Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Гөл­дер­сен» дас­та­ны­на 600 ел ту­лу­га ба­гыш­ла­на. 1 страница




ФӘРИТ ЯХИН

 

 

САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР

 

БЕРЕНЧЕ ТОМ

 

Яхин Ф.З.

Сайланма әсәрләр: Проза.— Беренче том.— Казан: Моя электронная книга, 2006.— 483 б.

 

Бу томга авторның, кайбер тәүге проза әсәрләреннән алып, 1980-1990 елларда язылган, 2000 нче елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Ак әбиләр догасы” җыентыгына кертелгән хикәя һәм повестьлары тупланып бирелде. Томлыктагы кайбер повесть һәм романнары беренче тапкыр дөнья күрә һәм әдипнең башлангыч чоры иҗат дәверен укучыга тулы күз алдына китерергә ярдәм итә. Язучының иҗат үзенчәлекләре, темаларны сайлап алу һәм ачып бирү осталыгы башкалардан шактый кискен аерылып тора, әсәрләре татар әдәбиятында яңа әдәби күренеш булдылар, укучының дикъкатен яулый алуы белән дә сокландыра.

 

© Яхин Ф.З.

 

 

АК ӘБИ­ЛӘР ДО­ГА­СЫ

Хи­кәя

 

Мең ту­гыз йөз җит­меш өчен­че ел­ның җәе бик эс­се ки­леп, иген һәм үлән­нәр ге­нә тү­гел, хәт­та ур­ман һәм агач­лар да июль ба­шын­нан сар­гылт-кы­зыл төс­кә кер­де. Ил өс­те­нә ач­лык кур­кы­ны­чы тө­шеп, көн­нәр­нең яме бо­зыл­ды, мал­лар да җәй­ләү­дә кип­кән үлән эз­лә­неп, арык­лан­ган­нан-арык­ла­на бар­ды­лар. Ко­ры­лык һәм ач­лык бә­ла­сен­нән ко­ты­лу мөм­кин тү­гел ке­бек иде ин­де. Кот­кар­са, ба­ры тик мог­җи­за гы­на кот­ка­ра ала. Ул да бул­са — яң­гыр, ат­на буе явып тор­ган яң­гыр гы­на...

Ко­ры­ган чиш­мә һәм ел­га үзән­нә­ре ком­га әве­рел­гән шун­дый көн­нәр­нең бер­сен­дә ак әби­ләр тау-сырт өс­те­нә җы­е­лып Коръ­ән чы­га икән ди­гән хә­бәр­дән Дү­сем авы­лы ты­нып кал­ды. За­ма­нын­да Әү­ли­я­ләр зи­ра­ты һәм Әү­ли­я­ләр чиш­мә­се бе­лән дан тот­кан тау­да икән алар!

Без, ма­лай­лар, тау итә­ге­нә йө­ге­реш­тек. Мог­җи­за­ны үз кү­зе­без бе­лән кү­рә­се­без ки­лә иде. Мәк­тәп­тә «Ал­ла юк!» дип, өй­рәт­сә­ләр дә, өй­дә «Ал­ла­һы әк­бәр!» дип, өс­тәл янын­да амин то­тып үс­кән­лек­тән, Ал­ла­һы тә­га­лә­нең код­рә­те­нә ыша­на идек без.

Тау сыр­тын­да ак әби­ләр: Сә­ки­нә, Нур­лы­хо­да, Икъ­ли­мә, Мәү­ли­дә һәм та­гын ун-ун­биш абыс­тай, ак­тан ки­ен­гән, на­маз­лык­ла­рын җә­еп са­лып зе­кер әй­тә­ләр һәм Коръ­ән чы­га иде­ләр.

Без тау итә­ген­нән ары кү­тә­рел­мә­дек. Мыш­тым гы­на кү­зә­теп тор­дык та, ки­ре үз оч­ла­ры­быз­га та­ра­лы­шып, яң­гыр кө­тә баш­ла­дык. Ак әби­ләр до­га­сы яң­гыр яу­ды­ра­чак!

Лә­кин күк­тә хәт­та ак бо­лыт әсә­ре дә кү­рен­ми иде.

Ак әби­ләр, көн­нәр буе ура­за то­тып, до­га кы­лып, шул тау ба­шын­да кыйб­ла та­ра­фы­на йөз сө­ртү­лә­рен дә­вам ит­те­ләр. Бер көн, ике көн, өч көн үт­те. Яң­гыр кил­мә­де. Без­нең, авыл ма­лай­ла­ры­ның, кү­ңе­ле ике­гә ярыл­ды. Бер яр­ты­сы — дәһ­ри, дин­сез, икен­че­се әле һа­ман пакь һәм иман­лы хә­лен­дә иде. Мог­җи­за­га бик тә, бик тә ыша­на­сы кил­ә иде.

Дүр­тен­че көн ин­де. Без кап­ка тө­бе­нә өел­гән бү­рә­нә­ләр өс­тен­дә уты­ра­быз. Мон­нан до­га­да­гы ак әби­ләр ях­шы кү­ре­неп то­ра. Ә күк­тә исә сы­ңар бо­лыт әсә­ре дә юк.

Дәһ­ри­ле­ге бе­лән та­ныл­ган ата ком­му­нист, тә­бә­нәк буй­лы, ба­шын пе­ләш­кә кыр­дыр­ган, го­мер ба­кый кул­тык ас­ты­на кы­зыл пап­ка кыс­ты­рып йө­рү­че Гыйль­мет­дин аб­зый без­нең ян­га ки­леп утыр­ды һәм:

— Юк эш, ише­тер, бар, көт. На­маз укып, ура­за то­тып кы­на яң­гыр ча­кы­рып бул­са, элек­тән шу­лай эш­ләр­ләр иде. Га­рәп чү­ле күп­тән гөл­бак­ча бу­лыр иде,— дип, җай­лы-җай­сыз сөй­лән­гә­ләп куй­ды.

Без эн­дәш­мә­дек. Мин ге­нә, бе­раз­дан соң тел­гә ки­леп:

— Гыйль­мет­дин аб­зый, шу­лай...— дип сүз баш­ла­ган идем, яным­да уты­ру­чы абы­ем ка­сы­гы­ма шун­дый итеп төр­теп куй­ды ки, сы­ным кат­ты, тел­сез кал­дым.

«Бу ба­ла­ны Ал­ла сук­ты!»— дип, уй­ла­ды­мы, әл­лә үз сү­зен­нән үзе өрек­те­ме, Гыйль­мет­дин аб­зый җә­һәт ке­нә уры­нын­нан куп­ты, без­гә ка­рап ­куй­ды һәм ашы­гып үз оч­ла­ры­на та­ба ки­теп бар­ды.

Ә без мог­җи­за кө­теп ка­ла бир­дек. Күк­тә бо­лыт әсә­ре дә кү­рен­мә­де. Әм­ма өмет бе­лән ту­лы җан­нар­ны Гыйль­мет­дин аб­зый вәс­вә­сә­се дә шак­тый чай­кал­дыр­ган Һәм түк­кән иде. Кү­ңе­ле­без бо­зы­лып кал­ды. Шу­лай сә­ер­се­неп утыр­ган­да урам буй­лап җен ту­ен йө­гер­тә-йө­гер­тә җил үтеп кит­те. Ул ту­зы­на, кә­газь вә чүп­ләр­не би­ек­кә-би­ек­кә бө­те­реп кү­тә­рә, әле елан­дай неч­кә­реп юга­ры­га аш­кы­на, әле тү­бә­нә­еп, юа­на­еп ки­тә.

Ишет­кә­не­без бар иде, мә­гә­ре шу­шын­дый җен ту­е­на ки­леп эләк­сәң, кү­тә­реп ала да, ерак­ка-ерак­ка ил­теп, үте­реп таш­лый икән...

Без бү­рә­нә­ләр­гә ябыш­тык. Җен туе без­нең ян­ыбыз­га якын да кил­мә­де, юга­ры оч­ка та­ба ме­неп кит­те. Әм­ма ул үзе ар­тын­нан яң­гыр исе, дым­лы һәм җи­ңел һа­ва кал­дыр­ган иде. Без­нең су­лыш­лар ир­ке­нә­еп кит­те, авыз­лар ерыл­ды.

Әм­ма ул көн­не дә яң­гыр бул­ма­ды. Ак әби­ләр­нең дүр­тен­че көн ура­за то­тып, эс­се­дә, тау сыр­тың­да һа­ман да до­га­да бу­лу­ла­ры сә­бәп­ле, алар өчен кү­ңел­лә­ре­без сыз­лый иде. Те­ләк­лә­ре ка­бул бул­мас ми­кән­ни? Үте­неч­лә­ре­нә күк­ләр ко­лак сал­мас ми­кән­ни?

Юга­ры оч­тан Аб­за­лый аб­зый тө­шеп ки­лә иде. Ба­шын­да­гы ки­ез эш­лә­пә­сен са­лып, ке­сә­сен­нән ак чүп­рәк чы­га­рып маң­га­ен сөр­тә-сөр­тә без­нең ян­га ки­леп утыр­ды.

— ­Хәл­ләр ни­чек, уг­лан­нар? — ди­де ул, кү­ңел­дә­ге­сен те­ле­нә чы­га­рып.— Ра­ди­о­дан бер дә яң­гыр бу­лыр дип әйт­мә­де­ләр. Иген­нәр көя, ба­су­лар ка­ра­лып ки­лә икән. Бо­лай­га кит­сә, бә­ла­се күп бу­лыр,— дип, ба­шын кү­тәр­ми­чә ге­нә сөй­лә­де дә, утыр­ган җи­рен­нән то­рып, юлын дә­вам ит­те. Юы­ла-юы­ла ага­рып бет­кән кәч­түм-чал­ба­ры, чал­бар ба­лак­ла­рын кыс­ты­рып куй­ган оек­баш­ла­ры, йом­шак баш­мак­ла­ры, ки­ез эш­лә­пә­се һәм дә кы­зу-кы­зу адым­на­ры аңа бик ки­ле­шеп то­ра иде. Әй­тер­сең лә йөзь­я­шәр карт ул.

Бү­ген кө­тү, ни сә­бәп­тән­дер, ир­тә­рәк кайт­ты. Сы­ер­ны аб­зар ас­ты­на ку­ып керт­тем дә чи­тән ара­ла­рын­нан әрек­мән җы­еп кайт­тым. Ән­кәй:

— Ки­гә­вен ашап бе­тер­гән мал­ка­ем­ны,— дип, йом­шак та­вы­шы бе­лән ир­кә­ли-ир­кә­ли сы­ер сау­ды.

— И мал­кай, сө­тең һа­ман ки­ми, җәй­ләү­дә дә тук­ла­ныр әй­бер юк­тыр ин­де,— ди­де.

Мин аң­ла­дым һәм та­гын әрек­мән җы­яр­га кит­тем. Аша­сын әле.

Кап­чык ту­ты­рып кайт­кан­да, кич иң­гән иде ин­де.

— Күп бир­мә, эче ки­тәр,— дип әйт­те әт­кәй.— Он ялат­саң иде аңа!

Мал­лар­га тү­гел үзе­без­гә дә он бе­теп ки­лә ин­де. Шун­лык­тан мон­дый сый­дан мал­ка­е­быз мәх­рүм ка­ла­чак. Мин мо­ны аң­лый идем. Аңа бе­раз әрек­мән бу­шат­тым да өй­гә кер­дем. Йок­лар­га ва­кыт җи­теп ки­лә иде ин­де.

— Бү­ген дә яң­гыр яу­мас ми­кән­ни? — дип әй­теп куй­дым мин чәй янын­да.

— Яң­гыр җил­лә­ре ис­кә­ли, бул­мас ми­кән, төн­лә явып ки­тәр төс­ле,— ди­де әт­кәй, ми­нем сү­зем­не игъ­ти­бар­га алып.

— Ях­шы бу­лыр иде. Озак­ка кит­те бит,— ди­де ән­кәй, әт­кәй­нең әйт­кән­нә­ре­нә ку­шы­лып.

Мог­җи­за­ны ми­нем кү­рә­сем бик ки­лә иде. Чәй­дән соң ишек тө­бе­нә, бол­дыр­га чы­гып утыр­дым. Яң­гыр җи­ле исеп куй­ды. Ерак­тан гө­рел­дә­гән та­выш ише­тел­де һәм дөнья ты­нып кал­ды. Ми­нем кү­ңел­гә кур­ку йө­гер­де. Ниш­ләп ял­гы­зым гы­на бо­лай ба­ты­ра­еп уты­рам соң әле?! Абый әл­лә кай­чан ят­кан бит. Өй­гә ке­реп, юр­ган ас­ты­на тә­гә­рә­дем. Җы­лы, бик җы­лы иде. Из­рәп йок­лап кит­кән­мен.

Ир­тә­ге­сен мин уян­ган­да, ко­яш шак­тый би­ек­кә кү­тә­рел­гән иде. Абый өй­дә юк. «Бү­ген дә яң­гыр яу­ма­ган икән!» — дип уй­лап куй­дым. Би­тем­не юар­га ише­гал­ды­на чык­тым...

Чык­тым һәм сә­ер­се­неп кал­дым. Туй­ган­чы, тә­мам сең­де­реп һәм гөр­лә­век­ләр йө­гер­теп, бө­тен дөнь­я­ны су­га ба­ты­рып яң­гыр явып үт­кән иде. Гү­я­ки җир йө­зен­дә бар­ысы да ал­маш­ты­рып ку­ел­ган. Һа­ва саф һәм чис­та, кош­лар шат­ла­ны­шып та­выш би­рә, агач­лар һәм ку­ак­лар ка­бат­тан яшәү дәр­те бе­лән ту­ра­еп кит­кән­нәр. Ки­чә са­ры бу­лып кү­рен­гән ур­ман­га да бү­ген ямь-яшел иде.

— ­Һай, мог­җи­за!

Яла­на­як кы­на урам­га йө­гер­дем. Бү­рә­нә­ләр өс­те­нә ба­сып, Әү­ли­яләр та­вы сыр­тын кү­зәт­тем. Ан­да ке­ше юк иде. Ак әби­ләр­нең до­га­сы ка­бул бул­ды бит!

Бер­ни­чә көн рәт­тән ки­леп шу­лай яң­гыр яу­ды. Хәт­та кеч­ке­нә-кеч­ке­нә бо­лыт­лар да авыл өс­тен­дә явыш­ты­рып ки­тә тор­ган бул­ды­лар.

Иген­нәр­гә ко­ры­лык­тан шак­тый зы­ян кил­гән икән, шу­лай да алар­га да яң­гыр­ның фай­да­сы ти­де, тә­мам ко­рып-янып бе­тү­дән сак­ла­нып кал­ды­лар. Әм­ма дә бә­рәң­ге­гә шәп бул­ды ин­де. Күк­рәп үс­те­ләр. Мал­лар да кө­тү­дән тук кай­та баш­ла­ды­лар.

До­га­ның кай­чан зы­ян­га бул­га­ны бар? Ак әби­ләр күр­сәт­кән мог­җи­за­дан соң без­нең — ба­ла­лар­ның да кү­ңел­лә­ре ны­гып кал­ды. Бу тор­мыш­та үзе­без­гә ыша­ныч­лы те­рәк бар­лы­гын күр­дек. Аны мәң­ге югалт­мас­ка иде...

Бу ва­кый­га­дан соң шак­тый күп су­лар ак­ты, дөнь­я­да олы­-о­лы кис­кен үз­гә­реш­ләр бул­ды. Ак әби­ләр­нең кү­бе­се ин­де ахи­рәт­кә күч­те­ләр. Әм­ма алар бир­гән са­бак һа­ман да кү­ңе­лем­дә сак­ла­на ми­нем. Алар­га рәх­мә­тем зур! Әгәр дә ул ак әби­ләр­нең Хо­дай­га ял­ва­руы бе­лән мог­җи­за бул­мый кал­са, хәл­ләр яман­га, бик яман­га чы­га­чак иде бит.

1993.

 

 

СО­ҢАР­ГАН ОС­ТАЗ

Та­ри­хи хи­кәя

 

Кот­бет­дин әр-Ра­зи хәз­рәт­лә­ре­нең Са­рай­га кил­гә­нен­нән ал­тын­чы елын­да Үз­бәк хан көт­мә­гән­дә ва­фат бул­ды. Шөһ­рә­те бе­лән уң-сул­ны дер сел­ке­теп тор­ган олуг тә­хет ия­се­нең ка­бер­гә ке­рү­е­нә үк ми­ра­сын бү­ле­шү баш­ла­нып, көн­нәр хә­веф эчең­дә туа вә бән­дә­ләр­не тет­рән­де­рә баш­ла­ды. Хан­ның Җа­ни­бәк бе­лән Та­ни­бәк исем­ле угыл­ла­ры ара­сын­да оят вә үза­ра хөр­мәт хи­се кал­ма­ды. Бү­ген бул­ма­са, ир­тә­гә ике як­тан да гас­кәр кү­тә­реп, ут уй­на­тып, кы­лыч ай­кап, бер-бер ах­мак­лык эш­ләп таш­лый­сы­лар иде.

Кот­бет­дин­нең бә­гы­ре көй­де. Ти­рә-як­та шөһ­рәт­ле вә мак­тау­лы Ал­тын Ур­да­да ба­ра иде шул бу хәл­ләр. Әле кай­чан гы­на Та­ни­бәк аның кар­шын­да тез бөк­ләп дә­рес ала иде. Зи­рәк вә сиз­гер бу­луы бе­лән сок­лан­ды­ра тор­ды. Хә­зер ос­та­зы сү­зе­нә ко­лак та сал­мый, ки­ңәш-та­быш та ит­ми баш­ла­ды. Уг­лан­нар ут бе­лән ге­нә тү­гел, тә­хет вә баш бе­лән дә уй­ный иде­ләр, аң­ла­ган ке­ше ге­нә мо­ның нин­ди ая­ныч хәл­ләр­дән икән­ле­ген си­зе­неп то­ра.

Идел­дә боз со­ңа­рып кү­тә­рел­де, су­лар ка­ра­лып та­шы­ды. Җәй баш­ла­рын­да су улак­лар­дан ба­су­лар­га йө­гер­де, буа һәм ер­мак­лар­ны бү­сеп чык­ты, иң­кү­лек­ләр­дә­ге чә­чү­лек җир­ләр таш­кын ас­тын­да кал­ды. Бол­гар илен­нән ары­рак көн­чы­гыш­ка та­ба җә­ел­гән ну­гай ба­шы җәй­лә­вен­дә Агый­дел­гә ки­леп ку­шыл­ган Чул­ман дәрь­я­сы ха­кын­да исә “хә­тәр кү­пер­де” дип сөй­лә­де сәү­дә­гәр­ләр. Элек бу ва­кыт­лар­да ба­зар кай­нап то­ра иде ин­де. Бы­ел Гый­рак, Һи­рат вә Рум ягын­нан сәү­дә ко­раб­ла­ры ки­лә ал­ма­ды. Кәр­ван­да­гы бер дөя ха­кы, был­тыр­гы бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да, уны­на бә­ра­бәр то­ра баш­ла­ды. Бәр­кә хан­нан бир­ле ур­на­шып кал­ган ка­нун­нар как­ша­ды. Биг­рәк тә са­лым вә ясак кү­лә­ме арт­ты, хак вә бәя үс­те. Ха­лык ара­сын­да “каз­на­ны Та­ни­бәк та­лап, Җа­ек суы ар­ты­на кач­кан икән” дип сөй­лә­де­ләр. Җа­ни­бәк исә аның ияр­чен­нә­рен ау­ла­ды. Кот­бет­дин үзе­нең дә исем­лек баш­ын­да тор­ган­лы­гын аң­ла­ды. Үгет-нә­сый­хәт би­реп, сө­ек­ле уку­чы­сы Та­ни­бәк­кә яр­дәм ку­лын суз­мак­чы бул­ды. Ут бе­лән уй­на­ма­сын, кү­ңе­лен тын­дыр­сын, абый­сы Җа­ни­бәк бе­лән дус­лаш­сын, ди­де!

Ин­де икен­че ки­чә­не Кот­бет­дин әр-Ра­зи ши­гырь язу­га, бә­ет­ләр те­зү­гә ба­гыш­ла­ды. Төр­ки вә­зен бе­лән ши­гырь тө­зү аңа җи­ңел вә рә­хәт иде. Ба­ла чак­тан кү­ңе­ле­нә се­ңеп кал­ган угыз те­ле аның ана­дан кил­гән ми­ра­сы бу­лып, фар­сы вә га­рәп исә үзе­нең иҗ­ти­һат җи­ме­ше иде бит. Ни­чә­мә-ни­чә та­ри­хи, ди­ни вә фәл­сә­фи дәф­тәр һәм ки­тап­лар­ны га­рәп­тә, кай­ва­кыт фар­сы­да төп­лә­гән, тер­кә­гән, тө­зәт­кән олуг ос­таз өчен ка­бат­тан төр­ки­гә кай­ту ни­чек­тер күп­тән хә­те­рен­нән чык­кан ба­ла ча­гын кү­ңе­лен­дә яңарт­тыр­ды. Яра­тып укы­ган әсә­рен­нән бер­се Ни­за­ми хәз­рәт­лә­ре­нең «Хөс­рәү вә Ши­рин» дас­та­ны иде. Шу­шы бо­рын­гы та­ри­хи яз­мыш­лар бе­лән Ал­тын Ур­да хәл­лә­ре­нең тәң­гәл­ле­ген кү­реп, Кот­бет­дин әр-Ра­зи баш­та кур­ка кал­ды, ан­нан соң бу хак­та шә­кер­те хан­за­дә Та­ни­бәк­кә аң­ла­ту ки­рәк­ле­ген тө­шен­де. Ис­кән­дәр Зөл­кар­нәйн хәз­рәт­лә­рен го­ла­мәи Арис­та ру­хи азык бе­лән тук­лан­ды­рып, ни­чек итеп ила­һи ка­һар­ман яса­ган бул­са, Кот­бет­дин дә Та­ни­бәк­не шул рә­веш­ле шә­хес дә­рә­җә­се­нә кү­тә­рер­гә өмет­лән­де. Әм­ма Та­ни­бәк вак җан­лы, ар­ты­гы бе­лән кай­нар һәм ки­ңәш­тән үзен өс­тен са­ный тор­ган шаһ­за­дә иде шул. Алай да зи­рәк һәм эш­лек­ле бу­луы сә­бәп­ле, ос­та­зы кү­ңе­лен­дә аңа ыша­ныч вә сө­е­неч тә яши бир­де. Бо­лар­ны уй­лап, Кот­бет­дин авы­ру ке­ше­гә яр­дәм ку­лын суз­ма­ган та­бип ке­бек сиз­де үзен.

Җәй ур­та­сы җит­кән­дә Кот­бет­дин дас­тан­ны тә­мам итү ал­дын­да иде. Җәй­ләү­гә чык­кан Са­рай шә­һә­ре та­и­фә­се шау­ла­шып, ту­зан кү­тә­реп, ку­ба­ры­лып ки­ре кай­та баш­ла­ды. Бар­ча­сы­ның да кү­ңел­лә­ре куз­гал­ган, күз­лә­ре ап­ты­раш вә хә­ер­сез­лек бе­лән акай­ган иде. Тә­хе­тен Җа­ни­бәк таш­лап кач­ты ди­гән хә­бәр тиз ара­да та­ра­лып өл­гер­де. Шә­һәр­не Та­ни­бәк ур­да­сы ка­мап ал­ган иде. Са­рай су­гыш­сыз би­рел­де. Тә­хет­кә ме­неп утыр­ган яңа хан­ны кот­лар­га бай сәү­дә­гәр­ләр һәм га­лим-го­ла­мә кич­кә та­ба җы­е­ла баш­ла­ды. Та­ни­бәк тәб­рик сү­зе бе­лән кил­гән Кот­бет­дин­не дә ка­бул ит­те. Ос­таз һәм шә­кер­те шаһ­за­дә оч­раш­ты­лар.

— ­Йа ос­та­зым! — дип фәр­ман кыл­ды Та­ни­бәк хан.— Син хә­зер ­ми­ңа нәр­сә әй­тер­сең?

Кот­бет­дин­нең акы­лы кай­на­ды, кү­ңел ко­шы күк­рәк чит­ле­ген­дә бәр­гә­лән­де. Ни­чек җа­вап бир­сә дө­рес бу­лыр икән?

— ­Син ми­нем тә­хет кар­шын­да бу­лыр­сың­мы? — ди­де шаһ­за­дә, үзал­ды­на ка­нә­гать­лек та­бар­га те­ләп.

Озак­ка су­зар­га яра­мый иде. Кот­бет­дин әр-Ра­зи әле ахы­ры­на ка­дәр иреш­мә­гән дас­тан­ны аңа суз­ды:

— ­Бу сез­нең игъ­ти­ба­ры­гыз­га тә­га­ен кы­лын­ган иде,— ди­де­ ул, тү­бән­че­лек бе­лән.

Та­ни­бәк хан ка­ләм ия­се Бәр­кә Фә­кыйһ­ка ым как­ты. Те­ге­се җә­һәт ке­нә Кот­бет­дин ку­лын­нан дәф­тәр­не ал­ды һәм укый баш­ла­ды. Аны хан тү­зем­сез­лә­неп бүл­дер­де:

— ­Ки­рәк җи­рен­нән укы!

Бәр­кә Фә­кыйһ буй­сын­ды, Ал­ла­һы тә­га­лә­гә, Мө­хәм­мәд пәй­гам­бәр­гә һәм сә­ха­бә­ләр­гә дан җыр­лау урын­на­ры­на күз йөр­теп ке­нә уз­ды да, үз та­бы­шы­на сө­е­неп, Та­ни­бәк исе­ме­нә атал­ган юл­лар­ны укып кит­те. Хан­га шу­шы ки­рәк иде.

— Бү­лә­гең бе­лән олы­ла­дың, туг­ры­лык­лы бу­лу­ың өчен сө­ен­де­рү лә­зем бу­лыр үзең­не,— ди­де Та­ни­бәк, яшь йө­зе­нә ир­лек тө­се чы­га­рып.

— Ха­ным, дас­тан әле­гә ахы­ры­на иреш­мә­де,— дип өс­тә­де аңа Кот­бет­дин. Бу сүз­лә­ре бал тә­пә­не­нә де­гет ка­шы­гын ки­тер­гән ке­бек бул­са да, яшь хан үзен бө­тен­ләй баш­ка­ча тот­ты. Әл­лә олы­лар­ча уй­лый ал­мый иде, әл­лә ос­та­зы­на хөр­мә­те зур иде­ме?

— Хә­зер­гә мо­ны­сы да җи­тәр! Тә­ма­мын кө­ттер­мә, ва­кыт­ны аз та­ләп ит, ки­чә­лә­ре­без­дә укып сө­ен­дер!— дип бел­дер­де ул.

Кот­бет­дин шул рә­веш­ле Са­рай­да кал­ды. Языл­ган һәр бү­лек­не хан тың­лар­га ашык­ты. Әм­ма Җа­ни­бәк­нең, тә­хет­не дау­лап, ау­га кит­кән җи­рен­нән олуг гас­кәр бе­лән кай­тып кил­гән­ле­ге бе­лен­де. Шә­һәр хал­кы Та­ни­бәк ягын­нан Җа­ни­бәк та­раф­да­ры­на әве­рел­де. Са­рай бу­шап кал­ды. Та­ни­бәк­кә бер ча­ра бар, ул да бул­са — тә­хет­не таш­лап ка­чу иде.

Бу хәл Кот­бет­дин­не тет­рән­дер­де. Дас­тан язу бе­лән ар­тык ма­вы­гып, Хөс­рәү бе­лән Ши­рин­нең мә­хәб­бәт то­зак­ла­рын сөй­ләү бе­лән дәрт­лә­неп, тор­мыш­тан арт­ка кал­ган, ха­кый­кать­тән чит­ләш­кән икән шул ул. Бу ва­кыт­та әсә­ре Фәр­һад­нең Ши­рин­гә гыйш­кын су­рәт­ли иде.

Хә­бәр­не аңа Та­ни­бәк­нең бах­ши-кә­ти­бе Бәр­кә Фә­кыйһ ки­тер­де. Тиз­лек бе­лән җы­е­ныр­га һәм Са­рай та­и­фә­се бе­лән куз­га­лыр­га ки­рәк­ле­ген хан фәр­ма­ны бу­ла­рак җит­кер­де. Кот­бет­дин мон­да ка­ла ал­мый иде.

Та­ни­бәк хан йор­ты бе­лән бер­гә Җа­ек ягы­на та­ба куз­гал­ды. Җа­ни­бәк­нең Бол­гар иле бе­лән куа ки­лү­ен­нән өрек­те ул. Җа­ек бу­ен­да­гы Ала­тау җәй­лә­ве­нә ча­тыр­лар ко­рып ур­наш­ты­лар. Кот­бет­дин, ки­ңәш то­тып, хан­ның ка­ты­на бар­ды, әм­ма ка­бул кы­лын­ма­ды. Хә­ле авыр, ди­де­ләр. Ә чын­лык­та Та­ни­бәк, үз ту­га­ны Җа­ни­бәк­тән хур­лык­лы рә­веш­тә су­гыш­сыз ка­чу­ын­нан соң, ос­та­зы­ның күз­лә­ре­нә ту­ры ка­рау­дан оя­ла һәм үз йө­зен­нән үзе чир­ка­на иде. Кот­бет­дин мо­ны аң­ла­ды. Ки­ре кай­тып, дас­тан­ны тө­гәл­ләү эше­нә ке­реш­те. Әм­ма уе бу­та­лып, ку­лын­нан ка­лә­ме төш­те.

Ир­тә­гә­се көн бар­ча ил-йорт хал­кы бер ха­тын­ның ачыр­га­ла­нып кыч­кы­ру­ын­нан ша­ша кал­ды. Күк­рә­ге­нә хән­җәр ка­дал­ган хәл­дә Та­ни­бәк урын өс­тен­дә кан­га ба­тып ята иде. Тә­не­нең су­ык бу­лу­ын­нан аның ин­де төн ур­та­ла­рын­да ук үте­рел­гән­ле­ген һәр­кем аң­лап ал­ды. Үте­рү­че­ләр­не куа чы­гар­га соң иде.

Та­рих ка­бат­лан­ды. Хөс­рәү ни­чек мә­кер­ле һә­лак ител­сә, Та­ни­бәк тә Җа­ни­бәк хан­ның шым­чы­сы та­ра­фын­нан шу­лай үте­рел­де. Кот­бет­дин әр-Ра­зи үзе­нең уку­чы­сы шаһ­за­дә­гә “Йә­син” чык­ты. Күз­лә­ре яшь­лән­де һәм баш­ка һич­ва­кыт са­рай ти­рә­сен­дә кай­наш­мас­ка сүз бир­де. Аңа хә­зер бу ил­дә ка­лыр­га яра­мый иде. Гый­рак­ка — үзе­нең ту­ган иле­нә, тө­бәп юл­га төш­те. Ар­тын­нан тан­сык да­ла җи­ле куа кил­де.

Хә­зер кая ба­ра? Кем­гә ки­лә, аны нәр­сә кө­тә? Бер­се дә бил­ге­ле тү­гел. «Хөс­рәү вә Ши­рин дас­та­ны» ин­де тә­мам бул­ды. Аны да бар ки­тап­ла­ры бе­лән бер­гә бах­ши­гә тап­шыр­ды. Та­ни­бәк­кә үгет-нә­сый­хәт, ки­ңәш-та­быш би­рә­чәк әсә­ре хә­зер ин­де атал­ган ке­ше­се ко­ла­гы­на ба­рып иреш­мәс. Бу — ос­таз­ның та­рих­лар­ны ай­кап йө­рүе ар­ка­сын­да со­ңа­руы иде.

 

 

ШАҺ­ЗА­ДӘ СӨ­ҺӘЙЛ

Та­ри­хи хи­кәя

 

Ал­тын Ур­да ша­гый­ре Сәйф Са­раи­ның «Сө­һәйл вә

Гөл­дер­сен» дас­та­ны­на 600 ел ту­лу­га ба­гыш­ла­на.

(1394—1994)

 

Хан­нар өчен дә җә­за ка­дер­сез­лек икән. Мо­ны Ал­тын Ур­да хө­кем­да­ры Тук­та­мыш хан яшь­ле­гең­дә аң­лап, ба­ла­ла­ры­на рә­хәт вә бә­хет­ле тор­мыш бү­ләк итәр­гә һәр­ва­кыт әзер бу­лып яшә­де. Ул биг­рәк тә улы Сө­һәйл­не ар­тыг­рак яра­та тө­шә һәм аның өчен җан ата иде. Һәм ме­нә бу сө­ек­ле шаһ­за­дә, тәр­би­я­че-инә­кәй­лә­ре ку­е­нын­нан чы­гу­га, ат өс­те­нә утыр­ды, көн­нәр бу­е­на сах­ра вә да­ла­лар­га ки­теп юга­ла һәм ни эш­ләп йө­рү­лә­ре ха­кын­да хә­бә­рен дә бир­ми­чә, уг­лан­нар бе­лән ел­кы уй­на­тып, су­нар­чы­лык вә ау­чы­лык кы­лып, ил эчен­дә­ге ка­вем-ка­би­лә­ләр­нең го­реф-га­дәт­лә­рен дә сан­га сук­мый­ча, рән­җеш җы­еп йө­рү­че­гә әве­рел­гә­лә­де. Бу хак­та олуг хан ише­тә кал­са, җа­ны кал­ты­рап, ким­се­тел­гән бән­дә­сен дәш­те­рә, баш­та­рак бү­ләк би­реп, яр­лы­кау үте­нә, соң­рак зин­дан яи­сә чы­бык сук­тыр­тып җә­за кы­ла баш­ла­ды. Әм­ма улы­ңа бер ге­нә дә яман күз ка­ра­шы таш­ла­мый­ча, ки­ре­сен­чә, аны үзе­нә дәш­те­реп бү­ләк­ли һәм яра­тып сөя тор­ган иде. Мо­ның сә­бәп­лә­рен Сө­һәйл аң­ла­ма­ды, шу­лай ки­рәк дип ка­бул ит­те. Бү­ген га­зиз әт­кә­се аны ал­тын йө­зек­ле ит­сә, ир­тә­гә аңа ях­шы ат, бер­се­көн­гә күн­нән те­гел­гән ияр бир­де. Бо­лай да са­ра­ен­да ба­сып йөр­гән җи­ре ях­шы ке­ләм, ки­гә­не йом­шак ефәк күл­мәк-ча­пан бул­уга ка­ра­мас­тан, ул ба­ры­бер дә үзен ул әй­бер­ләр­гә мох­таҗ итеп хис ит­те. Йө­зе­нең күр­кәм­ле­ге, буй-сы­ны­ның ара­да бер бу­луы аның ка­де­рен Са­рай­да гы­на тү­гел, ил эчен­дә дә та­ныт­кан­лык­тан, ма­са­ю­чан егет­не шул сый­фат­ла­ры һа­ва­лы ха­ләт эчен­дә акыл­сыз­лык кы­лыр­га этә­рә, җит­мә­сә га­ди ша­яр­ту­лар­дан баш­ла­ган эше-фи­гы­ле дә көл­ке­дән узып ки­тә иде. Ул го­ме­рен­дә бер мәр­тә­бә дә йө­рә­ген мә­хәб­бәт хи­се­нә төр­мә­де, ки­ре­сен­чә, үзе­нә би­һуш кыз вә ха­тын­нар­ның дәр­те эчен­дә чә­чәк төс­ле ир­кә­лән­де, те­лә­гән­дә җи­меш өз­де, те­лә­мә­гән­дә, сы­тып, чит­кә ыр­гыт­ты.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных