Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 10 страница




Фазыл аның шушы сүзен эләктереп тә алды:

— Соң, шулай булгач, абый, колхозда калу яхшы бит инде!— дип әйтеп тә салды.

— Нинди колхозда?.. Соң, әйтеп торам ич, “понимаешь”, “уф Алла” заманы бетте, колхоз да бетәчәк дим...— Бәхәсләшерлек көче булса да, Ахун абыйсы шактый исергән иде инде. Егет моны сизенеп алып, сүзне дәвам итми калдырды. Бу ниндидер, хәзергә юк-бар тоелган фәлсәфә аңа ошамый иде.

“Әйе, абый менә ничек үзгәргән. Бары ике ел эчендә. Уйлап кара! Ахун абый да иркенәеп, турыдан әйтеп, курыкмыйча сөйләнә башлаган...”

Ул арада кабат айныгандай калкынып, Ахун тагын җыр башлап җибәрде. Күрше Гыйльфан үкертеп гармун уйнавында булды, гүя аңа Җир йөзендә берни юк, бары үзенең әрсез колаклары һәм күңелендәге бөтен моңны әйтеп сала торган гармуны гына бар. Шул колак белән гармун бер-берсенә ярыйсы ук якын килеп, гүя үзара аңлаша иделәр. “Сарман” көе дә үзәкләрне тәмам өзгән кебек, йөрәкләргә үтеп керде. Ул чит җирләрдә яшәп, туган ягыңны җырларда гына сагынып сыкрау бер нәрсә, ә менә шушында, Сарман буйларының нәкъ уртасында утырып та шушы изге урынның моңына ничек бирелмисең ди әле! Йөгереп чыгып, менә шул илаһи туфракны үбеп-үбеп елыйсы килә. Һай Сарманым минем, Сарманым! Синдә бит изге бабамнар яткан урын, синең өчен атам каны тамган, синдә минем әнкәй дип әйткән иң беренче кадерле сүзләрем һәм ул, җир йөзендәге иң нурлы кояшның бөеклеге, миңа балам дип әйтүче анам, кырларым, тугайларым, син дә — сөйгән ярым! Юк, мин боларны мәңге санап бетерә алмам. Минем барча-барча әйберләрем, күңелемә иң кадерле булган изге урыннарым — барысы-барысы да синдә, Туган туфрагым!..

Кинәт җыр өзелеп калды...

— Исәнме, энекәш! Сау гына кайттыңмы?

Барысының да күзләре ишек ягында иде. Анда Фатыйма апаның энесе, Фазылны бик яраткан кеше басып тора иде.

— Саумы, Ризван абый!— Солдат, бераз чайкалып, ишеккә таба якынлашты.

Фазыл бу абыйсын күтәреп алып кочармын дип баштан ук уйлап-ниятләп кайткан иде. Тик болай исерек килеш кая инде ул, үзеңне дә көчкә тотып торасың... “Эһ, нык үзгәргәнсең икән, бик кибеккәнсең икән, абый!..”

Юк, Ризванның болай коры гына кул кысышасы килмәде, энекәшен гүя бөтен күкрәгенә кертеп бетерергә теләгәндәй кочып алды ул. Ә Фазыл озын буйлы, нык иде, әмма аның каршында чүпрәк кебек хәрәкәтсез тора бирде... “Кай арада җитештең син, энекәш, кай арада?.. Әле армиягә киткәнеңдә миңа баш түбәң күренеп тора иде, хәзер билеңнән генә кыса алам бит!”— дип Ризван абыйсы аңа карап уйланып алды.

Башкаларның тойгылы күзләре аларда иде. Хәтта Ахун да болай ук үз итеп күрешә алмавына көнләп куйды. Ул тиз генә стаканнарга калган аракыны бүлгәләп чыкты, ике кулына да аларны күтәреп, туганнары янына якынлашты:

— Әйдә әле, Ризван кода, күтәрик, энекәш хөрмәтенә!..

— Әйдә алайса!— Ризван бераз калтырана иде.— Күрше кызы кереп әйтте... Ризван абый, Фазыл абый кайтты бугай, бер солдатны юлда күрдем дип. Мин алай бик ышанып җитмәгән идем, шулай да, сөенче итеп кызга яулык биреп чыгардым... Менә, мин әйтәм, түшәмгә генә карап ятып булмас, барып килим әле, кайтмаган булса, апаны күреп, сөйләшеп утырырбыз, дим. Шулай сезгә таба якынлашкач, Ахун кода тавышын ишеттем дә, кердем әле менә!..

Шулай сөйләнә-сөйләнә күңеле нечкәреп, баласынып китүеннән көләсе килеп, әле Ахун кодасы алдында болай көлке хәлдә булуына ачуы чыгып, нәрсә генә эшләргә дә белмәде. Ул бөтен күңеле белән шатлана, калтырана бирде. “Кул биреп, ир-атларча күрешкән булсам, вәссәлам бит, югыйсә... Баласындым кода алдында, баласындым”,— дип артлы-аллы уйлаштыргалап алды. Аннан соң гына, тирән бер сулап:

— Әйдә алайса, кода... Энекәш! Синең хөрмәткә!..— диде, күтәрде.

Монысын да өстәгәч, Ахун бигрәк кәефләнеп китеп, алып килгән төргәгеннән тагын бер “баш” чыгарды. Моны күрүгә, Ризван кызарынды. “Күршеләрдән булса да алып чыгасы калган”,— дип уйлап куйды. Тик нишләсен, Ахун кебек җир җимертер сәламәтлеге юк шул. Сугыш алды, сугыш! Менә инде 35 ел сыкрана. Башта үпкәсенең яртысын кистеләр, аннан соң тешләрен суырдылар, хәзер җаны белән чутлашырга маташалармы? 35 ел инде һаман сугыша, шул каһәр суккан фашистлар белән сугыша. 57 яшенә җитте. Алып кайткан тән яраларына иптәшкә акрынлап җан яралары җыела барды... Башта эшкә дә бераз ярый иде. Үпкә дә таза кебек иде, сулыш кысылса да, болай ук сизелерлек түгел иде. Егет чакта сабан туйларда мәйдан тотты, сәнәктә ярты ат арбасы саламны уйнап кына очырта торган иде. Сугыштан соң да беләкләре таза иде, тик укасы тиз коелды. Китте инде менә шуннан... Хәзер үпкә кыса, тыны бетеп, күзләреннән яшь килә. Менә шулай инде, шулай...

Фазыл да Ризван абыйсына карап-карап ала иде. Аның тәбәнәкләнеп, җиңеләеп калганын, битендә бары очлы сөяк һәм җыерылып беткән тире генә икәнен дә күрде. “Әйе, абый, чигенгәнсең син, бик нык бирешкәнсең!” Күңеле төбеннән сытылып чыккан шушы уйларына ияреп, егетнең малай вакытыннан килгән хатирәләре дә ургып килеп чыкты. Шулай бервакыт, сигезенчене бетергәннән соң бугай, печән чабып алып кайтканында аңа урман каравылчысы очрады. Атын туктатты, әмма сүкмәде-сүгенмәде, үз кеше идеме, ачуланып сүз дә әйтмәде, тик:

— Синмени әле бу... Йөрмә болай кеше көлдереп, Ризван абыең сәнәк очына гына эләктереп ата бит моны,— диде дә китеп тә барды. Ә Фазыл күпме уйланып кайтты. Беренчедән, аңа яман усал дип даны таралган урман каравылчысы бәйләнмәде, икенчедән, чынлыкта да Ризван абыйсы шундый гайрәтле микәнни?

Каравылчы хаклы иде. Инде нык какшаган булуына карамастан, Ризван абыйсы печәннең хәстәрен тиз күрде. Һәм башка вакытларда үзе белән урманга алып менә башлады, печән чабу серләренә дә өйрәтте. Ул: “Борынгыча өйрән, энекәш!”— дип әйтергә бик ярата иде.

— Эшнең рәтен белергә кирәк, рәтен! Һәр нәрсәнең үз тәртибе бар!..

Егет өчен бу сүзләр гомерлек фәлсәфә булды.

Ә хәзер абыйсы элеккеге Ризван түгел иде инде. Тик күзләре генә, тирән батып керүләренә карамастан, хәлне төгәл аңлый торган, һаман да шулай серле, төпле; мыегы да элеккечә калын, тик агарган гына. Ә башка бер җирендә дә ул юк, Ризван абыйсы юк... Фазыл үзенең аңа охшашлыгын сизә иде, шуңадыр күңеле сикереп-сикереп куйды...

Ахун тагын Гыйльфан белән җыр башлады. Күптән инде йоклап утырган Вәсим дә, айнып китеп, җырга кушылды. Ул үзен ир-атлар арасына керерлек итеп исерә алуы өчен, бүтәннәргә кушылып җырлый белгәненә күрә чын егет итеп саный иде инде. Ни дисәң дә, хәзер Вәсим чын ир, салса да гаеп түгел, җырласа да зыяны юк... Инде армиядән кайтканнан бирле сыйланып йөри, кая барып, нидән дөньясын башлап китәргә, нинди эшкә керергә ике атна буе сайлана, уйлый бирде. Фазылның да кайтасын ишеткәч, очрашуларын көтте. Менә ул да монда, эшкә икәүләп бергә башларга иде, югыйсә. Тик дусты күмхуҗ ягын каера, ә Вәсимгә удар төзелеш барган почмаклар кирәк. Күршедәге “КамАЗ”га инде бара алмый, чөнки аны хәзер алай ук мактап күкләргә чөймиләр, Себер ягы сугыла торган кадакка әйләнеп китте, менә кая китәргә иде!..

Энесе килеп кергәннән бирле Фатыйма апаның башы уйламас булды. Ул түр яктагыларны тыңлый-тыңлый, сүзләренә колак сала-сала йоклап китте...

Ул уянганда кояш, күзен ачып, инеш буендагы агачларга эленгән томан челтәрен күтәреп маташа иде. Фатыйма апа түр якка керде. Анда кичәге бәйрәм хуҗалары, кайсы башын караватка салып, кайсысы өстәлгә куеп йоклыйлар. Тик Ахун гына ара-тирә боргаланып куя, мыгырдангалап саташып ала. Әмма Ризван белән улы Фазыл болар арасында күренмәде. Алар баскычта сөйләшеп утырганнар икән, инде кояш та чыккач, бөтенләй йоклап та маташмаска булганнар.

Фатыйма апа өстәл өстен җыештыра башлаганда Гыйльфан да уянып китте. Гармунын Фазыллар утырган болдырга кочаклап алып чыкты да, озак уйлап тормыйча, “Алҗамал-Гөлҗамаллар”ны уйнап та җибәрде.

Ул арада Ахун да торып чыкты. Күзләре көләч, күңеле, аз гына йоклап алуына да карамастан, шактый шат иде. Сүзе дә болай аек чыкты:

— “Давай”, барыбер сабатуй, бәйрәм, уйна әле безнекен!— дип, “Авыл көе”н сузарга кушты. Иртәнге якта җырлауны картлар яхшыга юрамаса да, Ахун көр тавышы белән җырлап та җибәрде...

Алар шулай озак утырдылар. Башларын төзәткәннән соң, акрынлап таралыштылар.

Ишек алдында бары Ризван абыйсы белән Фазыл гына үткән ике елны берсенекен берсенә сөйләп калдылар. Аз сүзле Фатыйма апа, аларның әңгәмәсенә колак сала-сала, келәт белән өй арасында таптанды. Исәбе бәйрәм ашы (тавык шулпасы белән бәлеш инде) әзерләү иде.

 

4. Кызлар һәм нәрсә ул мәхәббәт?

 

Гөлшат кич дип тә тормады, велосипедына да ягылмады, Камил абыйсының мотоциклына атланды да, артыннан йөгереп чыккан энесе Саматны тузан болыты астында калдырып, югары очка таба элдертте. Моңа ачуы килгән энекәше:

— Ну, абыйга әйтәм, ну!— дип, тез башына суга-суга, җиргә тибеп куйды. Шушы почык борынлы усал малайга да “матай җене” кагылган иде инде... Нинди генә әле — сөйкемле дәрт белән ярата ул мотоциклны. Хәтта:

— Улым, сиңа иртә бит әле!— дип әйткәләгән әтисен дә:

— Менә, утырып очасың, кая инде ул атайлар чапкан юртаклар, ә матай — “вот да”!— дия-дия, абыйсы төсле баш бармак белән мактанып үрти иде.

...Самат тыпырдап тагын тибенеп куйды да Камил абыйсы янына кереп йөгерде.

— Абый, абый, дим... Апа мотоциклны алып китте... Утыртмады... Абый, дим, абый!..

Камил өзеп-өзеп сөйләгән энесенә елмаеп карап торды да, аның унике яшьлек кечек борынына төртеп куйды. Янәсе, син бала әле... Ә сеңлесен юкка өйрәттемени ул, йөрсен, кызларның шундыйлары чибәр! Шулай да, энесе дә хаклы, ачу килерлек ич, мотоциклны сөртергә дисәң, юарга кирәксә — Самат, ә йөрергә икән — абый белән апа чаба.

Камил:

— Ярар, энекәш, кил әле,— дип, Самат белән бакчага чыкты.— Исәп ару әле минем, менә шушында, уртага дача кебек нәрсә ясап куярга иде.

Алар эңгерлек җыйган миләш агачы янына килеп утырдылар.

— Җәй буе төнлә дә саф һава. Янда транзистор, магнитофон акыра, кирәк чакта ммалайлар белән утырасың, “ак баш” (дөнья бит, белгән юк!)...

Егетең исәпләр шулайрак иде.

Саматның да күрше малайлардагы шундый шалаш-дачаны күргәне бар иде. Бигрәк тә Мөнирләрнеке ис китәрлек, сап-сары тактадан, әле быел гына ясадылар. Самат та, “шалкан” кадәр күзен алартып, алар тирәсендә йөрде, бераз көнләшкән дә иде әле. Шуны абыйсына ярып салды:

— Мөнирләрнеке кебек итеп ясыйк, яме, “вот” аларныкы — шәп, беренче сорт, беләсең килсә!..

Энесе Саматның хисләнеп сөйләгәнендә абыйсы Камил көлемсерәп кенә торды да:

— Булды алай булгач!— дип әйтеп куйды.

 

Гөлшат мотоциклын Айгөлләрнең капка төбендә туктатты. Бәйрәм алды киче булганга, кай җирдә салмыш мужиклар тыпырдап бии, ачык тәрәзәләрдән җыр ишелеп-ишелеп чыга, кайбер капка төпләрендә көлешә-көлешә халык сөйләшеп утыра. Гөлшат менә шул “тел бистәләре”н исәрләндереп калдырды. Кайсы каш өстенә кулын куеп аны карап торды әбиләр: “Кем баласы булыр бу?”— дип, сораулы карашлары белән бер-берсеннән җавап эзләде. Дускаеның килгәнен күргән Айгөл, күршеләреннән очып диярлек чыкты да, яңа гына ябылган капканы шар ачып калдырган килеш, халык алдында Гөлшатны кочаклап алды:

—...Нигә көндез үк килмәдең?.. Ай, монда, беләсеңме?.. Рәсим шәһәрдән кайткан, безнең турдан биш әйләнде бугай инде,— дип, сөенечен яшерә алмыйча мактанып куйды, дустын кулыннан җитәкләп өйләренә алып керде...

Ачык тәрәзәдән әле кызларның саф көлү тавышлары, әле музыка агылып чыкты.

Диванга утырган сердәшенең муенына Айгөл тагын килеп асылынды:

— Ай, беләсеңме, Гөлшатым, мин гашыйк булдым! Кемгә диген?

— Соң, шул Рәсимгәдер инде!

— Юк ла, ул болай гына!— Айгөл, серен әйтергә әзерләнеп, йөзенә кырыслык чыгарды да өстәлдәге китаптан фоторәсем тартып алды.— Менә ул!

Гөлшатның исе китте:

— Карале, Айгөл, каян алдың моны?..

— Ә нигә?.. Апам альбомыннан!

Кызлар бер-берсенә текәлеп авыр тын алды. Күңелләрен дулкынлану баскан иде. Бүлмәдә музыка һәм хисләр дөньясы гына яшәп калды.

Кырыс күзләрен текәгән фотодагы егетнең карашы Гөлшатны бөтенләй каушатты: “Нәрсә эшлисең син, Айгөл, нишлисең?.. Мин бит аңа үзем гашыйк булдым... Тимә, синең болай да Рәсимең кайткан!”— дип күңеленнән генә үтенә башлады...

Музыка тынды, хисләр яшәп калды...

— Бу егетнең исеме — Фазыл, кичә солдаттан кайтты. Сездән киткәч, тирәкләр янында очраттым мин аны һәм...— Гөлшат сүзләреннән тукталып калды.

Айгөлнең йөрәге нидер сизенде. Шәһәрдәге апасы исенә төште. “Эһ апам! Мин ул чакта нинди сабый булганмын әле. Син — унынчыда, мин — җиденче сыйныфта гына. Ияртә идең дә чыга идең, капка төбенә, кичен. Ә яныңа күрше авыл егете Фазыл абый килә. Моңсу гына егет үзе. Тыныч кына сөйләшеп утырабыз. Син ярата идеңме, белмим, әмма мин аны сабыйлыгым белән ни өчендер бик нык ошаттым. Йөрәккә егет идеалының чын йөзе булып керде, Фазыл — менә ул чын егет нинди була! Ә башкалар, ә башкалар — юк! Аларга үбәргә дә кочарга гына инде, бер елмаеп кына кара, шаяртуыннан дусларча гына көл, хәзер килеп җитәләр... Юк, алар әле егет үк түгел, алар әле сабыйлар!..”

Әйе, күптән хисләрен тибрәткән бу егеткә мәхәббәте аркасында Айгөл үз апасыннан да чибәррәк булып үсеп җитте. Аның кебек ахмакланып шәһәр егетен сөйсенме? Булмый! Фотоны кулына ала, һәр озата килгән егетнең сурәтен аңа янәшә куеп карый башлады, уртак чалымнарын эзләде. Бөтенесе дә башкача, барысы ят төсле иделәр. Әмма кызның курыкканы бүтән нәрсә булды — Фазыл аңа бөтенләй үк игътибар да итмичә, башка кызны озатып, яратып йөри башласа, ул чагында нишләр? “Мин яратам сине!”— дип, аның үзенә ахмакларча барып әйтеп булмый ич!

Кызның күзләре түбән иелде, җилкә турысында бераз бөдрәләнгән озын сары чәчләре аска салынды, йөрәге чыгарга урын эзләгән кебек кага иде.

Ике чибәр бер-берсен дус күреп, сердәшләр булып йөргән кызлар, очрашканда сүзсез бер генә минут та тора алмаган хыялый исәрләр бу юлы озак кына тын утырдылар. Яшерен генә туган серләре Фазылның фотосы алдында түгелеп калды...

Гөлшат, Фазылны тупыллар янында очраткач, ничектер каушап калды. Бу хәле яшь күңеленнән китми, аны дулкынландырып газаплады. Онытасы килде, ләкин яшьлекнең үз кануннары бар иде шул. Дөрес, Гөлшатның Илшаты — аны яраткан егете дә күңел түренә кереп утырган. Сигезенче сыйныфтан бирле шушы егет кисәге аның артыннан калмый, әле бакчаларына сикереп төшеп, сандугач булып сайрый, әле бүтән кызык уйлап табып, тынгы бирми. Тик хәзер, Камил абыйсы кайтканнан бирле, Гөлшатның янына Илшатның килгәне дә юк, һәй, егет диген инде аны! Ә менә Фазылны кара, тирән, тыныч, җитмәсә бик моңсу карашлы — чын ирләр төсе!

Гөлшат урыныннан кузгалды да:

— Айгөл, ярар, төн була инде, кайтам,— диде. Шушы сүзләр тын утырган иптәшен сискәндереп җибәрде. Күңеленә ялгыз калу хисе кинәттән килеп бәрелде.

— Гөлшат, ашыкма инде, сөйләшеп тә утырмадык бит әле!— Аның нидер әйтәсе, киңәшәсе килә иде бугай. Әмма озак тоткарланмадылар, икесе дә чалбардан мотоциклга утырып, Гөлшатларга киттеләр. Әмма юллары уңмады. Таудан төшкәндә алгы тәгәрмәч юлда яткан таш өстенә ялгыш килеп менде дә кызулык белән мотоциклны чайкап җибәрде... Әйләнеп киттеләр. Егылдылар.

Үкереп яткан мотоциклны, бик озак азаплангач, Гөлшат сүндерде. Тынып калган караңгы юл читеннән, тешләрен кыса-кыса, Айгөл күтәрелде. Йолдызлы кичнең җылы җиле, аның яраларына әрнетеп кагыла-кагыла, тәнен сыйпауга, ул, түзеп тора алмыйча, кычкырып җибәрде. Шул вакыт каяндыр килеп чыккан мотоциклдан юл читендә уынып җәзаланган кызларның күзләренә яктырта-яктырта көлешә башладылар. Боларның берсе Илшат иде.

— Менә бит алар кайда, бөтен авылны бетереп эзләп йөргән булам тагын, ә алар — монда!— дип, сөенә-сөенә Гөлшат янына йөгереп килде.— Авыртмыймы?..

Иптәш егете дә эшнең нәрсәдә булуын сизеп алды. Тиз генә мотоциклларын торгызды, чалшайган рульне турайтты...

Инде Илшат җиденче күктә иде. Ничек шатланмасын, юл буе егетне Гөлшаты биленнән кочаклаган килеш, башын җилкәсенә куеп кайтты бит. Шунысы гына үкенечле булды, кызның абыйсы Камил очрады да, мотоциклны алып, китеп барды.

...Хәзер сабантуй күлмәген киеп тә булмас дип үкенеп алган Айгөл, дусларына килеп кергәч, яраларының әллә ни булмавын күрүгә үк тынычланды. Тик “сәфәр җитәкчесе” булган Гөлшат кына, үзен гаепле сизеп, кәефсез иде.

Ә шулай да куаныр әйберләре дә зур иде. Алар бүген төн буе бергә булачаклар. Серләрен бер-берсенә чишеп, тагын хисләр дөньясында йөриячәкләр бит! Аннан соң, Айгөл Рәсимнән качты, Гөлшат артыннан Илшат авызын ачып карап калды. Бу хакта исләренә төшергәч, кызлар көлешә башладылар.

 

5. Тыңла әле, энекәш!

 

Авыл, бәйрәм алдыннан гөж килеп, акрын-акрын, ашыкмыйча кунаклар җыйный. Морҗалардан сыек төтен белән кушылып чыккан таба мае исен бигрәк тә шәһәрдән кайтучылар ерактан ук сизенеп сөенешә.

Төшкелеккә Фазылның апасы һәм җиңгәсе дә биш яшьлек малайлары белән кайтып төштеләр.

Бу вакытта Фазыл Ризван абыйсы янында, су буенда иде.

— Хәзер бит шәһәрдән кайтучылар да урамнан йөрми. Аннан нәрсә күрә алар? Шул ук тузан!— Ризван абыйсы акрын гына сүзләрне җыйнаштырып сөйли бирде.— Хәтереңдәдер, син белгәндәрәк алар инеш яры сукмагы буйлап кайта иде. Ямьле бәбкә үләне күмгән яшел болын аша, ә аннан тар гына комлы сукмак авылның шушы башына ук килә иде... Хәзер юк алар. Каз-үрдәк күп булса да, сукмагы юк, болыны юк! Кунаклар да юлны бакча башыннан салдылар, ни дисәң дә, авылның матур күренгән җирләреннән бердәнбер туры юл шул яктан хәзер. Ә син, монда да, урамдагы кебек, чирәмне бетергәннәр икән, дисең. Әйе шул, энекәш, бетерделәр. Юри түгел, ахмаклык аркасында. Әйе-әйе!.. Җитәкчелек эшенә менеп утырган, фикер йөртергә уйлап та бирмәүче, бары экономика, күмхуҗ байлыгын фермада, терлек башын арттыруда, басуларны һаман да киңәйтә төшүдә генә күрә торган, берьяклы, фәннән артта калган кешеләр эше бу!

Фазылга мондый фәлсәфә күптән таныш иде.

Авылда һаман да шундыйлардан котыла алмаганнар икән дип егет кайгырып та куйды.

— Гомерем минем фермада үтте. Шуңадыр томана булып калдым. Ә үзем җен ертылганчы эшли идем... Эштән кеше чир алмый икән.

Фазыл Ризван абыйсының язгы ташуда суда акканын исенә төшерде. Ничек котылгандыр?

— Батып үлсәм, яхшырак булган икән дә бит... Йә, ярар инде... Ә атаң сине гел үзенә охшаган дип сөйли иде. Сине үзе үстерәсе, үзе укытасы, зур кеше итәсе килә иде.

Фазыл аңа каршы, укыган кешеләр барысы да зур кешеләр булып бетмиләр дип, кирелеге белән әйтмәкче булган иде, исенә төште, акыл ягыннан, гыйлем ярдәмендә, белемеңә карап өстенлеккә ирешү хакында ич бу сүзләр — аңлап алды.

Ризван абыйсы һаман да сөйли иде. Ул тагын болын мәсьәләсенә әйләнеп кайтты:

— Менә бу су буен сөрдергән авыл советы рәисенә дә әйтүче булмаган. Оят, бигрәк тә безгә, авылдашларына куркак булу оят! Йөзенә шартлатып бәреп әйтүче кеше булмаган. Ә нигә авыл халкы шулай эшли алмый?.. Без бит аны үзебез сайлап куйдык! Ни өчен? Халык тормышын, эш шартларын яхшыртуны сорап биргән наказларны үтәр өчен дә түгелмени? Шуның өчен дә! Ә кайбер кешеләр, сайлауларда, миңа ничек тә ярый дип кенә катнашалар. Кирәкми безгә болай, аңла, тыңла әле син, энекәш, әгәр дә без үз хокукларыбызны да кыссак, нәрсә була ул? Депутатны сайлыйбыз икән, димәк, безгә бурычы да бар, кирәк икән, сүгә алабыз, йә мактыйбыз.

Кем соң ялкауны эшли дип зурлый ә? Тырышны, акыллыны да булдыксыз дип хурлыйлар әле. Халык бит ул бәя бирә белә. Аңа беркем дә көчләп такмый, ул үзе белә, үзе эшли. Өстән әйткәнне генә көтеп тормаска кирәк. Уйлап кара! Менә бу су буен сөрделәр. Күп түгел, бары бер ел гына утыз сутый җиргә бәрәңге утыртыр өчен... Йә нәрсә? Бу җир елап калды, бозылып. Кара, буйдан-буйга алабута, тигәнәк, шайтан таягы баскан. Әле кайчан гына сузылып яткан кызгылт сукмак менә шушыннан үтә иде. Ә хәзер? Үзең күрәсең... Ул елны бакча башына гына күмхуҗ бәрәңге чәчте, бу кешегә җирне шуннан бүлеп бирсәләр ни була иде? Ул бит күмхуҗчы! Ә бер ел эчендә нинди болын әрәм ителде. Юк, монда уйларга тиешле кешеләрнең мәгънәсез булуларында гаеп!

Әнә, укучылар теге як болынга, таулар буена ничә еллар агач утырттылар. Күпме тырышырга мөмкин иде. Үсәләр дип уйлыйсыңмы? Юк шул! Анда “Батырлар аллеясы” яки парк ясыйк дип укучылар да чыгыш ясадылар. Күмхуҗ ярдәм итмәде. Соң, ни тора иде ул эш?.. Күмхуҗ бит үзебезнеке, эше дә үзебез өчен кирәк. Юк, һаман да шул инде... Мал йөреп, ул агачларны кимерде, изде, сындырып-таптап бетерде.

Менә, басу башына, артка, кеше аяк басмаган җирдә җиңү өчен гомерләрен биргәннәргә һәйкәл ачтылар. Нәрсә бу? Аңа бит авыл уртасында бик яхшы урыннар да бар иде. Ярамый дип, сугышта үлеп калган авылдашлар исемлеген язган тактаның өстеннән ахырда буяп куйдылар. Нәрсә, шул батырларның исемнәрен белергә ярамыймы?..






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных