ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 27 страницаСайлау димәктән, күпләр үз араларыннан эш өчен кирәкле вәкилләрне сайлыйбыз дип уйлыйлардыр инде? Асылда аларны кем сайлыйдыр әле? Әллә сайлау исемлегенә теләсә кем керә ала дип уйлыйсызмы? Керәләрдер дә бәлки, әмма сайлау иләге аша үтә алганнары гына сирәк! Вакытым җитеп бетми, шунда гына, шунда гаеп! Әгәр дә падишаһ шул сайланучыларның кемлеген үз күзенең уңы аша уздырмаса, нинди хуҗа була ди инде? Андыйлар хакимлек мәртәбәсен үз кулларында саклый алмаячаклар. Падишаһ ул һәммә нәрсәне белеп торырга тиеш, ягъни, белү өчен хәбәрдар булу гына аз, бәлки барысын да алдан билгеләп тәкъдир итмәгәндә, хәбәрдарлыкка гына таянып әллә ни ерак китеп булмый. Ил белән идарә итү, димәк, хөкемдарлык кылу, тәкъдир хөкемен үз кулыңда тоту дигән сүз ул! Илгә падишаһ икәнсең, аның хуҗасы да була белергә кирәк. Әгәр дә халкың буйсынырга теләми, аның үзенчә яшисе килә икән, син халкыңны белеп, халкың өчен дип яшәмисең. Падишаһка үз халкы хезмәт итмәсә, падишаһ үзе дә халкына хезмәт итми дигән сүз бу. Моны булдырмау өчен хаким һәрдаим, бу эшемне халкым мәнфәгате өчен кылдым, анысының тегеләй, монысының болай булуы, газиз хайваннарым, сезнең өчен кирәк дип әйтә, гүяки ил белән киңәшкәндәй сүз сөйли белергә тиешле. Бервакытта да үз мәнфәгатеңне сукыр булмаган күзләргә күренерлек итеп алга чыгарма! Даими һаман халкым дип әйткәләп яшә, әмма һәрдаим үз мәнфәгатеңне, үз ихтыярыңны алга куеп эш йөрт, шул вакытта гамәлләрең дә дөрес булгандай тоелырлар, үзеңне дә хайваннарың сөярләр. Падишаһ гамәлне үз иленә каршы кыла алмый, ул ничек хәл итсә, алдагы көн дә шулай башлана, шулай дәвам итә. Шуңа да борынгылар падишаһларны Аллаһының җирдәге хөкемдарлары буларак күзаллаганнар. Падишаһы белән шаярткан, аның белән уйнаган халыкны киләчәктә бәхет көтми. Әмма тәхетендә озак утырган падишаһның гадәтләре ил халкына яхшы беленеп, озакламый һәркем аның көенә эш итә башлыйлар. Бу хәл илне куштан һәм хәйләкәр итә. Мондый падишаһ үлгәннән соң яисә тәхетеннән сөрелүгә, илдә бер-бер артлы кискен үзгәрешләр башланып китә. Болар илне харап итә. Билгеле булсын, тәхетендә берәр шөһрәтле һәм шәүкәтле падишаһ озак утыра икән (ә озак утыру үзе үк падишаһка шушындый сыйфатларны йоктыра), илдә торгынлык башлана. Ул хөкемдар китүгә, торгынлыкны башбаштаклык алыштыра, һәркем тәхеткә омтыла, тарткалаш, ызгыш тамыр җәя. Шушындый падишаһлар аркасында Болгар, Алтын Урда, СССР мәмләкәтләре таркалды һәм карап булдылар. Без кешеләргә карап гыйбрәт алырга, әмма, хайваннар буларак, хайваннарча яшәргә тиешбез. Белеп тору кирәк, мәгәр Арыслан икәнсең, илгә хезмәтең җиде-ун ел. Бу — бер буынның тарих мәйданына килеп китү дәвере. Әгәр дә унбиш-егерме елгача тәхет тотасың икән, алга таба илең харап булыр! Мәмләкәтләрнең яшәү кануны шушы. Илең һәм эшең тарихларга калсын дисәң, ун елдан да артыкка тәхетеңдә калма. Башка буынга юл бир, алар үзләреннән соң киләсе буынга тәхет һәм бәхетне тапшырсыннар. Менә шул вакытта илең дә яшәр, даның да булыр. Ә юк икән, илең дә китәр, даның да бетәр. Гомернең бәрәкәте озынлыкта түгел, исемеңне күтәрерлек гамәлләреңдә, мәгънәдә. Арысланнарның һәммәсе дә падишаһ булырга лаеклымы, диярсез? Ә мин, җавабымда, лаеклы, диярмен! Әмма башкаларны ияртә алмаган, тыңлатудан узган Арыслан падишаһ була алмас. Өендә гаугалы ирнең иле дә гаугалы булыр, гаиләсендә хөкеме барның мәмләкәттә дә эше барыр. Падишаһ ул — кәрван хуҗасы кебек, кәрван әһелен көннән-көнгә, юлдан-юлга, елдан-елга бәрәкәт өмете йөртә. Әгәр дә шул өмет дигәннәрен югалтмасалар, кәрван башын алыштырырлар. Өметкә таяндыручы падишаһ илне канатлы итүче ул! Арысланның базары кечкенә, тар һәм очсызлыдыр. Аның эше — хезмәтчелек, аның мәртәбәсе — коллык. Болардан ул һичкая бара алмый. Моның кадәр йөкләрне күтәрүе өчен йөрәкле дә, гайрәтле дә булуы сорала. Менә шулар инде ул Арыслан базары, аның бәясе — гаделлектер! Март, 2004.
ГАРМУНЧЫ МАЛАЙ Хикәя
Киң урамнарны тутырып гармунда уйнап, шул уйнаган белән дәртләнеп җырлап узарга иде, менә шунда яшәешем дә олы мәгънә табар сыман. Әмма мин, гармунда уйнау түгел, җырлый да алмам кебек.
I Әткәйгә: — Улың гармунчы булыр, ахрысы,— дигәннәр, моңа әнкәй дә бик сөенгән иде. Мин үзем дә соңгы көннәрдә “Зиләйлүк” көен, “Сарман”га буташтырып булса да, гармунда шактый маташтыра башладым сыман. Әткәй белән әнкәй, кырын гына колакларын куеп, тыңлаштырып йөриләр икән. Әткәйнең: — Көйгә кермәкче улыбыз!— дигәненә, әнкәйнең: — Моңарчы да көйсез түгел иде!— дип җавап биргәнен мин үзем дә ишеттем. Ә инде борыннар югары чөелде, анысы! Хәтта ничектер рәхәт тә булып китте әле. Әгәр шунда су китерергә яки утын ватарга кушкан булсалар, аларын да ялт иттереп эшләп бирер идем бугай. Эһ, белмисез сез, аңламыйсыз: минем хәзер гармуным бар, гармуным! Менә шуңарда сыздырып та уйнап җибәрсәм, киң урамнарны аның белән урасам, сабантуй мәйданнарын төймәләрендә бармакларымны йөгертеп кенә әйләнсәм, менә ничек күңелле булыр иде! Әткәй әйтер иде: — Бу минем улым Сабир була! Әнкәй дә өстәр иде: — Ай улым Сабир, бигрәкләр дә матур уйныйсың шул гармуныңны! Ә егет булып җиткәчме, итекләремне көзгедәй ялтыратып, аларда йомшак кына басып, гармун төймәләрендә бармакларымны җәһәт кенә йөгертеп, егетләр белән клубка шаулап җырлап килеп керер идек, бөтен халык безне балкып каршы алыр иде. Эһ, белмисез сез, аңламыйсыз... Минем дә гармуным бар, гармуным! Әйе, элегрәк ул әле минеке түгел иде. Ә хәзер... Кайсы тинтәге аны, эчәгеләрен агызып, таратып-җимереп, тиреслек башына чыгарып ташлаган булгандыр, белмим. Әмма мин аны кызганып, җыештырып өйгә алып кайттым. Яшел гармун! Моңа кадәрле аның нинди булырга тиешлеген дә белми идем, ямаштырдым, җайлаштырдым, ул инде көйләнеп киткәндәй булды. Әнкәй сорады: — Улым, каян алдың, кем гармуны бу? — Әнкәй,— дидем,— бер дә борчылма, тиреслек башындагы салам өемнәренә бүсеп болгап атканнар иде аны! Шуннан җыеп алып кайттым. Кемгәдер кирәге беткәнме?.. Калдырыйм әле үземдә, минем бит гармуным юк иде! — Ярар, улым, алай булса, мин каршы түгел! Әллә кешедән алып тордыңмы дигән идек. Әтиең дә, кеше әйберсенә тияр кебек малай түгел иде, диде. Берүк, улым, берүк... Аллаһ сакласын!— дип әнкәй әйткәч, бөтенләй дә рәхәт булып китте. Гармун менә шулай бездә калды. Ул арада көзләр җитеп, мәктәптә укулар да башланып китте. Дәресләрдән кайтам да шул яшел гармунымны кулларыма алам, көйләр чыгармакчы итәм. Тик әлегә һаман да уеным гына барып чыкмый, әллә төймәләре җитми, әллә ялгышып басам?..
II Кыр эшләре башлангач, әүвәле бәрәңгедә, аннары чөгендердә көн артыннан көннәр үтеп китте. Караңгы көзгәчә арылуны-ялны белмәдек. Күмхуҗ рәисе Хөснуллин Мөнәвир абый бик усал кеше булганлыктан, бала-чагага да тынгылык эләкмәде. Дәрес укыйсы урынга, кыр эшләренә чыгып, тәмам газапланып беткәнче җәфа чигәбез дә, икенде ашыннан соң кабат шул ук чөгендер басуына ашыгабыз. Бу юлы инде әнкәйгә бүлеп бирелгән кишәрлеккә, аңа булышасыбыз бар. Чөгендерне йолкып җыясы, чүмәләләрдә кисәсе, машиналарга төяп җибәрәсе. Ә күмхуҗның трактор-машиналары чөгендерне илтеп тапшыру өчен безне тыңларга алай ук ашкынып тормыйлар, мең ялынып сүзең үтсә дә бик яхшы әле. Эштән арып кайтыла, кайвакытта кичке ашның пешкәнен дә көтәргә хәл калмый, йоклап кителә, иртә таңнан ачыгып уяныла, йокылы-уяулы хәлдә тагын көзге салкын пычрак кырга кибеп тә җитмәгән киемнәрдән, тишек итекләрне сөйрәп чыгып кителә иде. Ә гармуным моңаеп, өй почмагындагы сандык өстендә утырып кала. Эһ, шуны кулларыма алып, сыздырып уйнап җибәрсәм, нәрсә була инде?
III Бүген кич клубта мәктәп пионерлары өлкәннәр өчен концерт куйдылар. Минем әнкәй дә тамашачылар арасында иде. Кайчан, ничек белеп алгандыр, күмхуҗ фермасында сарык бәрәннәре караса да, күрегез инде, эш арасында концерт күрергә дә вакыт тапкан шул! Кыр эшләре беткәнгә бер-ике атна бар иде. Карлар да шактый мул явып, быел Октябрь бәйрәмнәреннән үк җир өсте ап-ак булды. Бүтән елларда кыш, көйләтеп кенә, ашка җыенучы абыстай-әбиләр сыман ялындырып, адәм балаларын килү-килмәве белән тәмам аптыратып бетергәннән соң гына, анда да җепшетеп, борын тарта-тарта җитешә иде. Быел уңдык, декабрь башларында кәшәкә уены белән чана шууның рәхәтләренә кинәндек. Болын-кырларга, урам-түбәләргә канатын җәйгән аклык, кыска көннәрне озынайтып, төннәрнең күзгә төртелер караңгылыгын куркытты. Кичке сигезләргә күк гөмбәзенә нурлы ай шәме эленә, якты төннәр башланып китә. Авылның бер башыннан икенчесенә сүз юкә чыбыксыз да йөри, кешесе дә, шәүләсе күренүгә үк таныла. Уеннан кайтып керәсе килми. Әнкәй әйтә: — Кәлимулланыкы, Айрат исемле икән, гармунда шундый итеп уйнады, шундый итеп уйнады, авызларыбызны ачып тыңлап утырдык! Әткәй аңа кушыла: — Безнең улыбыз Сабир да тиздән кеше алдына чыгарлык булыр, ул да көенең эзенә төшеп бара инде... Чәй эчеп утырган җиремнән, табынны калдырып, әллә кайчаннан онытылган, почмактагы сандык өстендә боек кына утырган яшел гармуныма ябышмакчы идем: — Акыртмый торсын әле, тынычлап чәй эчик... Аннары аның табак-савытларны да җыештырасы