ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 33 страницаБез еракка, болытлар агышына озак-озак карап тордык. Шул вакытта таулар тез чүгеп, иркен кыр һәм болыннар белән тигезләшеп калгандай тоелдылар. — Хәтер — кешелекнең сагында торучы көч ул!— дидем. Кайдан, кемнән отып алган сүзем булгандыр? Әбуталип та минем белән килешер кебек иде, тик бераздан: — Әмма... Әмма...— дип сүзен башлады да, тынып торганыннан соң, ашыкмыйча гына дәвам итте:— Әйе, хәтер — кешенең сагында тора. Әмма ул аны харап та итә! Без шул хәтеребез аркасында үткәнгә, инде беткәнгә ябышып ятабыз. Яшисе урында һаман хәтер караңгылыгында казынабыз. Әйе, тарихлар гыйбрәт бирәләр, акыл. Әмма артыгын түгел. Яшәеш үткәндә була алмый, ул — киләчәктә. Хәтта бүгенге барлыгың да, ирешелгәннәрең дә бернәрсә түгел. Бары тик киләчәк кенә иҗат көченә ия. Ә яшәеш — иҗат ул!— диде. Бу әйткәннәре хакында озак уйланып йөрдем. Әбуталипның сүзләрен аста калдырыр өчен әллә ничә төрле дәлилләрне фикер казаныннан тартып чыгардым. Әмма алар аныкы алдында көчсез һәм мәгънәсез иделәр. “Ничек инде хәтергә, тарихка кирәксез, файдасыз бер нәрсә итеп карарга мөмкин? Ялгыша ул, хаталана!” — Үткәненнән котыла алмаган кешеләрнең киләчәге дә юк! Бу минем, Әбуталип белән күңелдән бәхәсләшеп йөргәннәремнән соң, үзем дә аңлап өлгерми ясаган нәтиҗәм иде. Әмма аны кабул итә алмадым. Алга таба үз-үзем, үз уйларым, фикерләрем белән бәхәсләшә тордым, гүяки җаным белән акылым үзара тарткалаша башладылар. Берсе әйтте: — Минем җәннәткә керәсем килә! Икенчесе, каршы төшеп: — Синең урын ут эчендә, тәмугта!— дип аптыратты. Бу халәтем җаныма өркү бирә, акылымның куәтен ала торды. Мин юләрлек белән янәшәдә идем. Менә-менә акылым шашынып китәр дә җанымны изеп ташлар кебек тоелды. Хәтер, күпме сиңа таяндым да, үлчәвеңә салып, яшәеш-тормышымның мәртәбәсен барламадым? Менә хәзер болар барысы да кирәксез, әһәмиятсез һәм хата булып чыктылар. Ә миңа башкача яшәргә кирәк булган икән! Татар әйтә: “Хәтерем калды!”— ди. Бу сүзләрне күңеле кителгәндә, үпкәләгән чагында исенә төшерә ул. Хәтер калудан да авыры юк икәнлеген һәркем белә. Ә югыйсә, хәтерне калдырырга ярамый икән бит! Әбуталип минем уйларымны аңлаган булса кирәк. “Тормышны,— диде,— хәтер белән генә мәгънәле итеп булмый, әмма яшәешеңне нурландыр!” Аңладым, кабул иттем. Тик менә хәтерне беркая да куеп булмый икән шул. Аны яңартырга, тәртипкә салырга тиеш идем. Исемдә калган хәлләр-вакыйгалар яңадан күңел аша сугарылып, гамәлләремдәге хата һәм хаклыкларны бер җепкә тездем. Яшисе дә яшисе икән әле. Хата дигәннәрем дә хаклыктан, хаклык дигәннәрем дә хатадан торырга мөмкиннәр. Ул вакытларда таба алмадым, хәзер миңа акыл керерме? — Хәтер ул тәртипкә салынганда гына файдалы. Чуар хәтерең белән түгел, киләчәк белән яшә! Бу һәммә кешеләргә кагыла. Һәм киләчәк тормышыма таба ашкындым, үз бәхетемне әле тапмаганмын, уңышларына ирешмәгәнмен, яши генә башлаганмын икән! — Ә ни өчен хәтердә тормышның матурлыклары калмый? Соклана белмәвебез сәбәплеме? Әбуталипка биргән бу соравыма җавапны инде үзем дә белә идем. Хәзер ул кеше хәтеренең күңел кителгәндә яхшырак булуы хакында сөйләр сыман тоелды. Әмма Әбуталип кабатланып тормады, бәлки: — Яшәешнең бүгенгесе дә үтелгән, үтелеп баручы аның,— диде,— яхшылыклы өмет һәм игелекле ният, менә шуларга ирешү омтылышы кешене бәхетле итә. Хәтерең якты булсын, гомер юлыңда очраган авырлыклар онытылсыннар. Шөкер итә бел! Теләкләреңә ирешерсең! Ул минем белән саубуллашуын сиздерергә дип шулай сөйләгәнен әлегә белми идем. Ничек кинәт пәйда булса, ул шулай юкка да чыкты. Үзем дә хуш дип әйтергә теләмәдем. Гүяки без кабат очрашачак идек.
VIII Еллар үтте. Еракларга һәм ераккарак кителде. Балачак та, үсмерлек тә, акыл бирүчем булган Әбуталип та бары хәтеремдә генә калдылар, нурлы бер мизгел булып, гүяки яшәмәгәнмен дә икән әле бу дөньяда дигән тоемым эчендә адаштырып. Кешенең тән күзәнәкләренә авыр хәтереннән тоз җыелып, таш булып утыра икәнлеген инде ничә тапкырлар сынап карадым. Үпкәләү, уңышсызлыкларымнан хәсрәт чигү галәмәтләрен ташладым. Игелекле ниятем дә барып чыкмый аптырата икән, монда булдыксызлыгымны гына гаепләдем, башкаларның катнашы юклыгын белеп тордым. Мин менә шулай яшәдем. Һәм юлым Идел буендагы борынгы Тәтеш шәһәренә алып килде. Аның биек ярларында басып тора идем. Җанны яралагандай кычкырып акчарлак очып үтте. Миңа инде синең хакта сөйләп өлгергәннәр иде, күрешкәнебез генә юк. Бәлки яныңнан игътибарсыз үтеп киткәнмендер? Һәм менә ачыргаланып кычкырган акчарлак нәкъ синең кебек тоелды миңа. Идел акчарлагы! Әйе-әйе, Идел акчарлагы ул — син, ул синең җаның, һава дулкыннарында бәргәләнеп очучы. Канат очлары әллә кара булганга, буялдым бит, кайда шулай карага манчылганмын дип уфтанып елап кычкыргансыңдыр бәлки син, Идел акчарлагы?!. Әллә хәтереңне калдырдылармы? Синең белән беренче күрешеп сөйләшкәнемдә үк гомереңнең үтелгәнендә яшәгәнеңне аңладым. Казанда идек. Эш белән йөргән чагымда трамвайда бергә бардык. Үзең адашмагансың да, югыйсә, әмма юлларыңны бутагансың кебек аптырап, хәйран итеп бәргәләнгәндәй итәсең. — Борчылмагыз... Әгәр шушы кадәр курыксагыз, барасы җирегезгә кадәр озатып та куярмын,— дидем. Син кешеләрнең яхшылыклы мөнәсәбәтләргә ия булуын белмисең, күз алдыңа китереп карый алмыйсың икәнлеген: — Юк-юк, кирәкми!— дип әйтүеңнән үк аңларга тиеш идем. Шунда Идел өстендә күргән акчарлак исемә төште һәм мин: — Сез Идел акчарлагымы әллә?— дип сорадым. Уйлап та тормастан: — Әйе, кайдан белдегез?— дип, раслаулы-сораулы җавабыңны бирдең. — Идел акчарлагы... Синең чәчләреңә бераз ак төшә башлаган. Күркәм йөзеңә алсулык йөгергән. Соры һәм боек Казан шәһәрен моңсу күзләреңнән балкып чыгарга торган якты хисләрең нурландырырга тиешләр иде, югыйсә. Әллә мәхәббәтеңне югалтып, шуны табармын дип эзләп йөрүең идеме? Сорауларым белән күңелеңне ялыктырырга теләмәдем. Яшәештән арыган булуыңа аптырадым. Олы юлга чыгасың икән. Шунда кадәр озата килдем. — Инде хәзер адашмассыз!— дидем. Рәхмәт әйттең. Күреп торам, без — кормалар. Нидер әйтергә телисең, сүзләреңне таба алмавың күңелеңне гаҗизли. Синең инде тормышта гашыйк булырга да, мәхәббәт утыннан суынырга да өлгергән кеше икәнлегең йөзеңә чыкты. Боларны яшерә дә алмагансыңдыр инде. Бер караш ташлаудан ук аларны укып өлгерергә мөмкин иде. Безнең юлларыбыз очраклы гына туры килеп, башка күрешмәскә тиеш идек. Син хәзер үз юлың белән китәчәксең, ә мин — үземнең якка. — Хәерле юллар булсын! Шунда тагын син миңа рәхмәт әйттең. Чибәрлегең каршында күңелем нурланды. Бәхетең камил булсынга дип Ходай тәгалә барлык гүзәллекләрне үзеңә мул итеп биргән. Яшьлегеңдә егетләрнең “җанын кыйгансыңдыр”, күренеп тора. Ирең дә көнчедер. Мескен, чибәр хатын алганында нинди байлыкка кулы сузылганын аңлап җиткермәгәндер инде, үлә бетеп көнләшеп яшәгәндер! — Нәрсәдер әйтәсегез бар сыман?— дидең, минем үз юлым белән китәргә борылганымны сизми калыпмы, әллә хушлашырга теләмичәме? — Бар иде дә... Кирәкме икән?— дип, тукталып, сиңа таба борылып әйтеп куйдым. Шулай да безнең һичкайчан һәм һичбер вакыт очрашмаячагыбыз көн кебек ачык булганга, китеп кенә барсам да ярый иде. Бәлки сүземә колак салырсың диярәк: — Нигә үткәнегездә яшисез?— дидем. Әмма бу соравымны аңлатусыз кабул итәчәгеңне башыма да китермәдем. Син: — Ни өчен шулай әйтәсез?— дидең. Җавабымда: “Йөзегезгә чыккан!”— дип, җаныңны куркытып булмый бит инде. Күз алдыма Әбуталипның сурәте килеп басты. Мин дә үземне чал чәчле, ак сакаллы бабай итеп тойдым. Хәзер сиңа аның сүзләрен кабатларга тиеш идем. Әмма кеше акылын үземнеке ясап, хаким сыйфатта күренәсем килмәде. — Сез моны үзегез дә беләсез!— дидем.— Үткәнегездә яшәмәгез, киләчәктә ул тормыш, шул якка йөзегезне тотыгыз! Кешеләр бер-берсеннән ишеткән сүзләрне дә, аларга үзләренчә мәгънә биреп, җаннары теләгәнчә аңларга бик маһирлар. Син дә шулай булдың. Сүзләремә күңел казаныңдагы мәгънәләрне салдың, әмма әйткәннәремнең асылын аңламадың. Мин дә вакытымны кызгандым бугай. Хәер, колакларың әлегә сүзләремне кабул гына итте, очына киртләде, мәгънәсенә дә төшенергә өлгерерсең. Көне килер, хакыйкате ачылыр. Әмма ул үзеңнеке булып, үз акылың булып ачылыр. Хәтта аның мин әйткән сүзләрдән агып чыкканлыгын башыңа да китереп карамассың. Һәркемнең шәхси тормыш тәҗрибәләре, үз хисләре, тойгылары. Берәүләр аларга ябышып яталар, икенчеләр даими хәрәкәттә булалар. Болай эшләүчеләрнең икесе дә хаталана. Ничек кенә булмасын, үлчәмичә кисәргә киңәш итмәс идем. Сак булыгыз, тормыш бит бу. Бер генә тапкыр яшәлә һәм һичкайчан, башка һичкем тарафыннан кабатланмый торган, бары тик үзеңнеке генә булган тормыш ул — яшәешең. Син үз юлың белән китеп бардың, мин — үземнеке белән. Гафу ит, егылганыңда кул бирүчең дә, авыр вакытларыңда гамьнәреңне күтәрешүчең дә мин түгел идем, мин түгел... Тау белән тау гына очрашмыйлар икән. Кешеләр исәнлектә бер-берсенә юлыгучан. Ә менә мин сине кабат очраткач, хәйран идем. Танымадың түгел, таныдың. Инде әллә кем булгансың. Байлыкларың җитешле, тормышларың матур һәм бөтәү, диделәр. Соңгы вакытларда бөтенләй дә үзгәргәнсең. Таныш-белешләрең һаман да зарлы, шикләнүчән, икеләнүче кеше булуыңа өйрәнеп, сине бары шулай гына яшәргә тиешле хисабында исләрендә калдырганнар. Әмма үзгәргәнсең дә куйгансың. Хәзер сине тагын да аңлый алмыйча интегәләр. Хәер, исәнләшеп тормавың, узып кына китүең яхшы, анысы. Оныткансыңдыр, бәлки хәтерләргә теләмисеңдер дә? Сиңа истәлекләреңдә чокынмаска, үткәнең белән яшәмәскә киңәш бирүче дә мин үзем түгел идемме соң? Идел ярында басып торам. Кыш ае, көннәрнең тәмам кыскарып бетеп, төннәрнең озынайган чаклары. Идел өсте — боз. Кая ди ул акчарлаклар, хәтта чыпчык яки каргалар да күренмиләр. Тик ялгыз балыкчылар гына, анда-санда, бәке тишеп булыр, калгып-калгып утыралар, ишелеп китәрдәй капчыклар сыман тоелалар. Тормыш һаман үзгәрештә, алга барышында. Без аның хәтта иртәгә кайсы якка таба борылып китәсен дә белмибез. Хәер, аның бүгенгесе дә, күз алдыбызда була торып, бездән ерак. Менә шундый көннәр җитәр, бозлар китәчәген белдереп иң тәүдә Идел өстеннән акчарлак хәбәр биреп үтәр. Бәлки ул акчарлак син булырсың, бәлки дә мин... Андамыни хикмәт, иң әһәмиятлесе — яшәү, тормыш яңара бара-бара дәвам итә һәм итәчәк бит! 10.01.04–17.12.04.
АКТАНЫШ ТАТАРЫ Хикәя
Ришат җизни шалтыраткач, йөгергән булдым. Алар ничәнче ел Казан шәһәре янында гына юл салалар. Минем кала. Бер күреп килим әле үзен, дидем. Хәер, бүтән сәбәпләре дә бар, алары сөйләр өчен түгел. Ришат җизни күптәннән “КамАЗ машинасы”н йөртә. “Камавтодор”да эшли, бригадир. Үзләре Яр Чаллы шәһәрендә яшәсәләр дә, казаннарга ярдәмгә килгәләп торалар тагын. Кичен очрашырбыз дип сөйләшкән идек. Көннәрне бутаганмын. Иптәшләре: “Хәзер күренер, монда гына ул! Көт!”— диделәр. Юл читенә барып туктадым. Баксаң, хуҗаларының машинасында бензин беткән дә, аэропортка җизни белән киткәннәр. Көтәргә булдым. Озак та үтми, килеп тә җиткәннәр. Җизни яннан гына “КамАЗ”ында узып та китте. Иптәшләре белдергәч, машинасын туктатып, йөгереп килеп: — Күрмәдем, кайнеш, иртәгә очрашасы идек!— дип, шунда ук үзенекен сөйләп алды. Минем белән улым да бар иде. Кечерәк вакыты. Аны “КамАЗ”ына утыртып, карап-күреп килсен әле диярәк китеп тә барды. Ул арада яныма кара “Москвич” машинасы килеп туктады. — Ком кирәк идеме әллә?— ди бу, уңнан-сулдан чабышып йөк ташыган машиналарга ишарә итеп.— Берәрсе белән сөйләшмәдеңме? — Юк,— дидем.— Ә нәрсәгә? — Күпмедән саталар икән?— ди бу тагын да. — Белмим,— дим.— Кирәксә, сөйләшеп була ул! — Кайсы белән?— ди. — Әнә, хәзер җизни килер. Ул аларның бригадиры. Төне буе ташыйлар алар! — Ярар, сөйләшик соң!— ди бу. Ул арада ком төялгән авыр “КамАЗ” машинасында җизни дә әйләнеп килеп җитте, туктады. — Бу кеше ком сатып алырга итә,— дим аңа, беркатлы башымны акыллыга санап.— Шабашка! — Ул бит безнең хуҗа, алдамасын! Юри сөйләнгән ул!— дип, җизнәкәй көлеп кенә куйды. Теге “Москвич”тагыдан сорыйм: — Сез кайсы якныкы? — Актаныштан!— ди. — Ә-ә, шулайдыр шул,— мин әйтәм.— Ишеткәнем бар иде, Актаныш татарлары белән башкортларга ышанырга ярамый дип, хак икән! Үпкәләгәндер инде, ул китеп барды. Без дә сүзләребезне бетереп таралыштык. Менә ничек тә була икән! 18.07.2000.
ӘЙТЕЛМИ КАЛГАН РӘХМӘТ БӘЛАСЕ Нәсер Минем аны беренче тапкыр гына үпкәләтүем түгел инде! Хәерсезлегемнең сәбәбеннән үземә ачуланып йөрсәм дә, моның белән ни аның күңелен, ни ялгышымны төзәтә алмаячагымны беләм, аңлыйм һәм бу чарасызлыктан гаҗизлектә калам. Югыйсә укытучым да иде әле ул. Ә укытучының укучысыннан рәхмәт сүзе ишетәсе киләдер! Һәрхәлдә ул моңа лаеклы һәм шулай булырга тиешлеген яхшы белә. Әйе, укытучымның миңа беренче тапкыр гына үпкәләве түгел иде. Кешеләр аша: — Шалтыратып булса да рәхмәт әйтсен!— дип җиткерүенә дә күнмәдем. Алай гына ярамас, тәрбиясезлек булыр төсле аңлашылып, күңелем изелеп йөрдем. Әмма җәмгыятьтә кабул ителгән әдәп кагыйдәсенең тойгыларымда эше юк иде. Бәлки ул тойгыларым аклану җаен таба алмавымнан да булгандыр? Шулай да әлегә ул хакта уйлана алмадым. Һәрхәлдә башкача фикер йөртә тордым. Имеш, рәхмәт әйтер өчен әлегә җаем да юк, “коры кашык авызны ерта!” Ә аннары, әйе, ни өчен әле аңа рәхмәтле булырга тиешмен? Мөмкинлеккә очраганы саен кыенлыклар тудырырга омтылганы өченме? Юктыр, ул даими рәвештә яклап килде түгелме соң? Бу сорауларым эчендә тәмам башым катып, мәсьәләне гади генә чишеп куясы урынга, аңа җиткерергә тиешле рәхмәтемне кичектереп, вакытны соңарта тордым. Бу ялгышым өчен көннәрнең берендә кыен хәлдә каласымны тоя, әмма күз алдыма китереп бетерә алмый идем. Сүз белән кешене үтереп була. Шунлыктан аны бик сак кулланырга кирәк. Әмма... Хөрмәтле укытучым минем хезмәтләремә хәерхаһлы иде булырга кирәк, һәрхәлдә моның шулай булуын мин үзем тели идем. Мөмкинлек барында хезмәтләремне кулына тапшырып килдем. Ул да, үз ягыннан игътибарлы булып, аларга нигезләмәләр ясаштыргалады. Миңа шулар да җитә иде. Исем өчен түгел, хакыйкатькә хезмәт итү максатында идем. Хәер, башкача уйлаучылар да бардыр. Анысы алар эше. Хакыйкатьне дә һәркем үзенчә күрә һәм аңлый. Үз хатаңны тануы авыр ул. Нәрсәне-нәрсәне, монысын яхшы беләм, чөнки үземнән чыгып әйтәм. Шулай итеп укытучым: — Җаның бармы синең?— диде, ахырда телефоннан үзе мине эзләп табып.— Шалтыратып булса да рәхмәт әйтергә тиеш идең! Тавышы бик тә ачулы булып, бәгырьне каезлап ташлады. Күңелем кузгалды. Нәрсә, миндә җан да калырга тиеш идеме әллә?.. Унбиш еллар буена бүленә-бүленә, чиләнә-чиләнә язган хезмәтемне бик авырлык белән китап итеп бастырып чыгарып, бу сөенечемнән һәр нөсхәсен диярлек бушка өләшеп бетердем. Галим-голамәдән рәхмәт сүзләре дә ишетермен дип өметләнгән идем. Дөрес: — Күп эшлисең, тырышасың!— дип мактаган иделәр, әмма шуңадыр бәлки, бераздан соң моның киресен әйтерләрен башыма да китерә алмадым. Бүтәннәргә мине мактап, күземә карап ачуланулары ярый торган хәл, анысы... Мактаулы кеше буларак телләрендә каласы идем дә... Әйе, кадерле укытучыма мин рәхмәтле! Әмма: “Ни өчен аяк чалды икән ул?— дип уйлыйм-уйлыйм да:— Хәер, бу әле һични түгел!”— диярәк борчылудан туктыйм. Яхшы кеше ул! Рәхмәтле булыйм, үпкәмне онытыйм... Кирәкми ул борын чөерү, имеш... Ә шулай да рәхмәт аңа. Акылга адәм баласын менә аның кебек утырталар аны! Акылга утырмый ир булып буламы соң ул! Октябрь-ноябрь, 2000.
ГОМЕРЕҢ ОЗЫН БУЛСЫН ДИГӘНЕМ... Хикәя
I Сафа абзыйның хатыны аяктан егылырлык хәлләргә калды. Ярый әле өрлек кебек ике улы, кайтып төшеп, ике ягында ике таянычы булдылар. Әмма алар кала эшендә, шәһәр тормышында иделәр. Сасмак авылында әнкәләре Нәфисә әбигә терәк баганалары икәннәр дип боларга һичкем һәйкәл куярга җыенмый, киресенчә, эш өстенә башкаларын өстәргә генә әзер торалар. Шуңадыр, озакка кала алмады уллары, китеп тә бардылар. Кыскасы, Сафа абзыйның хатыны Нәфисә әби аяктан егылырлык хәлләргә калды шул. Монда гаеп картлачның үзендә булды. Ничә еллар уң аягының баш бармагы бозылып йөрде-йөрде дә, ахырда азып китеп, хәзер бүлнискә үк керттереп яткыртты. Йорт-курасы тулы сыеры, кышлавы, бозавы, сарыклары, казлары, тавыклары, чебиләре, үрдәкләре калды. Моңа кадәр хатынлы-ирле үз тәртипләре белән аларның һәммәсен карап бара иделәр, инде бу йөкләр алагаемы бергә Нәфисә әбигә аударылгач, моңа кадәр чәчәк кебек балкып торган хатыны коргаксыды, тартышты һәм бетеште. Җитмәсә күршесе Зөмәйрә абыстай, моңарчы чәйдәше һәм шикәрдәше булып яшәгән ахирәт дусты, әллә нишләп сүз талымсызлыгында тел тегермәненә әверелде, “суган суын сыгышырга” керәсе урынга, халык алдына чыгып, гайбәт тәлинкәсен төшереп ватты. Тавышы Нәфисә әбигә дә килеп ишетелде. Имеш, Сафа абзый анда, бүлнистә, хатынын күрергә мең зар булып елап ята да, монысы, көн буена биш тапкыр калага барып кайтучан җанашы, шушы гомерләр эчендә иренә, хәл белешә кагылып, бер генә тапкыр да нурлы йөзен күрсәтмәгән. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|