Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 6 страница




— Убыр ин­де, алай­са!

— Шу­лай ди­ген аны, җен, имеш, кой­рык­сыз, имеш...

Гап­сат­тар ал­дын­да адәм хур­лы­гы­на кал­дым. Ярый әле ән­кәй ча­кы­рып ал­ды. “Тиз чы­гам” дип ке­реп шыл­дым. Га­рә­фи­не эз­ли тор­сын. Ул ара­да мин дә кор­сак ту­ты­рыр­га өл­ге­рер­мен.

Уем юш кил­де. Бал, май, кой­мак яны­на ка­ла прән­не­ге дә бар иде. Әм­ма чо­кыр­ның тө­бе­нә тө­шәр­гә, прән­нек­кә үре­лер­гә дә өл­гер­мә­дем, Га­рә­фи­нең бо­рын ти­шек­лә­рен­дә­ге аваз­ла­рын да ку­шып сыз­гыр­ган та­вы­шы ише­тел­де. Озак көт­тер­ми, Гап­сат­тар үзе үк ке­реп җи­тәр һәм:

— Ха­сия апа, Ярул­ла чык­сын әле,— дип, чәй­дән бүл­де­рә­чәк...

— Ән­кәй, рәх­мәт, тәм­ле бул­ды,— дия-дия куз­га­лып, ке­сә­мә өч прән­нек тык­тым да, ар­тым­нан әй­тел­гән үгет-нә­сый­хәт­ләр­не ишек­кә кы­сыл­ган хәл­лә­рен­дә кал­ды­рып, кул­тык дус­лар яны­на эл­дер­дем. Аяк­лар ях­шы май­лан­ган тә­гәр­мәч­ләр төс­ле үз­лә­ре үк йө­гер­тә иде­ләр. Кап­ка­га җи­тә­рәк, Гап­сат­тар бе­лән маң­гай­га маң­гай кил­дек.

— Сө­зеп үте­рә­сең бит! — Дус­тым оч­кан җи­рен­нән мү­кә­ләп тор­ды да та­гын шул сүз­лә­рен ка­бат­ла­ды.

Мин кап­ка­га ба­рып сы­лан­ган идем. Гап­сат­тар­ның кү­ңе­лен йом­шар­ту өчен ке­сә­дән тиз­рәк прән­нек чы­га­рып, ку­лы­на тот­тыр­дым. Ачуы оны­ты­лып, нә­фе­се хуш­лан­ды. Ниш­ли­сең, кой­ма ар­тын­да­гы Га­рә­фи­гә дә би­рер­гә ту­ры кил­де. Алар­га ия­реп, өле­ше­мә кал­ган өчен­че­сен теш­ләш­те­рә баш­ла­дым.

Без­нең юл су бу­е­на та­ба, бас­ма­га иде. Ан­нан исән-имин чык­сак, ис­ке авыл­ның шо­мырт бак­ча­сы­на корт бу­лып тө­шә­чәк­без!

— ­Ка­ра­ле, ма­лай, бу ел­га­дан үлек исе ки­лә.

Ни чык­са, Га­рә­фи­нең авы­зын­нан чы­га ин­де ул. Тел­гә са­лы­нып бар­ган җи­ре­без­дә шым бул­дык. Ел­га­дан чын­нан да үлек исе бо­ры­ны­быз­га кер­гән ке­бек хис ите­леп, ук­шы­та баш­ла­ды. Гап­сат­тар үзе­нең бо­рын ти­шек­лә­рен кап­ла­ды. Күз­лә­ре ал­лы-арт­лы йө­ре­нә иде­ләр.

— Моң­да бер-бер үл­гән нәр­сә ята бу­лыр. Дөнья шу­шы ка­дәр са­сы­мас иде.

Әм­ма аның сүз­лә­рен дә­лил­ләү­че һич­нәр­сә кү­рен­мә­де. Ел­га ти­рә­лә­ре тә­мам шә­рә кал­ган, ник бер үлән са­ба­гы, яф­рак­лы агач яки тал­чы­бык күз­гә ча­лын­сын.

Бас­ма итеп са­лын­ган, кай­чан­дыр ак туз­лы ка­ен агач­ла­ры бу­лып та, хә­зер май­ла­нып ка­рал­ган сы­гыл­ма­лы ике кир­тә буй­лап яр­ның икен­че ягы­на чы­гу хә­тәр эш иде. Үр­мә­лә­сәң, кул­лар һәм тез баш­ла­ры де­гет­кә бу­я­ла­чак, ая­к өс­те ге­нә үтәр­мен ди­сәң, та­еп ки­тү­ең, баш­тү­бән очу­ың бар.

Без, уй­ла­нып, ни­ят­лә­нә ал­мый тор­ган­да, Гап­сат­тар ин­де икен­че як­та иде. Һе, аңа ни кы­ен­лы­гы бар дип бе­лә­сез? Гәү­дә­се җи­ңел, ма­мык ке­бек, җил ис­сә дә кү­тә­реп ке­нә ала. Юка тә­не­нә сы­ла­нып тор­ган күл­мәк-чал­бар­ла­ры да эл­пә ка­нат төс­ле.

— Әй­дә, Ярул­ла! Нәр­сә­дән кур­кып кал­дың?

Чи­рат ми­ңа ти­гәч, ниш­лим, яңа гы­на шып­лап ту­тыр­ган шар ка­дәр бүк­сәм­не уып куй­дым да, баш та ка­шып тор­мас­тан ал­га ат­ла­дым. Әм­ма ми­нем ки­лү­ем­не си­зен­гән бас­ма аяк йө­ре­шем­не то­ю­га ук сы­гыл­га­лап куй­ды. Ел­га бе­лән чо­пыр-ча­пыр сөй­лә­шеп ал­ды­лар. Ми­ңа ин­де, хә­веф­тән аман ди­гән­дәй, бо­ры­лып, кай­тып ки­тә­се ге­нә кал­ды.

— Әй­дә-әй­дә, мин бу ба­шын­нан то­тып то­рам, аяк те­рәп... Ку­рык­ма! — Гап­сат­тар әмә­лен тап­кан­дай өй­рә­тә бир­де: — Га­рә­фи, син ул очын ка­ра!

Бас­ма ур­та­сы­на ки­леп җит­кән­дә, та­еп, чак­тан егыл­мый кал­дым. Йө­рәк жу итеп, көч­кә-көч­кә чы­гып җит­кә­нем­не үзем ге­нә бе­ләм.

— Ну, ма­лай, оч­саң, негр бу­ла­сы идең. Бә­хе­тең бар­ и­кән, әле дә ярый то­тып кал­дым...

Ай-яй, шу­лай ук ми­кән?

Га­рә­фи ге­нә чи­ра­тын җи­ңел уз­дыр­ды. Ян бе­лән вак­лап-вак­лап ат­ла­са да, җиң­де та­гын.

Гап­сат­тар аны да мак­тап куй­ган­нан соң, юл­ла­ры­быз­ны дә­вам ит­тек. Ком­лы тар сук­мак, шай­тан та­як­ла­ры ара­сын­нан үтеп, шо­мырт­лык­ка та­ба су­зыл­ган иде. Ан­да без­не таш­лан­дык ис­ке авыл­ның җи­ме­рек йорт­ла­ры, сал­мыш му­жик­лар ке­бек кы­е­га­е­шып ба­сып тор­ган кап­ка ба­га­на­ла­ры кар­шы ала­чак. Алар­га сә­лам бир­ми ге­нә узып, агач баш­ла­ры­на үр­мә­лә­я­чәк­без.

Көн­нең эс­се­ле­ге маң­гай­лар­ны тир­ләт­сә дә, тел­лә­ре­без­нең сүз­гә дәр­тен тук­та­тыр­лык дә­рә­җә­дә тү­гел иде. Бе­ре­без­дән икен­че­без уз­ды­ра-уз­ды­ра саф­са­та са­та­быз. Бә­хәс­лә­шеп тә ки­тә­без. Шу­лай да тарт­ка­ла­шу­га ка­дәр үк ба­рып җит­мә­дек әле. Ни ди­сәң дә, дус­лар шул без!

Гап­сат­тар­ның кой­рык­лы җен­нә­рен­нән соң ми­нем кой­рык­сыз ди­ю­ләр ха­кын­да бел­гән-бел­мә­гә­нем­нән хик­мәт­ләр сөй­ләп таш­ла­вым гәп­кә ма­һир­лы­гы ча­ма­лы Га­рә­фи­нең те­лен шо­март­ты. Әм­ма арт­ты­рыб­рак җи­бәр­де бул­са ки­рәк.

— ­Ми­нем ба­бай шу­шы авыл ба­шын­да бер­ва­кыт, ни, шай­тан­ның үзен оч­рат­кан бул­ган. Ко­лак­ла­ры ишәк­не­ке ка­дәр, ди... Ки­лә икән бу, ки­лә икән... Маң­га­ен­да ике мө­ге­зе бар­мак ба­шы ка­дәр ге­нә чы­гып то­ра, дүрт аяк­та йө­ри, йон­лач, ди, ме­нә ма­лай!.. Әйе, ышан­ма­са­гыз, бе­леп то­ры­гыз. Баш­мак­ла­ры сы­ер то­я­гы­ны­кы ке­бек икән. Күз­лә­ре ут­тай яна, кып-кы­зыл... Җит­мә­сә, кой­рык­сыз, ди, үзе... Әйе...

Аның сү­зен Гап­сат­тар кырт кис­те.

— Ан­дый шай­тан да бу­ла­мы?

— Нин­ди?

— Үзең әй­тә­сең бит, кой­рык­сыз, ди­сең.

Кой­рык­сыз­лар мәсь­ә­лә­сен­дә мин «бел­геч» са­нал­ган­лык­тан, Га­рә­фи, яр­дәм со­ра­ган­дай өмет­лә­неп, күз­лә­рен үзе­мә тө­бә­де.

— Әйе шул,— ди­я­сем ге­нә кал­ды һәм шу­лай та­кыл­дар­га да өл­гер­дем.

— Ну, ма­лай­лар, шыт­ты­ра­сыз да ин­де сез! — Гап­сат­тар без­дән чын мәгъ­нә­сен­дә ка­нә­гать тү­гел иде.— Ал­дый­быз ди­гәч тә, бу ка­дәр үк яра­мый ул, Хо­дай­ны үп­кә­лә­тү­е­гез бар.

Мон­дый да олы сүз кул­тык дус­ты­быз­ның авы­зын­нан чык­кач, шым ка­лып, тын­нар­ны кыс­тык. Бә­хәс­тә аны җи­ңәр­лек дә­лил­ләр без­дә юк иде.

Ма­лай чак­та шу­лай бит, кем­нең сү­зе өс­тен, ул юл­баш­чы бу­ла. Хә­ер, өл­кән­нәр ара­сын­да да хәл нис­бә­те үз­гә­чә тү­гел. Зур­лар­ның га­мәл­лә­рен без, ба­ла­лар, ке­че­рәй­теп уй­ный­быз шул.

— ­Ме­нә бу агач­ның шо­мыр­ты пеш­кән кү­ре­нә. Үзе эре...

Гап­сат­тар­ның бар­ма­гы төрт­кән җир­гә күз­лә­ре­без тө­бәл­де.

Ал­да­мый, нәкъ шу­лай бу­лыр­га ки­рәк.

Аның ар­тын­нан агач­ка үр­мә­ләр­гә үк то­тын­дык. Бу юлы­ мин арт­ка­рак кал­дым. Кой­мак­лы чәй­дән шар­дай бу­лып, се­ңәр­гә өл­гер­мә­гән әле­ге дә ба­я­гы бүк­сәм мон­да да үзем­не оят­ка кал­дыр­ды. Кү­тә­ре­леп ке­нә ки­теп бул­мый бит, чу­кын­чык.

Кул­тык дус­лар ул ара­да шо­мырт ага­чы­на үр­мә­күч­тәй ме­неп тә җит­те­ләр, мин әле һа­ман әй­лә­нәм дә ки­леп тө­шәм, тә­гә­рим дә егы­лам. Бо­лай оят­ка ка­ла­сым­ны бел­сәм, һич югы бал­га-май­га ба­сым яса­ма­ган бу­лыр идем. Күр ин­де мо­ны, йә!

Кем­дер ар­тым­нан юри тар­тып тө­ше­рә дә, аңа ку­шы­лып, бү­тән­нәр кө­лә­дер төс­ле то­ел­ды. Гарь­ле­гем­нән җир ти­ше­ген эз­ләр­гә ти­еш идем, бу егы­лу­ым­да як-ягы­ма ка­ран­дым. Ни кү­рим, мө­гез­ле һәм олы ко­лак­лы, кы­зыл күз­ле, хә­шә­рәт рә­веш­тә маң­ка­лан­ган ка­ра йон­лач тән­ле, әле яңа гы­на, юл­да Га­рә­фи сөй­лә­гән шай­тан ми­ңа та­ба ки­леп ма­та­ша иде. Ко­тым бо­ты­ма тө­шеп җит­кән­дер, кур­ку­ым­нан чи­нап җи­бәр­дем. Ип­тәш­лә­рем ни бул­га­нын со­рар­га өл­гер­гән­че мин ин­де алар яны­на ме­неп ябыш­кан идем. Аң­ла­тыр­га код­рә­тем җит­мә­де, бар­мак бе­лән ге­нә төр­теп күр­сәт­тем дә ым как­тым:

— Ү­зе...

Те­ле­нә са­лы­на-са­лы­на шо­мырт чүп­лә­гән Гап­сат­тар бе­лән Га­рә­фи аһ ит­те. Без­нең кур­кып кал­ты­ра­ну­дан­мы, әл­лә ин­де үзе­нә җан ке­реп өр­кү­дән­ме, шо­мырт ага­чы да дер-дер ки­лә баш­ла­ды. Бо­лай да тән­дә кот әсә­ре­без кал­ма­ган, ә те­ге шай­тан туп-ту­ры без­гә якын­ла­ша ба­ра, то­як­ла­ры бе­лән җир­не ак­та­ра, пош­кы­ра, та­гын әл­лә нәр­сә­ләр эш­ли. Сөй­ли­ләр иде аны, шай­тан­нан һич­кая ка­чып ко­ты­лып бул­мый, су­га чум­саң, аны ко­ры­та, тау­га мен­сәң, ишә, агач­ка үр­мә­лә­сәң, та­мы­рын ка­ез­лый, дип. Бет­те баш­лар...

— ­Га­рә­фи,— дип пы­шыл­да­ды Гап­сат­тар,— чы­гар те­ге бе­ти­ең­не, ян­дыр шул Иб­лис­не.

Аның бу сүз­лә­ре ми­не дә аң­га ки­тер­де. Әйе, Га­рә­фи­нең ку­е­нын­да Коръ­ән те­ле бе­лән языл­ган бе­ти-бе­тек бар бит. Бул­ды гы­на, шай­тан бер­кая да ки­тә ал­мый, хә­зер янып юк­ка чы­га­чак.

— Я­ным­да тү­гел шул...

Га­рә­фи­дән бу сүз­не көт­мә­гән идек. Ни­чек ин­де алай? Һа­ман да үзе бе­лән йөр­тә иде. Юк, ша­яр­та гы­на тор­ган­дыр.

— ­Ма­таш­ма, ва­кы­ты ул тү­гел, чы­гар тиз­рәк. Тиз бул­ ин­де, хә­зер ба­шы­быз­ны ашый бу!

Лә­кин бо­лай үр­сә­лә­нү­ем фай­да бир­мә­де. Га­рә­фи ыша­ныч­ны ак­ла­ма­ды, хә­ле­без ар­ты­гы бе­лән мөш­кел иде.

Ул ара­да шай­тан нәкъ без үр­мә­лә­гән агач тө­бе­нә ки­леп, ни­дер эз­лә­гән­дәй ит­те. Бә­хе­те­без­гә дип әй­тим­ме, өс­кә кү­тә­ре­леп ка­ра­ма­ды. Тын алыр­га да кур­кып, өн­сез кал­дык. Бел­мим, шу­шы хәл­дә та­гын күп­ме җан­сыз бу­лыр идек, ярый әле ке­ше та­выш­ла­ры ише­тел­де.

Ир­ләр­не күр­сә, Иб­лис ка­ча да ка­ча ин­де ул!

Кул­ла­ры­на кай­сы ти­шек ка­лай лә­гән, кай­сы­ла­ры сә­нәк-ба­гор ише нәр­сә­ләр тот­кан хәл­дә, яр­сып сөй­лә­шә-сөй­лә­шә, таш­лан­дык йорт­лар ар­тын­нан өл­кән ке­ше­ләр ки­леп чык­ты­лар. Бер­сен­дә хәт­та мыл­тык ке­бек әй­бер дә бар иде. Шай­тан­ны куа ки­лү­лә­ре­дер мө­га­ен? Кай­чан кү­реп-бе­леп өл­гер­гән­нәр?

Без­гә җан кер­де. Гап­сат­тар­ның да ата­сы мон­да якын­ла­шу­чы ир­ләр ара­сын­да бул­ган­лык­тан, кур­кыр урын кал­ма­ган иде. Җит­мә­сә, ти­шек лә­гән төп­лә­рен как­ка­лап, шау­ла­шып та ал­ды­лар. Иб­лис, мес­кен, өр­ке­де, мон­нан аяк­ла­ну ягын ка­ра­ды.

— Авыл ягы­на җи­бәр­мә­гез!— дип сө­рән сал­ды ир­ләр.

Кем­нәр­дер уң­га та­ба, кай­сы­ла­ры сул як­ка йө­ге­реш­те. Без дә тү­бән­гә шу­ыш­тык. Ва­кый­га­дан кы­зык та­бып, ир­ләр­нең арт­ла­рын­нан ияр­дек. Шун­да мак­тан­ган кы­я­фәт бе­лән Га­рә­фи әй­тә куй­ды:

— Кой­рык­сыз шай­тан бул­мый дип бә­хәс­лә­шә­сең та­гын. Күр­де­гез­ме ин­де?

Бу сүз­лә­ре Гап­сат­тар­га атал­ган иде, әм­ма ул аны ко­ла­гы­на да эл­мә­де. Бе­раз бар­ган­нан соң гы­на:

— ­Кем әйт­те әле си­ңа аны шай­тан дип? Күр­ми­сең­ме­ни, по­ши бит бу!

По­ши? Чын­нан да по­ши ми­кән­ни?

Го­ме­рем­дә бе­рен­че тап­кыр те­ре по­ши күр­гән­ле­гем сә­бәп­ле ба­я­гы­дан да ныг­рак таң-га­җә­еп ит­тем.

— Әйе, Ярул­ла, по­ши бу! — дип, Гап­сат­тар озын нә­зек бу­ен го­рур кы­я­фәт­кә кер­тер­гә те­лә­гән­дәй кук­ра­еп ал­ды.— Әл­лә шай­тан дип уй­ла­ган идең­ме?

— Үзең соң, агач ба­шын­да!..

Әм­ма бу үчек­лә­неп әйт­кән сүз­лә­рем аның бел­дек­ле кы­я­фә­те­нә зы­ян ки­тер­мә­де, әти­се дә мон­да бул­ган­лык­тан, мин аның янын­да чүп ке­нә идем. Бү­тән ва­кыт­та да бик исе ки­теп тор­мый дус­ла­ры­на. Шун­дый ин­де ул без­нең.

— Хә­ки­мул­ла аб­зый, чын­нан да бу по­ши­мы?

Ми­нем со­ра­вым үзе­нә атал­ган­лык­тан, әү­вә­ле өс­те­мә ка­рап куй­ды, ан­на­ры, әби­ләр әйт­меш­ли, тө­рек сол­та­нын­да гы­на бу­лыр­га мөм­кин са­нал­ган га­җә­еп шәп бо­ры­нын дәү учы­на сый­ды­рып бе­те­рер­гә те­лә­гән­дәй әвә­ләп ал­ды. Ме­нә шун­нан соң ях­шы та­вы­шы йом­шак ко­лак­лар­ны ны­гыт­ты:

— Нәкъ үзе, по­ши бу, Ярул­ла энем!

— Шун­дый да хә­шә­рәт­ме?

— Юк, де­гет ба­зы­на төш­кән ул! — Хә­ки­мул­ла аб­зый мәгъ­нә­ле төс­тә итеп теш ара­сы­на мин аң­ла­ма­ган бер урыс ­сү­зен кыс­тыр­ды.— Асыл­да по­ши­лар ка­рап туй­мас­лык ма­тур бу­ла­лар. Ә мо­ны ха­рап ит­кән­нәр. Ша­шы­нып, акыл­дан язып ­йө­ри. Де­гет­тән тә­не яна­дыр, би­ча­ра­ның? Ни­чә көн­нәр шу­лай са­та­шып ча­ба тор­ган­дыр, бел­гән юк... Авыл­га ке­реп, кө­тү­гә ия­реп, мал­лар­га зы­ян ит­мә­гәе дип кур­ка­быз. Ни, ба­ла­лар, мон­да йөр­мә­гез...

Сү­зен әй­теп бе­тер­мә­де, бри­га­дир бу­ла­рак, бү­тән ир­ләр­гә әме­рен кыч­кы­рып, по­ши ар­тын­нан ашык­тыр­ды:

— А­выл ягы­на ча­ба бит, ни ка­рый­сыз ан­да!

Ел­га аша бар­ган­да по­ши саз­лы җир­гә ке­реп бат­ты. Хә­ле бет­кән­ле­ге сә­бәп­ле­дер, ан­нан чы­га ал­ма­ды. Ир­ләр исә кич­кә ка­дәр, тер­лек­лә­ре аб­зар­ла­ры­на кай­та­ры­лып ябыл­ган­чы, аны ура­тып сак­ла­ды­лар, һәм­мә­се­нең күз­лә­рен­дә хәс­рәт иде. По­ши­ның кыз­га­ныч хә­ле, авыл­ны төр­ле як­лап чол­га­ган де­гет хә­ве­фе кар­шын­да алар да ча­ра­сыз иде­ләр.

Зур­лар­ның кө­че җит­мә­гән­дә без, ба­ла­лар, нәр­сә кы­ра ала­быз соң? Бу ва­кыт­лар­дан ми­нем аңы­ма шул се­ңеп кал­ды: юга­ры­да­гы нин­ди­дер иләм­сез бер тү­рә ха­лык­ны ха­рап итәр һәм ин­тек­те­рер өчен җир ас­тын­нан де­гет чы­гар­та да, ел­га­лар­га мах­сус түк­тер­тә бул­са ки­рәк!

Кич иң­гән­дә өл­кән­нәр яр бу­ен­да учак тер­гез­де­ләр. По­ши­ны тө­не буе сак­лар­га иде исәп­лә­ре. Без­гә ге­нә өй­ләр­гә кай­тып ки­тәр­гә ту­ры кил­де. Шо­мырт ашау уе ба­шы­быз­дан да чык­кан.

Ир­тән урам­да кул­тык дус­ла­рым бе­лән оч­раш­кач, иң бе­рен­че сү­зем шул бул­ды:

— Әй­дә­гез, по­ши­ны кү­рер­гә тө­шә­без!

Гап­сат­тар мин­нән кө­леп куй­ды:

— Нин­ди по­ши­ны?

— Ки­чә­ге!

— Аны ян­дыр­ды­лар шул ин­де...

— Ни­чек? — Мин Гап­сат­тар­ның яка­сы­на ки­леп ябыш­тым. Ул исә кул­ла­рым­ны сы­пы­рып кы­на тө­шер­де дә, әй­теп сал­ды:

— Ишет­мә­дең­ме­ни төн­лә ату та­вы­шын. Үтер­гән­нәр дә, өс­те­нә ке­рә­чен си­беп, ут төрт­кән­нәр. Ба­ры­бер рәт­кә ке­рә­се тү­гел иде ин­де ул.

Гап­сат­тар­ның мон­да га­е­бе юк иде. Мин дә ты­ныч­ла­нып, якын­да­гы кап­ка тө­бе­нә ба­рып утыр­дым. Га­рә­фи дә яным­нан урын ал­ды.

— ­Бор­чыл­ма­гыз, ма­лай­лар, ыһ та ит­мә­гән. Рәх­мәт ке­нә­ әйт­кән­дер әле!

Гап­сат­тар шу­лай ди­де дә бит, әм­ма бу по­ши­ның хәс­рә­те озак­ка җит­те. Апа­лар-җиң­ги­ләр ул ел­да ур­ман­га аяк ат­ла­мас бул­ды­лар. Без­не дә әрә­мә­лек­ләр­гә ке­рү­дән, агач­лар ара­сын­да йө­рү­дән тый­ды­лар. Ни эш­лә­сәк тә, күз-ко­лак то­та иде­ләр. Ис­ке авыл янын­да­гы шо­мырт­лык­ка да кү­ңел тарт­ма­ды. Җи­меш­лә­ре шул ки­леш ко­е­лып, әрәм бу­лып бет­те­ләр.

Йө­рәк­ләр­гә хә­веф ке­реп оя­ла­ды. Ниш­лик, хәт­та ур­ман да, без ан­да бар­ма­ган­лык­тан, моң­су­ла­нып, ке­че­рә­еп ди­яр­лек кал­ды. Ва­кы­тын­нан элек сар­га­еп, ка­ра көз кер­гән­че үк яф­рак­ла­рын кой­ды. Бу — ур­ман ия­се­нең адәм ба­ла­ла­ры кыл­ган га­мәл­ләр­гә үп­кә­се, мес­кен ба­ла­сы по­ши өчен хәс­рәт­лә­нүе иде. Аны үр­тә­мәс өчен, авыл хал­кы­на бер-бер зы­ян ит­мә­сен­гә һәр­кем сак­лык күр­сә­тә иде аны­сы. Бәл­ки, чын­нан да, ур­ман­га ба­ру­дан ты­е­лып то­ру, шу­шы рә­веш­ле аның ху­җа­сын­нан бар­ча­быз­ның яр­лы­кау үте­нүе дө­рес га­мәл­ләр­дән бул­ган­дыр?

Әм­ма мин та­гын шу­ны хә­тер­лим, ул ел­да, ни хик­мәт, юл­лар­да со­ры бү­ре­ләр­не кү­рү оч­рак­ла­ры ха­кын­да бик еш сөй­лә­де­ләр. Яз­га чык­кач, кө­тү­лек­кә ки­те­рел­гән мал­лар да ша­шы­нып, ур­ман эче­нә ке­реп кит­кән­нәр. Өч көн бу­е­на ди­яр­лек га­җиз­лә­неп, ху­җа­ла­ры көч­кә җы­еп ал­ды үз­лә­рен.

Бу ва­кый­га­лар исә без­не, авыл ма­лай­ла­рын, шак­тый са­гайт­ты. Өл­кән­нәр­дән ка­чып уй­нау га­дә­те­без­не тә­мам оны­тып, ке­ше кү­зе төш­кән, ко­ла­гы ишет­кән урын­нар­да гы­на бу­ла баш­ла­дык. Юк, бу без­нең кур­как­лы­гы­быз­дан тү­гел, бәл­ки та­би­гать кар­шың­да адәм ба­ла­ла­ры­ның көч­сез­ле­ген аң­лау­дан ки­лә иде.

Хә­зер дә, бо­лар ха­кын­да уй­ла­сам, ке­ше­ләр бу Җир ша­ры­ны­кы тү­гел, чит­тән кил­гән­нәр дә, шун­лык­тан, яу­лап алу­чы­лар бу­ла­рак, го­мер­лә­ре бу­е­на та­би­гать бе­лән яки со­лых тө­зеп дус­та­нә яшәр­гә, яи­сә кө­рә­шер­гә мәҗ­бүр­ләр. Алар ин­де күп­тән, ке­ше һәм та­би­гать, бер­се икен­че­се­нә бәй­ле югый­сә. Әм­ма та­би­гать, ке­ше­ләр­гә те­лә­гән­нә­рен эш­ләр­гә юл куй­са да, аз гы­на ял­гы­шу­ла­ры өчен дә алар­ны зур га­зап­лар­га тар­та сы­ман. Шу­лай тү­гел­ме? Ә бәл­ки мин ял­гы­шам­дыр. Җир йө­зен­дә ке­ше­дән дә көч­ле һәм код­рәт­ле бү­тән җан ия­се юк тү­гел­ме соң?! Шу­лай ди­гән бу­ла­лар да бит...

 

 

МӘХӘББӘТ КЫҢ­ГЫ­РА­ВЫ,

ЯКИ СӨЙЛӘ­НЕП БЕТМӘГӘН ХА­ТИРӘ

Хик­әя

 

Юл йөрү­нең хикмә­те бар, ул һәр­ва­кыт­та да ди­яр­лек гыйбрәт­ле бу­ла.

Ка­зан вок­за­лын­нан Уфа по­ез­ды­на уты­рып киткәндә үк бер ке­шегә игъ­ти­бар ит­тем. Ха­лык те­гендә-мон­да ашы­га, ә ул, һич­нигә исе дә кит­мичә, гә­җит ачып ку­лы­на тот­кан да үз җа­е­на гы­на укый бирә. Ки­леш-килбә­те дә ярый­сы гы­на, янын­да порт­фе­ле дә бар. Әм­ма эскә­ми­ядә тү­гел, ке­ше йө­ри тор­ган урын­да — бас­кыч­ка җай­ла­шып ал­ган. Кемнәр­дер аңа бә­ре­леп китәргә мәҗбүрләр, га­фу үтенәләр, ә мо­ның исе дә кит­ми. Бар дөнь­я­ны ян­га таш­ла­ган. Әллә сал­мыш­мы икән?

Мин уты­рыр­га ти­еш­ле сос­тав­ны өчен­че юл­га кертүлә­рен ра­ди­о­дан вок­зал хәбәр­че­се бел­дер­де. Шун­да ашык­тым. Ва­гон­га ке­реп, уры­ны­ма утыр­дым. Җай­ла­шыр­га өл­гермә­дем, кү­земә кү­ренә­ме дип то­рам, те­ге ке­ше ки­леп чык­ты. Бергә ба­ра­чак­быз икән. Кү­ңел киң бул­сын!

Та­мак ял­гар­га гы­на утыр­гач, сүз иярә сүз чы­гып, ул бел­дерү яса­ды:

— Мин сез­не беләм бу­гай...

Кар­шы килмә­дем. Та­ныш­тык. Ка­мил Са­би­тов, ин­же­нер икән.

Куз­га­лып кит­тек. Бе­раз­дан чәй ки­тер­деләр. Җы­лы­нып алыр­га да өл­гер­дек. Шун­нан соң ул та­гын сүз баш­ла­ды:

— Мин бер хик­әя укы­ган идем... Ан­да үзеннән өлкәнрәк яшьтә­ге кыз­га бер үс­мер­нең мәхәббә­те сурәтләнгән.

А­ның вок­зал­да ча­гын исемә тө­ше­реп ел­май­дым. Нин­ди га­зе­та укы­ган­лы­гын со­рап то­ра­сы тү­гел, ул — “Ва­та­ным Та­тарс­тан”, өстәлдә ята иде.

Ка­мил Са­би­тов нәрсә уй­ла­вым­ны аң­лап ал­ды ах­ры­сы, те­ге га­зе­та­ны куз­га­тып куй­ды да сөйләп кит­те:

— Кү­ңел­не куз­гат­ты ул ми­нем. Элегрәк укы­ган идем мин аны. Та­ныш­ла­рым, нәкъ си­не яз­ган­нар ан­да дип ап­ты­рат­кан иделәр... Әйе, тор­мыш­та яз­мыш­лар ара­сын­да ох­шаш­лык­лар бар­дыр ин­де ул. Әм­ма ми­нем та­рих­чам баш­ка­ча­рак ки­леп чык­ты. Ул хик­әядә­гечә үк тү­гел...

Бо­лай сөйлә­ве кү­ңел­не үртә­де. Менә хә­зер: “Те­ге, мин укы­ган хик­әя, сез­не­ке иде!”— дип әй­тер сы­ман һәм, кы­рык­ма­са кы­рык га­еп та­бып, ачу­ла­на баш­лар ке­бек иде. Үзем­не бик тә уңай­сыз той­дым. Шу­лай да, әйдә, тың­лап ка­рыйк дигәндәй аңа дикъ­ка­тем­не төбә­дем. Бүл­дер­ми генә тың­лый бир­дем һәм дөнь­ям­ны оныт­тым. Чөн­ки аның ха­тирә­се бик ма­тур сүзләр белән:

— Дөнь­я­ны — мин, ми­не дөнья сөя, сөешә идек!— дип баш­ла­нып кит­те.

 

Тау ас­ты Хисмә­тул­ла аб­зый­ның кы­зы авы­рып урын өс­тенә ят­кач, авыл клу­бы тә­мам са­гыш­ла­нып кал­ды. Җыр­ла­са — ела­та, би­есә — өз­дерә, хикмәт ин­де менә, ян­нан үтеп китә, ут кал­ды­ра тор­ган кыз иде шул ул.

Без, яшьрәк, бо­ла­рын абый­лар­дан ишетә идек. Алар исә Хисмә­тул­ла аб­зый­ның кы­зы Ма­һи­нур апа­га һәммә­се бердәй их­лас­тан га­шыйк иделәр. Әм­ма ки­чен кап­ка төплә­ренә кадәр генә бул­са да оза­та ба­рыр­га бер­се­нең дә кодрә­теннән килмә­де, мө­га­ен, йө­зем җи­ме­шенә дигәндәй, үре­леп тә буй­ла­ры җитмәгән­дер ин­де. Ә мин әлегә яшь идем. Шу­лай да егетләр­нең ко­тын алып, ара­ла­ры­на сүз сал­дым:

— Ма­һи­нур апа­ны үзем оза­та­чак­мын, бе­леп то­ры­гыз!

Яшьтәшләр авыз­ла­рын күтә­реп көл­деләр, көр­шем Са­мат, ми­не үчекләп, юри әй­теп куй­ды:

— Бу­ең белән мак­тан­ма! Син тү­гел, әнә Ил­фат абый тил­мер­де аның белән. Нәрсә белән бет­те? Шәһәргә чы­гып кач­ты. Ма­һи­нур үзен әллә кемгә куя ул, меңгә бер оч­рый тор­ган гүзәлкәй­не ияр­теп кай­тым да акыл­га утыр­там дип, сүз би­реп чы­гып киткән, әле әйлә­неп, кыз күрсә­тергә җи­тешкә­не юк әле. Ата­сы да, ул ди­ва­на улым­нан кул селтә­дем дигән, ди...

Са­мат­ның бу сүзлә­реннән үртә­леп куй­дым:

— Дигән ди, дигән ди... Дисә соң! Ә мин менә Ма­һи­нур апа­ны оза­та­чак­мын һәм үземә ка­ра­та­чак­мын!— дип егетлән­дем.

Әм­ма алай ук кы­лан­ма­сам да яра­ган бу­ла­сы иде.

Үҗәтлән­үемнән яшьтәшлә­рем эчлә­рен уып көл­деләр. Мыс­кыл­лый да баш­ла­ды­лар:

— Кая ди ул си­ңа!.. Ма­һи­нур апа­ның чибәр­ле­ген күр дә, үзең­не бел... Бу­ең гы­на бар, баш­ка та­гын нәрсәң белән мак­та­на ала­сың? Го­ме­реңдә берәр тап­кыр кыз оза­тып ка­ра­га­ның бар­мы? Син, әнә, мәктәптә ча­гың­да Ча­пай Галлә­ме­нең Биб­на­җи­я­сен дә килбә­тең белән өр­кетә идең. Күзлә­реңә ни­чекләр ту­ты­рып ка­рый иде. Өзелә иде шул, өзгәләнә иде... Хә­зер генә, синнән бул­ма­гач, Сәфәр­нең ба­шын әйлән­дерә,— дип, тип­мичә дә бә­гы­рем­не күгәр­теп, сүз ар­тын­нан сүз куз­га­та тор­ды­лар. Әм­ма алар­га би­решә­сем кил­ми иде.

Без инеш яры­ның яшел чирә­менә те­зе­ле­шеп, аяк­ла­ры­быз­ны түбәнгә са­лын­ды­рып утыр­ган идек. Би­ше­без дә мон­да, са­бак­таш­лар һәм җан дус­лар. Бы­ел гы­на ур­та мәктәп­не күр­ше авыл­га йө­реп тә­мам­ла­дык, ин­де егет бул­дык. Бо­рын­на­ры­быз­га кыз­лар исе ке­реп, акыл­лар бу­та­лыр чак­лар бу.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных