Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Гөл­дер­сен» дас­та­ны­на 600 ел ту­лу­га ба­гыш­ла­на. 5 страница




Та­ма­ша кы­лу­чы­лар ара­сын­да да шун­дый­рак сүз чык­ты. Зө­фәр абый, егет­ләр­нең кәт­тә­се, әй­тә куй­ды:

— ­Бү­ген төн ай­лы иде. Сак кы­на ба­ян­да уй­нап кайт­тым. Ты­нып-ты­нып кы­на ин­де. Сә­гать төн­ге ике­ләр­дә бер-бер ­та­выш ише­тел­гән­дәй бул­ды аны­сы, мин аны йорт ка­зы дип­ уй­ла­ган идем.

Аңа ку­шы­лып, Са­лих­җан абый да сүз өс­тә­де:

— ­Бу­а­ны күл дип кү­реп төш­кән ин­де ул. Ни­дән­дер бик ку­рык­кан. Яр кы­ры­е­на бө­тен­ләй дә кил­ми бит.

Ак­кош буа ур­та­сын­да ук иде. Көз­ге ир­тә­нең сал­кын то­ма­ны ва­кый­га­ны гү­я­ки яман күз­дән яшер­гән төс­ле су өс­тен­дә эле­неп то­ра, ак­кош шул ак пәр­дә ар­тын­да сы­лу кыз ке­бек яше­ре­неп уты­ра да уты­ра.

— Мо­ның па­ры кай­да икән? — дип, бор­чу­лы со­рау таш­ла­ды Зө­фәр абый.— Ак­кош­лар пар­сыз бул­мый. Ә бу — ял­гыз.

Шу­шы сүз әй­те­лү­гә, мес­кен ак­кош, үзе ха­кын­да сөй­лә­шү­ләр­не то­еп­мы, ка­ты­рак та ачыр­га­ла­нып та­выш бир­де. Ша­пыл­да­тып ка­нат­ла­рын җил­пе­де. Әм­ма очып ки­тә ал­ма­ды. Та­гын ачы та­выш бир­де.

Ни хик­мәт, ти­рә-юнь­дә хет бер оя йорт каз­ла­ры кү­рен­сен. Кош­лар хан­би­кә­се алар­ның би­лә­мә­лә­ре­нә ки­лү сә­бәп­ле, үз­лә­ре­нең ямь­сез кы­я­фәт­лә­рен күр­сә­тер­гә оя­лып, кач­кан җир­лә­рен­дә ята тор­ган­нар­дыр ин­де.

— Бу очып ки­тә ал­мас,— дип, үз фи­ке­рен бел­дер­де Зө­фәр абый.— Ка­на­ты ка­е­рыл­ган мо­ның. Бе­рәр ерт­кыч авы­зы­на эләк­кән­дер?

— Ат­кан­нар­дыр? — дип, зур­лар ара­сын­да­гы сүз­гә ка­тыш­ты Нә­сим.— Ат­кан­нар­дыр?.. Па­рын үтер­гән­нәр­дер?

Бу ми­нут­та ми­нем өчен са­бак­та­шым­нан да мәр­хә­мәт­сез ке­ше юк­тыр ке­бек то­ел­ды. Ни­чек те­ле ба­ра шу­лай әй­тер­гә, яман­га юрар­га?

Мин хак­сыз идем.

— ­Дө­рес та­кыл­дый­сың, кеч­ке­нә ге­нә бул­саң да! — дип әй­теп куй­ды Са­лих­җан абый. — Баш­ка­ча бул­мас. Мин­зә­лә ягын­да­ об­ком да­ча­сы бар. Та­бе­ев­ка дип, мах­сус ак­кош то­та­лар, ат­тыр­та­лар икән.

Та­бе­ев кем икән­ле­ген мин бе­лә идем. Су­рә­те дә гә­җит-жур­нал са­ен. Юк! Ан­дый олуг ке­ше ак­кош атып йөр­мәс. Яман эш­кә ку­лы кү­тә­рел­мәс. Пи­о­нер­га кер­гән ча­гым­да со­ра­ган­нар иде:

— Об­ком сек­ре­та­ре­быз кем? — дип.

— Та­бе­ев! — дип, чат­на­тып җа­вап бир­дем.

— Мо­ло­дец! — ди­де­ләр.

Ни­гә «мо­ло­дец» бул­мыйм ди әле? Бик афә­рин мин. Аны да бел­мә­гәч, пи­о­нер­га ке­рәм дип йөр­мәс тә идем.

Са­лих­җан абый бе­лән ки­леш­мә­дем. Өл­кән­нәр дә аңа күз акай­тып кы­на ка­ра­ды­лар. Күп­не күр­гән Зө­фәр абый, аның ко­ла­гы­на пы­шыл­дап:

— ­Мон­дый сүз­не дө­рес бул­са да сөй­лә­ми­ләр, ахы­ры бар,— дип ки­сәт­кәч ке­нә кү­ңе­лем уры­ны­на утыр­ды, чит­кә­рәк тә ки­теп бас­тым. Өр­кет­те әле үзен, бик ях­шы эш­лә­де. Юк­ны ке­ше­гә сыл­та­ма­сын. Әм­ма ка­ян кил­гән соң бу ак­кош? Ка­на­ты да җә­рә­хәт­лән­гәч?

Өл­кән­нәр үз­лә­рен бор­чы­ган со­рау­лар­га җа­вап та­бып бе­тер­гән­нәр­дер, Са­лих­җан абый­дан соң сүз алыш­ма­ды­лар. Ак­кош­ны ку­мас­ка-өр­кет­мәс­кә ки­ңәш­лә­шеп, һәр­кем үз җае бе­лән ки­теп бар­ды. Су өс­те һа­ман да то­ман иде. Без, ма­лай­лар, таш ат­мас­ка ки­сә­тел­гәч, кай­ту юлы­на бо­рыл­дык.

— А­там­мы соң,— ди­де Нә­сим.— Ни­гә мин ак­кош­ка таш­ а­тыйм ди. Ку­лым ко­рыр...— дип, әл­лә нин­ди ырым­нар ха­кын­да сөй­ләп бир­де. Ка­ян ба­ры­сын да бе­лә ди­ген син? Ә­би­се сөй­ли­дер ин­де.

Тык­рык­тан кү­тә­рел­гән­дә буа өс­те­нә бо­ры­лып ка­ра­дым. Ак­кош, мес­ке­нем, са­гыш­лы гы­на уң­га-сул­га йө­зә, том­шы­гы бе­лән су өс­тен­нән ни­дер җыя-эз­ли иде. Ми­нем кү­ңе­лем­не бор­чу­лы уй­лар би­ләп ал­ды: очып ки­тә ал­мас ми­кән­ни? Ни­чек без­нең бу­а­га төш­кән икән ул? Очып кил­ми­чә, ни­чек кил­сен? Әйе, әйе, ул бит очып кил­гән, ди­мәк...

Бу фи­кер тө­ен­лә­не­шен­нән кү­ңе­лем үсеп кит­те. Нә­сим бе­лән шу­ны ур­так­ла­ша­сым, аны да сө­ен­де­рә­сем кил­де.

— ­Ка­ра әле,— ди­дем мин, сү­зем­не чак-чак җы­яр­га өл­ге­реп.— Ул бит моң­да очып кил­гән! Ди­мәк, ка­на­ты ка­е­рыл­ма­ган! Ул шу­лай ук очып ки­тә ала! Бе­лә­сең­ме, очып ки­тә ала!

Нә­сим ап­ты­рап кал­ды. Ан­нан соң ел­ма­еп куй­ды да әй­теп сал­ды:

— Ни­чек кит­сен ди ул. Ка­на­ты ка­е­рыл­ган ди­гән сүз — па­рын югалт­кан ди­гән сүз бу­ла, бел­дең­ме? — ди­де.— Бер дә ра­ди­о­дан җыр тың­ла­мый­сың­мы­ни? Ак­кош бер­ва­кыт­та да ял­гы­зы гы­на оча ал­мый. Па­рын эз­лә­я­чәк, кө­тә­чәк. Аны тап­кач кы­на ки­тә­чәк!

— Кыш­ка ка­дәр бул­са да то­ра­чак­мы?

— То­ра­чак!

— Ни­чек?

— Ме­нә шу­лай!

Ми­нем елый­сым, үк­сеп-үк­сеп, Нә­сим­не кый­ный-кый­ный елый­сым кил­де. Ни­гә шун­дый хө­кем чы­га­ра ул? Ях­шы­дан әйт­сә ни бу­ла?

— Бәл­ки алар икәү­дер? Син бит, ак­кош ял­гы­зы оч­мый, ди­сең. Бәл­ки аның па­ры да мон­да гы­на­дыр?

— И ах­мак!— Та­гын ми­не сүз­лә­ре бе­лән сы­тып таш­ла­ды Нә­сим.— Алар­ны кур­кыт­кан­нар. Бел. Бер­сен ат­кан­нар. Мон­ысы бел­ми кал­ган. Кур­кып оч­кан. Су кү­реп, мон­да утыр­ган. Кур­куы уз­гач, ярын исе­нә тө­шер­гән.

— Ни­гә ат­кан­нар аны, ни­гә ат­кан­нар? — дип кыч­кыр­дым да өй­гә та­ба йө­гер­дем. Са­рай поч­ма­гы­на ка­чып, үк­сеп-үк­сеп ела­дым. Ир­тән аша­мый­ча чы­гып ча­бу­ым ис­кә төш­те. Та­ма­гым ач­кан­га өй­гә кер­дем.

Ән­кәй­нең кой­мак­ла­ры су­ы­нып ки­лә иде ин­де. Өс­тәл ти­рә­сен­дә һич­кем юк. Чәй — кай­нар, аш — җы­лы­тыл­ган.

Тиз ге­нә та­мак ял­га­дым да, бер те­лем ик­мәк кыс­ты­рып, та­гын су бу­е­на йө­гер­дем. Ин­де ак то­ман та­ра­ла баш­ла­ган, ба­ры тик ку­е­рып үс­кән, көз­дән бе­раз са­ры йө­гер­гән тал­лык ти­рә­сен­дә ге­нә чел­тәр ке­бек эле­неп то­ра, ак­кош та шун­да, як­ты са­ры ко­яш­тан ка­чып, үз са­гы­шын җый­ган хә­лен­дә бо­е­гып кы­на уты­ра иде.

Бе­ләм мин ул әрә­мә­лек­нең юл­ла­рын. Җәй буе шун­да уй­на­дык. Без­нең оч ма­лай­ла­ры­ның ко­рып куй­ган ча­ты­ры да бар әле ан­да. «Ша­лаш» дип, йөр­тә­без. Имеш, без­нең «ге­не­раль­ный штаб». Су­гыш­лы уй­на­ган­да бик ки­рәк­ле урын. “Дош­ман­нар”­ны шун­да то­тып ки­те­рә­без, кич­лә­рен, җы­е­лы­шып, төр­ле уен-көл­ке сөй­лә­шә­без. Мин дә төр­ле­дән-төр­ле әки­ят­ләр чы­га­рып шак­ка­ты­рам. Та­би­гать­нең сер­ле һәм яшер­тен поч­ма­гы ул. Ак­кош та ме­нә шу­ның өчен ан­да ба­рып сы­ен­ган.

Ку­ен­да­гы ик­мәк те­ле­мен­нән бо­рын­га тәм­ле ис ке­реп то­ра. Яра­тып ашар ак­кош, та­ма­гы ач­кан­дыр. Аңа җим би­рер­гә һич­кем­нең ба­шы­на кил­мә­де бит.

Кур­кыт­мас өчен чит­лә­теп, мыш­тым гы­на шу­лай тал­лык­ка якын кил­дем. Тап­та­лып бет­кән сук­мак­тан, агач бо­так­ла­рын ара­лап, ак­кош яны­на ки­ләм.

Агач­лар ара­сын­нан ак­кош­ның озын му­е­ны, ка­ба­рып тор­ган ка­нат­ла­ры аер­ма­чык шәй­лә­неп, зат­лы рә­сем­нәр­дә­ге­чә күз­не ир­кә­ли. Ашар­га җим эз­ләп су­ны ча­пыр­да­та бу­гай?

Ик­мәк те­ле­мем­не ки­сәк­ләп учы­ма ту­тыр­дым. Яр кы­рые­на бик сак кы­на төш­тем. Кур­кы­та күр­мим. Аң­ла­мас из­ге ни­я­тем­не. Учым­ны ал­га суз­дым, һәм тук­тап кал­дым.

Ак­кош гүя ке­ше та­вы­шы бе­лән сөй­ли-сөй­ли елый иде. Нәкъ кыз­лар ке­бек. Күз­лә­ре са­гыш­лы һәм кы­зыл. Ба­шы күк­рә­ге­нә ят­кан.

Мин ка­тып кал­дым. Әл­лә ак­кош­ның мо­ңы, әл­лә ин­де күз­лә­ре тәэ­сир ит­те. Ни ал­га, ни арт­ка куз­га­ла ал­ма­дым.

— ­Йа Раб­би Хо­да­ем, бән­дә­лә­рең­не из­ге­лек­лә­рең­нән таш­ла­ма! Бу ка­дәр җә­бер-җә­фа­лар­ны күр­сә­теп адәм ­мәс­хә­рә­лә­ре­нә кал­дыр­ган­чы, хә­ер­ле үлем­нә­рең­не бир, йа Хо­да­ем!

Ак­кош үзе­нә үлем те­ли ке­бек иде. Мин тет­рә­неп куй­дым. Учым­да­гы ик­мәк кы­ер­чык­ла­ры җир­гә си­бел­де, кай­сы­ла­ры яр чи­тен­нән су­га тә­гә­рә­де. Ак­кош сис­кән­де. Нин­ди­дер яман­лык си­зе­неп та­выш бир­де һәм буа ур­та­сы­на та­ба йөз­де. Бу ва­кыт­та ул ми­ңа кош тү­гел, бәл­ки әки­ят­ләр­дә сөй­лә­не­лә тор­ган си­хер зо­лы­мын­да иза­ла­ну­чы хан кы­зы ке­бек то­ел­ды. Нин­ди­дер ка­ра җан­лы си­хер­че бер чи­бәр кыз­ны шу­шын­дый га­зап­лар­га ду­чар ит­кән­дер!..

До­га яңа­дан ка­бат­лан­ды. Из­ге те­ләк­лә­рен бән­дә­ләр­гә атап, ул үзе­нә үлем те­лә­де.

Мин та­гын да ныг­рак кур­ка кал­дым. Ак­кош ин­де ерак иде. Ни хик­мәт, ә та­вы­шы якын­да гы­на ише­те­лә.

Күз­лә­рем бе­лән тал­лык­ны ай­ка­дым. Ча­ты­ры­быз да исән икән. До­га сүз­лә­ре шул як­тан ки­лә тү­гел­ме?

Кур­ку­ым­нан то­рып йө­ге­рер­дәй бул­дым. Әм­ма ни­дер то­тып кал­ды һәм мин, ка­ча­сы урын­га си­хер­лә­неп, ча­тыр авы­зы­на якын­ла­ша бир­дем.

— ­Йа Хо­да­ем, ял­гыз ак­кош яз­мыш­ла­рын би­реп, ми­не ни­ ө­чен шу­лай ятим кыл­дың?! Күр­кәм­лек вә чи­бәр­лек бе­лән хо­зур­ла­дың? Озын ка­ра чәч то­лым­на­ры­ма егет­ләр­нең кү­зен бәй­лә­дең, әм­ма пар итеп, бә­хет­ле итеп ярат­ма­ган­сың икән, ни­гә ми­не яшә­тә­сең? Ни­гә мин­нән «ди­ва­на» дип көл­дер­тә­сең? Ни­гә ми­не Ка­зан­га җи­бә­рер­гә те­ли­ләр? Ни­гә карт ән­кәм­нән ае­ра­лар? Мин бит ди­ва­на тү­гел. Ни­гә мин­нән көл­мәк­че­ләр? — дип, ан­да без­нең авыл­дан ятим Мәгъ­су­мә әби­нең яти­мә кы­зы Га­ли­я­ба­ну апа до­га кы­ла иде. Аны ни­чә көн эз­ли­ләр. Бүк­сә ки­е­реп, кы­зыл пап­ка бе­лән йө­рү­че, ба­шын ял­ты­ра­тып кыр­дыр­ган, күп ятим-яти­мә­ләр­нең үзә­ге­нә үт­кән Гыйль­мет­дин абый­га: «Ми­не та­лар­га кер­гән иде, итә­ге­мә үрел­де!»— ­дип, яла як­кан, акы­лы кү­чен­гән, имеш, дип, сөй­лә­гән­нәр иде. Хәт­та әле: «Ба­ла­лар­га оч­рый күр­мә­сен, юләр­ле­ге йо­гар, йө­рәк­лә­рен­нән кан су­ы­ру­чы убыр икән ул!» — ди­гән сүз­ләр­не дә Га­ли­я­ба­ну апа ха­кын­да са­бак­таш­ла­рым әйт­мә­де­ме ми­ңа? Шу­шы убыр тот­кын­лы­гын­да ка­ла­чак­мын бит хә­зер...

Без­нең ка­раш­лар оч­раш­ты. Кур­ка кал­дым. Ка­ра чәч­ле, ка­ра каш­лы, ал­су ирен­ле ап-ак йө­зен­дә­ге шар­дай тү­гә­рәк ике ка­ра кү­зе хә­лем­не ал­ды­лар. Ме­нә хә­зер ул йө­рә­гем­не ти­шәр, ка­ным­ны су­ы­рыр дип өр­ке­дем һәм елап җи­бәр­дем:

— А­па, ти­мә ин­де ми­ңа! Га­ли­я­ба­ну апа, ти­мә ин­де ми­ңа!

Җил­кә­мә үрел­де, ал­ды­на ки­тер­де. Елар­лы­гым-дә­шәр­ле­гем дә кал­ма­ды. Ни те­ре, ни үле идем.

— Е­ла­ма, эн­ем,— дип, йом­шак кул­ла­ры ба­шым­ны ир­кә­ләп сый­па­вын­нан аңы­ма кайт­тым.— Ела­ма, эн­ем! Син бит Фа­тый­ма апа­ның ке­че улы,— ди­де ул, ка­бат­лап.— Ела­ма, үс­кә­нем! Мин си­ңа ти­мим. Мин һич­кем­гә ти­мим. Мин җү­ләр тү­гел. Ди­ва­на да тү­гел. Кып-кы­зыл Гыйль­мет­дин­нең юк-бар сү­зе­нә ышан­ма. Ул ми­не эзәр­лек­ләп йө­ри. Биш ха­тын алып, ба­ры­сын да гүр ия­се ит­те. Ин­де ми­ңа үрел­мәк­че. Ела­ма, үс­кә­нем! Әй­бәт ма­лай бит син, Фа­тый­ма апа­ны­кы!

Күк­рә­гем ял­кын­сы­нып, үк­сү­ем яңа­дан ку­әт­лән­де. Әм­ма хә­зер ку­рык­мый идем ин­де. Ба­ры тик күз­лә­рем сә­ер хәл­ләр кү­рү­дән вә яман уй­дан соң өр­кү­ем­нән кү­ңе­лем ге­нә уры­ны­на уты­рып җит­мә­гән.

— Е­ла­ма, үс­кә­нем!

Ул та­гын чә­чем­нән сый­па­ды. Ку­е­нын ач­ты. Итә­ген­дә ир­кә­лә­неп су­лыш ал­дым. Кү­ңе­лем утыр­ды. Тә­нем кал­ты­ран­мый иде ин­де.

— Мон­да ниш­ләп йө­ри­сең? — дип со­ра­ды Га­ли­я­ба­ну апа, бе­раз­дан.

— Ак­кош­ка җим би­рер­гә төш­кән идем,— дип, ку­е­ным­да­гы ик­мәк те­ле­мен­нән кал­ган ки­сәк­не чы­гар­дым.

— И ба­ла,— ди­де ул, ягым­лы та­вы­шы бе­лән.— Кү­ңе­лең­ из­ге­лек­тә икән, күр­кәм бән­дә­ләр­дән бу­лыр­сың!

Бе­раз ты­нып тор­ды.

— Ак­кош ке­ше ку­лын­нан җим аша­мый ул, рән­җе­сә. Ял­гыз бит, па­рын җуй­ган. Ке­ше­дән ях­шы­лык кү­реп өй­рән­мә­гән, яман­лык кы­на кү­тәр­гән. Нин­ди из­ге­лек бе­лән кил­сәң дә ка­бул ит­мәс. Бир ул ик­мәк ки­сә­ген ми­ңа, үс­кә­нем? — дип әйт­те.

Мин, учым­ны ачып, аңа та­ба суз­дым. Ан­нан тәм­ле ис ки­леп, бо­рын­нар­ны кы­тык­лый иде.

— Ә­ле яр бу­ен­да бе­ра­зы чә­чел­де. Хә­зер җы­еп ки­те­рәм,— ­дип, тал­лар ара­сы­на ко­ел­ган җир­дән баш­ка ки­сәк­лә­рен дә та­бып бир­дем.

Га­ли­я­ба­ну апа рәх­мәт әйт­те һәм өс­тәп куй­ды:

— Үс­кә­нем, ми­нем мон­да икә­нем­не ке­ше­гә сөй­лә­мә, ярый­мы!

Сүз бир­дем. Әм­ма ник­ләр­гә ге­нә:

— ­Сез­не мон­нан бер­кем дә та­ба ал­мас, бу урын­ны ип­тәш­лә­рем­нән баш­ка һич­кем бел­ми!—дип әйт­тем икән.

Ә ул ышан­ды. Ар­кам­нан сө­еп куй­ды:

— Из­ге ба­ла икән­сең. Юлың гел шу­лай иге­лек­тә бул­сын!— ди­де.

Се­рем­не һич­кем­гә сиз­дер­мә­дем. Тал­лар ара­сын­нан чы­гып, яр кы­ры­е­на ки­леп утыр­дым. Буа ур­та­сын­да моң­су гы­на ак­кош йө­зә. Чис­та һәм ап-ак ка­нат­ла­рын иңе­нә эл­гән, са­гыш­лы ба­шын ас­ка са­лын­ды­рып, озын му­е­нын бөк­лә­гән хәл­дә үзе. Яр кы­ры­е­на ки­лер­гә уен­да да юк. Ашый­сы кил­ми­дер ин­де. Кү­ңе­ле ту­лы ут­тыр. Са­гы­ну, са­гыш, моң-хәс­рәт уты.

Мин ял­гыз идем. Буа ти­рә­сен­дә һич­кем юк. Шу­шы хә­лем­дә күп­ме утыр­ган­мын­дыр, ән­кәй­нең кыч­кыр­га­нын ишет­тем:

— У­лым, кайт ин­де, улым!

Бо­ры­лып ка­ра­дым. Ән­кәй тык­рык ба­шы­на сы­ен­ган-кач­кан җи­рен­нән ми­не дә­шә. Кул бол­гап ашык­ты­ра, әм­ма мон­да та­ба ни өчен­дер кил­ми иде.

— Ән­кәй, күр әле ак­кош­ны! Кил ин­де! — дип, мин дә кыч­кы­рып аны үз яны­ма ча­кыр­дым.

Әм­ма ән­кәй дә­шү­ен дә­вам ит­те. Ни­чек­тер кур­кы­нып та, әр­неп тә ча­кы­ра төс­ле иде ул. Кул бол­гый, ни­дер әй­тә, ише­те­леп җит­ми.

Мин ән­кәй яны­на йө­гер­дем. Күз­лә­ре бор­чу­лы, гү­я­ки ар­тым­нан Су ана­сы ку­ып кил­гә­нен кү­реп, шу­лай кур­кын­ган төс­ле иде.

Итә­ге­нә ки­леп са­рыл­дым:

— Ән­кәй-й-й!

Йө­зе агар­ган ән­кәй­нең бор­чу­лы күз ка­раш­ла­рын­нан кү­ңе­лем куз­га­лып кит­кән иде. Бе­раз­дан ты­ныч­лан­дым.

— Улым, төш­мә ин­де бү­тән ан­да. Кит­кә­нең­не күр­ми кал­ган­мын. Ял­гыз йөр­мә,— дип үтен­де ән­кәй.

— Ярар,— дип ышан­дыр­дым.— Ярар, ән­кәй!

Өй­дә рә­хәт иде. Әм­ма ак­кош са­гы­шы­на ки­леп ку­шыл­ган Га­ли­я­ба­ну апа­ның яз­мы­шы өчен әр­нү кү­ңел­не бор­чы­ган, тән­не арыт­кан, акыл­ны то­ма­лан­дыр­ган.

Чәй эч­тек. Юк­тан сә­бәп эз­ләп­ме, күр­ше­без Хә­ди­чә апа ке­реп, ул да кай­нап утыр­ган са­ма­выр янын­да урын ал­ды. Җи­ләк кай­нат­ма-ва­рень­е­сын ка­шык­лап кы­на ка­ба би­реп, ту­лы һәм кы­за­рып кит­кән бит оч­ла­ры­на бә­реп чык­кан эс­се тир бөр­тек­лә­рен яу­лык чи­те­нә җыя-җыя сөй­ли тор­ды:

— Ак­кош за­ры хә­веф­ле ул. Ки­лен­нәр­нең бу­ен шиң­де­рә, ба­ла­лар­ның кү­ңе­лен сын­ды­ра. Авы­лы­быз­га бер-бер хә­тәр­ зо­лым төш­мә­гәе дип шик­лән­гән Кәү­сә­рия абыс­тай. Кыз-кыр­кын­ны, ба­ла-ча­га­гыз­ны ак­кош кү­рер­гә ди­гән бу­лып
­җи­бә­рә күр­мә­гез. Җә­фа­сы, хә­ве­фе зур бул­ма­гае!

Ән­кәй өз­де­реп ке­нә ми­ңа ка­ра­ды. Бо­лай да бор­чу­лы кү­ңе­ле­мә ка­раң­гы шом төш­те.

— Ял­гыз ак­кош күр­гән ке­ше­ләр бә­хет­сез бу­ла­лар икән. Го­мер буе аның са­гы­шы кү­ңел тү­рен­нән кит­ми, ди!

Хә­ди­чә апа сөй­лә­де дә сөй­лә­де, аның са­ен ән­кәй бор­чыл­ды. Ни әй­тер­гә сүз та­ба ал­ма­ды бу­гай, кар­шы­дан да, җөп­ләп тә эн­дәш­мә­де. Та­гын бе­рәр чы­на­як чәй яса­ды. Хә­ди­чә апа сүз­дән бү­ле­нә бел­мә­де. Җи­ләк кай­нат­ма­сын май­лы кой­мак­ка ягып сый­ла­на бир­де:

— Урыс Мәгъ­су­мә кы­зы җү­ләр Га­ли­я­ба­ну­ны ка­ла­га озат­мак­чы­лар икән. Ка­чып йө­ри, ди. Гыйль­мет­дин­гә кул кү­тәр­гән бит. Сә­вит ке­ше­се­нә. Җү­ләр­лән­гән икән, ма­лай, ди­ва­на­га кал­ган, ди. Ка­ла­га, са­ры йорт­ка озат­ма­са­лар, бө­тен авы­лы­быз бе­лән ха­рап бу­лыр­быз. Ал­ла сак­ла­сын, ут-күз чы­га­рып куюы бар. Урыс­тан юнь­ле ба­ла ту­а­мы­ни?..

— Ни­гә Мәгъ­су­мә абыс­тай урыс бул­сын ди, та­тар ха­ты­мы бит ул,— дип ка­бат­ла­нып әйт­те ән­кәй. Бу ва­кыт­та аның зәң­гәр күз­лә­ре кур­кы­нып зу­рай­ган иде, озын ка­ра чәч­лә­рен җы­еш­ты­рып то­ру­чы яшел яу­лы­гы ачы­лып, то­лым­на­ры та­ра­лып кит­те. Өс­тәл янын­нан куз­га­лып, ара­лык ар­ты­на кер­де дә тө­зә­те­неп-бөр­кә­неп чык­ты. Вак чә­чәк­ле озын күл­мә­ге өс­тен­нән яп­кан кы­зыл җир­лек­ле алъ­яп­кы­чы­ның би­лен бу­ша­тыб­рак бәй­лә­де, чис­та оек­баш ки­гән аяк­ла­ры бе­лән ге­нә идән па­ла­сы­ның җы­е­рыл­ган җир­лә­рен тө­зә­теп куй­ды һәм:

— ­Мәгъ­су­мә абыс­тай­ны яшь­ли бе­ләм. Сез бит кү­че­неп кил­гән ке­ше­ләр. Гыйль­мет­дин сү­зе ге­нә­дер ул... Мәгъ­су­мә абыс­тай да кы­зы Га­ли­я­ба­ну бе­лән кү­че­неп кил­гән ке­ше ин­де, аны­сы. Әм­ма алар урыс тү­гел. Кы­зын би­ле­нә ­кү­тә­реп, чә­чәк­тәй чак­ла­рын­да яң­гыр-кар дип тор­ма­ды, я­ла­на­як хә­лен­дә дә кол­хоз дуң­гыз­ла­рын көт­те. Ни ир, ни егет за­тын­нан бе­рәр­се бу эш­кә алы­на алыр иде­ме? Һәр­кем баш тарт­ты, ә алар бу йөк­не ха­тын-кыз баш­ла­ры бе­лән ­кү­тәр­де­ләр. Мо­ның өчен ге­нә үз­лә­рен урыс дип атау дө­рес­ме соң?..— дип, бик бор­чыл­ган хәл­дә сөй­ли-сөй­ли, са­ма­выр ал­ды­на ки­леп утыр­ды, та­гын бе­рәр чы­на­як чәй ясар­га те­лә­де. Ашык­ма­ды.

Сөй­лә­шү­лә­ре бо­зы­лып кит­кән­дер, бе­раз­га ты­нып кал­ды­лар. Сал­кын бо­лыт ки­лү­дән җы­е­ры­лып кал­ган та­вык ши­кел­ле хәл­гә кер­гән Хә­ди­чә апа­ның йө­зе­нә кур­ку төс­ме­ре йө­гер­де, нәр­сә­се­дер исе­нә төш­кән ке­бек тә­рә­зә­гә кал­кы­на-кал­кы­на, урам як­ны кү­зәт­кә­ләп ал­ды. Ка­лын һәм киң гәү­дә­се бер кү­тә­ре­леп, бер яңа­дан уры­ны­на утыр­ды. Өс­тәл янын­да ул ар­тык иде.

— ­Ка­ра­ле, күр­ше, ни, кар­тым бак­ча ба­шы­на гы­на ме­неп, кит­кән иде, кү­рен­ми, кай­да йө­ри икән?— дип сук­ран­ды да, чы­на­як­ны тә­лин­кә­се­нә әй­лән­де­реп, амин тот­ты.— Куз­га­лыйм­ ә­ле, озак­лап утыр­дым бу­гай, чә­е­гез өчен рәх­мәт!

Кай­чан ки­тә ин­де бу дип әйт­те­рер­лек итеп та­гын өч-дүрт ми­нут көт­тер­де ул ми­не. Әл­лә ни­ләр сөй­ләп, гай­бәт­тә авыз чай­ка­мак­чы иде­ме, әл­лә ка­пылт кы­на кү­тә­ре­лә ал­мый­мы, бел­мим, әм­ма туй­ды­рып бе­тер­де.

Ар­тын­нан ба­рып, ән­кәй ишек­ләр­не ябып кил­де. Яр­ты ачык кал­ды­рып чы­га тор­ган га­дә­те бар шул.

Ми­нем баш та­гын да миң­ге­рәү­лән­гән, тән­нән кө­чем тә­мам кит­кән иде. Хә­ди­чә апа­дан соң өй­нең эче дә нур­сыз кал­ган ке­бек бул­ды. Ән­кәй дә һич­ни сөй­ләш­мә­де. Чар­шау ар­ты­на ке­реп, ка­ра­ват ба­шы­на бө­гәр­лән­дем. Күз­лә­рем йо­мыл­ды.

Га­ли­я­ба­ну апа­ны ял­гыз ак­кош ке­бек су өс­тен­дә йө­зеп йөр­гән, ни­дер әй­тер­гә те­ләп га­зап­лан­ган итеп тө­шем­дә күр­дем һәм са­та­шу­дан уя­нып кит­тем. Өй­гә ут элен­гән, урам­да төн.

Мин баш­та­рак аң­лый ал­ма­дым. Урын-җир өс­те­нә чи­шен­гән хәл­дә ят­кыр­ган­нар, ба­шы­ма юеш­ләп яу­лык куй­ган­нар, бө­тен тә­нем, бит­лә­рем ут ке­бек яна иде.

Куз­гал­га­ным­ны ише­теп, ка­ра­ват яны­на ән­кәй кил­де. «Ә-ә, уян­дың­мы, улым? Авы­рый­сың бит!» — дип, учын маң­га­е­ма куй­ды. Яңа гы­на ба­шым­нан шу­ып төш­кән яу­лык­ны алып:

— ­Комп­ресс ку­яр­га ки­рәк, ба­ла ут яна, ата­сы! — ди­гән нә­ти­җә­гә кил­де һәм әт­кәй­не ашык­тыр­ды.

Му­ен­ны урап, ка­лын һәм җы­лы комп­ресс сал­ды­лар. Кай­нар чәй кап­ты­рып, өс­те­мә та­гын да өс­тә­мә бер кат юр­ган яп­ты­лар. Мин тир­ли баш­ла­дым. Хәл­сез күз ка­бак­ла­рым ябыл­ды, бө­тен тә­нем­дә авыр­лык иде.

Икен­че көн­не мәк­тәп­кә ба­ра ал­ма­дым. Өчен­че­сен­дә дә авыр­дым. Дүр­тен­че кө­нем­дә хә­лем ях­шы­ра тө­шеп, аяк­ка бас­тым. Баш әй­лә­неп, күз ал­ла­рым ка­раң­гы­лан­гач, та­гын ят­тым.

Кич­кә хә­лем ях­шы иде ин­де. Ир­тә­гә­се көн өчен бук­ча­ма ки­тап-дәф­тәр­лә­рем­не ту­тыр­дым. Апам да Нә­сим­нән өй эш­лә­рен бе­ле­шеп чык­ты, дә­рес­лә­рем­не хә­зер­ләт­те.

Мәк­тәп­тә чис­та һәм рә­хәт иде. Ди­рек­то­ры­быз Нә­кыйп Әми­ро­вич ишек тө­бен­нән үк аяк ки­е­мен са­лып ке­рү­не кат­гый рә­веш­тә та­ләп итеп куй­ган, һәр ял­гыш ба­сыл­ган эз­не идән юу­чы апа­лар хә­тер­ләп-сөр­теп ке­нә то­ра­лар. Хәт­та аяк ки­е­мен дә юды­ра­лар. Бо­лай ук бул­га­ны юк иде әле.

Ул көн­не ми­ңа ип­тәш­ләр дә, укы­ту­чы­лар да әл­лә ни игъ­ти­бар ит­мә­де­ләр. Тә­нә­фес­ләр­дә олы зал­га чы­гам да, төр­ле уен­нар­ны ка­рап, шау-гөр кил­гән са­бак­таш­ла­рым­нан чит­тә, поч­мак­тан урын та­бып уты­рам. Шу­шы ук рә­веш­тә соң­гы дә­рес­кә ча­кыр­ган зво­нок­ны да кө­теп ал­дым. Әдә­би­ят иде.

Укы­ту­чы­быз — ягым­лы һәм йом­шак та­выш­лы Ха­ли­дә апа Сө­ләй­ма­нов­на, һәм­мә­без­гә дә ят­тан бел­гән, яки үз­ле­гең­нән чы­га­рып, бе­рәр ши­гырь язар­га куш­ты. Дәф­тәр­лә­ре­без­не ачып, эш­кә ке­реш­тек. Мин, тә­рә­зә­гә ка­рап, озак кы­на уй­ла­нып утыр­дым. Иҗа­ди эш бул­ган­лык­тан, тә­рә­зә­гә күз са­лу рөх­сәт ите­лә иде. Кү­ңе­лем­дә көз. Са­гыш­лы ял­гыз ак­кош мо­ңы­на Га­ли­я­ба­ну апа­ның яз­мы­шы ха­кын­да­гы уй­лар ки­леп бу­тал­ды. Хис­ләр неч­кәр­де, бә­гы­рем тө­бен­нән кай­нар күз яшь­лә­ре ур­гы­лып чы­гар­дай бул­ды. Бе­раз­дан бө­тен­ләй баш­ка нәр­сә­ләр­не хә­тер­дән ки­чер­дем. Авы­лым­ны ярат­ка­ным, аның ма­тур бер урын­да, та­би­гать­нең җән­нәт поч­ма­гын­да ур­наш­кан­лы­гын уй­лап, хы­ял диң­ге­зе­нә чум­дым, кү­ңел­гә тал­гын гы­на агы­лып шигъ­ри юл­лар ки­лә баш­ла­ды:

 

Ту­ган авы­лым тау­лар янын­да,

Мин­зә­лә­нең сулъ­як ярын­да,

Шун­да үт­те ми­нем ба­ла ча­гым,

Йөг­реп йөр­гән ма­лай чак­ла­рым...

 

Бе­рен­че сүз­ләр икен­че­лә­рен иярт­те, икен­че­лә­ре — җөм­лә­ләр­не. Ши­гырь тех­ни­ка­сын­нан хә­бәр­дар­лы­гым әле­гә юк ча­ма­сы бул­ган­лык­тан, кү­ңе­ле­мә кил­гән­не тез­дем дә тез­дем. Үз як­таш­ла­рым­ны эш­чән, ты­рыш, бә­хет­ле итеп күз ал­дын­да то­тып яз­дым. Бар­ысын да хөр­мәт­ләп, уң­ган­лык­ла­ры­на сок­ла­ну­ым­ны бел­дер­дем.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных