ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 26 страница— Сәясәт хакында сөйләшмим мин!— дип, тәмам үпкәләде Сәвәләй депутат, теге юан имән бармагын иснәштереп һәм аннан чәчәк аланнарын тоюына хәйран итеп.— Кызлар хакында гына сөйләшәм! Дәүләт Думасына сайланырга исәп, Дәүләт Советының ишекләре тарая башладылар... — Анда да кызлар турында гына сөйләшәсезме?— дип сораган идем, Сәвәләй депутатның күккә кадалырга үрелгән калын имән бармагы кармак башы кебек бөкрәеп төште. Шунда ук ул урыныннан купты һәм берни дә җавап бирмичә ашкынып чыгып китте. Артыннан юкадан-юка, үзеннән тагын да берәр башка тәбәнәгрәк куштаннары иярде. Мин: — Кызлар хакында гына сөйләшә идек бит әле...— дип, мәмнүн бала сыман борчылуда ялгызым басып калдым. Шул арада бөек тантана башлануга хәбәр биреп ягымлы көй яңгырады, залдагы утлар сүрәнләнә бирделәр. Урыныма барып утыру җаен карадым. Сәхнәгә төз гәүдәле, чал чәчле мөхтәрәм ил агасы — Марат әфәнде Бигишев чыгып басты һәм: — Милләтем,— дип сүзен башлап китте.— Милләтем, минем барлык гамәлләрем синең өчен булды, синең даның, синең мәртәбәң, синең кемлегең өчен! Бүген, шушы яшемә җиткәч, милләтем дип әйтергә, милләтемә үгет-нәсыйхәтемне бирергә хакым бардыр дип беләм. Мине коры, таләпчән кеше, диләр. Кемнәрдер, кызлар, дигәндә дә, мин, эш, дия идем!.. Эш кешене зурлый, ирне ир итә, хатыннарны — хатын... 13.03.04. “БЛҮФ” Хикәя
Президент Аппаратының роле көндәлек тормышыбызда гаҗәеп зур икәнлеген, хәтта Министрлар Кабинетыннан да сүзе үтемлерәк булуын үз күзләрем белән танып, кемнең кем икәнлеге белән исәпләшә башларга миңа шушы вакыйга этәргеч бирде. Дөресен генә әйткәндә, бу язмамда әдәбият аз, әмма хакыйкать мәсьәләсе югары куелганлыгын да онытмыйча, хәбәрләремә гарык иттермәкче мин сезне, хәерле укучым! Тормыш юлы, нинди генә тоелмасын, һәркем өчен дә гыйбрәт белән тулы. Казандагы Габдулла Тукай музееның директоры булып эшләвемнең тәүге елларыннан берсе иде. Салкын көз вакыты. Көндезге икеләр тирәсендә музейны су баса башлады. Кырыкмаса-кырык яктан, ташлар арасыннан фонтан һәм чишмәләр булып кап-кайнар су бәрә. Ярты сәгать дигәндә ишек ачып керерлек һәм чыгарлык хәлдән ераклашып, пар каплаудан куе томан эчендә калдык. Искәрткәнемчә, көннәрнең дә салкын чагы, биналарга җылылык бирмичә, шәһәр чиновникларының халыкны гаҗизләгән вакытлары иде. Мондый хәлдә нәрсә эшләргә белгәнме инде мин? Иң беренче, кайдан килгән тәвәккәллек булгандыр, үзенең кодрәтенә ышанып тәрәзә ватарга маташкан чебен кебек бәргәләнә башладым. Тиз арада музейлар берләшмәсе җитәкчелегенә шалтыраттым. Берсе дә урыннарында юк, Генераль директорыбыз төшке ашына киткән җиреннән килеп җитәргә өлгермәгән, хуҗалык буенча ярдәмчеләренең булдыклы гаскәре кемнеңдер туган көне мәҗлесенә чакырылганнар, инде кәефләнеп алганнар, аларга хәзер диңгез дә тубыктан гына булып тоела башлаган икән... Шалтыраттым. Мәдәният министрының музейлар буенча урынбасары үзе телефонына килде. Дулкынланулы тавышымнан ук хәвеф хәбәремнең авырлыгын чамалап өлгерде: — Тагын ни булды әле анда? Кем әле сез?— дип сорады. Мин хәлне сөйләп бирдем. — Берни дә аңламадым,— диде ул.— Хәзер утырышка барып өлгерергә тиешмен. Кичкә бетәр, шунда кабат шалтыратырсыз! Мондый вакытта нинди сабыр кешенең дә казаны шартларга мөмкин. Ә мин исә чебен үтерергә дә хәленнән килми торган бичара мужик сыман: — Ярар-ярар, гафу итегез инде?!.— дип әйтеп маташтым.— Вакытыгызны алдым бугай. Әмма музейны су басу галәмәте дәвам итте. Моңа кадәр һәммә ташы арасыннан чыгып тулган кайнар су инде диварларның колакларынача диярлек күтәрелгән дә урамнарга агып чыгарга итә. Чарасыздан Мәдәният министрының үзенә шалтыраттым. Рәхмәт төшкере, телефонын алды, зарымны ишетте һәм: — Берни дә эшләп булмыймы? Каян килә икән ул? Бу вакытта нинди кайнар су ди ул? Туңып утырабыз!— диде. Хәлне кабат аңлаттым. — Су каналына шалтыратыгыз, авария хезмәтенә! Монда министрлык бит, авария хезмәте үзәге түгел!— дигән әмерен ишеттем. — Шалтыраттым инде, килгән кеше юк! Бәйрәм алдыннан алар да үз хәлләрен аңларга куштылар!— дип, юләр сүзләрне шартларга җиткән акылсызлык казанымнан табып алдым да телемә чыгардым. — Белмим инде алай булгач!— диде министр.— Безнең монда олы киңәшмә иде... Хәл итә торыгыз, аннары шалтыратырсыз! Музейның подвалында җәй көнедәй эссе, хәтта чума-чума су керерлек иде. Урамда ун градус чамасы суык, ә бездә — челлә. Әмма томан бүлмәләргә сыешырга теләми, калын һәм куе болыт булып тәрәзәләрдән ургыла. Тагын берәр сәгать эчендә кайнар су килүдән туктамаса, Габдулла Тукай музее вулкан атучы тауга әвереләчәк. Моның өчен миңа, аның директорына дигәнем, һичкем рәхмәт әйтмәячәк. Тагын да шунысы аяныч, ул кайнар суның кайдан агып кергәнлеге мәгълүм түгел. Телефон төймәләрендә бармакларым йөгерештеләр. — Президент Аппараты?— дип сорадым. — Юк!— диделәр.— Су каналы хезмәтләрен күрсәтүче операторлар бүлекчәсе! Шунда нинди шайтаным котырткандыр, тезеп киттем: — Сез нәрсә? Президент Аппараты кем икәнлегегезне белми дисезме әллә? Әйтеп торам бит, Президент Аппараты дип!.. Телефонның теге башында дөньялык шым булды. Хәтта ишекләренең ачылып ябылулары да монда кадәр килеп ишетелде. Ачудан һәр сүземә басым ясый-ясый, әмеремне тезеп салдым. Ярты сәгать эчендә нәрсә эшләгәнлекләре хакында телефоннан хәбәр көтүемне белдереп элемтәне өздем. Биш минут та үтмәгәндер, музейның эчендә һәм әйләнә тирәсендә су авариясе хезмәткәрләре, сарылы-кызыллы әшәке машиналары шашынып-шашынып йөренә башладылар. Бер исерек слесарьгә олы корсаклы, ак якалы әфәнделәр төрле яклап әмер бирергә тотындылар. Ул, аларны тыңлап та бетермәстән, су каналы чокырына төшеп китте, андагы кранны япты булырга кирәк, аннан чыгып өлгергәнче кайнар су музей эченә тулудан туктады. Инде ул су каядыр агып юкка да чыга башлады. Ярты сәгатьтән хәвефнең артта калуы хакында белдереп хәбәр бирделәр. Миңа инде барысы да мәгълүм, вакыйгалар үзләре күзем уңыннан әле генә узып киткән иделәр. Мин бары: — Әллә кайчан шулай итмичә аны!— дип, борынымны чөеп, күзләрем белән түшәмгә төртелдем. Белегез безнекеләрне! 20.03.04.
САЙЛАУ АВЫРЛЫГЫ Хикәя
Рәсәй президентын сайлау көне иде. Дәүләт Советына Татарстан депутатларын да барлаячакбыз. Кайсы үз исеменнән, күпләре, партияләренең коерыгына тагылып, бердәм узачаклар. Һәркем үз дөреслегенә һәм бары тик үзенең генә депутат булырга лаеклы икәнлегенә ышана. Күрше урыс мужигы Паша да сайлау пункты урнашкан мәктәп тирәсен өч әйләнеп килде инде, миңа да кадерле тавышымны бирергә кирәк. Татар баласына сәяси аңсызлык килешә торган гамәл түгел! Яхшыдан киенеп, шушындый вакытларда гына тоелырга мөмкин булган кемлегемне саклап урамга чыктым. Юлыма әлеге дә баягы күршем урыс Паша туры килде. — Кая барасың?— ди. — Сайлауга!— мин әйтәм.— Син инде өч кат барып килдең, ә мин яңа гына җитешәм. Паша нигәдер гадәтенчә ни көләсе, ни шаяртасы итмәде. Аның кәлҗемәдәй ишелеп төшкән йөзенә игътибар итми кала алмадым: — Ни булды?— дип сорадым. Махмырдан интегә булырга кирәк! — Әй шунда!— диде Паша, күзләрен кыенсыну белән читкә таба алып. Аның йөзендә чарасызлык галәмәте боламык изә иде. — Алай икән,— дидем, күңелемнең аңа карата мәрхәмәтен сүндереп, кыяфәт атында юлымны дәвам итәргә теләп. — Тукта әле!— диде Паша, гомерендә булмаган ялвару тавышына игътибар иттереп.— Минем сайлауларга барганым юк иде. Кайда, ничек сайлыйлар соң аны? — Кемне сайларга?— дидем, шаярткандай итеп. Имеш, барсы да әллә кайчан сайланган инде, безнең тавыш кына бирәсебез калган! — Путинны инде, президент итмәкчем! Тагын кемне булсын?— диде ул, шунда гына йөзенә горурлык кыяфәте чыгарып. — Алай икән!— дип суздым. Әмма артыгын төпченеп маташмадым. Паша исә, тугыры эт баласыдай шыңшып, үз туксанын тукый-тукый артымнан иярде. Ни өчен моңа кадәр сайлауларны инкарь итүен, тавышын бирми калдырса, инде дөньялыкның харап булачагын миңа телевидение һәм гәҗит журналистларыннан да остарак аңлата башлады. Мондый юлдаш белән баргангадыр, сайлау участогы белән йортыбызның ишек төбе арасын ничек узганымны сизми дә калдым. Яз башында адашып безелдәгән чебен төсле Паша һаман да үзенекен сөйләде, акланды да акланды. Кердек. Юлдашым чыннан да аптырашта калды. Гүяки бүген генә күктән килеп төшкән. Кырык яшеннән узган мужик сайлау бюллетенен ничек алырга, кемне ничек сайларга белми аптырап бетте. Безнең кулларга яшел, кызыл, сары, ак кәгазьләргә бастырылган исемлекләр тоттырдылар. Паша тирләп үк чыкты. Сайлау бюллетеньнәрен тоткан хәлендә янымда мең әйләнде. Әмма мин: — Бездә сайлаулар үз теләгең белән һәм яшерен тавыш бирү юлы белән!— дип әйтүдән уза алмадым. Кайтып киткәнемдә дә Паша кәгазь боткасына чумган хәлендә кала бирде. Демократик сайлаулар бер дә җиңел генә түгел икән шул! Март, 2004. ДАН РӘХӘТЕ Хикәя Мине “Хәерле иртә, Татарстан!” тапшыруында чыгыш ясарга дип “Татарстан — Яңа гасыр” телевидениесенә чакырдылар. Йокы качты. Профессор башым белән бала-чага эшендә йөрмәсәм, башка нәрсә беткән иде дип, тәмам борчылып, борчылуым борчасында уйларым хәлсез калдылар. Дусларым, танышларым, йортым әһеле белән киңәштем. Бик мәслихәт күрделәр. Әмма куенымдагы җаным сикергәләп, шәм уты янында дөньясын оныткан күбәләк хәлендә буталса да, үземне мескенлектә калдырмаска исәпләдем. Алда мине дан рәхәте көтәргә тиеш иде, рухымны шул канатландырды. Көткән вакыт озак йөрүчән, сәгатен-минутын санап диярлек аны көтеп алдым. Инде канатын көйдергәннән соң тынычлык таба алмый гаҗизләнгән әлеге дә баягы күбәләк хәлендәге җаным ничәнче төн хәтта йокының мыскалын да нәфсе җәтмәсенә тапшырырга кодрәте ирешмичә газап чикте. Әмма дә үземне афәрин, бик тә афәрин дип таптым. Минем телевидениедән чыгышым һәммә тамашачыны аягыннан егарга тиеш иде... “Хәерле иртә, Татарстан” тапшыруыннан соң урамга чыктым. Иртәнге вакыт. Турыдан-туры зәңгәр экраннан һәркемнең өе түренә кердем түгелме диярәк күкрәк киереп сулыш алдым. Яңа гына яфраклар борын төртеп, язгы иртәнең ефәк чәчәкләр кочагына буй үрелеп маташкан чагы. Дөньям иркенәеп китте. Борын кояштан арырак чөелде, адымнар җиңеләйде, акыл тартмасы бушлык рәхәтендә, дан мәртәбәсе куен эчендә. Минме дөньяны яулаган Сөләйман пәйгамбәрдән бүген ким? Минме гайрәт иясе Давыт галәйһис-сәламнән калышам? Әнә Мөхәммәд пәйгамбәребез, ул Мигъраҗ сәфәренә дә барып кайткан әле, кабе-кәүкәйн нуры булып йөргән! Моңа кадәрле минем болай ук игътибарлы булганым юк иде. Һәр очраган кеше таныйдыр төсле тоелды үземне. Казан кадәрле олы шәһәрдә һәр затны беләмдер сыман. Һәммә очраган кеше белән исәнләшеп, хәтта этләренә дә, мәчеләренә дә сәлам биреп, бераз юлымны автобуста, аннан күчеп, трамвайда көч хәл белән сәгать ярым эчендә барып җитә алмый интеккән эшемә инде җәяүләп кенә элдерәм. Йа Ходай тәгалә, бу Казан урамнары туган авылым кырларыдай киң һәм иркен икән, ләбаса! Эшемдә һәммәсе дә минем белән хөрмәтле һәм игътибарлы булдылар. Хәтта ачыган катык кебек пыш-мыш килеп йөрүче Хәнифә Нәбировна да елмаеп, үз мәртәбәсенә мине дә күтәрә төшеп сөйләште. Дан рәхәтенең хикмәте бәхетемне һаман да куш итүдә иде. Шушылай көн үтте. Өемә кайттым. Тел ачкычлары теләп озатып калган иделәр. Хатын, гомер булмаганны, бәлеш пешереп көтеп алган, балалар актан һәм пөхтәдән киенеп куйганнар. Шаулашмаганнар, тәртип бозмаганнар. Фатирыбыз көзгедәй ялтыратылган. Чыннан да хикмәт инде, хикмәт менә! — Эшеңдә ничек соң? Ни диләр? Караганнармы? Күргәннәрме үзеңне?— дип сорый хатын, мул елмаеп.— Данлы-шөһрәтле иргә хатыны булуы рәхәт икән ул! — Белмим, аны-моны әйтүче булмады!— дидем, хатынымны тынычландырырга теләп.— Бәлки сүз башларга кыймый торганнардыр? — Көнләшәләрдер,— ди хатын, песи баласыдай миңа сыпыргаланып.— Кайнатып бетерергә өлгермәгәннәрдер әле! — Хөрмәт һәм игътибар белән генә сөйләшәләр үзләре,— дип, гүя сүзләрен куәтләгәндәй әйтеп куйдым... Икенче көн, өченчесе, дүртенчесе үтте. Дан рәхәте бер атнага җитте, айга чыкты. Акрынлап кына тынычланып, кайчандыр телевизордан чыгыш ясаганымны үзем дә оныта башладым. Көннәр үз тәртибенә кайттылар, кешеләргә карата булган мөнәсәбәтем дә кабат искечә эз белән бара башлады, хәтта дусларымның йөзеннән дә шәхесемә карата пәйда булган ихтирам, хөрмәт эзләре китте. Мин шунда гына дан бакчасының алмасына үрелеп тә, аны өзеп ашый алмаган булуымны искәрдем. Рәхәт, бик рәхәт иде миңа ул вакытларда, үземне кеше итеп тоя идем. Менә хикмәт нәрсәдә икән: кешене дан кеше итә икән! Әмма аның җимешен ашап, берәүләр бәхетле булалар, икенчеләр агуланалар түгелме? Хәер, мин агуланып алдыммы, әллә бәхеткә күмелепме — анысын ук аңламый калдым! Март, 2004.
АРЫСЛАН БАЗАРЫ Хикәя-манифест
Үземне сезгә таныштырып торуның, кадерле укучыларым, үзегез дә беләсез, кирәге юктыр дип беләм. Шулай да, тәртибенә җаен китереп: — Мин — Арыслан булам, падишаһыгыз!— дияргә тиешмен, чөнки исемен яшереп торучыларны, шушы хәйлә белән әллә кем булырга маташучыларны җенем сөйми. Шулай итеп мин — Арыслан, Аллаһы тәгалә мине сезнең падишаһыгыз итеп яраткан. Әйе, барыгыз да җыелышып, үзегез мине сайлап куйдыгыз, яратып, сокланып, ышануыгызны һәм ышанычыгызны белдереп. Әүвәле каршы килмәкче, теләмәвемне белдерәсе идем, әмма, аннары, уйлангач, сезне кимсетәсем килмәде. Ил икәнбез, димәк, падишаһыбыз да булырга тиеш бит инде! Башкача ярамый! Әйе, сез, бичаралар, мине үзегез күп-күп тавышлар биреп, аңа да карамастан тавышланып, гайбәтләргә батып, талашып, үз теләгегез белән падишаһ итеп куйдык дип уйлыйсыздыр инде. Дөресе — сезне талаштыручы, тавышландыручы — үз нәфсегез, ягъни дә Шайтанның үзе инде! Кайсыларыгыз нәфсенә иярделәр, алар Шайтан артыннан киттеләр. Әмма белеп торыгыз, Арысланны Аллаһы тәгалә үзе хайваннар падишаһы булыр өчен яраткан, бар кылган. Мәгәре хәтта бүре, үз ыруына хуҗа булса да, падишаһлык мәртәбәсенә ирешә алмас. Хәер, моны гына үзегез дә беләсез, бүре белән мине, Арысланны, чагыштырырлыкмы соң? Әйе, мин — Арыслан, минем үз базарым бар. Сез бичаралар мине үз теләгегез белән сайлап куйдыгыз дип уйлыйсыздыр инде? Әмма кайсыгызның Хак тәгалә әмереннән уза алганыгыз бар? Минем һәр аймакта, илемнең һәр почмагында үзем хуҗа итеп куйган әһелләрем бар. Алар белмиләрме инде, әгәр минем урынга бүрене падишаһ итеп куйсалар, үзләренең харап булачакларын? Мин аларны Арыслан балаларыдай итмәдеммени? Ышанычлы хуҗалары булганым өчен һәм дә ышанычымны аклар өчен алар табан асларымны да яларга әзер торалар. Кемнәрнең инде башсыз каласы килсен? Хәзерге заманда, акыллары җитмәсә дә, белемдә югарылыкка менгәннәр азмы әллә? Берне меңнәр алыштырырга гына торалар. Нәрсә, куян, минем тиремне ябынса, аңа начар булыр идемени? Андыйлар әле арысланнардан гайрерәк ыжгыра беләләр. Чабатасын түргә элү һәркемнең кулыннан килә! Дөньяда нәфсе дигән әйбер барында һәммә нәрсәләр сатыла һәм сатып алына. Ә миңа сату-сатылу уенын уйнап торасы да түгел. Дәрәҗә үзе үк кыйммәт нәрсә. Меңнәр, исемнәрен бер генә булса да телгә алуымны теләп, җаннарын учларыма салырга әзерләр! Һәркем үзен акыллы, башкалардан өстен дип уйлый, хәтта куян да куркак булуын, төлке дә хәйләкәр икәнлеген, аю да тинтәклеген белмиләр һәм сизмиләр. Аларның андый булуын әллә мин сизә идемме? Һәркайсының үз урыны, үз җае бар! Әгәр куянны төлке урынына куйсам, нәрсә булыр икән дидем һәм шулай эшләдем. Кеше урынны бизәми, урын кешене бизәгәнен ишеткәнем юк идеме? Нәкъ шулай булып чыкты. Безнең куян хәзер төлкеләрнең үзләрен хәйләгә өйрәтә. Куянга шушы кадәр акыл каян килгәндер, менә монысын гына әйтә алмыйм! Тинтәкләр тыңлаганда, акыллылар аңлап утыралар. Шуңа да акыллыларга таянуы мөмкин түгел, алар ахмаклыкны тиз күреп алалар. Тыңлаучыларга таяну тиешле, тыннарын да чыгармый һәм кыстатмый баш бирүләрен сөям шуларның. Акыллылар эш башкарган урында кирәк, анда тинтәкләр белән бер ни дә барып чыкмый. Менә шуңа күрә дә акыллылар иң җаваплы урыннарда — эшне кулларына тотып башкаручылар рәтендә булырга тиешләр. Мәртәбә һәм дәрәҗә — чын тинтәкләр кетәклеге! Анда акыллыларга урын юк! Әгәр дә арага кайсыдыр акыллы баш килеп керсә, ашыксын, аңламыйча сүз тыңларга өйрәнсен, инде дә уй-фикерләреннән котыла алмый икән, харап булыр! Аның өчен уйларга башкалар бар. Уй-фикер — Арыслан эше, тыңлау — куштаннарныкы! Моны белмәгәннәр арада очрый икән, алар яки үзләре Арыслан булырга теләүчеләр, яисә хатага аяк басканнар. Кайчан да булса андый зат Арыслан дәрәҗәсенә ирешә алса, ул үзе үк шушы ук кагыйдәләр белән эш итә башлаячак. Арыслан базарында бүтәнчә арыш-биреш юк! Шулай да, Арыслан базарына килеп кергән акылы кот зат тиз арада барысын да аңлап ала һәм шунда ук үзен дөрес тота башлый, тинтәкләр рәтенә чыга. Әмма, тинтәклеккә бер чыккач, икенче тапкыр акыл бүлмәсенә әйләнеп кайтып булмый, чөнки акыллылыкка караганда, тинтәклек һәркем өчен кулайрак һәм җайлырак урын. Уйлап, баш катырып аптырыйсы һәм үзеңне гаҗизлисе юк! Әгәр дә акыллылык һәм тинтәклек төшенчәләрен бутап аңлый башласаң, акыллылык та тинтәклек булып тоела башлар һәм киресенчә! Кыскасы, бу лабиринтның эчтәлеген аңлар өчен аның формасын күз алдына китерергә кирәк. Шунысы да бар, эчтәлекне күпләр белә, формасы исә азларга гына билгеле аның. Менә шушы хәл Арысланга үз базарын сакларга ярдәм итә дә инде. Кайбер акыллы баш каләм ияләре шул форманы сурәтләп бирергә алыналар, шуның белән хаталаналар. Андыйларны алдар өчен бездәме корал юк, безме кирәкле чараларын тапмадык? Ул — шул ук җай, премияләр тарату нәрсә өчен кирәк дип беләсез? Никадәр тинтәгрәк каләм ияләре бар, шулкадәр премия һәм бүләк алучылар да күбрәк булыр. Акыллы башларга дәрәҗә бирсәң, аларга меңнәр иярер, Арыслан базарын юк итеп ташлар. Безнең Арысланнарның бердәнбер дошманы, монысы да сер түгел, — вакыт, туктамыйча агучы һәм агулаучы вакыт. Ул бары тик үтерү көченә генә ия, һични тудырмый. Тудыру көченә форма гына ия, монда сайлау мөмкинлеге юк. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|