Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 2 страница




Укы­ту­чы бул­га­ны­быз өчен без­гә ике ма­ши­на утын бир­де­ләр. Ан­нан тыш та­гын тө­зе­леш­кә ярак­лы ике йөк агач кай­тар­дым. Ба­рып чык­са, мун­ча һәм ке­че­рәк тер­лек аб­за­рын кү­тә­реп кую өчен җи­тәр ке­бек иде. Утын­ны да ип­тәш­лә­рем эш­кә ба­рыр­дай­лар­дан сай­лап бир­де­ләр.

— Сә­ли­мә­ңә мич ягу өчен йо­мыч­каң күп бу­лыр әле,— ди­де­ләр.

Ур­ман эше­нә кит­кән­че үк йорт­ны ни­гез­гә кү­тә­реп, ос­та­лар тү­бә­гә то­ты­на кал­ган иде­ләр. Яңа күр­ше­без бе­лән Сә­ли­мәм сөй­лә­шеп, тө­зү­че­ләр­гә аш әзер­ли, ул да кө­не-тө­не ял күр­ми иде.

Кол­хоз рә­и­се тү­бә­без­не ях­шы итеп эш­ләт­тер­гән:

— Нин­ди шифр ди ул? Ка­лай юк­мы әл­лә? — дип ос­та­лар бри­га­ди­рын эт итеп сүк­кән. Шун­нан соң бу, мон­да бер-­бер сер бар­дыр ди­гән фи­кер­гә ки­леп, ха­ты­ным­нан:

— Без­нең рә­ис бе­лән ту­ган­лы­гы­гыз юк­тыр бит? — дип бе­леш­кә­ләп тә ма­таш­кан.

— Үзе шу­лай ях­шы ке­ше ин­де,— дип ке­нә җа­вап кай­та­ра ал­ган Сә­ли­мәм.

Мин дә мо­ның сә­бә­бен бел­ми идем.

— Ни­чек шу­лай яр­дәм итәр­гә уй­ла­ды икән? — ди­гәч, Сә­ли­мә­мә ни­чек тә аң­ла­та ал­ма­дым. Шу­лай да:

— Ке­ше­лек­ле ке­ше... Асия Миф­та­хов­на үтен­гән­дер! — ди­гән фи­кер­гә кил­дем.

Бе­рен­че­дән, ху­җа­лар­ның хә­ер-хаһ­лы бу­лу­ла­ры, икен­че як­тан, авыл хал­кы­ның без­не тук­тау­сыз игъ­ти­бар кү­зен­дә то­ту­ла­ры һәр­төр­ле шик-шөб­һә­ләр­гә дә тө­шер­гә­ли иде. Әм­ма чит-ят җир­дә оя ко­ру өчен һәм­мә­се­нең ях­шы кү­ңел­ле бу­лу­ла­ры ки­рәк. Бу исә ки­лә­чәк тор­мы­шы­быз­га ыша­ныч­ны арт­ты­ра бар­ды.

Әйт­кә­нем­чә, пе­чән өс­те җи­теп, утын мә­шә­кать­лә­рен яңа эш­ләр алыш­тыр­ды. Йор­ты­быз­ның тү­бә-кы­ек­ла­ры эш­лә­неп бет­кән, тү­шәм-сай­гак­ла­рын һәм кә­чәк-туп­са­лар­ны гы­на ясый­сы кал­ган иде. Бо­лар­ны тө­зе­леш бри­га­да­сы кол­хоз үзә­ген­дә­ге мас­терс­кой­да әзер­ләп ки­те­рә­се бул­ган­га, без дә пе­чән­гә тө­шәр­гә уй­ла­дык.

Га­дәт­лә­ре бу­ен­ча авыл­да бо­лын­лык­лар­ны бри­га­дир бү­леп би­рә икән. Бо­лын дип ин­де, пе­чән­лек­лә­ре — тау ара­ла­ры, кө­тү ке­рә ал­мый тор­ган урын­нар бу­лып чык­ты. Өс­лә­ре­нә ур­ман авып тор­са да, аны ка­рау­чы­ла­ры үз­лә­рен карт ал­па­выт­лар ке­бек хис итеп, ан­да ке­ше­не керт­ми­ләр, ди. Хәт­та җи­ләк­кә дә ха­тын-кыз­лар тау­лык­лар­га йө­ри­ләр, ур­ман ягын яра­тып бе­тер­ми­ләр икән.

Мин бри­га­дир­ны эз­ләп кит­тем. Габ­дул­ла аб­зый шәп бо­рын­лы, җы­ер­чык йөз­ле, гәү­дә­ле зат. Иха­та­га да ул урын күр­сәт­те, пе­чән­лек ха­кын­да ин­де ки­леп сүз куз­гат­кач:

— Энем, ни бит әле, бы­ел бер дә буш урын кү­рен­ми. Со­ңар­дың. Ни­гә ир­тә­рәк хә­бәр сал­ма­дың?..— дип ба­шын ка­шы­ды.

— Габ­дул­ла аб­зый, эш­тән ае­ры­лып бул­ма­ды бит...

— Шу­лай ин­де аны­сы...

Кар­шы­сы­на бер яр­ты чы­га­рып куй­дым, ул ап­ты­раб­рак кал­ды. Ни әй­тер­гә мо­ңа ди­гән­дәй та­гын ба­шын ка­шып ал­ды.

— Те­ге ва­кыт­та да сый­лап бул­ма­ды үзе­гез­не дип ке­нә ин­де, Габ­дул­ла аб­зый. Ме­нә, йорт­ны са­лып бе­тер­сәк, Ал­ла­га тап­шы­рып, мин әй­тәм...— Мөм­кин ка­дәр үз­лә­рен­чә сөй­лә­шер­гә ты­рыш­тым.

— Аны­сы ин­де, энем, йо­ла­сы шу­лай ку­ша. Өй туе ки­рәк бу­лыр. Әле бү­ген дә рә­ис со­раш­ты­рып ал­ды: «Ни­чег­рәк, Габ­дул­ла аб­зый, язу­чы­ның йор­тын бе­те­рә­ләр­ме әле?» — ди. Ал­ла­һы на­сыйп ит­сә, авыл­да бер бу­ла, ди­дем. Туй­лар­га исәп ди­сең­ме?

Ул үзе­нең акыл­лы һәм хәй­лә­кәр ке­ше икән­ле­ген бел­де­рер­гә те­ләп авы­зын ач­ты.

— Бе­лә­без бар­ысын да...— дип ки­ная ит­те дә та­гын ко­лак­ ар­тын ка­шып куй­ды.— Ач мо­ны алай­са, алып кил­гән­сең икән­ ин­де, ары­лып та кит­кән. Би­би­ка­мал әби­ең дә кар­шы әйт­мәс, эш күп бул­ды бү­ген.

Түр як­тан хә­бәр кил­де:

— Та­вык ите бе­лән ал­ма мич ка­шын­да, Габ­дул­ла­җан, сый­ла ку­нак­ны!

То­рып ки­тәр­гә куз­гал­мак­чы идем, үз йор­ты­на ке­ше кер­теп өй­рәт­кән Габ­дул­ла аб­зый бе­лә­гем­нән тот­ты, зур сер әйт­кән төс­ле пы­шыл­да­ды:

— ­На­маз­га җы­е­на. Тә­һа­рә­тен бо­за­сы кил­ми, шу­ңа бу­ як­ка чык­ма­вы... Әй­дә, бе­рәр­не!

Йо­мы­шым­ны хәл кы­ла ал­ма­ган­лык­тан кү­ңел­дә шат­лык юк иде. Мон­дый ва­кыт­та ара­кы ка­ба­сы ки­лә­ме соң?

— ­Мин куз­га­лыйм ин­де...

Габ­дул­ла аб­зый­ның күз­лә­ре сә­ер ка­раш таш­ла­ды.

— Үп­кә­лә­мә әле, энем. Ба­ры­сын да сөй­лә­шеп бе­тер­мә­дек, сүз­не баш­ла­дык кы­на бит. Пе­чән өчен кай­гы­ра­лар ди­ме­ни?

Ул ара­да ха­ты­ны да түр як­тан чык­ты. Исән­ләш­те. Өс­тәл­гә киң та­ба­да тәм­ле ис­ләр чы­га­рып пеш­кән эре бә­рәң­ге бе­лән ара­лаш та­вык итен ки­те­реп куй­ды. Габ­дул­ла аб­зый чы­на­як­лар­га ти­гез­ләп ара­кы сал­ды:

— Тот әле йом­рың­ны...

Мин аның әме­ре­нә буй­сын­дым. Йом­ры дип чы­на­як­лар­ны атау­ла­ры­на ин­де кү­не­геп җит­кән идем, әм­ма бә­рәң­ге­не ал­ма сү­зе бе­лән йөр­тү­лә­рен ка­бул итеп бе­те­рә ал­ма­дым. Пе­чән хәс­рә­те дә кү­ңел­дән ки­т­мә­де. Сә­ли­мәм бе­лән мал-ту­ар ас­рый баш­лар­га, кол­хоз­дан бу­аз та­на со­рар­га исәп­ләп то­ра идек. Кыш­лык пе­чән хәс­тәр­ли ал­сак, бир­ми кал­мас­лар ди­гән өме­тем дә бар иде.

— Кай­гыр­ма, егет! — Габ­дул­ла аб­зый йом­ры ди­гә­нен кө­рәк кул­ла­ры бе­лән кү­тәр­де. Бар­мак­ла­ры ара­сын­да ак чы­на­як гү­я­ки та­вык йо­мыр­ка­сы ке­бек ке­нә иде, сак­сыз кыс­са, сы­ты­лып ки­тү­ен­дә дә шик юк.— Үзе ак­тыр, үзе саф­тыр... Исән­лек­ ө­чен!

Мин аңа ияр­дем. Әм­ма са­вы­тым шак­тый ти­рән бу­лып чык­ты, кап­лап бе­те­рә ал­ма­дым. Габ­дул­ла аб­зый та­гын да кук­ра­еп, тү­гә­рәк­лә­неп кит­те. Аның янын­да ми­нем эре сө­як­лә­рем чи­тән ка­зы­гы рә­ве­шен­дә­рәк иде. Ул сү­зен ка­бат­ла­ды:

— ­Кай­гыр­ма, егет!.. Әгәр дә мал ас­рау ни­я­тең бар икән — из­ге эш. Ди­мәк, син без­нең авыл­га яшәр өчен кил­гән­сең. Бик шәп!.. Та­бам мин си­ңа пе­чән­лек. Бар ул. На­рат­баш тау сыр­ты­ның уң ягын­да бик ма­тур урын кү­рер­сең. Ан­да умар­та­лык иде. Ин­де өч ел ул як­ка ке­ше йөр­ми. Саз­лы­гы да ки­ңәй­де. Трак­тор­лар бе­лән ки­леп, де­гет эз­ләп, мөр­тәт­ләр бо­зып кит­кән­нән соң кө­тү дә кер­гә­не юк. Пе­чә­не бы­ел ма­тур, ди­ләр. Ба­ра­сың, кү­рә­сең, ча­ба­сың, ала­сың... Бө­тен бо­лы­ны бе­лән си­не­ке. Бы­ел чис­тарт­саң, ки­лә­се ел­га шәп пе­чән­лек бу­ла­чак. Элек­ләр­не җи­лә­ге дә күп, ях­шы иде. Бы­ел ан­ысы ук юк­тыр ин­де...

Габ­дул­ла аб­зый эре бә­рәң­ге­ләр­не бө­тен ки­леш ка­бып, кыз­ды­рыл­ган та­вык ите бе­лән бер­гә йо­та бир­де. Аның шу­лай тәм­ләп аша­вы һәм ышан­ды­рып сөй­ләү­лә­ре хә­мер­дән бе­раз кә­еф­лә­неп кит­кән аң­ны та­гын да ка­нат­лан­ды­ра, кү­ңел­не җыр­га тар­та иде. Әм­ма йо­мы­шым тә­мам­лан­ган бу­лу сә­бәп­ле куз­га­лу җа­ен ка­ра­дым. Ачу­ла­нып кал­ган­дай ит­сә­ләр дә, ки­тү­ем бе­лән ри­за иде­ләр. Габ­дул­ла аб­зый үзе кап­ка төп­лә­ре­нә ка­дәр оза­та чык­ты, кер­гән­дә ис­кәр­ми кал­ган бо­зау ка­дәр­ле ял­кау эте өреп ал­ды, аңа күр­ше иха­та­лар­да ләң­гел­дә­гән вак-тө­як­ләр ку­шыл­ды. Иңеп ки­лү­че кич ир­тә­гә көн­нең эс­се бу­ла­сын вәгъ­дә итә иде.

— Ка­ра, энем кем, кер­гә­ләп йөр... Йо­мыш бе­лән ге­нә ди­ме­ни. Сөй­ләш­кә­ләр­гә. Дус бу­лыр­быз. Би­би­ка­мал әби­ең ­дә сез­не гел мак­тап тел­гә ала. Ал­ла­һы бо­ер­са, та­як­ка кал­ган авы­лы­быз­ны аяк­ка бас­ты­рыр­сыз, җан кер­тер­сез төс­ле. Ме­нә ми­нем кеч­ке­нә ма­лай да, сез­нең хак­та ишет­кәч, авыл­га бө­тен­ләй­гә кай­тыр­мын ди­гән ке­бег­рәк әйт­кән. Әби­ең­не сө­ен­дер­гән. Карт­лык кө­нен­дә те­рәк ки­рәк бит ул!

Ар­ты­гын сөй­лә­шеп-сөй­ләш­те­реп ап­ты­рат­ма­дым. Сә­ли­мәм­не озак ва­кыт­лар күр­ми то­ру­дан са­гы­ну­ым сү­ре­леп җит­мә­гән иде. Хуш­ла­шып, рәх­мәт әйт­кәч, ки­теп бар­дым. Ха­ты­ным ин­де бер ай ял­гы­зы яшә­гән күр­ше­дә­ге фа­ти­ры­быз­да ут сүн­мә­гән иде әле. Ху­җа­би­кә­без Га­фи­фә әби дә өй­дә юк, яр­ты го­ме­ре шә­һәр­дә уза икән. Әле ки­чә та­гын ки­теп бар­ган, пен­си­я­сен алыр­га. Ат­на-ун көн­сез кай­тып кер­мә­я­чәк, ди. Бер бар­гач, өч улын, дүрт кы­зын йө­реп чы­га­чак.

 

V

Ир­тән­ге ко­яш бе­лән ди­яр­лек уя­нып, җы­лы-рә­хәт урын­да Сә­ли­мәм­не та­гын ял­гы­зын кал­ды­рыр­га ки­рәк тап­тым. Йо­кым туй­ган иде. Әл­лә ал­да яши­се көн­нәр өчен хәс­рәт­лә­рем шу­лай аяк­ка бас­ты­ра­мы, әл­лә ин­де авыл тор­мы­шы­на өй­рә­не­леп җи­тел­де­ме, бел­мим? Кул­га ка­ләм то­тып яза­сым, ки­тап алып укый­сым тү­гел, бәл­ки чал­гы ай­кап ча­ба­сым ки­лә баш­ла­ды.

Ху­җа­би­кә­нең ке­лә­те­нә юнәл­дем. Так­та бе­лән ге­нә те­рә­те­леп ку­ел­ган ише­ге авыр ачыл­ды. Эчен­дә бер ка­рыш­лап ди­яр­лек ту­зан утыр­ган иде. Түр­дә­ге хан­ за­ма­ны шкаф­ның пы­я­ла­ла­рын­да ар­тым­нан ия­реп кер­гән ко­яш нур­ла­ры ча­гыл­ды. Мин аңа-мо­ңа ка­гы­лыр­га те­лә­мә­дем. Эз кал­ды­рып, йорт ху­җа­сын ни­гә юк­ка бор­чыр­га?

Авыл ке­лә­тен­дә чал­гы эле­нә тор­ган урын бу­ла, ке­рү­гә сул як­та, юга­ры­рак, бәб­кә­лек­кә җай­лан­ган чөй­дә. Юнь­ле тө­бәк­нең га­дә­тен­дә шу­лай. Нәр­сә­не-нәр­сә­не, чал­гы ише­не те­лә­сә кая таш­лап йөр­ми­ләр. Җай­лы-җай­сыз ки­се­лү­ең бар.

Әби­нең кар­ты ни җит­те ге­нә ке­ше бул­ма­ган икән. Бер пар олы-ке­че чал­гы­лар янын­да озын сап­лы тыр­ма, өч­ җәп­ле сә­нәк һәм ярык­ка кыс­ты­рыл­ган ту­пас һәм йом­шак яна­выч­ла­ры­на ка­дәр шу­шын­да иде. Бо­лар­га мө­га­ен биш-ал­ты ел ти­мә­гән­нәр­дер. Һәр­хәл­дә үз тәр­тип­лә­рен­дә тор­мас иде­ләр.

Сө­е­не­чем та­шып чык­ты. Чал­гы­лар­ның как­ша­ган чөй­лә­рен урын­на­ры­на утыр­тып, йом­шак яна­выч бе­лән ыш­кып ал­дым. Ише­гал­дын­да үс­кән үлән­не ча­бып ка­ра­дым.

— Һай ху­җа аб­зый, га­фу, исе­мең­не бел­мим, әм­ма дә чын ке­ше бул­ган­сың икән! Мәң­ге­лек җән­нәт­ләр на­сыйп әй­лә­сен үзе­ңә! — дип, хак кү­ңел­дән до­га укып, «Әл­хәм»­не ку­шып җи­бәр­дем. Үзе­мә дә рә­хәт бу­лып кит­те.

Өй­гә ке­реп, электр пли­тә­сен ут­ка ял­га­дым. Чәй­нек утырт­тым. Ул ара­да сы­е­ры, са­ры­гы, бо­за­вы бер­гә сан өчен дә тул­мый ки­ми бар­ган кө­тү авыл­дан чы­гып кит­те. Ты­ныч эн­дә­шеп ке­нә Сә­ли­мәм­не уят­тым. Ә аның то­ра­сы кил­ми ят­ты, ир­кә­лән­де.

— Рөс­тәм, мин шун­дый ма­тур төш күр­дем, яшел бо­лын, саф чиш­мә­ләр...

— Ме­нә шун­да ба­ра­быз да ин­де бү­ген!

— Чын­мы? Ял­ган­лый­сың­дыр әле, юри ша­яр­та­сың­дыр...

— Син җи­ләк җы­яр­сың, ә мин пе­чән ча­бар­мын...

— Ә җи­ләк кал­ды ми­кән соң әле?

— Ни­гә кал­ма­сын? Июль ур­та­сы гы­на бит! Егер­ме ал­ты­ла­ры җит­сә, ки­бә баш­лый­лар. Хәт­та кош­лар да сай­рау­дан тук­тый...

— Көз җи­тә ан­на­ры... Ярат­мыйм мин яң­гыр­лы, сал­кын, кү­ңел­сез көз­не, ярат­мыйм!..

— И-и, бә­гырь! Көз­гә бик тә, бик тә ерак әле, июль ге­нә бит.

— Ба­ры­бер дә...

— Ярар, тор ин­де. Яшел бо­лын, саф чиш­мә­ләр­не өн­дә дә йө­реп кай­тыр­быз.

Ал­гы бүл­мә­дә чәй­нек та­шый баш­ла­гач, Сә­ли­мәм­не кө­теп тә тор­мас­тан, пли­тә­не сүн­де­рер­гә чык­тым. Та­бын ясау хәс­тә­ре­нә ке­реш­тем. Ул ара­да ха­ты­ным да тор­ды, аңа ише­гал­дын­да юы­ныр­га су са­лып тор­дым.

— Сал­кын-н-н...

— Әй­дә, ма­ту­рым, чәй­нек­тән кай­на­рын чы­га­рам,— ди­дем, ку­ы­ры­лып ки­тү­е­нә бор­чы­лып.

— Ки­рәк­ми! Ми­ңа мон­нан да рә­хәт су юк төс­ле,— дип, ул рәх­мәт әй­теп ел­май­ды.

Юга­ры оч­тан кем­нең­дер трак­тор үкер­теп тө­шүе авыл­ны тә­мам уя­тып, хә­рә­кәт­не баш­лап җи­бәр­де. Көн­нең эс­се бу­ла­ча­гы­на чалт аяз күк, җил­сез­лек, кош­лар­ның ин­де хә­зер­дән агач кү­лә­гә­сен­дә мәш ки­лү­лә­ре хә­бәр вә дә­лил иде. Габ­дул­ла аб­зый әйт­кән пе­чән­лек­нең кай­да икән­ле­ген тө­гәл ге­нә бел­мә­сәм дә, кал­ку­лык­тан-кал­ку­лык­ка кү­чеп су­зыл­ган юл­ның очы­на тө­бәл­дем. Ул ур­ман­га ке­реп юга­ла иде.

— Җәяү ге­нә ба­рыр­га ту­ры ки­лер ин­де, Сә­ли­мәм!

— Әл­бәт­тә җәяү, Рөс­тәм! Мин җәяү йө­рер­гә яра­там. Та­би­гать­кә хо­зур­ла­нып, ашык­мый­ча, җай, ип­ләп ке­нә.

— Ул ва­кыт­та, әй­дә, кит­тек!

Ир­тән­ге чәй­не шу­лай тә­мам­лап, Сә­ли­мәм ку­лы­на җи­ләк җыю өчен би­дон тот­ты, мин исә сум­ка­ма яна­выч, бер-ике уты­рып та­мак ял­гар­лык ри­зык һәм ке­че­рәк чи­ләк­кә ту­ты­рып бә­рәң­ге ал­дым, икен­че ку­лы­ма җил­кә аша чал­гы сал­дым. Без­нең бе­лән бер­гә ут­лы ко­яш та ат­ла­ды, адым­на­ры­быз­ны са­нап ди­яр­лек бар­ды.

Бе­рен­че кал­ку­лык­тан кү­тә­рел­гәч, арт­ка бо­ры­лып ка­ра­дык. Яшел­лек эчен­дә чу­мып утыр­ган авыл үз уй­ла­ры вә те­ләк­лә­ре бе­лән кыйб­ла­га та­ба су­зыл­ган да без­гә кул бол­гый сы­ман иде. Янын­нан ак­кан саф, зәң­гәр инеш­тә төр­кем-төр­кем ак нок­та­лар кү­рен­де. Каз­лар. Су ко­е­ныр­га төш­кән­нәр.

Ә ур­та бер җир­дә ди­яр­лек без­нең яңа сал­ган са­ры йорт тү­бә ка­лай­ла­рын­да нур уй­на­та.

— Мул­ла ни­ге­зе ди­гән­нәр иде, на­чар урын бул­мас,— дип куй­ды Сә­ли­мәм, авыз­дан сү­зем­не өзеп алып.

— Мин дә шу­лай уй­лыйм.

Бе­лә­гем­нән ир­кәм кы­сып тот­ты. Күз­лә­рен­дә тат­лы уй­лар­дан күч­кән сә­га­дәт як­ты­сы, йө­зен­дә шат­лык иде.

— Без — бә­хет­ле­ләр, шу­лай бит!

— Ал­ла­га шө­кер ди­ген!

— Ди­ям, ди­ям, Рөс­тә­мем ми­нем, кат-кат шу­лай ди­ям!

Без юлы­быз­ны дә­вам ит­тек.

Икен­че, би­ег­рәк кү­рен­гән кал­ку­лык­ны уз­гач, ур­ман янын­да зур гы­на мәй­дан кү­рен­де. Мин пе­чән җи­ре­без­не күз­лә­дем. Бер ба­шын­да чиш­мә, итә­ген­дә саз­лык ди­гән иде, ни­гә­дер юк бит әле ан­дый урын мон­да?

Әм­ма игъ­ти­ба­рым гы­на җит­мә­гән. Юл чат­ла­нып кит­кәч, уң та­раф­та, ур­ман­нан шак­тый чит­тә­ге яу­лык ка­дәр бер бо­лын­ның итә­ге ка­мыш­лык икән. Әгәр дә кыр үр­дә­ге аваз бир­мә­сә, ул та­раф­ка бо­ры­лып ка­рый­сы тү­гел идем.

Яу­лык ка­дәр­ле бо­лын ди­гә­нем күз ял­га­ны гы­на бу­лып чык­ты. Чын­лык­та шак­тый киң мәй­дан икән. Умар­та­лык­тан кал­ган тарт­ма һәм ва­тык рам­нар уры­ны-уры­ны бе­лән ку­ак бу­лып үс­кән тал­лар ягын­да өе­леп то­ра, кай­бер җир­ләр­дә трак­тор­лар ба­тып-ка­зып таш­ла­ган урын­нар бар, әм­ма пе­чә­не ка­лын, хуш ис­ле һәм җи­ләк ке­нә иде. Мон­сы­на биг­рәк тә Сә­ли­мәм сө­ен­де, бар дөнь­я­сын оныт­ты, кү­ңе­лен та­ра­тып җи­бәр­де.

— Һай эре­ләр, кып-кы­зыл­ла­ры да бар,— дип сөй­лә­нә-сөй­лә­нә җи­ләк җы­яр­га ке­реш­те.

Мин исә чиш­мә яны­на кит­тем. Бу­ра­лап эш­лән­гән, улак­лы, бо­рын­гы­лар­ның та­би­гать­кә мә­хәб­бә­тен дә­лил­ләү­нең үзе иде ул. Хәй­ран бул­дым. Су­ын эч­тем, теш­кә ти­мә­де. Әм­ма су­са­вым шун­да ук ба­сыл­ды. Тәм­ле иде. Ка­бат учы­ма ал­дым, би­те­мә бөр­ке­дем, бө­тен тә­не­мә рә­хәт җи­ңел­лек йө­гер­де. Мин гү­я­ки дөнья мә­шә­кать­лә­рен­нән азат кы­лы­нып, из­ге­ләр ара­сы­на ки­леп кер­дем.

— Йа Хо­дам, мог­җи­за­ла­ры­ңа хәй­ран ит­тем, әл­хәм­дү­лил­лаһ!

— Исән­ме, ба­бай!

Бу сә­ер со­рау­га кү­тә­ре­леп ка­ра­сам, Сә­ли­мәм үр­тәп то­ра икән. Учы­ма җә­һәт ке­нә су ал­дым да аңа сип­тем.

— ­Рөс­тәм, ша­ярт­ма ин­де, бә­гырь! Ми­нем дә авы­зым кип­ше­де.

Ку­лым­ны суз­дым.

— Кил, бә­гырь, суы саф, тат­лы!

Сә­ли­мәм­не яны­ма ки­тер­дем, аның ис­лә­ре-акыл­ла­ры кит­те. Ел­лар буе то­рып, ин­де тә­мам суы се­ңеп бет­кән чиш­мә бу­ра­сы тар һәм озын яф­рак­лы тал ку­ак­ла­ры ара­сын­да сы­енып уты­ра, олы һәм ти­рән ула­гы чис­та, әм­ма яшел су­үсем­нәр үсеп, зө­бәр­җәт­кә әве­рел­гән иде.

— Нин­ди бә­хет, нин­ди сө­е­неч! Суы да суы, эчеп туй­мас­лык.

Сә­ли­мәм чиш­мә­гә рәх­мәт әйт­те.

“Ме­нә мо­ны­сын дө­рес эш­лә­дең, бә­гырь! Рәх­мәт шу­шын­дый тат­лы бул­га­ның өчен! Мең рәх­мәт!”

Бе­раз­дан мин дә эш­кә ке­реш­тем, әм­ма, өч-дүрт ат­лам ча­бу­ы­ма, чал­гым агач­ка ки­леп төр­тел­де. Ул умар­та утыр­ту өчен ка­гыл­ган ка­зык­лар­ның бе­рен­че­се ге­нә бу­лып чык­ты. Су­ы­рып ал­дым. Алар мон­да күп икән. Ме­нә ни өчен бу бо­лын­га бер ке­ше дә кы­зык­ма­ган! Кай­сын сын­ды­рып, кай­сы­сын чы­га­рып, яки ка­гып мә­шә­кать­лә­нер­гә ту­ры кил­де. Шун­нан соң гы­на ир­кен су­лап, бе­ләк­ләр­не сыз­га­нып, ка­е­рып-ка­е­рып ча­ба баш­ла­дым. Сә­ли­мәм ак яу­лы­гын бөр­кән­де дә, усал­ла­на бар­ган ки­гә­вен­нәр­дән ка­чып, җи­ләк җыя бир­де. Бер сә­гать­ләп пе­шеп эш­лә­гән­нән соң тук­тап учак як­тым, алып кил­гән чи­лә­ге­мә су ту­ты­рып, кай­на­тыр­га та­ган ас­тым, көл­гә бә­рәң­ге тә­гә­рәт­тем. Төш­ке­лек­кә җи­те­шә­чәк бо­лар!

Яңа­дан пе­чән ча­бу­га ке­реш­тем. Җыр­лый­сым ки­леп кит­те. Әм­ма бу як­тан бер дә сә­лә­тем юк­лык сә­бәп­ле ты­е­ла кал­дым һәм шун­да, гү­я­ки үтен­гән­нәр­ме­ни, Сә­ли­мәм ты­ныч кы­на итеп ша­ян җыр­ны те­лен­дә тиб­рә­теп җи­бәр­де: «Ди­сә­нә». Та­тар­ның егет-кыз­лар­ны үр­ти тор­ган җы­ры.

Чал­гым чын­нан да үт­ми баш­ла­ды. Ка­бат яна­дым. Әм­ма җае югал­ды, көе кит­те. Бе­раз ары­ган да идем. Тук­тал­дым. Учак яны­на ки­леп, шун­да кай­на­ша баш­ла­ган Сә­ли­мә­мә күз таш­ла­дым. Аны ко­ча­сым, яра­тып сө­я­сем ки­лү дәр­те кү­ңел­не куз­гат­ты. Тик уры­ны да, ва­кы­ты да бу тү­гел иде.

Чәй кай­нап чык­кан, бә­рәң­ге­ләр пеш­кән. Та­бын әзер­ләр­гә ва­кыт җит­те. Чиш­мә яны­на ба­рып, бит­не-кул­ны, му­ен һәм күк­рәк­ләр­не юдым. Тән­нең ары­ган­лы­гы шун­да ук бет­те ди­яр­лек. Кү­ңел ри­зык­ка тар­тыл­ды. Яңа пеш­кән чик­мән­ле бә­рәң­ге­нең хуш исе, бо­рын­нан үтеп, та­мак­ны кы­тык­лый иде.

Ак ашъя­у­лык яны­на Сә­ли­мәм бе­лән янә­шә утыр­дык. Ка­ра авыл ик­мә­ге, тоз, яшел су­ган һәм бә­рәң­ге­дән дә тәм­ле­рәк бер ге­нә ри­зык та юк­тыр төс­ле то­ел­ды. Та­би­гать­нең ма­тур­лы­гы, дөнь­я­ның имин­ле­ге, кы­лыр­га ни­ят ител­гән эш­лә­рем из­ге­лек­тә бу­лу сә­бәп­ле җан сә­га­дәт диң­ге­зен­дә йө­зә, мә­хәб­бә­тем — Сә­ли­мәм, кү­ңел тү­рен­дә һәм кар­шы­мда ямь өс­те­нә ямь, сө­е­неч вә шат­лык өс­ти иде.

— Рөс­тәм, җи­ләк­ләп эчик, бә­гырь!

Ха­ты­ным эре һәм кы­зыл җир җи­ләк­лә­ре бе­лән ту­лы би­до­ны­на күр­сәт­те.

— Ир­тә ич әле!

— Нәр­сә ир­тә?

—Тиз ту­тыр­ган­сың ди­гән­ем. Әле бит ми­нем пе­чән ча­ба­сым күп. Нәр­сә эш­ләр­сең соң?

— Тик уты­рыр­мын, си­нең чал­гы сел­тән­гә­нең­не ка­рап кы­на...

Ике­без дә кө­леп җи­бәр­дек. Сә­ли­мәм һа­ман да те­ге­ләй-бо­лай ша­яр­тып сөй­лә­де. Мин ак ка­лай круж­ка­лар­дан ирен­нә­рем­не пе­ше­рә-пе­ше­рә җи­ләк­ле кай­нар чәй эч­тем.

“Әл­лә ша­лаш ясап ку­яр­га­мы?”

Фи­ке­рем­не ха­ты­ным бе­лән ур­так­лаш­тым. Ул мо­ңа та­гын да ныг­рак сө­ен­де. Ашык­ты­ра ук баш­ла­ды. Ни­чек тә ярар дип ке­нә то­тын­ган идек, ша­лаш эче ир­кен һәм ях­шы бу­лып чык­ты. Элек­ке умар­та­лык­тан кал­ган кол­га һәм кир­тә­ләр, ин­де нык­лык­ла­рын югалт­кан бул­са­лар да, җай­га ки­леп тор­ды­лар.

Ша­лаш­ны әмәл­ләп бе­те­рү­гә, тү­ре­нә чум­дык. Мон­да кү­лә­гә, ки­гә­вен­нәр дә ке­рер­гә ат­лы­гып тор­мый иде­ләр. Сә­ли­мәм­не ко­ча­гы­ма ал­дым. Сө­як­ләр йом­ша­рып, бу­ын­нар та­ра­лып кит­те...

Без уян­ган­да ко­яш ин­де шак­тый тү­бә­нә­еп, көн су­ы­на төш­кән, уча­гы­быз көл­гә ге­нә кал­ган иде. Әм­ма кү­ңе­ле­мә ут йө­гер­де. Эшем ка­лу сә­бәп­ле йө­зем бо­зыл­ды. Йок­лап ята тор­ган чак­мы­ни!

Тик Сә­ли­мәм ми­не юа­ту җа­ен тиз тап­ты:

— Рөс­тәм, ни бул­ды? Эш өчен ха­фа­га төш­тең­ме? Дәү­ ә­ти­ем әй­тә тор­ган иде: «Өй­лә­дән икен­де­гә ка­дәр кыл­ган фи­гыль­нең бә­рә­кә­те бул­мый, зәх­мә­те ге­нә бар!» — дип. Ме­нә хә­зер чал­гың да ях­шы­рак үтә баш­лар, әү­вә­ле та­мак ял­гап­
а­лыйк.

Ни ди­де, шул бул­ды. Ха­ты­ным­ның бо­лай олуг ки­ңәш би­рә алу­ын көт­мә­гән идем, акы­лы­на хәй­ран кал­дым. Ә ул: «Мин әле үзе­ңә күп нәр­сә­ләр­не өй­рә­тер­мен!» — ди­гән­дәй ел­ма­еп ка­рап кы­на, өле­ше­нә ти­гән бә­рәң­ге­сен чис­тар­тып, хөр­мәт бе­лән ал­ды­ма куй­ды:

— Мо­ны­сын син ашый­сың. Ар­тык зур ул, ми­ңа шу­шы кеч­ке­нә­лә­ре дә җи­тә.

Кар­шы кил­сәм дә, ри­за­ла­шыр­га мәҗ­бүр идем. Кич­кә ка­дәр тук­тау­сыз пе­чән чап­тым. Мул һәм бә­рә­кәт­ле тез­мә­ләр кү­ңе­ле­мә сө­е­неч өс­ти иде. Ко­яш тә­мам ята­гы­на якын­лаш­кач, кай­тыр юл­га чык­тык.

Кал­ку­лык­ны ме­нү­гә хәй­ран кал­дым: авыл янын­да­гы кө­тү­лек һәм бо­лын­нар­ның һәр поч­ма­гын­да ди­яр­лек бү­ген эш кай­на­ган икән. Кай­бе­рәү­ләр ин­де пе­чән­нә­рен ки­бән­гә ку­яр­га да өл­гер­гән­нәр. Бо­лай көн­нәр ма­тур тор­са, бу ат­на­да һәр­кем мал­ла­ры­на кыш­лык азык­ны әзер­ләп бе­те­рә­чәк.

 

VI

Пе­чән­не ча­бу гы­на тү­гел, аны ва­кы­тын­да кип­те­реп ки­бән­гә ку­я­сы, кай­та­рып өя­се дә бар. Бе­рен­че өч көн­дә ал­ны-арт­ны ка­ра­мый­ча ди­яр­лек эш­лә­дем дә эш­лә­дем. Сә­ли­мәм җи­ләк җый­ды. Пе­чән­нең кип­кә­нен дүр­тен­че көн­дә әй­лән­де­реп, та­гын бе­раз чал­гы сел­тән­дем. Кү­ңе­лем си­зе­нә — җи­тәр­лек бул­ды. Ча­бар­лык урын­на­ры бет­те. Үлә­не дә ка­тып һәм юка­рып кит­те. Әле­гә­чә ма­таш­ка­ным күз­не туй­ды­ру өчен ге­нә: ки­рәк тә, ки­рәк тә тү­гел ке­бек.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных