ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Дустым хәбәреннән. 16 страницаГатауллинның үзенчә дусты шагыйрь Хафизның акыл сайлыгына ишарә итеп алуы иде бугай, моңа үзе дә сагаеп калды һәм, тынып, Алсуга текәлде. — И-и, һаман да шул ук Гариф икәнсең син... Һаман шул ук... Юк, мин сиңа үпкәләмәдем... Усал син, Гариф... Юк, син түгел бу, Гариф... Нигә безгә килгәндә генә үзеңне урамда калдырып керәсең син, Гариф, ә?.. Нигә син минем белән шулай үчләнәсең? Минем ни начарлыгым тиде? Алар уртак сүзгә килә алмадылар. Икесенең дә кәефләре юк иде. Аны таба да алмадылар. Гариф юл буена үзен мескенгә, үле җаннар хисабына санап кайтты. Икенче көнне дә аның бу халәте чигенмәде. Өченче көнендә дә... Гатауллин тәртәләрен җыеп, моңаеп һәм сагаеп калды. Аңа авыр, бик тә авыр иде булса кирәк.
Айсылу шушы Гатауллинның күптәнге танышы иде, ничә еллар инде аны оныта алмыйча газапланды. Белмим, ничек шулай булгандыр, араларындагы яшь аермасына да карамастан, бер-берсенә үлеп-бетеп гашыйк чаклары да бар иде аларның. Җәй көне, айлы кичтә, авыл урамында таныштылар. Җиләсрәк вакыт һәм яшьлектәге ниндидер бер самимилек белән тулган чаклар иде бу. Гатауллин Айсылуны капка төпләренә үк озата кайтты ул кичне... — Тормыш-тормыш!.. Белмисең син үзеңнең гүзәллегеңне, сизмисең! Айсылу, телисеңме, мин сиңа күктәге йолдызларны үрелеп кенә алып бирәм, телисеңме?.. Ә юк, телисеңме, мин сине айга мендереп куям?.. Син бит ай кызы — Айсылу! — Телим, Гариф, хәзер үк телим! Алар менә шулай әүвәле уртак хыялга килделәр, аннары... Ә аннары уртак гыйшык утына чумдылар. Берсенә унсигез яшь, икенчесенә — егерме ике! Алар берсен-берсе яратканны, көннәр буе бер күрешергә юксынып йөреп, кичләрен үбешеп туймый торган ярларга әверелеп китүләрен сизенми дә, аңламый да калдылар. Хәтта икесенә дә: — Элекләрне сез бер-берегезне белми дә идегез,— дисәләр, бу сүзләргә һич ышанмас та иделәр. Гариф көн дә кич җитүен зарыгып көтеп ала һәм, инде эңгер-меңгер төшә башламас борын, күңелендәге барлык борчуларын ташлап, мәгъшукасы, дөньяның иң-иң гүзәл җан ияләреннән булган сылуы янына ашыга иде. Кыз да аны көтә, ялындырып кына, Гариф инде үчекләнеп башын иеп моңлана, зарыгудан көйгән күмергә әверелә башлагач кына, әкият дөньясыннан чыккан төсле пәйда була иде. Һәм алар ничектер, әүвәле тартынып кына исәнләшә иделәр: — Исәнме, Айсылу! Менә, мин килдем әле! — Исәнме, Гариф! Мин дә чыктым әле! Алар җитәкләшеп алалар, иреннәренә иреннәрен тидерәләр һәм икесе дә, бу дөньядан югалып, башка тарафка — хисләр иленә кереп адашалар. Кичләр буена шулай йөриләр. Бар булган сөешүләре иркәләшү-үбешүдән узмый: алар Җирнең иң бәхетле балалары иделәр. Җәй сөю-сәгадәт эчендә сиздермичә генә таң аткан шикелле узды да китте. Үзе белән бергә хисләр дөньясын да алды. Бөтен авыл өчен сөйләшер бер сүз булды: — Гариф белән Айсылу... — Яратышалар икән... — Чү, аларның берсе әле яңа гына калада укый башлады, икенчесе, бетереп, эшенә китеп барышы... Булмаганны! Әйе, булмады түгел, булды. Алар чын сөю белән сөештеләр. Ә кыз яшькә өлкәнрәге иде! Ләкин иң аянычы бу түгел әле. Мәхәббәт гомумән аянычлы була аламыни ул? Сөю — сәгадәт, ә сәгадәт ул — бәхет!.. Иң аянычы соңрак булды. Айсылу нигәдер Гарифның мәхәббәте чын булуга тулысынча ышана алмады. Чөнки ул аннан, искәрткәнебезчә, олырак яшьтә, өлкәнрәк кыз иде. Аңа егерме ике яшь шул! Айсылу үзенең Гарифтан дүрт яшькә олы булуын бары тик эшкә киткәч, эшли башлагач, боегып, Гарифны сагынып утырганнарында гына исенә төшерде. Хәтеренә китерде дә калтырап ук куйды: унсигез яшьтә адәм баласында сабыйлар мәхәббәте генә була шул әле ул! — Сабый! Гариф мондый кушамат алуга лаеклы кеше түгел иде дә бит, ләкин Айсылу өчен ул бары тик сабый, сабый гына икән! Җәйнең кояшы сүрелеп, агачлар яфрак койдылар, җирне беренче ак кар, тәүге бураннар каплады. Алар гүяки кызның күңелендәге хисләр аланын да күмделәр. Айсылу барын да аңлатып Гарифка хат язды. Дөресен генә әйткәндә, хаты да, искәрергә кирәксә, ике сүздән генә гыйбарәт диярлек мәктүпләрдән иде:
“ Гариф, без бер-беребездән ерак кешеләр. Без бергә була алмыйбыз!” Эһ кызлар, кайвакытта нинди мәрхәмәтсезләр сез! Әгәр дә ирләр аз гына булса усалраклар икән, димәк, алар рәхмәтегез илә шулай, ягъни алар каты бәгырьле булулары белән сезгә бурычлыланалар! Һәрхәлдә мин моны шулай дип беләм. Ни генә дисәк тә, егет халкы бераз кирерәк һәм үзенә карата таләпчәнрәк була ала ул. Ә мәхәббәте аңа башын суларга салдыра, йөрәге сөйгәне янына чакыра, ашкындыра. Менә шулар икесе, ягъни мәхәббәт белән усаллык, мөгаен тәвәккәллек шулардан киләдер, аның нисбендә бергә кушылалар, көчлерәге, билгеле — мәхәббәт инде, җиңә, ләкин вакытлыча гына. Чөнки гыйшык яман утка әйләнгәч, кеше бу ялкыннарны җиңәрлек чара эзли башлый, аны күңел каберлегенә күмәргә тырыша. Гариф та шулай итте. Үзен җиңәргә, мәхәббәтеннән өстен чыгарга тырышты. Әмма кайвакыт шушы изге көрәшеннән күңеле айнып китә иде дә, ул тагын да тирәнрәк чоңгылларга, ярсу упкыннарга барып төшә иде. Эһ-һ авыр ла шул, бик авыр сөйгән ярыңны онытырга теләүләр, сөюдән качулар бигрәкләр дә читен шул... — Исәнме, Айсылу! — Ә-ә, синмени әле бу? Нишләп йөрисең монда? — Айсылу, нигә шушы кадәр мәрхәмәтсезлек? — Юри генә! — Сынар өченме? — Белмим, мин синең бу хисләреңә һәм барысына-барысына да ышанып җитмим. Аяк асларында кар шыгырдый, гүяки басмагыз миңа, измәгез мине дигәндәй үксеп-үксеп елый. — Айсылу, тилесеңме, мин үзгәрәм? Гел яхшы якка гына. Моңарчы мин һәркемне үз итә идем, бар кешеләр дә миңа якыннар сыман иде, кызлар да үз иделәр... Гариф сөйләнә, гүя барысына үзе ул гаепле, аның кешелеккә карата булган изге тойгылары аның күңелендә каршылыклар тудыра. — Юк... Ышанып бетмим мин сиңа! Алар берничә тапкыр шулай сөйләштеләр һәм бүтән, менә шушы соңгы көннәргә кадәр бер генә тапкыр да очрашмадылар. Гариф аны кайвакытта исенә төшергәли, әмма хәзер инде элеккеге гүзәл җәй кызы сурәтенә, яшьлектәге ай сылуы буларак кына күңелендә утырып калган, үтелгән истәлекләренә җан өрә. Әмма ул тойгылары никадәр тирән булсалар, алар шулкадәр ерактарак һәм яшьлектә үк калдылар. Гомер үтә бирде, Гариф җитәрлек дәрәҗәдә үзен-үзе тотарга, мәхәббәткә алай ялгышып ышанмаска, гомумән дә сөюнең дошманы булуга кадәр барып җитә язды. Һәм менә аңа Алсуы очрады: гүзәлләрнең гүзәле иде ул кыз! Алар кавыштылар. Тормыштан сәгадәт җимешләрен бергә җыя башладылар. Тик бәхет-шатлыкларның очкыннары җаннарын озак җылыта алмады, яшәүнең дәвамы булган кайгы-хәсрәт төтене аларның күңелләренә үзенең корымын да койгалады. Һәм озакламый күңелләре тәмам буталып, бәхеткә дә, кайгыга да исләре китми башлады. Чөнки аларның күңел казаннары юшкын белән капланып, инде хисләре тупаслана бара иде. Мөгаен Гарифның күңеленә ком иртәрәк утыргандыр, ни генә булмасын, Алсу кебек итеп ул матур һәм самими җиңеллек белән ярата белмәде. Аның сөюе бары тик изге гаиләгә тугрылык хисе аша бәйләнгән бирелгәнлек, үзеңнең кемнеке булуыңны адым саен тою, соңга таба инде гүзәл истәлекләр эчендә яшәүче дөньялык мәхәббәте иде. Мондый хис һәм тойгылар бүтән төрле гашыйк утларыннан изгерәк һәм данлырак булулары белән аерылып тора. И мәхәббәт, күп кешеләрне үзгәртеп, аларда яшәү рухы кабызасың, ә кайберәүләрне бөтенләй дә таптап китеп барасың. Син изге булсаң да, мәрхәмәтсез — йөрәкләрне утта яндырасың! ...Ә Айсылу Гарифка ышанмады. Дөньяга ул үз сәер күзлеге аша карады. Чөнки ул шул җәйне, институттан соң, авылда, әбиләрендә ял итте, шаярып, романтиканың соңгы талпынуы буларак юри генә Гариф исемле яшь егетнең башын әйләндерде. Уеннан уймак чыкты. Егетне аптырата торгач үзе дә яккан учагына чолганып калды. Гарифны хәтта каладагы Искәндәреннән дә ныграк ярата иде бугай. Гариф белән күңелле һәм рәхәт иде аңарга, каланы да, һәрвакыт нидер таләп иткән Искәндәрен дә оныткан иде Айсылу. Ләкин бу шуклыкларының тамыры тирәнгә китте — Гариф аның колына әверелде! Айсылуга бу егет ничектер ятим төсле, кызганычрак иде. Шулай да бу хисләрен җиңде, ул миңа лаеклы түгел дип, акрынлап-акрынлап күңеленә акылы аша аңлата торгач җиңде. Менә шул вакытларда Айсылу үзен көчле рухлы, дөньяда бәхет белән яшәргә сәләтле итеп тойды. Мондый исәпләре аңа яңа дәрт биреп тора иде. Искәндәре дә аны ташламады. Үз таләпләрен арттырганнан-арттырды. Алар өйләнештеләр. Гариф онытылды. Эһ, белсәгез иде ике ярның бергә булу шатлыкларын. Тик аларның яшьлек чәчәгенә, сәгадәт гөленә көзге кыраулар бик иртә төште. Елдан артык яшәделәрме-юкмы, инде бер-берсенә үпкәләшүләре, бер-береннән җәбер-золымнар күрүләре ешайганнан ешайды. Искәндәре дә эчкечелекне хуш күрә башлады. Мондый көннәрдә Айсылу аны җан ачысы белән каргый һәм үзендә яшәүгә ышаныч артсын өчен ниндидер бер өмет йолдызын эзли иде. Тик андый йолдыз калыкмады, йөрәк яраларын савыктырыр, аһ-зарларын тыңлар кешесе бик озак еллар табылмады. Шулай да үзенә тәэсир итеп торган кемнеңдер күңел җылысы барлыгын һәм аның якында гына икәнлеген сизенә иде ул. Әйе, ул кеше — алданган Гарифы, мескен Гарифы, көлке Гарифы иде. Айсылу Гарифның аяк астына барып егылса гына үзенең ямьсез һәм шыксыз тоелган гаилә бәхетсезлегеннән котыла алыр төсле иде. Әмма көннәр элеккечә ваемсыз уза бирделәр. Кызы Галияне алып кайткан көннәрендә ул тагын да Искәндәре өчен яши башлаган сыман иде, ялгышты. Ире ниндидер серле вакыйгалар белән чуарланган кара йомгакка уралып һәлак булды. Күршеләре: — И эчә иде дә инде!— дип сөйләнделәр. Тик соңыннан гына йомгак чишелеп, сере ачылып китте: Искәндәрне сөяркәсе үтерткәне мәгълүм булды. Әмма бу яңалык Айсылуның гына бәгырен өзде. Бу бәхетсезлекләрне ул Гарифны рәнҗетүе өчен башына төшкән бәла дип фараз кылды. Һәм бөтен булган теләге — Гарифтан гафу үтенү, аннан рәхим-шәфкать сорау иде. Әмма Галиясен тәрбияләү белән янып йөргән ана, озак та үтми, Гарифны да онытты. Мәрхүм иренә булган ачуы һәм үпкәсе дә сүрелеп беткән иде. Алар — кыз белән ана, һәрвакыт ике дус, бер-берсенә таяныч булдылар. Ә соңгы вакытта, каладагы берничә шәфкатьле гаилә белән танышып алгач, ир бәхетенә чумган ханымнарны күргәч, аның да табигый хисләре тернәкләнеп, йөрәген хисләр өермәсе яндыра башлады. Мондый дәрт-дәрманнан ялны ул бары тик Гариф турындагы истәлекләрендә генә таба иде. — Гариф! Гарифҗан! Гатауллин! Хатын кыз йөрәгенә утны яңарту өчен күпме генә май тамызу кирәк: “Мин сиңа, телисеңме, йолдызлар бүләк итәм?..” — Телим! Айсылу хатирәләрендә сакланып калган һәм хыялында кабат яши башлаган Гарифка ышана, аның сөюенә бирелә башлады. “Кая икән ул сабый?” Алар очраштылар. Монысын Айсылу үзе теләде! Аннан тагын очраштылар. Бу юлы аның янына Гатауллин үзе килде. Борчу өстенә борчулар алып. Әмма аларны бу очрашулар кавыштырмады... Гариф киткәч, Айсылу озак кына сүзсез утырды, ә аннары үзе дә чыгып йөгерде. Кышкы салкын караңгы урамны урталай ярып: — Гарифҗан!— дип аваз салды. Гатауллин, үзен чакыралар дип бугай, җиргә терәлердәй булып салынып төшкән башын күтәргәннән соң, адымнарын акрынайта төшеп, як-ягына каранып куйды. Әллә Айсылуны ишетте, әллә юк: барыр юлын дәвам иттерде. Шушы төн уртасында урам буйлап атлаган какча күләгә Айсылу өчен бик якын һәм кызганыч иде. Ул, сизенмәстән, үз хәсрәте янына Гатауллин кайгысын да кабул итте...
Адәм балалары өчен иң күңелле булган нәрсәнең ни икәнлеген сизенмичә, кайгыларына да игътибар итеп тормастан тормыш үз җае белән бара, үзгәрә, үзенчә хәрәкәт итә торды... Быелгы кышның бер куандыра торган ягы шул иде — ул салкын тоелмады. Мондый җылы декабрьнең сәбәпләрен гәҗит-журнал укып баручы акыллы башлар Мексикада күп вакытлардан бирле гөрләп утырган вулканның тәэсир галәмәтеннән күрделәр. Имеш, бу утлы кыя үз эченнән меңнәрчә тонна лава һәм һава корымы чыгарып ташлаган. Ул тузан, ком һәм корым Җир шарын спираль рәвешендә әйләндереп алган, стратосфера аша җиргә таба җылы һәм суыкны кертми тора икән. Икенчеләр, шалтыравык сүзләрнең коллары, бу галәмәтләр космоска очулар аркасында, бөтен күк йөзен тишекләндереп бетерүләре сәбәпле дип раслау ягында торалар иде. Ләкин кемнең ничек әйтүенә дә карамастан, кыш чыннан да җылы килде. Һәм бу аның безгә биргән бердән-бер сөенече дә иде. Чөнки кар-бураннарны яраткан Рәсәй халкы янында яшәгән татарларда җылы һава сөяк сындырмый иде. Шулай да кичкә таба кинәт кенә суытып та куйды. Тайгак сукмаклардан шугалап бала-чага йөгерешеп узды, карт-корылар аякны саграк басу ягын карадылар. Ә боларның барына да гүя читтән, кабинет пәрдәсе аша гына вакыт-вакыт Мөхәррәмов карап торгалый иде. Мөхәррәмов димәктән, ул буйга әллә ни озыннардан булмаса да, үзенең ак бәсләр кунган чәче һәм киң маңгае аркасында кешеләрдә үзе хакында бик яхшы уйлар калдыра иде. Йөзенә кышның салкын бураннары, көзнең бозлы яңгырлары тимәгәнгәдер, ул чиста һәм җыерчыксыз иде. Ә шулай да кайбер көннәрендә сәгатьләр буена кабинетыннан чыкмый. Эшләп утырган чакларында күз төпләре салынып, гәүдәсенә еллар авырлыгы иңә иде дә, Мөхәррәмов нәкъ картлар кыяфәтенә кереп кала. Әмма бу вакытларында да аның йөзеннән сирпелеп торган акыл көче китми, чалымнары шул килеш үзгәрмичә кала иде. Мөхәррәмов авыл малае буларак үсте. Үзенең министр дәрәҗәсенә менеп ирешүеннән соң да әле һаман, вакыт-вакыт, ташу суында салам саллар яндырып йөрүләрен — барысын-барысын да оныта алмый иде. Шуңа күрәдер дә аңа кай вакытларда шушы кысан кабинеттан чыгып, киң басу-кырларны аркылыга-буйга иңләп йөрисе килә торган булуы гаҗәпләнерлек түгелдер. Һәм ул мондый хисләрен һичкемнән дә яшерергә уйламый иде, җитмәсә. Кала кешесе булган хатыны Миләүшә ханымга кичләрен, ә кайвакытта озаклап ук шул малай чаклары хакында бәйнә-бәйнә сөйли торган иде. Хатыны иренең бу гадәтен күптән белгәнгәдер инде, аның хатирәләрен ахырына кадәр тыңлап бетереп, һичбер вакыт бүлдерми торган иде. Һаман бер үк сүзләрнең һәм вакыйгаларның кабатланулары бәлки Миләүшә ханымны туйдырмый да торгандыр, бәлки ярату, иренә карата булган ихтирамы аңа итагатьлек бирәдер, монысы хакында Мөхәррәмовның уйлап та караганы юк иде. Алар сүзне күпчелек өстәл янында, аш артында гына сөйләшеп бетергәнлекләре сәбәпле, калган вакытын Мөхәррәмов гәҗит-журнал караштыруга, китап укуга тота иде. Ә эше хакында бер вакытта да киңәшмәгәнлегенә күрә, тора-бара аның бу сыйфаты Миләүшә ханымның да гадәтенә әверелде — аларның сөйләшер сүзләре бары тик яшьлек һәм балачак хатирәләре генә булып калды. Тора-бара бу сүзләр арасына балаларының сабый һәм яшүсмер чакларын искә алулар да килеп кушылды. Шулай итеп бу гаилә бары тик истәлекләр белән генә яши иде. — Керегез, кер! — Көттердем, ахрысы? — Юк, зарарсыз... Көттермәдегез, киресенчә, миңа азрак җәелеп эшләргә мөмкинлек кенә бирдегез. Мөхәррәмовның кабинеты ишегеннән узган Кәримов һаман да ишек катыннан түргә таба үтмәде. Кулындагы портфелен куярга урын эзли иде булса кирәк, ә анысын сәркәтип кыз янында ук калдырып керергә мөмкин иде. — Куегыз шунда, үтегез! — Рәхмәт, Назыйм Харисович, рәхмәт сезгә! — Әйе-әйе! Кәримов үзенең портфеленә ниһаять урын тапты: өстәл янындагы урындыкларның берсенә куйды. — Назыйм Харисович, хәлләрегез ничек соң? Миләүшә ханым бер дә күренми, шул килешме соң, яхшы гынамы? Алар күптәнге танышлар иделәр, тик якын дуслардан гына була алмадылар. Чөнки Кәримов яшьлегендә Миләүшәне ошатты, Назыймга кияүгә чыккач та, Миләүшәгә берничә тапкырлар үзенең кулын һәм йөрәген тәкъдим итеп, тормышның гөлле бакчаларында гына яшәтәчәгенә антлар итә иде. Тик ханым андый буш һәм купшы сүзләрне кабул итмәде, әллә Кәримов бөтенләй дә аңа ошамый идеме, адашмады-ялгышмады. Билгеле, моны Мөхәррәмов үз вакытында белми калды, әгәрем ки сизенгән-ниткән булса, йөрәгендә кайнаган егетлеге белән, галим-голамә кисәге булган шушы Кәримовны ни эшләткән булыр иде, билгесез. Чөнки Миләүшә ханым бу хакта бервакыт көлке хәл итеп сөйләгәч, инде өлкәннәр яшенә җитүенә карамастан, акылына буйсынган ир кеше, ашаган җиреннән торып, тәмам кәефсез калган иде һәм, кайвакытта, Кәримов исенә төшкәндә, ничектер күзләре дә шашынып алгандай итә иде. Моның нилектән алай икәнлеге соңыннанрак беленде: Кәримов кеше хатыннары белән шаярыша, бигрәк тә дуслары-танышларының тормышларын бозгалый, аларга шулай күп зыяннар да китерергә өлгер булып чыкты. Тик аның мондый начар гадәте барлыгын күпләр, бик күпләр күрми һәм белми калганда, моны бары Мөхәррәмов та очраклы рәвештә генә ишеткәләгән иде. Әүвәле аңа боларны исерек баштан, бер бәйрәмдә Кәримов үзе сөйләп ташлады, дәрәҗәдә үсми калуын шуның белән аңлатты, ә аннары, озак та үтми Кәримовның ул Миләүшә тирәсендә бөтерелгән чагына туры килде. Кәримов үзенең Мөхәррәмовка кайчан нәрсәләр сөйләгәнлеген исеннән бөтенләй дә чыгарган иде булса кирәк, юкса Миләүшә килеп сарылырга маташмас иде. Озак та үтми Кәримовның үзе белән дә нидер булды, ул боегып калды, аннары, берара бик тә эшлеклеләнеп китте. Тик ни хикмәттер, һаман аның ишеге тактасындагы язуда “зав.” түгел, “зам.” гына иде. Ә шулай да ул да көннәрнең берендә үсә алды. “Зам.” гына килеш калса да, барыбер күтәрелде, дәрәҗәсе дә артты. Шулай да чир китә, әмма гадәт кала диләр, ул һаман үзеннән югарыларга үтемлерәк булу өчен хатыннары аша тәэсир итүне мәгъкульрәк күрде. Менә Мөхәррәмовка килер алдыннан әүвәле Миләүшә ханым белән ике көн элек кенә Кәримовның сөйләшеп куюын Назыйм Харисович яхшы хәтерли иде. Кәримов бу юлы да иркенләп утырырга ниятле иде булса кирәк, бик озаклап, кирәкмәгән эш-хәлләр хакында гәп корырга маташты. Аннары, Мөхәррәмовның канәгатьсез йөзен күрепме, төп йомышына күчте: — Назыйм Харисович, бездә бер бик кызыклы утырыш булып алды әле. Хәтерлисездер, әйе, Гатауллин... Шул. Аннан күп кенә иптәшләр риза түгелләр. Сүз хәтта аны эштән азат итү хакында да барырга мөмкин. Кәримов, сүзләреннән туктап, Мөхәррәмовның нидер әйтүен көтте. Ләкин Назыйм Харисовичның аңа текәлеп карап утыруын күреп, сагаеп кына дәвам итте: — Билгеле, без аны җиренә җиткереп үтәрбез дип ышанам... Бу минем генә фикер түгел... Дөресен генә әйтсәк, монда минем һичбер катнашым юк! — Нигез? Кәримов, бу сорауны ишетүгә, сүзеннән кинәт бүленеп, тотлыгып алды: — Нэ-нэ-ни-ничек? Нэ-нэ-нинди нигез?.. — Юк, сүз ул хакта түгел, эштән ни өчен аласыз дим? Кәримов өстәлдәге графиннан су капты, тотлыгуыннан тукталып, елмаеп ук куйды. — Сез ул хакта икән... Нигезе шул — Гатауллин безнең фәннең төп нигез ташларын какшата, юк проблемалар белән, файдасыз тикшеренүләр белән мәшгуль... — Ә нинди мәсьәлә соң ул, нинди өлкәдә эшли? — Төсле музыка... Теориясенең нигезе — тавыш дулкынын яктылык нурына үзгәртү... Үз теле белән әйтсәк, күзсезләрне колаклары аша күзле итү, колаксызларны күзләре ярдәмендә колаклы итү... Ягъни, тавыш дулкынының яктылык нурына тәэсире мәсьәләсе... Менә шундыйрак, ике яклы, буталчык, нигезсез проблемалар эчендә кайнаша ул. Мөхәррәмов, бераз уйланып утыргач, беренче тапкыр Кәримовка үтә ягымлы караш ташлап: — Ә шулай да, минемчә, коллективны бозмыйк... Ашыкмыйк, бераз сабыр итик. Аннары күз күрер. Мондый адымны ясау, Гатауллинны фәннән читләштерү — аның гыйльми өлкәсен кире кагу дигән сүз дә бит әле! Шуның өчен, минем үтенечем, дөрес аңлагыз, үтенүчем — хәзергә Гатауллинны болай борчу кирәкмәс. Аннары шунысы да бар, аның, ул тикшерүләр уздырган өлкәнең сәясәткә, идеологиягә зыяны да тия торган түгел,— диде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|