Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 24 страница




Ямь­ле җәй­нең ва­ем­сыз көн­нә­рен­нән бер­се иде. Бы­ел көз­гә мәк­тәп­кә ба­ра­чак­быз — күр­ше ма­лай­лар. Бер сый­ныф­та, бер үк укы­ту­чыбыз Мә­рү­сә апа­дан “Ә­лиф­ба” өй­рә­нә­чәк­без. Ә мин ин­де ул ки­тап­ны ни­чә кат ак­та­рып чык­тым. Ки­тап! Хәт­та га­ди ки­тап кы­на да тү­гел, ки­тап­лар­ның да ки­та­бы ул — “Ә­лиф­ба”!

Сыйныфташым буласы күр­шем Ра­сих тә­рә­зә тө­бе­без­дә сыз­гы­рыр­га итеп ма­таш­ты. Өр­де-өр­де, әм­ма бул­ды­рып кы­на чы­га­ра ал­ма­ды. Аңар­дан ни­чә тап­кыр көл­дек ин­де, те­лең озын, озын тел­ле ке­ше сыз­гы­ра ал­мый, ди­дек. Ышан­ма­ды. Бар­мак­ла­рын авы­зы­на ту­ты­ра да өрә, ту­ты­ра да өрә, пыш-пыш итә дә бе­тә.

— Нәр­сә бар?..

Ачык тә­рә­зә­дән ба­шым­ны тык­тым. Урам­ның җы­лы рә­хәт һа­ва­сы бал ке­бек ку­е­рып, яңа җит­ле­геп ки­лә тор­ган арыш исе бе­лән бол­га­ты­лыр­га җил­не кө­тә иде. Ме­нә бә­рә­кәт, әл­лә Ра­сих дус­тым сыз­гы­рыр­га ма­та­шу­ын­нан үр­тәл­гән­ме, исеп тә ал­ды.

— Күр­дең­ме, мө­нә­вир­ләр җил җик­кән­нәр?!.

Ми­нем авыз­лар ачы­лып кал­ды. Ра­сих дус­тым­ның сүз­лә­ре шун­да ук хы­я­лым­ны куз­гат­ты. Уңы­ма-су­лы­ма ка­рап-ка­рап ал­дым. Чын­нан да ме­нә хә­зер урам­нан ар­ба­га утыр­ган Мө­нә­вир җил җи­геп үтеп ки­тәр, авыз­ла­ры ко­ла­гын­да бу­лыр сы­ман иде. Әм­ма ул кү­рен­мә­де. Урам, Ра­сих дус­тым­ны исәп­кә ал­ма­ган­да, шыр буш иде. Мө­нә­вир ди­мәк­тән, ул ми­нем дә Гра­нит абый­ның, дус­тым Ра­сих­ның да Бу­лат абый­сы­ның бер сый­ныф­та­шы, әле­гә алар ке­бек үк баш­лан­гыч мәк­тәп­не ге­нә бе­тер­гән, әм­ма ка­рап то­ру­га зур бу­лып кү­рен­гән ерык авыз­лы, ял­ты­ра­тып чә­чен ал­дыр­ган ба­шы­на дәү фу­раж­ка эл­гән, олы бо­тин­ка сөй­рәп йө­рү­че авыл ма­лай­ла­рын­нан бер­се иде.

— Әй­дә, чык тиз­рәк, ба­рып ка­рый­быз!

“Ә­лиф­ба” да, ан­да җан­га ятыш­лы рә­сем­нәр һәм хә­реф­ләр дә оны­тыл­ды. Урам­га чы­гып йө­гер­дем. Һе, ан­да мө­нә­вир­ләр җил­не җик­кән­нәр, ә мин мон­да ки­тап­җан бу­лып уты­рам. Күр­ми дә ка­ла­сы икән­мен, әй! Ну чап­ты­ра­дыр ин­де. Җил ул җә­һәт нә­мәр­сә, “выжт” кы­на үтеп ки­тә. Ар­ба­сы­на Мөнәвир кы­рын ят­кан­дыр, бо­лыт­лар­ны да әй­лә­неп төш­кән­дер әле! Җил­гә аңа нәр­сә — ме­нә дә ки­тә, тө­шә дә­ җи­тә!

 

* * *

Мө­нә­вир­нең җил җик­кән­ле­ге хә­бә­ре авыл­га та­ра­лыр­га да өл­гер­гән, те­ге оч­тан, Дү­сем­нең Кы­ек Кә­веш ура­мы ба­шын­нан ук ма­лай­лар җы­е­лы­шып төш­те­ләр. Ба­ры­сы да ди­яр­лек бар. Мө­нә­вир­ләр­нең кап­ка төп­лә­рен кү­зә­тә дә баш­ла­ды­лар. Ра­сих бе­лән мин дә шун­да, бе­раз чит­тә­рәк бул­са да ка­рап кө­теп ба­сып то­ра­быз. Ме­нә хә­зер Мө­нә­вир җил җи­гел­гән ар­ба­да кап­ка­ла­рын­нан ки­леп чы­га­чак та очып кы­на ки­тә­чәк, я­исә ин­де кай­тып ке­рә­чәк. Бу га­лә­мәт­ләр­не күр­ми ка­лыр­га ти­еш идек­ме соң?

