ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 34 страница— Хәерсез икән,— дигән,— чебешләре кырылмагае, ул сыер-сарыкларына берни дә булмас! Йорт келәсенә бияләй кадәрле йозагын элсен дә йөгерсен! Ир исән икән, мал табыла ул! Үкереп ята, ди, Сафасы, телсез калып, аяктан калып! “Коръән” сурәләреннән “Тәбарәк” һәм “Йәсин”не оста укыганлыгына күрә, барыгыз да беләсез, хөрмәтнең түрен биреп күнеккән авыл халкы Зөмәйрә әбидәй абыстай сыйфатлы остабикәләрнең сүзләренә колак салучан була. Дөрес, дөньяны бозсалар, карчыклар бозалар инде. Әмма Зөмәйрә абыстай андыйлар рәтендә түгел иде. — Мин үз иремне энәдән җептә генә йөреттем! Авырганы сәгатендә-минутында яныннан китмәдем. Әле дә сагынып бетә алмыйм үзен. Бу Нәфисә әллә кем булган! Ирен күтәреп алып кайтып, нарат астына илтеп куйсалар, елаган булыр әле, хәерсез!— дип, болай да Нәфисә әбинең җимерелеп калган бәгырь каланчасына шул ук көнне җан өшетерлек булып усал сүзләренең давылын ирештертеп, каһәрен утлы яшендәй китереп бәрдерде. Зөмәйрә абыстайны җиңәрлек кеше илдә әлегә тумаган иде. Татар ирләренең моның ише гайбәткә колаклары тонык сәбәпле, алар күп нәрсәләрне белми-ишетми калдылар. Әмма Зөмәйрә абыстайның һәр әйткәннәре, иртәнге чыбыркы шартлаткан тавыш кебек яңгырап, ярым йокылы Сасмак авылының хатыннарын уятмакта һәм аяклатмакта иде.
II Нәфисә әбинең коты очуы хак булды. Бер яктан — ишле мал, икенче яктан — иренең сырхавы, өченче тарафтан — чәйдәше-шикәрдәше Зөмәйрә абыстайның халык алдында югары торган дәрәҗә куыгын сытып ташлавы, ә дүртенчедән — иң хәтәре, җанын авырттырганы — болай да телгә беткән, усаллыкта тере үгезнең дә үтен тартып алып, киптерергә кояшка элеп куярлык дәрте булган Сасмак халкының усал теле — һәммәсе аның кипкән бәгыренә китереп басты. Алтмышыннан узып, шөкрана белән җитмешкә дә җитәрлегенә һичбер шиге булмаган, остабикәләрчә өстәл башында гына утырып, ике ягында ике киленен “Комарский”га биетеп, оныкларын йөгертеп, Коръән сурәләре мәкаменә башын бөгеп-тибрәтеп кенә яшисе чагында ул, әле ташларга да өлгермәгән, әмма ниятенә киленгән шул тормыш арбасына кабат җигелергә мәҗбүр ителде. Бәндәсенең гамәле Аллаһы тәгаләнең үз кулында шул. Нәфисә әби алай итте, болай кыландырды, киселгән бәгыренә тынычлык бирер теләктә улларын чакыртып, кала бүлнисенә юл алды. Ире Сафа бабай аягында чагында җиңел булган икән ул. Аны капка төбендә генә утыртып калдыра иде дә, иртә таңнан сөтен, катыгын, каймагын җилкәсенә көянтә-чиләкләр белән йөкләп, Казан ягына таба чыгып китә иде. Үлән чыклары кипшереп өлгергәнче аяклары инде Сасмакка таба илтүче сукмакка баса. Арыдым-фәлән дими, көнен эш белән уздыра. Йортта, аксак булса да ярый, бер ир кирәк икән шул. Какшаган тактанымы, авышкан баганамы терәүләп, кәкре кадак беләнме кагып куйса да ярый, ихатаң бүселеп китми торачак әлегә. Ир күзе ватыкны-җимерекне сөйми, хатын-кыз аның ишегә хәйран итеп өйрәнмәгән. Сафа бабай инде икенче атнасын ук бүлнистә ята. Киткәненең беренче көнендә үк әрсез чебешләр, әллә кайлардан койма тишекләре табып, суган түтәлен тибеп ташларга өлгерделәр, кышлау таналары ни гомерләр ваемсыз хезмәт иткән улагын таратып атты, чират утлыкка җитте. Боларын Нәфисә әби үзе генә җайларлык түгел иде. Мәгәрем ки, Сафасы янында булса, утырып кына торса да ярый, мондый хәлләр хатының башына төшмәс иделәр. Бүлнистә ятучы иренең каршына килеп керә-керешкә Нәфисә әби тавыш кубармакчы булды: — Син нишләп ятасың, Сафа, савыга алмыйча, әпирәссә ясаганнарын көтмә, тор, аяклан!— диячәк әле ул аңа. Үленең хәлен тере белми, авыруныкын сәламәт кеше аңламый. Нәкъ шулай икән. Нәфисә әбинең бүлнискә килеп керүгә кадере китте. Шушы кадәр дә авыру кешене берьюлы күреп гадәтләнмәсәң, шулайрак икән ул. Аның хәтта адымнары акрынайды. Коридордагы кушеткада ике хатын сөйләшеп утыралар иде. Аның берсе бүлнис япмасыннан, икенчесе затлы киемнәре өстенә җебенәчә үтүкләнгән ак халат кигән. Аларның кайсы әйткәндер, әмма бик гыйбрәтле булып ишетелделәр аның сүзләре: — Аллаһы тәгалә бәндәләрен сөя ул. Аңа күтәрә алмаган кадәресен бирми, көче җитәрлекне генә насыйп итә. Шөкерсез калып, артыгын сорасаң, булганын да ала! Керде бит колагына, хәтта күңеленә уеп язылдылар шушы сүзләр. Нәфисә әбинең хушы китә язды. Тыны кысылды, тәне, сөякләре катты. Арырак атламакчы иде, тәрәзә янындагы утыргычларны күреп, шунда көч-хәл белән барып җитте. Моңа кадәр Казан базарында катык-сөт сатып, аннан соңында ничәмә кибетләрне йөреп чыга алган кодрәте бу юлы үзенең барлыгын сиздермәде. Шулай да, Аллаһ рәхмәте, сулышы кайтты. Какча йөзен сыпырып, дога белән битен каплады да кабат аякланасы итте. Монда югалып утырырга кем дип белдегез әле аны! Нинди эшкә тотынса, шунда ут уйнаткан Нәфисә бит ул! Әби диярлек түгел. Бер дә бирешеп тормасын! Сөйләшеп калган теге ханымнар ягына борылып карады. Тавышлары килә иде әле. Яңа гына татарча сөйләштеләр түгелме, ниткән марҗа теленә күчкәннәр тагын? Каланыкылардыр... Каланыкылар! Аларда иман ныклыгы гомергә табылмады инде! Тукта-тукта, әллә ишеткәннәре алардан булмыйча, фәрештә пышылдавы идеме икән?
III Картының сагынуы хак икән. Елашып та алдылар, бүлмәдәге башка авыруларга сиздермичә генә, яшереп кенә. Хәер, карт белән карчык нишләмәсләр! Алар бит нинди бәлаләр аша сузылган озын гомер юлын бергә үткәннәр, бер табактан ашаганнар, бергә балалар үстергән кешеләр. Ә аннары, сөйләмәм дисә дә, Нәфисә әби хәтта Зөмәйрә абыстайның халыкка тараткан сүзләреннән зарланып алды. Ире Сафа карт: — Хатын,— диде,— бик алай кеше белән аркылыга киләсе итмә әле. Сүз ул — таш түгел, йотып җибәр! — Тимер кебек тыгылды бугазыма!— диде Нәфисә әби, моның ише елак нәсыйхәткә күңел бирергә теләмичә, җанына сыену эзләп.— Йотып җибәрә алмый шул! Сафа бабай сафлыкта сөбханаллаһ иде. Хатынының да йөгәнен җай-җай гына тартып, ярсырга маташкан күңелен тыясы итте: — Син, Нәфисә, апаң вафатыннан соң төш күрдем дигән идең... Шуннан сүзләр ашкынының үзәне борылып китте. Зөмәйрә абыстай онытылып калды, тәкъдир хөкемен барлау аның өчен дә әһәмиятлерәк булып чыкты. — Соң, ул төшне дип инде, кырыкмаса-кырык тапкырлар сөйләдем бугай бит... Сафа, нигә тагын сорыйсың?— Нәфисә әбинең болай әйтүендә сәбәп үзенең дә, һаман шул күргән төше күңеленә килеп, акылы хәйран иткәләштермәктән иде. — Болай гына,— диде Сафасы,— болай гына... Күңелемә килә дә тора, килә дә тора. Әллә бер-бер гамәлемдә хата бар идеме икән дим? — Нинди хата инде ул? Гомерең эчендә чит бер хатынның кулын тотып карасаң иде, әйтер идем!— Нәфисә әби ир күңелендә җитмеш дию пәрие кыйбласын бутап утырадыр дип сөйләүчеләрдән һәм белүчеләрдән түгел иде. — Син читкә тартма әле!— диде Сафа карт.— Арбаң борылып кереп китәргә генә тора. Тыкрык саен йөреп, галәмне әйләнеп чыгып булмый ул. Төшне сөйлә! — Сөйлә дип инде...— Нәфисә әби авызын сөякле учы белән тоткан килеш кенә уңы-сулына карап алды, аларны тыңлап торырлык чит-ят колаклар юк иде. Аннан соң гына сүзгә күчте: — Апам Хәнифәне, Аллаһы аңар урынын оҗмахта бирсен, гүр иясе булып, җидесен уздырган вакытыбызда иде ул... Хатынының күз уңы төпләрендә барлыкка килгән яшь бөртеге энҗеләрен карты Сафа бабай күреп калды. Әмма үзен салкынлыкта тотты. Шул гына җитмәгән иде: җебеп утырмаса ни булган! — Күрдем дип инде... Төшне аны, Сафа, яхшыга юрарга кирәк. Ничек юрасаң, шулай була, диләр! Нәфисә әбинең сүзләреннән ни әйтергә теләгәнен аңларга мөмкин иде: сөйләп аптыратасы килми, бичаракаем... Сафа карт исә: — Гомерем озын минем,— диде.— Чәнчә бармагы бозылуга карап кына кеше үлми. Һи-и... Имеш, уң аягымның кечкенә бармагы гөмбәләгән. Килешә торган даруын духтырлар табарлар әле, Республика бүлнисе бит бу. Менә, кисеп атсалар, төзәлер. Бер-ике атнадан йөгереп йөрер идем. — Бирсен Ходай, бирсен!— диде Нәфисә әби, иренең түшәмгә карап торуыннан файдаланып, тиз генә яулыгы белән күзләрен сөртеп алып.— Әллә чүп кергән инде? — Син, Нәфисә, ничек дип күргән идең әле ул төшеңне? Яхшыга юрыйсы булгач, тагын да искә төшер әле!— диде, кабат сөйләнеп Сафа карт. — Һи-и...— диде карчыгы, бу юлы күңелен тыныч тотып.— Тыңла инде алайса, чит колаклар да юк бугай... Алар кайбере китап укыштырып, кайсылары черемләп яткан авыруларга күз йөртеп алдылар. — Күңелемә уелып калды шул...— Нәфисә әби сүзендә тукталып торды, гүя догада иде сыман. Аннары дәвам итте:— Хәнифәнең кабере янәшә икән, зиратта кар көрим. Шунда ни күрим, яхшы ак ат җигелгән кошевкада ап-ак киемнән, яхшы туннарга төренгән бик матур, мөхтәрәм кеше күренде. Хәнифә апам икән. Аптырап киттем. “Ник көрисең?”— ди. Янәшәсендә — урын, утырырга ишарә итә, ым кага. Утырмадым әле менә!.. Ул, сөйләгән җиреннән куркынып, кинәт шым калды. Аның үзе өчен хәсрәтләнүе аңлашыла иде. Әмма бу юлы башына башка уй керде. — Урыны җәннәттә икән, ул шуны әйтергә килгән булган!— диде Сафа карт, кыяфәтен белдеклеләрчә тотып.— Бәхете бу дөньяда булмады. Гомерен урын өстендә уздырды. Анда яхшы атларда гына йөри бит менә! — Бик матур итеп күрдем мин аны, бик матур итеп... Аллага шөкер генә!— дип, Нәфисә әби урыныннан кузгалырга итте. — Китсең дәмени?— Сафа картның болай сабыйлануы хәйран итәрлек иде.
IV Нәфисә әби авылына кайтып җиткәнче, инде Зөмәйрә абыстай яңа хәбәр таратып өлгергән иде. Телдән-телгә, колактан-колакка күчә торып, өлкәннәрдән яшьләргә, хәтта бала-чагага барып җиткән. Имеш, Сафа картка операция ясамаячаклар, бармагын кисеп кенә котыла алмаслык, аягын ук өзеп ташларлык хәлдә ята икән. Боларын ук ишеткән Нәфисә әби котсыз калды. Җитмәсә, капка төпләрендә уйнап йөрүче күрше йортның ташбаш малае — сипкелле Хисмәт, башындагы кәпәчен кыңгыр салган хәлендә, авызын ерып: — Бабайны алып кайтмадымыни әле?— дип сорады. Әллә ни үпкәләтерлек сүз дә әйтмәде, әмма Нәфисә әбинең, гомергә талканы коры булып, бу юлы бүселеп китте, ачуы чыкты. Ире сихәтләнсә, шул бүлничләрендә бер генә көнгә дә калдырмас иде ул аны. Йорты тулы мал-туар, ике куллап та җитешеп булмый. Сафасы ничек барысын тәртибе белән башкарып торды икән? Хатын-кызга тормышны алып бару өчен таяныч кирәк шул. Ир икән аның ныклыгы, ир икән хатыннарның бәхете! “Ир бирмәк — җан бирмәк!”— дип юкка гына әйткәннәрме әллә борынгылар? Шунда — йорт арасында селкенеп кенә йөресә дә ярар иде. “Кара әле аны, бармак башы бозылганнан гына кешене шулай бүлнистә гаҗизләп яткырсыннар инде!”— Нәфисә әби ул врачларына-духтырларына, хөкемәтенә, тагын да югарыдагыларына тәмам үпкәләп бетте. Бердәнбер Аллаһы тәгалә генә аның күңелендәгесен белеп тора иде. Юл буе үзалдына уйланып бармады түгел. Дөньяның бар хикмәтләрен белеп бетергән кешегә әҗәл җиле кагылып үтәргә тиеш түгел иде. Күргән төшен дә ул бары тик үзенә генә юрады: “Мине алырга килгән, мине алырга,— диде, куркынып һәм өшенеп.— Сафам шушы кадәр мал-туарны каратып, йорт арасында гына йөгерүләрем җитмәгән, бүлнис юлын таптатып, шулай гүрләргә кертергә маташа. Имеш, аягының чәнчә бармагы очы гөмбәләгән дә, әпирәссә дигәннәрен ясасыннар... Булмаганны!..” Тагын еламсырамак булган иде дә, барып чыкмады... Рәхмәт яугыры, улы һәммә эшләрен ялт иттереп куйган, ишек алларына, капка төпләренә кадәр себергән! Ир кеше шул. Алар бер күтәргәнне, хатыннар ун алынып та кузгатыр хәлдә түгелләр. Йортлары олы, алты почмаклы, җитмәсә аерым таш янкормалы, затлы, авылча гына түгел җиһазлы иде. Дәү тәрәзәләрдән көннең матуры елмаеп тора. Әнә, ашыгып атлап улы кереп маташа. Ишекләрне япмый-бикләми кая гына чыгып йөрде икән? — Әни, кайттыңмы? Әти ни хәлдә анда? Кистермәгәнме?— диде ул, ишектән күренүгә. — Бикләп йөрмәгәнсең! Бар җирләр шыр ачык!— диде Нәфисә карчык, чандыр озын гәүдәле какча улының йөзенә килешеп торган елмаюын сүндереп. — Ни, мин, авылга автобус төшкәнен күргәч, әллә шуның белән кайттыңмы дип, күтәрешергә йөгергән идем!— Аллаһының рәхмәте, уллары икесе дә әниләренең аһ дигән сүзләреннән үк куркынып торучан булдылар.— Абыйларга кермәгәнсеңдер? — Нинди кереп тору ди ул?— Нәфисә әбинең талканы кипшереп өлгергән иде.— Йортны ташлап кешедә йөрер чак түгел! — Кеше дип инде!.. Кече улы Хәлил, абыйсы Самат түгел шул, эндәшми кала алмый. Моны әнисе дә яхшы белә. Ни акылга утырттылар үзен, юк, һаман шулай булып кала килде, абыйсына сыена иде, абыйсына. Шулай инде, арка терәгең барында дөньялык хәтәр түгел ул. Әнисенә карышып тормаса, сүзсез калса ни була? Шунда Нәфисә әби улы Хәлилнең сүзләрен бастырып куясы итте: — Үземнеке, үпкәләмәс! V Больница врачларын ашыктырасы иттеләр. Монда да Зөмәйрә абыстайның сүзләре тиешенчә үз гамәлен уйнамый калмады. “Акча кызганалар алар... Врачлар да кеше, акча көтә торганнардыр!”— дип сөйләгәннәрен бөтен авыллары белән ишеттеләр. Нәфисә әбинең юлына туры килеп очраса, пычаксыз да кискәләп-тураклап ташлаячак иде үзен. Йортына барып кереп, тавыш чыгарырга исә кодрәтеннән килмәде. Шулай да: “Үзе соң, үзе, ирен үтереп, кабергә илтеп тыкты, какча сөяккә калдырып, ашарына да пешермичә, авыл буйлап гайбәт сатып йөреп...”— дигән сүзләрнең чыганагы булды. Авылның юкә чыбык телефоны шуннан соң туктамый шалтырый башлады, бу очта кагылган чиләк төбе тавышы югарыгы урамнарны да әйләнеп кайтырга өлгермәде, бар да хәбәрдарлык таптылар. Кичкә авыл хәвеф көткәндәй тынып калды. Зөмәйрә абыстай бик хутлы иде. Калын гәүдәсен җәһәт йөртергә өйрәнгән авыр аяклары аны Нәфисә әбигә хәзер китереп җиткерәчәкләр, сүзен Аллаһы тәгалә исеменнән “бисмиллалап” башлап, Әэҗүс-Мәэҗүс һәм дә Иблис токымнарына кадәр алып барачак. Көт тә тор, алары белән генә калса әле!.. Әмма, Ходайның рәхмәте, шул кичне килеп гозерләп, Зөмәйрә абыстайны икенче көнне, кешегә-кеше ишек кагар вакытлар җиткәләгәнче, сәгать иртәнге тугызларда булыр, күрше авылга Коръән ашына алып киттеләр. Кичтән тәһарәтен бозасы итмәде, таңда вакыты тар калды. Бер соңартылган эш һаман иртәгә, аннары арырак, башкасына калучан була. Әмма үзенекеннән кеше сүзен өстенгә чыгару да килешә торган гамәлләрдән түгел иде. Моны гына Зөмәйрә абыстай яхшы белә. Аннары, аның янында кем әле шул кадәрле Нәфисә карчык?!. Җәйге озын көн дә өстәл янында тиз үтүчән икән. Күп ашалу, күп укылу, күп догалар кылу, искә төшерелгәннәрнең исемлеге генә дә ике-өч дәфтәр битеннән ашып китүләр — болар барысы хәтта ни гайрәт иясе абыстайларны да ялыктыра икән... Ул көнне Нәфисә әбинең исә эшләре алга киттеләр. Үз ягыннан гайрәт итеп, Казан врачларына юлны таптырды шул. Иренең каһәр төшкән гөмбәле чәнчә бармагын кисеп ташларга вәгъдә алдылар. Акчасын да, бүләген дә эредән куйдылар. Анысы гына күтәрерлек, хәлдән килерлек булды. Җитмәсә Зөмәйрә абыстайның да сүзе аста калырлык иде. Ире дә, хастаханә һавасыннан тәмам туйган, ахрысы, пычак астына үз теләге белән керүен белдереп, ак халатлы бер адәм тотып кергән кәгазьләргә кул тамгаларын салды. Тик менә яшь врач егет кенә каршы төште. Имеш, ниндидер олы хезмәт яза икән, ә Сафа бабайның авыруы нәкъ шунда яктыртылу өчен бик яхшы мисал, ди. Баш табипның бу хакта белдерүе әллә биреләсе акча һәм бүләкләрне азсынуданмы икән дигән хәвеф балаларының күңеленә төште, әниләренә дә килеп иреште. Бер көн эчендә җитмеш төрле үзгәреш булды. — Бу Сафа мине тәмам гүрләргә кертә!— дип зарланды Нәфисә абыстай, бар дөньясын читкә куеп, әле чарасызлыктан аптырап, әле хәвефенең ахырын юрап. Төшкелектән соң ниятләнеп, авылдан ерак түгел Изге Муллахаҗи чишмәсенә дә барып, анда камил тәһарәт белән, данлыклы әүлиянең каберен җиде кат әйләнеп чыгып, ике рәкәгать намаз, җиде кат догалар укып, кабер өстендәге һәртөрле чүпрәк-чапрак тасмалары белән һәр кәүсәсенә кадәр буып бетерелгән сәрби куагына, Сафасының авыруыннан котылуын теләп, үзенең гомере озын булсынга атап, бергә-бергә яшәргә дәртләре барлыкка өметтә олы чәчәкле кулъяулык бәйләп куйды, җыелып торган сулы урынга бакырдан һәм көмештән саналган ялтыравыклы ике-өч акча да ыргытты. “Бездән калмасын, усалларга китмәсен!”— дип, ырымы кушканча киләү дә әйтте. Эшләмәгәне калмады. Шушы рәвешле мөселманча да, мәҗүсиләрчә дә, әле иманыннан китеп, әле иманына кайтып, суфийана хәсрәтләр чикте. Һәрхәлдә барысын да дөрес үтәде, әмма ике динне бутавын башына да, күңеленә дә кертеп карамады, чөнки муллар-абыстайларның да мондый гамәлләре барлыктан ул хәбәрдар иде. Болары гына барыбер дә аз тоелды аңа. “Әллә кара тавык сатып алып, монда китереп, канын агызып корбан итеп, шуны җиде юл чатына илтеп күмәсеме?”— дип уйлап куйды. Бу хакта бала чагында ук ишеткәне бар иде. Имеш, Герман сугышында ире югалган Арча ягы, исеме хәтерендә дөрес сакланган булса, Җәваһирә дигән бер хатын, шушы Изге Муллахаҗи каберенә кара тәкә китертеп, догалар укытып корбан чалдырган икән дә, җанашы әллә ниткән пленнәрдән үк исән-сау әйләнеп кайткан дип сөйлиләр иде. Ул хәбәрләр ялганга чыкмады, ахрысы. Иренең Герман җирләрендә дә нәсел-нәсәбе тернәкләнеп, оныкларыдырмы, бер-берсен табышып, мондагылары йорт-туфракларын ташлап шунда күчеп киткәннәр, ди. Дөрестер, югыйсә шушы кадәр үк олы хәбәрләрдән итеп сөйләмәс тә иделәр. Ул көнне Нәфисә әби, бер килгәч-килгәч инде, ирем Сафа сораган иде дип, дүрт шешә тутырып, Муллахаҗиның тәнгә сихәт, йөрәккә дәрт бирә торган чишмәсенең суын да алып кайтты. Кече уллары иртәгә кабат калага китәсе иде, әтисенә кертеп чыгарга әйтте.
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|