бар,— диде Хәйрия апа, эшеннән кайтканнан соң бераз тыныч калып ял итәсе килүен бүтән көннәрдәгечә искәртеп аптыратмастан. Хәер, ял итү хакында ул еш әйтсә дә, тик гамәлендә генә күрсәтми. Тынгысыз җан, әле бу эшен бетерә дә икенчесенә керешә. Ялт итеп кенә идәннәрне юып чыгарырга өлгерми, камыр изеп куя, коймак тугылый, ул да түгел, кием элгечләрен бушатып ташлый. Безгә — рәхәт, кул арасына керергә өлгермисең, эшләрне үзе үк бетереп тә куя. Менә шуңа күрә дә минем бер генә тапкыр да кара яка кигәнем юк, һаман актан гына йөрим. Абый да ыспайлыкта һәркемнең борынына чиртерлек. Болар барысы да Хәйрия апамның тырышлыгы аркасында гына шулай! Гармун алып кына утырган идем, күңел түремдә моңы да, көе дә бар иде, беренче төймәсен басуга зиһенем чуалды да китте. Саташкан күке кебек ике-өч нотаны тартып-тартып куйдым. Башны кыңгыр салып, колакны гармунга куеп и тырыштым, и тырыштым, ниндидер көй кебек нәмәрсә чыга башлаганда гына, авызымны май йоткандай ерып, тантаналы кыяфәттә, түшәмебез барлыгын да онытып, гаҗәеп бер мәгърурлыкка чумдырып адаштыручы исәрлектә күңелем белән күкләрне әйләнеп кайттым да борынымны матчагача элдем. — Күрәсезме мине, күрәсезме? Көенә төштем, көенә!— Телемнән чак кына шушы сүзләр егылып төшмәделәр, гармун телләрендә йөгергән бармакларым таш булдылар, тынсыз калдым. Өй эчендә һичкем юк, ишек янында, чыгып китәргә ярык эзләп, соры песиебез генә гаҗизле тырмашып газаплана иде. Уеным тукталып калгач, ул, мияулап, каймак үтенгәндә генә күтәреп карый торган яшел күзләрен тәгәрәтеп алды. Әлегә серне белми идем. Тагын да гармун телләренә басып-басып алдым, аның саен соры песиебез Бибиҗамал әче тавышы белән колакны ярып мияулады. Мин тагын гармун төймәсенә бастым. Песиебез тагын чи-ми итте. Мескенемнең һәр татарфтан йоннары кабарып, коерыгына Шайтан басып алгандай сырты дугаланып, котлары аяк табаннарына качып өлгергән. Мин тагын гармун төймәләренә төртеп, шулай көй чыгармакчы итеп тартып-тартып алдым, мәчебез, чарасызлыктандыр инде, тәмам шашынып, урамга чыгаручы ишегебездә ярык булса да табарга теләп, чыдамсызлык һәм куәт белән тупсаларны тырнарга тотынды. Барып ачтым. Ул салкын төн кочагына уктай атылды. Мин тагын сандык өстенә барып утырдым һәм гармунымны гаҗәеп оста бер уенчы сыман айкап-чайкап тарта башладым. Көем шәп иде. “Сарман” яки “Рамай” ише генә дә түгел, “Кара урман” һәм “Уел”лар да минем ул көемә җитмәячәк иделәр. Тик тыңлаучыларым гына юк. Кая киттеләр икән әнкәйләр? Апа да өйдә күренми, абый да, сеңлем дә...
IV Безгә кунак апалар килде. Мәктәптән балкып кайтып керүемә үк: — Шаулап сөйләшмә, күңел чүлмәкләрен ватарсың!— диделәр, сүнәргә һәм сүрелергә мәҗбүр булдым. Район үзәгебез Сарманга йөреп эшләүче Хәйрия апам да бүген өйдә иде. — Тынмаганмы әле?— диде ул, тавышын ара-тирә каядыр югалтып мыштым кыланган күз ачкысыз буранның хәйләләп маташуына сәерсенеп. — Дөньяны катык иткән!— дидем мин һәм яңадан балкып киттем, тәмам ак карга чумган хәлемдә, пәлтәмне-бүрегемне кагасым итеп. — Бар әле, бар!— диде апам.— Өйалдында кагынып кер, шаулама! Кунак апалар дигәннәре икәү булып чыктылар. Гөлләр кебек чибәрләр үзләре, бер кашык су белән кабып йотарлык. Аларны күргәч, минем авыз да колактан үтеп китәрлек булып ерылды. Тагын да балкыбрак киттем. Әмма шымытым гына, итагать саклап, өрмәгән урындыкка да утырмас булдым. Моңа кадәрге утын агачы гәүдәм дә өрфия чүлмәккә әверелде, төртә күрмәсеннәр, чайкалыр да, төшеп китеп, идәндә челпәрәмә килер сыман. Ә йөрәк... Ә йөрәк инде — бәллүр сәгать, колак төбенә үк менеп, “келт-келт”, “келт-келт” — сан таякларын санап утыра! Өстәл түренә тансык сый-хөрмәт, күчтәнәчләр менеп кунаклаган иде. Апамның күзләре — минем кулларда. Ә алар — егерме сигез ташлы авыз тегермәненә куәт бирүче җил канатлары сыман. Дүрт куллап сый-хөрмәтләрне сыпырта башлаган идем, апам, итагатькә чакырып: — Күчтәнәчләрне авыз гына итәләр, комсызланып ашамыйлар!— дип, бер тапкырдан уздырмыйча әйтеп куйды. Әмма өч-дүрт кат кабатланганда да колакка керергә тиеш булмаган ул сүзләргә әлбәттә мин дә буйсынырга ашыкмадым. Бүген, әгәр дә шушы рәвешле тәмлетамаклансам, һәркөнне ризыгыбыз булган, соңгы елларда үзенең тансыклыгын оныттыра башлаган кара икмәккә чират җитмәскә тиеш иде. Барысын да кырык күзе белән күреп торган апам ярдәмгә килде. Кара икмәк телемен алдыма куйды: — Егет кешенең ризыгы шушы була!— диде. Һо, минме егет? Йа Ходай, егет буласым күптән килә иде. Кунак кызлары каршында мине дә егетләр исемлегенә кертте түгелме соң? Юк-юк, ни өчен нәкъ менә бүген, өстәл тулы татлы ризыклар булган көнне малай кеше, бала хисабыннан чыгарылып, егетләр исемлегенә кертергә кирәк иде? Апамның сүзе өстен чыкты. Юк ителгән берничә конфет, прәннек һәм башкасы артыннан кулыма кара икмәк телеме менде. Егерме сигез ташын җиңел генә әйләндергән авыз тегермәнем “худын” киметә төште. Меңнәрнең маңгай тире сеңгән, үземнең дә кул көчем кергән, туган авылым кырларында үскән ачы кара икмәк тәме зиһенемне утыртты. Бүген бит бездә кунак апалар бар, алар — түрдә. Бу тансык нигъмәтләр шуларның килүе хөрмәтенә!
V Мине кар көрәргә чыгардылар. Буран барыбер китереп өясе булса да, кунаклар хөрмәтенә инде бу, юлларны-сукмакларны яхшылап һәм матурлап ачып куярга кирәк. Буранда ул бала-чага белән маэмайлар гына, борыннарын урамга чыгарырга өркеп, өннәрендә яталар. Ә мин — егет кеше, егетләр исемлегендә бит инде хәзер! Тагын буран катыгына чумып кердем. Әмма бу юлы тәмам кагынып бетерсәм дә, киемнәремнең җеп сызыкларына кереп оялаган аклык, җиңсә бөгерекләренә кысылып калган кар бөртекләре тагын апамның җенен кузгатырга җитә калырлар. Сак кына басып керешемдә гармунымның моңлануы колагымда шәйләнеп, баскан урынымда тукталып калдым. Уйный икән бит, гармуным, уйный икән! И минем яшел гармуным, и минем гүзәлкәем! Синең тансык моңнарыңны кемнәр эзләп тапкан да, шул вак-вак төймәләреңдә бармакларын йөгертеп-йөгертеп кемнәр аларны чыгара? Фәрештәләрдер андый кешеләр, илаһи, изге затлардыр! Эһ егетләр, бүрекне кыңгыр салып, җай-җай гына басып-атлап, шушы яшел гармуныма кушылып бер җырлап узарга иде авылым урамнарыннан. Уяныр идеме икән бу йокылы йөрәкләре, күзен ачып, яшьлегенә кайтыр идеме икән бу кар эченә чумып, тыныч кына картлыгына баручы йортлары? Булса иде миндә гармунчы осталыгы! Никләр генә, Ходаем, шул мәртәбәне миннән кызгандың икән? Гармун моңы җанымны сихерләгән иде. Юк, әллә ни оста да барып чыкмый уены, әле бер төймәсе, әле икенчесе дөрес иңрәми, әмма дә уйный, уйный. Кем аны шулай моңландыра? Ишетәм, тоям, болай итеп минем гармуным гына сызгыра. Бүтән гармуннарны тартып-тартып карадым, алар — башкача, ә минеке... ә минекенең һәр сыкравына кушылып чыккан үзгә моңы белән колагыма ятып тора!
VI Гармунда матур кунак апаларның кара чәчлесе уйный иде. Аның озын керфекләренә менә-менә энҗе бөртеге кадәр генә яшь эленде, аннары калку кызыл мәк чәчәге такыясы кебек самими бит очыннан йөгереп төшеп китте. Уйнаган көе миңа таныш түгел иде. Аны тыңлап утырган икенче кунак апа, күзләремә күтәрелеп карап, сары йомшак чәчләрен төзәткәләп алды, үз апам җыр китабын актарып утыра иде. Шушы буранлы кышкы кыска көндә аларның шулай ихластан яз айларының хәтфә болыннарында чәчәк җыеп йөрүләрен сагынулары моңнарына күчкән иде булса кирәк. Диван башына минем мыштым гына килеп утыруымны сизенгән гармунчы кунак апа төймәләрнең берсенә ялгыш басып куйды. Көендә буталды, аннары: — Моңа кушылып җырлап булмый, көен бутый торган гармун бу,— дип әйтеп, бераз тынып торганнан соң, башка көйгә кереп китте. Апаларның җырлап та алгалауларына колак куеп, кичнең ничек иңгәнен сизенми дә калдым. Буран әле дә тынмаган иде. Әткәй дә, әнкәй дә эштән кайттылар. Алар олы юлда машиналарның адашып туктап калуларын сөйләделәр. Буран да бәлки иртәгә генә тыначак, диделәр. Кунак апалар кунарга калырга булдылар. Бу форсат минем бәхетемә иде, чөнки кышкы төн озын була, кунак ападан гармунда уйнарга өйрәнеп, берәр көй отып калу теләгем зур иде.
VII Икенче көнне иртән, мин уянганчы, буран тынган, кунак апалар белән Хәйрия апам да район үзәгенә китеп барганнар, әткәй дә эшкә кузгалган, әнкәй инде, гадәтенчә, иртәнге якта күмхуҗ бәрәннәрен ашатып, өйгә кайтып өлгергән иде. Мәктәпкә ашыкмадым. Абыем күрше Минзәләбаш авылы урта мәктәбендә интернатта торып укый, сеңлекәш балалар бакчасына гына йөри, шуңа әлегә ул — йокысында. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|