ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
КАЙНАР АКЫЛ, САЛКЫН КАН 48 страницаМинистр, өстәл артыннан торып, инде кузгалырга өлгергән Айгөл Җәүдәтовна янына килде. Аны үз итеп җилкәсеннән алды: — Уңышлар, бары тик уңышлар сезгә!— диде, ни өчендер бу юлы бездән сезгә күчеп, гүяки, хата булырлык икән, гаепне үзегездән күрерсез дияргә теләп. Шулай да үз итеп коры һәм хиссез ярым кочагында тотты. Аннары ханымны азат итте, кулын кысып саубуллашты: — Уңышлар сезгә! — Рәхмәт!— диде Айгөл Җәүдәтовна һәм министрның озын, олы кабинеты буйлап җәелгән кызыл келәмнән ишеккә таба юнәлде. Артыннан нәрсәдер әйтеп калырлар сыман иде. Ишек тоткасына үрелгәндә һәм чыга барганында ханым күз чите белән генә министрның калын имән өстәл ягына карашын ташлап алды. Бу кызыксынуыннан йөзенә алсулык йөгергәнен тойды. Министр инде телефон трубкасын күтәргән, кемгәдер: — Җаным!— дип эндәшергә өлгергән, үзе белән Мәскәүгә очарга теләге юкмы икәнлеген белешеп маташа иде. Боларын колак читенә элеп, Айгөл Җәүдәтовна чыгып китте һәм: “Бозаулар боз ялаганда, сыерлар су эчә!”— дип уйлап алды. Бу дөньяда һәр кошның үз очар биеклеге бар шул! Вокзал кассалары янында кешеләрнең азлыгы үзе бер сөенеч булды. Айгөл Җәүдәтовна өенә гадәттәгедән иртәрәк кайтып керде. Балалары аның командировкага Мәскәүгә китәсен инде белә иделәр. — Өч көннән кайтырсыңмы?— дип сорады Динә. — Тырышырмын!— диде әнисе. — Миңа нәрсә алып кайтырсың? — Җаның ни тели? — Тизрәк кайтуыңны! Динәсен Айгөл Җәүдәтовна кысып кочаклап алды: — Рәхмәт, кызым! Рәхмәт, кызым!.. Акыллым минем!— диде. Ул үзенең бу дөньяда әле бер бөртек кадәрле генә булса да кадере барлыгын тойды, күңеле йомшарып алды. Әмма шунда ук җитдиләнеп, киемен алыштыру өчен бүлмәсенә кереп китте. Әнисе пешергән ашның тәме борынын кытыкларга өлгерде. Дилбәр дә өйдә иде, әбисенә ярдәмгә җитешеп, үзара тыныч кына сөйләшкәләп алганнары ишетелде. Ул арада Айгөл Җәүдәтовна да аш өстәле янына килеп утырды. Бигрәк тә Динәнең күңеле шат иде. Ул хәтта, әбисеннән өйрәнгән ахрысы, такмаклап алды: — Чәй эчәбез дүртәүләп: әби, апам, әнием — сыйланабыз бик тәмләп һәм мин — Динә! Бик алай ук шигъри барып чыкмаса да барысына да кызыклы булып китте. Көлештеләр... Кичке аштан соң Айгөл Җәүдәтовна юл чемоданын тутырды. Балалары үз бүлмәләренә дәрес хәзерләргә, китапларын укырга кереп киттеләр. Хафизә Камиловна телевизор карарга зал ягына чыкты. Бер каналдан икенчесенә күчә торгач, күңеленә хуш килердәй тапшыруны карый башлады. Айгөл Җәүдәтовна ире Салават Наиловичның шалтыратмавын исенә төшерде һәм, димәк, барысы да яхшыдыр дип уйлап куйды. Начар хәбәр генә ул тиз йөрүчән, куанычлысы бик алай ашыга белми шул. Айгөл Җәүдәтовнаның чемоданы шыгрым тулды. Бу кадәр киемне ул бер айда да, Казанда булса, киенеп бетерә алмый, ә Мәскәүдә кирәге чыгар төсле. Шулай да мондый йөкне сөйрәп йөрүе уңайсыз булачагын уйлап, чемоданын бушатырга ниятләде. Ахырда костюмын, йокы халатын, алмашка ак кофтасын, яхшы йон күлмәген, бәлки киелер әле дип тагын бер кичке затлы пинжәген алмакчы иде, шифоньерына аны кире элде. Болардан тыш кием-салымнардан калган берничә вак-төякне сайлады. Юл чемоданы җиңел һәм уңай булып калды. Кирәкле папкасын, бәлки укырга туры килер дип тумбочкасы өстенә кайтарып куйган, әмма ачып та карамаган, авторы да колакка-күзгә чалынмаган мәхәббәт романы китабын да киемнәре янына куйды. Онытмавын тикшереп, күңеле аша һәммә кирәк-яракны уздырды, барысы да тәртиптә иде. Зал ягына чыкты. — Әни, нинди кино карыйсың?— дип сорады. Телевизордан очкычта сөйләшеп баручыларны күрсәтә иделәр. Хафизә Камиловна: — Әйдә, кызым, утыр, яхшы кино бара!— диде. — Башланды гынамы?— дип тагын кызыксынды Айгөл Җәүдәтовна. Телевизорда күрсәтелә торган очкыч зәп-зәңгәр океан өстеннән оча иде. Менә читтә генә бер утрау күренде. Ул да түгел, текә яр өстендә мәһабәт кирмән пәйда булды. — Алланың рәхмәте, кайтып җиттеләр!— диде әнисе, телевизордан аерылырга теләмичә.— Мең бәлаләрне узып! — Кино гына бит ул, әни,— диде кызы, Хафизә Камиловнаның балаларча ышанып тамаша кылуына сокланып. — Бетә бугай инде,— диде әнисе, аның әйткәннәрен әллә ишетмичә, әллә үзенчә аңлап. Айгөл Җәүдәтовна тагын чемоданы янына чыгып китте. Нигәдер көзгегә күзе төшеп, үзенең чәчләре, йөзе гүзәллегенә, тәненең матурлыгына, гәүдәсенең затлылыгына игътибар итеп алды. Әмма аның бу күркәмлекләре кемгә кирәк? Шунда ук ире Салават Наилович, кичә теләгенә буйсындырырга маташкан һәм, әгәр уңае килсә, һичшиксез үз дигәненә ирешү өчен бөтен булдыклылыгын сарыф итми калмаячак Хәлим Халикович та күз алдына килеп, ханым ничектер ятсынып куйды, тәне буйлап суык йөгерде. Чишелеп, җилкәсеннән төшерелә барган халатын тизрәк тәненә ябып, билбавын кысып бәйләде. Аннары тиз-тиз чемоданын япты, бикләде, читкә алып куйды. Урынын җәйде. Залга кабат чыкты. — Әни, син бездә кунасың бит инде!— диде.— Иртәгә балаларны да мәктәпкә озатасың була, мине дә! — Ә, кызым?— дип сорады Хафизә Камиловна, телевизордагы бүтән бер киноны тамаша кылуыннан аерыла алмыйча.— Мин анда юлыңа ризык әзерләп куйган идем. Әйдәле, савытларга тутырасыңмы?— Шунда урыныннан купты, кухня ягына кызын ияртеп чыгып китте һәм табак-кастрюльләрне ачып күрсәтә башлады. Айгөл Җәүдәтовнаның коты очты: — Бу кадәрле ризыкны мин ничек ашап бетерергә тиеш инде?— дип аптырап калды. — Юлда кирәге чыга аларның. Ашала ул!— диде әнисе һәм аларны пакетларга тутыра ук башлады. — Әни, иртән карарбыз, калдырып торыйк,— дип үтенде кызы. — Ярар алайса,— диде әнисе дә. Һәммәсен әүвәлгечә калдырып, яңадан зал ягына чыктылар. Ул арада Хафизә Камиловнаның сөеп карап утырган бу киносы да тәмамланырга өлгергән, сүз тегермәнен әйләндерүгә корылган телевизион тапшыру башланып киткән иде. Әнисе бу хәлгә бераз уфтанып алды. Бусын яратмыйча, икенче, өченче, дүртенче һәм шулай унлап каналны рәттән йөреп чыкты. Күңелләренә хуш килер тапшыруны икесе дә тапмадылар. Алар өчен телевизорның кызыгы бетте. — Мин килеп утырган саен шулай була,— диде Айгөл Җәүдәтовна, әнисе алдында зарланып.— Нишлисең, бәхетеңне сыер сөзгәч! Әмма әнисе Хафизә Камиловна кызының болай шаяртуын кабул итәргә теләмәде. — Алай әйтергә ярамый, кызым,— диде.— Бәхетсезлекне чакырып китерү була ул! Әстәгъфируллаһ, диген! Аллаһ сакласын! — Тфү-тфү!— дип төкеренде кызы Айгөл Җәүдәтовна да.— Әгузе биллаһ, Аллаһ сакласын! Әмма әнисенең күңеле кузгалырга өлгергән иде инде. Ул аның белән генә тынычланып кала алмады: — Теге нәгъләтнең күренгәне бармы соң?— дип сорады. — Кемнең ул?— дип аптырады кызы. Әмма сүз төбенең асылын ул яхшы аңлады, сер генә бирәсе килмәде. — Кем икәнлеген әйтмисең бит, яшерәсең,— диде Хафизә Камиловна, ачулангандай итеп. Айгөл Җәүдәтовна эндәшми калу ягында иде. Әмма әнисенең сүз арбасы аның ялгыз каендай калган күңеленең сүрүенә тиеп узды. Ничек ак каенның тузы каезланып ташланса һәм шул урыннан кызарып суы чыкса, Айгөл Җәүдәтовнаның да бәгыренә кан саугандай булды. Иртәнге хәле кабатланды, җаны өзелеп китеп, күзләреннән яшь энҗеләре тәгәрәштеләр. Ул, аларны сиздерергә теләмичә, әнисеннән читкә карады. Әмма анадан баланың яшереп калдырыр сере була димени? Бигрәк тә Хафизә Камиловнадан. — Оныт инде син аны!— дип сөйләүгә күчте әнисе.— Оныт... Булган... Беткән! Әмма теленнән ялгыш кына егылып төшкән шушы “булган, беткән” сүзләре аның үзен дә сагайтып калдырдылар. Тизрәк бу уеннан котылырга теләп: — Әллә чыннан да арагызда берәр нәрсә булдымы?— дип сорады. Менә хәзер аңа кызы: “Юк, әни, ни сөйлисең!”— дип ачуланып әйтер, шуның белән күңеле дә утырыр сыман иде. Әмма Айгөл Җәүдәтовна: — Булды шул!— диде дә йөзен учлары белән каплады, креслода утырган җирендә, аякларын тезләренә җыеп, сиздермәскә тырышып елап җибәрде. Бу сүзләргә, бу тамашага хәйран иткән әнисе хәлсез калды. Ни ачуланырга, ни кызына кушылып сыктарга белмәде. Аңа акылы, күңеле, тормыш тәҗрибәсе эндәшми торырга һәркайсы бердәм киңәш иттеләр. Язгы ташыган сулар да көннәрнең берендә агып китеп бетүчән, ярларыннан чыккан елгалар да үзәннәренә кире кайтучан, күз яше үзе генә күл дә була алмый, инеш тә. Хәер, ни зур күлләр дә кибәләр, инешләр дә корыйлар. Әмма әйтүе генә җиңел... Айгөл Җәүдәтовна борын төбендә генә ниндидер саф, изге ис барын тойды. Елавыннан арынып, аны эзләп учларын ачты. Ис югалды. Яңадан йөзен учлары белән каплады. Ис кабат кайтты. Шунда гына учларына буялган күз яшьләрен күрде ул. Сихри ис менә шулардан килә иде. Саф һәм изге, гүяки җәннәт иседер кебек. Шунда ханымның күңеле балкып алды: бу бит аның исе, аныкы — фәрештәсенеке! Айгөл Җәүдәтовна җанының тынычланып калуын тойды. Әмма әнисе, нәкъ менә шундый хәлен көтеп алгандай, сораулары артыннан сорауларын яудырырга тотынды: — Кем соң ул юньсез кеше?— диде, гүяки шуның белән бөтен нәрсәнең үзгәрүен өмет иткәндәй. — Белмим!— дип җавап бирде аңа кызы. Аның болай әйтүе бик сәер иде. — Ничек инде белмисең? — Белмим! — Нәрсәсе белән күңелеңне яулады соң? — Белмим! — Буе озынмы?— диде әнисе, тәмам аптырашта калып. Шунда гына кызы аңлаешлы итеп җавап бирде: — Юк! — Юк?— дип хәйран итте ана.— Матурмы соң? — Юк! Кызының бу җавабы аны тагын да аптырашка салды. Сәерсенеп: — Баймы соң, ичмасам?— диде. Ул бу юлы булса да уңай җавап алырга өметләнгән иде. Әмма кызы: — Юк!— диде. — Матур да түгел, бай да түгел... Аңламыйм! Бәлки танылган кешедер? — Юк!— диде бу юлы да кызы. Инде ачуы кабара барган ана, тынычлана алмыйча: — Врачка күрендеңме соң? Балага узган булсаң?— дип, тавышын күтәрә төшеп сорады. Әмма кызы бары тик: — Белмим,— дип, аны тагын да хәйрангарак калдырды. Әнисе инде чыгырыннан чыкты: — Телефоны ничек? Кайда яши? Хәзер акылга утыртам мин аны. Гаиләсе бармы?— дип янауга күчте. — Белмим,— диде бу юлы да әнисе. — Ямьсез, фәкыйрь, бер гарип-гораба өчен шулай күз яшенә чумып утыралар димени?— Хафизә Камиловна инде тавышлануга күчкән иде. Кызы: — Нигә алай булсын? Фәрештә ул, әни! Фәрештә!— дип әйтеп куйгач, бөтенләй дә коелып төште. — Ничек инде фәрештә?— диде ул бераздан, тавышында ни йомшара, ни усаллана алмыйча.— Әллә саташтыңмы, кызым? Фәрештәләр азгын булалар димени? — Нишләп ул азгын? Ул түгел, мин үзем аны юлыннан яздырдым, әни! Аның чибәрлеге, аның акылы, аның сафлыгы алдында сабырлыгымны югалттым... Белмим, ничек шулай булгандыр? Гомеремдә дә андый хисне татыганым булмады. Аны бер үбү, бер кочу, бер ярату өчен җанымны да кызгана алмадым!— Кызы тагын да дулкынланды, күз төпләрендә инде кипшергән яшьләре кабат терелделәр.— Аңа җанымны да өзеп бирә алыр идем. Яулап алдым диярлек мин аны. Үземнеке итәсем килү, ярату, сөю хисем мәңге алай булганы юк иде! Хафизә Камиловнаның авызы ачылып калды, йөзендәге өлкәннәргә хас җыерчыклары язылып бетте, агарган чәчләре карала башлаган кебек тоелдылар. Ул шушы сүзләрне ишетүдән башка да хәйран иде, инде шаклар катты. Бу мизгелдә Айгөл Җәүдәтовна кинәт кенә Хәлим Халикович хакында уйлап куйды. Бу кеше аңа ят, чирканчык булып тоелды. Хәтта тәне ятсынып алды. Бар курыкканы — Хәлим Халиковичның аны эзләп кабат килүе, аптыратып бетерүе, теңкәсен корытачагы иде. Нигә соң ул аңа хисләрен иреккә куярга мөмкинчелек бирде? Шунда яңагына суккан булса, хәзер аннан куркып утырмас та иде. Ярый әле аның тоттырып киткән визиткасын мәктәпкә керешли чүплек савытына ташлап калдырды. Айгөл Җәүдәтовнада бу эше Хәлим Халиковичтан котылганлык тойгысын уяткан иде. Ул шуның белән тынычланды. Әнисе Хафизә Камиловна гына хәйран итүеннән кайта алмыйча интегә торды. Телефон шалтырады. Аның сузып-сузып тавыш бирүе элемтәнең башка шәһәрдән булуын аңлата иде. Айгөл Җәүдәтовна ашыкмыйча гына телефон трубкасын күтәрде. — Әйе, Салават,— диде,— Берәр атнага каласың?.. Әйе, әнине чакырдым! Хәлләр ничек соң? Ярар, яхшы булгач!.. Ничек исеңә төштек әле? Иренең сүзләрен озак, эндәшми тыңлап торды. Тагын килеште, хушлашты. Телефоннан аерылды. Трубкасын урынына куйды. Үзенең Мәскәүгә китәсен исенә алды. Әйтеп тормавы өчен әнисе алдында акланып: — Командировкага баруымны әйтмәдем инде, борчылмасын!— дип, тыныч кына сөйләп алды. Аннары: — Соң инде, йокларга вакыттыр!— диде, балалары ягына чыкты. Алар әбиләренең аһ оруларын, ачулы тавышларын ишеткәннәр иде булырга кирәк, әниләренә куркышып карап куйдылар. — Дәресләрегезне хәзерләдегезме?— дип сорады Айгөл Җәүдәтовна алардан, рәсемле журналлар актарып утырганнарын күреп. — Әллә кайчан инде!— диде Динә, ә Дилбәр бер сүз дә әйтмәде. — Йокларга вакыт, урыннарыгызны җәегез!— диде әниләре. Әмма Динәсе сорамыйча кала алмады: — Дәү әни кемне ачуланды? Нигә алай кычкырды? — Кызын ачуланды!— диде җавабында Айгөл Җәүдәтовна.— Без, әниләр, шулай инде, балаларыбызны орышып кына торабыз... Урыннарыгызны җәеп ятыгыз! Алар аның әмеренә шунда ук буйсындылар, чәчелгән журналларын да үзләре белеп җыя башладылар. Айгөл Җәүдәтовна залга әнисе янына чыкты. Ул һаман да хәйран хәлендә утыра иде. Кызы аңардан: — Диванга җәяргәме?— дип сорады.— Йоклыйк инде! — Юк, үзем җәярмен,— диде әнисе.— Иртәгә иртүк торасыбыз да бар. Син ята тор. Мин үземне үзем карармын! Айгөл Җәүдәтовна, килешеп, тыныч йокылар теләп, үз бүлмәсенә чыкты. Җәелгән урынына ятты. Аның күңеле сагышларыннан бушанып калган, әмма кәефе бөтенләй юк иде. Әнисе алдында хөрмәте түбәнәю турында уйларга теләмәде. Аның күңелендә бары тик ул гына, сөеклесе, соңарып килгән мәхәббәте, мәңгелек яра булырлык гыйшкы, затлы фәрештәсе генә җылылык чыганагы сыман нурланып торды. Ханымга аннан олы сихри рәхәтлек иңә барды. “Шалтыратачак әле ул миңа, шалтыратачак!— дип уйлады да уйлады Айгөл Җәүдәтовна.— Әлегә үзеннән оялып йөри торгандыр! Гөнаһка чумды бит, мескенкәем! Әүвәле көяр, аннары янып китәр! Кешенең табигате шундый инде. Башкача була алмый. Күрербез. Дөнья шулайрак инде ул. Нинди генә фәрештә сыйфат кешеләрне дә нәфселе адәм халәтенә төшерә. Ул гына гайре табигый була алмас. Шалтыратыр әле, эзләп килер, табар! Ә Айгөл Җәүдәтовнасы сабыр булыр, көтәр! Ай буе көткәнне, тагын берсен-икесен генә, хәтта еллар узса да, гомер бакый, мәңге көтәр... Хәер, алай ук чиксезлеккә дә калмас... Ояты очкыныннан җан сүрүе көя башлаган икән, йөрәгенә дә ут кабынмый калмас. Бу — гыйшык уты, изге мәхәббәт учагы булыр!..” Айгөл Җәүдәтовна шушы өмет тулы уйлары белән эреп йокыга китте. Аңа инде рәхәт, бик рәхәт иде. Йөрәк учагы тәненә, җанына җылы биреп, тыныч кына янды да янды. Ул учак гүяки бөтен галәмдә бердәнбер иде, әлегә һичкемгә насыйп ителмәгән һәм тәтемәгән. Аңа чын мәхәббәт мөмкин, бик мөмкин бәрәкәт сыман тоелды. * * * Һәркемнең Кәгъбә ташы турында укыганы, бәхетлеләр хәтта аны барып күргәннәре һәм тотып караганнары да бар. Аны чем кара күмер кебек, диләр. Хәтеремдә шушы Кәгъбә ташы турында бер риваять яңарды. Ул әүвәле күкләр катында фәрештә булган икән. Аннары, кешеләргә мәхәббәте аркасында, җиргә атылган, аяк басарга өлгергәнче янып, бары тик кара күмергә калган хәлендә генә килеп төшкән, имеш. Күңелемдә шушы хәбәрләр яңарган саен, мин ул фәрештәне гашыйклар хәленә янәшә куям. Шунда гына мәхәббәтнең мәгънәсе аңлашыла сыман тоела башлый... Чәчәк базарына кергән идем, чем-кара гөлчәчәкләрне, ягъни кара розаларны күрдем. Ирексездән алар күз карашларымны яулап алдылар. Гүяки мәңгелекнең сере яшерелгән кебек иде аларда. Казан, 31.10.—18.11.04.
Э Ч Т Ә Л Е К
Сабирам сагышы. Хикәя.................. 3 Җиңгәчәйнең ике улы. Хикәя................ 4 Яшәеш казанышлары. Нәсер................. 6 Хабрай абзый алмасы, яки Сәгыя апагыз мае. Хикәя......... 8 Марҗа яме. Хикәя.................... 10 Юксыну. Нәсер..................... 28 Вәгъдә — иман. Хикәя.................. 31 Минем сезгә соравым бар. Хикәя............... 36 Сабакташлар китә армиягә. Хикәя............... 39 Сөекле “Ак барс”. Хикәя.................. 42 Кәримәкәй җанашым. Хикәя................ 44 Тирбәнчек боз. Хикәя.................. 45 Башкала. Хикәя..................... 46 Тоз тәме. Хикәя..................... 48 Хәерле бабай. Хикәя................... 50 Аллаһы каһәре. Нәсер................... 52 Инша мәсьәләсе. Хикәя.................. 53 Хафалы чемодан. Хикәя.................. 55 Бабурның су краны. Хикәя................. 59 Зөләйха әбинең күңеле. Хикәя................ 61 Бөеклек бәяне. Хикәя................... 62 Ак канатлы бөркет баласы. Хикәя............... 63 Бакыр бозау артыннан. Хикәя................ 78 “Галәви тыкрыгы”. Хикәя................. 114 “Зөбәер куыклары”. Хикәя................. 116 Телефон хикмәте. Хикәя.................. 121 Татар мәсьәләсе. Хикәя.................. 124 Дүсем әүлиясе. Хикәя................... 128 Күңел чиге. Хикәя.................... 132 Профессор. Хикәя.................... 137 Чуртан. Хикәя..................... 140 Диңгез тоемында. Эссе.................. 142 “Интехбанк” ялкыны. Хикәя................. 147 Чемпион. Хикәя..................... 155 Хәсрәт кисмәге. Хикәя.................. 167 Милли чиргә дәва. Хикәя.................. 169 Ил күчерер сары бия. Хикәя................. 171 Тормыш бәясе. Хикәя................... 189 Җил җигү. Хикәя.................... 208 Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|