Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Гөл­дер­сен» дас­та­ны­на 600 ел ту­лу­га ба­гыш­ла­на. 2 страница




Унал­ты яше тул­ган­да Сө­һәйл, ара­дан бер шаһ­за­дә бу­лып, зур гы­на мәҗ­лес кор­дыр­ды, җа­ри­я­ләр­не бак­ча­сын­да­гы агар су­лар ти­рә­сен­дә би­е­теп, баш­ка төр хан­за­дә­ләр бе­лән ша­гыйрь һәм җыр­чы­лар­ның моң­лы, дәрт­ле сүз­лә­ре вә көй­лә­рен­нән рә­хәт чи­геп, юл­ба­рыс ти­ре­се җә­ел­гән тә­хет өс­тен­дә бер-бер арт­лы тат­лы шә­раб са­выт­ла­рын бу­шат­ты. Ахы­рын­да тә­мам исе­реп, ку­нак­ла­ры­ның өс­те­нә эчем­лек си­бә, алар­дан кө­лә баш­ла­ды. Шул ва­кыт­та бәй­рәм та­бы­ны­на олуг хан — әт­кә­се Тук­та­мыш, үзе­нең вә­зир­лә­ре бе­лән ки­леп кер­де һәм улы­ның кы­ла­ныш­ла­ры­на хәй­ран кал­ды, гарь­ле­ге­нә тү­зә ал­ма­ды, ки­терт­кән су­гыш аты, аның өс­те­нә са­лын­ган җө­бә, сөң­ге, кал­кан ке­бек хан­нар гы­на кия-йөр­тә тор­ган ки­ем вә ко­рал­ла­рын бү­ләк итәр­гә дә оны­тып, мәгъ­рур аваз­лар бе­лән ара­га та­выш сал­ды:

— ­Шаһ­за­дә­ләр эше­ме бу, Сө­һәйл?!

Е­гет аң­ла­ма­ды.

— Һай, әт­кә­ем кил­гән,— дип, Тук­та­мыш­ка та­ба шә­раб­лы тус­та­га­нын то­тып якын­лаш­ты, абы­нып­мы, әл­лә аяк­ла­рын төз ба­са ал­мый­ча­мы, ча­лы­нып, олуг хан­ның ча­па­ны­на эчем­ле­ген түк­те, үзе әти­се­нең би­ле­нә асы­лы­нып кал­ды.

— Йа га­зиз ата...

Сө­һәйл­не бак­ча­дан кү­тә­реп чы­гар­ды­лар. Олуг хан, тән-җа­ны кал­ты­рап, аны фәр­ма­ны бе­лән озат­ты.

— ­Кү­зе­мә күр­сә­тә­се бул­ма­гыз!

Бо­рыл­ды, чы­гып кит­те, бар­лык са­рай та­и­фә­се аның ар­тын­нан ияр­де. Ян­баш кап­ка­га җит­кән­дә Тук­та­мыш бе­раз тук­та­лып тор­ды, нин­ди­дер сүз әй­тер­гә­ме те­лә­де. Олуг йө­зен­дә акыл ну­ры пәй­да бу­лып:

— Ир­тә­гә тә­хет кар­шы­сы­на ки­те­рер­сез, бү­ләк­лә­рем­не кал­ды­ры­гыз!— дип те­лә­ген җит­кер­де, бәй­рәм рә­хә­те­нә чум­ган ­җир­лә­рен­нән хан вә улы ара­сын­да­гы кы­ен хәл­гә ша­һит­лык ит­кән ха­лык­ка бо­ры­лып, уң ку­лын ал­га суз­ды, бар­мак­ла­рын ­са­лын­ды­рып, йө­зек­ле­сен кү­тә­рә тө­шеп ке­нә: — Таң­га­ча мәҗ­лес­
ө­зел­мә­сен, әмер ире­шер!— ди­де дә ки­теп бар­ды. Авыр ­хә­рә­кәт­лә­ре вә бал­дак-бе­лә­зек­лә­ре­нең ял­ты­ра­вы һәм­мә­се­нең хә­те­ре­нә сы­зы­лып, сүз­лә­ре кү­ңел­лә­рен куз­га­тып кал­дыр­ды.

Ир­тә­гә ни бу­ла­сын һич­кем бел­мә­де. Сө­һәйл өч көн авыр­ды. Олуг хан­га һа­ман да бер сүз­не ки­тер­де­ләр:

— У­лы­гыз зур бәй­рәм­нән соң зәх­мәт­лән­гән.

Мо­ңа Тук­та­мыш­ның баш­та ачуы кил­де, әм­ма са­рай өл­кән­нә­ре ашык­мас­ка ки­ңәш ит­те­ләр, ка­ба­ла­нып эш бар­ма­сын тө­шен­де­рер­гә ты­рыш­ты­лар. Көн­нән-көн олуг хан­ның кү­ңе­ле су­ы­на, үзе дә мо­ны си­зеп, улы­на ки­рә­ген­чә хө­кем чы­га­ра ал­ма­вы­на ап­ты­рый, ял­гы­зы кал­ган­да:

— ­Һай, улым, алай ук яра­мас иде дә бит,— дип ха­фа­га тө­шеп, күз­лә­рен ку­лы бе­лән кап­лый тор­ган бул­ды.

Зәх­мәт Сө­һәйл­нең җа­нын тот­кын­лык­та озак бо­гау­ла­ды, җи­бәр­ми тор­ды. Аңа атал­ган дәр­виш та­бип Җә­ла­лет­дин, тәр­бия кы­лып, баш кал­кыт­кан чак­ла­рың­да шаһ­за­дә­гә аз-аз­лап шә­раб кап­тыр­ма­са, ка­за­ла­на­сы да иде, әм­ма го­ме­ре ки­се­лер сә­га­те җит­мә­гән бән­дә­сен Ал­ла­һы тә­га­лә таш­ла­ма­ды. Бик үк ях­шы­га бул­ма­са да, егет­нең бә­хе­те­нә кү­рә хәл­ләр үз­гә­рә бар­ды­лар.

Улы Сө­һәйл­не олуг хан оят­лы кыл­ган ки­чең­дә Мәс­кәү та­ра­фы­на сөр­мәк­че дә иде, Таф­та­за­ни хәз­рәт­лә­рен­нән дә­рес ал­ган мул­ла Хә­сән бе­лән ки­ңәш тот­кан­нан соң, ул уен­нан кайт­ты.

— Аз­гын уй­наш­чы­лар оза­ты­ла тор­ган кя­фер иле­нә шаһ­за­дә­не җи­бә­рү дө­рес эш ке­бек кү­рен­ми. Аны да шул бо­зык­лык­та га­еп­ләү­лә­ре бар. Ил кү­зе күр­мә­сә дә, те­ле сөй­ли ­бе­лә. Ха­лык ал­дын­да Са­рай өс­те­нә би­на­хак ка­ра тө­шү­е
­мөм­кин,— ди­де Тук­та­мыш­ка мәр­тә­бә ия­се җиз са­кал­лы га­лим.— Үзең­не үзең хө­кем итү ке­бек эш­ләр­нең бер­се бит бу, а­шы­гу­ны шә­ри­гать өнә­ми!

Икен­че бер уты­рыш-сөх­бә­тен­дә олуг хан ка­бат шу­шы мәсь­ә­лә­не куз­гат­ты, Сө­һәйл­не Үр­гә­неч шә­һә­ре­нә хан итеп җи­бә­рер­гә, бәй­рәм­нән соң та­гын да ку­нак бу­ла­рак шаһ­за­дә са­ра­ен­да тот­кын ител­гән бар­ча мәҗ­лес­тәш­лә­рен үзе­нә ияр­теп оза­тыр­га те­лә­ге бар­лы­гын бел­дер­де. Га­лим исә мо­ның дө­рес хө­кем бу­луы бе­лән ки­леш­те һәм:

— Ха­рәзм­дә Хә­ким ата­ның ике угы­лы әү­ли­я­лек юлын тап­ты­лар. Үр­гә­неч шул олуг шә­һәр­нең ни­ге­зен­дә ко­рыл­ган бө­ек ка­ла­дыр. Шаһ­за­дә дә ан­да мәр­тә­бә та­бар. Әм­ма шик­лә­нер­мен: Чы­гтай иле­нә бик якын то­ра, Ак­сак Ти­мер хө­кем­дар­ның то­за­гы­на бар­га­нын ише­теп-кү­реп бе­лә­сез. Хә­веф­кә тар­мас­сыз­мы? — дип әй­теп, ши­ген дә яше­рә ал­ма­ды.

— Без­нең мәм­лә­кәт­ләр — кан-кар­дәш ил­ләр­дер. Хал­кы­быз да, те­ле­без дә, има­ны­быз да бер. Ни­дән Үр­гә­неч өс­те­нә ка­рен­дә­шем йө­рер икән?

— Аның өчен Үр­гә­неч тү­гел, Са­рай­ның да ки­рәк бу­луы бар. Якын-ти­рә кан-кар­дәш­лә­ре­нә яу чап­ты, дин вә га­мәл­лә­ре дә, тел­лә­ре дә бер иде...

Мо­ны­сын Тук­та­мыш бер дә га­ли­ме авы­зын­нан ише­тер­мен дип көт­мә­гән­дер кү­рә­сең, ки­ңә­шен ка­бул ит­мә­де, те­лә­ген үз­гәр­тер­гә уй­лап та ка­ра­ма­ды.

— Үр­гә­неч, ни хик­мәт, Са­рай­дан чит­лә­шә ба­ра. Сө­һәйл­нең ан­да бу­луы ике як­ны якын­лаш­ты­рыр, фи­кер­ләр­не бер­ләш­те­рер. Аны Үр­гә­неч­кә тәр­бия өчен җи­бә­рү­ем бе­лән ике ку­ян­га берь­ю­лы атар­мын, ике су­нар­ны бер­гә алыр­мын!

— ­Те­лә­ге­гез, йа олуг хан! Сез­нең фәр­ма­ны­гыз­дан узып иле­гез­дә ­һич­кем йө­ри ал­мый...

Тук­та­мыш­ның кә­е­фе бо­гау­лан­ды, йө­зе тар­тыл­ды.

Бу рә­веш­ле авыр ха­лә­тен кү­реп то­ру­дан кү­ңел­гә кур­ку гы­на тө­шә. Таф­та­за­ни шә­кер­те үзен га­еп­ле сиз­де. Кү­тә­ре­лә­се, мон­нан чы­га­сы кил­де. Бә­хе­те бар икән. Өй­лә на­ма­зы­на дәш­кән азан яң­гы­ра­ды. Ма­на­ра ба­шын­нан нә­зек та­выш­лы мә­зин су­зып-су­зып кы­на елам­сык аваз сал­ды:

— Хай-йә гаа-лаа фәә-ла­ах... Хай-йә гаа-ләә фәә-ла­ах!..

— На­маз­га куз­га­лыйк, йа хәз­рәт! — дип әмер йөрт­те Тук­та­мыш.

Алар олуг хан вә та­и­фә­се өчен мах­сус тө­зә­тел­гән Җа­мигь мәс­җед­кә та­ба чы­га тор­ган ишек­кә юнәл­де­ләр. Хез­мәт­тә­ге гас­кә­ри­ләр­дән кап­ка вә тәр­тип сак­чы­ла­ры ая­к өс­те ге­нә фа­рыз­ны үтә­гән­нә­ре­нә игъ­ти­бар да ит­мәс­тән бас­кыч­ка ат­ла­ды­лар. Эч­ке як­та зат­лы ха­лык ин­де сәҗ­дә­гә кит­кән иде...

Сө­һәйл­не ат­на­ки­чен­дә ир­тә бе­лән юл­га озат­ты­лар. Аны ил­че­лек ба­шы ясап, Әх­мәд-Бах­ши олуг хез­мәт­че­се кы­лын­ды. Үзе Үр­гә­неч шә­һә­рен­нән бу­лып, Са­рай­да хан бо­е­ры­гын­да тор­ган бу ша­гыйрь олуг ва­зи­фа та­буы бе­лән бә­хет­ле кы­лын­ды. Күз­лә­рең­дә эн­җе­дәй яшь­лә­рен пәй­да итеп:

— Хез­мә­тем­ бе­лән мәң­ге сө­ен­де­рер­мен, улы­гыз­га вә тә­хе­те­гез­гә туг­ры­лык күр­сә­тер­мен! —ди­гән сүз­лә­рен кат-кат әйт­те, әм­ма Тук­та­мыш:

— Мо­ра­дың­ны ха­сил кыл­сын Хак тә­га­лә,— ди­гән­нән ар­тык сүз әй­тә ал­ма­ды. Бо­лар­дан шул аң­ла­шыл­ды: ара­да та­гын да бер ыша­ныч­лы ке­ше­се бар һәм Сө­һәйл­нең бар га­мәл­лә­рен әт­кә­се Тук­та­мыш­ка хә­бәр итеп то­ра­чак ул!

Шаһ­за­дә ирек­кә чык­ты. Ул олуг хан улы бу­ла­рак һәр җир­дә ка­бул ите­лә­чәк. Җит­мә­сә га­зиз ата­сы аңа бар­лык уен­чы­ла­рын һәм җа­ри­я­лә­рен, сөт ана­сы-да­йә вә тәр­би­я­че­лә­рен, янә­шә­сен­дә һәр­ва­кыт җан атып тор­ган дус­ла­рын вә уг­лан­на­рын иярт­те. Алар зат­лы вә мәр­тә­бә­ле гас­кәр бе­лән һәм дә хан ке­бек олы мәр­тә­бә­дә хә­рә­кәт­лән­де­ләр. Хәт­та Тук­та­мыш үзе дә бу рә­веш­ле итеп са­рай­дан чык­ма­ды. Егет­нең го­рур­ла­ныр­лы­гы бар иде. Ил-су­ла­рын ки­чеп, баш­та кыйб­ла ягы­на, ан­нан Көн­чы­гыш­ка та­ба тө­бәп кит­те­ләр. Бәй­рәм ки­чә­сен­дә ата­сы бү­ләк ит­кән ак ай­гыр­га зат­лы ки­ем­нән ме­неп утыр­ган Сө­һәйл олуг та­и­фә­нең әле ар­ты­на, әле ал­ды­на төш­те, уг­лан­на­рын бар­ла­ды, те­ге-бу әмер­лә­рен бир­де һәм якын­на­ры бе­лән сул ка­нат­ка чык­кач, Әх­мәд-Бах­ши­ны сә­фәр ба­шы итеп бил­ге­лә­де дә егет­лә­ре­нә дәш­те:

— Сах­ра җи­лен са­гын­дым, ау уй­нап, ат йө­гер­тик!

Егет­ләр­гә шул сүз җи­тә кал­ды, һай-һай­лап ияр­лә­рен­нән кү­тә­рел­де­ләр. Ул да тү­гел, Сө­һәйл үр­гә та­ба атын ку­ды, баш­ка­ла­ры аңа ияр­де һәм юк та бул­ды­лар. Әх­мәд-Бах­ши җи­тәк­че­ле­гең­дә­ге кәр­ван ял­гы­зы мең бә­ла бе­лән Үр­гә­неч юлы буй­лап ба­ру­ын дә­вам ит­те, һәр­төр­ле юл­ба­сар төш­сә, эш­лә­ре ха­рап иде, ко­рал то­тар­лык һич­кем кал­ма­ды.

Хан­нар­ны­кы хан­нар­ча шул. Шаһ­за­дә уг­лан­на­ры бе­лән ун­биш көн­нән соң гы­на кәр­ван­га кай­тып ку­шыл­ды. Егет­лә­ре дә, үзе дә шак­тый гы­на кә­еф­ле, җит­мә­сә ия­ре­нә кап­лан ти­ре­се сал­ган иде ул. Ил­нең олуг зат­ла­ры­на ку­нак тө­шеп, те­лә­гән­дә кош атып, нәф­се төш­кән­дә җән­лек ау­лап йөр­гән­нәр.

Әх­мәд-Бах­ши аның кар­шы­на җа­вап то­тып кил­де, ат өс­тен­дә ки­леш ке­нә:

— Өч җа­ри­я­не зәх­мәт ал­ды, сөт анаң да төп йорт­ка ­күч­те, урын­на­ры җән­нәт­тә бул­сын,— дип, исән­лек-сау­лык ­со­раш­кан­нан соң, хәл­ләр­не бер җөм­лә бе­лән хә­бәр ит­те.

Сө­һәйл­нең исе дә кит­мә­де:

— ­Йа ила­һи амин! — дип до­га яп­ты да шу­ның бе­лән ­бет­те.

Са­рай­дан чык­кан­да нин­ди диң­гез вә чүл­ләр­не ки­чәр­лек кү­рен­гән кәр­ван­ның тө­се уң­ган, дәр­те кит­кән иде. Шаһ­за­дә исә бо­лар­ның ба­ры­сын да, шу­лай ки­рәк­тер ин­де ди­гән­дәй, җан җә­рә­хә­те аша үт­кәр­ми ге­нә ка­бул кыл­ды, юл­ны дә­вам итәр­гә бо­ер­ды.

Үр­гә­неч­кә ба­рып иреш­кән­дә көн­нең са­ны, яшәү­нең мәгъ­нә­се бет­кән төс­ле иде, лә­кин ха­лык­ның гы­на тү­гел, хәт­та олы-ке­че хан вә хан­ша­лар­ның да яра­тып кар­шы алу­ла­рын­нан бар­ча­сы­ның бер­дәй кә­е­фе кү­тә­рел­де. Ке­че ил тә­хе­тен тот­кан, Җү­чи хан нә­се­лен­нән бул­ган Йо­сыф хан­ның Сө­һәйл ха­кын­да күп сүз­ләр ишет­кә­не ге­нә тү­гел, Тук­та­мыш­тан алын­ган фәр­ма­ны да бар икән. Шаһ­за­дә­гә мөм­кин ка­дәр хөр­мәт­лә­рен күр­сә­теп, ул да ике ку­ян кой­ры­гы­на ти­гез ба­сар­га юл эз­лә­де. Бер­дән, Са­рай кар­шын­да ыша­ныч ка­зан­са, икен­че­дән, унөч яшь­лек гү­зәл кы­зы Гөл­чәһ­ра­ны шу­шы асыл кош­ка ярәш­те­реп, бә­хет­ле итәр­гә ни­ят­лә­де. Сө­һәйл­нең Йо­сыф Кин­га­ни сый­фат­лы чи­бәр­ле­ге, олуг зат бу­луы аны мең кат сө­ен­дер­де һәм дә, бар­лык исәп-хи­сап­ла­рын оны­тып, егет аяк ас­тын­да ту­зан ха­лә­тен та­бар­га әзер тор­ды. Әм­ма йол­дыз­лар­ның хә­рә­кә­те хә­веф­кә тарт­ты, шаһ­за­дә­нең ки­лү­е­нә ат­на үт­те, ки­рәк­ле сый-хөр­мәт­не күр­де ди­яр­гә дә өл­гер­мә­де­ләр, Ак­сак Ти­мер гас­кәр­лә­ре­нең Үр­гә­неч­кә ту­ры­лап ки­лү­лә­ре ха­кын­да хә­бәр иреш­те.

Са­рай­дан тиз ге­нә яр­дәм җи­теш­мә­я­чәк. Хан­лык, Ал­ла­һы тә­га­лә­гә та­я­нып, үз көч­лә­ре бе­лән ге­нә бул­са да кар­шы то­рыр­га сүз бер­кет­те. Ко­рал­лы-ко­рал­сыз, олуг-ке­чек бән­дә­ләр гас­кәр­гә ча­кыр­тыл­ды. Тук­та­мыш­ка җи­бә­рел­гән хә­бәр әй­лә­неп кайт­кан­да, ан­да­гы сүз­ләр улы Сө­һәйл­не ки­ре Са­рай­га та­ләп итүе бе­лән баш­ла­нып ки­тү сә­бәп­ле, Йо­сыф хан­ның үте сы­ты­ла яз­ды:

— ­Кур­как!

Бу сүз шаһ­за­дә­не дер сел­кет­те, ике дә уй­лап тор­мас­тан:

— ­Мәм­лә­кәт тә­не­нә кы­лыч ка­дал­ган­да мин ни өчен чит­тә ­ка­лыйм ди әле! Уг­лан­на­рым мон­да. Су­гыш атым вә ки­е­мем ­мон­да! Мин Үр­гә­неч өчен кө­рә­шер­гә әзер! — дип, үзе­нә ­мах­сус атап яса­тыл­ган тә­хет­тән си­ке­реп тор­ды һәм бар­ча­сын да Ак­сак Ти­мер­гә кар­шы аяу­сыз кө­рәш­кә дәрт­лән­де­рә ­баш­ла­ды. Аның бу кы­я­фә­те­нә ша­һит бул­ган ке­ше­ләр бер­-бер ба­һа­дир икән­ле­ге­нә шик­лән­мәс вә Га­ли Арыс­лан­га тиң ­ку­яр иде­ләр. Әм­ма күп хәл­ләр­не вә зат­лар­ны кү­реп бел­гән ­Йо­сыф хан­ның са­рай та­и­фә­се яшь җил­кен­чәк­нең бу дәрт­ле ­сүз­лә­рен­нән ге­нә эреп төш­мә­де­ләр. Ак­сак Ти­мер яу­ла­ры ­ха­кын­да ишет­кән-той­ган ха­лык өс­лә­ре­нә ише­леп кил­гән ка­за­дан җи­ңел ге­нә ко­ты­лып бул­ма­сы­на хәй­ран иде. Мә­гә­рем ­ки Тук­та­мыш угы­лы Сө­һәйл шу­лай кар­шы­ла­рын­да утыр­ма­са, су­гыш­сыз гы­на би­ре­лү җа­ен да бел­де­реп сүз куз­га­ту­чы­лар күп­тән та­бы­лыр иде. Әм­ма алар ча­ра­сыз, ике ут ара­сын­да. Бер­дән­бер юл — су­гыш, мәр­хә­мәт­сез-кан­лы су­гыш. Ан­нан ­кем исән чы­гар да, кай­сы­ла­ры ан­да үлеп ка­лыр? Хо­дай бел­сен...

Ко­яш­лы, сал­кын­ча ир­тән­ге һа­ва­ны тет­рә­теп ише­тел­гән су­гыш быр­гы­сы­ның кан­лы та­вы­шы Үр­гә­неч шә­һә­рен­дә яшәү­че ты­ныч ха­лык­ны өр­ке­теп җи­бәр­де. На­маз­дан әле куз­гал­ган мөэ­мин­нәр иле­реп йө­ге­ре­шә баш­ла­ды­лар. Ны­гыт­ма ди­вар­лар яны­на Ак­сак Ти­мер гас­кәр­лә­ре­нең ил­че­ле­ге ти­ран­нан со­лых ха­ты ки­тер­гән иде­ләр. Йо­сыф хан алар­ны ка­бул итәр­гә әмер бир­де. Җи­һан­гир исе­мен тәк­рар­ла­ган ти­ран­ның ир­лә­ре үз­лә­рен ты­ныч тот­ты­лар. Алар­ның: «Без кем?» — дип сөй­лә­ү­лә­рен­нән үк арт­ла­рын­да олуг гас­кәр бар­лы­гын аң­лар­га мөм­кин иде.

Ил­че­лек Үр­гә­неч­нең су­гыш­сыз би­ре­лү­ен та­ләп ит­те, Тук­та­мыш­ның җи­ңе­лә­чә­ген, үз­лә­ре­нең көч­ле икән­ле­ген бел­дер­де. Со­лых бә­һа­се бик авыр вә шә­һәр өчен ал­ты йөз кө­меш ак­ча, кәр­ван-кәр­ван пос­тау вә пар­ча ке­бек һәр­төр­ле зат­лы ту­кы­ма, су­гыш­чы ир­ләр, ат­лар, мал-мөл­кәт, иген һәм баш­ка азык-тө­лек­тән олау­лар бә­ра­бә­ре­нә бу­лып, сүз ахы­рын­да хан то­ры­ны Сө­һәйл со­ра­тыл­ган иде.

Үр­гә­неч ки­ңәш тот­ты. Җан ба­шы­на бо­лар шак­тый күп икән­ле­ген һәр­кем аң­ла­ды. Со­лых ка­бул ител­мә­де. Су­гыш быр­гы­ла­ры ка­бат кан­лы аваз­ла­рын чы­га­рып, кем­нәр­не орыш­ка дәрт­лән­дер­де, ка­й­сы­лар­ның бо­лай да чы­гар хәл­гә җит­кән җан­на­рын өр­кет­те. Әм­ма бә­ре­леш бул­мый кал­ды. Ак­сак Ти­мер­нең ил­че­ле­ге Үр­гә­неч кап­ка­сы­на ка­бат ки­леп тук­та­ды, эч­кә уз­ма­ды. Кар­шы алыр­га чык­кан гас­кәр баш­лы­гы, ба­һа­дир­лы­гы бе­лән та­ныл­ган олуг ир Та­лип­җан, ку­лы­на Җи­һан­гир­нең та­ләп ха­тын то­тып, ки­ре чи­ген­де. Ике ара­да су­гыш быр­гы­ла­ры уй­нау­дан тук­тал­ды. Ир­тә­гә­ге көн­гә ка­дәр бә­ре­леш бул­ма­я­чак иде.

Са­ра­е­на хан бар­ча өл­кән­нә­рен җы­еп ки­ңәш тот­кан ча­гын­да җи­һан­гир­нең та­ләп ха­тын ки­тер­де­ләр. Ул мо­ны укып чык­ты. Йө­рә­ге кыс­ка­нын той­ды, кул­ла­ры са­лы­нып төш­те. Күз­лә­рен­дә кай­гы ка­раң­гы­лы­гы иде.

Идән ур­та­сы­на төш­кән хат­ны Сө­һәйл ку­лы­на ал­ды, укыр­га ке­реш­те, хә­те­ре кал­ды. Ак­сак Ти­мер үзе­нең җи­ңә­чә­ге­нә һич­шик­сез ыша­на, баш бир­мә­гән Үр­гә­неч җир бе­лән ти­гез­лә­неп, өс­те­нә ар­па чә­че­лә­чәк, ди­ел­гән. Га­лим­нәр, карт­лар, яшь ба­ла­лар, ана­лар вә кыз­лар ка­ла эчен­нән чы­га­рыл­сын, алар­ның һә­ла­кә­те өчен юк­са Йо­сыф хан на­му­сы бе­лән җа­вап би­рә­чәк икән. Ал­да­гы со­лых ха­ты­ның ахы­рын­да­гы ке­бек үк Сө­һәйл­не үзе­нә та­ләп ит­кән. Җа­вап­ны бү­ген көн­нең ахы­рын­да ки­те­рер­гә әмер би­рел­гән.

Сө­һәйл хат­ны укы­ган­да Йо­сыф хан да зи­һе­нен җы­еп өл­гер­де, олуг­лар кар­шын­да ачу вә гай­рәт бе­лән си­ке­реп тор­ды һәм дә әй­тә куй­ды:

— Ак­сак­ка Үр­гә­неч өс­тен­нән әмер йөр­тер­гә ир­тә­рәк әле! Кем­нәр үз­лә­ре­нең бер­ көн­лек җан­на­ры өчен кал­ты­рап то­ра­лар, шә­һәр эчен­нән чык­сын­нар! Рөх­сәт би­рәм. Кем­нәр га­зиз Ва­тан­на­рын сак­лап ка­лыр­га вә аның өчен кө­рә­шер­гә әзер, мин алар бе­лән яу­ны ка­бул итәм! Йа олуг хан Сө­һәйл, яз­мы­шы­ңа мин ху­җа тү­гел. Те­лә­сәң, без­нең ара­да кал, ки­рәк­сә, Ак­сак хез­мә­те­нә күч! Мин су­гыш­ка әзер!

Гү­я­ки шу­шы сүз­не ге­нә көт­кән Та­лип­җан ба­һа­дир мәҗ­лес­не таш­лап чык­ты. Гас­кәр­ләр­нең те­зе­лү­ен та­ләп ит­кән быр­гы ава­зы шә­һәр эчен ай­кап уз­ды. Бу хә­бәр Ак­сак Ти­мер яу­ла­ры­на ка­дәр ба­рып ире­шү­дән соң, ны­гыт­ма-ди­вар кап­ка­ла­ры ачы­лып, Үр­гә­неч­нең көнь­як-көн­чы­гыш та­ра­фы­на Йо­сыф үз көч­лә­рен бә­ре­леш­кә дип те­зә баш­ла­ды. Үзе­нең уг­лан­на­ры бе­лән баш­та­на­як ти­мер вә күн­нән ки­ен­гән Сө­һәйл дә ка­ла­дан чык­ты. Аның янын­да­гы ир­нең ку­лын­да Ал­тын Ур­да туг­ра­сы чи­гел­гән бай­рак-ту­та, йөз­лә­рен­дә бит­лек иде. Ак ат­ка ат­лан­ган шаһ­за­дә­нең күк­рә­ген­дә­ге олуг кал­кан­ча­га ак барс су­рә­те тө­ше­рел­гән һәм олуг хан туг­ра­сы су­гыл­ган иде. Аны үз ара­ла­рын­да кү­рү­гә, гас­кә­ри­ләр бер дәрт бе­лән «у­ра!» ава­зын сал­ды­лар, йөз­лә­рен­дә су­гыш ал­дын­нан си­рәк бу­ла тор­ган сө­е­неч бал­кы­шы кү­рен­де. Көч вә гай­рәт­лә­ре­нә игъ­ти­бар ит­мәү мөм­кин тү­гел, алар җи­ңәр­гә ти­еш иде.

Кич вә төн хә­веф-хә­тәр­сез уз­ды. Гас­кәр баш­лык­ла­ры су­гыш­ка әзер­лән­де. Тө­мән — йөз­-баш­лар­га, йөз­-баш­лар исә ун-­баш­лар бе­лән кай­чан вә ни­чек һө­җүм итү мәсь­ә­лә­лә­рен­дә, ур­так фи­кер­ләр­гә ки­леп, дош­ман­нар­ның мә­ке­рен­нән сак­лык ча­ра­ла­ры күр­де­ләр. Стан­да ча­тыр­лар ко­рып, учак­лар тер­гез­де­ләр. Ак­сак Ти­мер­дән бер хә­бәр дә ише­тел­мә­де.

Йо­сыф хан ил­нең олуг­ла­ры бе­лән ка­ла эчен­дә т­ө­нен уз­дыр­ды. Ир­тә на­ма­зы укы­лып, ко­яш чы­га баш­ла­ган ва­кыт­та көнь­як-көн­чы­гыш та­ра­фын­нан да, төнь­як-көн­ба­тыш­тан да су­гыш быр­гы­ла­ры­ның нәгъ­ра­сы кы­зыл шә­фәкъ бал­кы­шы­на асы­лы­нып кал­ды. Ак­сак Ти­мер гас­кә­ре ягын­нан ко­точ­кыч иң­рәү ава­зы кил­де. Бу исә су­гыш фил­лә­ре­нең үке­рүе вә алар­ның һө­җүм­гә ке­рү бил­ге­лә­ре иде.

Үр­гә­неч ма­на­ра­ла­ры­на ме­неп та­ма­ша кыл­ган олуг­лар хәй­ран кал­ды­лар. Ак­сак Ти­мер­нең шу­шы ка­дәр көч­ләр бе­лән ки­лә­чә­ген уй­ла­ры­на да ки­тер­мә­гән иде­ләр. Мең­нәр­чә ат­лы вә җәя­ү­ле гас­кәр­ләр ал­ды­на бас­ты­рыл­ган су­гыш фил­лә­ре бар нәр­сә­не изеп-сы­тып бе­те­рер­гә әзер бу­лып, үз­лә­ре ге­нә дә Үр­гә­неч­не җи­ме­реп ки­тә­чәк, мо­ңа һич­кем кар­шы то­ра ал­ма­я­чак иде. Әле кө­рәш баш­лан­ма­ган, әм­ма кул кү­тә­рер­гә ир­тә.

Яу­лар бер-бер­се­нә күз­гә-күз ка­ра­шып бас­ты­лар. Су­гыш быр­гы­ла­ры оран сал­ды. Ике як та: «Ал­ла­һү әк­бәр!» — дип кыч­кы­ры­шып, юл­ба­рыс­лар төс­ле йөз­гә-йөз таш­лан­ды­лар. Фил­лә­рен йө­гер­теп, Ак­сак Ти­мер явы, Үр­гә­неч гас­кәр­лә­рен чи­ген­де­рә баш­лап, изә-сы­та ки­лә иде­ләр. Сө­һәйл үз уг­лан­на­ры­на әмер бир­де, кай­сы сөң­ге, кай­сы кы­лыч ай­кап үлем­гә таш­лан­ды. Күк йө­зен ка­раң­гы бо­лыт кап­ла­ды, ко­лак­лар­да кы­лыч-кал­кан та­вы­шы, фил­ләр үке­рүе, ат­лар кеш­нә­ве, гай­рәт­ле ба­һа­дир­лар­ның аһ-уһ ки­леп ку­әт­лә­нү­лә­ре, мө­сел­ман­нар­ның бер­се­нә-бер­се: «Ал­ла­һү әк­бәр!»—­дип таш­ла­ну­ла­ры ко­лак­лар­да то­нык­ла­нып, бо­рын вә авыз­да кан вә ту­зан исен­нән гай­ре нәр­сә юк иде. Бу көн мәх­шәр кө­не, мөэ­мин­нәр­нең бер-бер­се­нә кыл­ган мәр­хә­мәт­сез­лек кө­не иде. Мо­ның өчен алар хө­кем ите­лер­ләр, из­ге ка­нун­ны бо­зып, үза­ра су­гыш­кан­на­ры өчен җә­за­га тар­ты­лыр­лар, әм­ма хә­зер­гә ул хак­та уй­лый алыр­лык хәл­дә тү­гел алар. Йа җи­һан­гир, шу­шы­мы си­нең из­ге­лек кы­лу­ың?

Сө­һәйл­гә Олуг хан ту­та­сы вә күк­рә­ген­дә­ге ту­гра­сы көч бир­де. Ни хик­мәт, кар­шы­сы­на ки­лү­че яу­ның гас­кә­ри­лә­ре аны кү­рү­гә чит­кә чы­га, өс­те­нә кы­лыч кү­тәр­ми, бәл­ки аның ко­ра­лын­нан ка­ча вә чи­ге­нә иде­ләр. Егет мо­ның асыл мәгъ­нә­сен тө­ше­нә ал­ма­ды, әм­ма гай­рәт күр­сә­теп һа­ман да һө­җүм итү­ен­нән тук­та­ма­ды. Тик эше кы­лыч­ка-кы­лыч су­гу­дан вә буш­ка бол­га­ну­дан уз­ма­ды. Бу хәл шаһ­за­дә­нең ачу­ын та­гын да ка­барт­ты. Ә үзе­нең хә­ле бе­тә бар­ды.

Гөл­чәһ­ра ип­тәш кыз­ла­ры бе­лән ма­на­ра­дан су­гыш ман­за­ра­сын кү­зә­теп то­ра һәм аяу­сыз егет­ләр­нең ба­тыр­лык­ла­ры­на тү­гел, бәл­ки Сө­һәйл­нең гас­кәр­ләр­не ерып ке­рү­е­нә сө­е­неч вә ку­а­ныч бел­де­реп аһ ора иде. Бе­рен­че ка­раш­ка Үр­гә­неч ягы өс­тен дә чык­кан­дай кү­рен­де. Ме­нә-ме­нә Ак­сак Ти­мер чи­ге­нә баш­лар, су­гыш кы­рын таш­лап ка­чар төс­ле иде. Әм­ма ни хик­мәт, эш ки­ре­сен­чә ба­рып чык­ты. Дош­ман­нар са­ны арт­кан­нан-ар­та бир­де. Үр­гә­неч ягы ка­ма­лыш­та ка­ла баш­ла­ды. Ни­чә көн­нәр Гөл­чәһ­ра­ның бә­хет­ле күз ка­раш­ла­рын­да ир­кә­лән­гән, кыз­ның өме­те вә мә­хәб­бә­те бул­ган Сө­һәйл дә күз­дән га­ип иде. Аһ ор­ган җа­наш­лар­ның дәр­те шың­шу бе­лән алы­шын­ды. Кем­нәр елый, кай­сы­ла­ры үк­си үк баш­ла­ды. Ак­сак Ти­мер гас­кәр­лә­ре Үр­гә­неч ди­вар­ла­ры­на таш вә ут ата һәм җи­ме­рү-җи­мер­тү эше­нә ке­реш­кән иде­ләр. Шә­һәр өс­тен су­гыш кы­рын­нан кил­гән ка­раң­гы ту­зан вә ян­ган йорт­лар­ның тө­те­не кап­ла­ды, кан исен­нән мал-ту­ар, су­гыш ачы­сын мо­ңа ка­дәр та­ты­ма­ган яшь-җил­кен­чәк ша­шын­ды, һу­шын югалт­кан кыз­лар­ны вә зат­лы­лар­ны сал­кын­ча һа­ва­лы җир ас­ты бүл­мә­ләр­гә тө­шер­де­ләр. Гөл­чәһ­ра шун­да гы­на аңы­на кил­де. Аның бе­рен­че сү­зе шул иде:






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных