Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 5 страница




Ми­ңа сүз бир­де­ләр. Ши­гырь укыр­га!

Һәм мин дөнь­ям­ны оны­тып укый баш­ла­дым...

Кем ни­чек ка­бул ит­кән­дер, бел­мим, әм­ма Фа­зый­лә апа, ут янып, нәкъ инеш бу­ен­да бер­гә утыр­ган чак­та­гы төс­ле кар­лы­гач­тай очын­ды. Укып бе­те­рү­гә, ки­леп ми­не коч­ты һәм:

— Я­ра­там мин си­не, За­риф!.. Га­риф­җан да шун­дый ши­гырь­ләр яз­са иде,— дип, ях­шы сүз­гә авыр ямау­лык сал­ды.

Мин кай­та­рып эн­дәш­мә­дем. Баш­ны идем дә чит­кә чык­тым һәм өй­гә кай­тып кит­тем. Йө­рә­гем туң, кү­ңе­лем буш кал­ган иде.

 

КОШ БА­ЛА­СЫ

Хи­кәя

 

Аны чын­нан да «Кош ба­ла­сы» дип атар­лык.

Хә­бир ял­гыш­ма­ды. Кү­ңе­лен­дә һич­бер усал­лык һәм ах­мак уй­лар юк иде. Элек­тән үк та­ныш­лар үз­лә­ре, әм­ма та­ныш­лык дә­рә­җә­се сту­дент ел­ла­рын­нан кал­ган кү­реп бе­ле­шү­дән ге­нә гый­ба­рәт бул­ган­лык­тан, мо­ны дус­лык дип үк атау яра­мас­тыр. Шу­лай да «Кош ба­ла­сы» ди­гә­нен­дә ха­кый­кать тә юк тү­гел төс­ле. Чөн­ки бу ха­ным гү­зәл­ле­ге вә кү­ңел­ләр­не үзе­нә тар­ту кө­че бе­лән һәр­кем­не кол итәр­лек сан­ду­гач та­выш­лы шул.

Сан­ду­гач та­выш­лы, әм­ма сан­ду­гач­ның үзе тү­гел. Җыр­чы бу­лыр­га да на­сыйп ит­мә­гән аңа Ал­ла­һы тә­га­лә. Ә Хә­бир өчен аның та­вы­шы чын мәгъ­нә­сен­дә сан­ду­гач ин­де ме­нә. Бер сү­зен ише­тү­дән, бер ымын кү­рү­дән йө­рә­ге яры­лып ки­тәр­дәй бу­ла. Ал­ла­ры­на тез­лә­неп, та­бан ас­ла­рын­да туф­рак бу­лыр иде юк­са. Өзе­лә бит үзә­ге, өзе­лә, мес­кен­нең.

Алар­ны җәй­нең ма­тур кө­не оч­раш­тыр­ды. Кө­тел­мә­гән бу ва­кый­га­дан Хә­бир кау­шап, оны­ты­лып йөр­де. Исе­нә тө­ше­рә иде дә, шат­лык-сө­е­неч­кә чу­ма иде. Эс­се ко­яш­ның, һәр ел­да ар­ка кыз­ды­ра тор­ган Ка­зан-­су ком­лык­ла­ры­ның рә­хә­тен югалт­ты ул. Урам­нар­да көн­нәр, хәт­та кич­ләр буе ада­шып йө­рү­не га­дәт ит­те. Шу­шы­лай гы­на үзе­нә тын­гы тап­ты, җа­ны рә­хәт бер ты­ныч­лык­ка, ила­һи бер ка­нә­гать­лек диң­ге­зе­нә чум­ды. Гү­я­ки бе­рен­че мә­хәб­бә­тен оч­рат­кан егет төс­ле иде ул ва­кыт­лар­да Хә­бир.

Ке­ше­нең бә­хе­те үзен­нән ге­нә то­ра дип аң­ла­ту­чы ял­ган саф­са­та­га ыша­ныр­га мөм­кин­ме соң? Ме­нә кү­реп то­ра, аны сө­ен­дер­гән, бә­хет­кә күм­гән зат — Кош ба­ла­сы, сөй­кем­ле Са­ни­я икән бит!..

Юк шул, юк, ке­ше­нең бә­хе­те үзен­нән ге­нә тү­гел, баш­ка­лар бе­лән дә бәй­ле, хәт­та ту­лы­сы бе­лән дип әй­тер­лек бү­тән­нәр ку­лын­да икән лә­ба­са.

Алар­ның оч­ра­шу­ла­ры һәм бер-бер­се­нә якы­на­ю­ла­ры гел дә кө­тел­мә­гән җир­дән ки­леп чык­ты. Хә­бир шә­һәр үзә­ген­дә­ге туң­дыр­ма ка­фе­сы­на ке­реп, ял­гыз ба­шы­на бер өс­тәл би­ләп, җә­е­леп ке­нә утыр­ган иде, яны­на бер ила­һи бән­дә ки­леп, эн­дә­шә куй­ды:

— Сез­нең яны­гыз­да урын буш бул­са ки­рәк, мөм­кин­дер бит?

— Әйе-әйе, рә­хим ите­гез!— дип ка­ба­лан­ды Хә­бир, ни­чек­тер юга­лып кал­ган­дай үзен хис итеп.— Уты­ры­гыз, утыр...

Ха­ным рәх­мәт әй­теп, җай гы­на урын ал­ды. Баш­та­рак бер сүз дә эн­дәш­мә­де, ан­нан соң:

— Ай-й, без та­ныш­лар да ке­бек бит?! — ди­де.

— Ни­чек? — дип ба­шын кү­тәр­де, оны­ты­лып-юга­лып кал­ган җи­рен­нән Хә­бир һәм кыз­ны та­нып ал­ган­дай бул­ды. Тук­та, алар бер­гә укы­ды­лар тү­гел­ме? Әйе, әйе, уни­вер­си­тет­та. Бер курс­та тү­гел, әм­ма бер чор­да­рак. Бу кыз әле ка­ла еге­те бе­лән уңыш­лы гы­на ро­ман да ко­рып, аны бә­хет­ле ит­кән иде бу­гай, хә­те­ре ял­гыш­ма­са?

Кү­ңел­дә ге­нә ис­тә­лек­лә­рен яңар­ту егет­не бе­раз­га бул­са да ты­ныч­лан­дыр­ды. Шу­шы «Кош ба­ла­сы»­ның та­вы­шы, чәч­лә­ре, күр­кәм йө­зе ин­де әл­лә кай­чан оны­ты­ла баш­ла­ган бер зат­ны хә­тер­лә­тә иде­ләр. Ул — Хә­бир­нең мә­хәб­бә­те, үлеп-бе­теп йөр­гән кыз­ның кү­чер­мә­се ке­бек то­ел­ды. Сөй­лә­шә­се, кү­ңе­ле­нең куз­га­лу­ын­нан рә­хәт миз­гел­ләр ки­че­рә­се кил­де. Кыз да сүз­гә са­ран­лык күр­сәт­мә­де.

Җы­ен юк-бар ха­кын­да сөй­ләш­кә­ләп утыр­ган­нан соң, Хә­бир бе­раз фи­ке­рен җы­яр­га өл­гер­де һәм үзе­нең әң­гә­мә ко­ра бел­мә­ве­нә уф­та­нып:

— Га­фу итә­сез, төр­ле уй­лар бе­лән ба­шым­ны ка­тыр­ган ча­гым иде, оны­ты­лып кит­тем... Тор­мыш­ла­ры­гыз ни­чек ба­ра соң? Ире­гез ни хәл­дә, ба­ла­ла­ры­гыз? — дип, сүз­ләр­не ка­бат үз эзе­нә кай­тар­ды.

— Әле мин үп­кә­ли дә баш­ла­ган идем,— ди­де ха­ным.— Бу, мин әй­тәм, юри та­ны­ма­ган бу­лып ма­та­ша­мы?.. Алай кыс­ка хә­тер­ле­ләр­не ярат­мыйм мин.

— Га­фу итә­сез, без алай ук якын та­ныш­лар­дан да тү­гел идек бу­гай,— ди­гән сүз­лә­ре бе­лән Хә­бир бу «Кош ба­ла­сы»н аз гы­на үп­кә­ләт­те, әм­ма ял­гы­шын шун­да ук тө­зә­теп тә куй­ды: — Сез бит ка­ла егет­лә­рен их­лас­тан га­шыйк ит­те­реп, са­ла бо­зау­ла­рын чит­кә ка­га иде­гез...

Ха­ным­га бу сүз­ләр бик оша­ды. Ул җә­е­леп көл­де һәм ша­яр­тып кы­на егет­нең гү­я­ки үт ку­ы­гы­на бас­ты:

— Төл­ке дә әйт­кән, ди, йө­зем җи­ме­ше­нә буе җит­мә­гәч, пеш­мә­гән икән, имеш... Егет­ләр кыз­лар­ны ка­ра­та­мы­ни, кыз­лар егет­ләр­не ка­ра­та ул! И Хә­бир!..

— Сез ми­нем исем­не ка­ян бе­лә­сез? — ди­де егет, ап­ты­рап.

— Сту­дент чак­тан бир­ле бе­ләм, Хә­бир! Ә син “ка­ра­ма­дың” ди­гән бу­ла­сың! Ка­ра­дым, бик ка­ра­дым!.. Си­нең ге­нә та­лың авыл сан­ду­гач­ла­ры өчен тү­гел, бәл­ки шә­һәр чәү­кә­лә­рен үзе­нә җыя иде,— дип, се­рен ачып сал­ды.— Әле ми­нем исе­мем­не дә оныт­кан­сың­дыр? Әл­лә бел­ми идең дә­ме?

— Ни­чек дип әй­тим?..— дип суз­ды егет. Ул чын­нан да ха­ным­ның исе­мен хә­тер­лә­ми ге­нә тү­гел, бө­тен­ләй бел­ми дә бу­гай. Ни­чек итеп үзе­нә әйт­сен? Кы­зык хәл.

— Са­ния мин, Са­ния,— ди­де ха­ным.— Ә сөй­ләш­кән бу­ла­сың та­гын.

Хә­бир бу хәл­дән соң гү­я­ки өзе­леп кал­ган те­лен әй­лән­де­рә ал­мый­ча га­зап­лан­ды. Ык-мык ит­те, әм­ма сер би­рә­се кил­ми иде.

— Әл­лә бе­рәр зат­лы­рак шә­раб ача­быз­мы? Оч­ра­шу хөр­мә­те­нә,— ди­де ул, бө­тен­ләй баш­ка те­ма­га ке­реп.

— Мөм­кин,— дип ри­за­лаш­ты ха­ным.— Миң кар­шы тү­гел...

Е­гет­кә ак­ча ян­чы­гын бу­ша­тыр­га ту­ры кил­де. Әң­гә­мә­дә­ше баш тар­тыр дип өмет­лән­гән иде дә, ба­рып чык­ма­ды.

Бар­дан шо­ко­лад тә­ме ки­леп тор­ган тат­лы эчем­лек бир­де­ләр. Бе­рен­че рюм­ка­ны ха­ным озак­лап эч­те. Әм­ма икен­че­сен сал­дыр­ма­ды.

— ­Мо­ны бо­лай кал­ды­рып бул­мый бит ин­де,— ди­де ­Хә­бир.— Эчәр­гә ки­рәк, сез­нең өчен ал­дым!

Ха­ным ки­ре­лән­мә­де. Кыс­тау­лар­ны ка­бул ит­те. Та­вы­шы та­гын да ямь­лә­неп кит­те. Хә­бир­нең кү­ңе­ле сер­ле бер бо­гау бе­лән аның тот­кы­ны­на әве­ре­лә бар­ды.

Ха­ным чи­бәр иде шул, бик чи­бәр иде. Ка­зан егет­лә­ре ни­чек әр­сез­лә­неп йөр­гән иде­ләр аның ар­тын­нан! Кая ди ул Хә­бир­гә аның яны­на якын ки­лү. Кыз­лар­ның чи­бәр­лә­рен­нән оя­ла иде бу­гай ул. Ах­мак, ки­леш-кил­бәт­кә ка­мил­ле­ге үзе­нең дә җи­тәр­лек иде юк­са. Әм­ма Са­ни­я­не ка­ра­тыр­га уе­на да кер­мә­де. Сә­ер тү­гел, ди­ген, бу дөнь­я­ны. Ка­ра әле ни­чек бер-бер­се­нә ох­ша­ган­нар алар — Хә­бир­нең бе­рен­че мә­хәб­бә­те, мәң­ге­лек сөю-сә­га­дә­те Га­лия бе­лән ­бу Са­ния. Ул бо­рын­на­ры-күз­лә­ре, ирен­нә­ре-та­выш­ла­ры, бит ал­ма­ла­ры, буй-сын­на­ры. Әл­лә ял­гы­ша ми­кән? Ял­гыш­мый, бу­тал­мый. Нәкъ үзе. Чәч­лә­рен дә аның­ча кис­тер­гән. Хәт­та кү­ңел тө­бен­нән чык­кан һәр аһы да Га­ли­я­не­ке ке­бек йө­рәк-бә­гырь­ләр­не ай­кап таш­лый.

— Си­нең тор­мыш­лар ни­чек соң? — дип со­ра­ды ха­ным.— Кай­да то­ра­сың, өй­лән­дең­ме? Ба­ла­ла­ры­гыз?

— Аһ, та­вы­шы­гыз, ко­лак­ла­ры­ма сан­ду­гач мо­ңы бу­лып ята,— ди­де Хә­бир, кү­ңе­лен­дә­ге­сен ачып са­лып,— сез ми­ңа бе­рен­че мә­хәб­бә­тем­не хә­тер­ләт­те­гез.

— Әл­лә ул ке­ше мин идем­ме? — ди­де ха­ным, юри ша­яр­тып.

— Юк, ул гү­я­ки нәкъ сез ин­де: та­вы­шы да, чәч­лә­ре дә, ирен­нә­ре дә. Бар­ча-бар­ча як­ла­ры­гыз аны хә­тер­ләт­те­ләр, шун­лык­тан акы­лым­ны җу­еп, бу­та­лып уты­рам бу­гай мин?

— Кыз­га­ныч, әм­ма бе­рен­че мә­хәб­бә­тең мин үзем бул­сам ки­рәк дип уй­лар­га да өл­гер­гән идем. Ял­гыш­кан­мын икән,— ди­де ха­ным, бе­раз үп­кә­лә­гән төс чы­га­рып.— Кыз­га­ныч әл­бәт­тә!..

— Кыз­га­ныч әл­бәт­тә...— дип ка­бат­ла­ды егет, ни сөй­лә­гән­не ко­ла­гы ишет­ми­чә.— Кыз­га­ныч. Бәл­ки ул син бул­ган­сың­дыр, бө­тен җи­рең аны хә­тер­лә­тә...

— Аны хә­тер­ли­сең, ә ми­не юк,— дип бор­чыл­ды ха­ным.— Шу­лай­мы?

— Мин бит си­не бел­мә­дем.

— Ярат­ма­дың ­да­мы?

— Бо­лай игъ­ти­бар итә идем. Әм­ма син ял­гы­зың тү­гел идең.

— Ә-ә, син Мор­та­зин бе­лән йөр­гә­нем­не әй­тә­сең ин­де?

— Тик ап­ты­рый идем, ни­чек аңа ка­ра­дың син?

— Әйт­тем бит иң­де: егет сай­лый кыз­ны, кыз тү­гел. Ул озат­ты, йө­реп кит­тек, аңа ия­ләш­тем...

— Һәм кия­ү­гә чык­тың. Ба­ла­лар үс­те­рә­сез. Бер ма­лай, бер кыз.

— Ка­ян бе­лә­сең? Әйе, бер ма­лай, бер кыз...

— Юк, мин бо­лай гы­на әйт­тем. Клас­сик ва­ри­ант: бер ма­лай, бер кыз, пар­лы­лар, ди­мәк. Мил­ләт­нең са­ны арт­мый да, ки­ме­ми дә. Шу­лай­мы?

— Бәл­ки...

Алар та­гын да шак­тый озак сөй­лә­шеп утыр­ды­лар. Шә­раб са­вы­ты да бу­ша­ды. Шун­да Са­ния:

— Аһ, мин оны­ты­лып утыр­ган­мын икән,— дип сә­га­те­нә ка­ра­ды, ка­ба­лан­ган төс чы­гар­ды.— Соң­га ка­ла­мын!..

— Мо­ңа мин га­еп­ле ин­де!

— Юк-юк, син нәр­сә!

— Ба­ры­бер соң­га ка­ла­сың дип ке­нә әй­тү­ем.

— Шу­лай ин­де, шу­лай...

Ка­фе­дан чы­гып, Ка­бан кү­ле бу­е­на кил­де­ләр. Мон­нан ерак тү­гел ге­нә бер агач өй­нең ас­кы ка­тын­да Хә­бир­нең фа­ти­ры иде. Шу­ның ту­рын­нан уз­ган­да егет, мак­тан­ган кы­я­фәт­тә:

— Мин ме­нә шу­шы зат­лы са­рай­да яшим ин­де, элек мон­дый йорт­лар­да па­ди­шаһ­лар гы­на тор­ган!— дип, ел­май­гач, Са­ния аңа та­ба елы­ша төш­те һәм:

— Йә па­ди­шаһ, күр­сәт тә­хе­тең­не, ка­рап чы­гыйк,— ди­де.— Кар­шы кил­мәс­сең­дер бит?

Баш­та­рак Хә­бир ап­ты­рап ал­ды, ан­нан соң мул итеп ел­май­ды. Ша­яр­та­дыр дип уй­ла­ды. Шу­лай да:

— Әй­дә, ке­рик алай­са,— ди­де.— Әм­ма ятим ир ке­ше­нең фа­ти­рын­да тәр­тип­сез­лек­тән ар­тык һич­нәр­сә юк икән­ле­ген дә бе­лә­сең­дер?..

Ка­ба­лан­ган төс чы­гар­ган Са­ния бер­кая да ашык­мый бу­лып чык­ты. Хә­бир­нең бүл­мә­се җи­һаз­лар­га әл­лә ни бай тү­гел иде. Ике ис­ке крес­ло, сирт­мә­лә­ре ту­зып бет­кән ди­ван, язу-сы­зу һәм аш-су­га ярак­лаш­ты­рыл­ган кеч­ке­нә пар­та-өс­тәл, аның янын­да арт­лы урын­дык, сү­рән ут­лы өс­тәл лам­па­сы, ки­тап­лар бе­лән дың­гыч­лап ту­ты­рыл­ган, шун­да ук бар­лы-юк­лы са­выт-са­ба да ку­ел­ган шкаф-эта­жер­ка — бо­лар бар­сы да бо­лай да кы­сан, уңай­сыз бүл­мә­не та­гын да тын­чу­лан­дыр­ган. Сте­на­да эле­неп тор­ган, әм­ма үзе­нең кай­чан тук­та­га­нын да оныт­кан сә­гать, то­нык­ла­нып бет­кән көз­ге һәм алар ара­сы­на ка­дак ка­гып кы­на эш­лән­гән ки­ем эл­ге­че бүл­мә ди­ва­ры бе­лән бер яшь­тә ке­бек той­гы кал­дыр­са­лар да, алар­ны Хә­бир ике ат­на элек ке­нә ише­гал­дын­да­гы чүп­лек­кә кем­нәр­дер чы­га­рып таш­лан­ган җир­дән алып кер­гән иде. Әм­ма алар, ни хик­мәт, ба­ры­сы да Са­ни­янең кү­ңе­ле­нә хуш кил­де­ләр.

— ­Һо, нин­ди ро­ман­ти­ка!— ди­де ул.— Нин­ди ан­тик­вар, нин­ди бай­лык­лар­га ия икән­сең!

Шу­лай ук ми­кән­ни? Юк, юри ша­яр­та бул­са ки­рәк. Бо­лар­ны бай­лык ди­сәң ин­де? Ки­ре­сен­чә, “нин­ди мес­кен­лек” ди­яр­гә ки­рәк, дө­рес­лек­кә якын бу­лыр иде.

Әм­ма Хә­бир ки­ре ка­гып бер сүз дә әйт­мә­де, сөй­лә­шү­не икен­че­гә бо­рып:

— Нәр­сә бе­лән сый­лар­га үзе­гез­не? — ди­де.

— «Сез» дип, сөй­лә­шер­гә яра­та­сың да ин­де.

— Га­фу, нәр­сә бе­лән сый­лар­га үзең­не? Тәм­ле чә­ем бар. Гру­зинс­кий. Пер­вый сорт.

— Баш­ка нәр­сә юк икән, чәй дә ярый,— дип, Са­ния крес­ло­дан урын ал­ды.— Тат­лы шә­раб­тан соң тар­та­сым ки­леп кит­те. Мөм­кин­ме?

— Әл­бәт­тә,— дип, Хә­бир чәй ку­яр­га кух­ня ягы­на чык­ты.

Озак­ла­мый чәй­не­ге кай­ный да баш­ла­ды. Әм­ма Са­ния чы­на­як­ка үре­лер­гә ашык­ма­ды. Ка­бат-ка­бат хәл-әх­вәл­лә­рен со­раш­тыр­ды. Та­ныш­ла­ры ха­кын­да бе­леш­те, әм­ма алар ара­сын­да ур­так дус­ла­ры бө­тен­ләй дә юк икән. Шун­лык­тан бу те­ма да тиз тө­гәл­лән­де. Шу­лай да Хә­бир бу ва­кыт­та Са­ния ха­ным­ның сүз­дән тук­та­лу­ын те­лә­ми баш­ла­ды, һа­ман-һа­ман сөй­лә­теп ке­нә, ягъ­ни «Кош ба­ла­сы»н сай­ра­тып утыр­та­сы ки­лү рә­хәт­ле­ген­дә иде. Та­вы­шы нин­ди ягым­лы, ко­лак­ла­рын рә­хәт­лән­де­реп то­ра! Тың­лау­ла­ры ку­а­ныч би­рә!..

Ох­шаш бул­са­лар да бу­лыр­лар икән. Ки­леш-кил­бәт­лә­ре­нә ка­дәр бер үк ке­бек. Са­ния һәм... Га­лия!

Хә­бир тә­мам исәр­лән­де. Аның бүл­мә­сен­дә җи­де ят Са­ния тү­гел, бе­рен­че мә­хәб­бә­те Га­лия үзе уты­ра­дыр төс­ле то­ел­ды. Үбеп ко­чак­лый­сы, шу­шы ты­ныч фа­ти­рын­да ка­лыр­га те­лә­сә, аның бе­лән бер­гә оя ко­ра­сы кил­де. Әм­ма бу ха­ным­ның ике ба­ла ана­сы, ир­ле бу­луы гы­на бу ни­я­тен­нән ты­еп то­ра иде.

Шә­раб үз эшен эш­лә­де. Сүз­лә­ре ко­лак­ла­рын наз­ла­ды, төс-кы­я­фә­те күз­лә­рен ал­да­ды. Га­ли­я­нең үзе бу, үзе! Са­ния бө­тен­ләй баш­ка су­рәт­кә ия иде тү­гел­ме? Юк­са Хә­бир аны сту­дент чак­ла­рын­да ук оза­та ал­мас иде­ме?

Кай­нар чәй егет­нең яр­су йө­рә­ген су­ы­та ал­ма­ды. Са­ния, аның кү­ңел кыл­ла­ры­на ка­гыл­га­лап, наз­лы та­вы­шы бе­лән сай­ра­ды да сай­ра­ды. Хә­би­р, оны­ты­лып, ха­ным­ның кар­шы­на ки­леп бас­ты, ал­ды­на иел­де. Йө­рәк тү­ре­нә яше­ре­леп кал­ды­рыл­ган из­ге хис­лә­ре көт­мә­гән­дә ур­гы­лып чык­ты­лар һәм егет, үзен-үзе бе­леш­тер­ми:

— ­Ни­чек бер-бе­ре­гез­гә ох­ша­ган­сыз, нин­ди ягым­лы си­нең та­вы­шың...— дип ка­бат­ла­на-ка­бат­ла­на сөй­лә­де дә Са­ни­я­нең­ и­рен­нә­ре­нә үрел­де: — Бә­гы­рем!

Соң­гы әй­тел­гән сү­зе тыл­сым­лы иде. Туң йө­рәк­ләр дә шу­шы сүз­дән эреп ки­тә­ләр. Са­ни­я­не дә тот­кын ит­те бу «бә­гы­рем» ди­гә­не.

Наз­лы вә су­са­ган ирен­нәр ка­выш­ты­лар. Юк, алай бу­лыр­га ти­еш тү­гел иде. Бу эш гө­наһ иде. Әм­ма ха­ным­ның чәч­лә­рен­нән иң­гән хуш­буй исе егет­нең хис­лә­рен та­гын да ял­кын­сын­ды­рып җи­бәр­де һәм алар бер-бер­се­нең ко­ча­гы­на тә­мам чум­ды­лар.

Урам­да көн иде. Кич­ке як­та Хә­бир­нең тә­рә­зә­се­нә дә җәй­ге ко­яш ка­рый баш­лый. Көн­нең уз­ган­лы­гын бел­де­реп соң­гы мул җы­лы нур­ла­рын яу­ды­ра, кү­ңел­ләр­гә наз вә рә­хәт­лек өс­ти.

— Хә­бир,— ди­де Са­ния.— Хә­би­рем...

Күк­рә­ге­нә ба­шын ку­еп ят­кан сө­ек­ле җан­ның чәч­лә­рен­нән сый­па­ды егет, ба­шын­да та­гын да тат­лы­рак уй­лар уй­на­ды. Ха­ным аның ирен­нә­рен эз­ләп тап­ты, күз­лә­ре ярым йо­мыл­ган, хис­лә­ре күк­рә­ген­нән та­шып чы­гу сә­бәп­ле исәр­лән­гән иде ул. Аны шу­лай итеп тою Хә­бир­нең үзен дә адаш­ты­ра, бә­хет-сә­га­дәт диң­ге­зе­нә ба­ты­ра бар­ды.

— Га­ли­ям,— ди­де егет,— мин си­не яра­там...

Әм­ма Са­ния аның бу сүз­лә­рен ишет­мә­де...

— Си­нең бе­лән ни­чек рә­хәт...— ди­де ха­ным, Хә­бир­нең ирен­нә­рен­нән ирен­нә­ре ае­рыл­ган миз­гел­не та­гын да сер­ле­рәк вә мәгъ­нә­ле­рәк итеп.

Алар мә­хәб­бәт уе­нын­нан кү­ңел­лә­рен чә­чәк­кә тө­рер­лек наз тап­ты­лар, гү­я­ки үз­лә­ре ир бе­лән ха­тын, бе­рәм­ләп тү­гел, пар­ла­шып яра­тыл­ган­нар да, мәң­ге­гә шу­лай бу­лыр­га ти­еш­ләр.

Бө­тен дөнь­я­ның үзә­ген­дә ял­гыз ике­се ге­нә ке­бек иде, бү­тән бер ге­нә нәр­сә дә алар­га ки­рәк тү­гел; әнә Са­ния нин­ди ка­нә­гать, ты­ныч, бә­хет­ле!

Әм­ма ха­ным хә­мер һәм мә­хәб­бәт тәэ­си­рен­нән ай­ны­ган, хә­те­ре­нә ба­ла­ла­рын вә үз тор­мы­шын кайт­ар­ган, кү­ңе­лен ты­ныч­лан­дыр­ган иде ин­де. Ба­ры тик чы­гып ки­тә, ки­е­нер өчен куз­га­ла гы­на ал­мый. Чөн­ки мон­да ул уңай­лы поч­мак, җан рә­хә­те тап­ты. Күп­тән бу рә­веш­ле һәм та­би­гый, һәм ила­һи миз­гел­ләр ки­чер­гә­не юк иде.

Хә­бир — ба­ла­лар ке­бек са­ми­ми, тор­мыш­ны аң­ла­мау­чы, һа­ман да ро­ман­тик бу­лып ка­ла бир­гән са­бый кү­ңел­ле олы җан ия­се. Нәр­сә ди? «Мәң­ге­гә ми­не­ке бул, мин си­не ге­нә, ба­ры тик си­не ге­нә яра­там»,— ди­ме?

Бик ка­лыр иде Са­ния...

Ха­ным чы­гып кит­кән­дә кич иң­гән иде ин­де. Хә­бир­гә авыр бу­лып кал­ды. Са­ния аның ты­ныч­лы­гын, як­ты җә­е­нең җы­лы ко­я­шын шу­лай алып кит­те. Моң­су, бик моң­су иде хә­зер егет­кә. Ул кич­тә Хә­бир озак итеп Ка­бан кү­ле бу­ен­да утыр­ды, таң ат­ты­ра­сы да иде әле, әм­ма җил чы­гып, тә­не өши баш­ла­гач кы­на ке­реп ят­ты.

Са­ния «ки­ләм» дип, сүз таш­лап кит­кән иде. Икен­че көн­не дә, өчен­че­сен­дә дә, бер ат­на, ай­дан соң да кү­рен­мә­де, хә­бә­ре ише­тел­мә­де. Ни фа­ти­рын, ни эш те­ле­фо­нын со­рап кал­ма­ган, са­гын­саң да нәр­сә эш­ли ала­сың?

...Хә­бир­нең җәе моң­су­лык бе­лән үтеп тә кит­те. Урам­га көз кер­де. Әм­ма кү­ңе­лен­дә һа­ман да мә­хәб­бәт язы ке­бек иде. Ме­нә бү­ген Са­ни­я­не оч­ра­тыр, алар та­гын бә­хет­ле бу­лыр­лар. Юк икән шул, алай җи­ңел ге­нә сә­га­дәт ка­за­ну мөм­кин тү­гел икән. Наз­лы ирен­нә­ре, ир­кә ко­ча­гы, ила­һи сих­ри та­вы­шы ка­бат­лан­мас ми­кән­ни?

«Кош ба­ла­сы» оч­ты. Бә­хет­ле оя­ны оныт­ты. Бәл­ки ул мон­да са­та­шып кы­на кер­гән бул­ган­дыр?

Хә­бир урам­нар­дан урам­нар­га кү­чә-кү­чә ат­ла­ды да ат­ла­ды. Үз уй­ла­ры, үз хәс­рәт­лә­ре бе­лән иде ул. Шун­да бе­рәү:

— Хә­бир, исән­ме? — дип эн­дәш­те.

Аһ, Са­ния бит бу, Са­ния! Ба­ры тик ан­да гы­на ме­нә шун­дый ягым­лы һәм наз­лы та­выш!

Хә­зер ко­чак­лап ала­чак үзен, «Са­ни­ям, бә­гы­рем!» ди­я­чәк!

Әм­ма эн­дәш­кән ха­ным Са­ния тү­гел иде. Егет кау­шап кит­те. Аның кар­шың­да Га­лия ба­сып то­ра икән, га­зап­лар­га са­лып та, ин­де оны­ты­лып та бе­тә яз­ган мәң­ге­лек мә­хәб­бәт га­за­бы — Га­ли­я­се!

 

 

ҮЛЕ ЕЛ­ГА БУ­ЕН­ДА АВЫЛ БАР

Хи­кәя

 

Адәм ба­ла­сын бил­ге­сез­лек җә­леп ит­ми баш­ла­са, дөнь­я­ның кы­зы­гы бе­тә­дер ул. Мо­ны аң­ла­ган­га тү­гел, ка­ны­быз бе­лән той­ган­га­дыр, без, авыл ма­лай­ла­ры, зур­лар кү­зен­нән ка­чып, кай­да да бул­са уй­нау ягын ка­рый­быз. Ур­ман­га да ба­рып чы­га­быз, кол­хоз­ның таш­лан­дык тер­лек аб­зар­ла­ры­на да ки­леп ке­рә­без, тау­лар ара­сын­да да йө­ри­без, һич югы, ын­дыр ар­ты­на ки­теп, би­ек арыш ара­сын­да бер-бе­ре­без­гә әки­ят сөй­ләп ята­быз. Кы­зык ва­кыт­лар! Су бу­е­на төш­кән юк, ел­га ту­лып де­гет ага, каз­лар-үр­дәк­ләр тә­мам ка­ра­лып, җир ма­е­на баш­та­на­як ба­тып-чу­мып йө­ри­ләр, йө­ри­ләр дә — тә­гә­рә­шеп кы­ры­ла­лар. Алар­ның яр­дәм со­рап кыч­кы­ру­ла­ры бар­ча те­рек җан­ны кур­ку­га са­ла, йө­рәк­ләр­не са­гыш би­ли. Без­нең ачу ки­лә. Әл­лә, ди­без, шул җир бо­ра­улап яту­чы выш­ка-ка­лан­ча­лар­ны шарт­ла­та­быз­мы? Ни­чек ке­нә итеп шу­ны эш­ләр­гә?

Кө­не-тө­не авыл өс­тен­дә ут­лы фа­кел­лар уй­ный. Өй­дә шәм дә ян­ды­ра­сы юк, төн ур­та­сын­да да яп-як­ты, ка­ләм-дәф­тәр алып, дә­рес хә­зер­ләр­гә дә мөм­кин, кы­зы­гын гы­на тап­мый­быз. Җәй кө­не шул, мәк­тәп эш­лә­ре­нә бү­тән ва­кыт­та да җи­те­шер­без әле...

Ән­кәй эн­дә­шә:

— ­Шо­мырт­ка чып­чык кун­ган, тәм кер­гән ми­кән­ни?

Тә­рә­зә­гә кап­лан­дым. Нин­ди чып­чык ди ул, Гап­сат­тар икән, күр­ше Хә­ки­мул­ла аб­зый ма­лае, кул­тык дус.

— Кая йө­гер­дең, улым? Чәй кай­нап ки­лә, та­мак ял­гар идең...

— ­Мин хә­зер, тиз ке­рәм, ән­кәй!..

Озак­лар­га бер дә те­лә­гем юк иде. Ки­леп чы­гу­га, шо­мырт ага­чын­да­гы Гап­сат­тар­ның ая­гы­на ябыш­тым:

— ­Төш, төш, ди­ләр си­ңа! Ми­ңа кал­дыр­мый­сың бит...

А­ңа нәр­сә, авы­зы ерык. Ин­де дә бу­ем җит­мә­сен бе­лә, авы­зы­на уч­лап-уч­лап ту­ты­ра.

Бә­реп үте­рәм дип бул­мый ич ин­де. Ниш­лә­тер­гә мо­ны?

Гап­сат­тар, ми­нем га­са­би­лан­ган­ны кү­реп, та­гын да авы­зын ера, хи­хыл­дый, ба­шын ка­шый. Ан­на­ры:

— Ярар алай­са,— дип, ми­нем ян­га те­ләр-те­лә­мәс ке­нә си­ке­рә.— Өл­ге­реп җит­мә­гән әле бу, ир­тә­рәк. Эче яшел. Авыз­ны бө­реш­те­рә. Юк­ка бор­чыл­дың. Ме­нә ел­га ар­ты­на чык­сак, вәт ан­да, ма­лай, Гыйль­ме­ни­са апа­лар бе­рәр чи­ләк җы­еп кайт­кан­нар!..

— Өл­гер­мә­гән дип тор­ма­дың әле, авы­зы­ңа ту­тыр­дың...

— Шу­ңа үп­кә­лә­дең­ме? Мин бо­лай, тә­мен бе­лер өчен. Күр­ше ха­кын өлеш­лә­дем, уңы­шы на­чар бул­ма­гае дип ке­нә...

Бо­лай ук ышан­ды­рып әйт­кәч, ри­за­лаш­мый­ча бул­мый иде. Чә­кә­лә­шер­гә әзер җи­рем­нән сү­рел­дем.

— Әй­дә ел­га аръ­я­гы­на, шо­мырт­ка!

Өс­тәл­дә чәй дә кө­теп тор­ган­га, ри­за­лы­гым­ны би­рер­гә ашык­ма­дым.

— Ни бит... Ни... Икәү ге­нә­ме? — Сә­бәп үзе та­бы­лып то­ра та­гын.— Ел­га ар­тын­да­гы ул ис­ке авыл­га­мы?

— Нәр­сә, җен­нәр­дән ку­рык­тың­мы әл­лә? Исең кит­кән икән, Га­рә­фи­не дә ала­быз. Аның бе­тие бар, әби­се язып бир­гән. Җен­нәр­гә кар­шы. Кой­рык­ла­рын да сел­ке­тә ал­мас­лар.

— Ә кой­рык­сыз бул­са­лар?— Ми­ңа ни­чек тә аны ышан­ды­рыр­лык сә­бәп та­бар­га ки­рәк, югый­сә чәй­сез ка­лам. Кай­мак, шу­ның яны­на — кой­мак, бал. Алар­га өс­тәп ән­кәй прән­нек тә чы­гар­са, бер­нин­ди җен­нәр оя­сы ки­рәк­мәс, һәй, юләр, ан­дый нигъ­мәт­ләр­не кал­ды­ра­лар ди­ме­ни?

— Кой­рык­сыз җен­нәр бар­мы ин­де, ах­мак сүз сөй­ли­сең. Үзе кой­рык­сыз да бул­сын, җен дә... Ме­нә әкә­мәт!..






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных