Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Гөл­дер­сен» дас­та­ны­на 600 ел ту­лу­га ба­гыш­ла­на. 3 страница




— ­Сө­һәйл?..

Һич­кем бер сүз әйт­мә­де.

Гай­рәт бе­лән кы­лыч ай­кап дош­ман ур­та­сы­на уз­ган Сө­һәйл­не, ар­тын­нан ар­кан таш­лап, атын­нан ек­ты­лар. Кем икән­ле­ге ха­кын­да хә­бәр­дар иде­ләр бул­са ки­рәк. Авыр ки­ем­дә җир­гә бә­ре­лү­дән ку­лы вә маң­гае җә­рә­хәт­лән­де, би­те­нә юл-юл бу­лып кан ак­ты, ту­зан бе­лән ук­ма­шып, тө­се кит­те. Аны шу­шы хә­лен­дә җи­һан­гир кар­шы­на ки­тер­де­ләр. Аты, кы­лыч вә кал­кан ке­бек әй­бер­лә­ре дә мон­да иде. Ак­сак Ти­мер ачу­лы та­выш бе­лән эн­дә­шә куй­ды:

— Эт­тән ту­ган кө­чек!..— ди­де.

Сө­һәйл­нең күз­лә­ре ял­ты­ра­ды. Иң­гә-буй­га бер ча­ма­да­рак бул­ган, озын күз­ле, арыс­лан йө­рәк­ле ир­ләр­гә ге­нә хас кат­гый йөз­ле бу ке­ше­нең би­те­нә тө­кер­мәк­че дә иде, кур­ка кал­ды.

— ­Тез­лән!..

Арт­тан тез ар­ты­на сук­ты­лар. Сө­һәйл ал­га ау­ды. Ти­ран, ка­нә­гать ел­ма­еп:

— ­Көч-чек!..— дип үр­тә­де.

Тук­та­мыш­ның улы икән­ле­ген туг­ра­сын­нан та­нып бе­лә иде ул...

Әсир­ләр­не кәр­ван янә­шә­сен­дә ком сах­ра­сы буй­лап сөр­де­ләр дә сөр­де­ләр. Кая ба­ра­лар, кай­чан һә­ла­кәт та­ба­лар — бо­лар­ын һич­кем бел­ми, ал­да­рак ни­чек тә исән кал­ган­лык­ла­ры­на сө­ен­сә­ләр, ин­де су­сыз­лык­тан вә ач­лык га­за­бын­нан алар­ның кү­ңел­лә­ре дөнья рә­хә­те­нә ка­ра­ган­да Ал­ла­һы тә­га­лә күр­кен өс­тен­рәк күр­де. Үле гәү­дә­ләр­не чит­кә таш­лап бар­ды­лар, сө­як­лә­рен ша­кал­лар җый­ган­дыр ин­де...

Ка­ла кап­ка­сы­на җи­теп кил­гән­дә, ди­вар-ны­гыт­ма өс­лә­рен­нән һәм алар­га җа­вап бу­ла­рак тот­кын­нар­ны ки­те­рү­че гас­кәр эчен­нән тор­ба-быр­гы­лар үкер­теп сә­лам­ләш­кән­лек­лә­ре сә­бәп­ле, бу га­дәт­не тәр­сә-яһү­ди кы­лан­мы­шын­нан ка­бул ит­кән Ал­тын Ур­да мөэ­мин­нә­ре, Ал­ла­һы тә­га­лә­не кат-кат ис­лә­ре­нә тө­ше­реп, кур­ку­да кал­ды­лар. Та­рих­ның шу­шы яман кө­не кы­я­мәт­нең мәх­шә­рен­нән ким тү­гел­дер мө­га­ен, йа Хо­да­ем!

Шә­һәр хал­кы га­ни­мәт ма­лын­нан өлеш чы­га­ры­лу­га өмет бе­лән төр­кем-төр­кем җы­е­лы­шып, шат­лык аваз­ла­ры кыч­кыр­ды­лар. Кай­сы­бер­лә­ре тан­та­на­да арт­ты­рып җи­бәр­де: әсир­ләр өс­те­нә ти­зәк ыр­гыт­ты­лар. Усал­рак­ла­ры таш бе­лән дә алып ор­га­ла­ды. Ба­ла-ча­га чыр-чу кил­де. Ба­ры тик ха­тын-кыз­лар вә өл­кән­нәр ге­нә: «Без­нең дә шу­шы хәл­ләр­гә ка­лу­ы­быз мөм­кин!» — ди­гән төс­ле, са­гыш­лы күз ка­раш­ла­ры бе­лән кол итеп ку­ы­ла ки­те­рел­гән мес­кен­нәр­нең кай­гы­ла­рын ур­так­лаш­кан­дай мо­ңа­е­шып кал­ды­лар. Тәкъ­дир авыр­лы­гы кем­гә тө­шә дә кем­нә­ре­нә кил­ми шул. Яз­мыш­лар бер­төс­ле тү­гел.

Сө­һәйл вә аның ке­бек уг­лан, асыл зат сө­як­ләр­не тот­кын су­гыш­чы­лар­дан һәм баш­ка әсир­ләр­дән ае­рып алып, чит­кә­рәк сөр­де­ләр. Кем­нең буе җит­те, алар, яман эш­кә дә са­на­мас­тан, кул­ла­рын су­зып, тот­кын­нар­ның ях­шы­рак вә ял­ты­ра­вык вак-тө­як әй­бер­лә­рен ки­ем­нә­рен­нән тарт­ка­лап-йо­лык­ка­лап кал­ды­лар. Та­быш­ка иреш­кән­нә­ре су­кыр ку­а­ныч бе­лән си­ке­реш­те. Ара­дан бер­се Сө­һәйл­нең күк­рә­ге­нә элен­гән туг­ра ка­ла­е­на кы­зы­гып су­зыл­ган гы­на иде, ян­нан гы­на ки­лү­че сак­чы-гас­кә­ри ку­лын­да­гы авыр чыл­быр бе­лән те­ге­нең бе­лә­ге­нә ор­ды. Үз ке­ше­лә­рен­нән исәп­лән­гән шу­шы яу­гир­дән Сә­мәр­канд оят­сы­зы хө­кем-җа­вап алыр­мын дип көт­мә­гән­дер кү­рә­сең, мә­тә­леп төш­те һәм ау­ган җи­рен­дә ятып кал­ды:

— Ә­лең ко­ры­сын!—дип әмер ит­те гас­кә­ри. Аның шу­шы­лай “ку­лың ко­ры­сын” дип, кыч­кы­ру­ын­нан соң, га­ни­мәт ма­лы­на күз кыз­дыр­ган һәр­кем бер-ике адым арт­ка чи­ген­де, ар­ты­гы бе­лән ма­са­еп ки­тү­че­ләр дә ты­на төш­те­ләр.

Хәл­ләр ­бо­лай­рак икән шул!..

Кай­сы тот­кын­ны кая куй­ган­нар­дыр, та­лан­ган мал­ны ни җир­гә илт­кән­нәр вә ни­чек бү­леш­кән­нәр­дер — бо­ла­рын Сө­һәйл һәм яран­на­ры кү­зе­нә күр­сәт­мә­де­ләр, һа­ман ка­я­дыр куа бир­де­ләр үз­лә­рен. Му­ен­нар­га вә тән­гә ябы­шып кы­на кал­мый­ча, бу­газ тө­бе­нә ка­дәр уты­ра баш­ла­ган юл ту­за­ны ки­ме­гән­нән-ки­меп, арык­тан ак­кан су чел­те­рәү­лә­ре дә ише­те­лә, агач­лар да кү­лә­гә­ли тор­ган урын­га җит­кән­дә ге­нә Сө­һәйл ба­шын кү­тәр­де. Алар бер-бер ише­гал­дын­да иде­ләр бул­са ки­рәк. Кар­шы­ла­ры­на та­ба бер төр­кем җа­ри­я­ләр­ме, әл­лә ин­де са­рай күр­кәм­нә­ре­нең кыз­ла­ры­мы якын­ла­шып ки­лә иде.

— ­Гөл­дер­сен­гә юл ку­ең! — дип, ара­дан бер ха­тын­ның сүз са­луы бул­ды, гас­кә­ри­ләр ге­нә тү­гел, хәт­та әсир­ләр дә ике­ як­ка ае­ры­лып, ур­та­дан сук­мак бир­де­ләр.

Кыз­лар якын­лаш­кан са­ен алар чит­кә­рәк тар­тыл­ды­лар, юл­ны ки­ңәйт­те­ләр. Сө­һәйл дә бар­ган җи­рен­нән тук­тап кал­ды, әм­ма үз дә­рә­җә­сен бе­леп­ме, әл­лә ин­де үлем сә­га­тен ашык­ты­рып­мы, уң­га яки сул­га чы­гу­ны ки­рәк тап­ма­ды, ял­гы­зы йөз­гә-йөз дош­ма­ны бе­лән оч­раш­ты.

Гөл­дер­сен ди­гән­нә­ре Ак­сак Ти­мер­нең сө­ек­ле кы­зы бу­лып, өс­те-ба­шы ак бе­лән кай­ма­лан­ган яшел­-су җи­ләс күл­мәк вә шун­дый ук бөр­кән­чек­тән иде. Сө­һәйл кар­шы­сы­на ки­леп җи­тү­гә, куй күз­лә­ре кө­лем­се­рәп, йө­зе ачы­лып кит­те. Мәк чә­чә­ге төс­ле кү­пе­реп тор­ган кы­зыл ирен­нә­ре, ак бит очын­да­гы тиң­сез күр­кәм ми­ңе үл­гән җи­рең­нән те­рел­тер иде. Һәм аны кү­рү­гә Сө­һәйл аңын җу­яр­га ти­еш бул­ган­дыр. Әм­ма егет хис­ләр таш­кы­ны­на юл куй­ма­ды, ба­шын го­рур тот­кан хә­лен­дә ка­ла бир­де. Ни­чә көн­нәр ач вә су­сау­дан га­җиз­лән­гән шаһ­за­дә­нең бит­лә­ре тар­тыл­ган, чәч бөд­рә­лә­ре ту­зан­га ук­маш­кан бу­лу­га да ка­ра­мас­тан, Сө­һәйл һа­ман да нә­зек бил­ле, ка­лын җил­кә­ле Идел буе ка­е­ны төс­ле сок­лан­дыр­гыч вә ма­тур иде. Аның та­би­гый күр­кәм сый­фат­ла­ры­на су­гыш­та ал­ган яра эз­лә­ре һәм бү­се­леп төш­кән ки­е­ме­нең ачык җил­кә баш­ла­ры та­гын да тәэ­сир­ле­рәк гү­зәл­лек өс­ти. Кая бар­ган та­ра­фын оны­тып­мы, әл­лә ин­де: «Дан­лык­лы Идел еге­те, Тук­та­мыш­ның бөр­ке­те шу­шы бу­ла­мы?» — ди­гән уй бе­лән­ме Гөл­дер­сен, га­җәп­се­неп, Сө­һәйл­не күз­лә­де, ар­тын­нан үтеп, ал­ды­на чык­ты. Ша­гый­ре­без әйт­меш­ли: “Ко­яш ти­рә­сен­дә Җир ни­чек әй­лән­сә, шу­лай йө­рен­де”.

Ва­кый­га­лар үз җай­ла­ры бе­лән мәй­дан­га чык­ты­лар: ва­ем­сыз хан кы­зы­ның кү­ңе­ле­нә мә­хәб­бәт уты йө­гер­де, Сө­һәйл­не төш­лә­рен­дә кү­реп са­та­шыр, көн­дез­лә­рен күз­лә­ре­нә яшь ту­лып, бит оч­ла­рын юа­дыр иде. Ә егет баш­ка төр­ле уй-хәс­рәт­ләр бе­лән ян­ды. Зин­дан­да ни­чә көн ят­кан­дыр, йө­зе сар­га­еп, бә­гы­ре су­ла баш­ла­ды. Кем аның хә­ле­нә ке­рер дә, ни­чек­ләр итеп ке­нә җа­нын юа­тыр? Юк ан­дый ке­ше. Ал­тын Ур­да, дан-шөһ­рәт ия­се из­ге Са­рай шә­һә­ре — ерак­та. Бел­ми дә тор­ган­нар­дыр әле. Хә­веф-хә­тәр­сез ге­нә го­мер­лә­рен уз­ды­ра тор­ган­нар­дыр! Әнә күк­тә би­ни­һая бал­кыш бе­лән ай тан­та­на итә. Ку­лын суз­сын иде ул, чы­гар­сын иде мон­нан тар­тып!

Сө­һәйл чо­кыр-зин­дан­ның рә­шәт­кә­ле авы­зы­на төп­тә ят­кан хә­лен­дә өмет бе­лән шак­тый озак ка­рап тор­ды. Ан­да, өс­тә, кем­нәр­дер йө­рен­де, сөй­ләш­кә­лә­де­ләр. Ка­ра­выл алы­шын­ды­мы, баш­ка бер эш­ме, аң­ла­шыл­мый иде.

Ба­шын озак кү­тә­реп тор­ган­нан му­е­ны вә тә­не арып, күз­лә­ре­нә йо­кы төш­те. Ул ка­я­дыр ба­ра да ба­ра. Янын­да кем­дер бар. Кул­га-кул то­тыш­кан­нар. Ә-ә, күк­кә ме­неп ки­тү­лә­ре икән.

— Әй, шаһ­за­дә, тор җә­һәт­рәк!

Кем­дер дә­шә. Сал­кын бит мон­да, сал­кын!

Сө­һәйл күз­лә­рен ач­ты. Аң­лаш­мый­ча­рак тор­ды. Һай, йок­ла­ган бул­ган икән, са­таш­кан. Бу ни та­гын?

Бас­кыч тү­гел­ме соң? Чы­га­ра­лар бит зин­дан­нан, юга­ры­га чы­га­ра­лар. Ни­гә мон­да че­реп ятар­га?

— Әй, егет, җә­һәт­рәк кы­лан! Кү­тә­рел тиз­рәк!

Ха­тын-кыз та­вы­шы ашык­тыр­ган­га Сө­һәйл, эш­нең ни-нәр­сә икән­ле­ген аң­лар­га да өл­гер­ми­чә, юга­ры­га ыр­гыл­ды. Бо­лай тиз вә җи­ңел кы­лан­га­ны юк иде бул­са ки­рәк, ме­нә бит, ни­чек оча гы­на.

Зин­дан авы­зын­нан кү­ре­нү­гә, аңа ха­лат бир­де­ләр һәм ба­шы­на пә­рән­җә бөр­кә­де­ләр дә ку­лын­нан җи­тәк­ләп ка­я­дыр ашык­тыр­ды­лар. Гыр­лап йок­ла­ган ка­ра­выл­чы шул ки­леш ятып кал­ды, алар, бак­ча­ның икен­че ягы­на чы­гып, тар вә тә­бә­нәк ишек­тән нин­ди­дер бүл­мә­гә кер­де­ләр. Җи­тәк­ләп ки­те­рү­че­се ку­лын ыч­кын­дыр­ды, кар­шы­да­гы ике бас­кыч­ның сул як­та­гы­сын­нан кү­тә­ре­леп, ары чык­ты, югал­ды.

Мон­да як­ты иде. Кән­дил­дә шәм­нәр­нең өче­сен­дә ге­нә фил­тә яну­га ка­ра­мас­тан, ка­раң­гы­лык си­зел­ми. Әл­лә күз­лә­ре ия­лә­шеп җит­кән, әл­лә баш­ка сә­бә­бе бар?

— ­Шаһ­за­дә Сө­һәйл!

Ты­ныч кы­на әй­тел­гән бу ягым­лы сүз­ләр­дән егет сис­кә­неп кит­те. Бүл­мә­дә үзем ге­нә икән дип уй­ла­ган иде югый­сә.

Сө­һәйл та­выш ише­тел­гән як­ка бо­рыл­ды, әм­ма бас­кан уры­нын­нан куз­гал­ма­ды. Эш­нең нәр­сә­дә икән­ле­ген тө­шен­ми иде әле­гә.

— ­Мин Гөл­дер­сен бу­лам, Сө­һәйл, ку­рык­ма!—ди­де ул зат.— Си­нең кот­ка­ру­чың­мын! Ата­ма әсир тө­шеп, аңа кол бул­дың. Мин си­ңа ка­бат ире­гең­не кай­та­рам...

Егет акы­лын җы­еп өл­гер­де, бил­ге­сез­лек­кә чик ку­ел­ган ке­бек иде.

— ­Йә гү­зәл зат, йә Гөл­дер­сен, мин сез­нең ал­да бу­рыч­лы­мын!—дип Сө­һәйл ба­шын иде.— Әм­ма бер-ике со­ра­вым бар, әгәр дә «мөм­кин» ди­сә­гез, бе­ле­шер идем. Га­фу итә­сез! Хә­те­рем чу­ал­ган­рак ва­кыт­лар. Мөм­кин­дер бит, рөх­сә­те­гез бул­са?

— ­Сү­зе­гез­не рәх­мәт­тән баш­ла­са­гыз, мөм­кин!

Сө­һәйл­гә кы­ен­рак бу­лып кит­те, шу­лай да ял­гы­шын тө­зә­тер­гә ки­рәк иде аңа. Ашы­гып сүз әйт­кән­че, бе­раз фи­кер­ләп ал­ды. Үр­гә­неч­тә Гөл­чәһ­ра бе­лән шу­шын­дый­рак хәл­дә йөз­гә-йөз ка­лып сөй­лә­шү­ен исе­нә тө­шер­де. Ул ва­кыт­та Сө­һәйл бә­хет бак­ча­сы­ның тү­рен­дә иде шул. Кыз­ның хис­ләр бү­ле­шүе рә­хәт тә, шат­лык өс­те­нә сө­е­неч тә иде. Бер тү­гел, ни­чә тап­кыр оч­раш­ты­лар. Ирен­нә­ре-ирен­нә­рен эз­ләп тап­кан иде. Са­рай­дан ку­ы­лу­ын да, әти­се­нең үп­кә-ачу­ла­рын да оныт­тыр­ды аңа Гөл­чәһ­ра. Хәт­та ки­лә­чәк көн­нә­рен дә аның бе­лән уз­ды­ра­ча­гы ха­кын­да хы­ял­ла­на иде егет. Әгәр дә су­гыш бә­ла­се чы­гып, кул­ла­ры­на бо­гау са­лын­ма­ган бул­са, те­ләк­лә­ре тор­мыш­ка аша­чак иде. Ме­нә бит яз­мыш аны кай­лар­га ки­те­реп таш­ла­ды? Сө­ек­ле­сен­нән аер­ды, ка­нат­ла­рын ка­ер­ды. Кай­лар­да икән ул Гөл­чәһ­ра?

— Әгәр дә бер-бер ша­яр­ту бул­ма­са, рәх­мәт­ле­мен! Ал­ла­һы Тә­га­лә үзе­гез­гә бә­хет вә бә­рә­кәт­ләр юл­ла­сын, Гөл­дер­сен! Кем икә­не­гез­не, ни өчен бо­лай эш­лә­гә­не­гез­не тө­шен­мә­сәм дә, бу­рыч­лы бу­лу­ым­ны бел­де­рер­гә те­лим!

— Без — та­ныш­лар. Мон­да ку­ы­лып-сө­реп ки­те­рел­гән кө­не­гез­дә йөз­гә-йөз оч­раш­тык, хә­те­ре­гез­дә­дер!

— Тү­бән­лек вә рән­җе­те­лү­дән баш­ка­лар­ны хә­те­рем­дә кал­дыр­ма­ган­мын, га­фу бо­е­ры­гыз!

— Ә без бак­ча­да оч­раш­кан идек. Хә­те­ре­мә се­ңеп кал­ды­гыз, кыз­га­ну­дан төн йо­кы­ла­рым кач­ты һәм сез­не азат итәр­гә уй­ла­дым.

— Әти­е­гез нәр­сә әй­тер?

— Ул шә­һәр­дә юк! Иле­гез­гә һө­җү­мен дә­вам итә­дер. Хә­бә­ре кил­де, Са­рай шә­һә­ре­нә ут сал­ган­нар. Олуг ха­ны ка­чып кит­кән.

Бу сүз­ләр­не ишет­кәч, Сө­һәйл­нең күз ал­ла­ры ка­раң­гы­ла­нып, ул те­зе­нә егыл­ды һәм, аңын җу­еп, ян­га ау­ды. Хә­зер аның ха­кын­да кем кай­гыр­тыр? Бө­тен ыша­ны­чы әти­се Тук­та­мыш­та иде. Кол­лык­тан йо­лып алыр дип уй­лый һәм Ал­ла­һы­дан яр­дәм өмет итә иде. Ба­ры­сы да буш­ка бул­ган. Тә­хе­тен таш­лап кач­кан хан­да ба­ла­ла­ры кай­гы­сы бар­мы?

Сө­һәйл күз­лә­рен ач­ты. Йө­зе­нә ка­рап, маң­га­ен­нан сый­па­ган гү­зәл кыз­ны баш­та Гөл­чәһ­ра дип уй­ла­ды. Әм­ма исе­мен әй­тә ал­ма­ды. Те­ле тиб­рән­мә­де. Бу — бә­хе­те­нә кү­рә бул­ган­дыр.

Күз­лә­ре йо­мыл­ды. Каш­ла­рын­нан, бо­рын оч­ла­рын­нан наз­лы кул­лар­ның сый­па­вы җа­ны­на вә тә­не­нә рә­хәт­лек бир­де. Кыз­ның күз­лә­рен­нән яшь­ләр там­ды, егет тә ты­е­ла ал­мый елый иде. Гөл­дер­сен аның ирен­нә­рен­нән үп­те, ә Сө­һәйл аның иңе­нә кул­ла­рын сал­ды. Йө­рә­ге куз­гал­ды. Гөл­дер­сен­нең итәк-тез­лә­рен­дә ят­кан җи­рен­нән кү­тә­ре­лер­гә исә­бен­дә дә юк төс­ле иде. Кыз һа­ман да аңа якын­рак елыш­ты. Мә­хәб­бәт вә са­гыш ту­лы кү­ңе­ле­нә сөю-сә­га­дәт нур­ла­ры тул­ган иде.

Сө­һәйл та­гын күз­лә­рен ач­ты. Бу юлы­ акы­лы кайт­кан, хә­те­ре яңар­ыр­га өл­гер­гән. Гөл­дер­сен­нең йөз сы­зык­ла­рын ачык күр­де. Үз хә­лен тө­шен­де. Ул Үр­гә­неч­тә дә тү­гел, Гөл­чәһ­ра ал­дын­да да ир­кә­лән­ми икән бит. Кем бу гү­зәл зат? Пә­ри кы­зы­мы, адә­ми­ме? Ке­ше-ка­ра кү­реп ал­са — зи­на­да га­еп­лә­ячәк­ләр, аз­ды­ру­да! Йом­шар­ма, егет, йом­шар­ма!

— ­Ни бул­ды?

Кыз­ның кау­шап әй­тел­гән сүз­лә­ре си­ке­реп тор­ган Сө­һәйл­не тук­та­тып кал­дыр­ды.

— ­Бер ни дә юк! Га­фу итә­сез, хә­бә­ре­гез­дән хә­лем кит­те бул­са ки­рәк, Гөл­чәһ­ра, ә юк, Гөл­дер­сен!

— Гөл­чәһ­раң­ның то­лым­на­рын кис­те­реп, кол­лык­ка сат­ты­лар. Ул хә­зер ир ха­ты­ны.

— Ял­гы­шып әйт­кән­мен.

— Аңың­ны югал­ту­га ук аның исе­мен ка­бат­лый баш­ла­дың. Шул­ка­дәр ярат­кан идең­ме­ни? — дип, Гөл­дер­сен тез­дә кал­ган хә­лен­дә ба­шын чит­кә бор­ды. Ул елый иде бул­са ки­рәк.

Сө­һәйл­нең кү­ңе­ле куз­гал­ды. Кар­шы­на тез­лән­де. Ку­лын­нан то­тар­га да, ба­шын­нан сый­пар­га да бел­мә­де. Хәл­не аң­ла­ма­ды. Ни те­ли бу гү­зәл ан­нан? Га­шыйк бул­ган тү­гел­ме? Шу­лай­дыр, юк­са зин­дан­нан кот­ка­рыр, төн ур­та­сын­да чы­га­рыр иде­ме? Юк! Ка­бат шун­да таш­ла­тты­руы да бар. Кыз­лар уй­нар­га яра­та, бер-бер уен­чык уры­ны­на гы­на да кү­рү­лә­ре мөм­кин.

— ­Бе­рен­че кү­рү­дә үк...

Ни­чек итеп бе­рен­че кү­рү­дән үк га­шыйк бу­лу­ла­рын, шу­лай Сө­һәйл­нең ал­ды­на-ар­ты­на чы­гып бө­те­ре­лү­лә­рен, мә­хәб­бә­те ар­ка­сын­да төн йо­кы­ла­рын югал­ту­ла­рын егет­кә бәй­нә-бәй­нә сөй­ли­се кил­де Гөл­дер­сен­нең. Әм­ма йө­зе­нә оят вә ита­гать пәр­дә­се тө­шеп, күз­лә­рен­нән кай­нар яшь­лә­ре ге­нә ага бир­де. Ни хәл бу? Яз­мыш­мы, әл­лә яшь йө­рәк­нең үҗәт­лә­нүе­ме?

Аяк та­выш­ла­ры якын­ла­шып ки­лү­че­нең хә­бә­рен ки­тер­де. Гөл­дер­сен йө­зе­нә пә­рән­җә­сен тө­шер­де, кү­тә­рел­де. Сө­һәйл дә чит­кә тар­ты­лыр­га ашык­ты, шәм як­ты­сы үт­мә­гән поч­мак­ка яше­ре­нер­гә те­лә­де. Гөл­дер­сен:

— Без­нең ке­ше бу­лыр­га ти­еш, ка­чу­ның ки­рә­ге юк,— дип тук­тат­кач, дул­кын­ла­ну­дан уры­нын югалт­кан йө­рә­ге дә ты­ныч­ла­на төш­те.

— Таң бе­ле­неп ки­лә, йә хан­би­кә! Оза­тыр­га соң­га ка­ла­быз. Ат­лар әзер. Кап­ка ар­тың­да кө­теп то­ра­лар,— ди­де ки­леп кер­гән пә­рән­җә­ле ике ха­тын­ның бер­се.

Гөл­дер­сен аңа кул иша­рә­се яса­ды. Икен­че ха­тын кән­дил­ләр­не кыс­кыч-җәм­ки бе­лән сүн­дер­де. Тә­рә­зә уем­на­рын­нан бүл­мә­гә сү­рән зәң­гәр­лек то­ма­ны үтеп кер­де.

— ­Кит­тек, Ал­ла­һы­га тап­шы­рып! — ди­де Гөл­дер­сен.

А­лар тар тык­рык­лар­дан, агач­лы бак­ча­лар аша шә­һәр­не таш­лап чык­ты­лар. Ал­дан әзер­лә­неп ку­ел­ган дүрт ат­ка ике пар уты­рып, ук атар ерак­лык­ны уз­ган­да мөф­ти хәз­рәт­лә­ре­нең мәс­җе­де ма­на­ра­сын­нан бе­рен­че азан ава­зы яң­гы­ра­ды. Ка­чып ба­ру­чы­лар ат өс­тең­дә ге­нә җи­ңел­чә итеп фа­рыз вә сөн­нәт­не үтә­де­ләр дә, әле сү­неп бет­мә­гән Ка­зык йол­дыз­га тө­бәп чап­ты­ра бир­де­ләр. Ал­да нәр­сә кө­тә­сен бел­ми иде­ләр...

 

...Шу­шы ва­кый­га­лар­ны сөй­лә­гән җи­рен­нән Әх­мәт-Бах­ши Үр­гән­чи тук­та­лып кал­ды. Җә­мә­гать кар­шы­сын­да исе­ме та­ныл­ган әдип-ша­гыйрь Сәйф Са­раи ефәк төс­ле ак са­ка­лын сы­пыр­ды, җы­ер­чык­лар чол­га­ны­шын­да уел­ган күз­лә­рен­нән яшь бөр­те­ген ал­ды, ке­ләм­гә ян бе­лән су­зыл­ган җи­рен­нән җы­е­лып утыр­ды. Мәҗ­лес­тәш си­гез-ту­гыз мәм­лүк-та­тар­ның ка­раш­ла­ры аңа те­кәл­гән иде. Хә­зер Сәйф Са­раи:

— ­Ми­нем дас­та­ным шу­шы ту­ры­да иде, җә­мә­гать! — дип ­сүз баш­ла­ды.— Сез аны ишет­те­гез, ме­нә хә­бәр­дән дә мәгъ­лү­мат­ ал­ды­гыз. Кай­чан гы­на дан-шөһ­рәт тот­кан Кып­чак иле бү­ген­ и­ман­сыз Ак­сак Ти­мер­дән тап­тал­ды, ха­рап бул­ды. Го­ме­рем­нең ахы­ры­на ка­дәр Ва­та­ны­ма кай­тып бә­хет та­бар­мын ди­гән­
и­дем дә, ял­гыш­кан­мын икән...

Шад­ра йөз­ле Туг­лы-Ху­җа, бо­е­гып утыр­ган җи­рен­нән баш кү­тә­реп:

— ­Йа Сәйф ка­рен­дә­шем, Әх­мәт Үр­гән­чи­нең хә­бә­рен дә, сез мәр­тә­бә­ле зат ия­се­нең әсәр­лә­рен дә ишет­тек. Бу ике­ яр­ның яз­мы­шы ни­чек тә­мам­лан­га­нын аң­ла­мый­ча­рак кал­дым. Бө­ек мә­хәб­бәт кор­бан­нар со­рый. Бо­рын­гы­дан бән­дә­ләр өчен ­бер-бер­се­нә ми­рас итеп кал­ды­рыл­ган сөю хи­се аз­лар­ны ­гы­на мәң­ге­гә бә­хет­ле итә. Ике олуг ата бер-бер­се­нә ут вә таш ат­кан ва­кыт­та үза­ра га­шыйк бу­лып, бә­хет эз­лә­гән бу­ и­ке зә­гыйфь-зә­гый­фә ба­ры­бер мак­сат­ла­ры­на ире­шә ал­мас­лар иде бит, шу­лай­мы? — ди­гән со­ра­вын ур­та­га куй­ды.

Сөх­бәт ия­лә­ре әң­гә­мә­дәш­лә­ре­нең күз­лә­ре­нә ка­ра­шып ал­ды­лар. Сәйф Са­раи нәр­сә бул­са да сөй­ләр­гә ашык­мый иде бу­гай, эн­дәш­мә­де. Әх­мәт Үр­гән­чи үз исе­ме тел­гә алы­ну­дан соң бе­раз дул­кын­лан­ды, ча­пан итә­ген җы­еп, сүз баш­лар­га уе бар­лы­гын бел­де­рер­гә те­лә­гән­дәй, фи­кер­дәш­лә­ре­нең йөз­лә­ре­нә ка­рап-ка­рап ал­ды да әй­тә куй­ды:

— ­Мин Сә­мәр­канд­та ча­гын­да ха­лык ара­сын­да шун­дый хә­бәр та­рал­ды: Сө­һәйл бе­лән Гөл­дер­сен сах­ра­да ял­гыз кал­ган­нар, күп җә­фа­лар­дан соң Гөл­дер­сен ва­фат бул­ган, бу хәл­не егет, ки­че­рә ал­мый­ча, аның янын­да үзен-үзе хән­җәр бе­лән чән­чеп үтер­гән. Арт­ла­рын­нан куа кил­гән гас­кә­ри­ләр­ а­лар­ның үле гәү­дә­лә­рен ге­нә тап­кан­нар... Мо­ны ишет­кәч, ха­лык­ның кү­ңе­ле бо­зыл­ды, тел­дән-тел­гә кү­чеп, кыз­лар вә ха­тын­нар шак­тый күз яшь­лә­ре агыз­ды­лар. Ва­кый­га­лар шу­лай бул­ды...

Бу өс­тә­мә хә­бәр­дән соң һәм­мә­се бо­е­гып, шигъ­ри-дәрт­ле кү­ңел­ләр сү­неп, акыл­ла­ры ша­ша кал­ды. Бе­раз­га та­гын тын­лык ур­наш­ты. Кич иңеп ки­лә иде. Сүз­не йом­гак­ла­ган­дай:

— И­ке та­тар ха­ны бер-бер­се­нә дош­ман­лык кыл­ды­лар, ха­лык­ла­рын җә­бер­лә­де­ләр, Коръ­ән­не вә шә­ри­гать­не аяк ас­ла­ры­на са­лып тап­та­ды­лар. Әм­ма ба­ла­ла­ры үза­ра олы мә­хәб­бәт тап­ты­лар. Бу тү­гел­ме Ал­ла­һы тә­га­лә­нең код­рә­те, шу­шы тү­гел­ме яшә­еш ка­ну­ны? Та­рих­лар­да кай­сы дә­вер­дән мон­дый хә­бәр кал­ды? Сө­һәйл вә Гөл­дер­сен мә­хәб­бә­те без­ләр­не вә өм­мә­те­без­не күп нәр­сә­ләр­гә өй­рә­тер. Мак­са­тым да шу­шы иде. Алар ха­кын­да олуг дас­тан­нар иҗат итәр­гә иде. Бу — без­нең чор­ның гыйб­рәт­ле яд­кә­ре бу­лыр иде,— ди­де Сәйф Са­раи.

Ул сүз­ләр­не бе­те­реп, го­ла­мә: «Ә­йе, әйе!» — ди­гән­дә, кич­ке на­маз­га ча­кыр­ган азан та­вы­шы яң­гы­ра­ды. Ба­ры­сы да күн­дәм рә­веш­тә куз­гал­ды­лар һәм, тә­һа­рәт­-ха­нә­дә саф­ла­нып, мәс­җед­кә ашык­ты­лар. Ил­ләр имин­ле­ге, га­шыйк­лар бә­хе­те­нә атап до­га­да бу­лыр­лар...

 

Алар бү­ген дә шул гый­ба­дәт­лә­рен­дә төс­ле, без­нең имин­лек­не вә бә­хет­не сак­лый­лар ке­бек ул из­ге­ләр. Ме­нә ка­раң­гы ки­чә­дә бо­лыт­лар­дан күк йө­зе ачы­лып, алар­ның Җә­мигъ мәс­җед­лә­ре кү­ре­нер,— мам­лүк­ләр­нең Ис­кән­дә­рия шә­һә­рен­дә­ге та­рих бе­лән бер­гә күк­кә аш­кан гый­ба­дәт­ха­нә­лә­ре ул. Ан­да Сәйф Са­раи вә аның яран­на­ры­ның рух­ла­ры Коръ­ән чы­га­дыр? Без, га­фил бән­дә­ләр, мо­ны бел­ми вә күр­ми ка­ла­быз­дыр? Мө­га­ен Сө­һәйл вә Гөл­дер­сен­нең рух­ла­ры да алар янә­шә­сен­дә­дер? Алай гы­на тү­гел, мең­нәр, мил­ли­он­нар­дыр!

 

Ав­тор­дан өс­тә­мә гыйль­ми бә­ян:

Әдә­би­ят та­рих­чы­сы, про­фес­сор Ха­тип әфән­де Миң­не­гу­лов­ның «Сәйф Са­раи: Тор­мы­шы һәм иҗа­ты» ди­гән хез­мә­те ае­рым ки­тап бу­ла­рак 1976 ел­да дөнья күр­гән иде. Аның 107-108 бит­лә­рен­дә чы­га­нак­лар­га та­я­нып әй­тел­гән мон­дый сүз­ләр бар: «Сө­һәйл вә Гөл­дер­сен» сю­же­ты (сүз Сәйф Са­раи­ның дас­та­ны ха­кын­да ба­ра.— Ф.Я. ) ха­лык те­лен­дә төр­ле ва­ри­ант­лар­да сөй­лә­нү­че бер ле­ген­да­га тар­тым. (Ле­ген­да­да егет Тук­та­мыш хан улы, ә кыз Ак­сак ти­мер кы­зы, ди­е­лә. Әсәр­дә­ге ке­бек би­ре­дә дә егет бе­лән кыз бер­гә­ләп ка­ча­лар. Әм­ма ле­ген­да ва­ри­ант­ла­ры­ның со­ңын­да бе­раз үз­гә­лек­ләр бар. Егет бе­лән кыз арып-тал­чы­гып бер күл бу­ена тук­тый­лар. Бе­раз­дан егет, кыз­ны кал­ды­рып, су­га ки­тә. Ул әй­лә­неп кай­ту­га, ерт­кыч хай­ван­нар кыз­ны җә­рә­хәт­ләп үтер­гән бу­ла­лар. Бу ва­ри­ант­та егет­нең үзен-үзе һә­лак итүе ха­кын­да бер­нәр­сә дә әй­тел­ми.) Ле­ген­да­ның икен­че ва­ри­ан­тын­да бу өлеш бо­лай­рак би­ре­лә: ка­чып ба­ру­чы га­шыйк­лар­ны Ак­сак Ти­мер сол­дат­ла­ры ку­ып җи­тә; ти­гез­сез су­гыш­та егет һә­лак бу­ла, бу хәл­не кү­реп, кыз үз-үзе­нә пы­чак бе­лән ка­дый һәм сөй­гә­не яны­на ава. Һәр ике ва­ри­ант­ның да ахы­ры бер үк төр­ле: бу фа­җи­га­ле хәл кыз­ның әти­се­нә ише­те­лә. Ак­сак Ти­мер, шул урын­га кы­зын күм­де­реп, ка­бер өс­те­нә ис­тә­лек өчен зур ма­на­ра тө­зе­тә. Чи­лә­бе өл­кә­се­нең Вар­на по­се­ло­гы янын­да 16 метр­лык ко­рыл­ма­ны ле­ген­да ва­ри­ант­ла­ры шу­шы ва­кый­га­га нис­бәт итә­ләр. Мав­зо­лей ти­бын­да­гы бу кир­печ ко­рыл­ма ха­лык­та «Ти­мер­лән ма­на­ра­сы» дип йөр­те­лә. 1889 ел­да Пе­тер­бург уни­вер­си­те­ты про­фес­со­ры Э.Ю.Пет­ри би­ре­дә ар­хе­о­ло­гик тик­ше­ре­нү­ләр алып бар­ган. Ка­зы­ну­лар нә­ти­җә­сен­дә ма­на­ра тө­бен­нән бер ха­тын-кыз ске­ле­ты һәм ир-ат баш сө­я­ге та­бы­ла. Э.Ю.Пет­ри фи­ке­рен­чә, бо­лар­ның өче­се дә мон­гол ти­бын­да. Ха­тын-кыз ка­бе­рен­нән ефәк ту­кы­ма ки­сәк­лә­ре, ике там­чы­лы бер пар ал­тын ал­ка һәм бик нә­фис эш­лән­гән ике ал­тын йө­зек та­бы­ла».






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных