Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КАЙ­НАР АКЫЛ, САЛ­КЫН КАН 36 страница




Уя­нып кит­кә­нем­дә ән­кәй­нең сук­ран­га­ны ай­ны­тып җи­бәр­де:

— Икен­че көн рәт­тән йок­лый­сың, җен зәх­мә­те ти­мә­гән­дер бит? Ты­ның да чык­мый. Үл­дең­ме әл­лә?

Эн­дәш­мә­дем. Тә­нем­нең ни­дән авыр­ту­ын аң­лый ал­мый­ча аяк­ла­ры­ма бас­тым. Дөнь­я­лык чай­ка­лып кит­те. Әм­ма би­реш­мә­дем. Ая­гым­да нык ба­сар­га те­ләп ишек ал­ды­на чык­тым. Җәй­нең ма­тур­лы­гы, һа­ва­сы­ның рә­хәт­ле­ге кар­шы ал­ды. Бол­дыр­дан су бу­е­на та­ба күз сал­дым. Кө­ян­тә-чи­ләк­ле Сәр­вәр­җи­һан чиш­мә­дән кү­тә­ре­леп ки­лә иде. Аның янын­да Гыйз­зәт тә ни­дер сөй­лә­неп һәм ак­ла­нып ба­ра­дыр сы­ман то­ел­ды ми­ңа.

Бү­ген без­гә мун­ча ми­че чы­га­рыр­га оста ки­лер­гә ти­еш­ле­ген әт­кәй бер ат­на ал­дан ук әй­теп куй­ган иде. Из­мә ясар­га ке­реш­тем. Кир­печ­ләр та­шып куй­дым. Ә кө­тел­гән мич­че юк та юк. Мин­дә мич чы­га­ру сер­лә­рен бә­ян ит­кән бер ки­тап бар иде. Өй­гә ке­реп, шу­ны эз­ләп та­бып ал­дым да укып чы­га­сы ит­тем.

Эш­нең сер­лә­рен тө­шен­сәң, бер­нин­ди авыр­лы­гы юк шул. Тә­вәк­кәл­ләр­гә бул­дым. “Күр­сен Сәр­вәр­җи­һан — нин­ди егет­тән баш тарт­ты ул!”— уй­ла­рым­ның тө­бе асыл­да шу­шы иде!

Дө­ре­сен әй­тим, бу мич чы­га­ру ди­гән­нә­ре бе­лән элек­ләр­дән үк та­ныш­лы­гым бар иде. Бе­рен­че­дән, яңа өе­без­не җит­кер­гән­дә һа­ман әт­кәй янын­да бул­дым, кул ара­сы­на ке­реп, чү­кеч-бал­та то­ту­ның ни икән­ле­ген бе­леп кал­дым. Ин­де мәр­хүм Хә­биб аб­зый бе­лән түр һәм ал­гы өй­ләр­гә бер-бер арт­лы мич тә чы­гар­ган идек. Ты­рыш­лы­гым­ны яра­тып кал­ган икән. Ба­ла­лар бак­ча­сы­на — ан­нан соң ин­де — рәт­тән биш мич чы­гар­дык. Ул югын­да өч-дүрт нир­гә өй­гә­ләп тә куй­га­ла­ган идем, си­зен­ми дә кал­ды.

Бу юлы да үзем баш­лап эш­кә ке­ре­шер­гә бул­дым. Ерак авыл­да­гы урыс агае ки­лә­се ди­гән иде әт­кәй. Кү­рен­мә­де бит, кил­ми дә кил­ми. Күм­хуҗ эшен­дә­дер. Ул кай­чан әле ан­нан бу­шый да без­нең йорт­ны эз­ләп та­ба?

“Күз — кур­ка, кул — эш­ли”,— ди­ләр­ме? Шу­лай икән ул. Сәр­вәр­җи­һан бе­лән Гыйз­зәт су­рә­те күз ал­дым­да ка­бат-ка­бат яңа­рып, акы­лым­ны са­таш­тыр­са да, хә­те­рем­не кал­дыр­мас­ка бул­дым. Юк, мин баш­ка бер Сәр­вәр­җи­һан­ны яра­там, ма­тур­ны, чи­бәр­не! Мо­ны, Гыйз­зәт­нең чә­чәк­ле ак күл­мәк­ле Сәр­вәр­җи­һа­нын тү­гел! Алар­ның бә­хе­те­нә ар­кы­лы тө­шәм­ме соң, Ал­лаһ куш­ма­ган­ны! Хә­лил бе­лән Га­ли­я­ба­ну ке­бек ике яр икән­нәр, ара­ла­ры­на ке­ргән Ис­мә­гыйль бу­лыйм­мы ин­де? Ке­ше бә­хе­те­нә кул суз­ган­нар­ның сө­е­неп, шат­лык эчен­дә яшә­гән­нә­ре юк әле­гә! Би­лең­не бу, егет! Нәф­се ди­гән шай­тан­га би­реш­мә!

Хә­ер, ми­ңа баш­ка юл бар иде­ме соң? Гыйз­зәт бе­лән яры­ша алыр­лык­мы үзем? Аны­кы ке­бек куе, бөд­рә­лә­неп тор­ган ка­ра чәч­лә­рем дә, әр­сез һәм үт­кен те­лем дә, мин кем­ле­гем дә юк. Бай­лык бе­лән мак­та­на ал­мый­быз. Җит­мә­сә, ул әле без­нең агай-эне ти­еш­ле ке­ше. Ту­ган­нар бе­лән су­гы­шып ята­лар ди­ме­ни? Алар­га бә­хет те­лә­вем дө­рес бу­лыр!

Ми­чем ма­тур ки­леп чык­ты ке­бек. Эш­ли тор­гач, кич­кә тү­шәм­гә якы­на­еп ба­ра иде. Ән­кәй кер­де:

— Бу ба­ла кая олак­ты икән дип ап­ты­ра­ган идем аны. Мон­да­мы­ни син? Нәр­сә, Ка­ра­ма­лы уры­сы кил­де дә­ме әл­лә? Ай Хо­да­ем, ә мин ашы­ма ток­мач та сал­ма­ган идем. Әти­ең дә ке­реп әй­тә бел­мә­де. Тә­рә­зә­дән кү­зем­не ал­мый хә­тер­ләп тор­дым. Ни­чек күр­ми кал­дым икән?— дип, сүз­лә­ре­нә аһ-ух­ла­рын ку­шып, ачу­ла­нып, сук­ра­нып һәм ап­ты­рап сөй­лән­де дә чы­гып кит­те. Мин ин­де ары­ган идем. Из­мәм дә бет­те. Ка­бат әзер­ләп ку­яр­га ки­рәк!

Мун­ча ка­раң­гы­лы­гын­нан дөнь­я­лык як­ты­сы­на чы­гып, би­лем­не ту­райт­тым. Из­мә изәр­гә ке­ре­шер­гә ге­нә тор­ган­да әт­кәй бе­лән Ка­ра­ма­лы уры­сы Ми­ку­ла бер-бер артлы кап­кадан ки­леп кер­де­ләр. Бе­раз кә­еф­лә­неп тә ал­ган­нар.

— Әй­теп кит­кән идем бит, из­мә­не изеп ку­яр­га дип!— әт­кәй юл уңа­ен­нан ми­не бул­дык­сыз­лык­та га­еп­ләп, эт итеп ачу­ла­нып уз­ды. Әм­ма исем дә кит­мә­де. Алар мун­ча­га та­ба уз­ды­лар. Мин бал­чык из­мә­се ясау­да бул­дым, бо­рын ас­тын­нан гы­на ел­ма­еп, алар­ны кы­рын күз ка­ра­шым бе­лән оза­та кал­дым. Ярый да эшем­не ях­шы­га бә­я­лә­сә­ләр! Сү­теп атар­га куш­ма­сын­нар та­гын!

Сы­ер кө­түе дә кай­та икән. Кап­ка тө­бе­нә җи­теп, без­не­ке дә та­вы­шын бир­де. Ачып керт­тем. Аб­за­ры­на яп­тым. Ул ара­да ән­кәй са­вым чи­лә­ген то­тып чык­ты.

— Ашар­га кер­гә­лә­гән­че са­вып өл­ге­рер­ме икән?

Бу со­ра­вы ми­ңа атал­ма­ган иде. Бел­де­реп куюы гы­на. Әү­вә­ле сы­е­ры­быз­ны са­вар, ан­на­ры кич­ке аш­ка ча­кы­рыр. Ашык­ма­сын, җи­те­ше­лер!

— Улым, бал­чык керт!

Мун­ча ише­ген­нән әт­кәй кү­рен­де.

— Ә Ха­физ­җан, син дә кайт­тың­мы­ни? Сы­ер­ны са­выйм ин­де, ан­нан аша­тыр­мын!

Ән­кәй­гә ул шун­да ук җа­вап та бир­де:

— Ярый, бар-бар! Кө­тү кайт­ты да­мы­ни ин­де?

Ко­яш ба­е­ган­да кы­ек өс­те­нә ме­неп җит­кән идек ин­де. Ан­да ос­та үзе эш­лә­де. Ку­лы бик тә җә­һәт иде. Бер дә уй­лап-ни­теп тор­мый, кир­печ­не ап­ты­рат­мый гы­на са­ла да са­ла, шалт та шолт. Һәм­мә­се уры­ны­на ятып ба­ра. Ке­ше бул­дыр­са да бул­ды­рыр икән!

Ул көн­не өс­тәл ар­ты­на ми­не ос­та үз яны­на дә­шеп утырт­ты. Җил­кә­мә ку­лын ку­еп, эшем­не мак­та­ды. Мин, аның сүз­лә­ре хак бул­са, әти-әни­ем­не бә­хет­ле итәр­гә ту­ган ба­ла икән­мен! Бу хак­та кат-кат әйт­те. Ыша­на ук баш­ла­дым. Әмма...

Әмма минем үземне кем бәхетле итәр икән?..

— Бу ба­ла­гыз,— ди­де ул та­гын да, ток­мач­лы аш­тан соң ки­те­рел­гән эре бә­рәң­ге һәм та­вык итен авы­зы эс­кән­җә­сен­дә бө­гәр­ләп һәм икен­че яр­ты ара­кы­ны баш­ла­тып,— ха­лык бә­хе­те бу­ла­рак та ту­ган. Го­ме­ре эш­тә узар. Ме­нә син дә, Ха­физ­җан, ир­тә­дән кич­кә ка­дәр агач юы­на­сың. Бе­рәүләр­гә тә­рә­зә ки­рәк, икен­че­се­нә — ишек. Си­ңа ялы­нып ки­лә­ләр. Тың­ла­ма­саң, ях­шы тү­гел. Ак­ча­сын да ти­еш­ле ка­дәр со­рый ал­мый­сың. Ярар ин­де, күр­ше ха­кы — Ал­лаһ ха­кы, ди­сең. Ә йо­мыш бе­лән ки­лү­че алай уй­ла­мый... Кыйм­мәт­се­нә...

Урыс агае дө­ре­сен сөй­ли, үз ба­шын­нан уз­га­нын бә­ян­ли иде. Әт­кәй дә бүл­дер­мә­де, ән­кәй ге­нә:

— Әйе, ме­нә, Ми­ку­ла, бик дө­рес! Әле был­тыр эш­лә­гә­не­нең дә ак­ча­сын бир­мәү­че­лә­ре бар. Ко­ра­лы тузу бәясе-хак­ын да!— дип, аңа ку­шыл­га­лап ал­га­ла­ды. Өс­тәл­гә яңа гы­на пеш­кән кү­кәй­ләр ки­тер­де, са­ма­вы­рын яңарт­ты. Мин исә ни сүз­лә­ре­нә ка­тыш­мый, ни ри­зык­ка ка­гыл­мый утыр­дым да утыр­дым. Игъ­ти­бар итү­че дә бул­ма­ды.

Ан­на­ры түр бүл­мә­гә кер­дем, ра­дио­ал­гыч­ны ка­быз­дым. Ан­да Анд­рей Воз­не­сенс­кий Бель­ги­я­ле ша­гыйрь Мо­рес Ка­рем­ның ши­гы­рен укый иде: “Ба­ла — син ур­ман эчен­дә­ге ты­ныч күл сы­ман!..” Сүз­лә­ре кү­ңе­ле­мә уе­лып язы­ла бар­ды­лар.

Ми­ңа бик рә­хәт бу­лып кит­те. Нин­ди­дер баш­ка дөнь­я­га күч­тем дә шун­да яши баш­ла­дым кебек. Бу — эш бе­лән уза­чак го­ме­рем­нең ба­шы иде. Ки­лә­чәк­тә үзе­мә “Сычкан” ку­ша­маты та­га­чак­ла­рын әле­гә бел­ми идем. Әмма башкасын тәгаен ачык аңладым: мин — халык бәхете өчен туганмын!

Март-июнь, 2000.

 

 

ЧИ­ШЕЛ­МӘС ТӨ­ЕН, ЯКИ “НУ-КА”

Хи­кәя

I

Ул ин­де го­ме­рен­дә дә баш­ка һич­кем­не ярат­ма­ды. Сә­ер хәл. Әгәр дә ке­ше­не мә­хәб­бәт­тән аер­саң, ул бер­кем дә тү­гел. Ярый әле сөю сә­га­дә­те бар икән ди­яр­гә ге­нә ка­ла. Ә ул чын­нан да шу­лай. Без­нең га­мәл­лә­ре­без һәм кор­ган хы­ял­ла­ры­быз, мә­хәб­бәт бул­ма­са, бер­ни дә тү­гел. Ке­ше­не яшә­тү­че дә, үте­рү­че дә — мә­хәб­бәт! Сү­зем шул ту­ры­да. Хә­ер, ия­се­нә хә­бәр­не ку­шып сөй­ләп бир­сәм, аң­лар­сыз! Әм­ма хакыйкатьнең ачысы — ул ин­де го­ме­рен­дә дә бү­тән һич­кем­гә га­шыйк бу­ла ал­ма­ды...

Көз­нең сал­кын кө­нен­дә кай­тып кер­гән Хә­ми­ди Әз­һә­ре­нең ике кү­зен­дә дә яшь бөр­тек­лә­рен­нән боз эн­җе­лә­ре иде. Әни­се исән бул­са:

— И ба­лам, әл­лә ела­дың­мы?— дип со­рар иде.

Кы­рык яшь­лек ир­нең бу җәй­дә ха­тын­сыз ка­луы аның ирек­кә чы­гу­ын дә­лил­ләр­гә ти­еш бул­са да, Әз­һәр үзе мо­ны шу­лай дип ка­бул ит­мә­де. Бә­хет пә­рән­җә­сен ябы­нып го­ме­рен уз­ды­рыр­га ти­еш­ле ха­ты­ны ха­рап­лар бул­ды: уй­наш­чы әр­мән ко­ча­гы­на ке­рү­дә га­еп­лә­н­де.

Авыл ни сөй­лә­гән­дер дә Хә­би­рә­се нәр­сә­ләр ки­чер­гән­дер — ала­рын ук Әз­һәр бе­лер­гә те­лә­мә­де ке­бек. Үз күз­лә­ре бе­лән ге­нә кү­реп кал­са, шун­да бе­тәр дә оны­ты­лыр иде. Ул Бү­сер Әхә­те ан­да ка­ян ки­леп чык­кан, ди­ген?

— Си­нең ха­ты­ның әр­мән бе­лән тип­те­рә!— дип, ке­ше ал­дын­да Әз­һәр­не мыс­кыл­ла­ды, хай­ван.

Кая ба­ра­сың ан­дый ва­кыт­та? Әзһәр би­реш­мә­де, бү­се­леп чы­гар­га те­лә­мә­де. Го­ме­ре буе җи­ңел эш­тә ге­нә йөр­гән, юләр­ләр бар­да — акыл­лы­лар рә­хәт­тә яши дип лаф ор­ган Бү­сер Әхә­те­нең сү­зе­нә ко­лак са­лыр­га иде­ме­ни? Кү­зең­нән ге­нә тү­гел, бә­гы­рең­нән кай­нап чы­гар бу яшь­ләр!..

Был­тыр Бү­сер Әхә­те уйнашчы­ Фатыйма белән тавык фермасының каравыл өендә типтергәндә, өсләренә шул хатынның ире Бәд­ри ба­рып кер­гән. Күрә: өер куп­та­рып ятуларында икән болар. Фа­тый­ма­сын ду ки­тер­гән, Әхәт­нең бу­га­зын­нан ал­ган, ан­на­ры ыш­тан­сыз хә­лен­дә аны юл­га чы­га­рып сел­ке­гән. Җит­мә­сә өер оя­ты­на ал­ган ха­ты­нын әр­ли икән Бәд­ри:

— Мо­ның чик­лә­ве­ге­нә кы­зык­тың­мы, юләр! — дип.— Ке­ше­гә сөй­лә­сәң, адәм кө­ләр!

— Си­не­ке мир­гә җи­тә! Бу мес­кен­не ни ки­ре как­тым, итә­гем­нән төш­мә­де. Аны кер­де дип, ни кер­гә­не, ни чык­ка­ны да си­зел­мә­де...— диярәк кан елый икән ха­ты­ны Фа­тый­ма.

Бү­сер Әхәте, та­вык фер­ма­сы­ның ка­ра­выл өе ише­ген ачып:

— Ки­ем­нә­рем­не ге­нә бир­сәң­че?!. Ял­гыш­лык бе­лән бул­ды, мон­нан тү­бән нә­се­ле­гез­гә дә ка­гыл­мам, баш­ка­лар­дан да ти­дер­мәм!— дип, мең га­фу­лар үте­нә, бә­хил­лек­ләр со­рый икән.

Ка­ра­выл­чы Шах­тер На­сыйр ки­леп чык­ма­ган бул­са, бу хәл­ләр­не һич­кем бе­леп кал­мас иде. На­сый­бың­нан уз­мы­шың юк шул.

Икен­че көн­не ха­лык Фа­тый­ма­ның йор­тын­нан ку­ы­лып чы­га­ры­луы ха­кын­да тел­ләр­дән тө­шер­ми сөй­лә­де. Әм­ма ире Бәд­ри са­быр да ке­ше икән!

Әз­һәр алай ук бул­ды­ра ал­ма­ды. Фа­тый­ма бе­лән Бәд­ри бер йорт­та яшәп кал­ды­лар, ә Әз­һәр, шул Бү­сер Әхәт­енең ял­га­ны­на ыша­нып, ха­ты­нын йор­тын­нан сөр­де, ачу­ын йө­гән­ли ал­ма­ды. Бар икән кү­рә­се­лә­ре!

 

II

Ул җәй­дә дә өчен­че ел рәт­тән күм­хуҗ фер­ма­ла­ры тө­зе­ле­шен­дә ша­баш­чы әр­мән­нәр бил бөк­те­ләр. Хә­би­рә алар­га пе­шек­че хез­мә­тен­дә иде.

— Та­тар эш­лә­гән­не әр­мән­нәр бул­ды­ра ала­лар­мы ин­де?— дип ап­ты­ра­ды карт­лар, тау хал­кы­ның кул­га ос­та­лы­гын ин­карь итеп.

Алар хак­лы да иде. Әм­ма күм­хуҗ рә­и­се, ша­баш­чы әр­мән­нәр бе­лән сүз ку­е­шып, үз ке­сә­сен ка­лы­най­ту бе­лән мәш­гуль бул­ды. Авыл хал­кы бу хә­рам­чы­лар­дан ерак­та­рак йөр­де. Хә­би­рә дә ба­ра­сы тү­гел иде. Әм­ма әр­мән­нәр­не ач то­тар­га яра­ма­ган­лы­гын, та­тар­лар­ның ку­нак­чыл­лык­ны кыз­га­ну­ын сә­бәп итеп, бри­га­дир­ла­ры бе­лән тө­я­ле­шеп кил­гән күм­хуҗ рә­и­се үзе үтен­гәч, баш тар­ту­ны әдәп­сез­лек­кә са­на­ды. Аны ва­кыт­лы­ча­га гы­на күн­де­рә ал­ды­лар. Һәр эш­тә бе­рен­че­лек­тә тор­ган ире Әз­һәр­нең йө­зе­нә дә кы­зыл­лык ки­те­рә­се кил­мә­де, югыйсә. Әм­ма ха­рап­лар гы­на бул­ды.

Хә­би­рә ир­тә­дән кич­кә ка­дәр аш пе­ше­рү бе­лән мәш­гуль иде. Төш­лек­кә кайт­кан әр­мән­нәр­нең бер­се, са­бы­ры ки­се­леп­ме, аны ар­тын­нан ки­леп тот­ты. Аш бү­леп ма­таш­кан Хә­би­рә­нең ку­лын­нан тә­лин­кә­се тө­шеп кит­те. Аһ орыр­га өл­гер­мә­де, кай­нар аш аның өс­те­нә тү­гел­де, аяк­ла­рын-кул­ла­рын пе­шер­де. Үтеп ба­ру­чы Бү­сер Әхәте, тәм­ле ри­зык исен си­зеп, ачык тә­рә­зә­гә мыш­тым гы­на кил­гән икән. Тә­нен пе­шер­мим дип итәк кү­тәр­гән Хә­би­рә­нең шә­рә бот­ла­ры­на кү­зе ка­да­лып, га­е­бен та­ну­дан идән­гә тез­лә­неп, тә­лин­кә ва­тык­ла­рын җы­ю­чы әр­мән­нең мү­кә­лә­вен кү­реп:

— Әһә, эләк­те­гез­ме?!— дип аваз са­лыр­га өл­гер­гән.

Тук­ран­ның эше ту­кыл­дау бул­ган ке­бек, Бү­сер Әхәте­нең дә та­ма­гы те­ле сөй­ләп тор­ган­нан гы­на да туя, имеш. Хә­би­рә­нең оят­лы хә­лен сә­га­те-ми­ну­тын­да яр­ты авыл бе­леп ал­ган. Бү­сер Әхәте авы­зын­нан халыкка китеп, аннан кире Бүсер Әхәтенә кайтып, яңадан да аның хыяллары белән баетылып Әзһәргә ирештерелгәндә ул хәбәр тау ка­дәр­гә әве­рел­гән иде. Хо­дайның бир­ме­шен­нән кә­җә­нең дә уз­мы­шы юк шул!

 

III

Ха­лык­ка чыккан сүз, кү­чә-кү­че­нә йө­реп, мең төр­ле­гә туг­лан­ды. Кем­нең нәр­сә сөй­лә­гә­нен төшенерлек тә акыллар калмады.

— Әр­мән кол­баса­сы,— ди,— су­ыт­кы­чын­нан чы­гар­ган!

— И-и, ис­лә­неп бет­кән бул­ган икән ул! Шу­ны кап­тыр­ма­са...

— Алар­ны­кы ке­ше­чә ге­нә тү­гел­дер шул.

— Хә­би­рә­нең кы­зы да шун­да икән. Су­ыт­кыч­тан кол­ба­са ур­ла­ган, әр­мән­не­кен!

Ми­нем һәм ип­тәш ма­лай­ла­рым­ның аң­ла­вын­ча, күм­хуҗ тө­зе­ле­шен­дә эш­ләү­че әр­мән­нәр­нең су­ыт­кыч­ла­рын­да бер та­як кол­ба­са бул­ган да, ис­лә­неп бе­тү­е­нә ка­ра­мас­тан, аны Хә­би­рә апа­ның ке­че кы­зы ур­ла­ган, имеш.

Авыл ма­лай­ла­ры ара­сын­да быт­был­дык үр­дәк­ләр күп бул­са­лар да, мо­ның ише җит­ди мәсь­ә­лә­дә сүз­не озын­га су­зар­га те­ләү­че­ләр алай ук та­был­ма­ды­лар.

Өл­кән­нәр бе­лән ба­ла­ла­ры да кыр­лар­да эш­тә иде­ләр. Ха­лык чө­ген­дер эш­кәрт­те, чүп ута­ды, бә­рәң­ге төп­лә­рен өй­де, пе­чән чап­ты, ур­ман кис­те.

Олы һәм иләм­сез авыл­ның тар­кау тык­рык­ла­ры, җи­ме­рек чи­тән һәм кир­тә­ле бак­ча баш­ла­ры, бү­се­леп ят­кан иха­та­ла­ры за­ман­ның җи­ңел­ле­ге ха­кын­да сөй­ли иде­ләр. Тиз­дән, имеш, авыл­лар­да да шә­һәр­чә кат­лы-кат­лы йорт­лар сал­дыр­та баш­ла­я­чак­лар. Ком­му­низм ире­шә­чәк. Шун­дый бер йорт­ка гы­на да бө­тен авы­лың бе­лән сы­еп бе­тә­сең!

Әл­лә бу сүз­ләр дө­рес­кә ин­де? Ир­ләр бал­та-чү­кеч то­ту­ны оныт­ты­лар. Ма­ши­на-трак­тор ише бе­лән ге­нә мәш ки­лә­ләр. Апа­лар-тү­ти­ләр идән юу­ла­рын да таш­ла­ды­лар, ту­зан су­ырт­кыч­ы белән генә йө­гер­теп чы­га­лар да — бет­те-кит­те, бар да шәп, һәм­мә җир ял­ты­ра­ган. Хак­тыр! Ком­му­низм ки­лә­дер!

 

IV

Ком­му­низм­га чык­кан ке­ше итеп Әз­һәр­не сөй­лә­сә­ләр дә, аның хә­ле адәмиләр каршында оят иде. Элек җы­лы­лы­гы һәм аш исе бе­лән кар­шы ала тор­ган өе дә ха­ты­нын ку­ып чы­гар­ган кө­нен­нән бир­ле бу­шап һәм төс­сез­лә­неп кал­ды. Җай­сыз икән бу бо­лай. Эшең­нән кай­ту­ы­ңа өс­тәл­дә кай­нар са­ма­выр да җыр­лап утыр­ма­гач, кы­зы­гы юк яшәү­нең.

Әз­һәр чөй­дә­ге ки­ем­нә­ре­нә ка­рап ал­ды. Юк иде, кү­ңе­ле­нә-җа­ны­на якын ке­ше­се­нең сы­ңар биш­мә­те дә кү­рен­мә­де. Яра­та шул ул аны, юнь­сез­не! Ни­гә алай эш­лә­де икән ин­де? И Хә­би­рә, Хә­би­рә, бо­лай көл­ке­гә ка­ла­сың­ны бел­сә, Әз­һәр си­не ул эш­кә җи­бә­рә иде­ме ин­де?

— Ал­ла­га тап­шыр­ган, ни бул­са — шул!

Бо­лай сөй­лә­неп куюы аның үзен дә кур­кыт­ты. Күз­лә­рен­нән бү­се­леп чык­кан кай­нар яшь гү­я­ки кер­фек­лә­рен эре­тер­лек иде. Ир ке­ше­нең ял­гыз яшә­ве дө­рес хәл тү­гел. Яра­мас бо­лай, алып кай­тыр, ах­ры­сы. И адәм көл­ке­се!

Хә­би­рә­се, ку­ып чы­га­рыл­ган кө­нен­нән, өч ба­ла­сын да итәк­лә­ре­нә та­гып, ка­ла­да­гы апа­ла­ры­на ки­теп бар­ды. Ике көн­нән ба­җа­сы ки­леп:

— Ки­ем­нә­рен со­рат­ты,— ди­де. Әм­ма дә аның бе­лән ки­леп кер­гән Хә­би­рә­нең апа­сы таулар иш­те, та­выш чы­гар­ды.

Әз­һәр сүз­гә ка­тыш­ма­ды. Ни те­лә­сә­гез — шул, әнә ки­ем­нә­ре, ди­гән­дәй ым как­ты да чы­гып кит­те. Ла­пас кы­е­гы ас­ты­на ке­реп, көн­нең шык­сыз­лы­гын­нан ышык­ла­ныр­га те­лә­гән­дәй ба­га­на­га сө­ял­де, яка­сын кү­тәр­де, ку­ы­рыл­ды. Бе­раз­дан ба­җа­сы да чык­ты. Әз­һәр яны­на ки­леп, тә­мә­ке пыс­кы­тып җи­бәр­де.

— Тар­та­сың­мы?— дип со­ра­ды. Бе­лә иде: тарт­мый Әз­һәр, тарт­мый, адәм тә­га­нә­се!

— Бир әле, бул­ма­са!

— Мә, ба­җа, ян­сын!.. Йө­рәк ян­ган­чы, дим.

Әз­һәр­нең бо­лай да уры­нын югалт­кан йө­рә­ге ка­е­шын­нан ыч­кын­ган те­гер­мән та­шы ке­бек зы­рыл­дый баш­ла­ды. Тә­мә­ке ачы­сы та­ма­гы­на утыр­ды. Мо­ны­сын­да юл та­ба ал­мый җы­е­лып тор­гандай иде, тагын күз яше тыш­ка бә­реп чык­ты. Бар­мак­ла­рын­нан баш­лан­ган кал­ты­ра­ну ку­лы­на һәм бө­тен тә­не­нә күч­те. Ке­ше­не дөнь­я­да хис яшә­тә икән, ке­ше­не дөнь­я­да хис үте­рә икән!..

Әз­һәр шу­лар­ны исе­нә тө­ше­реп ал­ды. Ки­ем эл­геч­лә­ре ягын­да ка­дак­ка элен­гән юка ар­кан бау кү­зе­нә ча­лын­ды. Мо­ңа ка­дәр ул бау­ның ки­рәк­ле­ге баш­ка­ча­рак иде. Ә хә­зер — му­е­ны­на үре­лә, ка­һәр!

 

V

Сал­кын­га бо­ры­лып ал­ган җәй кө­не иде шул. Ба­җа­сы тө­я­неп ки­теп бар­ды. Олы йөк ма­ши­на­сы бе­лән кайт­ма­са да яра­ган бу­лыр иде, алар­ның бит җи­ңе­ле дә бар... Ә ха­ты­ны ин­де, ха­ты­ны, Әз­һәр аны җиң­ги дип ке­нә йө­ре­тә иде, сүз­лә­рен күп түк­те, әшә­ке­лән­де, эчен­дә кай­на­га­нын ау­да­рып кал­дыр­ды. Ин­де һәм­мә әйт­кән­нә­ре дә исен­дә кал­ма­ган, шу­лай да бер­се һа­ман да ко­ла­гын­да яң­гы­рый:

— Җи­ләк ке­бек ха­ты­ның­нан ко­лак как­тың­мы?

Эһ, җи­ләк ке­бек ке­нә бул­са иде ул! Ай гы­на тү­гел, ко­яш! Дөнья йө­зен­дә ан­дый зат та­гын да бар­мы? Фә­реш­тә­дәй иде, гөл­дәй!.. Өзел­де! Ке­ше­ләр ни­чек ке­нә ае­ры­лы­ша­лар да бер-бер­сен җи­ңел ге­нә оны­та­лар икән? Әз­һәр­ләр дә ае­ры­лыш­ты­лар ми­кән­ни? Ниш­ләр ин­де хә­зер? Йа Хо­да! Бул­ды ми­кән­ни бу хәл­ләр? Яз­мыш ди­гән­нә­ре шу­шы­дыр ин­де, шу­шы­дыр!

Ял­гыш­ма­сын­нар ак­кан су­ны да ки­ре­гә бо­рып бул­мый дип, ә ме­нә яз­мыш­ны, үтеп ба­ру­чы ва­кыт­ны — юк! Бер ки­сел­гән ик­мәк ки­ре ябыш­мый ди­мә­сә­ләр иде дә!

Әз­һәр­нең кү­ңе­ле куз­га­лып, күз­лә­ренә ка­бат җы­е­ла бар­ган яшь­ләр ме­нә та­гын бү­се­леп тө­шәр­гә ма­таш­ты­лар. Ир ке­ше­нең ела­вы да пыс­кып ян­ган учак ке­бек шул аның, үзәк­тән көя, үзәк­тән!

Ла­пас ягы­на ут ка­бы­зып, ар­ка­нын то­тып чык­ты Әз­һәр. Тук­та­лып тор­ды. Эч­кә та­ба уз­ды. Мон­да ышык иде. Ку­лын­да­гы ар­кан­-бауны бу­ы­нын­нан чи­шеп җи­бәр­гәч, бер ба­шын ла­пас өр­ле­ге­нә ар­кы­лы сал­ды, тар­тып ка­ра­ды. Нык­лы иде. Та­за. Нин­ди иләм­сез йөк­ләр­не та­рат­мый бу­ып то­ра ал­ган ар­кан-бау адәм му­е­нын гы­на кы­сар­лык иде.

Юк, гө­на­һы зур! Яра­мас!

Ни­я­тен­нән Әз­һәр ки­ре кайт­ты. Мо­ңа ка­дәр кү­ңе­лен би­ләп изгән мес­кен­лек хи­сен ыша­ныч һәм нык­лык той­гы­сы алыш­тыр­ды. Күз­лә­ре­нә тул­ган кай­нар яшь­лә­рен фә­реш­тә­ме ка­на­ты бе­лән сөр­теп ал­ды:

— Юк!.. Кай­тыр әле, кай­тыр!

Те­ге вакытта тө­я­неп ки­тү­лә­ре үз­лә­ре­нә ге­нә адәм мәс­хә­рә­се ясап йө­рү­лә­ре икән­ле­ген аң­ла­ган Әз­һәр, ар­ка­нын җы­еп алып, ка­да­гы­на ка­бат кер­теп эл­де. Нык ба­сып кап­ка тө­бе­нә чык­ты, күм­хуҗ фер­ма­ла­ры ягы­на кит­те.

 

VI

Уй­лар­ның ахы­ры юк ин­де ул. Ис­кә тө­ше­рә баш­ла­саң, адәм ба­шы ни­ләр күр­гә­нен исәп­лә­сәң, ту­ып та то­ра­сы кил­ми. Шу­шы авыр га­зап­лар һәм җә­фа­лар өчен би­ре­лә ми­кән­ни ке­ше­гә яз­мыш ди­гән код­рәт ша­яр­туы?

Газ пли­тә­се­нә утыр­тыл­ган чәе кай­нап чык­кач, төш­ке­лек ашын­нан кал­ган ка­ты ик­мәк ки­сәк­лә­ре бе­лән Әз­һәр та­ма­гын ял­гап ал­ды. Уй­ла­рын­нан ко­ты­лып, бе­раз ир­ке­нә­еп кит­кән­дәй бул­ды. Ягып җи­бәр­гән ми­чен­нән йорт эче­нә җы­лы та­ра­ла баш­ла­ды.

“Җи­меш­ле агач­ка һа­ман да кул үре­лә ин­де ул!”— дип, ни­чек­тер җай­сыз уй­лап кую­ын­да кә­е­фе ки­леп ел­май­ды. Юл чи­тен­дә үс­кән ял­гыз ал­ма­гач­ның ал­ма­ла­рын яшел ча­гын­да ук ко­еп-чүп­ләп бе­те­рә­ләр, көз­гә ул сын­ган-га­рип­лән­гән бо­так­ла­рын җыя ал­мый­ча ке­рә. Кыш­ны ни­чек үт­кә­рә­дер?

Шун­да Әз­һәр­нең кү­ңе­лен үр­тәп, күз ал­дын­нан Хә­би­рә­се­нең су­рә­те уз­ды. Ту­лы бе­ләк­лә­ре-күк­рәк­лә­ре гү­я­ки җа­ның­ны юри үр­тәр өчен яра­тыл­ган­нар, бар­лы­гың бе­лән юк­лы­гың­ны бер­гә ку­шып җан­лан­ды­ру кө­че­нә ия­ләр. Хә­би­рә­нең аяк ат­лау­ла­ры­на ка­дәр рә­хәт­лек­кә ту­лы. Хә­зер кем­нәр ал­дын­нан шу­лай уза икән ин­де ул? Янын­да­гы ба­ла­ла­ры нәр­сә эш­ли­ләр? Җит­кән кы­зы — Са­ни­я­се, егет­ләр­дән оя­ла­дыр хә­зер, әти-әни­се­нең ае­ры­лы­шу­ла­рын өнә­ми­дер. Бер шу­лай кай­тып, әти­сен эт итеп ачу­ла­нып кит­кән иде. Аның ар­тын­нан Әз­һәр:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных