ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 23 страницаГыйбадулланы милиция таба алмады. Бу вакыйганы ул арада икенчесе алыштырды. Безнең арадагы урыс егете Саша тагын да хәтәррәк хәлләргә очрап, телләр аның керен чайкарга тотынды. Исерек баштан бер әбигә кереп, аннан аракы таләп иткән. Теге, мескен, каршы килә алмаган. Аннары Саша, үзен-үзе онытып, аны көчләргә иткән, имеш. Теге әби, бик каты кысталуын әйтеп, ишек алдына йомышка чыккан. Егетне айныр да акылына килер дип уйлагандыр инде. Әмма әтәчлеге белән бер дә сизелмәгән Саша үзенең сукыр уеннан кире кайтмаган. Иртән уянып китсә, бөкшәйгән әби янында анадан тума шәрә ята икән бу. Гарьлегеннән егет бауга менде. Аның хакындагы асыл хәбәрләр мәетен җирләгәч кенә безгә дә мәгълүм булды. Туганнарына хәбәр салганнардырмы, белмим, аларның килгәннәре хакында һичбер сүз булмады. Без шушылай яши идек. Көннәр соры һәм мәгънәсез үтә тордылар. Бу исә безне баса, җаннарны каезлый, яшәвебезнең ямен кисә барды. Моны укытучыларыбыз да аңлыйлар иде булырга кирәк. Һәм менә, арадан биш егеткә, ял көненә шәһәр театрына концертка билет бирделәр. Ул санда мин дә бар идем. Авылдан киеп килгән ямаулы кием-салымнарыбыз юылып, капчыкларыбыз төбенә салып куелган иделәр. Театр, концерт дигәч, иң матурдан гына киенәсе дип мин аларны чыгардым. Ул киемнәрем әнкәемнең хатирәсен, туган туфрак җылысын, авылым кырлары истәлекләрен, күз яшьләремне һәр җебендә саклый иделәр. Мин хәтта кайсы ямаулыгының кайчан салынганын да хәтерлимдер сыман. Ул киемнәрем шуңа да иң яхшылар, иң рәхәтләр, театрга бару өчен иң кулайлар тоелалар иделәр. Тумышымнан бирле концерт дигәннәрен күз кырые белән генә булса да күреп калган бала идем мин. Элекләрне бездә сабантуйлар узган. Өлкәннәр ул бәйрәмне хәйраннарга калып исләренә ала иделәр. Концерт дигәннәре дә шундыйрак галәмәтләрдән булырга кирәк, дидем. Минем хәтер чикмәнемнең читендә шуңарга охшаш бер вакыйга чигелеп калган: әткәй безне яңа чапкан печән салынган олы арбада, ат җигеп, хәтта күрше апа-абыйны да утыртып, халык җыелган, чуарланган су буена алып барган иде. Мул кояш, татлы ризык, елмайган йөзләр — менә шушы иде минем күңелдәге сабантуй хатирәсе. Театр да менә шушындый рәхәт җир, киң мәйдан, табигать кочагы, җәннәт урыны кебек күңелемә килде. Мин дә шунда барам бит! Киенеп карадым. Чалбар балаклары кыскарганнар, тезгә таба күтәрелеп, аякларым шәүлегәннекедәй сыйрак кебек күренеп торалар. Күлмәк җиңнәрем дә терсәккә якынайганнар. Аларны әнекәем әткәйнең иске кием-салымнарыннан төне буе яңартып тегеп азапланган иде, үсеп җиткәнче чыдатырсың, дигән иде. Кечерәергә дә өлгергәннәр икән! Безнең белән барырга тиешле мастерыбыз Степан Холяво ашыктырырга дип артымнан кергән. — Син нәрсә, татарченок? Мондый кием киенәсе түгел, формадан, ак күлмәктән барасы!— дип катгый итеп әйтте. Әмма йөзенә елмаю чыгарып: — Сагындырганнармы?— диде. Күзләремә, сизенми дә калдым, кайнар күз яше тамчылары җыелырга өлгерде. — Ну-ну! Егет кешегә килешми!— диде дә, олы дәү учы белән баш чүмечемне тотып, күкрәгенә таба кысты. Минем күз яшьләрен, күңелдә кузгалган сагыну сагышларын инде туктатырлык түгел иде. — Утырып торыгыз әле!— диде дә Степан Холяво чыгып китте. Мин, тынычланып, киенергә өлгергәнче, ул өр-яңа формалар, ап-ак күлмәкләр күтәреп килеп тә керде. Аның ярым пеләш башы тирләгән, озынча какча йөзе кызарып чыккан, әмма йөзендәге теге йомшак елмаюы сүнәргә өлгермәгән иде. — Завхоз урынында булды. Аңлаткач, яңа кайткан формаларны берсүзсез бирергә итте. Бераз үтүк йөретеп алырга да, кылт иткән киемнән, энәдән-җептән театрга барып керергә... Бөтен кызлар синеке була, татарченок. Һәммәсе дә! Бездә синдәй егетләр сирәк, алдыңа кызлар егылачаклар инде менә, күр дә тор!— дип, ялт кына сөйләп, мине юанып, котыртып, мактап, әллә кем итте дә куйды. Театрга киткәнебездә иптәшләрем аһ итеп озатып калдылар. Ничә айлардан, сагыш һәм борчылулардан соң минем беренче тапкыр бәхетле мизгелләргә дә тарыган чагым иде бу. Театрны, сәнгатьне — җан азыгы, диләр. Хак сүз икән. Ул чын мәгънәсендә хакыйкый байлык. Әмма аның тәмен азлар татыйлар. Театрда беренче тапкыр булганымда ук мин аңа гашыйк булдым. Бу тойгыларым озакка, бик озакка җитте. Дөньялыкта яшәүне сугыштан курку һәм туган туфракны сагынудан гына гыйбарәт дип белгән ерак татар авылы малаена гүяки зиннәтле сарайларның ишекләрен ачып-ачып күрсәттеләр һәм аны серләр бүлмәсенә алып керделәр. Спектакльнең өч сәгать буена барганлыгын мин бары тик соңыннан гына белдем. Тәнәфесләрдә дә урынымнан кузгалмый, алдагы пәрдәне кымшанмыйча да көтеп алдым. Безгә инглиз шагыйре Вильям Шекспирның үлемсез “Отелло”сын уйнадылар. Соңгы актларда минем күзләр, кешеләрнең мәкерен һәм гаделсезлеген күреп торуым һәм боларга каршы берни дә эшли алмавым аркасындадыр инде, кайнар яшьләр белән тулдылар. Оятымнан иптәшләремә карап алдым, алар да миннән ким түгелләр иде. Кемгә ничек шул бу дөньяда. Берәүләр чиксез байлыкларга күмелеп яшиләр, икенчеләре җан рәхәтендә үз бәхетен таба. Әйе, дөньялыкта тән рәхәте дә кирәк. Тән рәхәтенә, байлыкка ирешкән кешеләр җан рәхәте өчен түли белсәләр икән ул. Алар шул җан рәхәтен дә бушка гына каптырырга тели. Без һәммә барчабыз да шулай уйлый: җан рәхәте бушлай гына, җиңел генә килергә тиештер сыман. Бу сүзләрем сафсата, сүз тегермәнемнең бушка әйләнүе кебек тоелырга мөмкин. Яши-яши, әллә нәрсәләргә кадәр уйлар барып җитә ул. Игътибар итүчеләр бардыр әле: авыр эшне башкарганда уйлар, күңелгә киләләр дә, хәтерне чистарта, онытылганны яңарта, тутыкны куа башлыйлар. Бигрәк тә ялгыз башыңа җәфа чиккәндә ул шулай. Философка әйләнәсең, Әфләтун буласың. Минемчә, авыр физик эштәге кешенең акылы саф буладыр сыман. Эш сөймәгәннәрнең — киресенчә, башы тулы җил өермәсе, хәтерләре дә буталчыктыр. Кеше зиһенен физик эш, кул хезмәте сафландыра. Әмма ул яратылып, сөелеп, үз күрелеп, канәгатьлек белән башкарылырга тиешле. Игътибар итүчеләр бардыр: ялкау кешегә ахмаклык пәрәвезе пәрәнҗә кора!
V Ул кичне төне буена күзгә бер чеметем йокы кермәде. Театр тамашасын караганнан соң мин бөтенләй бүтән кешегә әверелдем. Гүяки төнем белән көнем буталды. Икенче көнне тәнемдә хәлсезлек тойдым. Хәйләсез кешене тинтәк була, диләр. Андыйны һәркем төрткәли, акрынлап ахмакка чыгара. Моны гына яхшы белә идем. Тормыш сабакларын алмаганмыни без! Икенче тапкыр театрга тиз генә барып булмады. Яшь күңелем түрендә ул ерак бәхетем кебек уелып калды. Театр миңа зифа буйлы чибәр кыз кебек тоела идеме, әллә инде җәннәт сараедай тәэсир иткәнме — хыялый дөнья ничек кешене үзенә тарта, театр да күңелемне туктаусыз үзенә чакыра, дәшә, җанымны саташтыра иде. Бу хис һәм уйларымнан котыла алмадым. Тырышмадым түгел... Гүяки яшәешем шул театрда булырга тиеш сыман иде. Әнә, затлы ак мәрмәр баскычлардан ак күлмәкле, чия иренле, чәчен икедән үргән кара озын толымнарында ак бантлы кыз күтәрелеп килә. Мин аны ул көнне күргән идемме — әйтә алмыйм, әмма дә бу сурәт хакыйкатьтер сыман тоела иде. Күз алларыма кабат-кабат килеп йөдәтте...
* * * — Инде шәһәрнең утлары да күренә башладылар,— диде төнге йокымны алган хикәячем. Мин дә ул күрсәткән якка карадым. Чыннан да алда меңнәрчә күзләрен яктырткан олы шәһәр юлыбызга чыгып баскан, ашкынып чабып килгән поездыбызны туктатырга әзер булып тора иде. Ә хикәячем, менә-менә хәзер сүзен ахырына җиткереп, вакыйгаларны сөйләп бетерердер сыман. Өметемне югалтмыйча аңа таба борылдым. Ә ул: — Әзерләнергә кирәк... Оһо, сәгать телләре алдатмаганнар,— дип, йокылы купебызга кереп китте. Аның әле киемнәрен дә алыштырырга өлгерәсе бар иде. Мин тәрәзәдән вагоныбызга килеп керердәй булып утларын балкыткан шәһәр урамнарына күзләрем карасын йөгерттем. Вокзал радиосының тонык авазлары да ишетелә, халык поездга утырырга дипме, әллә кырык тартмаларыннан йокылы-уяулы пассажирларга вак-тояк әйберләрен дүрт бәясенә төртеп калырга теләпме, перронга тулды. Вагоннар гүяки аларны ерып баралардыр сыман тоелды. Монда да тормыш мыжгый, дөньялык мәш килеп газалана иде. Һәркем үз өмете белән йөгерә, ашкына. Бераздан хикәячем, кулына җиңелчә ике йөген алып, ыспай киемнәрендә килеп тә чыкты һәм: — Перронгача озатып куясызмы? Әллә монда гына хушлашабызмы?— дип сорады. — Юк,— дидем мин,— монда торганчы, һава алыштырып керүем яхшырак булыр! Юлым алда тагын да сигез сәгатьләп дәвам итәсе иде. Хикәячемнең йөкләреннән берсен күтәреп, аның артыннан атладым. Ул төсе-кыяфәте белән “Татар яшьләр театры”нда эшләүче, артистларының арасында иң өлкәне булуы белән генә түгел, сабыр холкы һәм таланты белән дә хөрмәт казанган Нури әфәндене хәтерләткәнлектән, мин алар арасында туганлык бармы-юкмы дип тә кызыксынган идем. Ул кире какты. Казанда булгаласа да, “Татар яшьләр театры” барлыгы хакында хәбәре дә юк икән. Г.Камал исемендәге театрга бу килүендә көн саен диярлек бер тапкыр барган. Туйганчы хушланган. Театр хакында, Нури әфәнде турында сүз кузгатуларымның сәбәбе — юлдашым хикәясенең ахырын ишетергә теләвем белән дә бәйле иде. — Вакыйгалар нәрсә белән беттеләр соң?— дип сорадым мин, үҗәтләнеп.— Башладыгыз, әмма ахырына җитеп өлгермәдек... — Алар хакында сөйләшкән идек түгелме?— диде ул, соравыма сорау белән җавап кайтарып, мине бераз аптырашта калдырып, ә үзе перроннан вокзалга таба кузгалып.— Язучы халкы барысын да хәтерләп, вакыйгаларны тулысы белән үзе генә дә күз алдына китерә түгелме? — Соң, алай дип, анысын гына ничек тә булдырырбыз... Әмма үзегездән ишетү яхшырак булыр иде. Хикәягез ярты юлда тукталып калды кебек. Мин һаман да ризасыз идем. Сөйләгәннәренең иң кызыклы җиренә җиткәндә генә юлыбыз өзелде. Ә мин тагын да бер-ике сәгать кенә тыңлап барырлык хәлдә идем. Сөйләгәннәрен хәтеремдә юккамы калдырасы иттем? Ул балкыган вокзал бинасына кереп китте. Мин һаман да перронда аның артыннан карап калган хәлемдә идем. Шунда хушлашмавыбыз исемә төште дә, монда бер-бер хикмәт бардыр дип башыма да китермичә, үз вагоныма утырып, купема кердем, урыныма яттым. Әмма йокым хикәячемә ияреп китеп барган иде. Уй өстенә уй килде, хәтерем яңарып, вакыйгаларның ничек беткәнлеген өтек-төтек хәбәрләре аша бергә бәйли-җыя, ачыклый башладым. Миңа ул заводта эшләве хакында әйткән иде бугай. Димәк, шахтер булуга лаек табылмагандыр, яки башкадыр... Монысы әллә ни әһәмиятле дә түгел. Ә менә ничек шушы Урал якларына килеп чыккан икән соң ул? Хәрби заводка бәлки үзе теләп урнашкан булгандыр? Бу сорауларым тагын да хәтеремне бөтәйтте. — Әйе бит әле,— дидем, күңелемдә исәп-хисап төймәсен тартып.— Хәрби хезмәткә алынгач, солдаттан соң монда урнашып калган. Әүвәле бу заводны саклаган, аннары үзе дә шунда эшли башлаган. Монысы аңлашылды. Ә менә гаиләсе? Хатынын марҗа дигән иде бугай? Әйе-әйе, марҗа белән гомер кичердем, ул халыкка тел-теш тидерерлек сүз әйтә алмыйм, милләтчелек хисләре минем үземдә уйнаштыргаласа да, моның өчен кимсетмәде, диде түгелме? Казанга килгәч, хәзер яшәгән шәһәрендә мәсҗид төзетү эшен оештыру мәсьәләсендә мөфтияткә дә кереп чыккан. Дөрес, андагыларны бик үк мактап бетермәде. Ә менә бер мәсҗид бинасы проектын табуы хакында куанып сөйләде. Мин аннан: — Хатыгыз чиркәүгә йөриме?— дип сораган идем. — Әйе,— диде ул, бер дә яшереп тормыйча.— Бездә бу мәсьәлә хәл ителгән. Гаилә үзара хөрмәт нигезенә корылса — бәхетле була. — Ә сезнең мәсҗид төзетү эшләре артыннан йөрүләрегез аны борчымыймы соң? Үз диненә кыстамадымы? — Юк!— диде ул бу юлы.— Киресенчә, хөрмәтем генә артты дип, хәтта намазга басуымны да хуплады. — Ислам дине Аллаһыдан иңгән соңгы хакыйкате Коръәнгә нигезләнгән. Мөселман кеше башка диннән хатын алса, яисә бүтән диндәгегә кияүгә барса, шәригатебездән мин алар икесе дә Ислам динен үз диннәре итеп сайларга тиешләр дип белә идем. Чөнки аның бит әле шунысы да бар, Ахирәткә күченгәч, бәндәләрнең диннәренә бәйле җәннәтләре дә үзләренчә түгелме? Икегез ике төрле якта булып, җаннарыгыз зар-интизарлык итсә?— дип, озын һәм озак кына аңлата-аңлата сорау да биреп караган идем. Әле ул вакытта поездыбыз Арча кырлары буйлап кына бара иде. Әңгәмәбез башланып китәргә генә итә, әмма сүзләребез ябышмый һәм ятышмый аптырата иделәр. Миңа: — Диннәр төрле булсалар да, бәндәләрен бар иткән Аллаһы тәгалә дә бер үк, димәк, җәннәте дә һәммәсенә дә уртак инде Аның!— дигән иде ул, үзенчә аңлатмалы җавабында. Бу фикере башымда озак тугыланды. Чыннан да, әгәр шулай икән, нишләп соң без дини каршылыкларга ябышып ятабыз? Бу кемгә кирәк? Бәлки без, кешеләр, ансыз, ягъни каршылыкларсыз яши алмыйбыздыр? Әнә, “ОРТ каналы”ннан “Время” алып баручы Екатерина, мөселманнар хакында начар хәбәр тапшырасы булса, авызын ерып, куана-куана сүз башлый һәм сөйләп туймас хәлгә керә. Әгәр дә инде киресенчә, Ислам диненә бәйле яхшы хәбәр ирештерергә тиешле булса, телләре көрмәкләнә, йөзе җимерелә, ачуы йөзенә чыга. Һәрхәлдә “Әл-Кайдо” террорчылар оешмасы берәр этлек эшләгән икән, һәммә мөселманнарга шик ташлап, һәлак булганнарны кимсетеп авыз ерып сөйләве бер дә килешми инде. Моңарга урыслар үзләре ничек түзәләр икән?.. Вагоннар җиңел генә шуыштылар да шуыштылар. Хәзер Тубыл шәһәренәчә туктап торулар булмаячак иде бугай... Ә юк, Свердлоу-Кәтринбурны гына уздык бит әле, алда Төмән бар! Тубылга аннан соң гына! Күзләремә йокы чакырып карадым. Шунда кабат хәтерем яңарып, хикәячемне исемә төшердем дә уйлап куйдым: “Ә ул, юкса, миңа ниндидер сер сөйләмәкче иде бугай түгелме?” Нәрсә әйтергә, ниләрне белдерергә теләк иткән иде икән? Сугыш чоры турында хакыйкатьне күптән, кат-кат, инде мең тапкырлар яздылар. Мөхәммәт ага Мәһдиевнең “Без кырык беренче ел балалары” үзе генә дә ни тора! Хакыйкатьне ачам дип бәлки хикәячем игътибарымны гына җәлеп итәргә теләгәндер, үз тарихчасын миңа гыйбрәт өчен дип сөйләгәндер? Имеш, мин яшь кеше, нәрсә күргән әле бу дөньяда, яшәүнең, тормышның кадерен белмичә, җилгә очырмыйммы әллә? Минем чордашлар хакында өлкәннәр шулай уйлыйлар түгелмени? Уйларым катлы-катлы иделәр. Күңелем алар канатына утырып адашты. Йокысызлык тәнне алҗытты. Үз алдыма куелган сораулар, күңел төпләремнән никадәр актарсам да, җавапсыз кала бардылар. — Балаларыгыз кайсы диндә соң? Үзләрен кем дип беләләр: татармы, урысмы? Бу сорауларыма да ул төгәл җавап биргәндәй иде. Алар урыс анасы, урыс мәктәбе, урыс институты тәрбиясен алып үскәннәр. Димәк, кем булалар инде? — Мин үзем әллә ни зур белемнәр алалмадым. Болай яхшы укысам да, урысчам барыбер чамалы булып кала бирде,— дигән иде ул, бераз тынычлыгын җуеп һәм артыгы белән хәвефләнеп. Поездыбыз инде яңа төзелеп килгән һәм һичшиксез мәһабәт булырга җыенган Әгерҗе вокзалы каршында тукталып тора иде.— Татарстан үсә, зурая, матурая... Сөенеп туймаслык! Әйе, үсеш, зурлык Җир йөзендә күптән инде квадрат километрлар белән исәпләнелми, тәрәккыять, матурлык масштаблары белән санала! Хикмәт олы биләмәләр хуҗасы булудамыни! Хикмәт матур һәм бәхетле, мул тормыш белән яшәүдә шул! Әмма мин әңгәмәбезнең дилбегәсен икенче якка тартып куярга теләдем: — Кызларыгызның ирләре дә урыслардыр инде, оныкларыгыз да?— дип сорадым. — Анысы шулайрак булды инде. Әмма олы кызымның малае үземә ияреп йөреп үсте. Гаражга барсам да... Минем гараж бакчам янында гына. Фатирлар да якын. Ә мин техника белән мәш килергә яратам, агач эшен сөям. Күпме татар агайларын беләм — барысы да шундыйлар! Ә оныгым кул арасына кереп үсте. Шунда ара-тирә татарча әйткәләгәнмендер инде. Хәзер дә татарчаны ару гына сукалый. Әле үзенә күчтәнәчкә татар китабы да алдым. Миңа охшаган, китап укырга бик ярата. Әйтми калдырганмын, минем китаплар белән тулы олы китапханәм бар...— ул сөйләде дә сөйләде. Балаларын да, марҗа хатынын да, оныкларын да, гаражын һәм йорт-җирләрен дә сагынган иде. Мин хәзер күңелдән боларны барлап барам. Әллә тотыныйм да утырып языйммы, дим. Әмма кузгаласым да килми. Поезд, тәгәрмәчләрен келтерәтеп, үз җаена йөгерә дә йөгерә. Миңа йокы керә белми йөдәтә. Алып китте, ахры, ул аны. Кеше сүзенә колак куеп, үз җанымны җавапсыз сораулар газабына ташлап ни оттым инде, йә? Алар ният иткән мәсҗидләрен сала алырлармы? Балаларына калгач, болары анда җәмәгать була алып йөрерләрме? Әллә чиркәүгә барырлармы? Аларда үз җаннарын коткару теләге уянырмы? Уяныр, уянмый калмас, анысы. Кешеләр яшь чакларында максималист булалар, үз көчләренә ышаналар. Ә картлык барыбер килә, көчләрне алып, сәламәтлекне какшатып... Җан сыеныр урын эзли башлый, чөнки белә: тиздән тән аны үзеннән аерачак. Ә яшьлек? Үлем бит ул һәр сәгать, һәр минут янәшәдә йөри. Кеше динле булырга өлгерми, картаймый да китеп барырга мөмкин түгелме? Гомер ул кырыкка төрләнүчән. Мин кем дигән азлармы юкка чыкмады да, исәпкә дә керерлеге күренмәгән ничәләр өскә калыкмадылар. Ил эчендә падишаһлар, тираннар да булды, мең яктан афәрин алтын акыл ияләре дә төптә калып күгәрделәр. Нәрсә соң ул тормыш, нинди соң аның бәһасе? Шулай ук без аңа бик күп һәм кыйммәт итеп түләргә тиешбезме? Әллә дөнья йөзенә без, адәми затлар, бары тик үз теләгебез белән генә туабызмы? Әгәр дә нәфсебез булмаса, Җир йөзендә газапларга-җәфалануларга тара-тара да яшәргә тырышыр идекме, шул тормышыбызның таләбенә буйсынып, туган туфрактан, ата-анадан, туганнардан, якташлардан аерылып читкә китәргә мәҗбүр ителер идекме? Мин әле һаман менә шушы мең төрле сорауларым һәм уйларым эчендә саташып калганмындыр сыман. Бу да тормыш бәһасемени? Иңрәп поездыбыз кычкыртып куйды. Таныш булмаган кырлар-болыннарны, авыл һәм шәһәрчекләрне калдырып, ул атып килә торган таңга таба ашкынды. Монда да кешеләр яши, аларның да үз язмышлары, үз уйлары, хыяллары... 2002–2004. ҖИЛ ҖИГҮ Хикәя Олыгая барган саен, балачакның һәр хатирәсе изге була бара икән ул... Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|