ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 32 страницаВелосипедларыбызны көйләп бетердек дә шуларда үз юлларыбыз белән чаптырып китеп бардык. Артларыбызга әйләнеп карарга, кызларның хәленә керергә уйлап карамадык. Араларындагы синең дә күңелең ертылып калганлыгын мин әлегә белми һәм аңламый идем. Урамнарны тутырып, шау-гөр килеп ничә кат әйләнгәнбездер, белмим. Кичке рәхәтлек иңгән, дөньялык авыр хезмәттән соң тынып калган. Күпме кирәк, шул кадәр уйнарга мөмкин. Шунда тагын тукталдык. Кайда булсын инде, кызлар җыелган җирдә. Һәм син, минем янга килдең дә велосипедымда бер йөреп алырга рөхсәтемне сорадың. Каршылык итә алмадым. Дөресе — велосипедым иптәш малайларныкы белән чагыштырганда иң искесе һәм көйсезе иде. Син шуңа күрә дә анда ерак китә алмадың. Егыла яздың. Курыктың. Велосипедымны җитәкләп кайтарып бирдең һәм: — Монда йөреп булмый!— дидең. Рәхмәтең дә, миңа бәяң дә шушы иде. Хәйран итмәдем. Шуннан бирле минем велосипедыма кызыгып, аңа утырып караучы кызлар табылмадылар. Аларга иптәш малайларымныкы ошады. Бу вакыйга сәбәбеннән мин үземнең һичкемгә кирәк түгеллегемне төшендем. Ялгыз калуымны җаным гына кабул итә алмый иде. Малайлар, тимер атларына кызларны да утыртып, урам буйлап йөреп киттеләр. Мин аларга велосипедымда иярдем. Йөкләре шактый булса да сер бирмәделәр, ә минем хәл, бер караганда — җиңел, ә икенче яктан, ялгызлыгым аркасында авыр да, күңелсезлеккә тулган да иде. Шулай син безнең оч малайлары белән дуслашып киттең. Әмма һаман сайланган булгансың икән. Велосипедларда куышлы уйный башлагач, ничектер без икебез бергә туры килдек. Син нигәдер: — Бу йолдызларны таныйсыңмы?— дип сорадың. Баш очымда җемелдәгән меңнәрчә күзләр безгә карап тора иделәр. Беләм, алар — йолдызлар, ерак планеталар һәм кояшлар, нурлары белән төнге күгебезне бизиләр. — Бусы — “Казык”, “Тимер Казык йолдызы”, бусы — “Җидегән”!— дидем. — Юк, аларын мин дә беләм!— дип, син минем хәбәрдарлыкны кире кактың.— Аларын сорамыйм. Ә менә монысын әйтәм. Олы, ялгыз, серле булганын! — “Чулпан”нымы?— дидем. — “Чулпан йолдызы” шушымыни? Ә мин белми идем,— дип, әллә юри, әллә чынлап, әмма йомшак кына әйтеп куйдың.— Җырларда җырлана торган, нинди матур исемле! — Кайсы төше матур инде?— дип аптырадым. Минем әлегә, билгеле инде, күңел күзем ачылмаган, маңгаемдагысы “ботак тишеге” кебек кенә булган.— “Чулпан” дигән сүз “аксак” дигәнне аңлатмыймыни? — Фу!— дидең.— Синең күңелең усал! Мин усалларны яратмыйм! — Исем китте, йөгердем! Әйе, чыннан да исем китмәде. Сине үртәү, синең хисләрдән көлү миңа ниндидер ләззәт бирде. Велосипедымны яратмавың өчен дә үчемне кайтарасым бар иде һәм шушы рәвешле ул теләгемә дә ирештем. Ә бу кичтә син башка минем белән очрашырга теләмәдең булырга кирәк, юлларыбыз бергә туры килгәндә дә янымнан китү ягын карый идең. Моңа хәйран калмадым, шулай кирәк диярәк кабул иттем. Әбуталип әйтте: “Кешенең күңеле чуар булучан, ул һәрвакыт яктыга, матурлыкка тартыла. Син дә шулай, башкалар да. Әгәр дә башкача булса, яшәешнең мәгънәсе бетәр иде!” Бу сүзләре белән ризалашмыйча мөмкин идеме соң? Шулай да, ә нәрсә соң ул — матурлык? Әлегә мин моны белми һәм хәтта ямьсезлекнең дә нәрсә икәнлеген аңламый идем. Хикмәт һаман да шул күңел күзендә, аның әлегә ачылмаган булуында! Азмы чибәр кешеләрне күргәнем бар! Кашлары кыйгач кара, чәчләре матур итеп ясалган, йөзләре, буй-сыннары күркәм, әмма аларда нигәдер эчке җылылык юк, курчаклар кебек тоелалар. Хәер, бәлки курчаклар белән чагыштыруым да хатадыр, аларны күңелләребезгә хуш килерлек итеп шундый оста итеп ясыйлар, йөз сурәтләренә җанны кызыктырырлык ниндидер чалымнар өстиләр, биһуш булабыз, кулларыбыздан төшерми уйныйбыз. Дөрес, миңа кызлар кебек курчак уйнап үсәргә туры килмәде, әмма сеңлекәшемнең аның белән сөйләшә-сөйләшә мәш килгәнен карап торганым бар. Чибәр кешеләрне бездә: — Курчак кебек!— диләр. Шул гына җитә микәнни матурлык иясе булу өчен? — Әлбәттә!— диячәкмен. Ул вакытларда башкача уйлый да белми идем. Матур кешеләр тумыштан ук бәхетле булалар. Кайда гына барсалар да, кем күзенә генә чалынсалар да андыйларны сөяләр, иркәлиләр, яраталар.
VI Бервакыт безнең авыл клубына Казан Курчак театры килде. “Чуртан кушуы буенча” уенын күрсәтәселәре икән. Курчак тамашасы балалар һәм сабыйлар өчен көндезге якта булачак. Бәясе дә әллә никадәр түгел, унбиш-егерме тиеннәр генә. Урындыкта да минем, үрмәләп менеп, аяк болгап утыра торган чакларым, биш яшем чамасыдыр. Андый тамашаны күргәнем әлегә юк, әмма курчаклары тере булачак, имеш. — Булмаганны,— диделәр өлкәннәр,— ул курчакларны артистлар кулларына кидертеп хәрәкәтләндерәләр. — Ничек инде? — Бияләй кебек! Әткәй ак сарык йоныннан бәйләнгән перчатка-бармакчаны уң кулына киеп, ике бармагын югары калдырып, калганнарын бер йодрык итте дә, мичтән кара күмер алып, аңарга ике күз ясап куйды. Нәкъ куян булды инде менә, хәтта колакларын да селкетә. Курыкса — аларны түбән төшерә, каранса — үрә торгыза. Әткәй тавышы белән сөйләшә. Минем исемне дә белә, ничә яшемдә икәнне сорый. Мин: — Биш тула!— дип мактанам. — Кайчан? — Кыш җиткәч, Чыршы бәйрәмендә! Куян миннән көлә, әткәйнең пәлтә җиңе эченә кереп кача, үзе: — Тот мине, тот мине!— ди. Эләктереп кенә булмый чукынчыкны! — Өнемә качтым!— ди дә, башын тыгып карарга өлгерми, тагын әткәйнең пәлтә җиңенә кереп китә. Аны тотарга тырышам, тик елгырлыгым гына җитми. Үртәлеп, еламакчы итәм, ә ул кабат: — Тот мине!— ди дә, өненнән чыгып, колакларын селкетә. Һәм мин аны эләктерәм. Ул ычкына да тагын кача. Сагалап утырам. Өнендә куян озак качып ята, әмма сабыры төкәнә. Күренүенә, тагын эләктермәкче итәм. Шулай әткәй белән озак уйныйм. Миңа — кызык. Аннары куян куудан туям. Пәлтәсе җиңеннән әткәй кулын чыгара. Ә куян — юк. Аны эзләп җиңгә башымны тыгам, анда да күренми. Качып өлгергән! — Куян кая?— дим. — Урманга качкан!— ди әткәй. — Нигә алай иткән?— дип, авыз-борынымны турсайтам. — Улыбыз йокласын дип әйтеп китте. Әгәр көне буе тәртипле булса, уйнарга иртәгә тагын килермен диде. Әткәйнең бу сүзләренә мин дә ышанам. — Ярар,— дип, караватка менеп ятам, тик йоклыйсым гына килми. Бәлки ул кичне шулай, иртәгә киләсе куянны көтеп, йокыга да киткәнмендер, белмим. Ә менә икенче бер көнне курчак театрын карарга барганым әлегедәй хәтеремдә. Әүвәле кулларыма тавык күкәйләре тоттырып җибәрделәр. Кибеткә аларны илтеп бирәсең дә акча аласың. Ә анда, магазин төбендә, усал малай-шалайлар җыелган. Өлкәнрәкләр. Кесәләрнең кабарып торуларын күрсәләр, юри: — Күкәй салдыңмы әллә?— дип сорыйлар. — Күрсәт әле!— диярәк, уңнан һәм сулдан төшәләр, ялгыш төртелеп киткән булалар. Ә күкәйләр — изеләләр. Аларның кабыгы бик юка шул. Кибетче апа каршысына барып, кесәләреңә тыгыласың, кулларың гүяки маңкага батып чыга. Күкәйләрең харап булган. Елап кайтып китәргә генә кала. Ә өйдә и сине орышалар, и орышалар. Булдыксыз, мескен, эшкә яраксыз, диләр. Оятыңнан җир тишегенә кереп китәрдәй буласың. Тик ул идән ярыгы гына түгел, аны кайдан эзләп тапмак кирәк? Әнкәй ул көнне миңа ике күкәй тоттырып җибәрде. Берсе-берсе алты тиеннән. Кибетче апа көмеш ун тиенлек, бер ике тиенлек бакыр акчалар бирергә тиеш. Боларын гына аера беләм, анысы. Тик менә гел бакырлардан гына бирсә, ничек санын чыгарырмын? Кибеткә күкәйләрне исән-имин алып барып җиткерә яздым. Әмма каршыма авылның теге усал малайлары очрадылар. Аларның исәпләре мине кызык итү икәнлеген белеп торам. Борылып та кача алмыйм, нәкъ тырнакларына каптым бит. Кибет тә анда гына, әмма, йөгереп уза калсам, аяк чалулары бар! Шунда үз абыемның мине бервакыт алдаганы исемә төште. Ул заманнарда авыл мәктәбебезнең директоры Зиннуров Зөфәр Зиннурович иде. Аңардан абыем яшендәге вак-төяк укучы балалар гына түгел, хәтта усал малайлар да куркып торалар. Урамда күренүенә, тизрәк кайсы кая качу ягын карыйлар. Ә минем исем дә китми. Чөнки аның мине куркытканы юк. Әле мәктәп яшенә җитеп өлгермәгәнемә күрә инде. Син күр дә мин күр, теге мордар малайлар мине уратып та алдылар, көлешә дә башладылар, үзләре: — Күкәй салдыңмы әллә?— диләр.— Күрсәт әле, эреме салган күкәйләрең? Күзләремне мөмкин кадәр ныграк шарландырырга тырыштым һәм, куркынып: — Зиннуров килә!— дип кычкырып җибәрдем. Тегеләр: — Кайда?.. Кая?..— дип, уң-сулларына каранырга тотындылар һәм, ай күрде, кояш алды — кайсы ничек тараканнар кебек качышып та беттеләр. Мин, авызымны ерып, кибет ишегенә таба юнәлдем, исән-имин барып та кердем. Ун тиенлек көмеш акча һәм ике тиенлек бакыр сорап, күкәйләремне кибетче апага суздым. Ә ул: — Кәнфит алмыйсыңмы, матурым?— дип, юриме кызыктырып та маташты әле. — Юк!— дидем.— Бүген мин курчак театрына барам! — Нәрсә карарга? — “Чуртан кушуы буенча”!— дим. — Буең — карыш, башың — арыш!— ди кибетче апа. Ә мин: — Авызыңа бал да май!— дим. Ул көлә башлый. Миңа унбиш тиенлек көмеш акча суза. Алам. Карыйм. Унбиш тиенлек икәнлеген таныйм. Кемнән отып алган сүзем булгандыр, анысын ук белмим, әмма: — Миндә “сдача” юк!— дип, акчасын кире бирмәкче итәм. Әмма шикләнәм: нәрсә дип әйттем икән мин аңа, сүгенмәдемме? Бигрәкләр дә ямьсез сүз бугай бу — “сдача”! Кибетче апа тагын көлә. Унбиш тиенлегем янына ике тиенлек бакыр акча өсти. — Кирәкми “сдачаң”, бусы да миннән!— ди.— Кем малае әле син? — Балта остасы Зәки малае! Кибетче апа тагын көлә, аннары: — Кил әле, бер кочаклап үбим үзеңне!— ди. — Әйе, үптереп торды әле монда, йә битемне пычратырсың!— дидем дә, рәхмәт тә әйтеп тормастан, акчаларымны учлагач, чыгып йөгердем. Онытканмын, ә анда мине теге урам малайлары көтеп алды. Алдап качканым өчен кирәгемне бирәчәкләр инде болар. Тагын тырнакларына каптым бит. Алар урап алырга ук өлгерделәр. — Кая күкәйләрең?— диләр. — Чебиләрен чыгардылар да тавык булып очты киттеләр,— дим, күземне дә йоммыйча алдап. Монысын Сәрия апамнан отып алганымны ачык беләм, тик нәтиҗәсе нәрсә белән бетәр? — Ничә тиенлек булды?— диләр теге малайлар, сүзләремне колакларына да элмичә. — Тиен агачта була, сикерә дә оясына кереп кача!— дим, һаман да Сәрия апамнан ишеткәнчә сүзләремне сакау телемдә йөгертеп. — Әйдә әле, сикертеп күрсәт!— диләр болар, акчалы учымны ачырга таләп итеп үрти-үрти. Ә мин: — Зиннуров килә!— дип кычкырып җибәрәм. Бу юлы боларның исләре дә китми. Шаулашып, ике ботымнан эләктереп, күккә чөеп, кесәләремне какмакчылар. Шунда: — Малайлар, нишлисез анда?— дигән тавыш ишетелә. Тагын боларны ай күреп, кояш ала. Тараканнардан да җәһәтрәк качышып бетәләр. Мин Зиннуров абый белән урам уртасында йөзгә-йөз калам. Бер дә аннан курыкмыйм. Ул да моңа аптырый булса кирәк. — Исәнмесез!— дим. Ул да, сүзләремә ияреп, башын чайкап: — Исәнмесез!— ди. Әллә өлкәннәрчә кул биреп тә алыйм микән дип уйлап куям. Әмма аңа сузарга буем җитәчәгенә шикләнәм, борынымны гына тартып мәшәкатьлим. — Нәрсә булды монда?— ди, авыр тавышлы таләпчән усал йөзле директор абый. — Күкәй саттым!— дим. — Үзең сыттыңмы?— ди. — Әйе, үзем саттым!— Мин әйтәм. — Малайлар сытмадымы?— ди. — Юк, сыта алмадылар, сатып, акча алдым!— дим. — Акча белән нишлисең? — Һи, белмисеңме, бүген бездә театр була, курчакныкы. “Чуртан кушуы буенча”,— дим,— шунда барам. — Бик дөрес эшлисең,— ди директор абый.— Ә мәктәпкә кайчан киләсең? Мин ике бармагымны күрсәтәм: — Менә шушы кадәр ел үткәч! — Сине мәктәптә күргәнем юкмы?— ди. — Бар,— мин әйтәм,— апама ияреп баргалыйм. — Анда нишлисең? — Укырга булышам! — Алай икән!— дип аптырый директор абый. — Мин кем икәнеңне беләм! — Кем? — Зиннуров Зөфәр директор абый! Аның кырыс йөзенә шунда гына елмаю йөгерә. — Ярар, бар, театрыңа соңга калма,— ди,— йөгер! Мин урам уртасыннан клубка таба китәм. Теге дошманнарым кайсы кайда, читән буйларындагы кычыткан артларында, багана төпләрендә поскан җирләрендә кузгала да алмыйча куркышып, качкан җирләрендә калалар. Директор абый да артымнан күзәтеп тора сыман. Кесәләренә күкәйләр тутырган кызлар ул арада юлыма очрыйлар, алар да театрлык акча юнәтмәкчеләр инде, бичаракайлар! Әллә кем булып, телләренә билчән чыгарырдай итеп быдыр-быдыр сөйләшеп, исәнләшмичә дә узып киттеләр. Ә мин, астыртын гына елмаеп: — Барыгыз, бар, анда сезне усал малайлар көтә,— дип, артларыннан хәерле юллар теләп калдым. Әмма бер багана арасы узарга да өлгермәдем, урамны аларның чәрелдәве күмде. — Күкәйләремне сыталар!— дип кычкыра берсе. — Йөзеңә бәрәм бит!— ди икенчесе. — Әни!..— дип чәрелди өченчесе.— Әнигә әйтәм! Аларга дүртенчеләре, бишенчеләре кушыла. “Һи,— дип уйлап куям,— бу кызлардан теге юньсезләр күкәй салдырмакчылар!” Мин, Минзәлә инеше аша агач басмадан чыгып, күрше Ләшәүтамак авылына гына барган идем. Аңа безнең очтан якын. Ул авылыбыз Дүсемгә терәлеп кенә торганлыктан, әллә ни еракта да түгел. Ә ике арада агач клубыбыз бар. Театр шунда буласы. Анда да кереп чыктым. Билетларны башланыр алдыннан гына саталар икән. Ә минем, курчаклар уенын карарга керер өчен инде, ни бары өч тиен генә акчам җитми булып чыкты. Тизрәк өйгә йөгердем. Билетларын егерме тиенлек үк диләр шул! Кайтып керсәм, әнкәй белән бер матур апа майлап-баллап чәй эчеп утыралар. Ашларына таракан булып төшәсем килмәде. Ул арада абый да, кайдан пәйда булгандыр, мине үтеп, түргә узды. — Әнкәй, миңа утыз тиен кирәк, курчак театрын карарга барыр өчен!— дип даулый да башлады. Аның хәйләсен мин белми идем. Ул егерме тиенгә уен тамаша итеп, калган ун тиенен кәнфит алырга тотмакчы икән. — Миңа билетны егерме тиен генә дип әйттеләр! Бу сүзләремә аның ачуы килде. Төйнәлгән йодрыгын күрсәтте, кирәгеңне бирәм, янәсе, тик кенә тор! Алай куркытуы ярады тагын, телемне авызым куышына бикләдем. Абыйга кунак апа илле тиенлек акча тоттырды. Ул, рәхмәт әйтеп тә тормастан, куанып чыгып йөгерде. Мин дә, телгә килеп: — Әнкәй, өч тиенем җитми!— дип үтенеп, абый этеп кертеп җибәргән мич арасыннан теләнеп килеп чыктым.— Миңа өч тиен кирәк... — Абау,— диде кунак апа,— бу малай да синекемени? Бигрәк шөкәтсез, пәри баласы кебек! Аның сүзләре мине телсез калдырдылар. Оятымнан артка таба чигендем, кабат мич арасына кереп киттем һәм, почмакка сеңеп, сыктап кына елап җибәрдем. Абыемның матур малай булуын, аны шуңа күрә дә артыграк яратуларын һәм иркәләүләрен белә идем. Әмма минем үземә атап шушы рәвешле, шөкәтсез, пәри баласы кебек дип, һичбер яшерүсез әйткәннәре юк иде. Күземнең яшьләре тыелгысыз йөгерделәр. Шунда әнкәй, хәлемне аңлап, яныма килде дә учыма мин сораган өч тиенлек акчаны тоттырды. — Театрыңа соңга калмыйсыңмы анда?— дип сорады. Борыным салынган хәлдә ишеккә таба мышык-мышык килеп атладым. Урамга чыктым. Клубка киттем. Барып җиттем. Билет алып, озын, дүрт аяклы эскәмиягә үрмәләп менеп утырдым. Урыным арткы рәтләрнең берсендә иде. Шунда бер апа килеп: — Менә бу матур малай белән утырабыз!— дип, минем яшьләр тирәсендәге бер кызчыкны яныма ябыштырып та куйды. Әмма аның сүзләренә ышанмадым. Шулай да күңелем тынычланырга шушы әйткәннәре җитә калдылар. Уен башланып киткәндә инде тәмам онытылып, авызымны дәү итеп ерып җибәрдем. Курчакларның чыннан да тере булулары, йөгерешеп йөрүләре, сөйләшүләре, кулларын болгаулары — барысы да гаҗәеп бер тамаша иде. Онытылып карап утыра бирдем. Юләр Иван инде генә Чуртанны бәкедән чиләгендә чыгарды. Һи, боларның балыклары да адәм теле белән сөйләшә икән! Җибәрергә куша. Имеш, Юләрнең нинди әмере булса, шуны үтәячәк. Бары әйтсен генә: “Чуртан кушуы буенча!”— дисен. Тәки ышандырды бит! Иван, аның сүзенә карап, ычкындырды чукынчыкны! Кем шундый олы балыкны суга кире җибәрә инде? Юк икән, алдамаган Чуртан, дөресен әйткән. Юләр Иван: “Чуртан кушуы буенча!”— дип әмерен бирергә дә өлгермәде, чиләкләре аякландылар да өйләренә кайтып киттеләр. Ул гына түгел, Иван, ат та җигеп тормастан, чанада урманга барды, агачлар да әмеренә күрә киселеп аудылар, утын булдылар. Ул аларны бармак та селкетми генә чанага йөкләде, өстенә утырып, кайтып та китте. Менә хикмәт, менә әкәмәт! Мондый балыкны эләктерсәң, и дә яхшы булыр иде инде менә! Акча кирәктә дә, әнкәйдән күкәй сорап аптыратып, усал малайлар көлкесенә төшеп харап булыр хәлләрдә йөрмәс идем. Чуртанга: — Күкәйләрне кибеткә илтеп бир, акчага сатып кайт!— дип кенә әмер итәргә була. Үз хыялларыма да сөенеп, әллә нинди хәлләрне уйлап бетереп, курчак тамашасының тәмамланганын сизми калганмын. Ул елак патша кызының күз яшьләре белән тулган чиләкләре, Юләр Иванның кочагына керүләре, мич башына гына утырып йөрүләре — әллә нәрсәләр булып бетте. Көлеп тә, аптырап та, мыскылланып та алдым. Тамаша тәмамланды. — Юләрне бәхет басты!— диделәр, балаларына ияреп килгән апалар. — Юләргә яшәве рәхәт!— диделәр, оныкларын кочаклап утырган әбиләр. — Минем дә юләр буласым килә!— дип еладылар вак-төяк малай-шалай. — Минем дә юләргә барасым килә!— дип аларга кушылдылар чәби кызлар. Бу сүзләргә исә хәйран калудан уза алмадым. Ул да түгел, алгы рәтләрдә утырган усал малайлар юләрләнеп шаулаша башладылар. Аларга үз корма кызлары кушылдылар. Бу җен туен калдырып, мин өйгә кайтып киттем. Белә идем: андый Чуртан балыкны барыбер эләктерә алмаячакмын! Аларны безнең Минзәлә инешендә юк, диләр. Өйгә кайтып керүемә, кунак апаның сүзләре исемә төште: “Бигрәк шөкәтсез, пәри баласы кебек!” Нигә алай мыскыллавын әнкәйдән сорамакчы идем, онытып җибәргәнмен. Чөнки өстәл өсте тулы тәм-том, самавырыбыз да кайнап утыра, әти дә кулларын юып йөри. Инде чәй эчәргә дип утырдылар. Мине дә яннарына чакырдылар. — Курчакларны күрдеңме?— диделәр. Сөйли башладым. Әмма тәм-том авызымны йомдырды, хәтеремне адаштырды.
VII Әбуталип минем шушылар хакында истәлекләремне ишетте дә: “Кешеләрнең хәтерләрен сафландыра торган нәрсә — күз яше!”— диде. Аның белән килешәсем килмәде. Кайгы аша акылны уздырудан гына сафлыкка ирешергә мөмкин икән, ул вакытта яшәүнең яме дә калмаска тиеш. Мин боларны аңа әйттем. — Ә ни өчен әле кешеләр һәммә нәрсәне дә хәтерләүне, исләрендә тотуны максат итәргә тиешләр?— дип сорады ул, тагын да аптырашта калдырып. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|