ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Гөлдерсен» дастанына 600 ел тулуга багышлана. 6 страницаШигырем матур гына килеп чыкты. Күңелем күтәрелде, телем ачылды. «Малай чакларым үтеп китте» дигәнрәк шигъри «ялганны» акылым сизенмичәрәк калды. Ул арада дәрес бетте. Өйгә кайтканда Нәсим иярде. Эттән-көчектән курка ул. Кәефем яхшырудан, юк-бар үртәнүдән, елмаеп көлүдән көн дә яктырып киткәндәй булды. Кинәт өч тапкыр шартлау тавышы ишетелде, сискәнеп киттек. — Мылтыктан аталар,— диде Нәсим.— Әйдә, йөгердек! Барып карыйбыз. Су буенда аталар. Тыкрыктан болынга таба чаптык. Нәсим ялгышмаган икән. Кызыл фуражкалы, зәңгәр кительле берсе — юантык һәм икенчесе — килбәтсез милиционер, өч җәпле ыргак бәйләнгән озын бауны буа уртасына ыргыттылар да, аккошның үле гәүдәсен яр кырыена сөйрәп чыгарып, муеныннан элеп кенә машина артындагы ачык ишектән кәгазь тартмага ыргыттылар. Безгә игътибар да итмәстән, көлешә-көлешә: — Шашлыкка шәп!—дип сөйләнделәр. Мин баштарак аларның нәрсә эшләгәнен аңышмыйча тордым, аннан соң, ачуым кабарып, көчем җитмәсә дә дөмбәслисем, кул-аякларын тешләп өзәсем килде. Әмма алар ул арада машиналарына төялешеп киттеләр дә бардылар. Таллыкка таба йөгердем. Әмма анда Галиябану апа да юк иде. Яр кырыена килдем. Таллык элеккечә куе түгел, ике-өч көн эчендә сары яфракларын коеп та бетергән, сирәкләнеп калган кебек. Күзләрем акайды. Буа уртасында Галиябану апаның башындагы кызыл чәчәкле кара яулыгы чайкалып торды, торды да суга батты. Үлде микәнни? Суга батты микәнни? Өйгә таба йөгердем. Бу әллә яулык, әллә аккошның каны идеме, белмим! Капка төпләренә кайтып җитә язган Нәсимне дә узып киттем, өйгә атылып кердем дә мендәргә капландым. Әнкәй ишегалдында булган, ниндидер хәвеф сизенеп, артымнан керде: — Нәрсә бар? Улым? Ни булды? — Галиябану апа суга батып үлгән! — дип, такмаклап елый бирдем. — Ничек инде? — дип, сәерсенде әнкәй.— Әле кичә көндез калага алып киткәннәр иде бит үзен, больницага,— диде.— Каян болай буага кайтып батсын ди әле ул? Күңелемне аптырау биләп алды. Әнкәй һәммә эшне яңабаштан аңлатып биргәч кенә төшендем. Гыйльметдин дигән “бурсык” тәки үзенекенә ирешкән икән. Көн артыннан көн үтте. Кыш башланды. Халык телендә яшертен генә сүз йөрде: «Мәгъсумә карчык Гыйльметдинне каргый икән, тәне мәңге гүр күрмәсен, этләр ашасын, кызымны ятларга сатып җибәрде, ятим итте, дип бәддога укый икән, ди». Боларын мин дә ишеттем. Әмма Галиябану апаның хәле начарлана барганын гына белми идем. Анысы да берничә көннән мәгълүм булды. Җомга көн кич белән Галиябану апаның үле гәүдәсен Казаннан алып кайттылар, шимбәдә күмделәр. Авылның олысы-кечесе җыелган иде, диделәр. Мин дәрестән китә алмадым. Әмма ул көнне бөтен мәктәп шаулады. Галиябану апа юләрләр йортында диваналардан күп җәбер-золым күргән. Табиплар аның сау акыллы икәнлеген белсәләр дә, Гыйльметдин абзый кебек партия кешесе әйткән сүзгә каршы килә алмаганнар, төрмәдәге кебек тотканнар. Мескен Галиябану апа, газиз әнкәсен һәм авылыбызны сагынып бик күп елаган, ахырда саташып ук китеп, дүртенче катның тәрәзәсеннән сикереп, капланып төшкән, үлгән. Боларны ишеткәндә йөрәгем тотты, колагымда Галиябану апаның сүзләре яңгырады: «Йа Ходаем, хәерле үлемнәреңне бир, йа Ходаем!» Әмма язмышы фаҗига белән өзелде. Берничә айдан газиз әнкәсе Мәгъсумә абыстай да вафат булды. Каберен кызы янына, гүрен кызы ягына куйдылар. Васыяте шулай булган. Иске, тәбәнәк салам түбәле өе һәм бәтиләре белән кәҗәсе ятим калды. Шулай да тора-бара кайсы малы кемнең кулына кереп бетте. Акрынлап алар хакында бөтенләй онытып, авыл үз көенә яшәвен дәвам итте. Әмма минем күңелем тулы сагыш иде. Тыштан авызым ерылса да, бәгырь төбендәге авыр таш һаман-һаман үзен сиздереп куя һәм тирән уйларга чумам. Язгы ташкыннар белән буа бүселеп, суы китеп барды. Ә төбендә комга укмашкан әллә Галиябану апаның яулыгы, әллә инде аккош каны һаман да бардыр төсле. Ул юылып беткәнче авылыбыз тынычлыгын таба алмас, көзләрен авыр кайгы белән сагышланып калыр кебек. Күңелләргә моң тулыр. Бу — ялгыз аккош моңыдыр?
АВЫЛ МӨГАЛЛИМНӘРЕ Хикәя
«Мин авыл мөгаллиме булырга хыялландым һәм, ниятемне тормышка ашырып, бәхет таптым!» Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|