Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 69 страница




— Мондый теләкнең тарихы шулай зур булуы сәер түгел,— диде агай, Солтан Җәләевичның тагын да җитдиләнүеннән канәгатьлек табып, ак костюмына сыешырга теләмәгән җилкәләрен артка таба киереп, муен очыннан ике күлмәк төймәсе чишелеп киткәнен тоеп, күренеп торган кара күкрәк бөдрәләрен кабат якасы белән каплап куеп. Һәм ул ниндидер тарих сөйләргә җыена иде булырга кирәк? Үзенә төбәлеп торуларына игътибарсыз хәлдә сүзләрен дәвам итте. Бу вакытта күкрәк төймәләре кабат ачылдылар, бу юлы аларга карап тормады, онытылып алды да сөйләвен дәвам итте: — “Явызлар” килгәннән соң, татар җире белән Фатыйма солтан дәвере тәмамынача Касыйм каласыннан торып идарә иттеләр. Һәрхәлдә, энем, сез укымышлы кеше, беләсез булыр, ваклап тормыйк. Әмма шунысын онытмагыз, Казан белән идарә итү эше Касыйм кулыннан килмәде. Йортны йорт санау, халыкны издермәү, кыйнатмау, астыртмау һәм кистертмәү өчен безнең бабайлар аз көч түкмәгәннәр. Идарә менә шушыннан торып, Казанның шушы “Иске татар бистәсе” дип аталган үзәгеннән торып алып барылган. Хатлар да күп язылгандыр, әмер-фәрманнар да күп йөргәндер, “явызлар”га бүләктер, башкасыдыр — алары да күп аккандыр, аларсыз гына булмагандыр, шәт! Әмма сез дә белергә тиешле, Солтан әфәнде! Рус дәүләте белән Пётр пашага кадәр бары тик чиркәүләре генә идарә иткән, патшалары берни дә кыра алмаганнар. Менә шуңа күрә дә, чиркәүләренең явызлыгын белә торып, ул патшалар аларга да каршы торырлык итеп безнең бабайларны таныганнар. Аңлыйсыздыр. Пётр патша безнең бабайларга нык таянган, ул аларга әйткән, бар нәрсәне дә бирермен, әмма мине алдамагыз һәм сатмагыз гына дигән. Нәкъ ул әйткәнчә булган.

Бу сүзләргә Солтан Җәләевич ышанырга да, ышанмаска да белмәде, аларны ялганга да чыгара алмый иде. Мондый тарихны аңарга беркем дә өйрәтмәде, аны әлегәчә беркем дә язмаган. Бу агай саташадыр яисә юри буташтыра торгандыр кебек тоелды аңарга. Шунда ук сүзе дә табылып, ул тиз генә сорап та куярга өлгерде:

— Ни өчен соң ул вакытта алар татарга ирек бирүне сорамаганнар? Дәүләтләрен кире кайтаруны?

Агай шунда тыела алмагандай көлеп алды, аның күкрәгенең тагын бер төймәсе ачылды. Бу юлы ул аларны яхшылап эләктерде, аннары:

— Ул дәүләтнең кайчан безнең кулдан киткәне бар иде әле?— дип сорап куйды.

— Менә бит, рус кул астында яшибез!— диде Солтан Җәләевич, соңгы елларда суверенитет өчен халыкның мәйданнарга чыгуын исенә алып.

— Пәри башка, җен башка!— диде агай, бу юлы тыныч кына, әмма һични аңлатып утырырга теләге юклыгын да кырыс тавышы белән сиздереп алды.— Сәясәтнең үз эше, тормышның үз барышы... Озынгарак китте. Энем, кем дә кемнеңдер кул астында яшәми, алай булмый ул! Калдырыйк! Кыскасы, безнең сүз шул иде, бер очрашып сөйләшергә кирәктер безгә!

— Ничек уйлыйсыз,— диде шунда Хәния туташ, сүзгә үзенә дә чират җиткәнлеген тоеп,— әгәр дә “Иске бистә” префектурасына сезне җитәкче итеп тәкъдим итсәк, ризалашырсызмы? Уйлагыз! Сезгә кадәр монда эшләгән директор бу фикергә каршы түгел иде, мәрхүм.

— Ярар!— диде Солтан Җәләевич, бу аның префект булырга ризалык бирүе идеме, әллә әлегә уйлап карарга гынамы исәбе — монысын ук сорап тормадылар, кунаклар хушлашып чыгып киттеләр.

 

Солтан Җәләевич июнь ахырында җәйге ялына китеп барды. Ул аны гадәттә тулысынча файдалана иде. Бу юлы да шулай булды. Бакчасында эшләп, авылга, абыйсына кунакка кайтып, аңарга печән чабышып, эш эшләшеп, тәмам хезмәт кешесе булып бетеп, Казанга августта гына кайтты. Эшенә чыгуының өченчеме, дүртенчеме көнендә аңа мериядән шалтыраттылар, кичке сәгать җиделәргә Архитектура һәм төзелеш идарәсенә килергә әйттеләр.

Анда аны озын буйлы, чандыр гәүдәле, елмаюлы күз карашлы ир уртасы кеше вахта янында көтеп алды һәм үзе белән алып та кереп китте. Солтан Җәләевич әлегә кем янына, ни өчен, ничек болай җиңел генә килеп эләгүен белми һәм аңламый калды. Хәер, аңа боларны белдереп торырга да теләүче юк иде. Ул мөлаем кеше аны икенче шундый ук берәү белән таныштырды. Кул бирештеләр. Бусы шулай ук ир уртасы иде. Тотты да хәл-әхвәл сораштыра башлады:

— Ничек килеп җиттегез? Сезне хәтта машина да йөртми икән! Бу хәлне кичекмәстән төзәтергә кирәк!— дип әйтеп һәм Солтан Җәләевичны өметләндереп тә куйды.

Артта тагын бер ишек бар иде. Ул арада анысы ачылды. Бер чибәр генә туташ, ак алъяпкычлы һәм ак косынка-яулыкчалы:

— Барысы әзер!— диде, төз басып кына барып, Солтан кергән ишектән чыгып китте. Әфәнделәр икесе дә:

— Рәхмәт сезгә!— дип әйтеп калдылар. Солтан Җәләевич та алар белән бергә диярлек, тыелгысыз рәвештә, аны рәхмәт сүзе белән озатты. Бу хәлдән көлешәсе иттеләр. Беренче килеп кергән җирендә шушы кадәр үз итеп күтәреп диярлек алулары Солтан Җәләевичка рәхәтлек, мин-кемлек, мәртәбә хисе бирде. Менә бит, аны беләләр, таныйлар икән әле!

Туташ ачык калдырган ишек артында киң һәм олы бүлмә, анда яхшы җиһазландырылган өч кешелек өстәл, тау булып өелгән сый-нигъмәт иде. Беренче рюмканы очрашу һәм танышу хөрмәтенә күтәрделәр. Тагын хәл-әхвәл сорашу, җәйнең матурлыгы, көннәрнең кояшлы һәм бәрәкәт белән килүе хакында сүзләр китте. Солтанга бу сөйләшү шундый да үз, шундый да рәхәт, шундый да күңелле тоелды. Ул үзен бик тә бәхетле итеп тоя башлады. Бу хисне затлы коньяк көчәйтеп җибәрүен ул әлегә аңлап-төшенеп бетми иде.

— “Иске бистә” префектурасын алып баруы, оештырып җибәрүе әллә ни авыр булмас, сезгә ярдәм итәргә алынган кешеләр шактый,— дип сөйләп китте шунда чандыррак гәүдәле һәм озынрак буйлысы.

Солтан Җәләевич үзен чакыртып алган һәм өстәл артына утыртып сыйлый башлаган кешеләрнең исемнәрен дә, кемлекләрен дә төгәл белми, җитмәсә аны алар белән моңа кадәр һичкемнең дә таныштырганы юк иде. Бары тик бу бинага ишектән кергәндә күрсәтмә тактага игътибар итеп, монда Казан шәһәренең Архитектура һәм төзелеш идарәсе җитәкчелеге урнашканлыгын укып белгән иде. Мәгълүматы шулардан артмады. Хәзер инде, өстәлләре артында сыйланып утырганда, сүздән тукталып, карагыз әле, егетләр, сез кем буласыз соң дип соравы да кыен. Җитмәсә алар аның белән элеккеге танышлары кебек сөйләшәләр, акыл бирәләр, кызыклы фикерләр әйтәләр. Монысы, каршы алганы, чандыры, мөгаен урынбасар кебек хезмәткәрдер, бусы, кабинетта өстәл әзерләткәне, аңлашыла, идарә җитәкчесе инде! Солтан Җәләевичны кайдан шушы кадәр яхшы беләләр соң алар? Исемен генә түгел, хәтта кемлеген, фәнни эшчәлеген аңлап һәм белеп сөйләшәләр, хәтта җәмәгатьчелек каршында авторитеты зурлыкны да ничә тапкыр телгә алдылар.

— Сезнең кебек уңган, булдыклы егетләр сирәк! Безгә нәкъ менә шундый кеше кирәк иде!— дип мактый берсе, икенчесе аңа өсти:

— Сезгә Махмутов кебек булырга кирәк! Кораб кебек килеп керә торган иде, аны һичкем туктата алмый! Ишек төбеңдә хет йөз кеше утырсын, ә ул күренә дә, кабинетыңа да уза, хәтта сәркәтип ханым солдат булып каршына бассын, аны күрми дә...

Сүзнең академик Мирза Махмутов хакында барганлыгын аңлап, Солтан Җәләевич канәгатьлек белән “әйе” дип белдерә. Аларда аның һәр җавабы канәгатьлек тудыра. Мактыйлар. Әмма бу зурлауларының сәбәбен инде төшенергә өлгергән Солтан Җәләевич:

— Минем әле беркемгә дә “Иске бистә” префектурасына хуҗа булып килергә ризалык биргәнем юк,— дип фикерен белдерә.

— Ничек инде?— диләр мондагы егетләр.— Шушындый да зур һәм җаваплы эштән баш тартырга мөмкин?

— Мин әлегә баш тартам дип әйтмим!

Солтан Җәләевичның әллә ялындырасы килә, әллә күңеле тартмый, ул бу хакта аермачык кына әйтми. Шулай да мондагы кунак итүчеләр аңарга:

— Юкка ризалык бирмисез!— диләр, үгетләргә алынгандай аңлаталар:— Зур һәм җаваплы эш, сез булдыра ала торган! Беләсезме, бу урын өчен ничәмә кеше тартыша, иртәгә үк түш киереп килеп утырырга әзерләр!

— Мин фән кешесе шул!— дип аклана башлый шунда Солтан Җәләевич,— аңлыйсызмы, фән кешесе! Шушы фән дип Казанда калдым, бичара хезмәт хакына эшли башладым, рәхәтләнеп туган якларыма кайтып китмәдем, аспирантурада калдым, шушы фән дип күпме мөмкинлектән, хәтта, әйтер идем, “майлы калҗа”дан баш тарттым. Монда, музейда да, вакытлыча гына эшлим дип беләм. Дөньялар утырып җиткәнче!.. Беләсезме, Һарун Бариевич, мәдәният министры урынбасары үзе эшкә чакырганда нәрсә дип әйткән иде, мин пенсиягә чыкканчы гына утырып тор да, үзем аннары директор булып киләм дигән иде. Ә алда әле Габдулла Тукайның йөз дә ун еллык юбилее, аны мин әзерләмәсәм, үткәрттермәсәм, кемгә кирәге булыр икән? Бар да авыз суларын корытып сөйләргә генә яраталар, эшкә килгәндә, бармакка-бармак та сукмыйлар!

Аның болай үз кеше булып китүе бер дә сәер түгел иде. Алар шактый озак сөйләшеп утырдылар. “Иске бистә” белән нәрсә эшләргә икәнлеген югарыдагылар үзләре дә күз алларына китереп бетермиләр, әмма карар кабул ителгән, аны үтәргә яки берәр кешенең сыртына ул йөкне салырга кирәк. Шуның белән мәсьәлә хәл ителгән булып чыгачак. Шушы “сырт” табылган, ул Солтанныкы булырга тиеш дип уйланылган. Тик аның җигелергә бер дә теләгендә юк.

— Карагыз әле,— диде шунда Солтан Җәләевич, үзенә ышанган төстә балкып китеп,— теге агай, җыелышларын алып барган, аңарга нәрсә булган? Менә кемне префект итеп куярга кирәк!

Кунакны сыйлаучылар шунда үзара карашып алдылар, бу сүзгә каршы бер генә фикер дә белдермәделәр. Инде вакыт та соң иде. Солтан Җәләевич китәргә җыенды, аңарга:

— Сезне безнең “Волга” озатып куяр!— диделәр.— Уйлагыз, киңәшегез, бәлки ризалык та бирергә теләрсез? Без башка кандидатура эзләргә исәп итмичәрәк тора идек. Ризалашсагыз, онытмагыз, дәрәҗәгә менү булыр!

Әмма Солтанга карьера кирәк түгел, кызыксындырмый иде. Аның фәнгә кире кайтырга исәбе, административ эшләр белән гомерен бушка уздырасы килми башлады. Күңеле дә киреләнде, акылы да. Әгәр дә теге түрә, Һарун Бариевич, бүген килеп, Әдәби музейга директор урынын бушат әле дип сораса, ул ике дә уйлап тормастан китеп барачак. Пенсиягә күптән чыкты бит инде Һарун Бариевич, әллә җитмешкә кадәр министр урынбасары булып утырырга исәбендә? Аннары, әйе, Әдәби музейда зур эшләр көтелә, алар алдыннан нигә дип җигелергә килсен ди әле ул!

Бу “Иске бистә” префектурасы белән нишләргә? Кирәкме ул аңа? Юктыр. Теге вакытта чыгыш ясаганда да бары тик эшне ничек оештырганда яхшы булачагын күрсәтеп бирү теләге белән генә сүз башлаган иде, бар күңеле белән янып һәм зур эшләрне үз кулына алырга өметләнеп түгел. Аннары, әгәр дә Казан шәһәрендә Бауман урамын үз эченә алган “Спас” префектурасы бар икән, икенчесе нәрсәгә кирәк булыр? Ни өчен шушы “Иске бистә” проектын эшләгән кешеләр үз хыялларын үз куллары белән тормышка ашырырга теләмиләр? Нигә Хәния туташ читтә торып кала? Теге әфәнде, рәисләре, ул бит әйткән иде, тарихлар сөйләп маташкан иде, бер сүзе дә дөрес булмады микәнни? Аннары татар дөньясы белән элек бәлки бабалары идарә иткәннәрдер, әмма хәзер аның ул сөйләгәнчә булуы мөмкин түгел. Әгәр дә булдыра алсалар, әллә кайчан үзләренә кирәкчә эшне оештырырлар, яшәешне борып куярлар иде!

Уйларының чиксез булачагын аңлаган Солтан Җәләевич префект булудан баш тартырга кирәк дигән карарга килде. Икенче көнне бу хакта теге кунак иткән әфәнделәр каршысына барып белдерде. Әмма, шуннан чыгуга, үзенең ахмак адым ясаганлыгын аңлап, кире борылып керергә теләгән иде дә, инде соң икәнлеген төшенде. Аңа шулкадәр күңелсез булып китте.

Изге урын буш тормый, дигәндәй, префект булырлык башка кеше тиз табылды: кайдадыр өске эшелоннарда йөргән берәүне элекке эшеннән алдылар да префект итеп китереп куйдылар. Ә ул көннән дә болайрак эшлекле булып чыкты, затлы чит ил машиналарында гына йөреп, “Иске бистә” өчен берни дә башкарырга өлгермичә, ул арада “Татарстан — Яңа гасыр” партиясен оештыруда, аны “Бердәм Рәсәй” партиясенә “кушуда” катнашып, депутат буларак сайланды да Мәскәүгә китеп тә барды. Ә югыйсә, Солтан Җәләевичка килеп, аның белән киңәшеп, ярдәмнәренә сөенеп кенә йөргән сыман иде, күз-баш алгач, бөтенләй танымас һәм сөйләшмәс хәлгә әйләнде. Кешеләрнең кем булуын беләсең килсә, аларга дәрәҗә бирергә кирәклеге билгеле хәл. Бу очракта да ул акланды. Солтан Җәләевич префект булып бармавына сөенергә тиеш: барыбер шушы кадәр эшләрне “майтарып ташлый алмас” иде.

Тормыш үз чираты белән бара торды. Солтан Җәләевичта кайвакыт теләк-омтылыш хисләре пәйда булса да, аны префект итеп башка чакырмадылар. Дөрес, Хәния туташ та, башкалар да сораштырып, үз теләкләрен белдергәләп чыксалар да, алар барысы да сүз генә булып калдылар.

Хәер, һәр мөмкинлектән файдаланып, карьера өчен җан атып яши белми иде инде Солтан. Тиздән барысы да үз җаена кайтты. Тагын да яңа префект табылды. Ул да нәрсәләрдер эшләргә алынды. Озакламый “Иске бистә” дигән префектура, тарихи-мәдәни тыюлык, татар үзәге дигән сүзләр дә, сөйләүләр дә артта калды, бу проект үз җае белән онытылды, юкка чыкты.

 

Кара авыру, кара чир Ахун Садриевичны ничек алып китсә, менә рак дигән ул бәла Наил Фатыйховичка да агулы угын китереп кадады. Аның җеназасы яңгырлы, салынып-сыгылып торган көз көне булды. Аннан кайтканда Солтан Җәләевичның күңеле таркалган, кешеләрнең ихлас булмавына да хәйран, гомумән дә борчулы иде. Бигрәк тә Наил Фатыйховичның канына тоз салып аптыраткан дошманнарыннан берничәсенең җеназада булып, “соңгы сүз” сөйләргә алынып, анда да, гафу үтенәсе урынга, профессорны мактагандай кыланулары, изге эшләрен онытмаска антлар итүләре сәер тоелды. Хушлашу сүзләрен Солтан Җәләевич та әйтергә мөмкин иде, әмма тегеләрдән соң теләмәде. Әйтер сүзе юклыктан түгел, бар иде алар, күп иде. Әмма артык иделәр. Сөйләгән кешеләр болай да күп булдылар, дошманнарыннан саклый алмауларына уфтандылар, яхшылыкларын вакытында бәяли белмәүләре өчен хурлангандай әйттеләр. Ни өчендер Солтан Җәләевичка ул чыгышлар ихласлы түгел сыманнар иде. Менә хәзер ул да сүз алса, мәрсияләп әйткәннәре аларныкы кебек “бозык” килеп чыгар сыман тоелды аңарга. Сүзегез юкмы дигәндәй ым кагучыларга ул мөмкин түгеллекне белдереп кенә җавап бирде.

Илттеләр, җирләделәр. Мулланың җеназа догасыннан соң таралыштылар. Ә вак, сыкылы яңгыр ява да ява, ява да ява.

“Тукай җәмгыяте” оештырып, эш башына Наил Фатыйховичны күндергәч, шактый эшләрне башкарып чыгарлар төсле иде. Хәер, булмады түгел, булды. Музейда “Гыйльми укулар” дип аталган еллык конференцияләрне уздыру тәртипкә кереп китте, аларда сөйләнгән мәкаләләрне аерым җыентык итеп бастырып чыгарып бару эше җайга салына алды. Дөрес, кайбер “эре” язучылар һәм галимнәр бу җәмгыятькә президент сыйфатында үзләрен күрәселәре килде, Солтан Җәләевичка ул хакта турыдан-туры әйтүчеләре дә булды. Әмма бу урынны Наил Фатыйховичка тәгаенләп куйган, аннан башка һичкемне эш башына куярга җыенмый иде. Менә хәзер вакансия бушады. Рәхим итсеннәр, эшләп карасыннар. Алар бит бу җәмгыятьне баеп яту урыны дип күз алларына китерәләр иде. Имеш, төрле юллар һәм чаралар белән акча җыярга мөмкин, байлар мәдәният үсешенә ярдәм итәргә генә торалар! Әйе, йөгерделәр, ди. Кемгә кирәк? Ул шагыйранә сөйләгәндә генә җиңел һәм рәхәт, тормышта, хакыйкатьтә бөтенләй киресен күрәсең. Әнә, хәтта хөкүмәт тә, әүвәле Габдулла Тукайның юбилей чараларын үткәрергә теләмәде. Һарун Бариевич үзе моңа каршы чыгып:

— Йөз дә егерме еллыгы зурлап уздырылыр!— дип белдерелде.— Онытыгыз бу дата турында!

Ә менә юбилей тантанасы көннәрендә түрдә ул үзе күкрәк киереп йөрде түгелме? Нигә шушы кадәр икейөзле икән бу кешеләр? Хәтта Әдәби музейга килеп, Солтан Җәләевичтан чараларның тәртибен сорап алды да, яңа экспозицияне ачу тантанасын башлап йөрүне дә үз кулына алды, директорны мөмкин кадәр читләштерергә тырышты. Халык моны аңламады. Түрә исә үз эшен генә белде, халыкның гайрәтен чигерүен күз алдына да китермәде, нәфрәт казануын төшенмәде. Бу аның ишан хәзрәтләре кебек ашның түренә менеп утырып, шунда да төкеренгәләп какырынуларын хәтерләтә иде.

Юбилейга Солтан Җәләевич Әдәби музейның экспозициясен яңартуга иреште, ул гына да түгел, Хөкүмәт карарын әзерләп, аны кабул иттертү өчен төрле инстанцияләргә чапты. Язучылар берлеге дә, Фәннәр Академиясе һәм аның институтлары да, башкалар да аның мөрәҗәгатьләрен, сүз кузгатырга ярдәм итүләрен ишетергә теләмәделәр. Аңа ничек тә республиканың җитәкчелеген бу мәсьәләдә кузгатырга кирәк иде. Әмма ярдәм итәргә алынучылар да булдылар.

Әгәр дә бүгенге көндә Арча якларында күперләр һәм асфальт юллар салынган икән, Өчиледә, Кушлавычта музейлар ачылган икән — боларның һәммәсендә дә Солтан Җәләевичның өлеше бар, бу эшләрне Хөкүмәт карарына ул керттерде, чараларына акча бүлдереп бирү эшен кузгатты. Дөрес, бер башланып киткәч, карары кабул ителгәч, мактанышып күкрәк сугучылар, үзләрен эш башында күрергә гадәтләнгән кешеләр барлык мәртәбәне үзләренә алганнардыр, анысына бәхәс итеп булмый. Әмма ачуың да килмәслек түгел, шул әүвәле каршы төшкән түрәләр эшнең ахырында геройларга әверелделәр, ә Солтан Җәләевичка бары тик хурлану гына калды, аларның кыланмышларына, халыкны алдауларына, үзен читкә кагуларына мыскыллану...

Аны бүген дә эше көтә иде. Бер дә яратмаган, сөймәгән, әмма җигелеп алып барган эше. Үзенә кадәр тәмам таркалып бетә язган, җимерелә башлаган, халык тарафыннан онтылган диярлек мәдәният учагы иде ул Әдәби музей, инде менә аны Солтан Җәләевич, тырыша торгач, аякка бастырды, гөрләтеп эшләтеп җибәрде сыман. Язучылар, сәнгатькәрләр, башкалар монда хәзер еш була, берәр чара үткәрелмиме дип халык та алдан белешеп тора, үзара хәбәр салышып, көттерми килеп җитәләр. Мондый җирдә эшләве дә күңелгә рәхәт булырга тиеш, югыйсә. Әмма Солтан Кәбировка ул ниндидер мыскыллы йөк сыман гына тоела. Бары тик сыртына салганнары өчен генә алып барырга тиеш. Язмыш юлы буйлап ул шулай атлар да атлар, атлар да атлар. Әле кайвакытта уйланып та алыр, әгәр дә ил президенты булса, бу эш аның өчен нинди йөк булыр иде икән? Мәртәбәсен таба алыр идеме, әллә мыскылланыр гына идеме? Ул моңа җавапны белми, хәер, президент булырга җыенганы да юк. Аның өчен башкалар бар. Солтанның эше бик гади аның, фән белән шөгыльләнү. Әле докторлык диссертациясен язарга, якларга кирәк...

Теге вакытта монографиясенең план-проспектын Наил Фатыйхович бүлек каршында “аяк астына салып таптагач”, укучысы Солтанга ничек авыр булган иде? Әле профессорына үпкәләп тә йөрде, аның болай кылануына хәйран да итте. Югыйсә алар, йөзгә-йөз утырып, бу хакта сөйләшә ала иделәр бит. Әмма булмады. Дөрес, очраштылар, анысы. Наил Фатыйхович “Тукай җәмгыяте” президенты буларак аңа еш килде. Аңардан башка да күрешкәләп тордылар. Тик монография хакында авызларына сүз алып сөйләшә алмадылар, гүяки ул вакыйга тарихта бөтенләй дә булмаган кебек иде.

— “Җәмгыять”нең уставы да, банктагы хисап берәмлеге дә, мөһере-башкалары да әзерләнде, расланды, ачылды, бары тик сезнең аңа президент булырга ризалыгыз гына кирәк,— дип, Наил Фатыйховичка махсус барып, аны, гозерләнеп, шушы эшкә алынырга сорады заманында Солтан Җәләевич. Һәр ачылган ишеккә борын төртергә теләгән кешеләр һаман да күп булалар. “Тукай җәмгыяте” тирәсендә дә шушылар этеш-төртеш оештырып алдылар. Хәтта түрә агай Һарун Бариевичның да әүвәле теләкләре зурдан иде, әмма оештыручыларның фикерләрен ишеткәч, бу уеннан кире кайтырга итте. Музей тирәсенә төрле “җәмгыятьләр”нең һәм “фондлар”ның җыелуын яратмаган төс чыгарып, үпкәсен еракка яшереп, ул бу хакта эре генә чыгыш белән дә чыкты. Әмма андый сүзләрне Солтан Җәләевич игътибарга алмаска өйрәнеп җиткән иде инде. Берләшмәдә булгалап алучы гаугалы утырышларда да ул үзен битараф тотарга тырышты. Аның шушындый рәвешне сайлавы җитәкчеләр өчен дә уңай иде.

Музей каршында, музей тарафыннан оештырылган җәмгыять үз эшен башкарды, ул хөкүмәт органнарының мәдәнияткә карата игътибарын арттырды. Ә иң кирәге, Габдулла Тукайның юбилее зурлап, оешкан төстә билгеләп үтелде. Соңыннан Солтан Җәләевич, үзе барып, мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрергә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә чакырган оешмаларның җитәкчеләрен бер кат йөреп, аларга “булышканнары өчен” зур рәхмәт әйтеп чыкты. Аның мактау һәм тәбрик сүзләрен ишеткәндә ул түрәләрнең авызлары ничек ачылдылар! Кайсылары әле, җитмәсә, әйе, дөрес сөйлисез, безнең ярдәмебез тиде дип әйтергә дә җөрьәт иттеләр. Әмма Солтан Җәләевичның махсус керүен, шушы сүзләре белән юри мыскыллавын аңлаучылар да булмады түгел. Бөтен түрәләр дә бер төрле генә булып бетмиләр икән шул! Аларның арасында да акыллылары җитәрлек!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных