ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Дустым хәбәреннән. 17 страницаКәримов башта һичбер сүз әйтмәде, бераздан соң гына: — Шулай да, Назыйм Харисович, бу хакта тагын бер кат уйлап карауны яхшыга саныйм. Һичшиксез безнең фикерләр туры килерләр... — Әйе-әйе, уйларсыз, хатагызны төзәтерсез дип беләм! Борчылган кыяфәт белән чыгып киткән Кәримовның артыннан Мөхәррәмов кәефсез генә карап калды. Аннары, бераз уйланып алганнан соң, тагын үз эшенә чумды. Табигать, сезнең тормышыгызда минем һичбер эшем юк дигән төсле, мамык-мамык булып яуган кар эчендә, җылынып кына кышкы йокыда, һичбер хәрәкәтсез ята бирде. Тик песнәк кенә, кайвакыт тәрәзәгә килеп, теке-теке суккалап киткәли иде.
Мөхәррәмов шул утыруы белән, җене кузгалган төсле, күп, әле тотынырга исәбе дә булмаган һәм азагы табылмый яткан эшләрне бер җиң сызгануда очлап куйды. Инде хәзер аңа премьерага, академия театрына барасы калган иде. Юл уңаеннан ресторанга кереп, аз гына коньяктан авыз итү исәбе дә юк түгел аның: тамагын ялгаган арада Миләүшә ханым да килеп җитәчәк. Миләүшә ханым бүген үз “тәлинкәсендә”, кәефле иде. Юл буе иренә инде үсеп, буйга җиткән уллары Искәндәрнең үзенә-үзе отчет бирмәвен, кызлары Зөһрәнең вак-төяк чигеш-бәйләм белән артык мавыгуын озаклап сөйләп килде. Назыйм Харисович аны юри генә шаяртып та бүлдермәде, бары тик эшендәгечә салкынлык белән башын селкеп тыңлап барды. Ниһаять Миләүшә ханым, иренең кое төбендәге төсле салкын һәм тирән күзләренә текәлеп, ак йөзенә карап алгач, түзмәде: — Сиңа бу дөнья әллә бар, әллә юк! Ул балаларны бер мин генә тәрбия итәргә тиешменме инде? Искәндәреңә азрак бер-ике җылы сүз әйтсәң иде, тәртибенә керер иде... Юк инде, юк!...— дип зарланырга тотынды. Миләүшә ханымның пөхтә итеп матурлаган күз керфекләренең төсен алып, гүзәл йөзенә эз салып, ике яшь бөртеге бит очыннан тәгәрәп узды. Шоферның ишетмәвенә ишарә итеп, Мөхәррәмов: — Кирәкми, Миләүшәм, кирәкми... Сөйләшермен үзе белән, сөйләшермен... Йә, җитәр!..— дип, хатынын тынычландырырга тырышты. Миләүшә сак кына, ефәк кулъяулыгы ярдәмендә, үзенә күз яшьләреннән соң бозылып калгандай тоелган битен төзәткәләп куйды. Җитмәсә көзгесен чыгарды. Анда һаман да яшь, мөлаем хәлендә сакланган йөзен күреп, шатлыгыннан елмаеп куйды. Ә бераздан Миләүшә ханым тагын үзгәрде, эч серләренең әле бетмәгәнлеген раслагандай әүвәле авыр итеп офтанды, аннары: — Кәримов килгән иде...— диде дә иренә карап алды. Әмма һаман да бертөсле халәттәге Назыйм Харисовичның хәрәкәтсез йөзеннән аның бу сүзләргә әллә ни исе китмәве сизелеп тора иде.— Синең янда булган икән. Гади эш буенча гына, ди, Назыйм... Аңа тагын ни кирәк инде? Искәндәрне үземә аспирантурага бирегез, ди... Миләүшә ханым тагын иренә күз салды. Ә Назыйм нигәдер елмайган, әмма тыңламаган кыяфәтендә уйлана бирә иде. Калган юлны алар инде үз-үзләре белән генә сөйләшеп уздырдылар. Бер-берсенең уйларын бүлдерергә батырчылык итмәделәр ахрысы. Театр бинасына ян ишектән генә үтеп, турыдан-туры партерга керделәр. Күпләр үзләре башлап Назыйм Харисович һәм Миләүшә ханымның сәламнәрен алдылар. Бигрәк тә Кәримов тырышлыгын күрсәтте: янындагы урынны да тәкъдим итте. Дөрестән дә аларның урыннары янәшә булып чыкты. Театрда халык күп иде. Аларның шактые шәһәрнең галим-голамәсеннән һәм зыялы студентларыннан гыйбарәт иде. Ни дисәң дә, Туфан Миңнуллинның әсәрен уйныйлар шул. Герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган яңа пьесаның куелачагы хакында гәҗитләр күптән шауладылар, вакыйга һәркемне кызыксындырган, урыннарыннан кузгаткан, эшләрен калдырып торырга мәҗбүр иткән ахрысы. Сәхнәнең ачылуын изаланып көткән, шашкын һәм дә арган кыяфәтле, куе кара чәчле, мәһабәт һәм кире холыклы Туфан Миңнуллин утырган урынында мең кат әйләнгәләп алды, сикереп торды, шуны гына көткәндәй пәрдә күтәрелде. Пьеса кирәкмәгән, тапталган, ясалма мәсьәлә белән башланып китте. Сәхнә ничектер төссез һәм әһәмиятсез кебек иде. Әмма шагыйранә агышлы куәт илә акрынлап үзенә җәлеп итә барган төп проблема төслеләнеп һәм тулыланып китте. Сәхнә үзенең төп көченә ия була барды. Тәнәфестә үк авторны күпләр котлый башладылар. Туфан Миңнуллин үзе дә бик риза иде булса кирәк, күзендәге шашынган сөенү нурлары аның йөзен балкытып торды. Аннан читтәрәк утырган Гатауллин ни елмаерга, ни җитдиләнергә белми көлемсерәп, Миңнуллинга карап торды. Аннары аның күзләре Мөхәррәмовныкылар белән очрашты. Алар бер-берсен белә иделәр. Әмма Гатауллин Мөхәррәмовны бары тик министр буларак, Мөхәррәмов исә Гатауллинны элеккеге журналист һәм хәзерге галим сыйфатында гына. Шул ук вакытта Мөхәррәмов Гатауллинны убылып китәргә торган текә яр читендәге кеше буларак та күз алдына китерде. Аларның күзләре бу очрашудан соң бүтән бер-берсенә карамадылар. Кеше күңеле һәрвакыт юашлыкка омтыла. Аны никадәр тирәнрәк, хәтта җидешәр йозак астына яшерсәң дә, шулкадәр ул гүзәлрәк һәм сөйкемлерәк була бара. Әмма менә шул ябык ишекләр артында яткан күңелнең ачкычлары кулыңда булып та, үзеңнең ихтыярың илә аны чит кешеләргә бирәсең һәм мәңге шулар колы буласың (мәхәббәттә дә күп вакыт менә шулай инде ул); мең ятлар да бер-берләренең серләренә шул “уртак тел табу” илә кулларына төшергән ачкычлар ярдәмендә кемлегеңә төшенә, җаныңа үтеп керә ала: һай кешеләр, никадәр рәхимсез сез! Нигә сезләргә башкаларның эч серләре? Нигә сез башкаларның дөньяларына катышмый вә бәгырьләренә игәү илә ышкымый яши алмыйсыз? Рәхимсез сез, кешеләр, рәхимсез! Спектакльнең икенче өлеше дә афәрин алкышлары белән үтте. Соңыннан, автор үзенең бәхетле минутлары эчендә йөзүендә калып, дәрәҗәле барлык кешеләрне, артистларны, галим-голамә һәм журналистларны аз гына булса да бу пьеса хакында фикер алышу өчен банкет залына чакырды. Бу үтенечен кире кагу һичбер тәртип-кыйблага сыймый иде, шуңадыр бик күпләр риза булдылар. Мәҗлестә кабат-кабат автор исеменә зур рәхмәтләр әйтелде. Мондый кул чабулардан Мөхәррәмов һич тә читтә кала алмады. — Мин,— диде ул,— шәхесләрнең йолдыз булып балкып януларын күз алдыма китерә алам, әмма аларның да менә шушындый ук, барыбыз кебек үк самими булуын, гадәти булуын әлегә уйлап җиткерә алмый идем. Бәлки, кирәксә, безнең күбебез шәхес була да аладыр...— Мөхәррәмов болай ук чөелеп китәргә уйламаган иде, әмма күңелләргә үтеп кергән уенның тәэсире сәбәбеннәндер, ул да үзенең репертуарын башкаруга кереште.— Безнең халыкның бөеклеге менә шушындый, дөньякүләм шәхесләребез булудадыр да! Мин автор өчен бик шатмын!.. Бу сүзләре күпләрнең күңеленә май булып ятты. Мөхәррәмовның җылы елмаюы артист һәм зыялылар халкын үзенә таба елышырга мәҗбүр итте. Үзләренең аңа карата булган ихтирам һәм игътибарларын бердәм күрсәтергә ашыктылар. Миләүшә ханымны да кемнәрдер үз яннарына чакырдылар. Тик шушындый җитди, шул ук вакытта оештырылган төстә уйналучы икенче, тормыштагы театрны бары бер генә кеше күзәтеп, бу хикмәтләргә тамашачы булып утыра иде. Ул кеше күп вакытларда ничектер оялгандай күзләрен читкә алып, дивардагы вак-төяк сызыкларга карый, аннары үзенә ямь тапкандай тагын нидер ният итеп, башкаларга күз ташлый. Бу кеше куе чәчле, ак битле, усал карашлы һәм озын буйлы иде. Аның тагын бер игътибарны үзенә тарта торган сыйфаты бар: өстәл янында утырганда шушындый озын һәм дәү аякларын чатлап-ботлап, бөтен тирә-якны биләп утыра. Ул кешене күпләр мәҗлесләрдә һаман да шул ук урынында күрде, әмма һичкайсы да мөрәҗәгать итмәде, аның кемгәдер кирәклеге бардыр дип уйларга мөмкин түгел иде. Мөхәррәмовлар монда артык озак булмадылар, алар белән Исхаков та чыкты. Үтә якын танышлар булсалар да, алар бу кичәдә ике сүз дә алышмаган иделәр. Мөхәррәмов үзе белән кайту өчен Исхаковка тәкъдим ясады, ул бик теләп бу сүзләрне кабул итте. Алар юлда артыгын сөйләшмәделәр: Мөхәррәмов, һаман да элеккечә, ашыкмаска, мәсьәләне кызулык белән чишеп ташламаска киңәш итте. Бу сүзләре Гатауллин хакында иде. — Ул үз урынында калырга тиеш, соңрак күз күрер,— диде. Исхаков аның теләгенә хилафлык итмәячәген белдерде, тагын да: — Сезнең өчен барын да эшләрбез!— дип, үзен зурга куярга җай тапты. Билгеле, Мөхәррәмов сүзне беткәнгә исәпләп, Исхаковның шушы соңгы сүзләренә игътибар да итеп тормады. Үз шәхесенә бик канәгать кыяфәт белән шәһәр турында, төрле вак-төяк яңалыклар хакында сөйләнгәләп бара бирде. Исхаков исә тагын бер кат очрашып сөйләшүнең файдага гына икәнлеген кабатлады һәм Чехов урамында, фатиры төбендә министр машинасыннан төшеп калды. Менә шулай, элеккечә, бәйрәм-театрларга ул һаман да ялгызы йөри иде. Машина бүтән урамга таба борылгач, Миләүшә ханым: — Нинди эшләр куертып йөргән була ул, нигә инде бу тормышны юкка катлауландырырга?— дип, иренә гадәти сораулары белән мөрәҗәгать итте. Мөхәррәмов: — Әйе, бу мәсьәләне чишелгәнгә санаган идем шул... Юк... Монда нидер бар, нәрсәнедер әйтеп җиткермиләр,— диде һәм сүзен бетерде.— Әйе, әйе! Шушындый гади тормыш, гади замана ничектер куерып, әллә ничә катлы һәм каударлы булып тоела башлады.
Тышта кар яуды да яуды. Кышның күкселләнә башлаган йөзен агартты, кешеләргә ябышып йөрде, очты, уйнады, дөньяны аклагандай итте. Аңа күпләр басып үттеләр, әмма ул барыбер горур иде, усал һәм җитди иде. Яуды да яуды, агачларны май аендагы ак чәчәкле шомыртлар рәвешенә кертеп, үзенең бар табигатьне хозурландыруына бер дә шикләнмичә, икеләнмичә яуды да яуды. Ә аларны очыртачак, теләсә кая куып йөртәчәк килбәтсез җил еракларда, бик еракларда адашып-саташып йоклый бирде. Яратам бугай мин кышны. Чөнки кышта туганмын... Гатауллин юлда яңа танышы белән бергә кайтты. Шул озын буйлы, яшьлек бөркелеп торган, үзенең котсыз тоелган аяк-кулларына урын таба алмаган егет аңа самимилеге һәм шул ук вакытта ашыга-ашыга нәтиҗә ясавы, шунлыктан күпне күрергә, күпне аңларга омтылучы холкы илә генә түгел, киң күңеллеге белән дә бик тиз ошап өлгерде. Танышулары да кызыклы гына булды: алар икесе бергә киемнәрен алырга гардеробка килделәр, Гатауллин ялгышлык белән номерын төшереп җибәрде, ә егет тиз генә иелеп алып бирде. Аннары сүз артыннан сүз китте. — Минем сезне кайдадыр күргәнем бар кебек... Юк, бүген генә түгел, моннан алдарак, әмма ачулана күрмәгез, исемнән чыккан инде... Ә, туктагыз әле, сез музейларда еш буласызмы?— Гатауллин егеткә сораулы караш ташлады. — Юк, Гариф Гафурович! — Концертта? — Юк, мин җырчы түгел... Артистлар арасына да болай гына килеп эләктем. Минем дустым актриса. Ул чакырды. Күр, диде... Күрдем: үземне ташлап китте... Ә аннары, мин гади укучы, студент кына... — Димәк, сез минем лекцияләремне тыңлаган кеше инде!.. Ә дустыгыз кем соң? Ә андый итагатьсез кешене мин белмим кебек... — Гариф Гафурович, ул кем — кыз кеше... — Ә-ә, аңлыйм-аңлыйм! Алар театр бинасыннан чыккач та бергә киттеләр. Шәһәрдә кышкы төн кар коя иде. Гатауллин, учын өскәрәк күтәреп, кар бөртекләрен җыя барды да, елмаеп: — Бала чактан калган гадәтем... Малай вакытымда күктә очкан кар бөртекләре артыннан сәгатьләр буе куып йөри идем... Күңелле була иде,— дип, уйчанланып барган юлдашына карап алды.— Мин бит сезнең исемегезне исемә төшерә алмадым, беренче фараз итүләрем дә уңышсызлыкка очрагач, инде ул ялгышларымны кабатларга кирәкмәс дип саныйм. Гатауллинның шушындый кичәдән һәм күпме вакытлар сүзсез, үз уйларына чумып йөрегәннәреннән соң никтер сөйләшәсе, кем белән булса да гәпләшәсе килә иде бугай. Чөнки ул уйларыннан гарык туйган иде. — Мин, мин — Әхмәт!— дип сузды егет. — Ә, Әхмәт дисең инде алайса. Әхмәт! — Гатауллин тагын да кар бөртекләрен учына җыя барды. Гариф Гафурович кебек өлкән кешенең менә шушылай сабыйлануы Әхмәт өчен кызык иде. Әмма сабыйларның олы кешеләр кебек кыланырга омтылуы һәм өлкәннәрнең бала-чагалыктан китеп бетмәвендә бернинди начарлык та юк сыман. — Әхмәт, син авыл малае инде, авылдан, дигәнем, шулай бит? — Юк, тулысы белән үк түгел... Мин — шәһәрнеке, әмма ләкин... Авыл тормышын да беләм дип әйтә алам. — Ничек уйлыйсың: авыл матурмы, шәһәрме? — Ә нидә соң аларның каршылыгы? — Билгеле инде, бересе — әлегә икътисади яктан арттарак, икенчесе — мәдәниятлерәк... — Әхмәт, әйдә болай сөйләшәбез: чагыштырулар бер өлкәдә, бер җептә булсыннар. Алдык икътисади якны — монысы аңлашыла, ачык күренеп тора... Ә мәдәният ягын карыйк... Сез кая таба кайтасыз? Мондамы?— Гатауллин үзе барган юлга күрсәтте. — Мин сезнең белән барыйм әле... — Ярый, юлдашым булырсыз! Алар бераз юлны сөйләшмичә генә килделәр. Сүзне тагын Гатауллин дәвам итте: — Шәһәр белән авылның аермасын мәдәнияттә күрергә була.— Ул Әхмәткә карады. — Шәһәр җитәрлек үсешкә ия: кинотеатрлар, музейлар, цирк, опера — күп инде... — Ә авыл? —... — Ә авыл? — Авылның да үзенчә үз мәдәнияте бар. Бездә аны халык культурасы дип тә әйтергә була. Фольклор дөньясы. Дөресен генә әйткәндә, авылда да мәдәният, шәһәрдә дә... Берсе халыкның үзендә үскәне, икенчесе — калада, таш кысалар эчендә... Кайсысы яхшырак? Әйтүе кыен, әмма ләкин белеп була: кемгә кайсы якынрак, шунысы ул кеше өчен яхшырак, бары шул гына! — Әйе, Әхмәт!— Гатауллин якынрак килеп, егетнең җилкәсенә кулын сузды.— Дөрес, мин сезнең өчен бик шатмын... Ничәнчедә инде сез? — Бишенчедә үк инде, Гариф Гафурович!— Әхмәт сүзен өзми генә дәвам итте, ул дәртләнеп аңлатырга-сөйләргә кереште.— Менә авылда шәһәр кешеләреннән көләләр инде, безне булдыксызларга, дөнья күрмәгәннәргә, чиле-пешлеләргә, ипине агачта үсә икән дип белүчеләргә тиңлиләр. Без дә инде, үзебезнең яктан, шул кыр батырларыннан, эшчән куллардан көләбез. Имеш, алар мәдәниятсез һәм фәлән-төгән генә. Менә тагын бер мисал, хәзер язучылар тырыша-тырыша, авыл агае шәһәр кешесе була алмый, шәһәр кешесе авыл агае була алмый дип гауга куптаралар. Имеш, авыл кешесе шәһәргә күчеп килсә дә төшендә баганалары белән шыгырдаган ихата капкасын күреп сагына, чөнки аны күңеле авылына тарта, диләр. Дөрес, кешедә сагыну тойгысы булмыйча мөмкин түгел. Әмма бит алар, язучылар, ялгышалар: шәһәр кешесе дә, авылныкы да бер-берсеннән һичбер аермалы түгел. Шәһәрдә дә кеше шул ук — сөйләшүе, кичерешләре һәм башкалары, авылда да шул ук. Әйтәләр, имеш табигатьне авыл кешеләре генә аңлый алалар. Юк, алай түгел. Кешеләр барысы да бер, барысы да тоя, аңлый, сиземли. Тик, шул ук вакытта, таш бәгырьлеләр бар, алары инде шулай ук анда да, монда да... Гомумән, минемчә, мәдәният ул авылда — авылча, элеккечә, халыкча булырга тиешле, шулай үсәргә хаклы. Анда опера сәнгатен көчләп үстерергә кирәк түгелдер дип саныйм. Ә шулай да профессиональ сәнгать белән халык сәнгате якыная, бер-берсе белән аралаша... Алар бер сукмактан баручы ике кеше кебекләр. Алар бер-берсенең яхшы гадәтләрен бер-берсеннән алалар, үзара охшарга да тырышалар, бары шул гына! Сүзен бетергәндәй Әхмәт фикерләрен такылдаудан тукталып калды. Ул әле генә сөйләгәннәренең кызулыгыннан айнымаган һәм һаман уйларының очын эзләп башын катыра иде. Аларны юлларында азрак чайкалып басып торучы егет туктатып, тартырга бирергә таләп итә башлады. Әхмәт алай итте, болай итте, әмма аңа бәйләнчек егет сагыз кебек ябышырга өлгергән иде инде: — Әйдә, җыелыйк бергә... Нәрсә, теләмисезме?.. Хан корсаклар, начальниклар, имеш!— дип сөйләнә-сөйләнә артларыннан иярде. Гатауллин, бүртенеп: — Нишлисез сез, ни сөйлисез? Оят түгелме?— дия башлаган иде, исерек тагын да җәелебрәк китте: — Оят, имеш... Кешеләр, карагыз, оят, имеш!.. Мине эшемнән куалар, ни өчен соң, ни өчен?.. Мине теләсә-кайсы заводка эшкә алалар, минем разрядым бар... Мәгез, мә! Начальниклар!.. Гатауллиннан арткарак калып, Әхмәт шул исерекне якалап алды да, тез астына төртте. Тегесе, чайкалып, артка мәтәлде. Аны Әхмәт тагын торгызды да: — Йөрмә, бар, кайтып ял ит!— дип, Гатауллин артыннан килеп җитте. Исерек нәрсәгәдер төшенгәндәй, ә аннары янарга теләгәндәй кулын күтәрде, яңадан төшерде. Үткән-сүткәннең күзенә чалынмаска теләп, кар өемнәре артындагы агачлыкка таба мыгырдана-мыгырдана атлады. Әхмәт аңа әйләнеп тә карамады, Гатауллин белән сөйләшүен дәвам иттерде һәм: — Менә безнең мәдәниятебез!— дип көлеп куйды. — Юк, кемгә нинди кайгы килми дә, кемнәр бераз бушанып алмыйлар,— дип, аны Гатауллин төзәтергә ашыкты,— аның хәзер шундый чагыдыр... Кемдер аны бер дә юкка кимсеткән һәм ул шул кешедән аласы үчен башкалардан кайтарып йөри. Кеше бит ул ничек тә җиңүче булырга тырыша, хәтта җиңелгәндә дә! Гатауллин үз сүзләре эчендә югалды. Ул хәзер балаларча кар бөртекләрен дә кумый, матур үткән кичәдән алган күңел алкышларын да таратмый иде. Тормышның катлаулылыгын беразга булса да онытып тору, ял итү өчен кешеләр ни генә уйлап чыгармаганнар, ләкин аларның берсе дә күңел кылларына мәңге тәэсир итеп тора алмыйлар, алар тормыш хакыйкатеннән көчсезрәк, чөнки тормыш сәяхәт тә, күңел ача торган урын да түгел, бәлки көрәш кыры, мәңгелек көрәш мәйданы. Анда һәр кеше үзенең бәхеткә никадәр хакы барлыгын белмичә генә, үзен таныту, күрсәтү өчен генә тырыша. Шунысы кызыклы, монда кешеләр нидер кычкыралар, алдыйлар, көләләр, юха теллеләнәләр, кәпрәяләр һәм бүтән төрлегә әвереләләр, әмма, ни генә эшләмәсеннәр, ничек кенә җиңүче булырга тырышмасыннар, барыбер, иртәме-соңмы дөреслек җиңә! Элек-электән ул шулай килә. Моны барыбыз да белә! Ә нигә икән дөреслек белән генә яшәмибез? — Ә бит күп нәрсә, бөтен әйбер икътисадтан тора. Гади итеп әйтсәк — акчадан. Акча барлык кешеләрне дә үз тирәсенә җыя. Акча һәммәне үзенә буйсындыра. Акча! Тора-бара акча тагын кешелекнең иң куркыныч һәм көчле дошманына әвереләчәк! Әхмәт сүзләрендә тукталып калды. Аның болай сөйләнеп алуыннан әллә тамагына нидер төртелдеме, әллә башкамы — туктаусыз йөткереп куйды, сөйләгәнен дәвам итмәкче иде, Гариф Гафурович сүз алды: — Акча? Акча әле һаман үз көчендә. Ләкин, Әхмәт дустым, тулысынча түгел! Мәсәлән, менә миңа акча магазинга кергәч кенә кирәк була. Аңынчы мин аны бөтенләй дә исемдә тотмыйм. Бу — күпләрнең шулай! Минем өчен акча ул — бер кәгазь кисәге, ягъни отчет кәгазе... Менә ни!.. Трамвайда талон тәртибе бар бит. Мин үземнең бушка утырып йөрмәвемне белдерү өчен талон тиштерәм. Бу да шулай... Мин үземнең бушка, бер файдасызга ашап ятмавымны белдерү өчен, хайван түгеллегемне раслау максатында магазинга талон, ягъни акча бирәм, акчаның эше бары шул гына! Гатауллин бу фикереннән соң балаларча куангандай булды, адымнары да җиңеләйде. — Димәк, акча зур көч түгел.— Әхмәт өчен әллә әңгәмәдәшен үртәү, әллә хакыйкатьнең ачылуы кызыграк иде, анысы аңлашылмады. Ул юк-бар сораулар бирүен дәвам иттерде.— Ә нигә һаман акча-акча дибез? Нигә акча дигән нәмәрсә бар соң? Гатауллин шунда үзе дә көтелмәгән сорауны бирде: — Әхмәт, сез өйләнмәгәнме? — Юк, ә нигә? — Сез хатыныгызны акча өченме, яратканыгызга күрәме алыр идегез? — Билгеле, яратканга күрә! — Шулай булгач, менә тагын бер дәлил. Кеше үз тормышының нигезен төзи. Акча белән түгел, дөреслек белән! Әхмәт көлеп куйды, ул сабыйланганнан-сабыйлана бара иде. — Ә бит акчасыз өйләнеп тә булмый... Туй итү кирәк, дуслар... — Ә монысы инде башка эш. Сездән туй көтелә икән, димәк, сезнең бу җәмгыятькә никадәр файда китерәчәгегез тикшерелә. Бары шул гына. Димәк, сез эшлисез, файда китерәсез дә, аңа бәрабәр — туйлык акча! Туегыздагы сыегызга карап сезгә бәя бирәләр! Гатауллин җитәрлек аңлаешлы итеп сөйли иде, әмма Әхмәткә алар юк-бар, мәгънәсез, ялган кебек тоелдылар. Егет өчен үз туксаны хакыйкать иде. Шуның сәбәпле үз ахмаклыгын төшенеп тә җитмәде. Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|