Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 8 страница




— Әйдә­гез, егетләр, ба­рып ка­рыйк: ни икән ул!— ди­де дә та­выш килгән як­ка ат­лый баш­ла­ды. Һәммә­без дә ирек­сездән аңа ияр­дек. Ял­гыз ка­лыр­га кур­кы­та иде. Гайрә­те­без­не кап­ла­ган шик пәрәнҗә­сен ба­ла­лык­тан кал­ган кы­зык­сы­ну той­гы­сы алыш­тыр­ды. Дө­ре­сен әй­тим, мин ин­де Тау ас­ты Хисмә­тул­ла аб­зый­ның җиләктәй гүзәл кы­зы Ма­һи­нур апа ха­кын­да бер генә дә уй­лап ка­ра­ма­дым бу ми­нут­та. Ул оны­тыл­ган иде. Әйе, кыз кай­гы­сы ди­ме­ни, баш­ка бор­чу­ла­рым да бар әле!

Су бу­е­на тө­шеп җит­тек. Әрәмә­лек ара­сын­нан шәм як­ты­сы ке­бек учак утын шәйләп, шул урын­га та­ба ба­ра баш­ла­дык. Ма­тур, ты­ныч урын. Мон­да кош­лар да хәт­та төннәр буе сай­рый­лар иде. Бү­ген генә ни өчен­дер бө­тен дөнь­я­лар үлгәндәй то­е­ла. Бер-бер хәл хикмә­те­дер, ул би­ча­ра кош­кай­лар да те­ге кар ке­ше­сеннән ку­рык­кан­нар­дыр әле!

Бер­ничә кат ише­те­леп ал­ган та­выш та­гын ка­бат­лан­ды. Бу юлы­сы якын­да гы­на иде. Әле ку­рык­тык, әле бер-бе­ре­безгә сы­е­нып, нин­ди­дер элмәк белән тар­тыл­ган ке­бек шун­да та­ба ат­ла­дык. Чын­нан да әрәмә­лек ур­та­сын­да­гы кал­ку ти­гез алан­да су­кыр гы­на учак янып га­зап­ла­на иде.

Та­гын да шунн­да якын­лаш­тык. Учак тирә­сендә буш шешәләр, чүпрәкләр­ме-ки­емнәр­ме, гә­җит-кә­газьдәр һәм ри­зык кал­дык­ла­ры ау­нап ята иде. Бәйрәм иткәннәр бу­лыр­га кирәк!

Та­выш та­гын ка­бат­лан­ды. Ке­ше­се дә күр­ренә баш­ла­ды. Ка­ра­гыз әле, Сәфәр бит бу!

— Сәфәр, син­ме­ни әле бу? Гүләп йө­ри­сең...— дип әй­тергә дә өл­гер­дем.

Без тук­тап кал­дык. Ял­гыш­тым. Бу ке­ше Сәфәр тү­гел, ә без­не кый­нап кач­кан те­ге сәрхүш иде. Исе, ча­лым­на­ры нәкъ шу­ны­кы. Әйе, үзе!

Әм­ма ни бул­ган­дыр, бу юлы­сы ул ар­ты­на чи­генә баш­ла­ды һәм, урыс­ча­лап:

— Брат­цы, не уби­вай­те ме­ня!— дип кыч­кы­ра-кыч­кы­ра, агач­лар ара­сы­на таш­лан­ды.

Ар­тын­нан куа чык­тык. Аяк­ла­рым нин­ди­дер йом­шак әй­бергә аб­нып кит­теләр һәм маң­га­ем белән агач кәүсә­сенә бә­рел­дем, тәгәрә­дем.

Иптәшлә­рем те­ге сәрхүш ар­тын­нан ка­лыш­ма­ды­лар. Бер­се­нең йө­герә-ча­ба су ярып чык­ка­ны ише­тел­де. Якын­да гы­на бас­ма бар, югыйсә. Без­не­келәрдән бул­мас бу!

Күтә­ре­леп бас­тым. Бер ку­лым белән ба­шым­ны тот­тым. Ан­нар­ры ка­бат җиргә ие­леп, икен­че ку­лым белән кап­шап-кап­шап ка­ра­дым, ми­не абн­дыр­ган йом­шак әй­бер­не бар­лар­га ты­рыш­тым.

Ку­лым нин­ди­дер җы­лы нәрсәгә ти­еп кит­те. Кур­кы­нып кинәт ал­дым. Шул хә­лемдә бе­раз­га таш ке­бек ка­тып кал­дым.

— Су, су?— дигән ың­гы­ра­шу та­вы­шы ише­тел­де.

Кем бу­лыр­га мөм­кин бу? Та­ныш, бик та­ныш та­выш иде ул!

Тә­немә җан кайт­ты. Ко­тым уры­ны­на утыр­ды. Бу юлы­сы ике ку­лым­ны да ал­га та­ба суз­дым. Шәрә ке­ше тә­ненә тигәч, ка­бат кур­кы­нып ку­ы­рыл­дым.

— Су, су?— дип үтен­де ул гәүдә, аңы­на кай­та баш­лап.

Ни­чек шу­лай ки­леп чык­кан­дыр, бел­мим, мө­га­ен ул ке­ше­нең кем бу­лу­ын та­нып алу­ым йөрә­гемә ба­тыр­лык биргән­дер, учак янын­да ау­на­ган буш шешәләр­нең бер­сен ал­дым да инешкә йө­гер­дем. Ка­ба­ла­ну­ым­нан оны­ты­лып ки­теп, су­га ба­рып төш­тем. Шешә­не ту­ты­ра баш­ла­дым. Ул ак­рын, бик ак­рын тул­ды. Су со­рап ял­вар­ган та­выш ко­лак­тан китмә­де. Ми­нем кур­ку­ны алыш­тыр­ганн ка­ба­ла­ну йөрәккә тын­гы­лык бир­ми иде. Ма­һи­нур апа бит ул! Ма­һи­нур апа! Бә­гы­рем ки­селдә. Шул ук миз­гелдә йөрә­гем ур­та­лай яр­рыл­ды. Ни­чек мон­да бо­лай ята ул? Әллә соң чын­нан да кар ке­ше­се иде­ме те­ге шык­сыз сәрхүш? Та­тар­ча да тү­гел, урыс­ча гы­на сөйләшә, җитмәсә!

Ма­һи­нур апа­га йө­ге­реп су ки­тер­дем. Сак­ла­нып кы­на ба­шы­на, яңак­ла­ры­на кой­дым. Иреннә­ренә ти­дер­дем. Әм­ма шешә­не ар­тыг­рак күтәргән­мен, ах­ры­сы, тон­чык­ты. Ку­лы белән ми­не этәр­де.

— Ил­фат, кирәк­ми, кирәк­ми! Тимә ми­ңа?!.— дип тук­тау­сыз ка­бат­лый, елый баш­ла­ды.

Та­вы­шын­да өркү дә, оят та, әрнү һәм са­та­шу да бар иде.

Мин, ку­ы­ры­лып, арт­ка чи­генн­дем. Ул чын­нан да мин га­шыйк бул­ган, мин оза­тыр­га ти­еш бул­ган, ми­нем киләчә­гем бул­ган Ма­һи­нур апа иде...

Әр­неп-әр­неп ың­гы­раш­ты, кыйм­шанн­ды һәм то­рыр­га ты­рыш­ты.

Бу ва­кыт­та ин­де төн уз­ган, су­кыр таң ва­кы­ты­ның эң­ге­ре ачыл­ган чак иде. Әйләнә-тирә­не юка гы­на то­ман сар­ган ке­бек. Ә Ма­һи­нур апа ана ту­ма ди­яр­лек шәрә...

У­ры­ным­да то­ра­таш хә­лемдә ка­ла бир­дем. Мон­дый хәл­не күргән ме­ни мин? Мон­дый чак­та нәрсә эшләргә беләм­ме­ни?

Ма­һи­нур апа ки­емнә­рен җый­ды. Өс­тенә тарт­ка­ла­ды һәм әрәмәләр ара­сы­на ке­реп югал­ды. Шың­шы­ган та­вы­шын сал­кын то­ман йот­ты...

 

По­ез­ды­быз иртән­ге тын һа­ва­да ак­рын гы­на шу­ы­шып ба­ра да ба­ра.

Мин уя­нып кит­тем. Ва­гон тәррәзә­се ар­тын­да — куе як­ты­лык. Иртән­ге чык юын­дыр­ганн­мы, ял­ты­ра­ган миләш һәм ба­лан тәлгәшлә­ре ал­су­ла­нып ка­ла­лар. Ин­де кы­за­рыр­га да җи­тешкәннәр. Иртәрәк өл­ге­реп киләләр, ки­лергә дип кыш ашы­га тор­ган­дыр, мө­га­ен.

Ят­кан җи­ремнән әйләнә-тирәмә ка­рап ал­дым. Кичә­ге әңгәмәдә­шем, үзен ти­мер ко­ю­чы дип та­ныш­тыр­ган, ка­лын күз­лек кигән, яше утыз җи­деләр ча­ма­сы ин­же­нер иптәш Са­би­тов әфән­де ба­шын өстәлгә кы­рын сал­ган хә­лендә йок­лый иде. Исемә тө­шер­дем: аның Чал­лы­га кай­ты­шы. Ял­дан. Авыл­ла­рын­нан. Димәк, Ма­һи­ну­рын кү­реп, кү­ңе­ле куз­га­лып килгән ин­де мо­ның!

По­езд Яр Чал­лы вок­за­лы­на тук­та­ды. Ун­биш ми­нут­лап то­рыр ке­бек.

— Са­би­тов иптәш, ки­леп җит­те­гез,— ди­дем мин, аны уя­тып.— Сезгә төшә­се!

Ул ты­ныч кы­на ба­шын күтәр­де. Ва­гон тәрәзә­сеннән урам як­ка ка­ра­ды, ашык­кан һәм йө­ге­решкән ха­лык­ка күз йөр­теп ал­ды.

— Чал­лы­мы­ни?— ди­де.

— Әйе, Чал­лы...

— Ки­леп җит­тек,— дип порт­фе­ленә үрел­де.— Сезгә Әлмәткә кадәр, әйе­ме?

— Әйе, ә нигә?

Ник со­ра­га­ным­ны үзем дә аң­ла­мый кал­дым.

— Ачу­лан­ма ин­де,— дип үзе­не­кен сөй­ли бир­де ул, өстәлгә күрсә­теп,— җы­еш­ты­рып кал­ды­ра ал­ма­дым бо­лар­ны... Әллә ни­чек, ях­шы тү­гел....

Өстәлдә­ге ара­кы шешә­се яр­ты­лаш кы­на бу­ша­ган иде.

— Үзе­гез белән алы­гыз,— ди­дем, аның нәрсә ха­кын­да әйткә­нен ча­ма­лап.

— Ни дип, бәл­ки кал­ды­рыйм?

Ул ми­ңа сы­нап кы­на ка­рап куй­ды.

— Рәхмәт,— ди­дем һәм шешә­сен үзенә суз­дым,— алы­гыз! Бәл­ки кирә­ге чы­гар... Ә мин — эч­мим, тү­геп ис­раф итү дә ки­лешмәс...

— Ярый, алай­са,— ди­де ул һәм аны кә­газь бө­те­реп бө­келәп, порт­фе­ленә сал­ды.— Ар­тык сүз сөйләшкән бул­сак, га­фу ит!

Ин­де чы­гып китәргә ти­еш бул­са да куз­гал­мый­ча­рак тор­ды. Ни­дер әйтә­се бар иде ке­бек. Мин дә сүз эндәш­мим. Нәрсә­дер әй­тергә ти­еш сы­ман. Әм­ма бе­раз­дан ул, һич­бер сүз куз­гат­мый­ча, чы­гу ягы­на ат­ла­ды. Бе­раз бар­гач, ишеккә җитәрәк бо­рыл­ды һәм:

— Ярый, ху­шы­гыз,— ди­де. Һәм ба­я­гы сүзлә­рен ка­бат­ла­ды: — Ар­тык сүз сөйләшкән бул­сак, га­фу ит!

И­шеккә ба­рып җит­тек.

— Бер­нин­ди дә ар­тык сүз бул­ма­ды,— ди­дем мин, аны ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­ры­шып.— Ба­ры тик...

— Әйе шул, ба­ры тик...— ди­де ул, ва­гон­нан чы­га-чы­га, үзенә үпкәләгән сы­ман итеп әй­теп.

Мин аны оза­та килә идем. Безгә кар­шы яңа пас­са­жир­лар күтә­релә, төр­тенәләр-төр­теләләр, җитмәсә, зәһәр тел­лелә­неп:

— Ке­ше кергәндә ко­ма­чау­лап йөрмәсәләр... Сы­ер­лар... Дуң­гыз­лар... Ниш­ли­сең, йо­кы чүлмә­ге?— дип теләгәннә­рен әй­теп бе­тер­деләр.

Бә­гы­рем ки­сел­де. Сүзлә­нер җи­ремнән сөйләшмәс бул­дым. Нигә озат­кан бу­лып йө­рим ин­де мин, ке­шегә ко­ма­чау­лап?

Тук­та­лып кал­дым. Са­би­тов тө­шеп кит­те. Ва­гон­га күтә­релгән яңа пас­са­жир­лар шау-гөр ки­леп урын бү­лешә баш­ла­ды­лар. Там­бур бу­шап кал­ды. Шун­да гы­на чы­гып бас­тым. По­езд куз­га­лыр­га ашык­мый иде әле. Урам як­ка ка­ра­дым. Са­би­тов шун­да, ми­ңа кул селтәп ка­лыр­га, оза­там дип кө­теп то­ра икән.

— Ярый, сау бу­лы­гыз,— ди­де ул. Әм­ма бо­ры­лып китәргә ашык­ма­ды. Бе­раз­дан соң әй­теп куй­ды: — Ни­дер со­ра­мак­чы иде­гез­ме?..

По­езд­ның куз­га­ла­сын бел­де­реп хәбәр биргән вок­зал ра­ди­о­сы бе­ра­ра ва­кыт без­не саң­гы­рай­тып тот­ты. Ә нигә со­ра­мас­ка дип уй­лар­га өл­гер­дем.

— Ма­һи­нур апа белән ни бул­ды? Авыл­да кү­реш­те­гез­ме соң?

Г­үя­ки шу­шы со­ра­вым­ны көткән, Са­би­тов ашы­гып җа­вап та бир­де:

— Ул ми­нем ха­ты­ным хә­зер... Әнә, килә!..— дип ел­ма­еп, ва­гон­нар куз­га­лып киткән як­ка төр­теп күрсәт­те.

Мин шун­да та­ба үре­леп ка­ра­дым. Ике ба­ла­сын җитәкләгән, кур­чак ке­бек бик чибәр, ка­ра чәч­ле, нечкә бил­ле бер ха­ным Са­би­тов­ка йө­ге­реп ки­леп, ко­ча­гы­на таш­лан­ды. Ул ара­да ке­черәк ма­лай белән кыз да әтилә­ренә ябыш­ты­лар.

Вок­зал­дан ерак­лаш­кан­да мин алар­ның һәммә­се бергә җитәкләшкән хәллә­рендә ки­теп бар­ган­на­рын гы­на хә­терләп ка­лыр­га өл­гер­дем. Дөнь­я­лык­ка ко­яш тул­ган, мин аның нур­ла­рын­да иркәләнә идем.

...Бу оч­рак­лы та­ны­шым­ның ки­чен сөйләгәннә­ре озак ва­кыт­лар, ми­не дул­кын­лан­ды­рып, хә­те­ремдә сак­ланн­ды. Кү­ңе­лем­не һа­ман-һа­ман куз­га­тып, хы­я­лым­ны нин­ди­дер ят дөнь­я­га алып керә, ә ко­лак­та мәхәббәт кың­гы­ра­вы чың­лый ке­бек иде.

А­лар ни­чекләр ка­выш­ты­лар икән? Ни кыз­га­ныч, ала­рын ук со­рап кал­ма­ган­мын. Кай­ва­кыт­та үземнән уй­лап чы­га­рып, шу­лай бул­ган­дыр әле ди­я­сем килә, әм­ма ул уй­дыр­ма­ны кү­ңе­лем ка­бул ит­ми. Бә­хет­ле, бик бә­хет­ле син, Са­би­тов! Нигә бу сүзләр­не аңа ул ча­гын­да әйтмә­дем икән? Сөйгә­нең, ярат­кан ке­шең белән ка­вы­шу — үзе зур бә­хет, дөнья бәя­сенә то­рыр­лык хәл!

Ке­шеләр­нең дә төр­ле­се бар, ә һәммә­се дә сә­гадәт ко­я­шы­на кул су­за. Әм­ма са­быр итә ал­мау­чы­лар ял­гы­ша­лар, ял­ган ләззәттә ада­ша­лар. Хы­янәт аша килгән рәхәт­лек ахыр­да го­мер­лек җә­за, бә­хет­сез­лек бирә.

Әм­ма ми­нем сү­зем ул хак­та тү­гел иде...

1993.

 

ҺӘР­КЕМ­НЕҢ ҮЗ ЭШЕ

Хик­әя

 

Иртә таң­нан то­рып, чык су­ла­рын эчеп, чәчәктән чәчәккә ку­на-ку­на уй­нап, би­еп, җыр­лап Күбәләк оч­кан-оч­кан да хәл алыр­га тук­тал­ган. Шун­да ты­ры­ша-ты­ры­ша бал җы­еп йөргән Корт­ны күргән, гаҗәп­се­неп:

— И күр­шем, ка­рендә­шем, син кө­не буе иртә таң­нан эштә, тук­тап та то­ра бел­ми­сең. Бе­раз ял итеп ал,— дигән, кү­ңе­ле­нең һәм уе­ның ях­шы­лык­та бу­лу­ын яшер­мичә.— Си­нең өчен үзем бө­те­не­сен дә баш­ка­рып ку­яр­мын!

Бал Кор­ты эшеннән тук­та­ган, аның белән сә­ламләшкән дә, Күбәләк­нең ки­леш-килбә­тенә, ма­тур­лы­гы­на сок­ла­нып ка­рап тор­ган һәм нә­зек, кеч­кенә кул­ла­ры­на игъ­ти­бар итеп, бер дә ыша­ныч­лы тү­гел икән­ле­ген аң­лап ал­ган һәм:

— И гүзәл ка­рендә­шем, әгәр дә син ми­нем өчен бал җый­саң, мин си­нең өчен җыр­лап-би­еп йөрсәм, ул ва­кыт­та дөнь­я­ның яме, бо­лын­нар­ның ма­тур­лы­гы, яш­әе­ше­без­нең тә­ме бетәр иде. Әйдә, һәр­кай­сы­быз үзе белгән эш­не җи­ренә җит­ке­реп баш­кар­сын, үз гамә­ле белән го­мер сөр­сен. Син дә, мин дә, баш­ка­лар да шун­нан бә­хет­ле бу­лыр­лар,— дип җа­вап биргән.

Бал Кор­ты­ның шу­шы акыл­лы сүзлә­ре Күбәләк­не хәй­ран кал­дыр­ган. Бер­сен-бер­сенә ка­рап, аң­ла­шып ел­ма­еш­кан­нар. Сау­бул­ла­шып ае­ры­лыш­кач, һәр­кай­сы үз эшлә­ре белән очып киткәннәр.

Шу­лай шул, җир йө­зендә һәр җан ия­се үз гамә­ле белән яши. Әгәр дә берәү­нең эшен икен­че кем баш­ка­ра икән, ул ва­кыт­та тор­мыш­лар да бу­та­лып бетәр иде. Ә бәлки мин ялгышамдыр?

08.05.94.

 

 

ЗӘҢГӘР КҮКТӘ АК БО­ЛЫТ

Хик­әя

 

Зәңгәр күктә ак бо­лыт йөзә иде. Аңа уты­рып оч­кан яң­гыр там­чы­ла­ры әле моң­ла­нып җыр­ла­ды­лар, әле шат­ла­нып си­ке­реш­теләр-би­еш­теләр, әле әки­ятләр сөйләш­теләр. Көн ма­тур һәм аяз иде. Әм­ма әллә кай­дан гы­на авыр ка­ра бо­лыт­лар ки­леп чык­ты­лар. Ут­лы таш­ла­рын уң­га-сул­га ыр­гы­та баш­ла­ды­лар. Ак бо­лыт­ка уты­рып йөзгән яң­гыр там­чы­ла­ры кур­кы­шып кал­ды­лар.

Менә бер ут­лы шар алар­ның иле бул­ган бо­лы­ты­на ки­леп ти­де. Ул да тү­гел, ка­ра бо­лыт авы­зын дәү итеп ач­ты һәм ак бо­лыт­ны йот­ты. Уң­нан-сул­дан төрт­те, ким­сет­те, ут таш­ла­ры — яше­не белән ор­ды. Ак бо­лыт­та утыр­ган яң­гыр там­чы­ла­ры кур­кы­шып җиргә ко­ел­ды­лар, үзлә­ре­нең азат бу­лу­ла­ры­на сөе­неш­теләр. Алар­ның һәммә­се ди­яр­лек чәчәк бак­ча­сы­на ту­ры кил­де. Ара­дан бер­се — ак бо­лыт­ның сөек­ле вак там­чы­сы, чәчәк та­җы­на тө­шеп утыр­ды. Ул ара­да кич бул­ды. Ка­ра бо­лыт күк йө­зендә һа­ман да яшен таш­ла­рын ыр­гы­ты­нып йө­ренә бир­де. Вак там­чы, чәчәк та­җы­на ке­реп, шун­да яше­ре­неп ят­ты һәм йок­лап кит­те. Мон­да аңа та­гын да рәхәтрәк иде.

Күзлә­рен ко­яш нур­ла­ры иркәләүдән уя­нып китсә, ни күр­сен, хә­веф кур­кы­ны­чы үтеп киткән, күк йө­зе чалт аяз! Тик ан­да вак там­чы­ның иле — ак бо­лы­ты гы­на юк икән. Нишлә­сен, елап җибәргән. Әм­ма аның елап утыр­га­нын ко­яш кү­реп ал­ган да көл­дерә баш­ла­ган. Там­чы бөр­те­ге көлгән-көлгән дә күккә очып киткән.

Ка­ра­са, аның яны­на үзе ке­бек үк яң­гыр там­чы­ла­ры җы­е­лы­ша баш­ла­ган­нар. Ул ара­да кай­дан­дыр та­гын ак бо­лыт пәй­да бул­ган һәм алар­ның һәммә­сен дә үзенә алып, очыр­тып алып киткән. Бу бә­хетлә­ренә сөе­не­шеп, там­чы­лар кул­га-кул то­ты­ны­шып җыр­ла­ган­нар, би­егәннәр, әки­ятләр сөйләшкәннәр. Алар­ның шат­лы­гын кү­реп, җир йө­зе та­гын да ма­тур­рак, ямь­лерәк бу­лып киткән.

Май, 1994.

 

КЕЧ­КЕНӘ ЧЫП­ЧЫК МА­ЛАЕ

Хик­әя

 

Көзләр җит­те. Көннәр туң­ды­ра баш­ла­ды­лар. Яз­лык­та кү­чеп килгән кош­лар, төр­кем-төр­кем бу­лып, җы­лы як­лар­га кит­теләр. Бар та­би­гать ты­нып, ко­яш сү­неп кал­ган­дай то­ел­ды. Менә соң­гы төр­кем каз­лар-үрдәкләр дә, үк­сез кал­ган дөнь­я­га сә­ламнә­рен оза­тып, ерак­лар­га та­ба очып кит­теләр. Алар­ның хуш­ла­шу аваз­ла­рын ише­теп Чып­чык Ма­лае да һа­ва­га күтә­рел­де, бер­ни­кадәр ара­ны ара­та­ла­рын­нан тал­пы­нып-җил­ке­неп оч­ты һәм, кай­тып, әни­сенә:

— Чык-чи­рык, чык-чи­рык, нигә без дә алар белән кит­ми­без?— дип со­ра­ды.— Нигә алар үзлә­ре генә китәләр. Нигә ту­ган-үскән җирлә­рен таш­лый­лар? Бер-бер яман­лык кө­телә­ме әллә?

А­ның та­вы­шы бор­чу­лы иде.

— Улым, ты­ныч­лан,— дип, аңа яра­тып эндәш­те әнкә­се.— Алар һәр ел­ны да шу­лай китәләр. Ә без шу­шын­да ка­ла­быз. Ту­ган-үскән җирлә­ре мон­да бул­са да, алар сал­кын кыш­тан кур­ка­лар. Ях­шы­дан-ях­шы­рак ва­тан эзләп йө­риләр. Яз җитүгә, алар са­гы­ны­шып кайт­кан бу­ла­лар та­гын. Мәң­гегә ки­ре китмәскә, мон­да ка­лыр­га дип сүзләр ку­еш­кан­на­рын, шу­лай сөйлә­шенгәннә­рен ишеткә­нем бар. Әм­ма көз җитүгә, әйткән сүзлә­рен оны­та­лар. Та­гын китәләр. Ва­та­нын, ту­ган-үскән җи­рен таш­ла­ган­нар­ның бер­кай­чан да кү­ңе­ле ты­ныч­лык та­ба ал­мый ин­де, аны­сы. Зәмһә­рир сал­кын кыш­лар­да да ва­та­ны­быз­да яши­без. Шу­ңа да без­нең кү­ңеллә­ре­без ты­ныч, бә­хе­те­без ка­мил! Бер дә ку­рык­ма, ак кыш­ның ма­тур­лы­гын күрү­челәр ямь­ле җәй­нең рәхә­тен ях­шы­рак то­я­лар.

Ә­ни­се­нең сүзлә­реннән соң Чып­чык Ма­ла­е­ның бор­чы­лу­га би­релгән йө­зе ка­бат бал­кып кит­те, ап-ак кыш­ның тизрәк ки­леп җит­үен телә­де. Әм­ма иртәрәк иде әлегә. Юк­ка гы­на­мы: “Ва­тан­га мәхәббәт ба­ла кү­ңе­ленә ана сө­те белән керә, ана сүзлә­ре белән үс­те­релә, той­гы бу­лып чәчәк ата, мәң­ге­лек ты­ныч­лык һәм бә­хет бирә!”— дип әйтәләр? Бу сүзләр ха­кый­кать бул­мый кал­мас­лар!

1994.

 

ЧЫП­ЧЫК МА­ЛАЕ ҺӘМ МА­ЧЫ

Хик­әя

 

Кап­чык-кап­чык иген та­шы­ды­лар. Ара­да бер­се ти­шек бу­лып, ишек ал­ды­на бо­дай си­бе­леп кал­ды. Бөр­текләр­не чүпләргә дип әүвә­ле алар­га йорт кош­ла­ры таш­лан­ды­лар. Әм­ма алар гы­на җы­еп бе­те­рер­лек тү­гел иде. Та­мак­ла­ры туй­ды. Җыр­ла­шып җибәр­деләр һәм уң­га-сул­га та­ра­лыш­ты­лар, ки­е­ре­леп ят­ты­лар. Кай­сы­ла­ры мон­нан, кай­сы­ла­ры те­геннән кы­так­ла­ды. Кәефлә­ре шәп иде. Миләш бо­та­гын­да утыр­ган Чып­чык Ма­лае элек алар­га игъ­ти­бар итмәгән иде, гәрәбәдәй эре бо­дай бөр­теклә­рен күргәч, тә­мам са­бы­ры бет­те. Бо­так­тан-бо­так­ка си­ке­рен­де. Кай­да йө­ри икән ин­де ул әнкә­се? Нигә мон­да гы­на уты­рып то­рыр­га куш­ты икән? Сү­зен тың­ла­ма­саң да ях­шы тү­гел! Әгәр дә бу бөр­текләр­не чүпләп ал­са, нәрсә бу­ла?

Чып­чык Ма­лае тиз генә очып төш­те, тә­кать­сездән ри­зык чүпләргә то­ты­нуы бул­ды, аны кем­дер эләк­те­реп тә ал­ды.

— Әни-и!..— дип кыч­кыр­ды Чып­чык Ма­лае.

Тик соң иде ин­де. Мур кыр­гы­ры Ма­чы тыр­на­гы­на кап­кан иде ул. Әйтмәгәннәр, өйрәтмәгәннәр иде­ме ишек ал­ды­на ял­гы­зы төшмәскә, әнә шул ка­ра афәткә эләгә­сең, ха­рап бу­ла­сың дип? Бик әйткәннәр, кат-кат кисәткәннәр иде!

— Аһ-ваһ!.. Ха-ха-ха!... Хә­зер мин си­не ашыйм!— ди­де ка­ра Ма­чы.

— Ярар, аша ин­де алай­са,— дип ки­леш­те Чып­чык Ма­лае,— тик бе­леп тор: мин — си­хер­ле! Әүвә­ле яф­рак идем, ми­не корт аша­ды, мин шул корт­ка әве­рел­дем, әм­ма ми­не бер чып­чык ма­лае ка­бып йот­ты. Ин­де мин шул Чып­чык Ма­ла­е­на әйлән­дем. Хә­зер син ми­не ашый­сың. Мин шун­нан си­ңа әве­реләм дә үзең­не ка­бып йо­там!— ди­де.

Бу сүзләр­не ишеткәч, ка­ра Ма­чы­ның бо­лай да шар ке­бек күзлә­ре трак­тор тәгәрмә­че кадәр­ле бул­ды­лар һәм ул, Чып­чык Ма­ла­ен кал­ды­рып, ярым ачык ишектән өйгә ке­реп шыл­ды.

— Менә шу­лай!— ди­де дә Чып­чык ма­лае, рәхәтлә­неп, һич­бер хә­вефкә би­рел­мичә туй­ган­чы бо­дай бөр­теклә­рен чүплә­де. Ма­чы исә ишек ал­дын­да ка­бат кү­ренмә­де.

1994.

 

 

МИН ҮЗЕМ БЕЛӘМ

Хик­әя

 

Әгәр дә аның белән оч­раш­ма­ган бул­сам, мин үзем­не әле дә бә­хет­ле ке­шегә са­нап йөргән бу­лыр идем, мө­га­ен. Ә сез алай тү­гел ди­сез­ме? Сөйләп би­рергә кирәк­тер бәл­ки? Ыша­ну һәр­кем­нең үз эше, ә ми­нем исә бу кат­лау­лы мәсьәлә­не аң­ла­тып бирү­не үз өс­темә алып ка­рый­сым килә, бәл­ки бүтәннәр өчен әһә­ми­я­те бу­лыр.

Кыс­ка­сы, ка­раң­гы кичәләр­нең бер­сендә дус­тым ки­леп кер­де дә, се­ре бер ке­ше ши­кел­ле күзлә­ремә ка­рап, әм­ма бе­раз кы­ен­сы­нып кы­на әйтә куй­ды:

— Си­нең ва­кы­тың юк иде­ме?

— Юк иде,— мин әйтәм.

Әм­ма нин­ди­дер бер шик кү­ңел тө­бен бор­чыр­га, җан­ны би­ма­за­лар­га то­тын­ды: ке­шеләр бер-берлә­ренә юк­ка гы­на сер ха­кын­да сүз куз­гат­мый­лар­дыр бит ин­де?

— Алай икән!

А­ңа кар­шы җа­ва­бым­да шу­лай шул ди­яргә кодрә­темнән килмәгәнгә, бе­раз ва­кыт ап­ты­раб­рак тор­дым. Аның ми­ңа текә­леп ка­рап то­ру­ын­нан бер нәрсә­не аң­лап ал­дым: Ул тиз генә китә­се тү­гел!

— Ярар!

Без ка­ра­шып ал­дык та куз­гал­дык, авыр адым­на­рым ми­не фа­ти­рым­нан түбән та­ба, бе­рен­че кат­ка өс­те­ри иделәр ин­де. Ә ми­нем йок­ла­мак­чы идем. Бу телә­гем­нең әле дә беткә­не юк. Үтер дә сал гы­на... Арыл­ган. Ке­ше кай­гы­сы­мы­ни, мон­да кө­не-тө­не ча­бып, бер ял күргән җан тү­гел­мен, җитмәсә бу ах­мак би­ма­за­лап йө­ри...

Күр­ше шул, кая ба­ра­сың. Иң ал­дан алар­га йө­герәчәк­мен үзем дә... Ал­ла­һы сак­ла­сын, кай­гы килә күрмә­сен!

У­рам­да яз ва­кы­ты иде. Күр­шем тәмә­ке ка­бы­зып җибәр­де. Са­сы исе бу­газ­лар­га ябыш­ты. Читтәнрәк ат­лар­га мәҗбүр бул­дым. Сүз баш­лар­га ти­еш иде дә, нәрсәгә­дер ул мәсьәләдә ашык­мый. Ә мин йол­дыз­лар са­на­мак­чы­мын: бер, ике... Егер­меләп бу­ла тү­гел­ме?

— Ник сөйлә­ми­сең?

— Нәрсә­не?

“Э­шең беткән­ме әллә си­нең, юк белән бор­чы­ма­саң?”— ди­еп бул­мый шул ин­де. Эһ, би­ма­за­лап йөрмәсә иде!

— Ярар, мин кит­тем!

— Тук­та!— ди­де ул, китә баш­ла­га­ным­да әмер би­реп.

— Си­не мон­да сак­лап то­рыйм­мы?

Күр­шем ка­раң­гы­да күзлә­рем­не эзлә­де бу­лыр­га кирәк, ие­леп-ие­леп йө­земә ка­ра­нып ма­таш­ты, әм­ма ирешә генә ал­ма­ды.

— Ну-у-у!

Бу мөгрә­ве ми­ңа бернәрсә дә аң­лат­мый иде. Шун­нан? Дөнь­я­лар икегә ярыл­са да исе китмәс ке­ше шул ул. Тә­мам җит­леккән. Туй­ган­чы эчкән. Ми­не юләргә са­нап, үзенә ияр­теп йөртмәк­че. Һай хәйләкәр дә ин­де ке­шеләр!

Йо­мы­шы­ның нәрсәдә икән­ле­ген тың­лар­га да теләмәстән кай­тып кы­на китәргә уй­ла­дым. Нәрсә, ми­не ха­рак­тер­сыз, пешмәгән ке­шегә са­ный әллә?

— Йә ярар, мин кит­тем...

— Тук­та!

Ул ми­ңа әмер би­рергә кем соң әле? “Күр­ше ха­кы — Ал­ла ха­кы!”— дигәч тә, ул ми­ңа Ал­ла тү­гел лә!

— Шун­нан?

Бу мө­гамәләдән бер генә дә фай­да­лы фи­кер азы­гы туй­ма­я­чак иде. Ниш­ли­сең ин­де, ул да адәм ба­ла­сы, ким­сетә­се дә кил­ми үзен.

— Эрелән­дең әле...

Мо­ны­сы ми­ңа биргән “ю­га­ры” бәя­се иде. Белә, чу­кын­ган, кай­сы як­тан ки­те­реп чү­кергә, янь­чеп кенә ал­ды. Кемгә әйтсә дә, аны җи­ңел генә ая­гын­нан егар­га мөм­кин бул­ган сүзләр бу!






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных