Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Гөл­дер­сен» дас­та­ны­на 600 ел ту­лу­га ба­гыш­ла­на. 4 страница




Сәйф Са­раи шу­шы ике гый­шык­ка ба­гыш­лан­ган тиң­сез дас­та­нын 1394 ел­да яз­ган, ди­мәк аңа ин­де 600 ел. Ис­тә­лек­ле да­та.

Һәр ел­да мак­сат ку­ям: ни­чек тә Сө­һәйл вә Гөл­дер­сен ка­бе­рен ба­рып кү­рер­гә иде, дим. Әм­ма эш­ләр вә тор­мыш хы­ял­ны ерак­ка, та­гын да ки­лә­се ел­га кал­ды­рыр­га мәҗ­бүр итә­ләр. Әгәр дә дөнья йө­зен­дә мә­хәб­бәт­кә ба­гыш­лан­ган һәй­кәл ку­яр­га уй­лый­лар икән, ул һич­шик­сез Сө­һәйл вә Гөл­дер­сен ка­бе­ре өс­тен­дә бу­лыр­га ти­еш. Аның уры­ны Җир йө­зен­дә ба­ры шул төш­тә ге­нә, шу­лай ит­кән­дә ге­нә дө­рес һәм урын­лы бу­ла ала, дим!

1994.

 

 

ҺО­МАЙ КО­ШЫ

Хи­кәя

 

Ми­нем ул кош­ны күр­гә­нем бар. Аңа таң-га­җә­еп ка­лып, ни­чек­ләр ге­нә сө­ен­мә­гән идем ул ва­кыт­та.

Җәй кө­не иде. Авыл­ның пе­чән­гә төш­кән ва­кы­ты. Без­нең дә әл­лә кай­чан­нар­дан ата­лып ку­ел­ган бо­лын­лык ке­бек җи­ре­без бар. Бо­лын­лык дип, бик алай ук тел­гә алып сөй­ләр­лек тә тү­гел ин­де ул үзе. Ерак ба­су­лар ар­тын­да, үр­ләр­не ме­неп җит­кәч, ике сырт ара­сын­да уй­мак ка­дәр­ле ге­нә пе­чән­лек шун­да. Ни ко­ры ел­лар­да да, ни яң­гыр­лы җәй­ләр­дә дә үлә­не ях­шы бу­ла. Куе һәм үр­чем­ле, һәр җәй­дә зур ат йө­ге ча­ма­сы пе­чән чы­га. Әт­кәй әй­тә, без­гә җи­тә, ди. Ке­ше өле­ше­нә ке­реп, те­ген­дә-мон­да ба­рып кы­сы­лу­ны җе­не сөй­ми, кы­я­мәт кө­нен­дә Ал­ла­һы тә­га­лә, ачу­ла­нып, га­за­бын иреш­те­рүе бар.

Әк­рен ге­нә кү­тә­ре­леп ки­лү­че ко­яш­ны ияр­теп, без шул бо­лын­га та­ба юл­га чык­тык. Ир­тән­ге җи­ләс җил, иген ба­су­ла­рын тул­гап-бол­га­тып, әнә ни­чек ку­ян куа. Ирен­чәк чи­керт­кә һәм бө­җәк­ләр­нең ку­быз тар­туы ише­те­лә. Бу алар­ның ин­де күп­тән ты­нып кал­ган кош­лар би­лә­мә­лә­ре­нә ху­җа бу­лып өл­гер­гән­лек­лә­рен бел­де­рә. Ан­да-сан­да оч­ра­ган кү­гәр­чен ка­дәр­ле кыр та­вык­ла­ры тук һәм си­мез бө­җәк­ләр­не чүп­ләп рә­хәт­лә­нә­ләр. Ни ди­сәң дә, җан сак­лар­га юнь бир­гән Хак тә­га­лә­нең мәр­хә­мәт­ле көн­нә­рен­нән бер­се иде бу.

О­зак бар­дык. Әт­кәй соң­гы ел­лар­да еш авыр­ган­лык­тан хәл­сез, тук­тап-тук­тап ка­ла, чик­сез күк­кә тө­бә­лә. Аны кө­теп мин сөт­лә­нә баш­ла­ган бо­дай ба­ша­гын­нан бер-ике яшел бөр­тек алып су­ы­рам яки иген ара­сын­да үс­кән зәң­гәр чә­чәк­ләр­не өзәм, ис­нәп ка­рыйм. Ку­лым­да­гы сум­ка­да бер литр­лы бан­ка­га ту­ты­рыл­ган сөт­ле чәй­не кү­гә­реп эчә­се ки­леп ки­тә. Әт­кәй­дән рөх­сәт со­рар­га ба­тыр­чы­лык ит­мим. Ирен­нәр кип­шер­гән. Са­быр итәм.

Бо­лы­ны­быз­га ба­рып җит­кән­дә ге­нә мин, бер кош­ка игъ­ти­бар итеп, аның диң­гез өс­тең­дә оч­кан ак­чар­лак ке­бек тиб­рә­нү­е­нә сә­ер­се­неп тор­дым. Ни­гә мон­да оча икән ул, ә? Ла­чын ка­дәр зур, хәт­та каз­ны хә­тер­лә­тә, ак­чар­лак­ны­кы төс­ле ак ка­нат­ла­ры­ның оч­ла­рын­да ка­ра­сы да бар. Ада­шып кил­де ми­кән­ни? Бу ти­рә­дә сан­га алыр­лык зур су­лы ел­га да юк, диң­гез-күл­ләр дә ил чи­тен­дә ге­нә, ба­рып кү­рер­лек нәр­сә­ләр тү­гел. Дө­рес, адаш­кан­дыр бу кош, мес­ке­нем, адаш­кан­дыр. Баш­ка­ча бул­мас, ак­чар­лак ба­шы бе­лән югый­сә ни­ дип без­нең ба­су­лар өс­тен­дә очып йө­рер иде?

Бу фи­ке­рем­не әт­кәй­гә бел­де­рер­гә уй­ла­дым.

—­ Әт­кәй, әт­кәй дим, бу нин­ди кош? Ак­чар­лак тү­гел­ме? Ни­гә ада­шып йө­ри ул мон­да?

Хә­зер уй­лыйм да, ба­ла гы­на бул­ган­мын икән әле ул ва­кыт­та дип, нә­ти­җә чы­га­рам: юк­са һәр сү­зем со­рау­дан гы­на тор­мас иде.

Әт­кәй дә озак­лап, ты­ныч кы­на шул кош­ны кү­зәт­те.

О­ча-оча да ки­сәк ке­нә кы­е­га­еп ки­тә: яки чалт аяз күк­кә кү­тә­ре­лә, яи­сә ка­бат без­нең өс­тән әй­лә­неп оча. Аһ, баш тү­бә­сен­нән ге­нә ди­яр­лек уз­ды. Мин хәт­та хә­зер кү­тә­реп ки­тә ин­де дип өр­ки кал­дым. Иген өс­тен­нән шу­ы­шып кил­гән кү­лә­гә­се зур, җан­га шик са­лыр­лык иде. Чү­гә­ләп тә куй­дым бул­са ки­рәк.

— ­Һо­май ко­шы бу,— ди­де бе­раз­дан әт­кәй.— Күп­тән без­нең як­лар­да кү­рен­гә­не юк иде. Сә­га­дәт бил­ге­се, бә­хет ки­те­рә ул.

Мин бер­ни дә аң­ла­ма­дым ди­яр­лек. Нәр­сә ул сә­га­дәт? Нин­ди кош ул Һо­май ко­шы? Бә­хет ки­те­рә тор­ган бул­гач, әй­бәт икән аны­сы.

Ин­де ки­леп җит­тек ди­гән­дә ге­нә шу­лай тук­тап ка­лу­ы­быз ва­кыт­ны буш­ка уз­ды­ру бе­лән бер иде. Без­гә ия­реп йөр­гән ко­яш та шак­тый кү­тә­ре­лер­гә өл­гер­гән. Тау ара­ла­рың­да адаш­кан җил­ләр уң­лы-сул­лы йө­ре­нә. Офык арт­ла­рын­нан ак ма­мык бо­лыт­лар да кү­рен­гә­ли. Шу­лай да көн­нәр бу ара­лар­да ях­шы то­ра­чак.

Пе­чән­ле­ге­без ел­ма­еп ди­яр­лек кар­шы ал­ган төс­ле бул­ды. Чит-чи­тен­дә үлә­не тә­бә­нәк, ур­та­сы­на кер­сәң, бил­дән ин­де ул. Тап­тар­га гы­на яра­мый. Аны­сын бе­ләм. Әм­ма бе­рәү уз­ган ин­де. Кү­ре­неп то­ра. Ярып ук үт­кән. Ни кал­ган ин­де аңа, мон­да ча­лы­ша­еп йөр­мә­сә, урап үтә ал­мас иде ми­кән­ни?

Әт­кәй, до­га кыл­ган ке­бек итеп, бит очын ку­шуч­лап сы­пы­рып куй­ды. Аңа ия­реп мин дә ка­бат­ла­дым. Эш­ли баш­ла­сак, ике-өч көн­дә ча­бып ала­быз ин­де аны­сы, Ал­ла бо­ер­са!..

Әт­кәй кү­тә­реп кил­гән чал­гы­сын ка­раш­тыр­ды да үз җае бе­лән пе­чән ча­бар­га ке­реш­те. Әле­гә ми­ңа эш юк иде. Чал­гы­га бу­ем җит­сә дә, икен­че­сен алып кил­мә­дек шул. Тау сыр­ты­на­рак кү­тә­ре­леп, олы таш­ка ме­неп утыр­дым. Ша­ян җил, җиң­сә­ләр­дән ке­реп, юри кы­тык­ла­ган ке­бек ма­та­ша, бо­рын оч­ла­ры­на төр­теп-төр­теп куя, ерак­лар­дан тук һәм рә­хәт һа­ва алып ки­лә. Һәр җир­дә бә­хет-сә­га­дәт ор­лык­ла­ры ту­лы­шып, ал­да шат­лык­лы көн­нәр бу­ла­сын хә­бәр итә. Ты­ныч, кү­ңел­ле. Әгәр дә сез, дөнь­я­дан ту­еп, имин җир эз­лә­сә­гез, кай­да да тү­гел, ме­нә шу­шын­да ин­де ул!

—­ У­лым...

Әт­кәй ча­кы­ра икән. Исем­не җы­еп, тиз­рәк шун­да йө­гер­дем. Ул бер тез­мә­не чык­кан да, хә­ле бе­теп­ме, чал­гы са­бы­на та­я­нып то­ра. Күз­лә­рен­дә әл­лә авыр эш­нең ти­ре, әл­лә яшь­ләр. Юк, җил ге­нә кер­гән­дер? Ни­гә әле би­ре­шеп тор­сын ди. Ил­ле­дән уз­ган ир бит ул!

—­ У­лым, ме­нә син дә ча­бып ка­ра әле...

Әй­түе бул­ды, мин чал­гы­га үрел­дем, һай, күп­тән хы­ял­лан­ган идем бит бу ту­ры­да. Әт­кәй­гә ча­ба бел­гә­нем­не күр­сә­тә­сем ки­лә иде. Юк­ка­мы, бо­лын­га тө­шеп, кы­чыт­кан кы­ер­лап йөр­дем.

Бе­рен­че сел­тә­нү­лә­рем уңыш­сыз бу­лып чык­ты. Җир­гә ка­дал­ган чал­гым­ны тар­тып алам, кул­ны җай­лыйм, ул та­гын төр­те­лә. Ачу кил­мәс­лек тә тү­гел шул. Ни­гә бо­лай тың­лау­сыз ин­де? Әт­кәй кар­шы­сын­да мак­та­ныр­га да ирек бир­ми.

—­ А­лай тот­ма син аны, улым. Ме­нә бо­лай, үз ир­ке­нә­рәк куй... Кый­нап йөрт­мә, ир­кен­рәк бар, җа­е­на ка­раб­рак...

Күп­ме ге­нә өй­рәт­мә­сен, чал­гы ми­нем сы­ек бе­ләк­ләр­не сан­га сук­мый, ир за­тын­нан бу­лу­ым­ны көл­ке­гә кал­ды­ра иде. Шу­лай да сер бир­мәс­кә ты­рыш­тым, ба­ты­ра­еп-ба­ты­ра­еп сел­тән­дем. Әм­ма чал­гым бер дә үзе­нә ияр­тер­гә исәп­лә­ми. Мин дә һа­ман үҗәт­лә­нә ба­рам.

Тез­мә­не чы­гып җит­кән­дә тә­мам хәл­сез­лән­гән идем ин­де. Шу­лай да кул­ның җа­ен тап­тым ши­кел­ле. Икен­че­сен баш­ла­ган­да чал­гым төр­те­леп га­зап­ла­ма­сы­на кү­ңе­лем­дә ыша­ныч ту­ды.

Бо­ры­лып ка­ра­сам, чап­кан җи­рем ат ау­на­ган бо­лын хә­лен­дә, бер көл­ке су­рәт­тә иде. Кай­сы урын­нар­да пе­чән бү­се­леп ята, кай җир­ләр­дә та­мы­ры-ние бе­лән ку­ба­рыл­ган, тез­мәм ти­гез­ле-ти­гез­сез, ала­ма яка төс­ле кил­бәт­сез иде.

— ­Ба­рып чы­гар­га ох­шый, улым... Әле мин ир­тә­рәк­ме­ әл­лә ди­гән идем. Өй­рә­нү­ең — үзе­ңә... Бе­рен­че­се шу­лай ин­де­ а­ның, ан­нан соң ки­тә ул, ку­лы­ңа да ки­леп то­ра төс­ле.

Әт­кәй шу­лай дәрт­лән­де­реп, ми­не тез­мә ба­шын­да кар­шы ал­ды. Әм­ма сүз­лә­рен­дә сө­е­неч­тән биг­рәк кы­ен­сы­ну ке­бек тын­гы­сыз­лык төс­ме­ре дә ише­тел­де. Бү­ген ге­нә тү­гел, соң­гы ва­кыт­лар­да ул шу­лай­рак сөй­лә­шер­гә га­дәт­лә­неп кит­те, шун­лык­тан игъ­ти­бар ит­мәс­кә дә мөм­кин иде. Алар­ны үзем­чә ка­бул ит­тем: эш­кә дәр­тем­не сүн­де­рә­се кил­ми­дер мө­га­ен.

И­кен­че-өчен­че тез­мә-по­кос­лар­ны чы­гу ми­ңа күп­кә җи­ңел­рәк бул­ды. Чал­гым да тың­лау­чан­рак хә­зер, әт­кәй­нең фа­ти­ха­сы­на ко­лак сал­ган­дыр иң­де.

Мин шу­лай шак­тый озак чап­тым. Эш­нең җа­е­на тө­ше­нә бар­ган са­ен дәр­тем дә арт­ты. Әм­ма бе­ләк­ләр­гә кан утыр­ды, җил­кә баш­ла­ры ары­ды­лар. Тә­нем ша­быр тир. Маң­га­е­ма ка­гы­лып уз­ган җил дә кай­нар һәм эс­се иде.

Шу­лай өч-дүрт тез­мә чык­кач, әт­кәй ми­не үз яны­на ча­кыр­ды:

— ­Кил, улым, утыр... Берь­ю­лы ча­бып бе­те­рер­гә ди­мә­гән, хәл җы­еп ал.

А­ның күз­лә­рен­дә ки­лер көн­нәр өчен ыша­ныч һәм шат­лык оч­кын­на­ры яна иде. Мин ча­был­ган җир­ләр­не, бо­лын­лы­гы­быз­ны кү­зәт­тем. Шак­тый күп икән әле эш­ли­се.

—­ Әт­кәй, тиз ге­нә бет­мәс әле бу...

Ул кө­леп куй­ды:

— ­Берь­ю­лы бет­мәс, аз­лап-аз­лап чап­саң, җит­ми дә ка­лыр... Әле мин ыша­нып та бет­мә­гән идем, бо­лай­га кит­сә, ку­лың ятып то­ра, бул­ды­рыр­сың, ин­шал­лаһ!..

Чал­гы­ны чит­кә таш­ла­дым. Әм­ма а­лай итү­ем­не әт­кәй ярат­ма­ды. Уры­нын­нан куз­га­лып, аңа үрел­де һәм ми­ңа эш ко­ра­лы бе­лән бәй­ле са­ба­гын би­рер­гә ашык­ты, югый­сә ку­шып кы­на да ки­рә­ген­чә эш­лә­тә ала иде бит.

—­ У­лым, чал­гы­ны бо­лай таш­ла­мый­лар, са­бы­ның очы бе­лән­ тез­мә ба­шы­на ка­дап ку­я­лар: югал­мый да, ая­гы­ңа да ял­гыш ча­лын­мый, хә­веф-хә­тәр дә күр­сәт­ми. Ир­не — ха­лык, ир — ко­рал­ны мак­тый. Эшең­не баш­кар­га­ны өчен үзе­нә дә хөр­мәт ­күр­сә­тер­гә ки­рәк,— дип, аны үзе уңай тап­кан җир­гә ка­дап куй­ды. Ми­ңа исә: «Ә-ә-ә»,— ди­ю­дән һәм ак­ла­ныр­лык сә­бәп эз­ләү­дән баш­ка ча­ра кал­ма­ды.

Без уты­рып ял ит­кән­дә, Һо­май ко­шы ту­ры­быз­дан та­гын үтеп кит­те. Әл­лә кай­дан гы­на ки­леп чык­ты да, гү­я­ки кү­лә­гә­се бе­лән ко­чак­лап ал­ды. Ко­лач­ла­ры иң­гә-буй­га шак­тый киң иде. Икен­че тап­кыр йө­рәк тү­ре­нә бил­ге­сез бер шом йө­гер­де. Ул да бул­ма­ды, очып бар­ган җи­рен­нән бу кош зәң­гәр күк­кә ке­реп эре­де, юк­ка чык­ты.

—­ Әт­кәй, кай­да яши икән Һо­май ко­шы?

Ми­нем кур­ку йө­зе­мә чык­кан иде­ме, бел­мим, бәл­ки ка­раш­ла­рым сә­ер то­ел­ган­дыр. Әт­кәй сы­нап кы­на ту­ры ка­рап ал­ды. Ел­май­ды. Юат­кан­дай әйт­те:

— ­Ку­рык­ма, улым. Бер дә яман кош тү­гел ул. Бо­рын­гы­лар әй­тә тор­ган иде: Һо­май ко­шын күр­гән ке­ше бә­хет­кә­ и­ре­шә, дип. Ул — Ал­ла­һы тә­га­лә­нең хә­бәр­че­се. Оя­сы да­ әл­лә кай­лар­да, зәң­гәр күк­нең тү­бә­сен­дә ди­ләр иде. Элек­ләр­не кү­рен­гә­лә­гән ул. Хә­зер бер дә оч­рат­ка­ным юк иде. Бә­хет­ле ба­ла икән­сең...

Мин дә ты­ныч­лан­дым. Ял­га утыр­гач, ары­ган­лы­гым­ны ныг­рак сиз­дем, куз­га­ла­сы да кил­мә­де. Бер кыз­ган мәл­дән тук­та­мый­ча эш­лә­сәм, ях­шы­рак бул­ган­дыр да бәл­ки?

Куз­га­лып кит­кән­дә аяк-кул­лар­ның авыр­лы­гы по­да­вай эл­гән төс­ле иде, гүя үзем­не­ке­ләр тү­гел, чит ке­ше­не­кен та­гып куй­ган­нар.

Көн ур­та­сы авыш­кан­да эс­се­лек­тән маң­гай­лар чат­ный, ки­гә­вен­нәр­нең зә­һәр­ле­ген­нән тү­зәр әмәл кал­ма­ган иде. Та­гын ял итәр­гә тук­тал­гач, зур таш­ның ар­тын­да ярым кү­лә­гә­лек та­бып, шун­да су­зы­лып ят­тым. Рә­хәт бу­лып кит­кән­дәй то­ел­ды. Ки­гә­вен һәм че­бен­нәр­дән ка­чып шак­тый озак ау­на­дым. Аяк­лар­ның-кул­лар­ның сыз­ла­вы, көн­нең эс­се­ле­ге тән­гә тын­гы­лык бир­ми иде...

Кеч­ке­нә ге­нә пе­чән­ле­ге­без­не дүрт көн чап­тык. Соң­гы тез­мә-по­кос­ны чык­кан­да, әү­вәл­ге­лә­ре ки­беп өл­гер­гән иде ин­де. Бө­тен­ләй та­ра­лып бет­мә­сен­нәр дип, кү­бә­ләш­тер­гә­ләп тә куй­дык. Ә Һо­май ко­шы бү­тән без­нең та­раф­лар­га кил­мә­де, кү­рен­мә­де. Бар­лы­гы­быз­ны оныт­ты, әм­ма ми­нем хә­те­ре­мә уе­лып кал­ды. Зәң­гәр күк­кә тө­бәл­гән­дә, күз­лә­рем аны эз­ли баш­лап, ки­нәт ки­леп чы­га­сы­на ыша­ны­чым зур иде.

Чап­кан пе­чә­не­без­не тиз ге­нә алып кай­та ал­ма­дык. Әт­кәй ике көн рәт­тән ат­лы һәм ма­ши­на-трак­тор­лы ке­ше­ләр­не йө­реп чык­ты, һәм­мә­се дә эш­тә иде.

Шу­лай да өчен­че көн­не ир­тән-ир­түк, әле ке­ше­ләр куз­гал­ган­чы ук җи­гү­ле ат бе­лән юл­га чык­тык. Бу ала-ко­ла би­я­не әт­кәй кем­нән ал­ган­дыр, бел­мим, һәр­хәл­дә, без­нең авыл­да мон­дый ук ял­кау мал юк иде бул­са ки­рәк. Дил­бе­гә ба­шын үзем тот­кан­га, ачу­ла­рым­ны чы­га­рып бе­тер­де, ар­тын­нан тө­шеп этәр­дәй хәл­ләр­гә җит­тем.

— Ку­лың­да чы­быр­кы бул­ма­ган­га шу­лай итә ул, улым. Бар, чы­бык бул­са да тот,— дип, әт­кәй ки­ңәш бир­гәч, бе­рен­че оч­ра­ган сәр­би ку­а­гын­нан иң сал­лы­сын сын­дыр­дым. Дө­рес икән, ар­ба­ла­ры­на ка­дәр кел­те­рәп йө­гер­де. Чу­ар бия ге­нә ка­нә­гать­сез рә­веш­тә күз агы бе­лән ка­рап-ка­рап куй­га­ла­ды, әм­ма адым­на­рын ак­ры­найт­ма­ды.

— Әй­дә, кайт­кан­да тау тү­бән...— дип, үзал­ды­ма ку­а­нып һа­ман да чы­бык очын һа­ва­да чо­жыл­дат­ка­лап ал­га­ла­дым. Аның са­ен чу­ар бия әме­ре­мә ях­шы­рак буй­сы­на бир­де.

Ки­леп җит­тек. Ерак­та, авыл ба­шын­да, сы­ер­лар аваз сал­ды. Кө­тү яңа чы­гып ки­лә икән. Ди­мәк, көн кыз­ды­рыр­га өл­гер­гән­че кай­тып та җи­тәр­без, ин­шал­лаһ...

— Аһ, ха­рап кы­на ит­кән­нәр...— Әт­кәй­нең бу сүз­лә­рен­нән йө­рәк ки­се­леп кит­те. Әү­вә­ле нәр­сә ха­кын­да әйт­кә­нен тө­шен­мә­сәм дә, тиз­дән үзем дә ша­һит бул­дым: ча­бып кү­бә­лә­гән пе­чән­нә­ре­без­не туз­ды­рып-тап­тап, ашык-по­шык тө­яп, ур­лап ук кит­кән­нәр иде. Үл­дем-бет­тем. Яман хәл иде шул.

— Аһ, мыс­кыл­лар гы­на ит­кән­нәр...— Әт­кәй әр­неп-әр­неп сөй­лән­де, уң­га-сул­га ат­ла­ды. Нәр­сә эш­ләр­гә дә бел­мә­де.

Ми­нем үк­сеп-үк­сеп елый­сым кил­де. Күз­лә­рем­дә­ге яшь бөр­тек­лә­рен чак кы­на ты­еп то­ра ал­дым.

Кил­гәч-кил­гәч, буш кайт­мас өчен дип, ка­рак­лар­дан кал­ган­ны тыр­ма­ла­дык та ар­ба­га тө­я­дек. Кү­ңел ты­ныч­лан­ды­рыр­га җи­тә кал­ды ан­ысы. Җыя тор­гач, яр­ты ат йө­ге бул­ган ке­бек иде.

— Әл­лә эз­лә­ре буй­лап ба­рыйм ми­кән?

— Йөр­мә, улым, юнь­ле адәм икән, ке­ше ма­лы­на ти­мәс иде. Сү­зен­нән бә­ла­се күб­рәк бу­лыр йә!—Әт­кәй­нең бо­лай юаш итеп әй­түе ми­нем үзе­мә оша­ма­ды. Әм­ма сүз­лә­ре­нә буй­сы­ныр­га мәҗ­бүр идем.

— Аны­сы шу­лай да, тик шу­шы йөк бе­лән авыл­га ни­чек кай­тып ке­рер­без, көн дә без­не эш­кә озат­кан ән­кәй­гә нәр­сә әй­тер­без?

Юл­да ат­ны ашык­тыр­ма­дым, әм­ма җи­ңел йөк­не тү­бән та­ба ул эл­дерт­те ге­нә. Үп­кә­ләү­нең чи­ге юк иде. Кар­га­ныр­га ла, елар­га да бел­мә­дем. Әт­кәй исә бер сүз дә әйт­мә­де. Ни­чә көн­нәр бу­е­на куй­ган ты­рыш хез­мә­те­без шу­лай әрәм бул­ды, уг­ры ку­лы­на кал­ды.

Юк, авыл да без­не кө­леп кар­шы ал­ма­ды, ән­кәй дә ри­за­сыз­лы­гын бел­дер­мә­де: «Ха­рап кы­на ит­кән­нәр икән»,— дип, ачыр­га­лан­ды да, бо­лай да кә­е­фе­без кит­кән­ле­ген аң­лап, бө­тен­ләй җи­ме­реп таш­лар­га те­лә­мә­де.

Әм­ма мин эш ара­сы­на ке­рә баш­ла­ган идем ин­де. Җәй буе су буй­ла­рын­нан һәм үзән­лек­ләр­дән кул ар­ба­сы бе­лән пе­чән җый­дым. Бер сы­е­ры­быз­га кыш­лык азык бул­ды дип әй­тер­гә яра­ма­са да, са­лам­га ку­шып са­лыр­лык кы­на бар иде.

Ә Һо­май ко­шы ха­кын­да мин бү­тән ис­кә тө­ше­рер­гә те­лә­мә­дем. Шу­лай да ул озак хә­те­рем­нән чык­ма­ды. Бер­ни­чә ел рәт­тән авыр­ган­нан соң, әт­кәй ва­фат бул­ды. Мин дә ин­де, егет дә­рә­җә­се­нә җи­те­шеп, ка­ла­да укый идем. Җәй­ләр­дә кайт­кач, шу­лай бер­ва­кыт ән­кәй­гә әт­кәй бе­лән Һо­май ко­шын күр­гән­ле­гем­не сөй­лә­дем, ни­чек пе­чән­сез ка­лу­ы­быз­ны ис­кә тө­шер­дем. Үп­кәм­не дә бел­дер­дем.

—­ Ял­гыш­ма, алай ди­мә, улым... Һо­май ко­шы бә­хет ки­те­рә ул. Әм­ма бән­дә­ләр­нең усал­лы­гын­нан сак­лап ка­ла ал­мый. Ал­ла­һы тә­га­лә бет­мәс-тө­кән­мәс шат­лык­лар бир­сен. Әт­кә­гез җән­нәт­ле бу­лыр. Ке­ше­ләр­гә бер дә усал­лы­гы ти­мә­де бит,— дип озак сөй­лә­де, до­га тот­ты. Мин исә ән­кәй­нең­ ул сүз­лә­рен­дә хак­лык тап­тым, Һо­май ко­шын кү­рү­ем, аның кү­лә­гә­се ас­тын­да ка­лу­ым ар­ка­сын­да ки­лә­чәк­тә үзе­мә бә­хет­ и­ре­шә­чә­ге­нә ыша­ны­чым арт­ты.

Әм­ма тор­мыш баш­ка­ча­рак икән шул әле, ру­хы бү­тән­чә­рәк. Ул хәт­та яз­мыш­ла­ры­быз­га үз тө­зәт­мә­лә­рен кер­тә, адаш­ты­ра, бу­тый, без­не әй­лә­неч юл­лар­дан йөр­тә. Ә шу­лай да ми­нем ыша­на­сым ки­лә: ки­лер төс­ле ул бә­хет, эз­ләп та­бар ке­бек үзем­не. Бәл­ки ыша­ны­чым­ны тор­мыш­та югалт­тыр­мас өчен кү­рен­гән-

дер ул ва­кыт­та Һо­май ко­шы, кү­лә­гә­се ас­тың­да кал­дыр­ган­дыр? Ме­нә бар­сы да үз­гә­реп ки­тәр дә, ки­лер ке­бек ул ышан­ды­рыл­ган бә­хет, ки­лер ке­бек.

 

 

АК­КОШ МО­ҢЫ

Хи­кәя

Мин ул көз­не са­гыш бе­лән оч­раш­тым. Мо­ңа ка­дәр ва­ем­сыз ба­ла­лык чо­рым­да рә­хәт­лә­неп яши, кай­гы-хәс­рәт­не аң­ла­мый да идем бу­гай, һәм үз­гәр­дем. Бо­е­гып, сүз­сез­лә­неп кал­дым. Үсә тө­шү­ем, тор­мыш­ны аз гы­на бул­са да та­ный баш­ла­вым бил­ге­се тү­гел иде­ме икән бу са­гыш бе­лән оч­ра­шу­дан ал­ган тәэ­си­рем?

Әйт­кә­нем­чә, көз иде. Әле яң­гыр­лы көн­нә­ре бе­лән за­рык­ты­рып, әле йом­шак вә җы­лы һа­ва­сы бе­лән кү­ңел­ләр­не са­таш­ты­рып — ок­тябрь ае ша­яр­та да ша­яр­та иде.

Ба­су-кыр­да бә­рәң­ге вә чө­ген­дер мә­шә­кать­лә­ре бет­те. Аң-бе­лем­гә тә­мам су­сап, дәрт­лә­неп уку­га ке­реш­тек. Мәк­тәп­тә җы­лы һәм рә­хәт. Яңа ди­рек­то­ры­быз Нә­кыйп Әми­ро­вич ки­лү­гә, ба­ры­быз да үз­гәр­дек, хәт­та мәк­тәп би­на­сы­на да нин­ди­дер бер мә­һа­бәт рух өс­тәл­де. Өл­кән сый­ныф уку­чы­ла­рын­да җит­ди­лек арт­ты. Тә­нә­фес ва­кыт­ла­рын­да тәр­тип, дә­рес­ләр­дә та­ләп­чән­лек үс­те. Авыл мәк­тәп­лә­рен­дә ге­нә бу­ла тор­ган сер­ле, әм­ма шул ук ва­кыт­та та­би­гый са­ми­ми­лек «шай­тан ту­ен» алыш­тыр­ды. Ди­мәк йорт ия­се ка­бат үзе яшә­гән уры­ны­на кайт­ты ди­сәк тә ял­гы­шу тү­гел­дер.

Бү­ген ял кө­не. Көз­ге пыч­рак эш­ләр­дән соң һәр авыл өен­дә ба­ла­лар­га туй­ган­чы йок­лар­га ирек би­рә­ләр. Ир­кә­лә­неп, ки­е­ре­леп, бер кү­рә баш­ла­ган тө­шең­не кат-кат ка­бат­лап, йом­шак-җы­лы тү­шәк­тә си­гез­ләр-ту­гыз­лар тул­ган­чы рә­хәт­лән­еп из­ри­сең дә из­ри­сең ин­де ме­нә. Аһ, чу­кын­чык, күр­ше Нә­сим­не әй­тәм ин­де. Ко­яш тә­рә­зә­дән күз са­лыр­га өл­гер­мә­гән, ке­реп тә җит­кән бит. Са­бак­таш ди­ген ин­де аны! Йо­кы­сын си­мер­тә­се урын­га, тап­кан уй­нар ва­кыт, йө­ри ке­ше­не бор­чып.

— ­Бу­а­га ак­кош төш­кән! Сә­лим һа­ман да йок­лый­мы­ни­ ә­ле? Күр­ми ка­ла бит!..

Аның сүз­лә­рен мин ише­тер­гә дә те­лә­мә­дем. Дө­рес­рә­ге, аң­лап та, ка­бул итеп тә бе­тер­мә­де кү­ңел. Күр­гән тө­шем әй­бәт иде. Оныт­тыр­ды ин­де...

— ­Нә­сим улым, Сә­ли­ме­без йок­лый бит әле. Ял кө­не, ял­ ит­сен,— дип, ты­ныч кы­на акыл би­рә баш­ла­ды ән­кәй. Ә үзе ­мич ти­рә­сен­дә кай­на­ша бул­са ки­рәк, та­ба кой­ма­гы чаж-пож ­ки­лә. Аның тәм­ле исе, бо­рын­нар­га ке­реп, авыз су­ла­рын ки­те­рә.

Ми­ңа сө­е­неч, сер бир­мә­дем, бо­ры­лып ят­тым. Нин­ди төш кү­рә идем әле? Ә-ә, ку­ян­нар, бү­ре­ләр, аю­лар җы­е­лы­шып бәй­рәм итә иде­ләр, ур­ман ала­нын­да бу­гай. Әйе, әйе, нәкъ шу­лай! Аһ, бет­те, Нә­сим тын­гы бир­мә­де.

— ­Фа­тый­ма апа, бу­а­га ак­кош төш­кән бит. Бер дә бул­ган-күр­гән нәр­сә тү­гел, очар да ки­тәр. Сә­лим күр­ми ка­ла бит, дим, шу­ңа гы­на кер­дем.

Йо­кым кач­ты. Ни­чек, ак­кош төш­кән? Аһ, рәх­мәт­ләр яу­гы­ры, ме­нә ип­тәш, ме­нә дус икән бу Нә­сим, са­бак­таш. Йок­лап ят­сам, күр­ми ка­ла­чак­мын, очар да ки­тәр. Чын­нан да күз күр­гән нәр­сә­ме­ни ул? Те­ре ак­кош! Җыр­лар­да җыр­ла­на тор­ган ак­кош. Ма­тур, бик ма­тур ди­ләр бит аны. Ни­чек күр­ми ка­лыр­га мөм­кин?

Мин си­ке­реп тор­дым да, ишек­кә бо­рыл­ган Нә­сим­гә эн­дә­шер­гә өл­гер­дем:

— ­Хә­зер! Ар­тың­нан тө­шеп җи­тәм, кө­теп тор!

Са­бак­таш чы­гып оч­ты. Ар­тын­нан мин дә йө­гер­дем. Өс­те­мә биш­мә­тем­не эләр­гә өл­гер­гән­мен, әм­ма оек­баш­ны ки­яр­гә оныт­кан­мын. Ки­ре ке­рер­гә ту­ры кил­де.

— ­Ни­гә ул ка­дәр ашы­га­сың, улым? — ди­де ән­кәй, ми­не ты­еп ка­лыр­га те­ләп.— Та­ма­гы­ңа да кап­мый­ча?

— ­Мин хә­зер кай­там, кү­рәм дә,— дип әйт­тем дә, бу­ ю­лы тә­мам ки­рә­ген­чә ки­е­неп, авыз­га кай­нар кой­мак элеп, су бу­е­на йө­гер­дем. Ан­да өл­кән­нәр дә бар иде.

Бу­ал­ган инеш буй­лап ак то­ман бу­лу сә­бәп­ле, ак­кош үзе аер­ма­чык кү­рен­ми, әм­ма са­та­шып кыч­кы­ру­ын­нан кү­ңел­ләр тиб­рә­неп куй­ды. Ял­гыз икән. Ни­чек мон­да төш­кән ул, ә? Без­нең авыл та­ри­хын­да ан­дый хәл­нең бул­га­ны юк­тыр?






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных