­зәр­гә ту­ры кил­гән Мирсәяфкә. Аның за­ман­на­рын­да күм­хуҗ ни арт­та кал­ма­ган, ни ал­га да чык­ма­ган. Эшен­нән ба­ры­сы да ка­нә­гать бул­ган­нар.

Үз за­ма­ны уз­гач, Әз­һәр­ләр яшь ва­кыт­та ул әле күм­хуҗ­ның баз­ла­ры­на, ке­ләт­лә­ре­нә мө­дир иде. Ан­на­ры ол­ыга­еп кит­те, мул­ла­лык кә­се­бе­нә күч­те. Аның мә­ка­ме ко­лак­ка ятыш­лы бул­ды. Тик ме­нә, ни хик­мәт, кыз­лар­га ма­лай­лар исем­нә­рен, ма­лай­лар­га кыз­лар исем­нә­рен ку­еп кы­на ап­ты­рат­ты. Авыл­лар­да Гү­зәл, Дил­бәр атын йөрт­кән егет­ләр үсеп җи­теп ма­та­ша­лар...

Әз­һәр үзе­нең әй­лә­нә-ти­рә­сен бө­ек ял­ган­чы­лар чор­нап ал­ган­лы­гын бел­ми, ке­ше­ләр­нең юри ге­нә дә, ша­ян сүз ха­кы­на гына да тел уй­нат­кан­на­рын ишет­кә­не бул­са да, мо­ның ни-нәр­сә өчен ки­рәк­ле­ген аң­лап җит­кер­ми иде. Ул Мир­сә­яф карт­ның да әү­вә­ле ком­му­нист бу­лу­ын, со­ңын­нан мул­ла­лык итү­ен — шу­лай ки­рәк дип, чын кү­ңе­лен­нән ка­бул ит­те. Кем­нәр­дер бәл­ки шу­шы мәр­хүм­нең чын үз йө­зен, аның бе­лән янә­шә яшәп һәм йө­реп тә, ачык кы­на күр­ми дә кал­ган­нар­дыр? Әз­һәр дә шу­лар исем­ле­ген­дә иде.

Ке­ше бә­хет­кә ом­ты­ла, тор­мы­шын көй­ләү­ле итеп, ма­тур гы­на яшәү­не, ка­нә­гать­лек­не һәм­мә нәр­сә­дән өс­тен кү­рә. Мир­сә­яф карт та шун­дый­лар­дан иде­ме икән? Аның бе­рәр ва­кыт ка­ба­лан­га­нын хәт­та күм­хуҗ рә­и­се ча­гын­да да күр­мә­де­ләр. Мул­ла бу­лып ал­гач та, на­ма­зы­ның ва­кы­ты чы­гу­га ха­фа­ла­нып, ком­га­нын-тас­ла­рын шал­ты­ра­тып, ки­лен­нә­рен җы­лы су әзер­ләп куй­мау­да га­еп­ләп та­выш чы­гар­ма­ды. Го­ме­ре ни­чек көй­ле баш­лан­са, шу­лай ма­тур гы­на дә­вам ит­те һәм тә­мам­лан­ды. Нин­ди­дер юл­лар бе­лән­ме шә­һәр­дә фа­тир да ал­ган дип сөй­лә­гән иде­ләр. Дө­рес бул­ма­ган, ах­ры­сы. Аны карт­лар йор­тын­нан кай­тарып җир­лә­де­ләр. Ба­ла­ла­ры авыл­да бу­ла то­рып, ни­чек ан­да ба­рып эләк­те икән ул?

Хә­ер­ле­гә ин­де, хә­ер­ле­гә! Тор­мы­шның үз җае бе­лән ты­ныч кы­на агып, си­не го­ме­рең аза­гы­на үлем ди­гән хө­кем ут­ра­вы­на кал­ды­рып ки­түе бе­раз га­дел­сез­рәк тә ке­бек то­е­ла. Ә ме­нә Мир­сә­яф аб­зый эш­лә­пә ас­тын­да һа­ман да тү­бә­тәй йөр­тә иде. Шу­шы ка­дәр дә­рә­җә һәм мәр­тә­бә­ләр­гә ире­шеп, күм­хуҗ ка­дәр күм­хуҗ­ны җи­тәк­ләп тә, ком­му­нист­лар­ның дин­не тук­тау­сыз сү­гү­лә­рен­дә кат­на­шып та, Ал­ла­һы­га ыша­ны­чын югалт­ма­ган икән ул. Әл­лә соң ри­йа, ике­йөз­ле адәм иде­ме икән? Юк­тыр, Мир­сә­яф карт ха­кын­да бер дә алай дип сөй­ләү­че­ләр бул­ма­ды. Сә­бә­бе баш­ка­дыр, аң­лат­ма­сы бар­дыр?!.

Хә­те­ре­нең бө­тен­ләй дә юк­тан бу­та­лу­ын, ин­де дөнь­я­лык­та га­е­бе бар­лы­гы-юк­лы­гын һич­кем ис­кә алыр­га ти­еш бул­ма­ган Мир­сә­яф карт­ка уй­ла­ры­ның оч­сыз-кы­рый­сыз йом­га­гы ура­лып-чор­на­лу­ын бе­леш­тер­мә­гән Әз­һәр, ка­бат газ­га утыр­тып куй­ган­нан соң инде кай­нап та чы­гар­га өл­гер­гән чәй­нү­ген би­е­тер­гә ма­таш­кан пли­тә­не сүн­дер­де. Ни­гә­дер кү­ңе­ле шом­ла­нып, әле­ге дә ба­я­гы ки­ем эл­геч­лә­ре ягы­на бо­ры­лып ка­ра­ды. Мо­ңа ка­дәр ни­чә­мә көн­нәр һич­бер куз­га­лу­сыз эле­неп тор­ган ар­кан-бау бү­ген икен­че тап­кыр куз­га­ты­лыр­га ти­еш тү­гел иде, әм­ма ул, җан­лан­ган­дай, елан ке­бек сә­ер озы­на­еп, ка­да­гын­нан ди­вар буй­лап ак­рын гы­на шуа баш­лап, ки­нәт дөм­бер­дәп ише­леп төш­те. Әгәр дә ба­ла ча­гын­да шу­шын­дый та­ма­ша­ны бер тап­кыр үз кү­зе бе­лән кү­реп сә­ер­сен­мә­гән бул­са, соң­гы ва­кыт­ла­рын­да ба­шы­на төр­тел­гән уй­ла­ры­на то­та­шып ки­тәр­лек бу кү­ре­неш­тән аның һичь­ю­гы акы­лы чак-чак зә­гыйфь­лә­неп алырга ти­еш иде. Гү­я­ки шу­шы миз­гел­дә бө­тен-бар­лык дөнь­я­лык­ның ба­ры­шы­на нок­та ку­ел­ды. Тук­тау­сыз эч­кән исе­рек­нең ка­ны да ара­кы бе­лән алы­шы­на, имеш. Шу­ның ке­бек, һа­ман да бер нәр­сә ха­кын­да гы­на уй­ла­саң, ул си­нең яз­мы­шы­ңа, ки­лә­чә­ге­ңә әве­ре­лә тү­гел­ме?

Әз­һәр авыр адым­на­ры бе­лән ки­леп иел­де, ка­лын бар­мак­ла­ры­на бау­ны эләк­тер­де дә, җә­һәт ке­нә ишек­не ачып, аны бу­са­га­дан ары ыр­гыт­ты. Ишек ябыл­ган­да тә­рә­зә­ләр гү­я­ки урын­на­рын­нан очып чы­гар­дай бу­лып зең­ләп ал­ды­лар.

 

IX

Чә­е­нең яңар­ты­луы ри­зы­гы­на тәм өс­тә­мә­де. Хә­ер­сез бу­лу­ла­ры шу­шы иде­ме? Әл­лә ри­зы­гың тө­кән­гән­гә шу­лай бә­рә­кә­те дә ки­тә­ме?

Го­мер кыс­ка бу­лып то­е­ла­дыр гы­на ул. Ни­чә­мә тап­кыр­лар яшә­еш үзе­нең кыйб­ла­сын үз­гәр­тә тор­ды. Бер па­ди­шаһ­лар­ны икен­че­лә­ре алыш­тыр­ды, күм­хуҗ рә­ис­лә­ре дә би­я­ләй ке­бек алмашына, урыннарыннан колак каккалый, кош­лар ке­бек очып кит­кә­ли тор­ды­лар. Ке­ше­ләр ни­чек бер ха­тын­ны икен­че­се­нә ал­ма­ша­дыр, Хо­дай бел­сен?!.

Әсәр бо­лай яши ал­ма­я­ча­гын бе­лә иде. Өең­дә кө­теп кар­шы­ла­ган ба­ла­ла­рың, аш әзер­ләп тор­ган ха­ты­ның, җы­лы урын-җи­рең бул­ма­са, ни­чек­ләр яшә­мәк ки­рәк? Ул өй­лән­ми­чә, ял­гыз баш­ла­ры­на го­мер сөр­гән ир­ләр ни­чек­ләр көн кү­рә икән? Ха­рис­ны әйт ин­де! Ха­тын-кыз рә­хә­тен та­тып та ка­ра­мый­ча дөнь­я­дан үт­те. Сөй­гән идем дип ин­де, кем-кем­не ярат­ма­ган? Ярый, күз атып, җан ба­гыш­лап яшә­гән кы­зың, юк­тан гы­на үп­кә­лә­шеп, баш­ка ке­ше­гә кия­ү­гә дә чык­сын ди. Шун­нан? Ә ул бәл­ки шу­лай бә­хе­те­нә иреш­кән­дер, яз­мы­шы­дыр? Аны ка­бат кай­тыр, ирен­нән-га­и­лә­сен­нән ае­ры­лыр да си­ңа ха­тын бу­лып ки­лер дип көт ин­де, йә! Юнь­ле ха­тын бер ир­дән икен­че­се­нә ки­тә ди­ме­ни ул?!.

Кү­ңе­ле тә­мам ары­ган Әз­һәр­нең җа­нын бу уй­ла­ры ка­бат куз­гат­ты. “Нәр­сә җит­мә­де ин­де бу Хә­би­рә­гә?”— дип, үзе бе­лән үзе сөй­лә­шеп, сү­ге­неп алыр­га ит­кән иде дә, те­ле куз­гал­ма­ды. Җа­ны ое­ша ал­мый ин­тек­те. Га­еп­не үзен­дә дип бе­лә­се кил­ми иде аның. Ха­ты­ны­ның ха­та­сы — төн­дә­ге ай ке­бек, бо­лыт пәр­дә­се бе­лән ни­ка­дәр кап­лар­га ты­рыш­саң да ан­дый гө­наһ­ны яше­рү мөм­кин­ме соң? Уй­наш ка­дәр­ле оят­сыз­лык дөнь­я­да бар­дыр­мы? Нәр­сә җит­мә­де Хә­би­рә­се­нә? Ях­шы тел, ди­сең­ме, ка­дер-хөр­мәт­ме? Бу мал-ту­ар, йорт-җир — кай­сы ягы җи­теш­ле тү­гел? Ки­ем-са­лым, та­бак-са­выт, урын-җир — кая, кай­сы? Хә­ер, бо­лар ба­ры­сы да, ар­тык­мы-ким­ме, һәм­мә ке­ше­дә дә җитәрлек. Хә­зер юк нәр­сә бар­мы соң ул? Әз­һә­рен, эч­те, ди­сә, алай гы­на авыл мул­ла­сын­да да бул­га­лый. “Җы­лы аш бе­лән бул­ган­да, җан­га си­хәт­лек би­рә!”— ди­ләр әле алар. Эч­мәс­сең, бар, бу тор­мыш­та! Хә­зер бит ара­кы­сыз ко­ры са­лам да юнә­теп бул­мый. Имеш, “Зәм­зәм су­ы”, ди­ләр аны. Бик алай икән, шу­ны эчү­лә­ре­нә ни­гә соң бән­дә­ләр акыл­ла­рын югал­та­лар? Из­ге су бул­са, адәм ба­ла­сын са­таш­тыр­мас иде ул.

Әз­һәр үзен ачу­ла­ныр­га да, ак­лар­га да ты­ры­ша иде. Ба­рып, эч сер­лә­рен сөй­ләп ки­ңә­шер ке­ше­се дә юк шул аның. Ни­чек ин­де кем­гә­дер ки­леп: “Мин­нән ха­ты­ным кит­те!”— дип әй­тә­сең? Ул шун­да ук: “Га­е­бе бул­ма­са, яның­нан адым да чит­кә ат­ла­мас иде, га­е­бе бар­дыр! Көн дә йө­зең­не кү­рү­дән оя­ла­дыр!”— ди­яр ин­де. Йа Хо­да­ем, шу­лай ук га­еп­ле бул­ды ми­кән­ни соң Хә­би­рә? Ут­сыз тө­тен чык­мас, җил­сез йө­ре­мәс! Уты да, җи­ле дә бар­дыр ин­де аның, бар­дыр.

Әз­һәр­нең күз ал­дын­да гү­я­ки бө­тен нәр­сә­ләр дә үз җа­е­на кайт­ты, акы­лын­да мо­ңа ка­дәр урык-су­рык ят­кан фи­кер тө­ен­че­лә­ре бер­дәм җый­нал­ды, кү­ңе­ле утыр­ды.

— Йа Хо­дай,— дип кат-кат ка­бат­ла­ды ул.— Йө­гер­гән икән шул! И Хә­би­рә, ә мин — юләр, ке­ше сү­зе­нә ышан­ма­ган идем. Ха­лык­ны­кы хак шул ул... Дө­рес икән!..

Әз­һәр та­гын пыс­кып кы­на елап җи­бәр­де.

X

Төн­ге йо­кы ке­ше­не си­хәт­лән­де­рә, ди­ләр. Шу­лай­дыр, шу­лай бул­мый ни! Көн бу­е­на баш кү­тәр­ми эш­ләп, йон­чып, арып бе­тә­сең дә кай­тып ава­сың, аяк-кул­лар, хәт­та гәү­дәң та­ра­лып ки­тә ал­мый га­зап­лый-га­зап­лый йок­лап ки­тә­сең.

Кыш­кы ир­тә тиз ге­нә як­ты­рып җи­тә ал­мый. Әз­һәр ин­де чә­ен кай­на­тып өл­гер­гән, мал­ла­рын ка­рап, утлык­ла­ры­на пе­чән са­лып, күм­хуҗ фер­ма­сы­на эш­кә чы­гып ки­тәр­гә ти­еш иде. Ашык­ма­ды.

И го­мер ди­гән­нә­рең, кай­сы тор­мыш юлы­на ке­реп кит­сә дә, саз­лык­мы ан­да, тау-таш­мы, баш­ка­сы­мы — тә­гәр­мәч­лә­ре һа­ман тә­гә­ри би­рә. Ба­ра да ба­ра. Гү­я­ки бө­тен дөнья тик ке­нә ба­сып то­ра, ар­тың­нан ка­рап ка­ла сы­ман, ә си­не­ке — ба­ра... Ба­ра, имеш.

Шун­дый адәм­нәр бу­ла, дан-дә­рә­җә өчен хәт­та үз­лә­рен са­ту юлы­на керүне дә чирканмыйлар. Кая ди ул ха­тын ае­ру гы­на, аны­сы­на ис­лә­ре дә кит­ми. Би­я­ләй алыш­ты­ру хи­са­бын­да гы­на алар­га бу га­мәл.

Ни­чек бо­лай ки­леп чык­ты соң әле? Са­таш­ты гы­на ми­кән­ни? Бә­ла бит ул аяк ас­тын­да гы­на. Ни ях­шы ат та сөр­ле­гә. Хә­би­рә­се дә Әз­һәр­нең, ял­гы­шып, мак­сат ит­ми­чә са­таш­ма­ды­мы икән? Ул бит ал­дан әзер­лә­неп, ирен көл­ке­ле итеп, үзен дә­рә­җә­дә кү­тә­рү өчен дип ял­гы­ша, хы­я­нәт­кә ба­ра ал­мый. Әйе, ал­мый, бул­мас­ны юри сөй­ли тор­ган­нар­дыр!

Бу уе Әз­һәр­нең кү­ңел офык­ла­рын ки­ңәй­теп җи­бәр­гән­дәй иде. Са­гы­на шул ул, бик са­гы­на Хә­би­рә­сен. Яра­тып, ара­дан бер дип өй­лән­де. Хә­би­рә­се дә яшь чак­ла­рын­да һич­кем­гә күз сал­ма­ды. Хәт­та йөр­гән еге­те, шу­шы Әз­һә­ре хәр­би хез­мәт­кә алын­гач та, баш­ка кыз­лар ке­бек яшь го­ме­ре­нең әрәм үтүе ха­кын­да хәс­рәт ки­чер­мә­де. Бү­тән бе­рәү­гә күз са­лу­ны уе­на кер­теп ка­ра­ма­ды. Дө­рес, кап­ка төп­лә­ре­нә егет­ләр кил­мә­де тү­гел, әм­ма Хә­би­рә­нең сү­зе кыс­ка бул­ган:

— Ми­нем еге­тем бар!

Һәм шул әйт­кә­не яра­ган, җи­тә тор­ган. Кап­ка ба­га­на­сы са­гы­на ба­сар­лык егет авыл­да кү­рен­ми баш­ла­ган. Ә Әз­һәр­гә җы­лы, йө­рәк уча­гын­нан алып языл­ган тат­лы хат­ла­ры ки­лә тор­ды­лар. Еге­те хәр­би хез­мәт­тән очы­нып кайт­ты, шул көз­дә алар ни­ках­ла­ныш­ты­лар, га­и­лә ко­рып җи­бәр­де­ләр. Ал­га та­ба тор­мыш мә­шә­кать­лә­ре бе­лән үз җай­ла­ры­на пар кү­гәр­чен­нәр ке­бек яши­се дә яши­се иде­ләр.

 

 

XI

Тор­мы­шың иң авыр ва­кыт­лар­да ту­ган­на­рың­ның ка­де­ре ар­та, ди­ләр. Ярый ла ар­каң ку­яр­лык ка­рен­дә­шең, бә­гы­рең­не ерт­кан хәс­рә­тең­не ур­так­ла­шыр ту­га­ның бул­са! Ул бит си­не аң­лар­га, җа­ны­ңа те­рәк бу­ла алыр­га ти­еш.

Әз­һәр­нең ан­дый ке­ше­се юк иде. Аны гү­я­ки ба­ры­сы да ин­карь ит­те­ләр, ярат­мый­лар. Хә­ер, ке­ше ке­ше­не ярат­са, ан­дый­лар өй­лә­не­шеп яши­ләр, ха­тын һәм ир бу­ла­лар. Ә кем­нең­дер, баш­ка­ның си­не яра­туы мөм­кин һәм ки­рәк­ме соң?

Ирен ха­ты­ны сөйми баш­ла­са, аңа ни ка­ла? Нин­ди ге­нә аяз һәм як­ты көн­нәр бул­ма­сын, бу ир ке­ше ул ко­яш­ны да, җы­лы­лык­ны да той­мый баш­лый. Ба­шы ял­гыз ка­ла. Ул ир­лә­рен ярат­ма­ган ха­тын­нар­ның гы­на тү­шәк­лә­рен җы­лы­тыр­га әр­сез ир­ләр ат­лы­гып то­ра­лар. Ха­ты­ны таш­ла­ган ир кем­гә ки­рәк?

Әз­һәр мо­ны җа­ны-тә­не бе­лән аң­ла­ды. Йө­рә­ге уры­нын­нан куз­га­лып, ба­шы әй­лә­неп куй­ды. Ул та­гын бу тор­мыш­та ар­тык ке­ше бу­лу­ын той­ды. Аңа яшь­лек ис­тә­лек­лә­ре дә, күр­ше-кү­лән­нең кү­зе дә, күм­хуҗ­да кө­не-тө­не эш­лә­ве дә бер мәгъ­нә­сез, буш һәм әһә­ми­ят­сез ке­бек то­ел­ды.

Шун­да ба­ла­ла­ры исе­нә төш­те. Олы кы­зы — чи­бәр­ләр­нең чи­бә­ре, күз­гә-баш­ка кү­ре­нер­лек бу­лып җи­теп ки­лә. Авыл­ның иң кәт­тә егет­лә­ре, аны кү­рү­лә­ре­нә, тә­кать­лә­рен югал­тып, баш­ла­ры әй­лән­гә­нен той­мый да ка­ла­лар.

Ә кыз­ла­ры бә­хет­ле бу­лыр­лар. Иң ях­шы егет­ләр­не сай­лап алыр­лар, аны­сы­на да бер хәй­ран ит­ми әти­се. Бу өл­кә­не биг­рәк тә акыл­лы кыз, сай­ла­на да, сай­лый да бе­лә. Әл­лә кай­сы ерак авыл­лар­дан аны эз­ләп, бер кү­рү өчен ге­нә дип ни­чә­мә егет­нең ки­леп, кап­ка төп­лә­рен­дә сай­ра­шу­ла­рын Әз­һәр­нең үз ко­ла­гы бе­лән ише­теп, тың­лаш­ты­рып ята тор­гач, из­рәп йо­кы­га кит­кән чак­ла­ры аз бул­ды­мы? Бә­хе­тен та­бар кы­зы, та­бар! Тик ме­нә әни­се­нең хәл­лә­ре ха­кын­да хә­бәр­ләр­не ишет­кәч, ул егет­ләр­нең кү­ңел­лә­рен­дә шыт­кан кы­зыл мә­хәб­бәт гөл­лә­ре­нә кы­рау төш­мәс­ме икән? Ага­чын­нан ал­ма­сы ерак тә­гә­рә­ми шул! Йа Хо­да­ем, шу­лай ук бу­лыр ми­кән­ни? Юк-юк, үзең сак­ла! Бу олы кы­зы үзе­нә ох­ша­ган Әз­һәр­нең! Нәкъ үзе — кү­ңе­ле бе­лән дә, хал­кы бе­лән дә! Ярат­са, бер­не ге­нә яра­тыр һәм... Мәң­ге­лек­кә!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных