Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 18 страница




— Менә спекулянтлар — акчалы кешеләр бит! Бернинди файда китермиләр...

— Ничек?.. Файдалары бар. Алардан син юк әйберне аласың. Алар сиңа әллә кайлардан юкны бар итәләр. Билгеле, өч-дүрт хакка кыйммәтлерәк итеп. Шуның өчен без юк чалбарны бар итеп киябез. Әйтәм бит, кешеләр үзләрен өстен итү өченгә тырышалар. Ләкин дөреслек барча нәрсәләрдән дә өстен, көчлерәк. Сезнең яхшы киемегезне киеп, башкалардан шуның белән өстенлегегезне күрсәтәсегез килә ди, әйтик, ә бит күбебез моңа ышанырга да өлгерә!

Әхмәт мондый ук ачулы сүзләрне көтмәгән иде бугай, ул аклана ук башлаган иде, Гатауллин, аны бүлдереп:

— Тормышта зур көч бар — дөреслек! Ул һәркайда яши. Аңа һәркем буйсына... Бары шуны онытмагыз, дустым!— диде һәм хушлашып кулын сузды.

Алар икесе ике якка, үз урамнарына таба киттеләр. Ә кар һаман да ява иде. Әллә инде табигатьне сафлар өчен, көзен шәрәләнеп калган каен кызларына ак тунын кидерергә дип, әллә адәм балаларының күңелләрен агарту теләге белән, сөендерү максатында? Шулай итеп үз сәбәбе белән кар ява да ява бирде.

 

Сиздермичә кыш моңлана иде. Ялгышалар шагыйрьләр. Яз гына моңланмый, кышның да үз көе бар. Ул әле итек олтанына ябышып нидер мыгырдана, әле морҗа тишекләренә кереп, исерек мужик кебек быдырдый, әле салмак кар белән бергә бишек көен көйли. Кем белә, бәлки кыш үзе үк язны җырга-моңга өйрәтеп калдыргандыр? Ә нигә? Көннәр җылынып, басулар буйлап кар сулары челтерәсә, каен бөреләренә кунган кар бөртегенең күзләре яшьләнсә, нинди моң туа бит! Ул кышкы озын кичләрдә кояшны сагынып моңланган күңелнең җыры түгелмени? Шул үзе!

Әмма дөньялык йөзендә әле һаман да кар иде. Кыш үзенең хозурлыгын саклап, эре кыяфәте белән урманнарда йөрде, ак сакалын межаларда тарый-тарый, басуларда йөрде, битләрне өшетте, әле борыннарга чиртте... Кышны юкка усал диләр. Кыш шаян булганга гына усал кебек ул. Кышта күпме бәхет, бәрәкәт бар.

 

Гатауллин тынып калган дөньялыкның моңына хәйран итте. Каян килә бу? Уңына һәм сулына карады, аннары гына күккә текәлде. Гаҗәп, бик тә гаҗәеп хакыйкать ачылды аңа. Әле генә тукталып торган кар, яңадан куерып яварга ниятендә күктән ишелеп төшеп килә, шәһәрнең яктылыгы анда мең төрле нурлар белән уйный һәм ул моң булып ишетелә иде. Бу соклану мизгеле Гатауллинга һаман да җавабын таба алмаган хакыйкатьне ачты, әмма аңа нидер булды, йөрәген тотты һәм юл читендәге кар өеменә капланды. Моң аның җанын үзе белән еракка, бик еракка, бу дөньялыктан читкә алып очты...

Казан, 1983.

 

 

БЕЗ ДӘ МОНДА БАР ИДЕК

Роман

 

Салкын кыштан соң кинәт яктырып киткән көләч кояш нурларына агачлар һәм гөлләр генә түгел, адәм балалары да тартылган чор, гүзәл мәл иде. Әмма ул озакка сузылмады. Чыпырдашып яз ерганакларында уйнаган шаян балалар да каз бәбкәләре артыннан болынга сибелделәр, гөлләр чуарланып, агачлар купшыланып, кайчан гына салкын хөкем сөргән дөньяны онытып, җәйгә таба ашыктылар. Җәй!.. Мондый матур көннәрдә тыныч кына бәхеттә гизеп яшәп ятасы да бит, юк шул, дуамалны юкка гына юньсез димиләр. Бөтен авылны таңнан ук ду китереп Сәлим абый үте. Тузынып өенә кайтты...

Шушындый ямьле көннәрнең берендә авылга яңалык булырдай хәбәр килеп керде дә, колактан-колакка, өйдән-өйгә йөреп, тиз арада күпләрнең исен җибәрде.

— Дегет тапканнар икән, җир маен!..

Бу куаныч бик озак вакытлар телдән төшмәде. Шулай да хәбәр артыннан килгән яңасы дөньяны чуарлый торды, нефть хакындагы сүзләрне искәртте, ахырда озаккадыр оныттырды...

Шулай беркөн, инде искәрткәнебезчә, Сәлим абзый өенә таңнан ук ду килеп кайтты. Атын капка баганасына гына бәйләп калдырды да, чыбыркысын сарай ягына таба ыргытты. Ул мул булып көлеп торган чиста табаклар, чиләкләр өстенә барып төште дә, барчасын шалтыратып җиргә чәчте, поскан урыныннан тавыклар йөгерешеп чыкты. Боларга бер дә игътибар итми, Сәлим абзый бусагасы белән диярлек каерып ачкан ишегеннән өйгә узды һәм куркыныч тавыш белән:

— Суйдылар, көпә-көндез таладылар, җирәнгечләр!— дигән сүзләрне бутый-бутый, ачылган авызыннан берьюлы һәммә әйтерен чыгарып бетерде дә, хәйран калып, урындыкка сыгылып төште.

Ул арада хатыны Хәлимә җиңги көтү артыннан аз гына черем итү нияте белән борын төрткән мендәрен күпертеп рәтләде дә, алгы якка чыкты. Бик бетеренмичә, самими тавыш белән:

— Кояш күтәрелгәндә нигә болай вакытсыз шашасың, атасы, рәтлерәк кыланып буладыр бит!— дип, көйле һәм сузымлы тавышы белән иренә эндәште. Сәлимнең канына сүзләре капчыклап тоз гына салу булачагын җиңги белеп бетермәде, ахры.

— Булмый шул, булмый, рәтләп-рәтләп...— дип үртәнде Сәлим.

— Ярар-ярар,— дигән булды Хәлимә җиңги, ваемсыз гына: — Җимерелмәс!

— Җимерелә!— дип сикереп торды да Сәлим абзый, өстәлгә төртеп:— Самавырны җылыт, хәзер кайтып җитәм,— дип, аршынлап атлый-атлый ишеккә юнәлде.

Авыл тәмам уянып килә иде.

Хәлимә җиңги, самавыры тавыш алгач, иренең ямьсезләнүеннән айный алмыйча, авыз эченнән генә сөйләнеп, тәрәзә кысаларына кунырга өлгергән тузаны ашыга-ашыга сөрткәли башлады.

“Йә инде,— диде ул үзенә үзе,— бу Сәлимгә ни җитми?”

Самавыр җырлап җибәргәндә Хәлимә җиңги инде ире кузгаткан ачуын чыгарып бетергән иде. “Бетмәс әле, корымагандыр,— диде ул үз алдына,— буласы булгандыр. Гомерем буе чәчләремне агартты, хәзер инде бер дә исем китми”,— дип юанып куйды.

Хәлимә җиңгинең олы улы армия хезмәтен үтеп, быел яз, ташулар тынган бер ямьле көне елмаеп кайтып керде. Йортның терәге булып килә. Сәлим абзый да башын бутап, күмхуҗ җенен йоктырмаса, йа Рабби, гүзәл вә акыллы бәндәләрнең берсе буласы бу, олысы, Миргалиме.

Уртанчы улы Гатаулла да егетләнеп килә әнә, күрше Казалы урта мәктәбендә интернатта торып укый, бик мактыйлар үзен. Кечесе — Галимулла, иншаллаһ, гел дә Хәлимә җиңги инде. Һай шунда кыз бала булып дөньяга килгән булса, әнисе аны чәчәктән-чуктан гына киендереп йөретер иде, ата-бабадан килгән гүзәл тәрбиясен биреп, күгәрчен итәр иде. Булмады шул, нишлисең, Алла колы шул ул адәм дигәннәре, язмышы ни боерса, шуңа буйсынмый булмый. Йа Ходаем, болай да балалары бик гүзәлләр әле!

Хәлимә җиңги ян тәрәзә ягындагы саргаеп уңа башлаган көзгегә килеп: “Үзем дә Ходайга шөкер икән әле, матурданмын!”— дип, ирен читләрен чәнчә бармагы белән сыпыргалап алды. “Әйе, Ходайга шөкер!” Ошбу кояшлы бәйрәм көннәре бар җаннарны сөендереп кызгылт читектән генә йөрисе иде дә, Сәлиме ирек бирми диярәк үзалдына тагын ирен сүкте. Ни пычагыма дип шул тирес корты белән тормыш корды икән? Карасаң — йөзе, сөйләшсәң — юньле сүзе юк!

Әмма Сәлим абзыйның элекләрне батыр егет булуы исендә иде Хәлимә җиңгинең. Тик ничек инде, ир хатыны булып, ирне мактап булсын? Хатын-кыз булмый кала бит аннары!

Ул арада ишек алдында көлешкән авазлар ишетелде. Хәлимә җиңги, ак келәттә йоклаган малайларының тавышына куанып:

— Бусы — Миргалим көлә, бусы — кечесе,— дип куйды.

Малайлар бер-бер артлы өйгә кереп, өстәл янына уздылар. Миргалим:

— Әти кайда, әни?— дип сораган иде, башта Хәлимә җиңги, ишетмәгәндәй, эндәшмәде, улы кайтарып тагын сорагач:

— Йөри шунда, иртә таңнан дулап,— диде дә, моңсу гына: — Йа Рабби Ходаем балаларымның бәхет-куанычларын бирсен!— дип тезеп китте. Моңа каршы Миргалим:

— Бирер, әни, бирер, бирмәсә, өлешебезне тартып алырбыз,— дип көлә башлаган иде, Хәлимә җиңги:

— Чү улым, алай сөйләшмә, атаң булмый калырсың,— дип, Сәлим абзыйның пырдымсыз кылануларын исенә алып, улын үзенчә ачулангандай ите. Тик малайлары җавапка тагын көлешеп кенә куйдылар.

Кара әле кечесен, Галимулланы, пошмый гына йөргән була иде, ни кылана, әнисеннән, Хәлимә җиңгинең үзеннән көлә түгелме соң?

Әмма малайлары сөйләшү кыйбласын үзгәртеп, башка әйберләр хакында сүз ката башлагач, җиңги дә сүрелеп, үз җылысына кайтты. Иртә таңнан, гомергә булмаганы, теләсә нәрсәгә үпкәли иде ул. Әллә бу иртәдә йортка картлык килеп керде, әллә ни булды?

Шуның галәмәтедер дип исәп йөртергә уйлады Хәлимә җиңги. Ире Сәлим абзый, идарәдән әйләнеп кайткач та, авыр сүз белән бәрелмичә, аңа өлкәннәрчә кылан диярәк акыл биргәләде. Хәлимә җиңгинең акыл өйрәтүләрен Сәлим абзый башта дәшми-тынмый гына тыңлап торды да, бер янга кыйшая төшеп, чәшке-чынаякларын үзеннән читкәрәк этә-этә:

— Харап иттеләр бит, барлык көч-куәтемне биргән югары як басуны бит әле җитмәсә,— дип, салмак кына сөйләнеп алды.

— Атасы,— дигән булды Хәлимә җиңги,— иртә таңнан, көн тишелмәс борын дулыйсың, аңлатмыйсың,— дип, үзенчә иренең дуамаллыгына бәя бирде: “Шулдыр әле, югары оч Фатыйма, тагын эшен ташлап гурудка, йомырка сатарга йөгергәндер, бер дә башка булмас!”

Болай уйлау җиңгигә Сәлим абзый алдында акыллырак, белемлерәк булып кылануга ирек бирә иде.

Әмма хатынына Сәлим абзый борын чөяргә мөмкинлек бирмәде:

— Хәлимә, безнең югары басу төбендә дегет тапканнар. Каланча утыртасылары икән. Әлмәт ягындагы сарутлар безгә дә күчәр инде,— дип сөйләнә башлады.— Мин бит ул җилләр безгә тимәс, бездән дегет тапмаслар дип куана идем. Булмады... Болайга китсә, басуларым бозылып, игеннәр әрәм генә булачак икән,— дип башын игәләп торды да, эһ итеп, кызып китеп, өстәлгә орды. Башка эше калмаган. Чөнки нефть диңгезе алдында Сәлим абзый гына түгел, күмхуҗ идарәсе дә көчсез иде.

Ике атна арасы узды дигәндә, үч иткәндәй нәкъ Сәлим абзыйларның бакча башына, ихаталары артына шундый ук каланча-вышка утыртып, җирне бораулый, үзәкләрне каезлый башладылар.

Моңа Сәлим абзый түзеп тора алмады. Туры район үзәгенә, Кәрим Хафизович янына, бригадасындагы ике җигүле айгырның берсен алды да китте. Юлда усал яңгырга эләгеп, пычракка батып бетүләренә дә карамастан, кожанын да салмыйча, тугарылып секретарь янына үтеп керде. Кәрим Хафизович, тормышның барлык каршылыкларын кичергән кеше, Сәлим абзыйның өс-башына игътибар итми, бик җылы каршы алды. Утырырга урындык тәкъдим итте. Бригадирның хәлен сорашкач, күмхуҗ мәсьәләләренә тукталды:

– Язгы чәчүне уңышлы уздырдыгыз... Тик менә печән әзерләүнең начар баруына, Сәлим Латыйпович, бригадир буларак, коммунист буларак ни дисез?

Сорау гади иде. Әмма юлда аты тугарылудан өстәлеп күпергән бар усаллыгын секретарьга җиткерергә талпынып торган Сәлим абзый, кинәт тотлыгып, каушый калды. Кәрим Хафизович ашыга белми иде. Бригадирның суынып килүен сиземләп, акрын гына тагын сорап куйды.

— Иртәрәк бит әле,— дип сузды сүзен Сәлим абзый,— печәнгә иртәрәк. Рәисебезне дә үзем күндердем. Ашыкмаска кирәк. Чын үлән әле яңа үсеп килә, Кәрим Хафизович!

— Да-а, “Алга”ны кузгатуы авыррак шул,— дип, ярым көлемсерәп, секретарь соңга калу мөмкинлеген, яңгырга китсә, авыр булачакны кат-кат тәкрарлады. Юк, ул усалланмады. Ике карт коммунист бер сүзгә килә ала иде. Күмхуҗ рәисе хакында да фикерләшеп алдылар.

— Онытып торам, карагыз әле, Сәлим Латыйпович, нишләп сез, ә рәисегез килмәде?— дип сорап куйды.

Сәлим абзый сүзнең шуннан башлануын көткән иде. Әмма ялгышуына үзе гаепле булуын да аңлады: Кәрим Хафизовичны ул аз белә икән!

“Кәрим Хафизович?!.”

Коммунист. Атасы Хафиз абзый Донбасс шахталарында эшләгән кеше — эсэрлар партиясе әгъзасы булган. Күп буталган, әмма эшче аңы җиңгән кешеләрнең берсе иде. Әтисенең Кәрим нидән ялгышканын үсеп җиткәч кенә тулысы белән аңлап җиткерде. Ул үсмер малай булып килгәндә, атасы вафат иде, малай әнисе белән генә торып калды. ФЗУда укыганда армиягә алынды. Ул арада — сугыш. Сугышта ул намусына тугрылыклы булды. Мәскәү астында коммунистка керде, аннары аны “партработник” иттеләр. Хәзер — районда.

Боларын Сәлим абзый да яттан белә иде. Әмма кешене таныр өчен кимендә утны яки суны бергә кичәргә кирәк...

Тукта әле, Сәлим, син монда нәрсә эшләп йөрисең, ярдәм сорап килдеңме? Юк инде, булмас, һич булмас! Әллә кайчан “Алга”ның җирен бүлеп куйганнар: ничә гектары нефть булачак, күпмесенә әрем үсәчәк!

Сәлим абзый секретарьдан сөйләшмәс булып кайтты. Шушы тынычлануы озакка сузылды. Җыелышларда да эндәшмәде, ачуланышмады. Хатынына да авыр кагылмады. Атын да атлатып кына йөртте. Барысы да аның үзгәрүен күреп, Сәлим дә картайды дип нәтиҗә чыгардылар. Тик алар ашыга иде: уракка төшәбез дип торган көннәрне ул тагын дулап китте.

 

Бригадир чыгып киткәч тә Кәрим Хафизович озак уйланып утырды. Башта, гадәте буенча, иртәгә нинди эшләр күз алдында тотылуын барлап чыкты, аннары, ярты җирдә өзелеп калган, Сәлим абзыйга карата булган фикерләрен исенә төшерде. Секретарь үз кормасы кешеләрне ярата иде. Ә Сәлим абзый — шундыйлардан. Картның йөзен Кәрим Хафизович беренче күрүдә үк үз итте. Агара башлаган куе сары чәч һәм кырыс йөзгә хас булмаган янып торган күзләр. Сәлим абзыйның үзсүзле булуы хакында да күп хәбәрдар иде ул. Әмма бүген булган сөйләшү аңа карата күңелендә йөртелгән юк-бар уйларны берьюлы җимереп аты.

Кәрим Хафизович төн уртасында гына өенә кайтты. Урамда күн итекчән, бала вакытындагы төсле, яңгыр суларында пычтырдый-пычтырдый ләззәткә күмелеп йөрде ул. Аны кайбер яшьләр таный да икән әле: көлешеп, исәнлек сорап узалар. Секретарь алардан көнләп тә куйды. Бәхетлеләр алар, бик бәхетлеләр. Менә бит дөньялар ничек үзгәреп бара. Район җирләрендә нефть таптылар. Озакламый һәр авылга үзәкле электр уты керәчәк, бу — бер; икенчедән, нефтьчеләр район аша бик яхшы асфальт юл салырга исәп йөртәләр. Димәк, күп дигәндә ике елдан ул да пычрак урамнан түгел, ә асфальт юлдан җиңел аяк киеме белән, юк, өй башмагы белән генә уза алачак. Боларга сөенми мөмкинме соң?

Авыллар шәһәрчәгә күчә башлады, син аны телисеңме-юкмы, тормыш бер дә сорап тормый.

Якын-тирә авыллардан гына түгел, ерактан, бик ерактан яшьләр һәм хәтта өлкәннәр дә Әлмәткә җыела. Әлмәткә, нефтьчеләр шәһәренә. Төрле авылда, йомык шәхес булып яшәгән кешеләр үзләренә монда урын табалар, кинәт балкып, янып китәләр, үзләренең көчләрен сизәләр, шунда тәрбияләнеп, чыныгу алалар. Менә сәнәгать нишләтә — меңнәрне үзенә туплый, барысын чүки, эшкә яраклы хәлгә китерә. Төрле төбәктәге үзенә хас культура монда бер учка җыелып, бөтенәеп, охшашланып китә, тормышта яңа дәрт уята. Анда җанга якын “Сарман” гына түгел, “Уфа көе” дә, “Сөн буе” да, “Агыйдел” һәм меңнәрчә башка җырлар, шул җырларның рухы булган кешеләр бергә оешып, яңа моң, нефть җыры тудыра ала. Алар барча кешеләрдән мең өлеш бәхетлеләр. Менә шулар белән булу үзе дә зур бәхет!.. Ә күмхуҗда ни? Һәр авылның үз кыйбласы, үз җыры. Әле алар бер рухта булсалар да ярар иде. Юк шул! Һәр авыл үз кирелеге белән, усаллыгы белән аерылып тора. Аңлап бетер аларның теләген. Алар — мең, син — бер!..

Кәрим Хафизовичны өендә хатыны Гөлгенә көтә иде.

Хатын ирен яратмый дигән сүзнең мәгънәсен төшенми иде ул. Ничек инде хатыны ирен яратмаска тиеш? Яратмаса, шулай сагыныр идемени ул аны? Кәрим кайтмыйча йоклый да, тынычланып утыра да алмый түгелме соң?

Гөлгенә ханым тышта яуган җәйге җылы яңгырга рәхмәт укып, ян тәрәзәне ачып җибәрде. Бакчадан саф, иркен һава агылып бүлмәгә үте. Шунда ишек ачылды. Аннан күренгән Кәрим Хафизович энәдән-җепкә кадәрле су иде. Гөлгенә, аны күргәч, шатлыгын яшерми көлә-көлә сөйләнеп иренә якынлашты да:

— Минем көзге чебиемне кайсы күлләргә салганнар,— диде,— кара, и-и-и, бигрәк көзге чеби инде, дәү балам!

Яшьлектән гадәтенә кергәнчә бер-берсен яратышып, бит очларыннан гына сөешеп алдылар.

Бу минутта алар мөгаен үзләре дә сизенмәстән самимиләнеп алганнардыр? Адәм баласына күпме җитә: бер елмаеп карау һәм шуннан аңлашып китү кешене бөтен гомере буе бәхетле итә, уйланып арыган башка, тынгысыз җанга ял бирә. Һәрхәлдә адәм баласы сөю-сәгадәттән башка көн итә алмый. Ансыз ул дөньяның ямен сизми, шатлыгын күрми.

Кәрим Хафизович үзен бәхетле бәндәләрдән саный иде. Эштән бигрәк, гаилә тормышының матур корылуы аның күңел тынычлыгын саклавына мөмкинлек бирә, вакытын кирәкле файдалануына ярдәм итә иде.

Кәрим Хафизович үз хатынына бер вакытта да орылып бәрелмәде. Яшьлектә булгандыр, анысы, әмма ул вакытта да үзенең ни кыланганын тиз сизеп, туктап кала белде. Гөлгенә ханым көмән күтәргәч, төн йокысын югалтты. Анда да, бала кайгысыннан бигрәк, тормыш иптәшенең исән-сау булуы аны ныграк борчый иде. Шул көннәрдә аны ак әби йомыш белән күрше авылга җибәрде. Кәрим Хафизовичның ул вакытта нидер буласын йөрәге сизгән иде. Юл буе: “Гөлгенәмне исән калдырсаң иде. Уч төбемдә генә йөртер идем, өрмәгән урындыкка да утыртмас идем!”— дип Ходайдан ялварды. Бик ярата иде ул Гөлгенә ханымны, бик ярата иде.

Кәрим Хафизович буйга-сынга таза булса да, гаҗәеп гүзәл җаннарны сөйдерә һәм көйдерә алган булса да, арадан, күркенә түгел, холкына кызыгып, Гөлгенәне сайлап алды. Еш авыргаласа да, Гөлгенә ханым тәкәббер һәм горур иде. Кәрим Хафизович хатынының җаен таба алмыйча озак җәфа чикте. Бәлки яшьлек хаталары өчен үч ала торгандыр дип тә исәп йөртеп карады. Ялгышты. Исереп кайтып, гаиләсен харап итә язды. Гөлгенә ул көне еламады да, ялвармады да, ирен чиста урын-җирдә йоклатты. Үзе төне буе аяк өстендә йөреп чыкты. Кәримнең дуамаллыклары бала тугач кына юып алгандай юкка чыкты, ул тормышның җаен дилбегәсеннән тотып алды.

Гөлгенә ханым ире Кәрим ак әбинең йомышын эшләп кайтканда малай тапкан иде. Ул ирен күрүгә елмайды. Әмма аягына тора алмады. Атналап ак әби карамагында булды.

Җомга кичкә генә баладан соң кичергән авырулары үте. Гөлгенә ханым елмаеп, балкып аягына басты, йөри башлады. Тагын гаиләсенең күңелле-бәхетле көннәре башланды. Алар яхшы яшәделәр. Улларына Шәриф исеме куштылар.

Кәрим Хафизовичларның башка балалары булмады.

Шәриф кече яшендә Гөлгенә ханымга охшаган булса да, үсә төшкәч нәкъ атасы төсен алды. Хәзер ул Мәскәүдә политехник институтта укый иде. Әти-әнисенә югары курсларда аз-азлап берничә хат язды да бөтенләй диярлек хәбәрсез калды. Гөлгенә ханымның моңа бик эче поша иде. Тик ире Кәрим Хафизович кына:

— Ул бит олы кеше, үз башына яши башларга күптән вакыт,— дип, улы Шәрифне артык иркә-наздан мәхрүм итәргә кирәклекне кат-кат кабатлагач кына, Гөлгенә ханым хафаланмаска тырышты. Тик ана күңеле — ана күңеле шул: улын гел дә исеннән чыгармый, һаман, хат язуын түгел, үзен көтә иде.

Әмма улы кайтмады. Кечкенә генә открыткалар белән канәгатьләнә белән канәгатьләнә торды. Шундыйларның берсендә үзенең студентлар отряды белән эшкә китүен хәбәр иткән иде.

Ә моңа Кәрим Хафизовичның ачуы килде:

— Эшкә, имеш! Коры сүз! Аз гына хәбәр-хәтер итсә ни булган? Кайтып китсә! Атаны — ата, ананы — ана дип белми,— дип сукранды.

Шәрифне әтисе бик көткән иде. Гөлгенә ханымны үзе баштарак юатып йөрсә, хатыны хәзер Кәримне тынычланырга үгетләде.

— Кирәкми, әтисе! Ул бит инде бала-чага түгел, тормыш күрсен, кешеләрне. Гомер буе безнең куенда гына яшәмәс бит инде!

Кәрим Хафизович: “Беләм мин аларны!”— дип орылып бәрелгәндәй итсә дә тынычланды. Улы белән дә, Гөлгенә ханым белән дә килеште: “Күрсен, йөрсен!”— диде.

 

Сәлим абзый өенә кайтканда аны гадәттән тыш хәбәр көтә иде. Кәрим Хафизовичка бригадир ничектер үпкәләвен, ачуы килүен юл буе сүндерергә тырышты, булмады, газапланулары бушка иде. Арбасына утырган һәм җырлап-шыңшып кайткан юлаучы егетне дә эт итеп сүгәсе, гомумән дөньясына төкерәсе килде аның. Секретарь була торып та Сәлимне аңламады бит. Юк, аңларга теләмәде. Нишлисең, печән сүзе чыккач, авызы томаланды да куйды бригадирның. Әйтер сүзен әйтә алмый калды. Серен дә чишә алмады, ни өчен килүен дә ачыклап бетермәде. Киңәш тә итешмәде бит шунда. Нидәндер курыкты!

Җәйге юл инде җепшетеп, томырылып яуган яңгыр җиргә сеңгән, тик ара-тирә генә су җыелып, гүләвек булып тора иде. Сәлим абый эше юк кеше кебек юл буена шуларны санап кайтты. Бу гүләвекләр гүя Җир-ананың күз яшьләре кебек тоелдылар аңа. Сәлим абый үзе дә елый иде. Күңеле үкси иде аның. Өенә кайтып кергәнендә ул, үпкәләгән мескен карт кеше төсле, балтасын суга төшергән абзыйдай кызганыч хәлдә иде... Менә күпме вакытлар узды. Тик секретарьга булган үпкәсен Сәлим абзый һаман да оныта алмады. Шул очрашуларын вакыт-вакыт исенә төшереп, тынычлыгын җуя торган булып китте. Инде күпме сулар акты. Шушы соңы төннәрдә озак ятып та йоклый алмыйча газаплана. Бу юлы борынына дегет, җир мае исе кереп җәфа чикте, түзмәде, алласын да, каргасын да сүгә-сүгә үрле-кырлы йөренде. Тик шунда гына май исенең кайдан чыкканын абайлады.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных