Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 11 страница




Шулай шул, энекәш, аларны хәтердә сакларга кирәк!..

Дөрес анысы, җитешсез, кыек яклар бар инде ул, әмма болай ук мәгънәсез булырга да ярамый. Без бит җитәкчеләргә ышанабыз, аларга буйсынабыз...

Чын хуҗа була белмиләр, ә хуҗа була белергә кирәк, бик кирәк, вакыт инде.

Ризван туктап калды. Аның күзләреннән әйтәселәре күп булуын, гади кимчелекләрне дә шактый ук тирән кабул итүен, уйларының әле моның белән генә бетмәвен күрергә мөмкин иде. Кайчакта ялгышны тануы кыен, әмма Ризван инде моңа җиңел карый алмый. Шушы сыйфаты белән ул меңнәрчә кешеләргә охшаш иде.

— Син тыңла әле, энекәш! Күмхуҗда калам, дисең. Әмма укырга кирәк. Аннан соң кайтсаң да була!

— Юк, абый, мин әнкәйне калдырып китә алмыйм. Минем вөҗданым кушмый. Юк-юк, мин уртакул булмамын, анысы. Үзең дә әйтеп торасың ич, әнкәйгә карата да менә шушындый игътибарсызлык — зур ялгыш бит! Мин, абый, күп уйлап карадым. Кыскасы, күмхуҗда эшлим, читтән торып институтта укыйм. Минемчә, җиңәргә була! Тик ялгышлык кына булмасын! Эш үткәч, хатаны төзәтеп булмый ул!

Энесе белән Ризван килешә иде. Ә үзенең тормыш кылы да өзелергә тора. “Яхшы күңелле кеше син, Фазыл энем, яхшы кеше!”— дип күңеленнән генә ул сөенә иде...

Агалы-энеле акрын гына Фатыйма апалар капкасына җиткәндә өйдән гармун тавышы яңгырады. Аннан кунаклар чыкты. Иң беренче булып Фазылның кочагына апасының малае Илдус атылды...

Ризван абыйсының сүзләреннән соң Фазыл бик күпне төшенде, ул аның белән килешә дә иде бугай. Әмма егетнең фәлсәфәсе бераз башкачарак иде... Мөгаен, тормыш авырлыкларына күпчелек без үзебез дә гаепледер, ул ялгышларда безнең дә өлеш күптер? Чөнки бер-беребезне вакытында туктата белмибез, күреп алып күтәрмибез. Вак-төяк ялгышлардан качу җиңел, билгеле, болар да шундыйлардан гына түгелме соң? Бәлки?..

Ә иң кирәге — безнең төп юл дөрес булсын, менә кайда ялгышмаска кирәк. Кешенең бәхетен билгеләүче тормыш юлы дөрес сайланып, киләчәгендә аны куандыра алсын. Чөнки һәркемнең шәхси бәхете халкыныкы белән үрелгәндә генә сокландыргыч була. Бар нәрсә дә үзгәрә шул. Тик Ризван абыйсы гына моны кабул итә алмый. Аның күңеле үткәнне сагына һәм, әйе, сагынырга тиеш!

 

6. Туганнар

 

Туганнар мәш килде...

Шушындый кызу көндә өйдә утыру бик үк рәхәт булмаса да, солдаттан кайткан егетнең бөтен эч сере, үткәннәре белән уртаклашмагач ни була ди ул? Әмма Фазыл гына кыска итеп җавап бирә. Ә ахырга таба сүзләрен бары тик “бар да әйбәт”, “барсы да яхшы” белән генә бетерә башлагач:

— Табын янында сөйләшелә ул!— дип, кияүләре сүзне йомгаклап та куйды.

Фазыл тәрәзә янына килеп басты. Балачакта хыялга бирелеп текәлеп торган нокта иде бу. Нәкъ элеккечә моннан карап торуы да ничектер рәхәт бит... Әнә, кара чәчләрен җилфердәтеп велосипедта бер кыз үтеп китте. Әйе, Фазылга таныш кыз, кайтканда очраткан сылу иде бу. Егеттә яшьлек тойгылары уянып китте, ул ачык тәрәзәгә килде, челтәрне күтәреп, урам якка башын чыгарды.

Менә авылда, менә үз өендә Фазыл, тик нидер җитми, нәрсәдер югалтылган да шуны мәңге табып булмас кебек... Ул монда ничек атлыгып ашыкты. Аһ, ничек сагынган иде туган авылын. Әмма күңеленең кайсыдыр урыны кителеп калган төсле. Ул бәлки әнә анда, ике ел бер җан, бер тән булып яшәгән солдатлар арасында калгандыр? Шул украин егетләре дә, хезмәткә килгәч кенә тәмәке тарта башлаган үзбәк дуслары да — барысы-барысы да ничектер якын иде.

— Исәнмесез!..

Фазыл каушап китте. Тәрәзә каршында шул кыз — кара чәчле, зәңгәрсу күлмәкле, мөлаем генә елмаеп торган чибәр сылу басып тора, ә күзләре егеткә төбәлгән.

— Яхшы!— дип солдат әйтте әйтүен, әмма “яхшы, чибәркәем, дигәнендә әйбәтрәк булыр иде” дип шаяртмавына үкенеп тә куйды... Ул арада кыз китеп тә барды.

... Кичкә таба Ахун печән төягән ат йөге белән килеп туктады.

— Менә, егетләр, бәйрәм алдыннан сәндерәгез буш тормасын мин әйтәм!— дия-дия, аны кыек астына җәйгәләп йөрде.— Бераз дымлырак...

Шунда ук:

— Хатыннар өйдә булганда, ир-атка менә шушында утыру яхшырак,— дип, үзенең серен дә әйтеп куйды. Җитмәсә арба төбеннән бер кызыл аракы да чыкты.

— Менә, туган, шулай ул, син нәрсә, “давай”, моны аударабыз,— дип сикереп төште, җәһәт кенә кулына ишек алды ягында эленеп торган чүмечне алды да яңадан сәндерәгә менде.

— Менә шулай ул, туган! Бүген кайтып керсәм, Галия апаң пыран-заран китерә. Нәрсә, ди, бәйрәм дип мөгез чыгарып йөрмә, ди. Шуннан утырып аңлаттым да, кибеттән өч кызыл алып, күршемнең арбасына аттым, Хәсән абыеңны беләсең бит!.. Аңа нәрсә, шул гына кирәк. Ясалма көтүлек үз кулында. Икебезгә литрны печән арасында гына ектык та калдырдык. Күршем яхшы. Андагы — минеке, минеке – аныкы, дигәндәй, сайрашып яшибез. Ну абыйсы начар иде, ярты буразна бакчасына кереп бәрәңге утырта күрмә, буар иде. Монысы — акыллы баш. Бер буразнаны юри сукмак өчен калдыра. Без бит крәстиән, җиргә кендек бәйләнгән инде. Һич котылып булмый. Әнә шул бакчадагы егерме сутый да җәлке. Күршеңә ярты атлам да бирәсең килми. Шулай да, тату яшим дисәң, саранланма син аны, ярты капчык бәрәңгең ким чыгар, әмма күңелдә — җиңел, йөрәгең — тыныч. Менә шулай, туган!

Ул кызылны олы чүмечкә челтерәтеп салып бетерде, калдымы дигән сыман шешәгә текәлеп торганнан соң, аны тиз генә печән астына яшереп куйды. Түбә кыегы астындагы җилсез, җылы рәхәт һавага печән белән шәраб исе таралды... Ахун, беразын эчкәч:

— Мәле, туган, аударып бетер!— дип, Фазылга тоттырды. Егетнең бозыласы килми иде, шулай да абыйсына хөрмәт йөзеннән күтәрде.

— Әйе, энекәш, үстең! Ну сагындырдың бит!— дип Ахун абыйсы шунда Фазылның җилкәсенә китереп сукты. “Юк, яратып сугу гына аз, көрәшеп тә карага кирәк!” Башына килгән шушы уйдан хәрәкәтләнеп киткән гайрәтле ир хәзер егетне бакча ягына чакырды. Әйдә, янәсе, карыйк, кем булып кайткансың!..

Фатыйма апаны кияү кешенең юкка чыгуы борчый ук башлады:

— Кая олакты соң, табын да әзер, туганнар да килеп җитәр, кибеттән тагын алып кайтам дип киткән иде. Өйдә булганы җитмәгән идемени?— дип ачуланып та алды.

— Фазыл, сал, кайнеш, “давай-давай”!— дип дәрт биреп торган җизнәсенә егет күзен генә кысып куйды. Ахун аның җилкәсе аша бәрәңге сабаклары арасына барып төште. Барысы да көлешә башлады. Кияүләре кычкырган тавышка йөгереп чыккан Фатыйма апа, аларны күрмәмешкә сабышып, улына эчтән куана-куана өенә кире керде.

Ә Ахун бигрәк шат иде. Кияү кешенең үрмә җеп сумка белән күтәргән аракыларына ул арада күз ташлап, бер-икесен алды да, тиз генә сәндерәдәге печән өстенә яшерде...

Фазыл урам якка чыкты. Аның янына Вәсим килеп басты. Шул чакта мотоциклда үтеп киттеләр. Артта зәңгәр күлмәкле теге сылу кыз утырган иде. Дустыннан Фазыл шул кыз хакында сорашты. Ул сөйләгәннән соң, димәк егетең бар дип, күңеленә оялый башлаган чибәркәйдән арынырга теләде. Шунда яңадан алар күренде... Килеп туктадылар.

— Һо, Фазыл, синме бу, кайчан кайттың?— дип, инде кичә үк аның кайтканын ишеткән егет солдатның кулын кысты.

— Саумы?.. Кичә!..

Фазыл берничек тә башына китерә алмый иде. Кара әле ә, нигә соң дустын, сыйныфташын, Камилне башта ук, үтеп киткәндә үк танымый калды?!. Ярыйсы гына үзгәргән икән шул, чандырланган, үсеп тә киткән... Ул арадан берәү, көз көне армиягә алынды. Бергәләшеп, кадерләп озаттылар, ә Фазыллар шалуннары белән китте... Әйе, Камил бу!

Ике классташ бер-берсенә елмаеп карап тордылар. Бераздан алар арасына чибәр күзләр үтеп керделәр. Бу Гөлшат иде. Фазыл, сүзләрне җанландырып җибәрер өчен шаяртып:

— Карале, Камил, инде кунак кызларын да безгә калдырмагансыңдыр, ә?— дип, үз күреп Гөлшатка карады. Егеткә аның белән танышырга кирәк иде һәм бу шулай җиңел генә килеп тә чыкты.

— Юк ла, Фазыл, ул бит минем сеңлем, әллә оныттың дамы? Гөлшат!..

Камилнең егет мондый сеңлесе барын белми дә иде. Әллә оныткан да инде?

Фазылның башында сораулар кайнаганда, дусты кунак кызлары хакында сөйләп китте. Сеңлесе янында дип тә тормады, монысын озаткан идем, кирерәк, анысы болай “важный” түгел дия-дия, аларны сортларга бүлде.

Бәлки егетләр тагын да озаграк сөйләшеп торган булырлар иде, әмма хатынын култыклап, бәйрәмчә киенгән Ахун килеп җитте. Бик җәһәт кеше ул.

Башта Камил белән Гөлшатны өйгә керергә чакырып азаплады. Аннан соң хатынын мактап алды...

Табын тәмам җыелып беткән иде. Ризван да килде. Шушы, тешләре коелып, чәчләре агарган, какча-ябык абыйсы Ахун кода янында бөтенләй кечерәеп калган төсле күренсә дә, күз карашының тирәнлеге, акыл тәэсире белән көчлерәк иде. Ахун шушы күзләр белән очрашса, артык җәелеп китә алмасын белеп, берничә урын читкәрәк утырды. Туганнары аның теленә салынып, аш өстенә май булуын көтә иде.

...Бәйрәм төн уртасына кадәрле дәвам итте. Хатын-кызларның кайсы китеп, кайсылары йокларга җыена башлагач, ир-атлар печәнлеккә үрмәләделәр. Тик җырлап, биеп арыган булсалар да, күзләре ябылмады. Фазыл янына Ризван абыйсы туры килгән иде. Егетнең йокысызлыгына игътибар итте. “Энекәш киләчәктә тагын нәрсәләр планлаштыра икән, бергә чакта сүтеп калырга кирәк, тагын кайчан менә шушылай бер җыелып була бит, ныклы сүз әйтү кирәк егеткә, ялгышмасын!..” Чыннан да шулай, яңа кайткан гына чагы, яшьлеге белән хаталанмасын! Уйлары ныклы булмый торып эшне башладымы, инде планнары да барып чыкмаса, бетте диген. Кешеләр тормыш мәйданына җиңү өчен чыгарга тиеш! Әгәр андый теләк булып та дөрес юлдан китмәсәң, харап буласыңны көт тә тор. Бөтен нәрсә үзеңнең сәләтеңә, акылыңа, көчеңә карап сайланырга тиеш. Сабантуйда да шулай бит. Көрәшә белгән тимер беләклеләр генә көч алыша, ә йөгерә белгәне, беренче киләсенә шиге булмаган кеше — йөгерештә ярыша. Тормышта да кем “йөгерә белә”, кайсылар яхшы гына “көрәшә”.

Табын янында шуңа охшашлырак сүз дә булып алган иде. Тик менә хәзер аны яңартып җибәрү Ризванга уңайсыз тоелды. Арада иң карты, иң өлкәне ул бит! Димәк, аңа сүзне башлау шарт. Җитмәсә монда менеп ятты, юкка гына түгел, сөйләшергә исәпләре барын сизенеп шулай итте. Кодасы да монда. Дөньяга икенчерәк күзлектән карый, көлкеле ягын чамалый ул. Икесе ике төрле кеше. Тормышны берничә яктан карап тикшерә алачаклар.

Шунда сүзне Ахун башлап җибәрде:

— Да егетләр, яшь чакта йокы печәнлектә тәмле була иде, нигәдер юк бит әле, йоклап булмый, йоклап!

Туганнар бераз кузгалышкалап, көлешә башладылар. Ризван шуңа ялгап та китте:

— Шулайрак шул... Фазыл, карале, анда яхшы булды дисең, ә монда эшне ничегрәк тотмак буласың соң?

— Бер-ике атна каерып печән чабып алырга исәп, Ризван абый!

— Ну-у, анысын булдырырсың син, энекәш, тик әле печән вакыты түгел... Менә бит аның башка ягы бар. Кем булырга, мин әйтәм, исәпләр?

— Соң, абый, күмхуҗда калу инде. Нигәдер сагындырды, кырда җир сөрәсе бик килә бит... Исәп менә шулайрак.

Фазыл үзсүзле иде. Кайтканнан бирле шул хакта сөйләшәләр. Күпме баш катырырга була инде? Сүзгә Ахун кушылды:

— Кара әле, энекәш, һаман шул фикерең икән! Башта уку ягын чамала. Нигә ул безнең кебек белемсезлек? Кем без? Гади кешеләр! Юк, энекәш, дөрес уйламыйсың әле син... — дип, ул кызып китте, холкы шулай, тиз кызучан, тетә дә сала.— Син, энекәш, уйлап кара. Менә ичмасам эш! Мал врачы! Күмхуҗда да яхшы, интекмисең, кешеләрдән дә хәмер өзелми, шәһәргә китсәң дә югалмыйсың. Белдеңме, туган? Һәй, шаккатма син, газета саен — тракторист фәлән кадәр җир сөреп, беренчелекне алды, шуның кадәр ашлык җыеп, орден алды дигәнгә. Кая инде ул безгә, уйлап кара! Кемгә-кемгә, ә менә безнең күмхуҗда, тау сыртлары белән нефть торбалары үткән җирдә артыгын һич майтарып булмый... Кая инде ул безгә!.. Сабаныңны батырырга да өлгермисең, инде җирнең кырые күренә башлый. Булсын иде ул теге оч Шәрәфиеннән Казан Шәрәфиенә кадәр ара, вәт алыр идең орденын да, медален дә. Шулай, энекәш! Син бәлки, тырышып эшләрмен, тегеләй-болай дип, изге хыялларга чумгансыңдыр. Булмый. Сиңа кадәр Ахун абыең эшләп караган җир ул. Дөрес, газетага да алай басмадылар түгел, чыктым, әмма башкалар белән, миннән яхшыраклар белән чагыштырганда, гел бөтенләй юк нәрсәләр ул!

Фазылның ачуы килде... Ничек инде алай?..

Ахун сүзен дәвам итте:

— Фазыл, энекәш, күңелеңә авыр алма, башкага башың җитмәдеме?— дип, егетне котыртып та алды.

— Тукта әле, абый, башың юка димәкче буласың, мал врачы бул, дисең. Миңа нигә кирәк ул, ә? Юк, баш юка булса, күңелем сайлаган эшне башкармас идем... Уйладым инде, үзең дә яхшы беләсең, күптәннән уйладым, синең тракторыңа утырып йөргәнемдә үк уйладым: мин моннан беркая да китмим. Башкага күңел тартмый!

Сөйләшү барып чыкмады. Ризван инде сүзгә катышырга да теләмәде. Фазыл — үзсүзле, аны берничек тә җиңеп булмаячак. Шулай да университет бетерсә, яхшы булыр иде. Башлы егет бит. Фикеренең төгәллеге белән Ризван абыйсын хәйранга калдыра иде. Шулай ук артык үзсүзле булганмыни соң аның сөекле энесе? Ярар инде!

— Ну, яхшы, инде нәрсәләр кырмакчысыңдыр? Үзеңне шул тимер-томыр арасында калдырырга уйлыйсыңдыр инде!— дип, Ахун да үпкәләп тынычланды.

— Юк, абый, минем исәп башкачарак. Яшьләр бригадасы кирәк. Ну, менә, эшләрне дә, башканы да бергә башкара торган бригада кирәк. Ул вакытта нидер майтарып булыр сыман. Безнең агроном нәрсә ул?.. Кайда нинди җир, кайда уңыш ничек булыр — шуларны да белми... Менә, егетләр белән тотынсак, яшьләр бригадасы күпне эшләячәк...

Сүзләре бүленеп калды. Таң яктылыгы иңде, җылына барган һава күзләрен акрынлап йомдырды.

 

7. Сабантуй

 

Фазыл уянып китте. Башкалар инде ишек алдында бәхәсләшә иделәр. Бигрәк тә Ахун абыйсының көр тавышы, җор теле аерылып тора, мөгаен баш төзәтергә җитешкәндер. Егет шуны гына уйларга да өлгермәде, баскычтан Ахун күтәрелде дә, шаяртып-көлеп:

— Һай туган, йоклап калдың бит, сабантуй да бетте, тор инде,— дип, Фазылны ышандырып та ташлады.

Егет ишек алдына чыгуга, Камил килеп керде. Сүзен озынга сузмыйча:

— Фазыл, сабантуйга солдат формасыннан барабыз, кызларны мин үзем табам, шаккатма, монда сиңа шобага сала башлаганнар инде,— дип, кичә төнлә сеңлесе белән Айгөлнең сөйләшүләрен ишетүенә нигезләнеп, егетнең күңеленә май ягып куйды да чыгып китте.

...Фазыллар сабантуй болынына килеп җиткәндә, халык инде җыела башлаган, ә уртада салмыш Гыйльфан абзый тальян гармунын сыздыра, вакыт-вакыт тойгылы көйләрне дә сайлап уйнаштыргалый иде. Һәр авылның үз юләрләре булган кебек, үз моңын, халык моңын үзәккә үткәрүче җырчысы да була. Менә алар юк икән, ул вакытта авыл инде чын авыл түгел, бәйрәмнәренең дә бер почмагы кителә.

Кояш күтәрелгән саен сабантуй кыза барды. Малай-шалайлар көрәшеннән соң сөлгеләрне билләренә егетләр салышты. Шулчак каяндыр бер уч болыт кисәге килеп чыкты да эре тамчылары белән җыенны сыйлап үтте. Һәрхәлдә сабантуй яңгырын картлар яхшыга юрый, елны бәрәкәтле килер, диләр. Шуңа күрә мәйдан тагын да көләчләнеп, җыелып китте. Юеш үләндә көянтә-чиләкләрен тәгәрәтеп көлешә-көлешә, ялан тәпиләп апалар ярышты, ак ыштаннан картлар йөгереште. Ул да түгел, бәйләнгән җиреннән ычкынган батыр тәкәсе мәйдан буйлап ду килә-килә чабып йөрде. Бигрәк тә авыл малайлары көлмичә түзә алмады, чөнки шәһәрдән кайткан яшьтәшләре, куркышып, әниләренең итәк артына кереп поскан иделәр. Тагын мәйдан җәелеп китте. Бу вакытта чын сабантуй башланган иде. Уртада тимер беләкле ирләр көч алыша, көрәшнең бөтен шартын китереп, җиңү теләге белән сулый иде.

Фазыл авылдашлары белән күрешеп йөри-йөри арып бетте. Кайсын таныды, кайберен якынча гына белде. Аннан соң Камилгә ияреп кызлар янына китмәкче иде, Ахун абыйсы килеп чыкты да:

– Фазыл, кая йөрисең син? Әйдә, анда сине көтәләр, әйдә!— дип, аны мәйданга керергә әзерләнеп маташкан көрәшчеләр янына алып килде.

— “Давай”, туган, күрсәт үзеңне, шушындый көчне күрсәтми йөриләрмени?— дип, Фазылны көрәшкә рухландыра башлады.

Фазылның да үз көчен сынап карыйсы килә иде. Тик шулай да, әзмәвердәй ирләрне күргәч, бераз каушап китте, инде анысы да үткән иде, Хәнифне мәйдан уртасында абайлап, ачуы кабарды. Ул егет:

— Фазыл, нәрсә, бүген көрәшәбезме?.. Шүрлисеңме?.. Кызлар алдында кызык буласың килмиме?— дип, малайлар көрәшен карап торганда әллә шаяртып, әллә чынлап аңа бәйләнеп алган иде. Янәсе, сиңа бит бүләккә чүпрәк кисәге дә тәтемәячәк!

Фазыл ачуын да тыйган кебек булды. Юк, мәйданга керсә, бары җиңү өчен генә керәчәк! Сөлге-чүпрәк өчен генә көрәшмәячәк. Үзен белеп, урынын белеп, үкенмәсен белеп көрәшәчәк.

Абыйсы артык кычкырып кыстый башлады. Егет инде әзер иде. Әгәр дә хәзер җиңсә, алга таба тагын да куәтлерәкләр белән бил алышачак, менә монысы көчне-тәвәккәллекне, хәтта төгәллекне сорый...

Шунда алар янына Ризван абыйсы да килде, киңәшләрне акрын гына тезеп китте.

Фазыл мәйданга таба адым ясады...

Берничә көрәштә җиңүче булганнан соң, Фазыл ял итү нияте белән читкәрәк чыгып утырды. Аны яшьләр уратып алды, бергә агачлар арасындагы табын янына киттеләр. Монда инде аз гына да “күтәрми” кую мөмкин түгел иде... Алар исерештеләр. Фазыл исә, җизнәсе өйләренә алып кайтып юындыргач, бераздан гына хәл алды. Ул арада Ахун абыйсы килеп керде дә аны бөтенләй бетереп ташлады:

— Мәйдан сине эзләде, ә син, тапкансың эчәр вакыт!.. Хәнифне җиңдеңме, булды, имеш. Ә ул өченче батыр булып калды. Икенчене сиңа бирделәр. Эһ, син бит тәкә алачак идең! Эһ, сынаттың!..— дип, Фазылга атап бирелгән юрганны карават өстенә атты. Бүлмә буйлап эре-эре атлап йөри-йөри сүгенүен һаман дәвам итте. Бары тик Фазылның әнисе:

— Дөрес эшләдең, балам, тәкәне алам дип ватылмадың әле,— дигәч кенә, Ахун да беразга тынды...

Ул арада, мотоциклларга төялеп, яшьләр капка төбенә килеп туктады. Фазыл Камил белән бергә китте. Авыл башында машина тулы башкаларны очраттылар, юллары урманга, кичке һавада бәйрәмне дәвам иттерүгә таба иде. Анда барып җиткәч, учак тергезделәр. Барысы да шаярып көлә, уйный, җырлый башладылар. Парлар читкәрәк тартылды. Камил дә, мотоциклына ярын утыртып, каядыр юкка чыкты, башкалар, күмәкләшеп, чәчәкле болыннардан букет җыярга дип атладылар. Фазыл, хыялга бирелеп, ялгызы калган хәлендә каеннар арасына таба юнәлде. Аның ачуы килә иде. Нишлисең, хәзер монда бар әйбергә, хәтта башкаларның сүзләренә дә Хәниф хуҗа икән. Яшьләр арасында ул бәйрәм итә, барысы да аның янында. Теге кара чәчле Гөлшат та, дус кызы Айгөл дә шуның белән киттеләр...

“Ахмак син, егет, ни калган монда, кемгә кирәгең бар синең?..”

Бу уй аның кәефен бөтенләй бетерде. Ул яңадан учак янына килде, җырлагандай итте. Тавышы көчле һәм моңлы төсле тоелды. Яшьлек мәхәббәтен исенә төшерде, аннары — Айгөлне...

Кияүдә дисең инде, ә?.. Ярар, алай булуы хәерлерәктер дә аның, әмма ярата иде бит, ярата иде...

Айгөле тагын, күзләрен тутырып карап торган булды. Ничек инде ул аны ярата алсын?.. Беренче мәхәббәтенең сеңлесен... Ахмаклык!..

Фазылның күңеле Гөлшатка төште. Исәбе аның белән йөри башлау иде югыйсә. Каян Илшат килеп чыкты диген, Гөлшатны алды да китте.

Фазыл үзенә монда урын таба алмады, читкә китте, юлы ачык тау битенә килеп чыкты. Кояш кызарып баеп бара иде. Җил исеп куйгандай булды. Егет борылды. Янына Айгөл килеп чыкты. Фазыл сүз башларга теләмәде. Әмма кыз, түзеп тормастан:

— Фазыл абый,— сүзенең башы болай килеп чыкканга бераз кызарып читкә карады. — Анда күптән табын әзер... Әйдәгез, барабызмы? Сезне чакырырга җибәрделәр,— дип, яңадан егеткә күзләрен текәде. Ә Фазыл:

— Ярар, мин барырмын, хәзер киләсемне әйт,— диде дә, тагын үз уена бирелде.

Тауның икенче ягыннан Хәниф килеп чыкты, инде китә башлаган Айгөлгә чәчәк бәйләме китереп тоттырды. Күптән ошата иде ул аны. Уңайлы вакыттан файдаланып, кызны кочагына җиңелчә генә алмачы булды, әмма Айгөл, кинәт борылды да, чәчәкләрен аның үзенә кире тапшырып, ашыга-ашыга Фазылны култыклады.

Хәниф артта калды. Алар учак янына киттеләр. Каеннар турысына килеп җитүгә, Айгөл мәхәббәт хакында сүз башлады. Аннан соң:

— Фазыл абый, мин сине яратам... Теге чактан бирле яратам,— дип, егетнең күзләренә туры карарга тырышып, ашыга-ашыга кабатлады.

Фазыл тын иде. Моны ул гүяки башына һич китерә алмаган иде. Җитмәсә — апасы, аннан соң — Гөлшат исемле чибәркәй, көндәше Хәниф бар бит әле...






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных