ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 28 страницаЮллар-сукмаклар ерып чыккысыз булып күмелгән, мәктәптәге дәресләр дә соңартылган иде. Авылның юкә телефоны чыбыклары хәбәрләрне кичектерми йөртә торганнар. Хәер, укуларның бүген соңартыласы хакында кичә үк укытучыларыбыз белдергәнлек сәбәпле, өйдәгеләргә барысы да мәгълүм иде. Мин гармунымны кулыма алдым һәм кунак ападан отып калган көйне уйный башладым. “Мәк чәчәге”. Менә шул көй аркасында, ахрысы, ул кунак апа да күңелемә мәк чәчәге булып кереп калды минем, буранлы-көртле ап-ак кышкы кар өстендәге, озын керфекләренә эленгән сыңар энҗе күз яшьле кып-кызыл мәк чәчәге! Мөгаен шуңа да бу җыр миңа җәйге вакыйганы түгел, кышкы хәлләрне сөйләүче булып аңлашыладыр? Әллә буталаммы? Кыш көнендә нинди чүп үләне инде ул? Кайда гына, кемнән генә “Мәк чәчәге” җырын ишетсәм дә, күз алдыма кышкы буранлы кар арасында такыяларын тибрәндереп елаучы өзелгән кып-кызыл мәк чәчәге килә дә, ирексездән күзләремә кайнар яшьләр тула, ташымас җирдән күңелләремнең сагыш буалары бүселеп чыга. Бу тоемлавым, шушы хисләрем миңа көй өйрәткән ул кунак апа белән һич тә бәйле дә түгелләр, югыйсә. Аны бәхетле гаилә гомере белән яши, диләр. Шул кунак апага карата олы рәхмәт хисләрем һәм чиксез хөрмәтләрем күңел китабымда якты сәхифә булып сакланалар. Хәер, ул тойгыларым кунак апа шәхесенә дә, минем аңарга карата хөрмәтемә генә дә бәйле түгелләр бугай. Аларның сәбәбе башкада, бүтәндә дә булса кирәк. Ә нәрсәдә — аңлый гына алмыйм. Бәлки хикмәт минем үземдәдер, бәлки үземдә дә түгелдер, бәлки җыр-моңның тәэсире шундыйдыр? Ә нигә ул вакытта ак карлы кышкы көн, кып-кызыл мәк чәчәге, кунак апаның озын кара керфекләре очында энҗе яшь бөртеге? Белсәм иде, аңласам иде күңел түрендәге ул сурәтләрнең сәбәбен...
VIII Әнкәй гармунда минем яңадан-яңа көйләрне өйрәнеп-отып алуларыма ничек сөенсә, әткәй дә шулай ук куана, улыбыз булдыра дип шатланып йөри иде. Аларның үз алларына балкып йөрүләре миңа да дәрт өсти, аның саен үҗәтлегем арта. Көн дә гармун тартуыма өйдәгеләр өйрәнеп беткән шикелле, күршеләребез дә: — Әллә улыгыз Сабир уйныймы аны?— дип, безнекеләрдән сораштыргалый башладылар. Аларның да колаклары яшел гармунымның моңнарына күнегеп беттеләр. Минем гармунчы булуымны авылдашларым да белеп алдылар булырга кирәк, мактаулы сүзләреннән шәхесемне калдырмый башладылар. Эһ егетләр, әллә чыннан да Аллаһы тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килеп, теләкләрем кабул ителделәр дә гамәлләрем дәфтәренә үземне гармунчы дип теркәделәр микән? Мин — бәхетле, меңнәр арасында, сыйныфташларым, авылдашларым алдында йөзем ак! Мин гармунчы булдым, гармунчы! Әнкәй әйтә: — Быел улыбыз сабан туена гармунда уйнарлык булды,— ди. Әмма әткәй кире кага: — Көе бик килеп җитми шул әле, әнисе,— ди,— уены алай ук кеше алдына чыгарлык чибәр барып чыкмый. Аларның болай сөйләшүләре йөрәк итемне ерта, күңелемне сүрелдерә. Җитмәсә, язның ташулары китеп, болыннарда бүз үлән хәтфәләнеп өлгерде. Безнең, авыл малайларының, өйләренә кайтып кермәс чаклары башланды. Әле учак ягып, бәрәңге пешерәбез, әле туп тибәбез, әле башка уеннар уйныйбыз. Безнең чәрелдәүләрдән тау буйлары гөрләп тора. Гармуным да, хәтта дәресләргә хәзерләнәсем барлыгы да онытылып, дус малайлар белән шау-шулы уеннардан башым чыкмый. Хәзер бүрекне кыңгыр салып, гармун тартып йөрер чакмыни? Хәтфә үлән өсләрендә мине көн озынында да уйнап туймаслык башка уеннар көтә, малайлану, шуклану рәхәте!
IX Беренче Май бәйрәменә Яр-Чаллы шәһәреннән олы апамнар кунакка кайттылар. Җизнәкәй алдында мактаныптыр инде, әткәй дә, әнкәй дә минем гармунда уен осталыгымны әйткәннәр. Зур өстәл ясап, бәйрәм табыны түренә утыртып, алдыма яшел гармунымны китереп куйдылар. — Уйна әле, энекәем!— диде олы апам. — Йөрәкләрнең мае эрерлек булсын!— диде җизнәкәй. — Эһ энекәем!— диде уртанчы апам.— Гармунчы малай булып үскәнсең, рәхмәт сиңа! — Җиффәр әле, кайнеш!— диде уртанчы җизнәкәй.— Ә без кушылып җырларбыз! — Уйна, уйна, яле!— дип дәрт бирде кече апам Хәйрия.— Ялындырып торма! — Ни куаныч!— диде әнкәй.— Безнең үз гармунчыбыз бар! — Әйдә әле, улым,— диде әткәй,— ялындырып торма! Мин мәртәбә белән гармунымны тезләремә утырттым, каешын җилкәмә ашыкмыйча гына җайлап кидем, бармакларымны уен төймәләре буйлап бер йөгертеп алдым да: — Кайсы көйне уйныйм?— дип, мәшһүр гармунчылар сыман эре генә сорап куйдым. — “Сарман”ны!— диде олы җизнәкәй, кара чәчләрен сак кына маңгаеннан уңга таба чалып куеп.— Безнең “Сарман”ны! — Алары да бишәү әле аның,— диде икенче җизнәкәй, сүзне бераз шаяртуга борып.— Яңасынмы, искесенме? — Күңелеңә килгәнен уйна, энем!— диделәр апаларым. Башымны кыңгыр салып кына яшел гармунымны бер тарттым, ике... Һәм уеным башланып китте. Күңелнең шаулы чагы иде. Озак уйнадым, онытылып, үз дәртем чүлмәгенә төшеп, аннан чыгарга теләмичә һәм ни җизнәкәйләремә, ни апаларыма күтәрелеп карамыйча. Уеным күпмегә дәвам иткәндер, хәтерләмим, әмма миңа тукталырга туры килде. — Нигә бер дә кушылмадыгыз?— дип сорадым. Алар эндәшмәделәр. Миңа күңелсез, бик күңелсез булып китте. Шунда ничектер дәрт чүлмәгем чатнадымы, моң-хисләремнән җанымны буш калдырып, көйләрем барсы бердәм юкка чыктылар. — Булдырдың!.. Афәрин!.. Менә, ичмасам, гармунчы!..— дип әйтүләрен көткән идем. Әмма һаман да бер генә сүз булса да кузгатмадылар. Чатнаган дәрт чүлмәгемнең ватылып, челпәрәмә киләсе генә калды. Җаным үкси генә түгел, үкереп елый иде.
X Алар бүтән бер генә тапкыр да миннән гармун уйнавымны үтенмәделәр. Һичкем өйдә югында гына шул яшел гармунымны, почмакка яшереп куелган җиреннән алып, тыныч кына шыңшыта, моңын эзләп тартып-тартып карый идем. Элекләрне сандугач сайраулары кебек ишетелгән авазларыннан берсе дә калмаган, бары тик бака бакылдаган һәм карга каркылдаган тавышлар гына чыгара иде. Ничек шулай булгандыр, әллә элгәре сихерләнеп, шул сихер пәрдәсе хәзер миннән алындымы, әллә башкамы, белмим, үземне көйсез-моңсыз һәм шыксыз бер малай кебек тоя башладым. Хәзер инде кая ди ул тар урамнарны киң итеп җырлап узу хакында хыялланулар, гармуным бар дип мактанып йөрүләр... Оят, мең оят! Апаларымның түгел, җизнәкәйләрнең йөзенә дә күтәрелеп карар хәлем калмыйча, бәйрәм көннәре үтеп, аларны озатырга да качып йөргән җиремнән кайтмадым, әткәй-әнкәйнең юатып әйткән сүзләренә дә колак салмадым. Минем бәгырем киселгән, дәрт чүлмәгем ватылган, күңелем колагыннан көй тоемы китеп югалган иде инде. Кешенең ни барча гомере башыннан ахырынача газаптан гына тора икәнлеген мин ул вакытта белми, башыма да китерә алмый идем. Үземнең булдыксызлыгыма һәм шуның аркасында бәхетсезлегемә акылым ризалык тотмаса да, мескенлек һәм чарасызлык пәрәнҗәсе йөземә капланган, язмышым дәфтәренә язылган караңгы сүзләрне юкка чыгарыр көчем дә калмаган. Боларын бәлки соңыннан гына аңлаганмындыр? Кая ди инде ул сабантуйларында мәйдан тутырып гармун тартып җырлап узулар һәм халыкны дәртле көйләр белән әсәрләндерүләр, биетүләр, моң дәрьясына алып керүләр, аның шаулы дулкыннарында кыйбла җуйган хис көймәләрен йөздерүләр, кая ди инде ул кичке урамнарны киңәйтеп, татлы йокыга талган авылдашларны сихри дәрткә күмеп үтүләр? Хәзер кулыма гармун тотып карарлыгым да юк! И бәхетсез бала! Гармунчы егет түгел, хәтта малай да була алмадым шул! Әнә сыйныфташларым, берсеннән икенчесе уздырып, хәтта баяннарда парлап та, өчәрләп, дүртәүләп тә мәктәп сәхнәсендә, клубта, кичәләр-туйларда уйнап, халыкны әсәрләндереп, аларның дәрткә туймас җаннарына моң дәрьясының чиксез байлыкларын өләшеп йөриләр, ә минем көем хәтта кушылып җырларга да ярамый. Онытылып китеп, дусларыма кушылсам, аптырашып күзләремә карыйлар да, көйне бозасың, көең юк синең, диләр. Йа Ходаем, минем бит җаным җырлый, җырлаганымның һәр аһәңе колагыма татлы сандугач тавышларыдай ишетелә. Минме җырлый белмим? Минемме көем юк? И сабакташларым, хәтта мәктәптә, әдәби әсәр үткәндә, берәр язучының кайсыдыр мулладан көлеп, аның мәкаме күл бакаларын, карга каркылдауларын хәтерләтә иде дип язган урыннарын укып узганнарыгызда, синең хакта бу, Сабир, дигәндәй йөземә таба күтәрелеп карауларыгыз ни өчен? Көем юклыкта шушы кадәр гаепле микәнни соң мин? Нигә сез шулай мәрхәмәтсезләр? Арагыздан хәтта бер кызны сайлап, аңа атап мәхәббәт тотарга хакым юк хәлләргә төшердегез. Алдыгызга сүз салып, бер кәлимә сөйли алмыйм. Үтенеп сорыйм, көлмәгез миннән, көлмәгез мин бака тавышлы, карга каркылдаулы гаҗиз малайдан! Әмма сүзләремне һичкем ишетмәде, хәер, кычкырып әйтергә дә кыймадым, күңелемә бикләндем. Бары тик бәхетсезлегемә буйсынырга, сабыр канатларыма сыенып еларга, үксергә, шыңшырга мәҗбүр идем. Белмәдем, моңым да булмаган, көем дә! Эһ сез, җыр укытучыларым, нигә соң миңа җыр дәресләрендә иң яхшы билгеләр куеп килдегез дә менә хәзер генә җырлый белмәүчеләр исемлегенә керттегез? Нәрсә булды минем белән? Ник бу колакларым берне ишетә, авызым башкача җырлый?
X Минем гомерем моңсыз-җырсыз, җаннарны корытучы җил булып үтәргә дучар ителгән иде. Шул тиреслек башыннан табып алган һәм җаен-җаена китереп төзәткән гармунымның көй-аһәңдә тоемымны бозганлыгын әлегә аңламый идем. Үземнең бәхетсезлегем сәбәбе табигатемнең җырдан мәхрүм булуында дип белә идем. Шунлыктан хис-тойгыларымны тәртипкә салырга тиешлегемне башыма да кертеп карамадым. Һичбер вакытта да гаепне читтән эзләргә күнекмәгән, һәрдаим хатаны үз шәхесемдә генә булырга тиеш дип уйлап, табигый акылымнан киңәш алырга мөмкинлек барлыгын да белмәдем. Минем кебек табигать баласы сыйфатында үскән меңнәрчә кешеләр җырга-моңга гаҗәеп оста исәләр дә, сандугачларны көнләштерерлек тавышлары белән тыңлаучыларын өнсез калдырсалар да, алар янында затым ике тиен бер акча да тормый иде. Бу хәлләр бәхетсезлегемне арттырганнан-арттырып, башымны ялгызлыкка этәрә торды. Җырламый-моңланмый түзә алмаган дәрт тулы йөрәгемне урманнарга, тауларга, болыннарга качып бушата идем дә, аннары, тыела алмыйча елап, мәрхәмәтсезлек сазлыгына үземне ташлый идем. Шулай егетлек чакларым башланып, язмыш юлым туган авылымнан еракларга алып китте. Җырсыз-моңсыз тора алмавым сәбәбеннән, хор түгәрәкләренә дә язылып карадым. Алдылар, алуын, әмма беренче һәм икенче килүләремдә үк, җитәкчебез Эрнест әфәнде: — Җырны бозасың!.. Җырны бозасың, карга, ябалак, чәүкә!— дип мыскыллап, кулындагы селкү таякчыгын болгап-болгап йөземә атканнан соң, җәберләнеп беткәнлеген аңладым да ул түгәрәкләрдән үкчәмне күтәрдем. Хор түгәрәкләрендә урыным суынды, әмма җырлавымны исерекбашлар үз иткән сыман иде. Озакламый алар да, колакларын учларына каплап, кызарып чиләнгән борыннарын кыстылар. Үләрлек тә хәлем калмады. Май ае иде. Шәһәр читенә килеп чыгып, еракта калган Казан каласына хушлашучы бәхетсез нарасыйдай карап тордым да, тирәкләрендәге сандугачлары белән дөньялыкны тутырып туй иткән бакалы сазлык янына килеп утырдым. Һавалар иркен, җилләрнең тыныч вакытлары иде. Юктан гына күңелем хушланып җырлап җибәрдем. Шулкадәр күңелем эчендә югалып, онытылып киткән идем ки, үз җырларыма күнеккән колакларым нәкъ менә шул аһәңнәрне сагынганлыктан, акылымны артка ташларлык итеп җанымны сөендердем. Мин шулай озак юандым. Бәхетем алмагачы шаулап чәчәк атты, сагышым миләшләре җимешләрен койды. Бу вакытта миннән дә бәхетлерәк һичкем дөньяда юк иде. Шулай кичкәчә моңландым һәм коргып калган буш мичкә кебек ишелеп төштем. Дөнья тып-тын иде. Хәтта сайрашып туй иткән бакалар да тынсыз калганнар. Менә бит мин ничек матур җырладым, менә бит мин нинди афәрин! Бакалар чыннан да телсез калган иделәр. Ахырда, бер ярты сәгатьләр чамасы тын утырганымнан соң гына, еракта, бик еракта аларның тавышлары ишетелгәләп алды, якын тирәмдә җан әсәре барлыгын да сиздерүче булмады. Инде кузгалып китәргә җыенган идем, яныма сазлык ияседәй кыеш гәүдәле һәм олы корсаклы, яшелләнеп беткән чәчле бер балыкчы килеп чыкты. — Ишетмәдеңме, кем җырлады икән?— дип, борчулы йөзен уң кулының бөкре бармаклары белән сыпыра-сыпыра сорап куйды:— Син түгелме? Мин җавап бирмәдем. Ул хәлемне аңлады булырга кирәк, соравын кабатлап мине газаплап тормады: — Бигрәк шөкәтсез тавышлы адәм икән, бакаларны да качырып бетерде, котларын алды,— диде.— Очратсаң, әйт әле үзенә, монда килеп, бүтән җырламасын! Бакаларны куып бетерсә, бу сазлык кибәр, миңа үләргә генә калыр,— дип, үз юлы белән китеп барды. Аның ул сүзләрне бик җитди һәм ачуы белән әйтүләреннән һич тә шаяртырга исәбе юклыгын аңларлык иде.
XII Гомерем җырсыз үтте. Киң урамнарны тутырып гармунда уйнап түгел, хәтта җыр шыңшып кына булса да уза алмадым. Тавышым да, моңым да һичкемгә кирәк түгел, бары тик хәтта зират каргаларының да өнен алырлык икәнлеген, ничәмә тырышып карап та барыбер берни дә китереп чыгара алмаячагымны төшенергә һәм шуның белән килешеп яшәргә тиеш идем. Кырыкларны уздым, иллеләргә җиттем. Үземнең моңсызлыктан килгән шөкәтсезлегем котымны алып тора, шулай да, ялгызым калмыйм дип, төсенә-битенә карап түгел, акылына ихлас итеп хатын алган кешеләр исемлегенә кердем. Әмма, куанычым да бу дөнья йөзендә булсынга диптер инде, Аллаһы тәгалә балаларымны бер кашык сусыз да йотарлык итеп яратты. Аларны кече яшьләреннән күзләп үстергән ярлары үз кочакларына алды. Ялгызыбыз, хатыным белән икәү генә, шул ук кысан фатирыбызда торып калдык. Шулай бервакыт кодалар үзләренең бәйрәмнәре уңаеннан кунакка чакыртып алдылар. Хатыным белән урыныбыз түрдә иде. Кода, җырга-уенга маһир кеше, миңа карап-карап алды да тора салып канәгатьсезлеген белдерде. Кире кагып карадым, булмады. — Син, кода,— диде,— бер җырлап күрсәтмәсәң, күңелем китек калыр, бәйрәмебыз бозылыр, йә әле берне!— дип, гармунын миңа китереп тоттырды. Хатынымның өне качты. — Аның җырлаганы да, гармун да тартып караганы юк!— дип әйтеп карады, кодабыз ишетергә дә теләмәде. Әгәр дә мин аның кодалауларына күнә калсам, мәҗлесебез чыннан да харап булачак, кунаклары колакларын каплап таралышып бетәчәкләр иде. Әмма шунда нинди шайтаным көч биргәндер, белмим, әллә Аллаһының бәхет ишекләрен ачкан минутлары идеме, бармакларым үз җайларына гармун телләре буйлап йөгерешеп уздылар. Хатыным да, мәҗлес әһеле дә аһ итеп тынсыз калдылар. Кайлардан тапканмындыр, “Мәк чәчәге”н уйнап, шунда тыныч кына җырлый башладым. Барыбер соң иде инде. Хәзер кунаклар өстәл яныннан берәм-берәм чыгып качарга, ялгызым гына утырып калырга тиеш идем. Җырламавыма егерме-утыз еллар гына узган булгандыр, сазлык буенда чагында миңа унсигез яшьләр иде бугай... Кунаклар, җырым беткәч, гармуным тынып калгач, берара шым калып утырдылар. Алар хәзер орыша, каргый башларлар кебек иде. Әнә, киң атлап килеп җиткән кода, гармунымны тартып алыр да бәхетсез башыма, олы чүкечтәй айкап, ачуы белән тондырыр...
XIII — Бәгырем, нигә миңа бер генә дә җырлап күрсәтмәдең?— дип үпкәсен белдерде хатыным, өйгә кайтып, йокларга ятканда гына теле ачылып.— Гомерем буена усал телле хатыннар, бигрәк чибәр кешегә чыккансың, йөридер ул, сөйрәлчектер дип мыскылладылар. Кеше дә яллап, үзем дә артыңнан шымчылап карадым. Андый гөнаһың булмады. Көнләшүләреннән хатыннар шулай шартлый язып сөйләүләрен балаларыбыз үсеп җиткәч кенә аңладым. Инде менә монысы нәрсә? Гомерем җырсыз-моңсыз, җаны кипкән ир белән узды дип уйлаган идем, ә син гармунда да сыздырып уйныйсың, бәгырьләрдәге ташларны да кузгатырлык итеп җырлыйсың икән,— диде. Мин ышанмадым. Дөрес, өй эчендә җырлаштыргалый торган идем мин. Әмма хатыным ул вакытларда шунда ук әрләп ташлый торды. Инде аларын оныткан микәнни? Бу вакыйгадан соң, кайда гына булсам да, танышларым да, беренче күргән кешеләр дә мине җырларга өнди, онытылып китеп, һәм уенымны һәм җырлавымны тыңлый иделәр. Бервакыт бер данлыклы татар язучысы белән дә табындаш булырга туры килде. Һаман да ул сөйләде, безнең ихласлы йөрәкләр аның һәр сүзенә куш колагын куеп утырды. Миңа да чират җитеп, гармун тартып уйнап җибәрдем дә җыр суздым. “Дим буе”н беләсездер? Сүзгә нинди оста язучыларның да телсез калырга мөмкинлеген башыма кертеп караганым юк иде. Элек йөземә онытылып карап торган хатыннарга хәйран итсәм, хәзер җырымны тыңлаудан хушсыз калучы ирләргә гаҗәпсендем. Тавышыма, колакларыма нәрсә булганлыгын хатынымнан да артыграк мин үзем аптырый башладым. Ничек соң бу болай булды? Элек тавышымнан хәтта бакалар да өрки иделәр, хәзер кешеләр дә тыңлап туймыйлар...
XIV Хәзер мин гармунда да уйныйм, җырлыйм да. Әмма, барыбер, ничек кенә күкләргә чөймәсеннәр, гомеремнең бушка үткәнлеген тагын да авыррак тоям. Күз алдыма башын кыңгыр салып гармун тарткан, көй чыгара башлаганына шатланып, җаны күкләргә атылган малай чагым килеп баса. Белегез, минем җаным шунда, малай чагымда ялгызы сыктап елап торып калгандыр сыман! Туган көнемә дип атап өр-яңа яшел гармун алдык. Әлегә мин анда уйнап караганым юк. Ул гармунымны кода сайлашты. — Әйдә әле, бер сайратып җибәр, илләр гаҗәпкә калсын!— диде, батырчылык итмәдем. Әле хәзер дә йөрәгем җитми. Әгәр дә минем соңгы вакытлардагы җырга-уенга осталыкларым бары тик хыял аркасында туган бер төш кенә булса, үз гармунымның телләренә бармакларым тию белән уянып китсәм — нишләрмен, ничекләр яшәрмен? Җәен, сабан туена атап, туган авылыма кайтып кунак булдык. Инде кешеләре дә башка, йортлары да. Шәһәрчәләп салынган иркен таш пулатларда яшиләр, олы тәрәзәләрен балкытып шау чәчәкле гөлләр үстерәләр. Бу тамашаларга сөенепләр генә дә туймыйсың. Ә минем гомер читтә, еракта үтте. Күңелләрем моңланган чагында бер иркенәеп җырлый да алмадым, гармун тартып, тар урамнарны җырым-моңым белән киңәйтеп узарга да насыйп булмады. Әткәй миңа: — Гармунчы булыр улым!— дип сөенгән иде. Әнкәй миңа: — Улыбыздан егет асылы чыгар!— дип куанган иде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|