Озак­ла­мый (ала­ры ка­ян бел­гән­дер) ях­шы­дан ки­е­неп ясан­ган авыл апа­ла­ры да, эш­лә­ре бет­кән­дәй, җы­е­лы­шып, үза­ра әң­гә­мә ко­ра-ко­ра, мө­нә­вир­ләр­нең кап­ка төп­лә­ре­нә якын­лаш­ты­лар. Ме­нә си­ңа әкә­мәт, бо­лар да җил җик­кән Мө­нә­вир­не кү­рер­гә кил­де­ләр ми­кән­ни?

Мин кап­ка тө­бен­дә шак­тый за­ры­гып кө­теп тор­ган­мын­дыр ах­ры­сы, уты­рыр­га урын ка­ра­дым. Әм­ма һәр урын­да апа­лар-тү­ти­ләр бул­ган­лык­тан, без­нең ише­ләр­гә арка сөяр урын да кал­дыр­ма­ган иде­ләр. Алар бик тә тел­ле­ләр шул, син ма­лай ке­ше дип, биш-ал­ты яшь­лек ба­ла гы­на бу­лу­ы­ңа да ка­ра­мас­тан, урын би­рә­се­ләр тү­гел, моның өчен боларны бер нәр­сә дә эш­лә­тә алмыйсың.

Шул ва­кыт­та та­ма­ша кү­рү мак­са­тын­да җы­ел­ган һәм­мә ха­лык мө­нә­вир­ләр кап­ка тө­бе­нә якын­рак ки­лә баш­ла­ды­лар.

— Хә­зер куз­га­ла­лар!— ди­де­ләр бе­рәү­лә­ре.

— Чык­ты­лар ин­де, уты­ры­ша­лар!— ди­де­ләр икен­че­лә­ре, кой­ма ярык­ла­рын­нан ка­рап то­ру­ла­рын­нан ае­ры­ла ал­мый­ча. Ул да тү­гел, мөнәвирләрнең зур кап­ка­ла­ры ачы­лып ки­теп, бер-бер арт­лы ак зур “Вол­га” ма­ши­на­ла­ры кыч­кыр­та-кыч­кыр­та ки­леп чык­ты­лар да урам юл­га бо­рыл­ды­лар. Ян тә­рә­зә­лә­рен­нән төр­гәк-төр­гәк тә, уч­лап-уч­лап та тат­лы кон­фет­лар чә­чел­де. Ба­ла-ча­га, әби-чә­би, апа-тү­ти шу­лар­ны җы­яр­га шау ки­леп таш­лан­ды. Төр­теш, иң­рәш, аһ-ух аваз­ла­ры без­нең оч­ны күм­де. Кәк­ре Кә­веш ура­мы ма­лай­ла­ры биг­рәк­ләр дә уң­ган­нар­дан бу­лып чык­ты­лар, ара­ла­рын­да төр­гәк-төр­гәк, уч-уч кон­фет эләк­те­рү­че­лә­ре дә бар иде. Ә ми­ңа бер­се дә тәте­мә­де ди­сәм, ял­ган бу­лыр. Аяк ас­тым­да гы­на ике-өч кон­фет тә­гә­рә­шеп ята иде. Иел дә ал гына ин­де ме­нә!

— Ни­гә ка­рап то­ра­сың?!.— дип, ми­ңадырмы әмер бир­де яным­да гы­на кон­фет чүп­лә­гән бер апа:— Җый аяк ас­тың­нан!

Ярый ми­кән­ни? Әйе, әл­лә ми­ңа да ул кон­фет­лар­ны җы­яр­га ярый ин­де?

Үзем шу­лай дип уй­лыйм, үзем кон­фет чүпләүче ха­лык­ка ка­рап то­рам. Бәлки алар­га мах­сус рөх­сәт бир­гән­нәр­дер, ә ми­ңа яра­мый­дыр? Ке­ше әй­бер­се бит!

Шу­лай да аяк ас­тым­да гы­на тә­гә­рәп ят­кан кон­фет­ка үрел­гән идем, аны кем­дер “шалт” кы­на эләк­те­рер­гә дә өл­гер­де. Мин авы­зын­да­гы сы­рын төлке авызына төшереп җибәргән ах­мак кар­га хә­лен­дә ап­ты­ра­дым да кал­дым. Ярый әле бер кон­фет, ка­ян­дыр си­ке­реп төш­кән­дәй, кул су­зыл­ган урын­да кө­тел­мә­гән­дә пәй­да бул­ды. Те­ге­се ке­бек куп­шы кә­газь­гә тө­рел­гән тү­гел исә дә, аны алып, ка­нә­гать кы­лыр­га ти­еш идем.

Ә баш­ка­лар бул­дыр­ган­нар, ке­сә­лә­ре­нә, уч­ла­ры­на тат­лы­дан-тат­лы, ма­тур­дан-ма­тур кон­фет­лар ту­тыр­ган­нар. Бө­те­не­сен дә үз­лә­ре ге­нә ашап бе­те­рер­ләр ми­кән­ни? Һич­кем­гә бир­мәс­ләр­ме?

Ул ва­кыт­лар­да мин әле дөньялыкта һәр­кем­нең үз өле­ше бар, кем күп­ме эләк­те­рә ала, ба­ры­сы да аны­кы бу­ла дип бел­ми һәм ба­шы­ма да керт­ми идем. Имеш, һәр­кем хәт­та үзе­нә ти­гән өлеш­не дә бү­ле­шә бе­лер­гә ти­еш. Без­нең өй­дә шу­лай ка­бул ител­гән бит!

Шун­да: “Мин кем бе­лән бү­ле­шер­мен? Авыз ачып тор­дым да... Туй күр­дем, имеш...”— ди­дем дә, иел­гән җи­рем­нән, аяк ас­тым­да ят­кан кон­фет­ны кү­тә­реп ал­дым. Учы­ма кыс­тым. Кә­га­зе кыр­шы­ла баш­ла­ган зәң­гәр­су төс­тә үзе. Бе­рәр­се­нең ке­сә тө­бен­дә йө­реп шу­лай тау­ша­лып бет­кән­ме, әм­ма ту­мы­шын­нан ук шу­лай­мы? Бел­мим, әм­ма ка­ра­мель икән­ле­ген ча­ма­лыйм.

Һәм ме­нә мин аны кыз­ган­мый­ча бү­ле­шер­гә ти­еш­ме? Бер­дән­бер­не!

Үз кап­ка тө­бе­без­гә кайт­тым. Тер­сәк күр­ше­без мө­нә­вир­ләр­нең, ар­ба­га җил җи­геп, кап­ка­ла­рын­нан очып чы­га­сы­ла­ры урын­га туй ки­теп ба­руы та­ма­ша­сын­нан биг­рәк, ке­сә тө­бем­дә үзе­нең тат­лы­лы­гы бе­лән җан­ны кы­зык­ты­рып ят­кан бер кон­фет­тан үр­тә­лүдән хәй­ран идем. Ту­пыл тө­бен­дә­ге эс­кә­ми­я­дә аяк­ла­рым­ны сел­кеп утыр­га­ным­да Сә­рия апам яны­ма кил­де. Аның са­ры чәч­лә­ре яу­лык эчен­нән ише­леп чык­кан, йө­зе дул­кын­ла­ну­дан һәм та­ма­ша га­лә­мәт­лә­рен­нән ал­су­ла­нып то­ра. Үземнән бер­ни­чә яшь­кә ге­нә өл­кән­рәк бул­са да, ул ин­де эс­кә­ми­я­гә ми­нем ке­бек үр­мә­ләп мен­ми иде. Ки­леп уты­ру­ы­на ук сүз кат­ты:

— Ниш­ләп йок­лап тор­дың? Әнә Әкъ­дәс бул­дыр­ды, кон­фет­лар­ны төр­гәк­лә­ре бе­лән эләк­тер­де дә сызды!— ди­де.

Кы­ю­ла­нып җа­вап би­рер­лек тә кө­чем кал­ма­ды. Дус­тым Ра­сих­ны да ха­лык бо­ла­мы­гы ара­сын­да күп­тән югал­тып өл­гер­гән идем ин­де. Маң­га­ем­ны юеш­ләт­еп оят ти­ре бә­реп чык­ты. Ин­де күз­лә­рем дә дым­ла­ныр­га ти­еш­ләр иде.

— Ме­нә үзе­ңә бер кон­фет!— дип, Сә­рия апа ми­ңа яшел кә­газь­ле ка­ра­мель суз­ды.— Ал, ал! Мин ал­ты­ны эләк­те­реп өл­гер­дем!

Сә­рия апам­ның яшел күз­лә­ре­нә ка­рап куй­дым: “Их­лас­тан әй­тә­сең­ме?”— имеш. Үзе­нә дә бик ка­дер­ле­дер әле ул кон­фет, ми­не үр­тәп юри ге­нә әй­тә тор­ган­дыр!

— Ал­ты­ның бер­сен ән­кәй­гә би­рәм, икен­че­сен — әт­кәй­гә, ан­нан — Фә­ния апа­га, бер­сен Са­һи­ра апа­га, Гра­нит эне­кәш­кә...— дип, бе­рәм­ләп те­зә баш­ла­ды.— Бер­се — си­ңа!..

Ул ап­ты­раб­рак кал­ды. Кон­фет­ла­рын та­ра­тып бе­тер­де, ә үзе­нә кал­ма­ды. Бит оч­ла­ры­ндагы ал­су­лык шул вакытта юк­ка чык­ты. Ке­сә төп­лә­рен кап­ша­ды. Тө­шеп кит­мә­де­ме бе­рәр­се ди­гән­дәй, эс­кә­ми­я­нең ар­тын­нан-ал­дын­нан ка­рап-ка­рап эз­ләш­те­рде. Әм­ма ал­ты кон­фет йорт әһе­ле­без­дән һәм­мә җи­де ке­ше­гә дә җи­тәр­лек тү­гел иде. Ул ва­кыт­та га­и­лә­дән си­ге­зен­че­без Ру­зи­лә сең­ле­кәш Ал­ла­һы­ның рәх­мә­те бе­лән җан иңәр сә­га­те­нә­чә хөр­ри­ят диң­ге­зе­нең бә­рә­кәт там­чы­сы сый­фа­тын­да иде бул­са ки­рәк.

Сә­рия апам кон­фет­ла­рын ка­бат бе­рәм­ләп атап чык­ты:

— Мо­ны­сы — ән­кәй­гә, бу­сы — әт­кәй­гә, Фә­ния апа­га, Са­һи­ра апа­га, Гра­нит эне­кәш­кә... Си­ңа ди­гән­не учы­ңа сал­дым!— Бе­раз уй­ла­нып ал­ды да авы­зы ерыл­ды:— Һи, җи­тә икән!

— Ә үзе­ңә?— ди­дем мин, аңа ап­ты­рап ка­рап.

— Әйе шул,— ди­де ул, авыр су­лап. Ә бе­раз­дан:— Ярар ин­де, ми­ңа бул­ма­са да...— дип, кон­фет­ла­рын җый­наш­ты­рып, биш­мәт ке­сә­се­нә са­ла бир­де. Аның ба­шын­да­гы яу­лы­гы та­гын да бу­ша­ган, са­ры ел­гыр чәч­лә­ре та­ра­лып ише­леп тө­шәр­гә өл­гер­гән, кы­зыл бан­ти­гы чи­ше­лер­гә җай эз­ләп ма­та­ша иде.

— Мә ми­не­кен!— дип, учы­ма сал­ган кон­фе­тын ки­ре үзе­нә суз­дым. Әм­ма Сә­рия апам тың­лар­га да те­лә­мә­де:

— Аны­сы — си­нең өлеш!— ди­де.

Шун­да гы­на ке­сә тө­бем­дә­ге үзем кү­тә­реп ал­ган, яше­реп кал­дыр­ган те­ге зәң­гәр­су кә­газь­ле кон­фе­тым, бар­лы­гын исе­мә тө­ше­реп, гү­я­ки ка­сык­ка төр­теп куй­ды. Баш­ка ча­ра кал­ма­ды:

— Ми­нем үзем­не­ке дә бар!— дип, ка­чы­рып кал­ды­рыл­ган шул кон­фе­тым­ны ке­сәм­нән чы­гар­дым һәм апа­ма күр­сәт­тем.

Аның йө­зе­нә ка­бат ал­су­лык йө­гер­де. Чәч­лә­рен яу­лык ас­ты­на җы­еш­ты­рып куй­ды.

— Бик ях­шы бул­ган! Әл­лә син дә эләк­те­рә ал­дың?— дип, ул ми­не мак­тап та өл­гер­де.— Ми­ңа да өле­шем тия икән, алай бул­гач!

— Әйе,— ди­дем дә, го­рур кы­я­фәт­тә афә­рин­нәр­дән бу­лып, үз кон­фе­тын үзе­нә кай­та­рып бир­дем.

— Хә­зер са­ма­выр ку­ям! Үзең­не­кен аша­мый тор! Чәй бе­лән эчәр­без!— ди­де дә, кон­фе­тын мин­нән алып, өй­гә ке­реп йө­гер­де. Ул ара­да авыз­ла­рын ер­ган, авыл­да­гы бер төркем ма­лай­лар, бы­дыр-бы­дыр сөй­лә­шеп, туй машиналары киткән яктан ки­леп җит­те­ләр. Алар ин­де ике-өч ел­лап бер­гә баш­лан­гыч сый­ныф­лар­да укыр­га йө­реп, бер-бер­сен бе­ле­шеп бе­тер­гәннәр. Һәм­мә­се­нең авыз­ла­ры лач-лоч ки­лә, бал­лы төк­ерек­лә­ре чәч­ри, ке­сә­лә­рен­нән, уч­ла­рын­нан ка­ра­мель­ләр зат­лы кә­газь кой­рык­ла­рын күр­сә­теп җан­ны үр­ти иде­ләр. Бо­лар, югый­сә, туй озат­кан­да бу ти­рә­дә бул­ма­ды­лар, кай­дан эләк­тер­гән­нәр­дер?

Ара­ла­рын­да Гра­нит абый да бар иде. Ми­нем ян­га җит­кәч, тук­та­лып кал­ды. Ип­тәш­лә­ре юл­ла­рын дә­вам ит­тер­де­ләр. Алар­ның узы­шып сөй­лә­шү­лә­рен­нән һич­нәр­сә аң­ла­шыр­лык тү­гел иде.

— Бү­ген кон­фет яу­ды!— дип, Гра­нит абый уч­ла­рын ачып күр­сәт­те. Ан­да ял­ты­ра­вык чә­чәк­ле ка­ра­мель кә­газь­лә­ре иде. Кал­кып-кал­кып чык­кан ке­сә­лә­ре­нә дә иша­рә ит­те. Аның авы­зын бал­лан­дыр­ган кон­фе­ты­ның тә­ме бо­рын­нар­га ке­рер­гә өл­гер­де.

— Ал бер­сен!

— Юк,— ди­дем, юләр баш.— Чәй эчәр­гә өй­гә алып кер. Сә­рия апа да җый­ган. Үзен­дә­ге­ләр­не алып ке­реп кит­те ин­де.

— Әйе ме­нә!— дип, Гра­нит абый икен­че кон­фе­ты­ның кә­га­зен бо­рып, аны бо­лай да буш уры­ны кал­ма­ган авы­зы­на озат­ты.— Ан­да, клуб бу­е­на, кон­фет явып үт­кән, җы­еп бе­тер­ге­сез!

Ми­нем күз ал­ды­ма авы­лы­быз­ның агач клу­бы бу­ен­да­гы хәт­фә яшел үлән­гә чә­че­леп ят­кан кон­фет­лар кил­де, эс­кә­ми­я­дән шу­ы­шып төш­тем дә шун­да йө­гер­дем. Ме­нә хә­зер кап­чык­лап җы­еп кай­там!

Авы­лы­быз клу­бы без­нең оч­та гы­на иде. Мө­нә­вир­ләр­не үтә­сең дә ары­рак йө­ге­рә­сең һәм ба­рып та җи­тә­сең!..

Мең әй­лән­дем, үлән ара­ла­рын да сы­пы­рып ка­ра­дым, әм­ма мон­да да бер ге­нә кон­фет та тап­ма­дым. Тә­мә­ке төп­чек­лә­ре, па­пи­рос кал­дык­ла­ры, янып сүн­гән шыр­пы сы­нык­ла­ры, ва­тык ше­шә пы­я­ла­ла­ры, бө­ке­лә­ре, таш ки­сәк­лә­ре ке­бек­ләр­дән гай­ре һич­нәр­сәгә тап бул­ма­дым.

Мин кайт­кан­да Гра­нит абый өс­тәл ба­шын­да кы­зып-пе­шеп чәй эчеп бе­тереп ки­лә иде ин­де. Кул­ла­рым­ны юган ара­да чы­на­я­гын кап­лар­га да өл­гер­де, биш­мә­тен эләк­те­реп, аяк­ла­ры­на кат­кан бо­тин­ка­ла­рын эләр-эл­мәс чы­гып та йө­гер­де. Ке­сәм­дә­ге әле­ге дә ба­я­гы­ зәң­гәр­су кә­газь тыш­лы кон­фе­тым­ны чы­га­рып өс­тәл­гә куй­дым да, аңа кар­шы урын­ды­гым­ны җай­лап, шу­ңа үр­мә­ләп ме­неп утыр­дым. Сә­рия апам чәй яса­ды.

— Мө­нә­вир­ләр­не җил җик­кән, ди­ләр... Ар­ба­ла­ры да, үз­лә­ре дә кү­рен­мә­де­ләр,— ди­дем мин, сүз­лә­рем­не озын­га су­зып.

Сә­рия апам кө­леп куй­ды, ан­на­ры со­ра­ды:

— Кем әйт­те?

— Ра­сих! Шу­ны ка­рар­га дип йө­гер­гән идем. Ар­тын­нан чык­сам... Тап­ма­дым. Син күр­дең­ме, Сә­рия апа?

— Чә­ең­не эчеп бе­тер, си­ңа да күр­сә­тер­мен, бак­ча ягын­нан кү­ре­нә ул,— ди­де апам, сер­ле ел­ма­еп.— Зыр-зыр эш­ләп уты­ра. Әл­лә ни зур да тү­гел! Җиз­нә­се ясап бир­гән. Кай­не­ше­нә туй бү­лә­ге!

Са­быр­лы­гым кал­ма­ды, чә­ем­не-кон­фе­тым­ны оны­тып чы­гып йө­гер­дем. Бак­ча ягын­нан ка­рап то­рам. Шы­быр-шы­быр, зыр-зыр ки­леп җил те­гер­мә­не дип атал­ган уен­чык нәмәрсә күккә таба сузылган озын колга башында әй­лә­неп-бө­те­ре­леп маташа, әм­ма бер­нин­ди ар­ба кү­рен­ми.

Оны­ты­лып, шак­тый озак шул җил те­гер­мә­не­нә ка­рап тор­дым да, аңы­ма ки­леп, өй­гә йө­гер­дем.

— Күр­дең­ме?— дип со­ра­ды Сә­рия апам.

— Җил те­гер­мә­нен күр­дем, ул ки­чә үк бар иде ин­де, әм­ма ар­ба­сын тап­ма­дым,— ди­дем.— Әл­лә очып кит­кән­нәр ин­де? Җил­не җик­кәч, очып кы­на йө­ри­ләр ин­де алар, әйе­ме? Туй­га да шул җил ар­ба­сы­на гы­на уты­рып ба­рыр­лар­мы икән?

Сә­рия апам баш­та­рак ми­ңа ыша­ныр­га да, ышан­мас­ка да бел­ми­чә­ ка­рап тор­ган иде, соң­рак аң­лап алып, кө­лә үк баш­ла­ды, хәт­та шар­кыл­да­вын­нан кү­ңе­лен куз­га­тып, эч­лә­рен то­тып ка­ра­ват­ка ау­ды. Шул кө­лү­ен­нән тук­тый ал­мый­ча шак­тый озак тә­гә­рә­де. Ахыр­да, ми­нем кер­фек тә сел­кен­мә­гән таш йө­зе­мә күз­лә­ре оч­рап, ки­нәт ты­нып кал­ды.

Ин­де җил җи­гү ди­гән сүз­нең җил те­гер­мә­не ясап куюдан гына гыйбарәт икән­ле­ген аң­лап өл­гер­гән идем. Бу керүемдә чә­ем­не эчеп бе­тер­гәч, ка­бат бак­ча ягы­на чы­гып, шул нәмәрсәгә озак кына ка­рап тор­дым. Җил тын­ган, те­гер­мән дә ка­нат­ла­рын са­лын­дыр­ган, әй­лә­неп ки­тә ал­мый­ча сел­кен­гә­ләп-сел­кен­гә­ләп азаплана иде.

Шун­да мө­нә­вир­ләр­нең ишек ал­ла­ры­на дус­тым Ра­сих бе­лән Кы­ек Кә­веш ура­мы очын­нан төш­кән ачык авыз ма­лай­лар­ның ке­реп кил­гә­не кү­рен­де. Шау­ла­шып һәм эт­кә­лә­шеп, җил те­гер­мә­не­нә җил­нең җи­ге­лү­ен ми­нем ке­бек үк кө­теп ка­рап то­ра баш­ла­ды­лар. Әм­ма һа­ва тын һәм рә­хәт иде. Ни­чек ке­нә кө­теп аптырасак та, те­гер­мән ка­нат­ла­ры хә­рә­кәт­кә ки­лер­гә ашык­ма­ды­лар. Аңа озаг­рак ка­рап тор­ган са­ен кү­ңел­ләр­дә шом да ар­та бар­ды.

Җил те­гер­мә­не­нең баярак кына зыр-зыр әй­лә­нүе әле­гә исем­дә иде. Мин бит аңа ул ва­кыт­та ка­рап туй­ма­ган идем, ялык­ка­ным­ны да сиз­мә­дем. Ә хә­зер, ме­нә шу­шы тын­лык эчен­дә кал­ган дөнья кү­ңе­ле­мә сә­ер ке­бек то­ел­ды. Гү­я­ки мин чо­кыр­га егы­лып төш­кән­мен дә шун­нан чы­га ал­мый­ча га­зап­ла­на­мын.

Ул көн­не кич­кә то­ман иң­де. Шул­ка­дәр дә туф­рак дым­лы һәм җы­лы бул­ган­дыр ин­де, агач яф­рак­ла­ры­ның оч­ла­рын­нан да су күз яшь­лә­ре ке­бек там­чы­лый бир­де. Мо­ның фа­лын са­гыш­ка юрар­га мөм­кин бул­ган­дыр? Өл­кән­нәр исә бу галәмәтне һа­ва то­ры­шы­ның ки­нәт үз­гә­ре­ше­нә юра­ды­лар. Ә ми­ңа җил җи­гел­гән­дер ке­бек то­ел­ды.

Шун­нан бир­ле, әгәр дә дөнь­я­лык шым ка­лып, җир өс­те­нә то­ман тө­шә икән, җил­не кем­дер үз ар­ба­сы­на җик­кән­дер сы­ман бу­лып ки­тә. Һәр­хәл­дә аның ха­кый­кать­тә дә шу­лай бу­лу­ы­на ши­гем юк бу­гай. Бу той­гы ба­ла­чак­тан ук ки­лә. Төр­ле ва­кый­га­лар­ның төс­мер­лә­ре­нә үз уй­ла­рым ку­шы­лып кит­кән, Мө­нә­вир­нең җил җи­гүе ха­кын­да­гы хә­бәр, дус­тым Ра­сих­ның авы­зын­нан ише­те­леп, хы­я­лым бе­лән ук­ма­шып, әл­лә нәр­сә­ләр­не кү­зал­лап өл­гер­гән­мен, ахыр ки­леп, дөнь­я­лык ха­кын­да да асыл хә­бәр тап­кан­мын тү­гел­ме?

Хә­ер, ә җил­не ар­ба­га да җи­геп бу­лыр сы­ман!

08.05.03.–09.02.04.

 

 

­БУ­РЫЧ МӘС­ЬӘ­ЛӘ­СЕ, ЯИ­СӘ ДӨН­ЬЯ БО­ЗЫ­ЛУ

­ Хи­кә­ят

 

Мәй­ха­нә­дән чык­кан му­жик­лар сөй­лә­шеп то­ра­лар. Ак ик­мәк­кә май итеп ягар­лык тат­лы көн­нең бо­ры­ны­на са­сы тә­мә­ке тө­те­не очы­рып, ара­дан бер­се әй­теп куя:

— Бо­зыл­ды дөнья!

— Бо­зыл­ды, бик бо­зыл­ды!— ди икен­че­се.

— Җы­ен нар­ко­ман­нар бе­лән тул­ды, па­ра­зит, хә­шә­рәт­ләр!— ди өчен­че­се.

— Алар­дан ко­ты­лу ча­ра­сы юк...— дип сү­ге­неп, тә­мә­ке­лә­рен төп­чек­лә­ре­нә­чә тар­тып бе­те­реп, ка­бат мәй­ха­нә­гә ке­реп тә кит­те­ләр.— Әй­дә, та­гын да йө­зәр­не! Бу­рыч­лы — үл­ми ул, бу­рыч­сыз — көн күр­ми!

Ә ми­ңа, узып барышлый, бо­лар­ның сүз­лә­рен­нән бер ха­кый­кать ачыл­ды: адәм ба­ла­ла­ры үз­лә­рен ях­шы­лар­дан хис итеп, ачу­ла­ныр өчен тү­бән­рәк­ләр­не та­ба­лар икән тү­гел­ме? Мо­ңа ка­дәр мәй­ха­нә­че­ләр тү­бән зат­лар­дан са­на­ла­лар иде, хә­зер — нар­ко­ман­нар.

15.02.04.

 

 

“­БЕР ТИ­ЕН­ЛЕК” МА­ШИ­НА

­Хи­кәя

 

Дус­лар бе­лән оч­ра­шу­ның төп сә­бә­бе шул фев­раль кө­нен­дә юл­га чы­гу бе­лән бәй­ле бул­ды. Җы­е­лы­шып кы­на ма­та­ша идек. Чәй­лә­дек. Ин­де юл­га куз­га­лыр­га ти­еш­без.

— Нәр­сә бе­лән ба­ра­быз соң?— дип со­ра­ган идем, дус­лар:

— “Бер ти­ен­лек” ма­ши­на­да!— ди­де­ләр.

Мин ап­ты­раб­рак кал­дым. Әйт­кән бул­са­гыз, үз ма­ши­нам­ны җи­гү­не мәгъкуль­рәк кү­рер идем ди­я­рәк сүз ту­гы­лар­га алын­мак­чы идем, бор­чу­лы йө­зе­мә ел­маю ко­я­шы чык­сын өчен­дер:

— “Бер ти­ен­лек” ма­ши­на — “Ко­пей­ка” ин­де ул, урыс­ча әйт­кән­дә... “Жи­гу­ли”­нең бе­рен­че мо­де­ле. Италь­ян­нар бү­лә­ге. Бү­ген дә ча­ба, йөз ел­дан соң да йө­ге­рә­чәк әле!— ди­де­ләр, ни әй­тер­гә те­лә­гән­нә­рен җөп­ләп аң­ла­тыр­га өлгергән дус­ла­рым.

Ул бе­рен­че мо­дель “Жи­гу­ли”­нең “Ко­пей­ка” дип тә, “Бер ти­ен­лек” ма­ши­на дип тә ха­лык­та ата­лып йөр­те­лү­ен бе­лә идем. Әм­ма ба­ра тор­ган җи­ре­без ав­то­ри­тет­лы бул­ган­га, аның ише иске-москы бе­лән юл­га чы­га­сым кил­мә­де. Шу­лай да, кая ба­ра­сың, ри­за­ла­шып, чәйләгән урын­нар­дан куз­гал­дык.

Җы­ел­ган­да ук хә­тер­ләп кал­ган идем, ан­да, урам­да, бер­ни­чә “Жи­гу­ли” ма­ши­ан­сы то­рга­нын. Кай­сын­да ба­ра­ча­гы­быз яңа гы­на сөй­лә­шү­дән бил­ге­ле бул­ган­лык­тан, ир­тә­рәк чы­гып, “Бер ти­ен­лек” ма­ши­на яны­на ба­рып бас­тым.

Ул да тү­гел, дус­ла­рым, ар­тым­нан кү­ре­неп, бе­раз чит­тә­рәк тор­ган өр-я­ңа “Жи­гу­ли”­гә тө­я­ле­нә баш­ла­ды­лар. Бу­сы “У­нын­чы” мо­дель иде.

Алар­га ку­шыл­дым. “Бер ти­ен­лек” ма­ши­на­ны тел­гә ал­дым. Дус­ла­рым кө­леш­те­ләр дә:

— Бу­сы да шул ук “Бер ти­ен­лек” ма­ши­на ин­де,— дип әй­теп-әй­теп куй­ды­лар.

Әм­ма сүз­лә­рен­дә хак­лык бар ди­я­сем кил­ми иде. Ничек кенә әйт­сә­гез дә, пат­ри­от тү­гел­ме әл­лә мин!

26.02.04.

 

­БО­ТИН­КА­ДАШ ЗӨЛ­ФӘТ

­ Хи­кәя

 

Дус­лар җы­ел­ган җир­дә сүз­нең тат­лы­сы, сый­ның бә­рәкәт­ле­се ал­га ку­е­ла. Оны­ты­лып, ва­кыт узу­ы­на хәй­ран ит­ми, бер җә­е­леп, ир­ке­нә­еп ала­сың. Әм­ма ан­дый ки­чә­ләр дә мәң­ге­лек бул­мый­лар, ахы­ры ире­шә. Бе­рәмләп куз­га­лы­шу­лар­ны дәр­рәү та­ра­лы­шу алыш­ты­ра.

Ара­га Фә­нис, зат­лы ки­е­неп йө­рү­ен­нән биг­рәк, адәм кү­зе­нә әле­гә­чә са­лын­ма­ган кы­зыл баш­лы, ак бил­ле бо­тин­ка­сын ял­ты­ра­тып ки­леп кер­гән иде. Мак­тан­чык, дип кө­леп, үзен бе­раз ша­ярт­ка­лап та ал­ма­дык тү­гел!

Без­нең та­тар туп­са ар­тын­да аяк ки­е­мен кал­ды­рып йө­рер­гә өй­рән­гән. Фә­нис тә, тәү­фыйк ия­се, нәкъ шу­лай эш­лә­де. Җы­е­лыш­кан уры­ны­быз да ара­дан бе­ре­без­нең фа­ти­ры иде. Та­ра­лыш­кан­да, “бу­лыр­га өл­гер­гән” Зөл­фәт бе­рен­че­ләр­дән куз­гал­ды. Ан­нан соң да мил­ләт-мил­ли­ят, ил кө­не һәм дөнья ба­ры­шы ха­кын­да озын сүз­нең җе­бен озак җе­гер­лә­дек. Әм­ма, ва­кыт узып, ул да өзел­де, та­ра­лы­ша баш­ла­дык. Фә­нис ке­нә төр­те­леп кал­ды, зат­лы бо­тин­ка­сын­нан җил­ләр ис­кән иде.

— Зөл­фәт ая­гын­да кит­кән!— ди­де­ләр дус­ларым.

Һәм­мә­без дә, гүя үз күз­лә­ре­без бе­лән күр­гән ке­ше­ләр­дәй:

— Әйе-әйе, ну егет!— ди­дек.— Мон­да да ал­дат­ма­ган!

Һәм җы­е­лы­шып кит­тек. Зөл­фәт­ләр­гә ба­рып кер­дек. Ә ул ин­де йок­лап ята, ә Фә­нис­нең бо­тин­ка­сын, юып-сөр­теп-өреп, баш очы­на ук ки­те­реп куй­ган. “Мин мон­да!”— дип кыч­кы­рып то­ра. Фә­нис, аны шәй­ләү­гә, сөй­гән ха­ты­нын күр­гән­дәй сө­е­неп, бо­тин­ка­сын ку­лы­на алыр­га, ие­лер­гә, аяк­ла­ры­на ки­яр­гә дә өл­гер­де... Зөл­фәт йок­лый кал­ды, уят­ма­дык, ки­теп тә бар­дык.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных