ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 46 страница— Байлар да монда тукталгалыйлар микәнни?— дип, уйларын яшерми сөйләнеп алды Хәлим Халикович. Шунда гына Айгөл Җәүдәтовна: — Хәзер кайда эшлисең соң? Ниләр куасың?— дип сорап куйды. Аңа чыннан да Хәлим Халиковичның кем булуы кызыклы иде. Алар бергә эшләгән вакытларда ул әллә ни булдыклы кебек күренми, гомерендә дә мондый яхшы машина алырдай һәм аны үзе руль артына утырып йөртердәй түгел иде. Менә бит нинди хәлләр дә була дөньяда! — Базарда!— диде Хәлим Халикович.— Безнең ишеләрне замана урамга куып чыгарды бит. Ул сезнең кебекләргә генә мәрхәмәтле кыланды!— Бу сүзләреннән соң, гүяки әллә кайчаннан әйтергә теләгәнен ачып салган кешедәй тынычланып калды һәм: — Биш контейнерым бар, җиде сәүдә ноктам,— дип тезеп китте. Бу вакытта Айгөл Җәүдәтовна аның әйткән сүзләреннән үпкәләргә өлгергән иде инде. Кайтарып һични эндәшмәде. Аның янындагы Хәлим Халикович элеккеге Хәлим Халикович түгел, бәлки яңа, батыр, тәвәккәл, булдыклы ир кебек тоелды. Тормышлар соңгы елларда бөтенләй башка якка кереп китте шул. Элек һәркем коммунист булса, хәзер барысы да тиз арада баеп алырга хыяллана. Кемнәр намус саклауны әүвәле беренче урынга куйсалар, хәзер моны башкалардан таләп итәләр, ә үзләрен бөтенләй бүтәнчә тоталар. Ил — үтерелгән аю хәлендә, һәркем аның инде тиресен бүлгәләп, мөмкин кадәр зуррак өлешен эләктереп калырга ашыга. Башкача да яшәү, бәхеткә ирешү юлы барлыгын күз алдына китерми, хәтта ул хакта баш ватарга да теләми. Айгөл Җәүдәтовна үзе хакында кимсенеп уйлап куйды. Әгәр ул шушы булдыклылыгы белән базарга килеп керсә иде, акылы, чибәрлеге, сабырлыгы кебек сыйфатларына таянса, нинди дәрәҗәләргә һәм хәлләргә җитәр иде икән? Бәлки Хәлим Халикович кебекләр үз бәхетләренә ирешә алмыйча, тагын да авыррак мескенлеккә калган булырлар иде? Табигатьтә, бу дөньялыкта ниндидер башка бер көч бар, гадел кодрәт. Ул һәркемгә үз өлешен бирүче, аларга бәхетләренең кайдалыгын күрсәтүче. Югыйсә бу үзгәрешләр тормышта булмас иделәр. Югары белемнәр алып, җәмгыятьтә үз урынын эзләп интеккән күпмеләр, урамга чыгарылып ташланылганнан соң, базарларга барып керделәр һәм мәртәбәләрен таптылар. Хәер, бөтенләй түбән тәгәрәүчеләре дә булгандыр. Андыйлар хакында газеталарда журналистлар каләмнәрен күз яшьләренә манчып язарга яраталар. Хәлим Халиковичның кереме дә яхшы икән. Һәр контейнеры һәм сәүдә ноктасы көндәлек биш-алты мең табыш китереп бара, файдасы да шактый ук чыгучан. Әле кибет ачып җибәрү артыннан да йөри, әмма дәүләт чиновниклары һәр куелган имза өчен биш мең доллардан да ким сорамый, кирәкле исемлек тә ишле, ди. Ришвәт таләп итмәүче чиновникны, милиционерны ул әлегә очратканы булмаган. Айгөл Җәүдәтовна кайсы урамга борылырга, кайда тукталырга кирәклеген Хәлим Халиковичка күрсәтеп баруны кирәк тапты. Хушлашты. Рәхмәт әйтте. Машинадан төшмәкче иде, Хәлим Халикович аның кулыннан тотты да: — Исән йөре!— диде.— Мин сине эзләп табармын, бусы — “визиткам”!— дип, телефоннары һәм кемлеге язылган кәгазь кисәге сузды.— Шалтырат, мин көтеп калам! Аның шушылай әйтергә хакы бар иде. Ханым аңа үзе юл куйды, кочаклаттырды, үптерде. Ул хәзер сагыз кебек ябышмый калмаячак. Элеккеге пешмәгән адәм түгел, булдыклы, үзенә һәм гайрәтенә ышанган ир инде Хәлим Халиковичыгыз! Бәлки шушы үзгәрешләре белән Айгөл Җәүдәтовнаны хисләре ятьмәсенә алдап кертә алгандыр? Машина ишеген ханым “ярар” сүзе белән япты һәм мәктәпкә йөгереп диярлек кереп китте. Ул әле соңга калмаган, вакыты бар, аның кебек күпләр яңа гына җитешеп килеп маташалар иде. Әмма Айгөл Җәүдәтовнаны бүтән бер көч, әллә Хәлим Халиковичтан качып котылу теләге, әллә үзенең хаталарыннан оялуы куалый, ашыктыра, кабаландыра торды.
Өченче көн.
I Эшенә Айгөл Җәүдәтовнаның барасы килмәде, гүяки анда иртәннән Хәлим Халикович көтеп торадыр кебек тоелды аңа. Ире Салават Наилович ашыгыч рәвештә иртән үк командировкага дип чыгып китте. Бозылышкан дуслары аны кабат эзләп тапканнар, һәммәсенә дә файдалы булачак контрактның төзеләчәген, катнашуы һичшиксез таләп ителүен белдереп телефоннан хәбәр иткәннәр. Төне буе Салават Наилович аларны эт урынына ачуланып, йөренеп диярлек чыкты. Хатынына да йокы бирмәде. Ахырда шул билгеле булды: әтисе улының эшсез калуын сизенеп, сәбәбен барлар өчен үз кешеләренә шалтыраткан. Кичекмәстән алар һәммәсен тәртипкә салганнар. Боларны гына төшенүе әллә ни авыр нәрсә түгел иде. Моңа кадәр шулай булганны, бүген-иртәгә генә дөньялар үзгәрмәячәк, хәйран итәрлек нәрсә юк! Димәк, ире Салават Наилович әтиләрендә булган һәм барысын да сөйләп биргән. Тик кыланып, боларны белмәгәндәй үчләшеп йокысыз йөренүләре генә сәер. Анысы аңа нәрсәгә кирәк иде икән? Бу театр уены ни өчен? Хатынына турысын әйтеп бирсә ни булган? Аңламый калмас иде. Юк, киресенчә, хуплар, мактар, афәрин дияр иде. Таянырга кешең булганда, тормышның җилләре-бураннары да берни түгел, көймәң дә су төбенә китми. Күпмеләр, таянычлары юклыктан, саламга да ярый дип ябышырга торалар, тәмам харап ителүдән шулай үзләрен саклап калалар. Салават Наилович иртәнгә генә тәмам тынычланып, ныклы карарга килеп, ашыгыч рәвештә чыгып китте. — Машинаңны бик кума, юлларны беләсең?!.— дип үтенде һәм киңәш итте аңа Айгөл Җәүдәтовна.— Өйдә балаларың көтеп калганын онытма! Без сиңа кадерле булмасак та, син безгә кадерле! Ул шулай дигәч, ире аңа инде күптән күрсәтмәгән үз итү карашы белән карап куйды да, маңгаеннан үбеп: — Борчылмагыз, нәкъ әйткәнеңчә булыр, җаным!— диде.— Шалтыратырмын. Бераз йоклап ал, төне буе күзеңне дә йоммадың бугай,— дип, саубуллашып китеп барды. Хәерле юл теләп озатудан Айгөл Җәүдәтовнага башка сүз калмады. Аннары ул урынына килеп ятты һәм тынычлап йоклап китте. Шундый рәхәтләнеп изрәгән иде ки, уятып сәгате шалтыраганга да торасы килмәде. Әмма балаларын укуларына озатасы бар, иртәнге ашын яңартасы, үзенең дә эшенә йөгерәсе. Яңадан көн гадәттәгечә башланып китәргә тиеш булды. Элекләрне дә ире яки өйдә булмый, яисә йоклап кала торды. Бу юлы да ул аны таңда ук озатып калганын хәтереннән чыгарырга өлгергән иде. Балалары укуларына китүгә, үзенең эшенә йөгерәсен исенә төшереп, көзге алдына киләсе урынга, диванга барып утырды. Шунда ул үзенең гомере буш, гадәти, әһәмиятсез уза икәнен тоеп, бөтенләй дә күңелсезләнеп калды. Ни өчен дип шулай тырыша инде ул, нәрсә бирде аңа дәрәҗә, мәртәбә? Ник кирәк булды әле аңа тормышта үз урынын эзләү? Бәлки ул адашып, бөтенләй башка юнәлештә саташып йөри торгандыр? Кем соң әле ул, гомумән? Бу сораулары туктый белми бер-бер артлы күңеленә килделәр. Акылы аларга җавап таба алмый, тормышы мәгънәсез һәм әһәмиятсез ташкын булып ниндидер чокырга агадыр сыман. Әллә ирешкән уңышларына канәгать итмиме? Боларны бары тик ул гына аңлатып бирә ала, ул гына, ире дә түгел, Хәлим Халикович та, башкасы да түгел, бары тик ул гына! Нигә бер булса да шалтыратып, хәлен генә дә сорашмый Айгөл Җәүдәтовнаның? Кайда югалды ул? Нишләпләр йөри? Белмимени Айгөл Җәүдәтовнага үзенең кирәк булуын? Күңеле шулкадәр туң микәнни соң аның? — Шалтырат, үтенеп сорыйм, шалтырат! Ханым, телефонга карап, шашынып көтеп торды. Әгәр чыннан да менә хәзер шалтыратса? Ничек күңелле, рәхәт булып китәр иде! Ә телефон шалтырарга уйлап та карамады. Әмма Айгөл Җәүдәтовнаның күзләреннән кайнар күз яшьләре йөгерешеп чыктылар һәм ул капланып елап җибәрде. Бу вакытта үзен иң бәхетсез, иң ямьсез зат итеп тойды, дөньясына, кешеләренә һәм аңа, исемен дә теленә алырга курыккан кешесенә, сөеклесенә, кадерлесенә, җанашына үпкәләде, рәнҗеде, каһәре килде. Шул хәлендә тынычлана барып, сизенми йоклап китте. Аның аркасына гүяки күтәрә алмаслык йөк өйгән иделәр... Шунда телефон шалтырады, өстәл өстендә гүяки йөгерә-йөгерә, сикерә-сикерә шалтырады. Айгөл Җәүдәтовна, аны ишетеп, башын күтәргәндә генә ул кинәт туктап калды. Әгәр дә яры, сөеклесе, догаларын ишетеп, хәлен белешим әле дип шалтыраткан булса? Ә син йоклап ятасың! Ул тагын кайчан шалтыратачак әле? Ханым бәлки элемтә өзелмәгәндер әле диярәк шунда телефонына таба атылды. Трубкасын күтәреп: — Алло-алло, мин тыңлыйм, мин — өйдә!— дип эндәште. Әмма барыбер соң иде инде. Ул трубкага кабат-кабат: — Мин тыңлыйм, мин тыңлыйм!— диде. Ишетүче булмады. Озынга сузылган гудок гүяки дөньяның менә шушы мизгелдә беткәнлегеннән, җир йөзендә хәтта этле җан да калмавыннан хәбәр бирәдер сыман тоелды. Акрынлап ул тына барды, пипелдәп торуга күчте. Айгөл Җәүдәтовнаның кәрван-кәрван агылырга тиешле булган хисләре тоныкланып, тутыгып калдылар. Ул үзенең бәхетсез, ямьсез һәм һичкемгә кирәксез икәнлеген аңлады. Олы бер дөньялык сахрасында япа-ялгызы хәлендә адашып калгандай җаны көйгән бу ханымга шушы мизгелдә бер генә кеше булса да күңелен юатырлык тамчы су кадәр сүзен дә кызганды. Ул телефон трубкасын сак кына урынына куйды. Аның инде еларлыгы да калмаган, яшәрлеге дә юк иде. Гомерендә бер генә тапкыр да мондый хәлдә калганы булмаганлыктан, моннан котылу чарасы барлыгын да башына китерә, зиһенендә яңарта алмады. Ә югыйсә аның рухы көчле иде, һичбер вакыт икеләнүне белмәде, хакыйкать бер генә төрле була ала, анысы да мин сайлаганы гына дип яши белде, һәрдаим үзенекен итте. Менә мәхәббәт базарында аның хәтта алтын акылы да сукыр бер тиенгә тормый икәнлеген белми иде. Дөнья аны да еларга өйрәтте. Моңа кадәр коры булган күзләренең буасы бүселде дә китте. Ул тезләренә чүкте, идән буйлап шуышып, бүлмә уртасына килде. Тәнендә, зиһенендә көчсезлек тойды. Бу адәм баласы нәрсә эшли икән дип аптырап тын калган дөньялыкны дер селкетеп шунда телефон кабат шалтырады. Айгөл Җәүдәтовна аңа таба атылды, качмасын дигәндәй гүяки якасына ябышты, трубкасын күтәрде. Әмма анда әлеге дә баягы озын һәм өзлексез аваздан гайре һичнинди хәбәр дә юк иде. Телефон кабат шалтырады. Шунда гына ханым аңлап алырга өлгерде: кесә телефоны икән! Ул аның комод өстендә булуын шәйләп-хәтерләп өлгерде. Барып алды, төймәсенә басты. Экранына чыккан язуыннан укып, эшеннән шалтыратуларын төшенеп өлгерсә дә, алар белән элемтәгә керәсе килмәсә дә, инде соң иде, аңа җавап бирергә туры килде. — Гафу итегез, сезне сорап министрлыктан шалтыраткан иделәр. Килеп җитмәвегезне әйтергә туры килде. Кесә телефоныгызны белмиләрмени? Без дә әйтмәдек инде. Тагын шалтыратсалар, нәрсә диик? Сез әле кайда? Кайчан килеп җитәсез? Җыелыштамы?— диде Халисә Рәисовна, бу юлы да мәкерле тавышын хуҗасының колагыннан яшерә алмыйча. — Хәзергә эшләрем тыгыз, аннары шалтыратырмын!— дип, рәхмәт тә әйтмичә Айгөл Җәүдәтовна телефонын өзде, комодка куйды һәм әле генә үзе белән булган хәлне, күз яшьләрен, бәгыре көюләрне исенә төшереп, бу әкәмәтләренә хәйран калды. Аның зиһене яңарып, салкын акылы аң сараеның алтын тәхетен хисләре баскыныннан кайтарып алырга өлгергән иде инде. — Әллә юләрләнеп маташтыммы соң?— диде ул үзалдына. Һәрхәлдә мәхәббәт дастаннарының үлемсез каһарманнары булган Зөләйха, Зөһрә һәм хәтта бичара Мәҗнүн хәлләрен генә аңларлык утларда янып өлгергән иде ул. Әмма моны әлегә юләрлек дип атады, азларга гына тәтегән бәхетле халәттә сафланып алганлыгын башына да китермәде.
II Ата-аналар җыелышы әүвәле мәктәпнең зур залында булган иде. Татарның танылган драматургы, Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллин кунак буларак чакыртылган. Аның хакында озын һәм ялыктыргыч мактаулардан гыйбарәт, үзе бер докладка торырлык чыгыш белән әүвәле мәктәп директоры һәммә ата-аналарны сокландырды. Хәер, ата-аналар димәктән, җыелышның төп әһеле ханымнардан тора иде. Ир-ат төркемчеге арткарак елышып, ләм-мим, мыштым гына утырды. Аннары берничә укытучы театрга барулары, анда Туфан Миңнуллинның спектаклен караулары хакында сөйләделәр. Бары шуннан соң гына кунакның үзенә сүз бирелде. Ул “үгезне мөгезеннән тота торган кеше” икән, сүзләрен җепкә-җеп тезеп китте: — Сез мактадыгыз, спектакльләргә дә йөрисез икән. Бу авыр заманада бусы да куанычлы хәл. Әмма мин спектакльләр язмыйм шул, гомумән дә спектакльләрне драматурглар язмый, аларны режиссер куя, артистлар уйный. Ә мин — язучысы гына... Аның үзен болай итеп күрсәтә белүе иң әүвәлдә укытучылар арасында борчылу тудырды, аннары ата-аналарны да хәйран итте. Моңа кадәр спектакльгә йөрү, театр карау кәлимәләре белән сөйләшергә гадәтләнгән милләт, театрның бина, спектакльнең тамаша, драматургның пьеса язучы икәнлеген инде төшенеп калырга тиеш иде. Туфан Миңнуллин бу хакта сөйләп алды. Аннары “Әлдермештән Әлмәндәр” хакында сөйләүгә күчте. — Минем Әлмәндәр картны зур артист, талантлы артист Шәүкәт Биктимерев уйный. Барыгыз да күргәндер инде. Телевизордан, Мәскәүдән дә тапшырдылар... Халык аны баш кагып һәм сөенечле елмаеп куәтли торды. Айгөл Җәүдәтовна да болар хакында яхшы белә иде. — Мин куркам,— дип дәвам итте Туфан Миңнуллин, һәммәсенең котын алып.— Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”е белән булган хәл кабатланмасын. Бәлки өлкәнрәкләр хәтерлидер, аның Хуҗа Насретдинен Хәлил Әбҗәлилов уйный иде. Шундый оста иттереп... Менә ничә тапкыр бу комедияне сәхнәләштереп карадылар. Әмма Әбҗәлилов юк, Хуҗа Насретдинне китереп уйнаучы артист юк. Талантлар — күп, әмма йолдызлар... Ул тукталып калды. Ата-аналар арасында берәр таныш артисты утырмыймы, аны үпкәләтмимме диптер, халыкны сынап күз уңыннан үткәреп алды. Сүзнең турысы килешсә дә, урынына һәм җайга килүе дә мәгъкуль бит әле аның. Алга таба данлыклы драматург сәясәт һәм миллият мәсьәләләренә кереп китте. Дөрес, алай эшләмәсә, бик сәер дә булыр иде. Соңгы елларда җәмгыятьнең һәр катламы бу мәсьәләдә баш катыра, илнең кая баруы, халыкның фәкыйрьләнүе, чиновникларның комсызлыгы, тормышның кот чыккысыз кыйммәтләнүенә уфтана, авырлыкларны чишә алмау хәлендә калды. Бәлки Туфан Миңнуллин кебек акыл иясе зат шушы харабаттан котылу юлын күрсәтер, яисә дөрес юлның кайдалыгына ишарә итәр? Язучылар гомер-гомергә зирәк булганнар түгелме? Эзоп, Шекспир, Пушкин, Тукай... Саный китсәң — меңнәрдер! — Мин электән халкым дип яшәдем. Беләсездер, Дәүләт Советы утырышларында да бары тик татарча гына чыгышлар ясап, үз мәнфәгатебез өчен тырышам. Минем хәтта социализмга да үпкәм юк, начар ил түгел идек, яман түгел иде коммунистлар. Нигә аларны сүгәргә, аңлый алмыйм! Алар бит гадел җәмгыять төзү өчен тырыштылар... Ул шактый кызып-кызып сөйләп алды. Сүзләреннән яхшы аңлашыла иде, аңа коммунистлар вакытында да бәхете мулдан елмайган, хәзер дә тәкъдире урамнарның киңеннән генә йөртә, читкә чыгарылып ташланганы юк. Бераздан Туфан Миңнуллин суына төште. Акрынайды, арыды, ялкынын сүрелдерде һәм: — Нигә әле һаман да мин генә сөйлим. Бәлки сезгә болар кызык та түгелдер, әйе!— диде. Хәер, бу “әйе” сүзен хөрмәтле драматург бик ярата икән, мул кулланучан.— Сорауларыгызга җаваплар бирүгә күчик. Ягез әле, әйе! Халык хәзергә тел яшерә иде. Алдан ук укытучылар берничә ата-анага, шушы сорауларны бирерсез дип, кәгазь кисәкләренә язылган күрсәтмәләр тоттырганнар икән. Менә Айгөл Җәүдәтовна кырындагы ханым, шундый ук бер юллык язма тотып, баядан бирле әле аны укып, әле бөтәрләп аптыратып бетерде. Ә Туфан Миңнуллин янындагы мөгаллимә, бик мул елмаеп, күзе белән дә, кулы белән дә төрле ишарәләр ясап гаҗизләнә. Ни бу ханым, ни башкасы урыныннан кузгалырга җөрьәт итми. Һәм менә арадан берсе, йөрәклерәге тәвәккәлләде. Соравы озын, әмма ятланган булгач, тигез килеп чыкты. Шулай да ул, тәгаен хаталанамдыр дипме, кәгазе кисәгендәге язуына ике тапкыр карап-карап алды. Данлыклы драматург: — Мин бу сорауны көткән идем!— дип, сөенеп җавап бирүгә кереште. Аның янындагы мөгаллимәнең шатлыгы эченә сыймады. Шулкадәр куанды ки, хәтта лампа утлары да ул мизгелдә аның балкышы белән чагыштырганда сүрәнләнеп калгандай тоелдылар. Бер дә куркырлык түгел икән, сорауларын өйрәнеп алган ханымнар бер-бер артлы күтәрелә, җавап та ишетмәс борын рәхмәт әйтеп утыра тордылар. Һәм менә алар да беттеләр. Туфан Миңнуллин чал кергән һәм кыска итеп кистерелгән чәченнән, ыспай мыегыннан һәм күркәм йөзеннән хезмәт эсселеге аркасында чыккан тирләрен кулъяулыгына сөртеп алды. Ул инде үзенең агач эшләренә дә осталыкларын, балаларын һәм оныкларын да татарча тәрбияләүләрен — һәммәсен-һәммәсен сөйләп бирергә өлгергән иде. Шушында йомгаклауга ирешсәләр дә була, югыйсә. Әмма кирәк бит, андый вакытта көтелмәгән сорау белән кузгалучылар да табыла шул ул. — Менә торып басыйм әле әүвәле,— дип күтәрелеп, аннары тамак кырып сүзен башлады түрдәге рәтләрнең уң тарафында утырган бер төркем яулыклы апалар арасыннан мөхтәрәм ханым.— Менә, Туфан, абый дип әйтсәм, без кормалар бугай?.. Аңа әлеге дә баягы мөгаллимә куанып ярдәмгә ашыкты һәм: — Әфәнде!— дип, данлыклы драматургка ихластан елмайган йөзен күрсәтеп алды. — Әйе-әйе, Туфан әфәнде бит әле... Менә Туфан әфәнде, сезнең шул Әлдермешегезне әйтәм... Мөгаллимә тагын ярдәмгә ашыкты: — Әлмәндәр карт,— диде.— Әлмәндәр карт!.. — Әйе шул, сеңлем, мин дә Әлдермеш картны әйтәм... Бу юлы аның ялгышын мөгаллимә җиңел генә уздырып җибәрде, әйтергә теләгән сүзен йотарга өлгерде. Яулыклы ханым сөйләвендә булды: — Бер үзе генә ничә төрле гөнаһлар эшләп йөри. Ничек була инде ул? Күрше авылга хәмер күтәреп барып... Аны үз янындагылардан кемдер төзәтте булырга кирәк, ул шунда ук: — Ә, әйе бит әле,— диде.— Әчегән бал күтәреп барып, ачы бал — исерткеч инде ул, барыбер хәрәм. Аны эчеп, урысча җырлап, фәрештәне аздырып... Кемне бит әле, фәрештәне, үлем фәрештәсен, Әҗәлетдинне! Менә шуны да эчәргә өйрәтә. Бусы нәрсә инде? Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|