Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 7 страница




Я­ше­реп то­ру­ның фай­да­сы юк, алар ба­ры­бер һәммә нәрсә­не бе­леп то­ра­лар. Хәт­та Са­бир­лар­ның әле кичә­ге көндә генә сы­ер­ла­ры ала бо­зау ки­тергә­нен дә, баш­ка­сын да. Егет ма­лай­лар, әллә ин­де ма­лай егетләр без?

Бел­сеннәр әле, үзем дә ту­ры­сын әйт­тем.

– Клуб­ка чы­га­быз­мы соң?— дип, бе­раз­дан со­рау таш­ла­дым алар­ның ко­ла­гы­на. Дө­ре­сен генә әйткәндә, ми­ңа ба­ры­бер иде. Чың­гыз та­вы ар­тын­нан күтә­ре­леп килгән ту­лы йөз­ле мөл­әем ай­ның сер­ле ел­маю­ын­нан кү­ңе­лем нур­ла­нып киткәндәй иде.

— Клуб­та ни кал­ган?— ди­де күөр­шем Са­мат.— Си­ңа дигән Ма­һи­нур апа да юк бит ан­да. Шул Би­биәс­ма, Би­би­на­җия ишеләрдән гай­ре күз са­лыр­лык кем бар?... Бә­хет­ле син, Ка­мил! Ма­һи­нур апа­ны оза­там әле, ди­сең. Эһ, ма­лай, синдәй бу­ем бул­са­мы?— дип си­ке­реп тә тор­ды, арт­та­гы читән ка­зы­гы­на ки­те­реп тә тип­те.— Шу­шы нәрсә кадәр гәүдәң бул­ма­сын, үрелсәң, шүр­леккә бу­ең җитмә­сен...

— Ә син урын­дык­ка ба­сып мен!— ди­де Са­бир, телгә ки­леп.— Мин һа­ман шу­лай итәм: бу­ем җитмәсә, урын­дык­ка ба­сып үреләм.

Тәгәрә­шеп көл­дек. Бе­раз ты­е­ла ка­лып, Ма­һи­нур апа­ның гүзәл күз ка­раш­ла­ры, зи­фа буе, ка­ра чәч вә каш­ла­ры, кү­ңел кыл­ла­рын чиртә тор­ган озын кер­феклә­ре — һәммә­се-һәммә­се күз ал­ды­ма кил­деләр. Гүя­ки үзе кар­шым­да ба­сып то­ра­дыр ке­бек иде. Тал­пын­дым, чак кы­на яр ас­ты­на ба­рып төшмә­дем, си­ке­реп, арт­ка таш­ла­ныр­га өл­гер­дем, аяк­ка бас­тым. Кө­телмәгән бу хәрәкәтлә­ремнән баш­ка­ларр өр­ке­шеп кит­теләр һәм, нин­ди­дер ят та­выш­лар чы­га­рып, эттән аяк­ла­рын яшергәндәй җы­е­рыл­ды­лар, яр чи­теннән би­регә ыр­гыл­ды­лар: йөрәклә­ре дөп-дөп килә иде алар­ның.

— Ни бул­ды, ни бул­ды?— дип үза­ра хәллә­рен бе­лешәләр, җитмәсә.

— Әнә, Са­бир бит,— ди­де Җи­һан­ша, бо­лай да хәт­сез бо­ры­нын тар­тып-тар­тып.— Ул бит!

— Авы­зың­да нигә бот­ка пе­шерә­сең? Ник ал­дый­сың?— дип, Са­бир­ның на­хак сүздән ко­ты оч­ты.— Ни эшләгән әле мин? Бе­леп сөйләш, юк­са...

— Нәрсә юк­са?

— Менә си­нең ипи шүр­ле­геңә бу­ем җитә, ме­неп кенә төшәр­мен!

Бо­лай ук яра­мый иде. Дус­лар­ның әле генә бик дус­танә утыр­ган җирдән юк кы­на сәбәп ар­ка­сын­да тарт­ка­ла­ша баш­ла­вы юнь­легә ту­гел ул.

Җи­һан­ша ап­ты­раб­рак кал­ды, ан­на­ры, Са­бир әйт­меш­ли, авыз эченндә та­гын да бөт­ка пе­шерә баш­ла­ды:

— Син дип ин­де, си­не әйтәм­ме­ни мин!.. Ка­мил ди­я­се идем...

А­ның ак­ла­нуы да Са­бир­ның кү­ңе­ленә хуш килмә­де.

— Са­бир — менә мин ул, Ка­мил — менә ул!— дип ми­ңа төр­теп-төр­теп күрсәт­те.— Го­ме­реңә ба­ры­быз­ны да бу­та­дың ин­де!

— Исемнәр­не генә лә!— ди­де Җи­һан­ша, һа­ман да бо­ры­ны­на тын­гы би­рергә телә­мичә әвәләп, үзен ак­лый би­реп:— Бүтән бу­та­ган нәрсәлә­рем бар?

Нин­ди­дер на­чар сүз белән зәһәр итеп әйтмәк­че иде дә Са­бир, са­быр ка­нат­ла­рын төзә­теп ты­ныч­лан­ды, та­вы­шын йо­мы­шар­та тө­шеп:

– Мин бо­лай гы­на, ярар ин­де...— ди­де.

Бу ва­кыт­та ул, Җи­һан­ша белән тарт­ка­лаш­кан җи­реннән ар­ты белән килә-килә, яр чи­тенә җиткән иде, чак кы­на инешкә әйлә­неп ба­рып төш­ми кал­ды, то­тып ал­дым.

— Уф!– дип куй­ды ул, ике ат­лам ди­яр­лек ки­регә си­ке­реп.— Әле дә то­тып кал­дың, ка­да­ла­сы идем, уф! Җа­ным чы­га яз­ды...

У­рам­га та­ба куз­гал­дык.

— Клуб­ка чы­га­быз­мы соң?— ди­дем мин, бу юлы­сы нык­лы ка­рар­га ки­леп, дус­ла­рым­ның ал­ды­на тө­шеп.— Та­гын кай­да бар­ра­сың ин­де, әйдә­гез, йө­реп кай­та­быз!

Ал­да­дым. Ә ми­не кү­ңе­лем Тау ас­ты Хисмә­тул­ла аб­зый­лар тык­ры­гы­на тар­та. Ма­һи­нур апа­ны күрә­сем килә. Тук­та әле, нигә алар­ны шу­лай “ау ас­ты” дип йөртәләр икән? Алар ки­ре­сенчә, авыл­ның нәкъ ур­та­сын­да­гы ди­яр­лек йорт­та яшиләр. Ка­ян ки­леп ан­да яр ас­ты бул­сын ди?

Кы­зык­сы­ну­ым шул­кадәр көч­ле бул­ган ки, иптәшлә­ремнән мо­ның сәбә­бен со­ра­га­ным­ны си­зен­ми дә кал­дым. Баш — уй­ла­ды, тел — те­гермән ке­бек тар­та тор­ды. Кө­лерләр ин­де хә­зер.

Әм­ма бу со­ра­вым­нан дус­ла­рым­ның авыз­ла­ры ачы­лып, көләргә җай­ла­ры кал­ма­ган бу­лып чык­ты. Ке­ше­нең ба­шы­на да килмәгән хәлләр­не белгән әле­ге дә ба­я­гы Са­би­ры­быз та­гын һәммә­без­не дә хәй­ран кал­дыр­ды:

— Тау ас­ты дигәннә­ре шун­нан аның, егетләр, Хисмә­тул­ла аб­зый яшь ча­гын­да бер чы­гар­ган да исе­мен “Тау ас­ты чишмә­се” дип ата­ган. Ха­лык аны чын­нан да баш­та­рак “Тау ас­ты җы­ры” дип йөргән, әм­ма дә Хисмә­тул­ла аб­зый сол­дат­ка алын­гач, истә­ле­ге ха­кы­на “Тау ас­ты Хисмә­тул­ла көе” дия баш­ла­ган­нар. Шун­нан ки­леп, җыр­ның сүзләр­рен оныт­кан­нар­мы, үзгәр­теп бе­тергәннәр, ә менә “Тау ас­ты Хисмә­тул­ла”­сы аб­за­быз­га ябы­шып кал­ган.

Без­нең бо­лай да ачык авыз­лар бө­тенләй дә мич ка­за­ны кадәр бул­ды­лар. Ка­ян белә­дер бу Са­бир һәммә­сен дә? Юк­ка гы­на авы­лы­быз­ның ко­ла сы­ер­ла­ры да ала бо­зау ки­тер­миләр­дер. Менә бит, ә?!. Әү­ли­я­дер ул...

К­луб­та уен-көл­ке дә, шау-шу да юк иде. Гөрнә­дирдәй егетләр, авыз читлә­ренә са­сы па­пи­рос ка­бып, дөнь­я­ны тө­тен белән ыс­лый иделәр. Безгә сә­лам дә юк, сүзлә­ре­без­не дә ишет­миләр.

Эчкә та­ба уз­дык. Мө­дирр Габ­дер­рах­ман аб­зый, фу­раж­ка­сын кың­гыр са­лып, бер поч­мак­та гар­мун шы­гыр­да­тып уты­ра, ә би­югә кем дә чык­мый, теләү­че дә юк. Менә шу­лай ул, Ма­һи­нур апа­ның ка­дер­рен бе­ле­гез. Сезгә кичә­гез­не баш­лап бирмәсә, үзе­гездән мәң­ге бу­ла­сы тү­гел. Бер-бе­ре­гезгә ка­ра­шып тик то­ра­сыз. Бигрәкләр дә пешмәгәннәр ин­де без­нең авыл­ның ни кыз­ла­ры, ни егетлә­ре!

Габ­дер­рах­ман аб­зый үз ал­ды­на бо­е­гып гар­му­нын тарт­кан җи­реннән ай­нып киткәндәй бул­ды, уй­на­вын­нан тук­тал­ды. Клуб эче шым кал­ды. Безгә ка­рап-ка­рап ал­ган­нан соң, уй­на­са да би­емә­се­без­не аң­лап, гар­му­нын урын­дык­ка яны белән ят­кыр­ды да, үз бүлмә­сенә ке­реп кит­те ул. Маг­ни­то­фон чы­га­рып, тас­ма ку­еп ка­ра­ды. Би­ергә дәртлә­ре җитмә­де­ме, һич­кем ур­та­га чык­ма­ды. Ба­ры­сы да ди­вар буй­ла­рынн­да сы­е­ны­шып то­ра бир­деләр. Ул без генә, яшь әтәчләр, зал ур­та­сын­да си­ке­ре­шеп, бе­раз язы­лып ал­дык. Би­и­без, имеш. Ку­шы­лу­чы­лар кү­ренмәгәч, кы­лан­ды­рып ма­та­шу­ла­ры­быз­ны таш­лап, урам­га та­ба ат­ла­дык. Төн үтә дә ты­ныч һәм чи­керткәләр сай­ра­ту, яба­лак­лар кыч­кыр­ту белән мәш­гуль иде.

Кит­тек.

Күктән йол­дыз­лар ява. Шун­дый рәхәт һа­ва. Әти әйт­меш­ли, ипигә май уры­ны­на ягып ашар­лык. Бо­рын ас­ла­ры­быз­га юка гы­на бу­лып шы­тып килгән мы­ек­ла­ры­быз­ны кы­тык­лап сал­мак җи­ле дә үткәләп-сүткәләп куя. Кү­ңел үрсәләнә, эһ, бер җыр­лый­сы һәм та­бан­нар ярыл­ган­чы би­и­се килә. Туй­лар­да сый­ла­нып ал­ган әткәй ке­бегрәк итеп, кү­ни­тек­не әле уң­га, сул-уң­га, уң-сул­га ча­лыш­ты­рып кы­на куй­га­лап, са­быр­лык белән йом­шак ба­сып кы­на баш­лап ки­теп, тизләнә-тизләнә ба­рып, хәт­та сүнгән җан­нар­ны да дәртлән­де­реп.

Ә­йе, ка­рап тор­га­ным бар... И егетләр, бии, би­и­ми ди­ме­ни, бик бии! Шу­ңа күрә дә ми­нем әти шул ул! Шәһәргә кыз эзләп чы­гып кач­кан мо­кыт Ил­фат­ның, минн әйтәм, ата­сы Саф­са­та аб­зый тү­гел ин­де!

Саф­са­та. Исем ди­ген ин­де. Кем тап­кан­дыр үзенә, әллә так­кан­мы? Һәрхәлдә со­рап ка­ра­га­ным бар, мо­ны­сын Са­бир да бел­ми, мәгә­ре күм­хуҗ булх­гал­те­ры­быз белән кас­си­ры гы­на дө­ре­сен сөйләп бирмәсәләр, юк ин­де. Хәер, ала­ры да аның фа­ми­ли­я­сен генә белә тор­ган­нар­дыр. Чөн­ки, ни, шу­лай бер көн инещтән кас­сир апа ме­неп килә, мдарәгә су ки­терү­че Ән­нисә тү­тигә ни­дер сөй­ли үзе, тетә генә:

— Саф­са­та­ны әй­тер идем, кас­са­да өч ме­ңе җы­ел­ган­дыр ин­де, һа­ман туй­мый, гел ак­ча­лы, өстәмә эшләрдә генә йө­ри. Бар икән бә­хе­те дә...— дип.

Ә Саф­са­та аб­зый­ның шун­дый бу­ла алу­ы­ның сәбә­бе бар. Мо­ны­сын мин дә ча­ма­лыйм. Кемнәр кемнәр, әм­ма идарә тирә­сендә кай­на­шу­лар исә ях­шы беләләр бу­лыр. Бри­га­дир яки күм­хуҗ рәи­се, яисә берәр түрә­чек белән дус икән­сең, май­лы кал­җа гын­на ки­ме­рер­сең, ку­лың ак­ча­дан ае­рыл­мас. Та­гын нәрсә кирәк? Ә-ә, иң зур таләп — Ал­ла­һы тә­галә­нең мон­дый бәндә­се ха­лык ал­дын­да җи­ме­рек баш белән һәм бу­га­зы­на җиткән­че чү­мергән хә­лендә кү­ре­нергә ти­еш тү­гел. Серләр­не дә ка­бер ке­бек сак­ла­сын, куш­кан эш­не дә шау­лам­мый-нит­ми генә баш­ка­ра тор­сын. Ягъ­ни, чын мәгънә­сендә куш­тан бул­сын!

Ку­лын­да һәркөн ди­яр­лек май­лы кал­җа­сы бул­са да, Саф­са­та аб­зый­ны ба­ры­быз да үтә йо­мы­кый һәм кү­ңел тө­бенә чум­ган ке­ше дип белә идек. Бии дә, җыр­лый да бел­ми. Күр­ше­се Хә­ким аб­зый­ның ма­лае өйләгәндә туй­га ча­кыр­ган­нар үзен. Бе­раз кы­зып ал­гач­мы, әллә үртә­леп­ме яки ар­тык мак­тап таш­лау­ла­ры кү­ңе­ленә хуш ки­леп­ме, ни сәбәп­ле­дер җыр­лап җибәргән бу. Аның та­вы­шы гө­бер­ле ба­ка­дан гы­на чы­гар­га мөм­кин бул­ган ба­кы­ру бу­лып ише­те­леп, өстәл тирә­сендә­геләр та­бын­на­рын таш­лап ка­чар­га ашык­кан­нар. Туй­ның яме, кичә­нең дәр­те сүнгән. Әле дә ярый ни­чек үзеннән арын­ган­нар, ди­ген? Хә­ким аб­зый ахыр­дан:

— Нин­ди үче бар иде икән ми­нем ма­лай­да?— дип ап­ты­рап, со­ра­шып та йөргән. Әм­ма Са­аф­са­та аб­зый га­фу со­рап бер бер яр­ты­ны ике­сенә сын­дыр­гач кы­на кү­ңе­ле вәсвәсәдән ко­тыл­ган.

— Мәң­ге­лек дош­ман бу­ла­чак идең шул,— дигән Хә­ким аб­зый, Саф­са­та­ның ара­кы­сы­ның тө­бенә җиткәндә.

Һа­ман да шу­лай бу­лып кал­са, ни­чек итеп улын өйлән­де­рер, ту­ен итәр икән?..

Ә шу­лай да кич ма­тур. Кү­ңелләрр­не иләслән­де­рер­лек ма­тур һәм бик рәхәт һа­ва­лы, бик рәхәт!

Ки­тап­лар­да ни­чек яза тор­ган­нар­дыр ин­де “бер үбешүдән егет хәл­сез кал­ды” дип? Һич­ни бел­ми инн­де бу язу­чы­лар да. Кая ди ул бер үбешүдән, сөйгән ке­шең бер генә кү­ре­неп китсә дә хәлдән та­я­сың икән, аны­сы. Ә ин­де үбешә үк кал­сак, бө­тенләй ятып үләчәк­мен ке­бек иде...

Әнә, Хисмә­тул­ла аб­зый­лар­ның ке­че як­ла­рын­да­гы су­кыр тәрәзә­сендә ут бар. Ма­һи­нур апа, и җан кисә­гем, җәй­нең кыс­ка тө­не дип тә уй­ла­мас­тан, кыш­кы­лык­ка оек­баш бәйләп уты­ра тор­ган­дыр ин­де, яисә ор­чы­гы зыр-зыр әйлә­неп, йон эр­ли­дер? Гө­наһ шом­лы­гы, дигәндәй, кой­ма баш­ла­ры­на ме­неп, шун­нан ба­гып ал­сам да ярар, һич­кем юк хә­терләп ка­лыр­га, иптәшлә­рем дә тык­рык ба­шын­да ук бы­тыр-бы­тыр сөйлә­неп кал­ды­лар. Алар ки­леп җиткән­че бер телә­гем куш бу­ла­чак, аны­сы. Ба­тыр­лы­гым җитсә?

Уй­ла­дым, кой­ма баш­лар­ры­на ме­неп ку­нак­ла­дым. Су­зы­лып ка­ра­дым, мәтә­леп тә төш­тем. Та­ак­та­сы че­рек бул­ган икән, и Тау ас­ты Хисмә­тул­ла, Хисмә­тул­ла...

Чал­ба­рым тө­беннән үк умы­ры­лып ер­тыл­ган. Ка­дак­ка эләккән ин­де бу, шу­шы кадәр адәм хур­лы­гы­на кал­ма­сам да яра­ган бу­лыр иде!

Ба­ры­сы да бет­те. Бу хә­лемдә кыз то­там дип йөрү мөм­кин хәл тү­гел хә­зер. Җитмәсә кемнәр­дер кү­реп тә тор­ган­нар, ка­раң­гы­лык эченнән хи­хыл­да­ган та­выш­ла­ры ише­телә. Мә­челәр мы­рау­ла­ган ке­бек...

Чал­ба­рым­ның ер­ты­гын ку­лым белән кап­лап, ян­на­ры­на киләм. Бо­лар һа­ман да көләләр, хәер­сезләр! Сү­генү яра­мас ин­де, әллә ниткән урыс төс­ле.

Ә-ә, Би­би­на­җия белән Сәфәр ту­пыл тө­бендә уты­ра­лар икән. Беткән бо­лар­ның эшлә­ре. Бер әллә нәрсә тү­гел­дер, юк-бар гы­на сөйләшәләр­дер әле. Бу яшьлә­реннән үк алай кы­ла­на баш­ла­са­лар, кар­тай­гач нәрсә эшләрләр икән ин­де?

Мин ул ва­кыт­лар­да вак­чыл да, ту­пас та идем.

— Нидән кө­леп утыр­ган бу­ла­сыз?.. Кы­ты­гы­гыз кил­де­ме әллә?— дип үчеклән­дем, алар­ны кы­ен хәлгә ку­яр­га теләп.

— Кил­де шул әле менә!— дип чәп­чеп куй­ды Би­би­на­җия.— Бик кил­де. Ка­мил­не ал­ма ур­лар­га кергә­нендә эт тешлә­де­ме әллә дип то­ра­быз, кыз­га­нып. Кос­ма­навт итәләр үзең­не бо­лай бул­гач!

Бу ка­раң­гы­да ка­ян ба­ры­сын да күргәннәр ди­ген. Әм­ма ми­нем ер­тык чал­бар­дан икән­ле­гем­не си­зенмә­деләр.

“Итә тор­гач бул­ган­дыр, әнә!”— дип, берәр авыр сүз та­бып әйтә­сем кил­де үзлә­ренә. Әм­ма аның са­ен үртәлә бир­дем.

— Нишләп уг­ры ке­бек ал­ма ур­лап йө­рим әле,— дип ак­лан­дым.

А­лар сүз та­ба ал­ма­са­лар да, та­гын да мыс­кыл­лаб­рак көл­деләр. Биллә­һи, җир­нең ти­ше­ге аяк ас­тым­да ха­сил кы­лы­нып, шун­да тө­шеп кит­сен дигәннәр­дер ин­де. Ә мин эре генә ки­теп бар­дым, те­лем­не әрәм итеп тор­ма­дым. Ита­гать белмәү­че ал­бас­ты­лар ке­бек кө­лешкәндәй итеп кал­ган бул­ды­лар, чилә­генә күрә кап­ка­чы!..

Ар­тым­нан Сәфәр­нең ни­дер кыч­кы­ру­ын ишетсәм дә ко­лак­ка сал­ма­дым, әм­ма Би­би­на­җи­я­се­не­ке бә­гырьгә ук бу­лып ки­леп ка­дал­ды:

— Тө­ше­реп югал­та күрмә, төп­сез ыш­тан!

Эһ, аны­сын да күргәннәр икән!

Тык­рык ба­шын­да кал­ган дус­ла­ры­ма сиз­дермәс өчен тизрәк өйгә кай­тып, чал­ба­рым­ны алыш­ты­рып чы­гар­га кирәк.

Ә алар ми­не һич­бер шиклән­мичә кар­шы ал­ды­лар. Юк сәбәп­не бар итеп дигәндәй, өйгә ашык­тым. Чал­бар тө­бем­нең җай­сыз­ла­вы сәбәп­ле аяк­ла­рым да ак­сый һәм бу­та­ла иделәр.

Дус­ла­рым арт­та кал­ды­лар. Кап­ка тө­бе­безгә җи­теп килә идем, ка­раң­гы­да кем­нең­дер тө­кер­үен ише­теп тук­тал­дым.

— Кем бар ан­да?

Күкрә­гемә җа­сыз итеп берәү ки­те­реп төрт­те.

— Тук­та, кая бо­лай ашы­га­сың?..

Бу та­выш ми­нем өчен та­ныш тү­гел иде. Җитмәсә хә­мер­ме, ара­кы­мы исе бу­ыл­ды­рып авы­зы­ма-бо­ры­ны­ма тул­ды, та­мак тө­бенә утыр­ды, ук­шып җибә­рердәй бул­дым. Читкәрәк тар­тыл­дым.

— Тук­та диләр си­ңа!

— Тук­тап то­рам бит ин­де, абый!— дип үтен­дем, кур­ку­ым ча­ма­сыз иде.— Ни кирәк си­ңа? Кем син, ә?

— Нәрсә, та­ны­мый­сың­ме­ни, кор­чаң­гы?— ди­де бу сәрхүш.— Ыш­тан тө­беңә җибәр­дең­ме әллә? Та­ны­тыйм­мы соң?

Ул яка­лап ук ал­ды. Та­вы­шы та­ныш ке­ше­не­кенә дә ох­шый баш­ла­ды.

Кем соң әле бу? Кемдә бар иде әле мон­дый иләм­сез, ямь­сез та­выш?

— Нәрсә, та­ны­дың­мы?

Сәрхүш ка­бат­тан күкрә­гемә төр­теп ал­ды. Аның ту­пас­лы­гы гы­на да ко­тым­ны алыр­лык иде. Мин, хәл­сезлә­неп, аның йод­рык­лап яка­ла­ган ку­лы­на кап­чып ке­бек кенә ия­реп йөр­дем. Уры­нын бе­леп сук­ма­ган­да да сөяклә­рем­не сы­ны­ды­рып бе­те­рер­лек гайррә­те бар иде.

— Та­ны­дың­мы дим?!.

Ки­чек­тер­ми җа­вап би­рергә ти­еш идем. Әйе дисәм дә, юк дип әйтсәм дә мо­ның ахы­ры нәрсә белән бетәчә­ген күз ал­ды­ма ки­терә дә ал­ма­дым, ак­ла­на­сы ит­тем:

— Бел­мим, абый...

— Нишләп бел­ми­сең?

— Ка­ян бе­лим ди? Без­нең авыл­да исе­рекләр ю-ю-юк!..

— Юк?.. Ха­ха­ха! Юк ди­сең­ме? Ә мин кем бу­лам соң алай бул­гач?

— Бел­мим, абый!..

— Бе­лергә кирәк! Бел­де­рим­ме, энекәш?

— Бел­дер,— ди­дем, кал­ты­ра­нып.

Ар­тым­нан без­нең оч­ка та­ба килгән иптәшлә­рем­нең сөйләшкән та­выш­ла­ры ише­тел­де, нәрсә ха­кын­да­дыр бәхәсләшә иделәр. Тар­ты­лып, сәрхүш йод­ры­гын­нан ыч­кын­мак­чы идем, ул ми­ңа шун­дый итеп ки­те­реп сук­ты, әйлә­неп ба­рып төш­тем. Ни дип кыч­кыр­га­ным­ны бел­мим, иптәшлә­рем ярдәмгә ки­леп өл­гер­деләр. Дүрт ягын­нан урап, йод­рык­ларр­ны кизәнә баш­ла­дык. Типкәләп, изеп кенә таш­лый­сы идек, нәкъ ки­но­лар­да­гы ка­һар­ман­нар­ча, әм­ма, кая ул, сәрхүш бул­са да, беләккә та­за бәндә бу­лып чык­ты. Без­не берәм-берәм төр­ле як­ка бер-ике генә кизәнү белән очыр­ды да:

— Хә­сисләр, кул күтәргән бу­ла­лар...– дип сү­ге­неп, мы­гыр­да­на-мы­гыр­да­на үз юлы­на олак­ты.

Җи­һан­ша кой­ма ба­шы­на ук очып, билдән эле­неп кал­ган. Са­мат­ның авыз-бо­ры­ны җи­ме­релгән. Ә ми­нем ка­рар­лы­гым да кал­ма­ган. Тик Са­бир­га гы­на һич­ни бул­ма­ган иде. Буй­га ба­сын­кы бул­са­лар да, беләккә та­за ке­бекләр иде. Алай гы­на тү­гел икән ул, сөякләр ны­гып җитмәсә, тәнгә көч кер­ми.

Без, ак­сап-тук­сап, урам эскә­ми­я­сенә ба­рып утыр­дык. Эскә­мия димәктән, ин­де биш ел­лап яту­чы, сөяклә­неп беткән имән ага­чы иде ул. Урын ба­ры­быз­га да җит­те. Хәт­та Җи­һан­ша, би­лен то­тып, су­зы­лып ук ят­ты һәм зар­ла­нып ал­ды:

— Үтер­де бу!

Ә бе­раз­дан та­гын да со­рап куй­ды:

— Кем бул­ды икән, ә?

Тәннә­ре­без әр­ни иде. Җи­һан­ша, со­ра­вын ко­лак­ка элмә­ве­бездән бор­чы­лып, бу юлы­сы атап миннән со­ра­ды:

— Ка­мил, кем бул­ды икән ул?

— Бел­мим,— ди­дем мин.— Та­ны­мый­ча кал­дым.

— Нидән бәйлә­не­шеп кит­те­гез соң?

— Бел­мим ин­де... Кай­тып ба­ра идем, яка­лап ал­ды да бә­реп ек­ты...

— Ну, ку­лы ка­ты икән!— ди­де Са­бир.— Үгез кадәр бар гәүдә­се дә...

— Ни­чек ин­де?— ди­де Җи­һан­ша.— Си­ңа бер­ни дә бул­ма­ды бит!

— Бул­мас менә, әллә кай­лар­га очып төшкә­нем­не сиз­ми дә кал­ган­мын.

— Ка­чып бар­га­ның­да егыл­ган­сың­дыр әле?

— Мыс­кыл­ла­ма, Җи­һан­ша, син үзең­нең кой­ма ба­шы­на ни­чек итеп эленгән­нең­не исеңә ал, ич­ма­сам!

Ә­ле яңа гы­на һәр­кай­сы­быз­ны ту­гы­лап-бол­га­тып уз­ган ва­кый­га­ны ка­бат хә­терлә­ре­без аша ки­чер­дек. Акыл­га сый­мас­лык эш бул­ды бу!

— Әйдә­гез, ар­тын­нан кит­тек!— дип Са­мат, үртәлүдән­ме, кы­зып җил­кен­де.— Ку­ып то­тар­быз, кирә­ген би­рер­без!

Тәкъ­ди­мен ка­бул ит­тек, әм­ма ми­не кө­теп то­ру­ла­рын үтен­дем. Ки­емнә­рем­не алыш­тыр­рып чык­мый мөм­кин тү­гел иде. Бу юлы­сы чал­ба­рым гы­на тү­гел, күлмә­гем дә ер­тыр­ган.

— Ерак китмәгән­дер әле... Сәрхүш бит ул. Эчә­ренә эзлә­неп йө­ри­дер, яисә ике читән ара­сын­да адаш­кан­дыр...— дип сөйлә­шеп, кө­лешкәләп тә ал­ган бул­дык. Хә­зер без­нең йөрәкләр ба­ты­рай­ган, кур­кып то­ра­сы тү­гел идек.

Ки­емнә­рем­не алыш­ты­рып чык­тым. Ан­на­ры авыл­ны ки­мендә өч ай­кар­га ту­ры килгән­дер, әм­ма те­ге бәндә­не та­ба гы­на ал­мый­быз шул. Хәт­та кап­ка төплә­ре са­ен ка­раш­ты­рып, ан­да уты­ру­чы кыз­лар-егетләрдән дә со­раш­ты­рып йөр­дек. Ты­ныч пар­лар­ның кү­ңе­ленә хә­веф уты сал­ган­быз­дыр, аны­сы, га­фу ит­сеннәр. Әм­ма безгә кирәк­ле те­ге мөртәт­нең эзенә тө­шеп бул­ма­ды, гүя­ки җир ти­ше­генә ке­реп киткәндәй юк­ка чык­ты.

— Авыл­даш­лар­дан бер­се­дер әле,— ди­де Са­мат, акыл бирә баш­лап.— Әллә кай­чан өенә ке­реп йок­ла­ган­дыр? Без генә юләр са­тып йө­ри­без, җи­де төн ур­та­сын­да...

— Та­ны­ган бу­лыр идем әле. Авыл­да­шың бул­сын да, та­нып кал­ма ин­де! Юк­тыр, без­не­келәргә ох­ша­ма­ган,— дип Са­мат­ка кар­шы төш­те Җи­һан­ша.— Берәр җирдә ка­чып ят­са гы­на ин­де...

Са­бир да, мин дә эндәшмә­дек. Кү­ңелләр сү­ре­лергә өл­гергән, гайрә­те­без ку­ы­гы шиңгән иде ин­де. Ачу­ла­ры­быз да ба­сыл­ды. Исең киткән икән, берәр аю авыл­га төшкән­дер дә, уң­лы-сул­лы тәпәләп киткән­дер, вәссә­лам.

Ә, аю дигәннән, кар ке­ше­се тү­гел иде­ме икән ул?..

Шу­лай уй­ла­дым. Кы­зык­лы фи­кер ке­бек то­ел­ды, мо­ны әй­теп иптәшлә­рем­не дә сөен­де­рергә кирәк тап­тым:

— Кар ке­ше­се бул­ган­дыр ул!— сү­зем­нең куә­те өчен урыс­ча­ла­тып та әй­теп куй­дым:— Снеж­ный че­ло­век!

Ю­ла­рын­да югал­ган Са­бир да ай­ны­ган­дай бул­ды, белә­гемнән тот­ты, зур­данн ку­бып сөй­ли баш­ла­ды:

— Шул­дыр, баш­ка тү­гел­дер! Гә­җиттән мин дә кичә генә укы­дым: тау­лар-ур­ман­нар­да яши икән үзе. Алып кадәр­ле. Ке­ше­не ко­чак­ла­са, сы­та, ди...

Те­ле бер ку­ба­рыл­са, сү­зен өз­ми ин­де ул без­нең Са­бир, тә­мам шаш­тыр­рып бе­терә. Ислә­рең-акыл­ла­рың ки­теп, күзлә­рең маң­гай сөя­геңнән шарт­лап чык­са чы­га, эчең­не то­тып кы­на тор, юк­са көл­де­реп үтерәчәк.

Җи­һан­ша түзмә­де, тә­мам оны­ты­лып ки­теп һәм безгә дә дөнь­я­лар­ны оныт­ты­рып юк-бар ма­җа­ра­ларр­ны сөйләгән Са­бир­ны бүл­дер­де:

— Син әллә кай­лар­га ке­реп кит­тең, ерып кы­на чы­га ал­мый­сың ба­ры­бер. Нок­та куй! Кая ди ул бездә ан­дый ур­ман, ан­дый кар­лы тау­лар? Кав­каз дип бел­дең­ме әллә?

Са­бир һа­ман да үз сү­зендә кал­ды:

— Кая, нишләп бул­ма­сын ди, әнә бит!..

Ба­ры­быз да күрсәткән як­ка текәл­дек. Ан­да һич­ни кү­рен­ми һәм шәйлән­ми иде. Ба­ры тик хә­тер күзлә­ре­без белән исе­безгә тө­шер­дек: авы­лы­быз­ның ул ба­шын­да зур тау­лар, ка­лын-ка­лын ур­ман­нар без­нең.

Ка­раң­гы­лык гүя­ки өс­те­безгә ба­сып, җа­ны­быз­ны өтәлә­де. Ки­чен трак­тор тәгәрмә­че кадәр­ле бу­лып чык­кан ай­ның ну­ры тү­гел, хәт­та үзе­нең дә кай­да­лы­гы бе­лен­ми. Йол­дыз­лар да юк. Бө­тен җи­һан­ны мө­га­ен ка­лын-ка­лын бо­лыт­лар кап­лап ал­ган­дыр? Җитмәсә сал­кын җил исеп куй­ды. Гө­наһ шом­лы­гы, кур­кы­ныч аваз ише­те­леп киткәндәй бул­ды. Ни­дер ула­ды­мы, әллә кем­дер кыч­кыр­ды­мы? Бер мәлдә кой­ма ярык­ла­ры­на кы­сы­лыр­дай хәлдә ку­ы­ры­лып кал­дык.

— Әнә бит!— дип пы­шыл­да­ды Са­бир. Әм­ма сөйләгән сү­зе­нең җеп очын югалт­ка­ны сәбәп­ле­ме, әллә үзе­нең ши­геннән үзе өрек­те­ме, бүтән бер генә сүз әйтмә­де. Ул ара­да те­ге та­выш бә­гырьләр­не ки­сеп яңа­дан ка­бат­лан­ды. Әллә өр­кетү, әллә кур­ку, әллә ин­де ярдәмгә ча­кы­ру ава­зы иде ул!

Бе­рен­че бу­лып Җи­һан­ша си­ке­реп тор­ды:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных