Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 1 страница




 

I

 

Без ике­без дә бә­хет­ле идек!

«А­лар рә­хәт яшә­де­ләр дә ин­де!» — дип ар­ты­быз­дан әй­теп ка­ла­лар икән, бу чын сүз бу­лыр. Әм­ма тор­мыш һа­ман ма­тур гы­на ага ди­ме­ни? Көн­нә­ре­без бо­зы­лып кит­сә, Сә­ли­мәм ма­ту­рым, чи­бә­рем, бә­гы­рем ми­не ты­ныч­лан­ды­рыр­га ашы­га: «Бө­тен дөнь­я­сын­да бә­рә­кәт юк бит! Имин бу­лыйк, сау-сә­ла­мәт! Җай­ла­ныр әле, са­быр итик, җай­ла­ныр!» — дип, ягым­лы сүз­лә­ре бе­лән кү­ңел­дән юк-бар уй­ла­рым­ны куа. Йом­шак кул­ла­рын ике җил­кә­мә куя:

— ­Син — ко­ра­бым, мин — җил­кә­нең бу тор­мыш диң­ге­зен­дә...

Ә мин аңа ку­шы­лып өс­тим:

— И­мин­лек бул­са, йө­зәр­без сә­га­дәт киң­ле­ген­дә!

Хәс­рә­тем­нән ае­ры­лам, Сә­ли­мәм­не ко­чак­ла­ры­ма кү­тә­реп алам да тир­бә­тәм, ир­кә­лим, үбәм һәм сө­ям. Бө­тен тә­нем буй­лап, һәр кү­зә­нәк­не, мус­кул һәм сө­як­не куз­га­та-куз­га­та ты­ел­гы­сыз, ида­рә итеп бул­мый тор­ган, баш­баш­так һәм җил­ле бер хис йө­ге­рә, ми­не бө­тен­ләй ди­яр­лек үзен­дә эре­тә; акы­лым­ны, фи­ке­рем­не, уем­ны, хәс­рә­тем­не, җа­ным­ны һәм шу­ның ке­бек мең төр­ле сый­фат­ла­рым­ны зат­лы һәм тат­лы те­ләк­кә әве­рел­де­рә. Ирен­нәр­дә ирен­нәр наз та­ба, бә­хет, имин­лек. Әй­лә­нә-ти­рәм чай­ка­лып ки­тә һәм шун­да сә­гать су­га. Ис­ке, бо­рын­гы сә­гать. Авыл сә­га­те. Кап­кач­сыз, пы­я­ла­сыз. Фа­тир ху­җа­быз Да­ния әби­нең йорт җи­һаз­ла­рын­нан ми­ңа иң оша­га­ны; бе­рен­че кү­рү­дә үк: «Мон­да иң сер­ле­се — мин!» — дип хә­бәр сал­ган ке­бек бул­ган иде әле ул, мак­тан­чык.

— Хә­тер­ли­сең­ме без бу фа­тир­да сә­гать ни­чә­дән бир­ле яши­без?

— Хә­тер­лим, Сә­ли­мәм, хә­тер­лим. Нәкъ көн­дез­ге уни­ке иде. Ә хә­зер — төн­ге!

— Ә бу сә­гать­кә ка­ра­саң, ва­кыт бер дә уз­ган төс­ле тү­гел, һа­ман шул уни­ке!

— Төн­ге... Көн­дез­ге тү­гел шул! Сә­ли­мәм мин­нән кө­лә, үзем­не ша­яр­та.

— Был­тыр­гы тү­гел, бы­ел­гы! Мин ки­ле­шәм.

— Көз­гә бер ел бу­ла!

— Әйе, бер ел...

Сә­ли­мәм ки­тап уку­ын дә­вам итә, мин үзем­нең язу эше­нә чу­мам. Аның авыр да тү­гел, җи­ңел дә әй­тел­мә­гән сер­ле һәм бе­раз үр­тә­леп: «Ә­йе, бер ел...» — ди­гә­не кү­ңе­ле­мә ке­реп оя­лый. Эшем­не яңар­тып җи­бә­рә ал­мыйм. Бер-бер арт­лы бар­ча ва­кый­га­лар хә­тер сан­ды­гын­да кай­на­шып ала­лар.

Әйе, ав­густ ахы­ры... без­нең моң­да яши баш­ла­вы­быз­га тө­гәл бер ел ту­ла­чак. Әм­ма мин ул узыл­ган көн­нә­рем­нең бер­сен ге­нә дә әрәм­гә, за­я­га, буш­ка үт­кән дип әй­тә ал­мыйм. Чөн­ки Сә­ли­мә бе­лән тор­мы­шым бә­хет һәм сә­га­дәт эчен­дә бит!

Без ике­без дә яшь мө­гал­лим­нәр, ягъ­ни укы­ту­чы­лар. Иң ки­рә­ге, сай­ла­ган һө­нә­ре­без­не, кыл­ган га­мәл­лә­ре­без­не дө­рес дип бе­лә­без, эше­без­не яр­ата­быз.

Сә­ли­мәм дә, мин дә бу ти­рә ке­ше­се тү­гел. Ул — Стәр­ле­баш ягын­нан, баш­корт су­ын эчеп, ир­кен һа­ва­сын су­лап, нигъ­мә­те­нә шө­кер кы­лып үс­кән та­тар (ә ул үзен бол­гар ди­яр­гә яра­та) сы­луы. Ә мин исә — та­тар туф­ра­гын­да ау­нап җит­лек­кән «мил­ли шал­кан»! Әйе-әйе, «мил­ли шал­кан»!

Сту­дент чак­ла­рым­да, Ка­зан уни­вер­си­те­ты­ның фи­ло­ло­гия фа­куль­те­тын­да укы­ган дә­ве­рем­дә, хи­мия-тех­но­ло­гия ин­сти­ту­тын­да­гы са­бак­таш дус­тан те­ле­мә күч­кән «шал­кан» сү­зен ки­рәк­сә-ки­рәк­мә­сә дә әйт­кә­ләп кы­лан­ды­ра идем, ба­ра тор­гач, үзе­мә та­гы­лып кал­ды. «Мил­ли шал­кан» ку­ша­ма­тын га­дә­тем­нән арын­ды­рыр өчен Сә­ли­мәм бир­де. Ә мин бө­тен­ләй үп­кә­лә­мим мо­ңа. Те­лем­нән тө­ше­реп кал­ды­рыр­га ту­ры кил­сә дә, бик дө­рес, урын­лы әй­те­лә тор­ган сүз дип уй­лыйм. Чөн­ки шал­кан ак бу­ла, чис­та, тү­гә­рәк, бе­раз әч­кел­тем дә, төч­кел­тем дә ди­гән­дәй, нәкъ та­тар­ның үзе төс­ле. Кем-кем, әм­ма мин мил­лә­тем­нең нин­ди бал­чык­тан икән­ле­ген бик ях­шы бе­ләм дип уй­лыйм. Юк­ка­мы та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты бү­ле­ген тә­мам­лап, ин­де бер ел әдә­би­ят укы­ту­чы­сы бу­лып эш­лим?

Ир­тә­гә уку­чы­ла­рым ми­нем фән­нән им­ти­хан то­та­чак­лар. Ара­да ши­гырь язу­чы бер кыз­га гы­на ыша­ны­чым җи­теп бет­ми. Хы­я­лый­лы­гы ар­ка­сын­да та­нып бе­лү­нең ка­де­рен аң­лап җит­кер­ми, бу­та­лып бе­тә. Әм­ма әдә­би әсәр­ләр­не су ке­бек эчә, һәр ка­һар­ма­нын, һәр ва­кый­га­сын, хәт­та оч­рак­лы­ла­рын да бик ях­шы хә­тер­ли, сөй­ләп би­рә. Тик ана­ли­зы гы­на юк. Ке­реп ки­тә дә ба­шы ка­та. Аңа һәм­мә мө­гал­лим хә­ер-хаһ­лы, яра­та­лар, сок­ла­на­лар, аның бе­лән мак­та­на­лар. Дө­рес эш­ли­ләр. Бу уку­чы мәк­тә­бе­без­нең ге­нә го­рур­лы­гы тү­гел, ил­кү­ләм шә­хес бу­ла­чак әле. Ман­тый­кый-ло­гик фи­кер­лә­вен үс­те­рү­гә дә һәр­да­им игъ­ти­ба­рын бир­сә иде ул! Ел буе өй­рәт­тем, үзе дә аң­лый:

— Абый, кү­ңе­ле­мә ка­нат­лар үсә дә те­лем аның ар­тын­нан оча бу­гай ми­нем. Ко­лак­ла­рым һәр сү­зен ише­тә. Әм­ма акы­лым — юк! — дип ак­лан­гач:

— Сең­лем, әле ал­га та­ба да укый­сың бар. Ка­зан уни­вер­си­те­ты­на ба­рам, ди­сең. Ан­да, бе­лә­сең­ме, Сә­га­дәт абы­ең, Мар­сель абы­ең, Флё­ра апаң, Ди­лә­рә апаң ке­бек үтә дә та­ләп­чән, ман­тыйк­тан баш­ка һич­нәр­сә­не ка­бул итә ал­мый тор­ган олуг, акыл­лы, дә­рә­җә­ле ака­де­мик, про­фес­сор­лар укы­та­чак. Тәл­гать абы­ең, Азат абы­ең, Ха­тип, Аль­берт абый­ла­рың — зур га­лим­нәр бе­лем би­рә­чәк. Алар әле үз­лә­ре дә та­ныл­ган язу­чы­лар; җит­мә­сә, мәр­тә­бә­ле исем­нәр ал­ган шә­хес­ләр. Ул язу­чы, про­фес­сор һәм ака­де­мик абый­ла­рың: «Тук­та, бу ба­ла­ның хы­я­лы чик­сез, бе­ле­ме сай!» — дип нә­ти­җә чы­га­рып куй­са­лар? Шу­ның өчен ки­ңә­шем­не һич­ва­кыт оныт­ма: укы­ган­да, фи­кер­лә­гән­дә, им­ти­хан­да ман­тыйк-ло­ги­ка, чын бе­лем ки­рәк, ан­нан баш­ка ке­ше­нең акыл-бе­лем дә­рә­җә­сен бил­ге­ләү һич мөм­кин тү­гел! Ә хы­ял, иҗа­ди аш­кы­ну яшь ва­кыт­та­гы шигъ­ри­я­тең­дә юл­даш бул­са да, яз­мы­шы­ңа кир­тә­ләр куй­ма­сын!

Без шун­да сөй­лә­шү­не бе­те­рә­без. Әл­фия исем­ле бу ба­ла ту­лы­сын­ча ми­нем бе­лән ки­ле­шә, рәх­мәт әй­тә. Бү­тән укы­ту­чы­лар, хәт­та Сә­ли­мәм дә сө­ек­ле уку­чы­ма ка­ра­та ар­тык та­ләп­чән­лек­тә үзем­не га­еп­ли­ләр.

Әм­ма, ни хик­мәт, Әл­фия сүз­лә­рем­не ка­бул ит­те, ман­тыйк­ка тар­тыл­ды. Хәт­та ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­сы да аның сә­лә­те­нә сок­ла­на баш­ла­ды. Тик шун­ысы: май ко­я­шы яшь ша­гый­рә­не та­гын адаш­ты­рып, хы­ял­га ба­тыр­ды. Ә ир­тә­гә — им­ти­хан, чы­га­ры­лыш им­ти­ха­ны...

Уку­чы­лар өчен ге­нә тү­гел, ми­ңа да тәү­ге хез­мәт сы­нау­ла­рым­ның бер­се бу. Мо­ңа ка­дәр алар­га кем ге­нә дә­рес бир­гән бул­са да, бы­ел мин­нән са­бак ал­ды­лар. Чы­га­ры­лыш сый­ныф. Фи­кер­лә­ре, дөнь­я­га ка­раш­ла­ры ое­шып ка­ла тор­ган чак­ла­ры алар­ның!

Эш­кә ур­наш­кан ва­кы­тым­да мин «я­шел са­кал­лы» оп­ти­мист идем. Мәк­тәп ди­рек­то­ры — йөз­гә-бит­кә мө­ла­ем гы­на, ка­ра күз­ле, пы­я­ла күз­лек­ле, са­быр-та­ләп­чән йөз­ле Асия Миф­та­хов­на, ул әле ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­сы да:

— Си­ңа та­тар те­ле һәм әдә­би­я­тын би­рү яра­мас, аны кем дә укы­тыр. Та­рих­ны, ге­ог­ра­фи­я­не ал,— дип ка­ра­са да, мин үз сү­зем­дә тор­дым:

— Юк! Ул фән­нәр­гә кыс­та­ма­вы­гыз­ны үте­нәм. Мин — та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты мө­гал­ли­ме. Әгәр дә ки­рә­гем юк икән, баш тар­ты­гыз, бү­тән мәк­тәп­кә кү­чәр­мен! Бор­чыл­ма­гыз! — дип кырт кис­тем.

Асия Миф­та­хов­на­ның, мон­дый үҗәт ке­ше­не кү­реп, күз­ле­ге маң­га­е­на кү­тә­рел­де. Әм­ма ке­ше­ләр­не ях­шы ае­ра һәм та­ный бе­лүе яр­дәм ит­те бул­са ки­рәк, бе­раз­дан соң ка­рар бир­де:

— Ях­шы! Ана те­лен укы­тыр­га шу­шын­дый чи­бәр, гәү­дә­ле ир-егет­нең ат­лы­гып то­руы ми­не сө­ен­де­рә. Өл­кән сый­ныф­лар­да бе­лем би­рер­сез!

— Рәх­мәт!

Ми­нем баш­ка сү­зем юк иде.

Мон­да ха­ты­ным Сә­ли­мә­гә дә эш күп бу­лып чык­ты. Ул да ми­нем бе­лән бер ел­лар­да уни­вер­си­тет­та укы­ды, урыс те­ле һәм әдә­би­я­ты мө­гал­ли­ме ди­гән дип­лом алып чык­ты. Без үза­ра әү­вәл­ге курс­тан бир­ле бе­ле­шеп йөр­дек-йөр­дек тә, өчен­че уку елы ба­шын­да якы­на­еп, би­шен­че­нең ахы­рын­да туй яса­дык. Туй дип ин­де, өч бүл­мә­гә өс­тәл­ләр ку­еп, кем нәр­сә ки­те­рә ала, шун­нан та­бын көй­ләп, мәҗ­лес кор­дык та һәр әй­тел­гән те­ләк­не тор­мыш­ка ашы­ра­ча­гы­быз ха­кын­да сүз бир­дек һәм шу­ның бе­лән бет­те, вәс­сә­лам. Ту­ган­нар­га хә­бәр бир­дек, әм­ма ча­кы­рып азап­ла­ма­дык. Яз­гы кыр эш­лә­ре ва­кы­ты иде. Со­ңын­нан бар­сын да йө­реп чык­тык һәм юл­ла­ма бу­ен­ча шу­шы Бө­гел­мә як­ла­ры­на ки­леп, поч­мак­ка-поч­мак ди­яр­лек сө­зе­шеп тор­ган мең­гә якын йорт­лы авыл­ны сай­ла­дык. Хә­ер, ро­но­да да баш­ка төр­ле фи­кер юк иде. Якын­да шу­шы ук җир­ле со­вет­ка ка­ра­ган та­гын ике ке­че­рәк са­ла­ла­ры бар икән, алар­дан ба­ла­лар мон­да йө­реп укый. Шул ке­че авыл­лар­ның биг­рәк тә бер­се, тау-кал­ку­лык­лар ара­сы­на сы­е­нып утыр­га­ны ми­ңа, ар­тыг­рак­тыр — Сә­ли­мә­мә оша­ды.

— ­Шун­да оя ко­рыйк! — ди­де җа­на­шым, ба­рып кай­ту бе­лән үк.— Җәяү йө­рер­без, өч чак­рым ерак ара тү­гел. Юл­ла­ры да ях­шы, яшәү өчен дә ты­ныч, имин кү­ре­нә.

— Го­мер буе ерак йө­реп эш­ләү ары­тыр бит?

— Ма­ши­на алыр­быз.

— Шу­лай бик те­ли­сең­ме­ни?

— Әйе, бәгъ­рем, бик тә!..

Баш­корт һа­ва­сы­на ки­нә­неп оеш­кан хол­кы-фи­гы­ле, кү­ңе­ле-ом­ты­лыш­ла­ры җи­ңеп чык­ты. Без үз оя­быз­ны бы­ел ук ко­рыр­га ни­ят­ләп тә куй­дык. Әм­ма ул ис­ке бер йорт ни­ге­зен яшәр­лек итү өчен ел тү­гел, го­мер ки­рәк бу­лыр әле!

Бу уй­ла­ры­быз­ны мәк­тәп ди­рек­то­ры­быз бе­лән ур­так­ла­шу­ны ки­рәк тап­тым. Асия Миф­та­хов­на үзем дә җа­ва­бын та­ба ал­ма­ган со­рау­ны бир­де:

— Го­мер буе ни­чек шу­лай күр­ше авыл­дан йө­реп эш­ләр­сез соң?

— Ачу­лан­ма­гыз ин­де. “Җа­ны те­лә­гән — елан ите аша­ган” ди­ләр бит! Шу­лай ни­ят­лә­дек!

Ми­нем кат­гый һәм юл­дан бо­рыл­мый тор­ган ке­ше икән­ле­гем­не ях­шы бел­гән­гә­ме, ар­тык сүз куз­гат­мый­ча гы­на ки­леш­те дә куй­ды:

— Я­рый ин­де алай­са! На­сый­бы­гыз икән, бә­рә­кәт­ле бул­сын! Ул авыл­да бер дә те­рәк са­нар­лык иха­та кал­ма­ган иде, бәл­ки җан кер­теп җи­бә­рер­сез?

Кол­хоз ида­рә­сен­дә:

— Үзәк­кә йорт са­лып би­рә­без! — ди­сә­ләр дә, Сә­ли­мәм­нең ин­де ны­гы­тып куй­ган хы­ял­ла­рын җи­ме­рә­сем кил­мә­де. Сү­зем­нән кайт­ма­дым. Асия Миф­та­хов­на да ми­не як­лап чык­ты. Уты­рыш аның сүз­лә­рен бер­та­выш­тан хуп­ла­ды. Ахыр­да кол­хоз рә­и­се, үзем­не кот­лап:

— Ка­да­гын да эз­ләп йө­ри­сең тү­гел, ск­лад ту­лы, ба­ры­сын да би­рәм! — дип бел­дер­де, ышан­мый­ча­рак кал­ган идем, һич ял­ган сүз бул­ма­ды.

Март ба­шын­да ка­рар чы­гар­ды­лар, ап­рель­дә, кар­лар эри баш­ла­ган­чы, бу­ра­ны да кү­тә­реп куй­ды­лар. Без бел­ми дә кал­дык ди­яр­лек.

Бо­лар бар­сы да кө­тел­мә­гән рә­хәт­лек һәм бә­хет­ләр иде.

Шу­лар­ны уй­лый баш­ла­сам, Мө­хәм­мәт абый­ Мәһ­ди­ев­нең та­тар ро­ман­тиз­мы­на ба­гыш­ла­ган лек­ци­я­лә­ре исе­мә тө­шә һәм: «Ә­гәр дә ке­ше үзе сай­ла­ган юлы­на туг­ры кал­са, мак­са­ты­на тай­пы­лыш­сыз ат­ла­са, баш­ка­лар­га хөр­мәт күр­сәт­сә, ул һәр­ва­кыт­та бә­хет­ле бу­ла һәм һәр җир­дә бә­рә­кәт та­ба!» — ди­гән сүз­лә­ре кү­ңе­лем­дә ка­бат­ла­нып, эчем-ты­шым нур­ла­на.

Шу­лай да бу шат­лык­лар үзе­мә ге­нә тү­гел, хез­мәт­тәш­лә­рем, яңа тап­кан авыл­даш­ла­рым, Сә­ли­мәм бе­лән дә бәй­ле икә­нен аң­лыйм, бик үк ыша­нып та җит­мим. Үзе­мә ка­ра­та та­ләп­чән­лек­не та­гын да арт­ты­рам. Баш­ка­лар бе­лән та­ны­шып-бе­ле­шер­гә ва­кы­тым җит­ми. Әле­гә авыл­да­гы күп сер­ләр­не бел­ми­чә яшим. Сә­ли­мәм дә ми­нем янә­шәм­дә, фи­кер­ләр-га­мәл­ләр ур­так.

 

II

Ин­де соң икән, йок­лар­га ят­мый яра­мас...

Ки­нәт тә­рә­зә өл­ге­сен ша­кыл­дат­ты­лар. Мин дә, Сә­ли­мәм дә са­га­еп кал­дык. Төн ур­та­сы тү­гел­ме? Көт­кән ке­ше­без дә юк. Бе­рәр­се­нең йо­мы­шы төш­кән­дер бәл­ки?

Ят­кан җи­рен­нән Сә­ли­мәм юр­га­нын баш очы­на ка­дәр кү­тәр­де. Бер-бер ят күз­дән шик­лә­нүе иде.

Мин пәр­дә­ләр­не ач­тым. Ут­ны сүн­дер­дем. Тә­рә­зә ар­тын­да һич­кем кү­рен­мә­де. Ишек­кә та­ба ат­ла­дым. Бу авыл­да әле­гә дош­ман­лаш­кан ке­шем юк­лык­тан, кур­ку өчен сә­бәп тә кү­рен­ми иде. Әм­ма тә­рә­зә­не ка­бат как­ты­лар. Әл­лә ни­чек сә­ер бу­лып кит­те. Өл­ге­ләр­не куз­га­тыр­лык итеп дө­бер­дәт­кән төс­ле иде.

— Мин кур­кам! — ди­де Сә­ли­мәм, ни­дән­дер та­гын да шик­лә­неп.

Аны ты­ныч­лан­ды­рыр­га ашык­тым:

— Бер дә бор­чыл­ма. Тә­рә­зә­не алып кер­мәс­ләр, мин чы­гыйм әле...

— Мин дә...

— Юк, юк! Үзем ге­нә!

— Бе­рәр яма­ны бул­са?

— Ти­мәс­ләр әле, бор­чыл­ма...

— Ба­шы­ңа сук­ма­сын­нар.

— Кем?

— Алай ди­мә, тор­мыш бо­зыл­ды! Дөнь­я­да усал­лар кү­бәй­де!

— Я­рар, бор­чыл­ма. Бе­рәр­се­нең йо­мы­шы төш­кән­дер.

Шу­лай ди­гә­ем бул­ды, тә­рә­зә­не ка­бат как­ты­лар һәм мин эш­нең нәр­сә­дә икә­нен кү­реп, кө­ләр­гә то­тын­дым.

— Ни бул­ды?

— Бә­рәң­ге элеп куй­ган­нар! Уку­чы­ла­ры­быз ша­яр­та.

Ишек ачып, ху­җа­би­кә йок­ла­ган бүл­мә аша ты­ныч кы­на уз­гач, өйал­ды­на чык­тым. Бак­ча ягын­нан сөй­ләш­кән аваз­лар ише­тел­де. Алар кыз­лар иде. Бер­се — Әл­фия. Им­ти­хан кай­гы­ла­ры юк икән үз­лә­рен­дә!

Өйал­ды ише­ге ачыл­ган та­выш алар­ны өр­кет­те, кай­сы кая кач­ты­лар. Мин исә арт­ла­рын­нан ку­ар­га те­лә­мә­дем, ки­сә­теп ке­нә кал­дым:

— Ир­тә­гә им­ти­хан би­рә­се­гез бар бит, Әл­фия сең­лем, кай­тып йок­ла­гыз!

Бау­га элен­гән бә­рәң­ге­не һәм аны тар­тып-тар­тып хә­рә­кәт­лән­де­рү өчен бәй­лән­гән кә­түк җе­бен өзеп, күр­сә­тү өчен Сә­ли­мә­мә алып кер­дем. Ул ба­ры­сын да кү­реп, кем­нәр икән­лек­лә­рен бе­леп үк кал­ган икән.

— Ир­тә­гә акыл­га утыр­тыйк үз­лә­рен, тап­кан­нар ша­яр­тыр ке­ше­ләр­не...

Үз ха­ти­рә­лә­рем эчен­дә кай­наш­кан­га Сә­ли­мәм­нең фи­ке­ре бе­лән ки­леш­мә­дем һәм аны ты­ныч­лан­ды­рыр­га ашык­тым:

— ­Ки­рәк­мәс! Алар яшен­дә мин дә шу­лай ша­ярт­ка­лый тор­ган идем. Усал­лык бе­лән тү­гел бит...

Әм­ма Сә­ли­мәм­нең ачуы ка­бар­ган иде. Ул су­ы­ныр­га те­лә­мә­де. Мон­дый ха­лә­тен­дә үзен бе­рен­че тап­кыр ди­яр­лек кү­рә идем, шун­лык­тан ни­чек юа­тыр­га да бел­мә­дем.

— Як­ла­ма шул Әл­фи­яң­не!

Ап­ты­рап кит­тем:

— Сә­ли­мәм, ни сөй­ли­сең? Ни­чек ми­нем Әл­фи­ям бул­сын әле ул?

— Бө­тен мәк­тәп бе­лә!

— Ни­чек?

Сә­ли­мәм җа­вап би­рә­се урын­га елап җи­бәр­де. Аны юа­тыр­га те­лә­дем. Яңа кил­гән укы­ту­чы­лар­ның тә­рә­зә­лә­ре­нә ни­чек бә­рәң­ге элеп, бер тап­кыр үзем­нең дә ша­ярт­ка­ным бар­лы­гы ха­кын­да сөй­лә­дем.

— Ул ва­кыт­та мин бит шу­шы ба­ла­лар төс­ле юри кы­зык­ я­са­ган идем. Укы­ту­чы апа­га мә­хәб­бә­тем бил­ге­се дип һич­кем ка­бул ит­мә­де. Мөм­кин эш­ме соң? Ин­де алар үз чор­даш­ла­ры­на гый­шык то­ту яшен­дә. Укы­ту­чы апа-абый­лар­ны җи­ден­че сый­ныф­та гы­на яра­та­сың ул. Ан­нан соң хөр­мәт ке­нә ка­ла, чын мә­хәб­бәт соң­рак ки­лә. Ми­нем си­ңа гыйш­кым ши­кел­ле­се...

Әм­ма Сә­ли­мәм бу сүз­лә­ре­мә ко­лак та са­лып тор­ма­ды, күз­лә­рен­нән яшь­лә­рен һа­ман да сөрт­мә­де. Бә­гы­рем­не ко­ча­гы­ма керт­тем. Чәч­лә­рен­нән сый­па­дым, Һай, яра­там мин аның шу­шы хуш ис­ле, йом­шак, акы­лым­ны адаш­ты­ра тор­ган то­лым­на­рын!

— Йә ин­де, җи­тәр! Әй­дә, йок­лыйк!

— Бә­гы­рем! — Сә­ли­мәм ты­ныч­лан­ган төс­ле иде. Юк икән: — Ул кыз­га ми­нем ни өчен­дер ачу­ым ки­лә. Тың­ла­мый, дә­рес­лә­рем­дә ел буе ша­я­рып утыр­ды. Ми­не кәк­ре бо­рын­лы, ямь­сез ха­тын итеп ясап, өс­тә­ве­нә так­мак та язып, баш­ка­лар­ны да ми­ңа кар­шы ко­тырт­ты.

— Кай­чан?

— Бө­тен мәк­тәп сөй­лә­де бит!..

— Ни­гә мин бел­мим?

— Си­ңа һич­кем ки­рәк тү­гел, гел үзең­не ге­нә кай­гыр­та­сың, ке­ше­не­кен су­кыр бер ти­ен­гә дә са­на­мый­сың. Шу­ңа бел­ми­сең!

— Ял­ган сүз бит бу, Сә­ли­мәм, ял­ган сүз! Көл­ке!..

— Мин­ме?

— Юк, бә­гы­рем, мин көл­ке!

­Сөй­лә­шү­нең ал­га та­ба әһә­ми­я­те юк иде. Чын­нан да, мәк­тәп­нең вак бор­чу­ла­ры­на чу­му­ым сә­бәп­ле, Сә­ли­мәм­не күп ва­кыт­лар бө­тен­ләй оныт­ка­лыйм шул. Дө­рес әй­тә, мин үз дөнь­я­ма яше­ре­неп ба­рам бул­са ки­рәк, кү­бә­ләк кур­ча­гы­на­
ә­ве­ре­леп кит­кән ке­бек. Эшем­нән гай­ре һич­кем һәм һич­нәр­сә кы­зык­сын­дыр­мый баш­ла­ды ах­ры­сы.

Сә­ли­мәм­не ир­кә­ләп ко­ча­гым­а та­гын да кыс­тым. Аны бик тә яра­там бит. Акы­лым­нан ша­шар­дай бу­лып, үлеп-бе­теп яра­там.

Тә­рә­зә­дән ай ка­рый, йол­дыз­лар күз са­ла. Мин Сә­ли­мәм­нең ирен­нә­рен­дә ирен­нә­ре­мә наз та­бам, йө­рәк­ләр­нең дәр­те бер­гә ку­шы­ла. Кал­ку, ак, йом­шак күк­рәк­лә­рен, сы­лу би­лен ко­чам һәм без ада­ша­быз. Үбе­шеп туя ал­мый­быз. Дөнья хәс­рәт­лә­ре оны­ты­ла...

— ­Без­нең ба­ла­быз бу­ла­чак!

Сә­ли­мәм­нең бу сүз­лә­рен ишет­мим, со­рый­сым ки­лә: «Ни­чек? Йорт сал­мый­ча ба­ла­га бар­мас­ка ки­леш­кән идек!» — ди­яр­гә те­лим. Әм­ма ба­тыр­чы­лы­гым җи­теп бет­ми.

— Без­нең ба­ла­быз бу­ла­чак. Мин си­ңа егет алып кай­тып би­рәм!

— Юк, бе­рен­че­се — кыз!

Акы­лым уры­ны­на кү­ңе­лем җа­вап би­рә. Сә­ли­мәм­нең буе­на үре­ләм:

— Ни­чә ай­лык?

— Ю­ләр...

— Ни­гә ю­ләр?

— Ни­чә ми­нут­лык ди­ген?

Ап­ты­рап ка­лам. Сә­ли­мәм кө­лә:

— Мо­ңа ка­дәр сак­лан­дык, бү­ген­нән — бет­те. Йорт са­лу — си­нең кай­гы. Эш­лә! Ә мин си­ңа ма­лай бү­ләк итәр­гә те­лим, яңа йорт­ка ке­рү­гә — сө­ен­че!

— Кыз!

— Ми­нем­чә бу­ла­чак, бә­хәс­ләш­мә, бә­гырь! Ми­нем­чә бу­ла­чак!

Күз­лә­рем йо­мы­ла. Ту­а­чак ба­лам­ны җи­тәк­ләп бо­лын­да йө­рү­ем күз ал­ды­на ки­лә. Тат­лы хы­ял без­нең ике­без­не дә эре­тә.

 

III

Им­ти­хан­га соң­га ка­ла яз­ган­мын. Ярый әле ху­җа­би­кә­без, йо­мы­шы тө­шеп, без­нең як­ка кер­гән. Сә­гать тук­мак­ла­рын тар­ту­ын­нан уя­нып та кит­тем, аһ та ит­тем.

— Бү­ген эш­кә бар­мый­сыз дип то­рам. Уя­тыр­га-уят­мас­ка бел­мә­дем,— дип ак­лан­ды Да­ния әби.— Ял­га чык­ты­лар тү­гел­ме соң укы­ту­чы­лар?

Сә­ли­мәм­не кай­нар тү­шәк­тә ял­гы­зын кал­ды­рып, бер йо­тым чәй­дән ка­нә­гать­лек тап­тым да чы­гып йө­гер­дем. Асия Миф­та­хов­на кө­леп кар­шы ал­ды:

— Рөс­тәм Әх­мә­то­вич­ның җил­кә­лә­ре­нә ка­нат­лар үс­кән бү­ген, очып ки­лә! Бе­рен­че им­ти­хан алу­ы­гыз бе­лән тәб­рик­ и­тәм! Уңыш­лар те­лим!

Рәх­мәт­тән баш­ка аны-мо­ны әй­тү юк ин­де, сы­нау алы­на­чак ка­би­нет­ка ашык­тым. Ни хәл­ләр икән ан­да?

Әм­ма бор­чы­лу­ла­рым бер миз­гел­дә юыл­ды да төш­те. Сый­ныф нур­ла­нып то­ра, так­та һәм өс­тәл­ләр ял­ты­рый. Иң әһә­ми­ят­ле­се — бө­тен җир­дә чә­чәк­ләр.

— И­сән­ме­сез, Рөс­тәм Әх­мә­то­вич!

Баш­лап эн­дә­шү­че — Әл­фия. Әм­ма ми­нем аңа үп­кәм бар. Дө­рес­рә­ге, ми­не­ке тү­гел, ха­ты­ным Сә­ли­мә На­зый­фов­на­ны­кы. Шун­лык­тан игъ­ти­бар би­рү юк! Ул та­гын сә­лам би­рә. Мин ишет­мим, һәм­мә­се­нә уты­рыр­га бо­е­рам. Им­ти­хан тәр­тип­лә­рен ка­бат аң­ла­там, сә­га­те­мә ка­рыйм:

— Өч ми­нут­тан кар­шы­гыз­га ко­мис­сия ки­леп уты­ра­чак. Бу сы­нау сез­гә зур тор­мыш юлы­на ыша­ныч­лы адым­нар бе­лән ке­рү өчен кап­ка ач­сын! Ба­ры­гыз­га да уңыш­лар те­лим!..

Шун­да ишек ачы­ла һәм Асия Миф­та­хов­на ар­тын­нан ия­реп им­ти­хан ко­мис­си­я­се ке­рә. Дөнья бер мәл­гә ти­гез­лә­неп кал­ган үл­чәү тә­лин­кә­лә­ре хә­ле­нә ки­лә. Ди­рек­тор­ның та­ләп­чән кы­рыс ка­ра­шы уку­чы­лар­ны утыр­тып куя. Сы­нау баш­ла­на. Мин үзем­не тәү­ге им­ти­хан би­рү­че ба­ла хә­лен­дә си­зәм. Шу­лай да сы­на­та­сым кил­ми. Ыша­нам, бик ыша­нам уку­чы­ла­ры­ма. Күз бе­лән һәр­бер­сен ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­ры­шам. Әм­ма Әл­фи­я­не урап узам. Аңа ачу­ым ки­лә. Ни­чек алай ми­нем бә­хе­тем­не, ми­нем Сә­ли­мәм­не ким­се­тер­гә ба­тыр­чы­лык ит­тең син, әй, кы­зый!..

 

IV

Июль ур­та­ла­ры җи­теп, пе­чән­гә тө­шәр ва­кыт­лар иде. Ми­нем өч ат­нам мәк­тәп­кә бү­леп би­рел­гән ур­ман­нан утын ки­сү бе­лән үт­те дә кит­те. Асия Миф­та­хов­на:

— Рөс­тәм Әх­мә­то­вич, яңа урын­га иха­та ко­ра­сы­гыз да бар, үзе­гез­гә ки­рәк­чә агач бу­лыр, эш­кә ярак­лы­сын да, уты­нын да ка­рар­сыз шун­нан,— дип хә­ер-хаһ­лы те­лә­ген бел­дер­гәч, баш тар­та ал­ма­дым.

Кө­не-тө­не ди­яр­лек эш­ләр­гә ту­ры кил­де. Ку­на-тө­нә ят­тык. Си­гез ир за­ты­на, бер­гә-бер­гә кү­тәр­гән­дә, бү­рә­нә­ләр алай ук авыр то­ел­ма­ды. Бе­рен­че көн­нәр­не һич тын­гы­лык бир­мә­гән че­бен-чер­ки, ки­гә­вен ише мәл­гунь­нәр­гә дә кү­не­геп бет­тек. Бит­не са­кал, тән­не кер бас­ты. Йөз­ләр ка­ра­лып, ка­ләм тиб­рә­тү­гә ге­нә кү­нек­кән кул­лар-бар­мак­лар таш­ка әве­рел­де. Ике ат­на­лык ди­гән эш егер­ме көн­гә җит­те. Шу­лай да кү­ңе­лем шат иде. Юк-бар бә­хәс­ләр­гә кат­наш­ма­дым, эчү­гә дә ар­тык игъ­ти­бар бир­мә­дем. Сә­ли­мәм­не са­гын­сам да, ал­да уз­ды­ра­чак шат­лык­лы һәм ты­ныч көн­нә­рем­не хы­я­лым­да кү­зал­лап, са­быр итә идем.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных