Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 66 страница




Шунда чәй кайнап чыкты, Солтанның күңеленә җылы йөгерде. Ахун Садриевич аңа кешеләргә хас көнчелек хакында, аның тормышта никадәр зыян китерүе, адәм балаларын бәхетсез ясавы, аларны харап итүе турында, үз гаиләсенә бәйле тәҗрибәсен, тирәсендә йөргән хәсис затлардан никадәр зыян күрүләрен бәйнә-бәйнә сөйләде дә сөйләде. Дошманнары аның кебек бөек затны да аямаганнары аңлашыла барды. Хәер, Солтан Җәләевич бу хакта үзе дә хәбәрдар иде.

 

Май аеның соңгы көннәренең берсе, ямьле кичке вакыт. Гомер узганы сизеләмени ул? Эһ бу язлар, хәтта тынгысыз шәһәр урамнарын да назга күмәсез. Кечкенә генә бакчаларда да, сай гына куаклыкларда да кошлар туе, бәхет тамашасы, чут-чут сайраулар!

Солтан маршрут автобусына утырып кайтырга чыкты. Тиздән ул отпускыга китәсе, ялга. Авылына кайтыр, печән чабар, бәлки, вакыты булса, су буена төшеп балык чирттерер! Июнь ахырлары, июль башлары гына җитсен!

Быелгы кыш үзе белән Ахун Садриевичны алып китте. Үзендә кара чир барын белгән, әмма әйтми йөргән. Дөрес, Солтан ул хакта озын телләрдән ишеткәләгән дә иде, тик ышанмады. Ахун Садриевич һаман да яхшы, шат күңелле сыйфатта үзен күрсәтте. Тик, барыбер, күзгә күренеп сулды. Теге килүеннән соң алар башка очрашмадылар да. Ахун Садриевич больницага керәсе барлыгын, чыккач, бергә күрешеп, республика җитәкчелегенә язган хатка җавап буенча эш башларга, планнарын тормышка ашырырга тотынырга тиеш иделәр. Әмма болар берсе дә насыйп булмады. Хәтта республика җитәкчелегеннән хуплау хаты да килмәде, бары тик Солтанны, министрга чакыртып, рәхәтләндереп бер “пешекләделәр” һәм шуның белән вәссәлам. Хыяллар челпәрәмә килеп ватылдылар.

Менә автобус Кремль яныннан үтеп бара. Солтан белә, анда әле эш кайный. Республиканың җитәкчелеге илнең бәхете өчен бүген дә кара төннән кара төнгә кадәр эшләячәк!

— Сәлам, Кәбиров!

Солтан утырган урыныннан торып күреште. Автобуска әле яңа гына, шушы Кремль тукталышында тарихчы, элек данлыклы Түнтәр авылында мәктәп директоры булып эшләп алган, сөйләүләренә караганда, кем беләндер телгә килеп, монда, Казанга киткән, аспирантура бетереп, Тарих институтында эшләп йөрүче Шаһидуллин икән.

— Сәлам, әлбәттә!

— Әмма мин синең белән исәнләшергә теләмәгән дә идем әле, иптәш директор!— дип мыскыллы итеп сөйләнә башлады ул.

Аның авызыннан сасы аракы исе килүдән чыгып, исергән һәм шул сәбәпле әллә кемгә әверелгәнен уйларга мөмкин иде. Моны Солтан шунда ук аңлап алды. Шуңа күрә җавап итеп бер сүз дә кайтарып әйтергә теләмәде. Әмма аптырашта калуын йөзеннән яшерә алмады.

— Карама миңа, чын дөресен әйтәм! Синме инде директор булырга лаеклы кеше!— диде Шаһидуллин.— Курыкмыйм мин синнән һәм турысын әйтәм! Син бит, Кәбиров, нуль, беркем түгел! Ни фәндә, ни тормышта! Синең кебекләрне без тарих чүплегенә төртеп төшерергә, шунда олактырырга тиешбез!

Ул теле нәрсә сөйләгәнен белә идеме, юкмы — аңлашылмады. Нәрсә ярамаган аңарга? Бер вакытта да юллары кисешкәне булмады, югыйсә. Хәтта юньле-башлы танышлар да түгел бит алар. Дөрес, Кәбиров аны күреп, гайбәтләрен ишеткәләп алгалады. Әмма мондый да мәгънәсез, ахмак, җитмәсә бинахак сөйләшә торган кеше дип күз алдына да китергәне юк иде.

Солтан шунда Шаһидуллинны, якалап алып, идәнгә тондыра ала иде инде. Әмма алай эшләмәде. “Аллаһы тәгалә алдында бу сүзләре өчен каты җавап табачак инде бу!”— дип уйлап, үзен тынычландырырга тырышты. Хәзер инде ул көнчеләрнең мыскыллауларына хәйран итми башлады кебек. Мондый сүзләргә күнегеп җиткән кеше буларак, моңарга да:

— Әйе, мин сезнең белән килешәм, Шаһидуллин әфәнде!— диде.

Нәкъ шушы сүзләрне көткән шикелле бу исерек “галим” утыргычка сеңде, шәһәрнең маршрут автобусы иске күн итек табаны кебек шыгыр-шыгыр килеп кайта бирде. Сөйләшүгә шаһит булган кешеләр вакыт-вакыт Солтанга карап алгаладылар. Алар таныйлармы-юкмы — барыбер иде Кәбировка. Аны бары тик элеккеге таныш-белешләренең көнчелеге, үзләрен әллә кемгә куеп, башкаларны таптап китәргә теләүләре генә хәйран итә иде. Нигә алар шушылай кыланалар? Әллә чыннан да Солтан зур дәрәҗәләргә лаеклы түгелме, булдыксыз, мескен кешеме? Әллә инде кемнәрдер махсус, юри шушындый сүзләр тараталар, ә бу, менә бу танышлары кебек ахмаклар, шуларны җыеп, авызларында гайбәт сагызы урынына чәйнәп йөриләрме?

Тиздән Шаһидуллин йокымсырап киткән җиреннән аңына килде, башын күтәреп, аптыраган кыяфәттә кинәт-кинәт алан-йолан каранды да:

— Без кайда әле?— дип сорады, аннары:— Аһа, белдек!— диде дә чираттагы тукталышта автобустан төшеп калды. Ул гүяки монда махсус, Солтанның бәгыренә агулы ук кадар өчен утырган иде. Нишләтәсең, үз эшен башкарды, теләгенә иреште. Хәзер тантана итә һәм бии торгандыр инде!

Менә шунда гына Солтан үз тирәсендәге вак җаннарның никадәр оятсыз, зәһәр чебен-черки, чиркандыргыч таракан һәм кандала кебек мыжгып чабышуларын, кулларыннан килсә, чәйнәп ташларга әзер булуларын, шундый һәркемнең мин-минлек белән кочаклашып һәм исерешеп яшәвен аңлап алды. Аңарга Ахун Садриевич дөрес әйткән теге вакытта, таныш-белешләре, хәтта дуслары да аның Әдәби музейга директор итеп куелуыннан бик каты көнләшкәннәр, дошманнары чыдый алмас дәрәҗәгә килгәннәр. Дөрес, шушындыйрак хәлләргә тармагаем дип шикләнгән, хәтта көткән иде ул моны үзе дә, әмма болай ук булачакларын башына да китерә алмаган иде. Ә кешеләр аны телләренең сандалына салып бик яхшылап чүкеделәр, кулларыннан килсә, хәтта чәйнәп ташларлар иде. Хәзер ул аларны санга алсынмы, хөрмәт итсенме?

Юк, ярамый! Ташка таш белән ыргыту килешмәс, ташка аш белән, яманга яхшылык белән, усалга изгелек белән җавап кайтаруың дөрес булыр. Әлбәттә алар аны бүген дә, иртәгә дә аңламаслар. Әмма барыбер дә бөек намус көне килә ул, әлегә кемгә дә килми калмаган! Анда йөрәкләре ничек гайрәтләнер, көнчелекләре ничек Шайтанга әверелеп биетер — алар үзләре күрерләр! Әйе, әүвәле танымаганга сабышырлар, очраганда урап узарлар. Аннары күзеңә күренергә тагын да ныграк оялырлар, телләреннән сүз, башларыннан акыл китәр! Ул көн килер, килми калмас!

Эһ, алай гына булса иде дә ул! Тик менә Наил Фатыйховичның, җитәкчесенең, Солтан Кәбировка, шушы бәлаләргә тарган укучысына көтмәгәндә зәһәр сүзләр белән ташлануы белән нәрсә эшләргә? Болай булыр дип башка да кертергә мөмкин түгел иде бит!

Солтан аны ул көнне бөтенләй аңламады. Хәтта бүлектәге галимнәр, Кәбировны бүген чәйнәп ташларга җыенучылар да, профессорның кинәт шулай шашынуын аңлый алмадылар.

Алдан сөйләшенгәнчә, Солтан Җәләевич бүлеккә үзенең монографиясенең план-проспектын китерде. Инде язылып бетеп килә торган хезмәтенә аны төзүе әллә ни авыр булмады. Наил Фатыйхович ул көнне кабинетында юк иде. Солтан аны көтте-көтте дә, инде вакыты чыккач, план-проспектын берничә нөсхәдә Сабир Кәшфиевичта калдырып чыкты. Алар эш турында, тормыш-гаилә хакында сөйләшеп утырудан узмадылар. Сабир Кәшфиевич фәнни эшкә дә вакыт каламы-юкмы икәнлеге белән кызыксынды. Солтан аңарга башкача яши алмаганлыгын сөйләде. Хәтта чәй дә эчеп алдылар әле. Ә Наил Фатыйхович килмәде дә килмәде. Солтан китеп барырга мәҗбүр булды.

Бер айдан соң гына билгеле булды, план-проспектын тикшерүне марттагы утырышка гына куйганнар булып чыкты. Әлегә вакыт шактый күп иде. Ике айга якын. Солтан бары тик Сабир Кәшфиевичтан гына хезмәтенә карата мөнәсәбәтен белешергә булды. Ул аңа:

— Алтылы да куеп була, әгәр дә андый билге булса!— диде.— Бик зур килеп чыккан, шактый тирән төшәргә уйлыйсыз, бездән хәер-фатиха!

Солтан мондый бәяләмәгә бик шат иде. Сабир Кәшфиевич әгәр дә алай дип әйткән икән, ул инде фикерен үзгәртергә кыймас! Ә бәлки чыннан монографиясенең план-проспекты аңарга охшагандыр? Наил Фатыйхович белән дә киңәшми калмаганнар инде, анысы. Димәк, фараз кылырга мөмкин, бу әйтелгән сүзләре аларның икесенә дә карый!

Боларны Солтан тиз генә уйлап алды да, күңеле шатлыкка күмелде. Әмма Наил Фатыйхович аның план-проспектын бүлектә тикшерергә куярга ашыкмады. Бер барып килгәнендә Сабир Кәшфиевичтан гайре әлегә һичбер галимнең дә укымаганлыгын белде. Исләевкә кереп, аның белән күрешәсе килмәгән иде. Сабир Кәшфиевич киңәш иткәч, аларның ишекләрен какмаска чарасы калмады. Ә анда Сәлим әфәнденең кечкенә генә бәйрәме икән. Солтан алар янына барып керде. Ни хикмәт, моңа кадәр берни булмагандай һәм араларыннан кара мәче узып китмәгәндәй каршы алдылар алар. Хәтта сый-хөрмәтләре янына да утырттылар. Сүзләре озынга сузылмасын дип ул алардан монографиясенең план-проспекты хакында сорады. Аларга нөсхәләрен биргәннәр икән, шушы көннәргә укырга җыенуларын әйттеләр.

Икенче көнне Солтанның эш кабинеты төбендә “Икан җәмгыяте” рәисе басып тора иде инде. Ул, сәламенә каршы төксе генә җавап алуына карамастан, сөйләшәсе сүзе барлыгы хакында җәелеп, тәмам авызын ерган хәлендә әйтте. Директор аны кабинетына дәште. “Икан җәмгыяте” рәисе, анда кергәч, креслога утырып алуга, мондагы затлылыкка хәйран итүен яшермичә алан-йолан каранды да, калыная барган корсагын угалап, ни сәбәпледер колбаса исе аңкып торган авызын сыпыра-сыпыра сөйли дә башлады:

— Мин әле монда эш белән йөри идем! Сезнең китапларыгызны безнең нәшриятыбыз бастырып чыгарырга уйлаган иде!— диде ул, Солтанны аптырашта калдырып.

— Ничек инде?— диде аңарга директор, хәйран итеп.— Сез бит газетагызда ул хезмәтләремне тозлап-борычлап, әшәкеләп һәм мыскыллап язып чыккан идегез. Хәзер ничек кирәкләре чыкты әле?

— Тарихи хата җибәргәнбез!— диде “Икан җәмгыяте” рәисе, исе дә китмичә, шулай да тар һәм озын, төз борынын шунда гүяки Солтанның тәненә черки кебек батырырга теләгәндәй алга таба сузып. Аның бер туктаусыз иреннәрен ялаштырып куюлары бик тә сәер хәл иде. Кыяфәтендә һәм тынында мондый билгеләр булган кешеләрнең комсыз адәмнәрдән икәнлеген фаразлау Солтанга әллә ни авыр булмады. Әмма рәиснең тарихи хата турында сүз әйтүе хәтерен күбрәк борчыды. Шуңа күрә дә ул:

— Нинди хата?— дип, гаҗәпләнүен белдерми кала алмады. Ул колаклары ишеткән бу сүзләргә ышанырга теләмәгәндәй иде. Өнсез калгандай, һаман шушы “бөек рәис”нең күзләренә карап утыра бирде. “Алары чытык та, кара да икән моның!”— дип уйларга өлгерде.

— Тарихи хатаны төзәтергә булдык? — “Икан җәмгыяте” рәисенә бу юлы шушы сүзләрне әйтү кыен да, уңайсыз да кебек тоелды. Ул, башын иеп, гүяки күзләрен култык астына яшерергә теләде.

Солтан уйга бирелде. Аңа бу хәл аңлашылып җитми иде. Шулай да башка нәрсәләр хакында фикер йөртеп өлгерде: соңгы вакытларда аның хезмәтләрен төрле нәширләр рәхәтләнеп урладылар, исемен дә күрсәтеп тормастан китап та итеп, мәкаләләр рәвешләрендә бүлгәләп тә бастырып, шактый акчалар эшләделәр. Әнә берсе Идел буенда хәтта зур коттедж салган иде. Бер генә кирпече мәгәрем Солтаннан урланган икән, димәк анда аның да өлеше бар! Бу да шушы уй белән йөри инде. Гонорарсыз гына бастырып чыгармакчы. Хәйләсен дә тапкан, тарихи хатасын төзәтмәкче, имеш! Менә бит ул ничек!

— Бушка гына бастырып алу инде исәбегез, әйеме?— диде шунда Солтан, рәиснең тел төбен тәмам аңлап җиткәнлегенә ышанып.

— Гонорар түләргә мөмкинлегебез юк!— дигән сүзләрне ишетәчәген дә белә иде. “Икан җәмгыяте” рәисе аларны бик рәхәтләнеп әйтте. Хәтта:— Әйтеп тормыйча гына бастырып чыгарырга, сатарга мөмкин идек, башкалар кебек,— дип тә тезеп китте, Солтанны тагын да шаккаттырып.

— Белми дә кала идегез!— диде ул бераздан, бернинди җавап ишетмәвенә аптырап та тормыйча.

“Икан җәмгыяте” рәисе нигәдер үзен иманлы, намуслы итеп күрсәтергә җыенган иде. Солтан Җәләевич аның ниятен аңлады. Үтенечен дә кабул итәргә булды. Әмма ачуы кайнарланып килә торды. Шушы рәис әфәндегә “үзеңне “Волга” машинасында йөртәләр хәзер, бер-бер артлы ничә фатир сатып алдың, каян кеше хакын түләргә мөмкинлек калсын әле” дип, озын борынлы күркәм йөзенә бәреп әйтмәкче иде дә, белмәмешкә сабышуны хәерлегә санады. Күңелен тынычландырырга тырышты. Аңа бу вакытта, шушы рәис белән сөйләшеп утыруга караганда, шашынган хисләрен басып тоту, үз йөрәген сабырлыкка өндәү мең мәртәбә газаплырак эш кебек тоелды.

— Безнең бит эшләр күп, чыгымнар зур! Аңлагыз! Мәдрәсә тотабыз, укытучыларына түлисебез бар. Мәчет яңарту эше белән янып йөрибез!..

“Икан җәмгыяте” рәисе үзен бик акыллыга һәм булдыклыга саный, Солтан кебек кешеләрне дә баш аша гына чөя, алдый алам дип үзенә бик ышанган шәхесләрдән икәнлеген яшерми сыман тоелды. Әнә сүзләре, шушыңа дәлил түгелләрме соң?

Кәбиров бу әфәнде белән күптән таныш, ул вакытта ук аңа ышанмый иде, хәзер дә күңел баглый алмый. Бу адәм актыгы, дин исеме белән йөреп, аңарга күпме зыян салганлыгын, халык алдында ничек мыскыл итүләрен хәтерләми идеме? Әүвәле Солтанның хезмәтләрен хурлауны, мыскыллауны оештырды, инде башка төрле фикергә килгәнме? Әллә бу тарихи хата төзәтү хакындагы сүзләре чираттагы ялганы гынамы? Бер мәртәбә сине “кәкре каен”га терәткән кешегә икенче тапкыр ышанырга мөмкинме соң? Әллә акча кешеләрне шулай тилертәме? Кемнең теләген үтәгән, хәзер кайсы “заказчы”ның теләген тормышка ашырмакчы? Бүгенге сүзләре байлык артыннан кууына дәлил итсә, кичәгеләре, хурлап яздырулары шул ук акча белән бәйле түгел дисеңме? Кешенең асылы бүген-иртәгә генә үзгәрәме, әллә юкмы? Кем бу адәм актыгы, нинди тояклыдан, нинди койрыклыдан?

— Аңлагыз! Мин үзем аларны бастырып чыгарту ягында! Халыкка таралырга тиешле алар! Сорап-сорап килүчеләр дә бар!— диде рәис, бер дә ятсынып тормыйча. “Икан” газетасында Солтанга каршы оештырган “погромы”ннан соң монда килеп керүе үк оятсызлык иде, югыйсә, инде алдап утыруы бөтенләй хәйран итәрлек!

“Бу тиз генә акча эшләп алмакчы инде! Аңлашыла!— диде Солтан, үз күңелен тынычландыра-тынычландыра фәлсәфә корып.— Әмма минем үземнән, аның кебек китап бастырып, сатып җибәрә алучы чыкмаячак. Бу яктан булдыксыз син, Җәләевич, эшлекле түгел! Ә бу намусын югалткан адәм аны булдырачак, бердән ун бәя ясаячак! Нишлисең, хәзер заман менә шушындый кешеләр кулында! Базар дәвере диләрме? Юктыр, кыргыйлар дәвере дисәләр, дөресрәктер. Кем булдыра, шул талый. Намуслылар, оят белеп, шул ялгыз намусларын кочкан хәлләрендә мескенлектә торып кала бирәләр. Аларны менә мондый кешеләр, “Икан җәмгыяте” рәисе, башкалары, мыскыллы сүзләр белән таптап, юашлар, булдыксызлар, ахмаклар дип атыйлар инде, үзләренең комсызлыгын, хайванлыгын Аллаһы биргән өлеш, акыллылык билгесе саныйлар. Аңлашыла!”

Солтан шулар хакында уйланып алды. Әгәр дә хәзер аркылы төшсә, алга таба бу адәм актыгы аңа каршы тагын әллә нәрсәләр китереп чыгарырга мөмкин иде. Монысы да бар бит әле аның! Янәшәсендә, артында-алдында кемнәр торганлыгын да белгән юк! Теләсә кемгә җәмгыять оештырырга, газета ачарга, типография булдырырга, фатирлар сатып баерга, түләүле мәдрәсә тотарга рөхсәт бирәләрме соң әле? Әллә хөкүмәт абзагызны шушы кадәр ахмак, үлчәми генә кисә торган кайчы дип белдегезме?

Ә бәлки?..

Җавап бирергә әлегә иртәрәк иде. “Икан җәмгыяте” рәисе исә әллә кайларга кереп китте, авылларда, шәһәрләрдә төзелә торган мәчетләр, аларга акча кирәклек кебек мәсьәләләрне кузгатты. Имеш, барчасын да бары ул һәм аның тырышлыгы аркасында гына төзеп, торгызып киләләр икән.

Боларының дөреслеген Солтан тикшерә дә, бәяли дә алмый иде. Әмма ул мәчет һәм дин тирәсенә “җиңел акча” артыннан йөрүчеләр җыелганлыгын яхшы белә. Электән шулай килгән. Совет власте еларында да шушындый ук хәл иде. Хәзер генә башка төрле була алмаячаклар! Аларның ихластан, намус белән, иманга таянып эш иткәне болар тирәсендә йөрми дә, мәчет төзетәм дип тә гаугаланып, халыктан акча каезлап аптыратмый. Мөэмингә кайда намазга басса, шул урыны мәчет, кайсы бусагадан “бисмилла” белән керсә, шул Аллаһы тәгалә йорты. Хикмәт мәчет төзетеп куюда гынамы, күңелендә иман ныклыгы тормаса! Алар буш калса!

Солтан заманында шушылар турыда да фәлсәфә корып язган кешеләрдән иде. Менә аның хезмәтләре нәрсә өчен ошамаган, нәрсә өчен кабул ителмәгән шушы “Икан” газетасы тирәсендәге сорыкортлар тарафыннан! Моны аңларга күптән вакыт җиткән булган да бит!

Әмма Солтан икеләнеп алды: аның болай уйларга һәм шушы нәтиҗәне чыгарырга теләге кузгалмады. Мондый ук түбәнлеккә төшәргә ярыймы инде? Ниятләре изгедер, яхшы җанга, игелекле кешегә әверелгәндер, иманлы, намуслы булгандыр! Ә менә элек чыннан да хаталангандыр, бутаучы кешеләр коткысына бирелгәндер, бары шул гына!

Гомер буена игелек иясе булып, Солтан Җәләевич бүген генә үзгәрә алмаячагын да аңлады. Үзенең шушы яхшылыклы холкы аңа бервакытта да файда китермәде. Бу юлы да башкача булмаячак иде. Кешеләр игелекне шул вакытта кылалар, кайчан кемгә дә булса да ярдәм итәргә телиләр, яисә үзләрен изге итеп күрсәтү теләге белән яшиләр. Әмма яман кешедән өстен икәнлегеңне раслау өчен дә игелек эшләргә мөмкин бит! Әллә башкача булдыра алмаганга, начарлыкка күңелең дә, кулың да бармаганга игелек иясеме син? Ул вакытта шулай яратылгансың, моның өчен Аллаһы тәгаләгә рәхмәт укырга тиешсең, чөнки болар син үзең эзләп тапкан мәртәбәләр түгел, бәлки бүләк сыйфатында алган өлешең генә!

Нишләргә дигән сорауга әлегә Солтанның күңелендә җавап юк иде. Әгәр дә шушында “Икан җәмгыяте”нең рәисен, якалап алып, ишектән болгап чыгарып җибәрсә, дөрес эшләмәс идемени? Аллаһы тәгалә үзе дә хөкемче бит, дөньялыкта нинди гамәл кылсак, ахирәттә шуның өчен җавапка тарта! Башкача ул гадел була аламы? Юк! Сакал сыпырып йөреп тә, игелек урынына яманлык кылалар икән, шулар җәннәткә кертелсәләр, бу хәл гадел булыр идеме?

Солтан үзенең уйларында тәмам буталып бетте. Әмма бу рәвешле фәлсәфәләргә бирелүләре ярады тагын. Теге рәис әфәнде:

— Бәлки бераз акча да бирергәдер сезгә?— дип, йөз чалымнарын үзгәртеп, инде үтенеч белән сорый башлады.— Дөрес, бераз гына, күп түгел! Шулай да, сез аларны, хезмәтләрегезне, башка җирдә бастыра аласыз бит, алардан гонорар алырсыз! Ә безгә болай гына рөхсәт бирегез дә...

Ул үзенең нәрсә сөйләгәнен яхшы белә иде. Аңа тулы килеш кабып йотарга кирәк, кисәкләп торырга бер дә исәбе юк. Мондый кешене акылга утыртканда да начар булмас иде, әмма Солтан үзен андый батырчылыкка бара ала торган кеше итеп күзалламады. Нәрсә диде, “тарихи хатаны төзәтергә” диме? Шул хакта уйлады. Әгәр дә газетасында Солтан Кәбировның язмаларын хурлап бастырып чыгарган, аңа теләсә нинди яла яккан икән, ә аннары үзе үк шушы китапларын басма итеп бастырып чыгарса, аңлыйдыр инде күрәсең, ул чагында чыннан да вәсвәсәче, адәм хуры була түгелме соң бу әфәнде? Шуны да аңламады микәнни? Әллә бөтен дөньялыкны, анда яшәүче кешеләрне ахмакка, тилегә, икегә икене кушкач дүрт булуын да белмәгән юләргә саныймы? Солтанның ул хезмәтләрен бастырып чыгаруы аңа үзен һәм җәмгыятен халык алдында хурлыклы ясарга, юк итәргә җитә түгелме соң? Шуны да аңламый микәнни?

— Бәлки тагын берәр китабыгызны бирерсез?— диде шунда “Икан җәмгыяте” рәисе, әмма ул моның белән нинди тәкъдим ясарга теләгәндер, анысын әйтеп бетермәде.

— Анысы да гонорарсыз булырмы?— диде аңа Солтан һәм шунда гына аның йөзенә рәис әфәндегә карата мыскыллы елмаю чыкты.

— Бәлки түләрбез дә... Гомумән дә, үзегез дә беләсез, дини темага язылган һәммә әсәр, хезмәт безнең кулдан, безнең җәмгыять кулыннан үтәргә, бездән раслау алырга тиеш! Моңа ирешеп киләбез инде, аны да белеп торыгыз!— диде ул, шунда кинәт ачуы чыгып.

Әмма бу юлы Солтан да югалып калмады, шунда ук җавабын да бирде:

— Дини цензура кертәсез инде алай булгач, инквизиция генә җитмәгән!— диде. “Хәер, сез аны гамәлгә кертә башладыгыз инде”,— дип тә өстәмәкче иде, әмма тыелып калуны яхшырак күрде. Болайга таба китсә, бөтенләй башка сөйләшү килеп чыгачагын уйлап, тизрәк ризалыгын бирергә дә шуның белән рәистән котылуны кулайрак булыры хакында фикерләп алды.

— Ярар, минем сезгә тигән игелегем булсын! Бастырыгыз, файдасын күрегез!— диде шунда Солтан, инде чыгып китәргә кушкандай кулы белән изәп.— Тарихи хата ясагансыз, шуны төзәтәсез икән, моңарга мин каршы була алмыйм!.. Кайсы мәчет алдына барып бассам да, андагы ташларның-кирпечләрнең берсе минем хакым икәнлеген белеп йөрермен моннан соң!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных