Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






КӨЗГЕ ЯҢГЫРГА КАДӘР 67 страница




“Икан җәмгыяте” рәисе чын сөенү белән ияген югарыга таба чөйде, аның мин-минлеге, башбаштаклыгы гына түгел, тагын да рухы яманлыкмы, ниндидер, кайсыдыр ягы авыр хис калдыра, тәмам чиркандыра иде. Солтан аңа, “инде булдымы, бар” дигәндәй тагын кулын изәде, ул да җавабында, кулын сузып һәм кысып, шатлыкта хушлашып чыгып китте. Бу кешенең башкалар башына баса-баса киләчәктә әллә нинди дәрәҗәләргә ирешәчәген дә күз алдына китерде Солтан. Дин тирәсенә ни өчендер шушындый кешеләрнең җыелырга яратуы хакында да уйланды, аннары: “Башмакчының башмагы булса, ул башмак тегеп утырыр идеме?”— диде. Әдәбе юк кеше әдәп өйрәткән кебек түгелме? Ә син үзең, Солтан әфәнде? Үзең соң кем? Игелек әле ул гаделлек түгел, үзеңне таларга, мыскылларга юл куясың икән, димәк син — җебегән! Ә андый кешеләрне туктаусыз шулай итәчәкләр! Менә сиңа бер мисал булды да, әллә кая барып, эзләп тә торасы түгел, дин исеменнән йөрүче ата карак яңа гына сине талап чыгып китте, ләббәйкә тотып, әйдә, балаларымның ризыгын ашый торыгыз дип аңарга рөхсәт иттең! Гомер буе шушындый булырсыңмы? Әле җитмәсә, мин фәлән кадәр яхшылык кылдым, гамәлләрем бары тик игелектә булдылар дип уйлап йөрерсең! Ә ул һәм аның кебекләр: “Без таламадык, ярдәм генә иттек, гамәлләребез халыкны дини агарту өчен иде!”— дип, шуның ише сүзләр сөйләп, мактап-мактанып яшәрләр...

Әмма Солтанга бу хәл бераздан рухи тынычлык һәм өстенлек хисе бирә башлады. Ул хәтта куанып көлеп тә куйды. Әүвәле аның хезмәтләрен хурлап, аннары үзе кабат китап итеп бастырып чыгарырга алынган бу “Икан җәмгыяте” рәисе акылсыз адәм түгелме соң? Әллә чыннан да хатасын аңлаганмы? Ул вакытта нигә гафу үтенмәде?

Инде Солтан сагаеп калды. Мондый кешеләрнең гафу үтенә белмәүләрен инде белә, тормышында күп тапкырлар очратканы бар иде. Алар шактый комсыз булалар, үз дигәннәренә ирешү өчен җинаять юлына басарга да чирканып тормыйлар. Хәзер заманы да шундый бит әле аның! Әле тегендә мәчет картлары сугышканнар, ничә ел хезмәт итеп килгән имамнарын кыйнап атканнар, акча бүлешә алмаганнар, әле монда, үзара туган-тумача булып та, шул ук муллалар мөфтиятне таркатып, артларына тибешә-тибешә кыйнашып яталар... Саный китсәң, артыккарак җыела икән, туктавың хәерле!

Бу вакыйга Солтан өчен, һәммә караңгы якларына карамастан, зур сөенеч, хәтта җиңү иде. Ничә көннәр ул шушы куанычы белән йөрде. Нәкъ шул көннәрдә аның монографиясенең план-проспекты бүлек утырышына тикшерүгә куелды. Анысы да бик җылы һәм мактау сүзләре белән башланып китте. Наил Фатыйхович утырышны алып бару дилбегәсен Сабир Кәшфиевичка бирде, үзе тыңлап кына утырды. Һәммә чыгыш ясаучылар да план-проспектның шактый уйланылган, фәнни перспективасы ачык аңлашып торган рәвештә төзелгән дигән сүзләрне еш-еш басым ясап әйттеләр. Солтан шунда:

— Егетләр, аннары чигенү юк! План-проспект расланса, монография дә нәкъ шул җептә, шул эчтәлектә язылачак!— дип тә кисәтеп, артык мактамаска әйтеп карады, әмма бүлекнең галимнәре үз сүзләреннән кайтмады. Ни хикмәт, дау кубарып мактап чыгучыларның берсе Галим Исләев иде.

Профессор Наил Фатыйхович утырышның ахырында гына сүз алды да:

— Бу план-проспект бернигә дә ярамый!— диде, гүяки кылыч белән чабып, Солтанның башын кисеп ташлагандай. Утырыш әһеле аһ итте. Аларның мөдирне мондый усал, авыр кыяфәтендә беренче тапкыр күрүләре иде. Ә ул, бернәрсәгә дә карамыйча, бу хакта укучысы Солтан Җәләевичка алдан белдереп, кисәтеп кенә дә куймыйча, тотты да үз сүзен хәтта дәлилләп тә тормыйча сөйли бирде: — Беренче бүлеге дә, икенчесе дә миңа ошамады. Тагын ул, Кәбиров, кандидатлык диссертациясендәгечә, бөтенләй башка юлга кереп киткән. Безне ул проблемалар кызыксындырмый. Уйланмаган. Фикерләнмәгән! Ә җитмәсә инде автор бу хезмәтен язып бетереп тә килә икән! Миңа күрсәтте, дүрт бармак калынлыгындагы кулъязмасын күргәч, авып китәрдәй булдым!..

Наил Фатыйхович тагын да ниләрдер сөйләде, аның саен Солтанның кәефе кырыла барды. Укытучысы, остазы аңарга шушылай, хәтта монографиясенең бер генә бүлеген дә укып тормастан, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасындамы, гаҗәп, тотар да бәйләнер дип башына да китермәгән иде ул. Хәтта Сабир Кәшфиевич та профессорның мондый чыгышыннан аптырап китте һәм сүз кыстырырга мәҗбүр булды:

— Наил Фатыйхович, план-проспектта болар турында бар, язылган! Ә сез юк дип әйтәсез! Бәлки укып китәргәдер, кычкырып?

Әмма профессор аның саен тузына торды. Утырыш аның Солтанны ачулануына әйләнеп калды. Ул тәмам арып, чыгышыннан тукталып калды. Бүлек утырышы бернинди карар кабул итмәде. Солтан Кәбиров тыныч кына портфелен җыйды да, саубуллашып чыгып китте. Аның артыннан килүче, туктатып җылы бер сүз әйтүче дә табылмады. Тарихи хаталарын берәүләр төзәтәбез дип килгән вакытта, икенчеләре, иң ышанган, якын иткән кешеләре аны шулай сытып узучылардан булдылар түгелме?

Шушы бүлек утырышыннан соң Солтан тәмам күңеле таркалган хәлендә йөрде. Язып бетерергә җыенган монографиясен калдырды. Ул аңа инде нокта куя алмаячагын аңлаган иде. Бәлки кайчан да булса әйләнеп кайтыр, әмма хәзер — юк! Остазы гүяки укучысының каләмен сындырып, язмаларын сызгалап-бозгалап, ертып утка ыргытты.

Солтан бүлек утырыш вакыйгасыннан калган шушындый боек һәм кәефсез хәлендә ничәмә көннәр йөрде. Шунда аңа элекке танышларыннан булган Арыслан Гайни исеме белән дан тоткан язучы һәм журналист шалтыратты. Элекләрне ул “Яшь ленинчы” газетасында эшли иде. Алар шул редакциядә таныштылар. Аннары Арыслан әфәнде берничә тапкыр Солтанга Институтта эшләгән чорында кергәләп тә чыкты. Аларның серләре тиз килеште. Арыслан Гайни заманына күрә иң укымышлы һәм зыялы кешеләрнең берсе иде, дөньяга, тарих һәм мәдәнияткә үз карышы булып, ул аларны яшермичә сөйли, хәтта бу өлкәләрдә генә түгел, төгәл фәннәрдән дә шактый гына хәбәрдар булып чыкты. Дуслашып, якынлашып кына киткәннәр иде дә, көтмәгәндә Арыслан әфәнде “Яшь ленинчы” газетасыннан китеп барды, югалып торды. Аны роман яза икән дип сөйләделәр. Моңа кадәр басылып чыккан китаплары Солтанга таныш иде, ул яңа агым белән иҗат итеп, әсәрләренә мистик һәм мифологик эчтәлек бирә, әмма татар укучысына аның фикерләре авыр барып җитәрләр сыман тойгы калдыра икәнлеге турында тәнкыйтьчеләр язгалап та чыккаладылар. Боларга игътибар итсәң, шулай ук авырга киләчәген күзалларга мөмкин иде.

Һәм менә Солтанның күңелсез көннәренең берсендә Арыслан Гайни, шалтыратып, телевидениедә эшли башлаганын әйтте һәм килеп чыгарга исәбе барын да җиткерде. Сүзендә торды. Шул көннән алар тагын дуслыкларын яңартып җибәрделәр. Бар сөйләшкәннәре әдәбият, тарих, сәнгать турында иде, сәясәткә һәм юк-бар темаларга кагылмаска тырыштылар. Икесенең дә дусларына, танышларына, хәтта дөньялыкка үпкәләгән чорлары иде бу. Нәкъ шушы нотада аларның күңел кыллары уртак яңгыраш тапты. Аларның очрашулары икенче көнне дә, өченчесендә дә, дүртенчесендә дә кабатланды. Дуслыклары шулай ныгып алды.

Ә бер очрашканнарында Солтан ничектер аңарга үзенең “Икан” газетасы “уты”на эләгүе, аннары “Икан җәмгыяте” рәисе белән булган сөйләшү хакында, тегенең тарихи хатасын төзәтергә җыенуы турында бәйнә-бәйнә диярлек сөйләп бирде. Арыслан Гайни җәелеп көлде дә:

— Юләр син,— диде.— Ул адәм актыгын буарга кирәк иде! Нигә аңа юл биреп тордың? Беләсеңме, ул бит хәзер синең хезмәтеңне үзләштереп, шуның белән баеп, синнән көлеп яшәп ята!

— Юк-юк,— дип киреләнде аңарга Солтан,— бер дә алай түгел! Ничек инде хезмәтемне үзләштерсен? Китабымны минем исем астында бастырып чыгарды бит ул!

— Ә гонорарын, китап сатып алган табышын кайда куйды? Беләсеңме ул аны ничә сумга сата? Менә шулай шул! Казанда бүгенге көндә иң зур тираж белән басылып чыккан китап та ул, иң кыйммәт бәягә сатыла торганы да! Ә авторы — син! Халык уйлый инде, Солтан, ди, менә ничек баеп ята! Әгәр дә моннан соң милләт нәфрәтен казансаң, бер дә аптырама, алар бит сине баетканнарын уйлап хәсрәтләнәләр, әмма теге кешенең хезмәтеңне ашап ятканлыгын күз алларына да китермиләр. Әгәр дә гадел икән, ул кимендә һәр китабыңның ярты бәясен үзеңә бирә барырга тиеш иде,— дип аңлатып бирде.— Алдаган ул, шәп утырткан үзеңне, энекәш! Әүвәле махсус рәвештә хурлап-хурлатып мәкаләләр яздырган, мыскыллаган, ягъни Солтан Кәбиров дигән галимне юк иткән, аннары тоткан да аның хакын үзләштергән! Аңлыйсыңмы? Бу тактика дип атала! Стратегия түгел, тактика! Менә ничек кешеләрне “имәргә” була, аңладыңмы? Белеп торам, ул сорап килгәч, биш куллап ризалык биргәнсеңдер әле, үз исемемне сафландырам, чистартам дип уйлагансыңдыр!

— Әйе!— диде, шунда гына беркатлылыгын аңлап алган Солтан.— Каян белдегез?

— Һе, энекәш!— диде аңа Арыслан Гайни, журналист буларак та күпне күргән кеше икәнлеген ассызыклагандай әйтеп:— Безнең яшь аермасы тугыз елмы әле, әллә күбрәкме?.. Шулай шул менә! Энекәш дип әйтергә тулы хокукым бар икәнен аңладыңмы!

Арыслан Гайни бер темадан икенчесенә бик җиңел генә күчеп китә торган кеше иде. Бер вакытта да бу Җир йөзендәге тормышка аның сокланып караганы булмады, шулай ук аңардан чирканып чыраен да сытмады. Әмма кешеләрне бер күрүдә диярлек тануы, кемлекләрен йөзләренә бәреп әйтерлек үзендә көч тоюы шәхесенә карата хөрмәтне артырырга да, киметергә дә мөмкин иделәр. Аңарда аз гына ялагайлык, килешә белү, юл бирү кебек сыйфатлар каядыр еракка, күңеленең тирән чоңгылына яшерелгәннәр. Шулай да зыялылыгы йөзенә бәреп тора. Җөмләләрен фикер белән тутырып һәм тәмамлап сөйләүчән. Холкында һәм зиһенендә олпатлык бар. Солтан аның бу сыйфатларын танып алуга ук, кем белән якын дуслар булу кирәклеген аңлап алды. Ә бәлки шушы кыен вакытында ул аңа “чоңгылдан күтәрелергә бау ыргыткандыр”, билгесез,— әмма Арыслан аңа якын һәм кадерле кешесе кебек тоела башлады.

Наил Фатыйховичның ямьсез чыгышы һәм монографиясен укып та тормастан юк итеп ташлавы хакында да алар озак кына сөйләшеп утырдылар. Шунда Арыслан Гали аңа:

— Ташла ул фән дөньясын!— дигән киңәш бирде.— Син аннан киттең бит инде, тамырың анда калып, монда агач кәүсәсе булып утыра алмыйсың! Юкса бүкәнгә әвереләчәксең! Белеп тор!.. Наил Фатыйховичны беләм мин, ул акыллы кеше, сиңа шундый киңәш биргән!

Аның бу сүзләре Солтанның күңеленә җиңеллек китерде, баш очында җыелып йөргән болытлар гүяки менә шул мизгелдә таралдылар да, алар урынына анда якты кояш калды. Кәефе бермә-бер күтәрелеп, озакламый хәтере дә яңарды. Шушы сөйләшү булганнан соң ике-өч көн үтмәгән, Солтан монографиясе хакында да, план-проспекты турында тәмам оныткан диярлек иде инде.

Менә шулай аның яңа көннәре башланып китте. Моңа кадәр киңәшер дусты булмау, фикер уртаклашыр, сөйләшеп утырыр кешесе юклык аны изгән икән. Хәзер һәр көнне диярлек Арыслан әфәнде кичке вакыт якынлашканда аның кабинетына килеп керә, хәл-әхвәл белешә, берәр китап яки вакыйга хакында сөйләшеп алудан темалары үзгәрә тора.

Әмма бу гөрләшеп утырулары аркасында кайбер көннәрдә Солтан эшеннән соңарып кайта башлады. Хатыны борчылып шалтырата, эзли торган булып китте.

Менә бүген дә ул соңарып кайтып бара иде. Күңеле шат, кешеләрнең көнчелекләре аркасында булган изелүләре онытылып бетеп килгән чак һәм юлына бер иблисне, менә шул Шаһидуллин дип кенә хәтерендә калган тарихчы-галимне очратмасынмы?

 

Солтан аларны көтмәгән иде, очрашу хакында алдан сөйләшеп тә тормадылар. Иртәнге унда ук Әдәби музей каршына килеп туктаган ак “Волга” машинасыннан өч кеше чыктылар, бераз сөйләшеп алганнан соң, иркен һәм мәһабәт ишекләргә таба килә башладылар. Бу вакытта Солтан Җәләевич тәрәзә янына ни өчендер барып баскан һәм тынгысыз шәһәр урамнарын тамаша кыла иде. Башындагы уе югалып, шушы ханымнарга карап торды да арадан берсен танырга да өлгерде: университет доцентларыннан иде ул! Очраклы рәвештә генә туры килешеп, хәлләр белешеп сөйләшкәләп алганнары да бар. Булдыклы кеше! Бу ханымның батырлыгына да сокланмый мөмкин түгелдер инде, университет каршында дигән булып кына яңа бер югары уку йортын оештырып маташа диләр аның турында. Әле музейга директор булып күчкәнче Солтанга кайбер лекцияләрне укытырга тәкъдим ясаган иде, әмма сөйләшүләре шушының белән бетте. Берничә тапкыр музейга килеп киткәнен әйттеләр, әмма аларга очрашырга туры килмәде. Бу юлы башка эш белән йөридер әле? Әдәби музейны күрсәтәм дип кунакларын алып килгәндер!

Алар урамнан югалдылар. Солтан үзенең уйларының җеп очын эзли башлады. Инде таптым, яңартып җибәрәм дигәнендә ишеген шакыдылар, ул андагы кешегә керергә боерды. Көттермәделәр. Теге өч кеше туры аңа килгәннәр икән, исәнләштеләр. Уздылар. Доцент ханым:

— Моның! Моның монда “хоромнар” бит, патша сарае бит бу!— диде, музей бинасын да, директорының кабинетын да мактап, соклануларын яшермичә аһ итеп сөйли биреп.

— Утырыгыз!— дип аларга Солтан Җәләевич затлы креслолар һәм диваннан урын күрсәтте. Аннары аңлатып бирергә мәҗбүр булды:

— Мин беренче көнне монда эшкә килгәнемдә нинди хәрабәгә эләктем дип хәйран калган идем. Тырыша торгач, яңадан төзекләндереп, тышкы яктан гына булса да ремонт ясаттырып, эчтәге кайбер бүлмәләрне, подвалны, башкасын яңартып, менә шушы хәлгә китердек инде. Дөрес, кабинетка да бераз көч сарыф иттек. Әмма хәзергә искечә калып торсын әле, дидем. Тиздән музейга реконструкция һәм реэкспозиция ясарга исәпләр дә юк түгел, үзегез дә беләсез, бөек халык шагыйребез Габдулла Тукайның юбилее якынлашып килә... Музейга бу эштән читтә калу килешмәс!

Солтан Җәләевич чамасыз күп сөйләп куярга мөмкин иде. Әмма доцент ханым, аны туктатуны мәслихәт күреп, үзе белән килгән юлдашларына:

— Әйттем бит мин сезгә нинди эшләргә курыкмыйча алынуы хакында,— диде, гүяки тел шартлатып.— Безгә нәкъ менә шушындый кеше кирәк! Әллә кайдан эзләп тә йөрисе юк! Аны бөтенебез дә беләбез, телевизордан еш күренеп тора. Бер дигән кандидатура!.. Әй, онытып торам, сезләрне дә таныштырыйм әле! Аны беләсез инде, Кәбиров ул... Мөгаен ул да сезне, мәгариф министры урынбасарын белә торгандыр?..

— Әйе, без танышлар!— диде Солтан Җәләевич.

— Шулаймыни? Бер дә исемдә юк!— диде министр урынбасары ханым.— Бәлки ялгышамдыр да...

— Без очраклы гына таныштык бугай? Сез бит Әлмәт ягыннан, шулаймы?— дип, Солтан Җәләевич кайда һәм ничек танышулары хакында сөйләп алмакчы иде, шунда ук мәсьәләне кирәксезгә санап, сүзен икенчегә борды:— Сезнең кебек кешеләр эш белән йөриләр инде алар, шулай бит? Музей кызыксындыра торгандыр! Соңгы вакытларда республикага кем килсә дә, хәтта илчелек вәкилләрен дә кунакка безгә китерәләр.

— Әйтәм бит!— диде университеттан доцент ханым.— Солтанның әллә кемлеге тышына бәреп тора, йөзенә чыккан. Безгә нәкъ шундый кеше кирәк иде дә, белеп алып килгәнменме?.. Бу минем иң якын кешеләремнән,— дип, бергә килгән өченче ханым белән дә таныштырып алып,— беләсез инде, данлыклы журналистка, алдынгы карашлы...

— Үзе нәрсә әйтер, тыңлап карыйк!— диде министр ханым, сүз җаен үз кулына алырга теләгәнен сиздереп, креслода җайлап утырган җиреннән тыңларга әзерләнеп. Әмма нәрсә хакында сөйләшергә килгәнлекләрен әйтмәде. Солтан да йомышларын белергә ашыкмады. Кирәк әйберләрен үзләре сорарлар әле дигән сыман, аларга игътибарын салган килеш карап тора бирде.

— Нигә бер сүз дә эндәшмисез?— дип сорады доцент ханым, Солтан Җәләевичка төбәлгән хәлендә, гүяки җавап көтүен белдереп.

Кәбиров шунда гына бу ханымнарның ни өчен килү сәбәпләрен сөйләп бирдек дип уйлауларын, әмма әлегә ярты хәбәрне белдермәүләрен төшенмәүләрен аңлап алды. Алар бәлки үзара бик озак гәпләшкәннәрдер, бәлки инде үзләре өчен хәл итеп тә куйганнардыр, әмма Солтанга әйтергә онытканнарын һаман искәрмиләр. Була торган хәл. Тормыш ыгы-зыгысы шулай саташтыра инде ул.

Солтан аларның ни сәбәпле монда йөрүләрен белми һәм әлегә күз алдына да китерми иде. Доцент ханым, аның елмаеп тик кенә утыруын күреп, тәмам хәтере калгандай үпкәләгән төсле итеп министр урынбасарына карап алды да әйтеп куйды:

— Ничек уйлыйсыз, безнең яңа ачылган югары уку йортына директор булып киләсезме? Әүвәле директор, аннары ректор булырсыз!

Аларның нәрсә артыннан йөргәннәрен Солтан шунда гына аңлады. Мондый җитди тәкъдим алу вакытында кешеләр ялындырырга яраталар бит инде алар. Шуңа күрә, хәтта бераз шаярткандай итеп:

— Ә нигә миңа туктарга булдыгыз, ни өчен Шаһидуллинга түгел?— дип Солтан тыныч кына сорап куйды.— Миңа калса, аның кандидатурасы ярашлы кебек! Кыяфәте дә бар, мин-минлеге дә!

Солтан һаман Шаһидуллинның автобуста теге көнне әйткәннәрен оныта алмый иде. Әмма аның кандидатурасын директорлыкка тәкъдим иткәндә ул әлеге дә баягы “ташка аш белән кайтару” принцибын тотты.

— Юкка алай дип әйтәсез!— диде доцент ханым, ризалашмыйча.— Сез миңа үзегез дә сүз биргән идегез, лекцияләр дә укырмын, булышырмын дип вәгъдәләштегез! Онытмагыз! Вәгъдә — иман! Нигә безгә аның кандидатурасын күрсәтәсез? Белмим, эшли алырмы икән соң ул, авылда мәктәп директоры була алмаганны, монда, Казанга килеп, югары уку йорты кадәр җаваплы урынны... Аны бит әүвәле кеше итәсе бар! Зур эшләрне теләсә кем башкарып чыга алмый! Әгәр дә директор булып килсә, әйтик, берни дә майтаралмыйча утырса, алып ташларга да мөмкинлек табылмаса, калдыруның да мәгънәсе күренмәсә!

Аның кинәт үпкәләве Солтан Җәләевичның йөзенә кызыллык йөгертте, күңеленә авырга килде. Шулай да тизрәк аңлатырга ашыкты:

— Ул сүзләр гайбәт кенәдер! Бик булдыклы егет күренә бит,— диде.— Ә минем монда әлегә эшләрем бар. Үзегез дә беләсез, киләсе елга Габдулла Тукайның йөз дә ун еллык юбилее. Аны әзерләми, үткәреп җибәрми китеп барсам, минем хакта нәрсә әйтерләр? Әйдәгез болай сөйләшик: бер елдан соң мин сезгә менә шушында сүземне төгәл әйтермен! Аңлавымча, мине югары уку йортына директор итеп чакырырга килгәнсез, әйеме?

— Соң, адәм тәганәсе!— дип ачулана ук башлады доцент ханым.— “Битый час” шул турыда сөйләшеп утырабыз ләбаса! Яңа гына аңлап алган кебек юри ялындырган буласыз!

— Гафу итегез, уйларым таркалган вакыткарак туры килдегез шул!— дигән булды Солтан, үзен юри гаеплегә чыгарып. Хатын-кызны кеше алдында кызартырга ярамаганлыгын бик яхшы белә, әмма моны ярсуыннан ничек туктатырга, анысын башына да китерә алмый.

Доцент ханымнан Солтанга бу сөйләшүдә ачулы сүзләрне шактый ишетергә туры килде. Өметен акламавын да белә иде. Кабатланып аңлатып та карады. Һәм ахырда алар шушы тәкъдимне бер елдан соң яңартырга сүз куештылар. Делегация бу килешүдән соң чыгып китәргә тиеш иде. Әмма доцент ханым:

— Көзгә әзерләнеп торыгыз, без сезгә лекцияләр курсын бирәбез, анысы гына юбилейга комачауламас!— диде.

Солтан аның бу үтенеченнән баш тарта алмады. Хәер, аңа фән дөньясы ошый иде түгелме соң? Үзе яхшы белгән, әйбәт аңлаган өлкәне тәкъдим итәләр. Сөйләр, бик рәхәтләнеп укыр студентларга лекцияләрен, аңардан гына калмас!

Шуның белән сөйләшү тәмамланды. Киләсе елга шушы вакытта сөйләшүне яңартырбыз дип тагын бер кат вәгъдәләшеп, ашыкмыйча гына чыгып киттеләр. Солтан аларны ишек төбенә кадәр илтеп озата калды. Баскычтан төшкәндә доцент ханым:

— Нишләп китсен ул шушы рәхәтлектән? Тыныч кына эшләп ята! Юләрмени ул Солтан Җәләевич? Кара инде бу матурлыкны, бу хозурлыкны! Казанда президент сарае гына шушы кадәр күркәм!— дип, ярым үпкәле, ярым ачулы тавыш белән сөйләп-сөйләп алды. Аның ул сүзләрен тыңларга Кәбировка күңелле дә, җиңел дә иде.

Алар хушлашып китеп баргач, ул кабат кабинетына кайтты. Яңадан үз уйлары яңарып киттеләр: республика җитәкчелегенә Әдәби музейны Гыйльми үзәк сыйфатында үзгәртеп кору кирәклеге турындагы сорап язган хатына һәм проектына җавап килмәде. Елдан артык вакыт эчендә алар бер-бер карарга килергә мөмкиннәр иде инде. Әмма булмады. Димәк, игътибарга алырга теләмәгәннәр!

Аннары Солтан Җәләевич бу уен калдырып торырга булды. Аның бүгенгә башка эшләре дә шактый иде. Хыялланып утыру гына җитмәгән!

Һәм ул эш кәгазьләренә чумды.

 

Казан шәһәренең борынгы йөзен саклап калу һәм халыкка ял итәргә, матурлыкка сокланырга мөмкин булсын өчен Бауман урамын яңадан үзгәртеп, ял урыны ясадылар. Җитәкчелекнең бу нияте шулкадәр вакытлы һәм кирәкле эш икәнлеге аяк астына тезеп затлы таш җәелгәч кенә аңлашыла башлады. Халык соклануын яшерә алмады. Шул рәвешле “Спас” дигән префектура барлыкка килде. Энтузиастлар тагын да бер шундый үзәк булдырырга зур хыяллары бар икәнлеген белдереп матбугатта чыгышлар ясадылар. Шулай итеп тагын да “Иске бистә” префектурасы дигән исем колакларга керә башлады. Әмма Солтан аны электән ишетергә тиеш булган икән, бу идея белән Казан татарлары күптәннән янып йөргәннәр. “Спас”, ягъни Бауман урамы префектур тыюлык зонасына кадәр аларның фикерләре өлгергән булган, әмма тормышка ашмый калган. Алар башлаган эшне башкалар үзләренә кирәкчә хәл иткәннәр, идеяләрен бик оста файдаланып, шулай “Спас — Бауман урамы” префектурасы барлыкка килгән.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных