ТОР 5 статей: Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы КАТЕГОРИИ:
|
Дустым хәбәреннән. 20 страницаХәлимә җиңги түзмәде, сүтелеп китте. Карт йөзе җыерчыкланып, минут эчендә күз яше белән коенды. Ул, өстәл яныннан китеп, яулык чите белән генә чеметеп-чеметеп битләрен сөртте. Озак кына күзеннән яше китмәде. — Кая барыйм инде...— дип сукранды ул.— Беренче малаең булса да, соңгысы түгел бит, өй тулы ир-ат... Малай дип үзәгемә төшкән идең, ярдәмчегә бер кыз да булмады шунда, һаман малай да малай... Туясың юк инде!— диде, үзенә усаллыгын җыеп һәм елаудан кинәт туктап калды. Сәлим абзый да бу юлы ачуланмады: — Һәй, эшендә йөридер әле... Эшләре бетмәгәндер!— дип сөйләнеп куйды. Аннары хатынына сиздерми генә басу ягына чыгып, буровойга таба колак куеп торды. Буровой каланчасының гадәттәге дөбер-шатыр эшләп утыруы ишетелми иде. Анда җан әсәре барлыгы да сизелмәде. Тик ишек алды ягыннан сак кына капка ябылган тавыш ишетелде. Сәлим абзый өйгә керде. Түрдә улы Миргалим, ярым айнык, ярым исерек хәлдә, чишенергә теләп булса кирәк, костюмнарын эләргә элгечтән буш урын эзли иде. Сәлим абзый аны күрмәмешкә сабышты, тик кайнап торган ачуы аның бөтен тырышлыгын югалттырды. — Кайда йөрисең син, эттән туган нәмәрсә? Халыкта булмаганы син кыланасың инде! Ничәнче көнең китте бит! Ата йорты дип белмисең, лыгырык булып эчеп кайтасың. Кеше баласы булса, оялыр иде... Миргалим аның сүзләренә игътибар итмәгәндәй, күкрәк кесәсеннән бер йомарлама акча чыгарып, атасына сузды. Сәлим абзый моңа каршы туздай кабынып кына китте: — Төкерәм мин синең акчаңа!— Ул малаеның акча тоткан кулына сугып җибәрде. Акчалар бик ишле булсалар иде кирәк, идәне тутырып чәчелделәр. Сәлим абзый бу тамашага телсез калып, улына күтәрелеп карарга кыймыйча, ничектер уңайсыз хәлдә тезләренә сыгылып төште. Җыя башлады. Охшады аңа акчалар. Аз түгел бит. Бер уч! Миргалим текә генә, атасына сөзеп карап алды. Күрдеңме безнекеләрне дигән кыяфәт аны батырайтты. Ул, салмак кына, үз җаен белгәндәй чишенде дә, карават буена сузылып яты. Яткан җирендә йокыга да китте. Кайвакыт саташынып, сүз аралаш аңлашылырлык итеп: “Маһинур, Маһинур!”— дип, җимерек тавыш белән йотылып һәм, ара-тирә, назлы гына: “Фирүзәкәй!”— дигән сүзләрне кат-кат кабатлап йоклады ул. Аның караватны иңләгән гәүдәсе, киң күкрәкләре бер үк вакытта дәһшәтле һәм, шулай ук баһадир икәнлеген сиздерә, кот очырып кымшангалап куюлары куркытырлык иде. Сәлим абзый акчаларны сак кына җыйды. Бөгәрләнгән урыннарын сыйпаштырды, кат-кат санап узды. Әмма санына һич төшенә алмады. Тагын санады. Буталды, тирләде. Тәне буйлап йөрәге урык-сурык чабып йөрде. Акча иде шул бу! Гомере буе каерып эшләгән, көрәп бәрәңге боламыгын ашаган крестьяның беренче тапкыр акча күрүе иде. Моның ише акчаның күмхуҗ кассасында да булганы юктыр. — Акча! Сәлим абзый шомланып куйды: “Бәлки?.. Алла сакласын!..— Бераздан үзен тынычландырды, кулга алды.— Юктыр!.. Дегет эшен акчалы диләр аны!..” Бу акчаларны һичкемгә бирәсе килмәде. Ул аларны яу белән килеп алсаң да куеныннан чыгармас дәрәҗәдә үзенең гайрәтенә ышанды. Ишек төбендә чиләк шалтырады. Хәлимә җиңги кола сыерын савып бетергән иде булса кирәк. Сәлим абзый яшь чагында ясап куйган шкафының йозаклы тартмасын ачты. Акчаларны әүвәле саннарга теләде. Әмма тагын буталгач, тартмага салып, биген яхшылап бикләде дә, хатынының каршысына чыкты, авыз эчендә ботка пешергәндәй: — Кайтты бу малай...— дип, мыгырданып куйды. Таң матур, алсу иде. Гөлләрнең таҗларын, сабый баласын әнкәсе башыннан сыйпап иркәләгән төсле, кояш нурлары назлап сөеп үттеләр. Агач яфракларыннан тамгалаган төнге яңгырның төймә-төймә тамчыларына ияртем таң җиле исеп куйды. Ерак урманнан күке тавышы ишетелде. Рәхәт иде яшәве, рәхәт иде. Хатыны яныннан Сәлим абзый эре генә узып китте, мыгырданып җырлаштыргандай итте: — “Ал-су-лана, моңла-н-на...” Һе, әйтеп карасыннар хәзер малаеңнан эш чыкмады дип! Күрсәтерләр әле сәлимнекеләр, күрсәтерләр! — “Җир безнеке булыр, ачулансак...” Сәлим абзый куәт белән читән казыгына барып ябышты. Казык, шуны гына көткәндәй, ярым ямьшәеп төште. — Кайчан черергә җитешкән диген? Сәлим абзый үз-үзе белән сөйләшеп, абзар-кураларны, йорт тирәләрен әйләнеп узды. — Күрсәтерләр әле, күрсәтерләр... Ну малай!.. Мин аны юкка йөри дип торам. Ә ул! Мә әти дип бит ә!.. Ал, ди!.. Сиңа алып кайтым, ди!.. Сәлим абзый бу ялганына үзе дә сизми ышанып куйды. Көтүләрне бер кат озаткач, тагын чәй яңартырга кушып, түшәккә башын төрткән килеш тавык йокысы белән черем иткән Хәлимә җиңгәчәйне дә торгызды. Үзе, тәрәзә янына килеп: — Әллә инде бүген тагын да яварга итә... Кояш болытка югалды. “Зәмзәм суы”ннан да авыз яңартсаң ярар иде бит,— дип, җиңгәчәйне күзләп алды. Тегесенең бар эше чәй хәстәрендә иде. Ул иренең ни сөйләгәненә һич колак салмады. Сәлим абзыйның кирле-мырлы әйткәләгән сүзләрен тыңламаска иткән иде бугай. Чәй өлгергәч, Сәлим абзый, байлар кыяфәте илә киерелеп алып: — Хәлимәкәй, утыр әле, сүз бар иде,— дип куйды. Җиңгинең моңа тагын исе китмәде, шулай да бу сүзләренә колак салмый калмады, хәтта җавап та кайтарды: — Эшеңә соңга калма, персидәтел килгәнне көтеп торма,— дип, күңеленнән сабыр гына бер кәлимә сүз чыкты. — Калмам,— диде Сәлим абзый.— Без эшлисене бүтәннәр башкармас, безгә дә калыр. Тәпигә тора башлаганнан эшлибез, Аллага шөкер!— дип сөйләнеп куйды. Хәлимә җиңги каршы һичбер сүз әйтмәде. Әмма Сәлим абзыйның аны котыртасы килә иде, тик уе барып чыкмасын гына сизеп булса кирәк, турыдан-туры, мәче-тычкан уенын уйнап тормыйча, һөҗүмгә күчте: — Баедык бит әле, Хәлимәкәй!— Ул сынап кына хатынына карап куйды... — Малай кайтты да... Әйе, син сыерны сава идең, тотты да, менә, әти, сиңа үземнән акча, аз булса да булышу булыр, ди... Ул шкаф тартмасын барып ачты. Миргалим шулвакыт ыңгырашып куйды. Сәлим абзый җәһәт кенә шул якка күз салып алды. Юкка борчылды, Миргалим әйләнеп кенә яткан икән. Бик яхшы, саташып мыгырданганы да бетте. Сәлим абзый тартмадан кызыл, шәмәхә акчалар чыгарды: — Менә, хатын, күр!.. Мондый акча безнең күмхуҗ кассаларында да юк... Өр-яңалар! Миргалим бирде. Яхшы эшләгән өчен хезмәт хакы, ди... Мә, әти, ди бит, ә!.. Ал, ди, сиңа алып кайтым, ди... Теләсәң нәрсә эшләт, ди... Сәлим абзый хисләнгән саен ялгышты, ялгышкан саен үз хыялларында үзе адашты. Чәе шикәрсез дә татлы, ипие майсыз да бик тәмле тоелды. Чәй арасында хатынына сөйләнә-сөйләнә, әллә ниләр эшләтү, гүяки дөньяның үзен сатып алуда фикерләнеп планнар корды. Аның бар уйларын идарәгә чакырып килгән хатын гына бүлде. Хыялланып утыра торгач, Сәлим абзый иртәнге эш бүлешүгә соңга калган иде.
Идарәдә аны көтеп алганнар икән. Ишек буенда тезелешкәннәр: — Хәлимә җиңги бүген кочагында йоклаткан ахрысы,— дип, үзара шаяртышып, сүзләре белән төрттереп калдылар. Әмма Сәлим абзый аларга бик алай игътибар итеп тормады... Сөйләшеп маташыр чакмыни?.. Күмхуҗ башы рәис Хөсни малае Рифкать мыштыр-мыштыр гына вак-төяк кәгазь, сводка кисәкләрен актарып утыра иде. Сәлим абзый белән дә баш кына кагып исәнләште. Күренеп тора, нидер булган, йөзе караңгы иде. Моннан берничә ел элек институтта читән торып укыганнан соң бераз агроном булып йөргән Рифкатьне көтмәгәндә күмхуҗ башына утыртып куйган иделәр. Дөресен әйткәндә, ул белеме зур булу аркасында бу эшкә кулай кеше булып чыкты. Янәшә торган ике авылдагы ике күмхуҗны кушкач, мондый зур хуҗалыкта дәүләт киңлекләреннән торып эш итә торган кеше кирәк дип озак уйланылганнан соң сайланган рәис иде ул. Халык аны авторитеты өчен түгел, бәлки якын итүе аркасында, үз кеше булганга куйды эш башына. Әйе, Рифкать үз кеше иде. Ятим үсте, эш рәтенә өйрәтергә әтисе булмаса да, үзенең үҗәтлеге, һәркемгә булышырга омтылуы, үзсүзлелеге белән бу китек ягын тутыра белде. Әнисе Хөсникамал түти, аз гына шәйле толлардан булса да, баласын тәрбияләүгә бар көчен-җанын куйган иде. Әмма малае ничектер, әллә үсеп җитүе аркасында, әллә әнисенең акылы шәйле булудан шикләнеп, берара чит-ят җирләргә чыгып, югалып та торды. Анасы нинди генә изага төшмәде, күзләрендә яше кибеп, сукыраю галәмәте якынайгач, улы кайтып керде. Һәм шуннан бирле ике аягының берен дә чит якларга атламады. Хөсникамал түтине яхшы тәрбия кылу уе белән ул бер яшь җиңгәчәйне йортка алып кайткан иде, әмма тегесе, карт анаңны нишләп саклап ятыйм дип киткән дә барган, диделәр. Ә Рифкать бирешмәде. Үзен-үзе җиңә белде. Әнисе дә, үз җаен алып, улын хафаларга салмаска тырышты. Карчыкның гүя акылы кире кайткандай, күзләре дә сихәтләнгәндәй булды. Тик төннәрен-иртәләрен, улым өйдәме икән дип түрдәге караватта йоклаган сөеклесен кат-кат караштырып, үз алдына сөенгәләп Коръән сүрәләрен, белгән йола-бәет-җыруларын такмаклап утыра-утыра йоклавын онытып ук бетерә иде. Әмма малае, мыштым гына маташса да, эш белән йөргән икән, тракторны ремонтка җибәрәләр дигән булып, әнисенең рөхсәте белән атна-ун көнгә калага барган да институтка кереп кайткан. Моны Хөсникамал түти белми дә калды. Улы төннәр буе әллә нинди калын китапларны укыган чакларында, кәгазь-каләм эшенә күнегеп киткәндә: “Йа Рабби-Аллам, бу баланың зиһеннәре таралып, кеше көлкеләренә генә калмаса ярар иде инде!”— дия-дия, пәйгамбәрләр-фәрештәләр белән сөйләште. Төн йокламас улына да: — Алай итмә инде, йөрәк парәм, шулкадәр күп укымасаң, тракторың йөрмәс дип беләсеңме?— дип ялвара-үтенә, Рифкатен берара гел укымас иткән иде, тагын, әллә каян шунда, элекке гадәтен яңартып җибәрде улы. Хөсникамал түти: — Хөсни малае югарыда укый икән, өйдән торып укып, зур кеше булмакчы,— дип сөйләнүче кешеләрдән ишеткәч кенә, Рифкатенең эшенә комачау итү гадәтеннән туктады. Рифкать җиңде. Институтны бетереп, диплом алып кайтты да, менә сиңа мә, зур кеше булып китте. Тик төннәр буе исәпләп, укып утырулары гына гадәте булып калды. Ә Хөсникамал түтинең яңа борчулары туа торды. Аның барлык исәбе — уңган киленле булу иде. Кайчандыр йортка кереп чыккан хатынның исә монда исе дә калмаган, йа Рабби, әллә шул, бу өйләнгәнме дип, кызлар үзенә карамыйлармы икән? Хөсникамал түти ни итсә-итте, күрше-күлән карчыкларын көйләп-яраштырып, алардан кыз димләттерде. Югары оч Гайса кызы Миңлесорур, яше дә бар, тазалыгы да, диделәр. Ә чибәрлекне туйда гына карыйлар! Булмады, юкка күрше-күләне белән Миңлесорурны җилкетте, юкка мең үлчәргә, хафаланырга, кияү кочагын уйларга хисләрен кузгатып җибәрде. Кыз никадәр көтсә дә, Рифкать ашыкмады. Ул килмәде. — Улым риза булмаса, үзем алып кайтам, берниенә дә карамыйм, бик уңган, булган бала ул,— дип сөйләнеп йөргән Хөсникамал түти дә телсез калды. Улы, кистереп: — Кирәкми, иртәрәк әле,— диде, — Минем үземнең йөргән кешем бар, киленле булырсың! Шул елны Рифкать өйләнде. Хатыны бу якларда күренгән кеше түгел иде. Аны күпләр: — Хахул икән ул,— диделәр. Кемнәрдер: — Марҗа!— дип бәхәс корды. Ә чынлыкта аның хатыны Дон буеннан, нинди юллар беләндер бу якларга сугыш чорында килеп, башта балалар йортында эшләгән, аннары күрше район сырхауханәсендә шәфкать туташы булган Маша түтәйнең кызы Надя иде. Авыл халкы Надяга беренче көне үк Наилә дип исем такты. Тик бала-чага гына: “Нәдә түтәй, Нәдә түтәй!”— дип сөйләнә бирде. Ә Наиләнең хахул кызымы, марҗамы булуына корылган бәхәскә Рифкать рәис булып алуга ук чик куелды. Ул марҗа да түгел икән, хахул кызы да булмаган ләбаса: татар, имеш! Тик Миңлесорур өчен Наилә һаман киндер ыштанлы марҗа булып калды. Ул аның таза-тулы гәүдәсен дә, озын буен да, татар кызларыныкы төсле кара чәчләрен дә яратмады. Көндәшләр дүрт ай вакыт узгач чишмә юлында очраштылар. Тау астыннан менә торган тар такыр сукмактан мөлдерәмә тулы чиләрен көянтәсендә күтәреп Наилә күтәрелеп килә иде. Уйнап торган күкрәкләре, гүяки кысан күлмәге эченә сыешырга теләмәгәндәй, җанны үртәгәндәй сулык-сулык килеп тибрәнделәр. Миңлесорурның үзенә көндәш тиешлеген белмәсә дә, Наилә нидер аңлагандай булды. Үтеп китәргә теләде. Миңлесорур тар сукмакта ян белән торып, көянтә-чиләкләрен җилкәсеннән төшермичә, Наиләнең юлына аркылы килде. Аска таба көндәшен этеп җибәрүдән аз гына сакланып калды. Наилә сукмактан арткарак чигенде, каршысындагы кешенең кем икәнлеген һәм ни сөйләгәнен аңлашып өлгермәде. — Безнең егетләрне аздырып йөрмәсәң...— дип, берничә оятсыз сүзне ул арада Миңлесорур ябыштырып өлгерергә дә җитеште. Наилә ул сүзләрен ишетте, тик мәгънәләренә төшенмәде. Куркынып читкә чигенә бирде. Калай әтәч шикелле, Миңлесорур аның артыннан атлады. Читәнгә килеп терәлгәч кенә Наилә Миңлесорурга күзләрен күтәреп карады. Миңлесорур чигенеп куйды. Зәп-зәңгәр күзләр, кап-кара чәч, ап-ак маңгай, ярымай кара сызык кашлар, озын керфекләр астыннан текәлгән зәңгәр күзләр аны өшетеп үте. Ул куркынып куйды. Менә хәзер ул күзләр аны нидер эшләтерләр кебек иде. Наилә, уңайлы мизгелне файдаланып, көндәшеннән ычкына алды. Чиләкләрен түгеп бетерә язып диярлек, ярым йөгерә, ярым атлый кайтып җитте дә, сарай артына чыгып, туйганчы елады. Аның беренче тапкыр күз яшьләрен сөртүче кешесе дә, иркәләп юатучы сердәше дә булмады. Әнисе аннан еракта, ә ул үзе — килен иде. Наилә менә шушы елавыннан соң, күктә очып йөргәненнән җиргә төште, күбәләк кенә түгеллеген аңлады, йөрәк астында акыртын гына нидер селкенеп куйды. Һәм ул үзенең озакламый ана буласын, балага узган икәнлеген сизенде. Күз яшьләре белән бергә усал татар хатыннары хакындагы уйлары да күңел түрләреннән сыгылып агып чыккан кебек иде. Бала — кайгыларны оныттыра белгән җан иясе... Бала — аналарга көч бирүче! Бала!.. Наилә моннан соң суга күрше хатыннары белән бергә төшәргә, ялгызы гына йөрмәскә өйрәнеп китте. Ә Миңлесорур аның зәңгәр күзләреннән курка башлады. Алар аңа ниндидер яманлык эшләде һәм эшләр, һич югында ут булып йөзенә чәчрәр кебек иделәр... Рифкать сүз башларга ашыкмады. Башта кешеләрнең җыелып беткәнен көтте булса кирәк. Аннары уйга чумды, тын утырды. Шуннан соң гына сүзен турыдан башлап: — Бүген печәнгә төшәбез!— диде. — Ә?.. Ни?.. Һе!.. Рәис бу ык-мыкларга игътибар итмәде. Сораштырырга тотынды: — Беренче бригадада ничә чалгы җыелыр? Сәлим абзый, урыныннан кубып: — Кирәк кадәр булыр, анысы...— дип сузды.— Ир-ат халкы бик эшчән, әйе... Бер дистә чамасы булыр кебек, әйе... Рифкать аңа карап куйды. Бу сан аз иде. Иртәнге утырышларда һичкемгә сүз әйтергә ирек бирмәүче, һәртөрле эшне сытып башкаручы Сәлим абзыйның тавышын да, үзен дә танымады ул. “Әйе, кебек, менә сиңа мә, менә сиңа...”— Моңа кадәр болар аның сүзләреннән түгел иделәр бит! — Шул гынамы? — Рәис иптәш, сездә инде сүз, кирәк икән, тагын да бишәүләп булыр, әйе... — Ярар... — Икенче бригада ничек?.. Сөйләшү озакка бармады. Әмма берәү дә яңгырдан соң печән чабуга тотыну мөмкинлеге хакында кайтарып сүз сорамады. Улы биргән акчаларның кай тарафка китәчәген исәпләп башын катырган Сәлим абзый гына, рәис: — Атларга!— дип әйткәч, айнып киткәндәй: — Ә нигә бүген төшәбез?— дип сорап куйды. Чыгып барган җирләреннән бригадирлар да тукталып аңа таба борылдылар. — Әйе, ә нигә бүген төшәбез? Җир кипмәгән бит әле! Сәлим абзыйга башкалар да кушылдылар: — Ә нигә бүген? Рифкать тагын кыска сүзле булды: — Өстән шулай кушалар... Ярар, әйдәгез! Акча кайгысыннан Сәлим абзый бары тик бригадасын җыеп бетергәндә генә котыла алды. Шкаф тартмасында яткан байлыклар мәгънәсез, әмма ышанычлы көч булып, йөрәгенә куәт биреп торырга тиеш иделәр. Нәкъ баш очында гына карга каркылдап куйды. Аның тавышы шомлы иде. Халык нигәдер карга белән кайгының бәйләнеше бардыр дип уйлый. Ул гүяки кайгы гына алып килергә тиеш, кайгы хәбәреннән генә кычкыра. Ә югыйсә карга шатлыктан да аваз салырга тиеш бит! Әмма карга тавышы бу юлы да кайгы булып ишетелде. Бригаданың алты кешесе дегет эшенә чыгып киткән иде. Кемнәр диген? Типсә тимер өзәрлек ирләр китә бит! Тагын хатын-кызга калырмы инде бу күмхуҗ? Алты кеше бит: Салих — югары оч Кәрим абзый малае. Әтисе күмхуҗга җанын биреп, барсын оештырып йөргән кеше иде. Сугыш чорында йөкле арбаны кендеккә утыртканда эчен төшереп үзен харап итте. Ярый инде, Салих китсен дә ди, тормышлары авыр, сукыр әбисе, балалары, хатыны инде — ташка үлчим... Ә Камали нигә киткән? Үзе яшь чагыннан бирле арба-буразна эчендә үсте. Әллә ниләр кыландырып, яңа төр бодай табып бирәм үзегезгә дип хыялланып йөргән Камали. Аңа дегет эшендә нәрсә калган? Ни һавасы, ни суы тозлы диләр бит ул дегетнең... Тагын кемнәр?.. Вәли Сәгыйте, Самат Шакиры... Барысы алты кеше бит! Типсә тимер өзәрлек ирләр, егетләр. Зарифка анда ни калган инде? Карт башы белән... Нәрсә дигән әле? Яшь чагым булса дигәнме? Яшьләрне котыртмаса, башка эше калмагандыр! Ә менә Салихтан моны көтәргә була иде. Атасы да гомере буе кала юлын таптады, бабасы да шул якларга китеп, әйләнеп кайтмады. Болар җиргә берекмәгән, болар... Сәлим абзый шулай сөйләнә-уйлана, йомычкаларны-кайрыларны бер җиргәрәк өеп маташкан балта остасы Латыйп абзый янына килеп тукталды. Алар карашып куйдылар. Сәлим абзый агач-бүрәнәләр өстенә барып утырды. Латыйп абзый эндәшмәде, агачка чабылган балтасын алып, йөзен карады. Үткен иде. Чамалап сөйләш! Утын астына кыстырып куйган кайрагын алды. Кирәкмәсә дә тагын нидер эзләп маташты. Сәлим абзый останың болай үзен шикле тотуына, сөйләшми аптыратуына, башлап сәлам бирмәвенә ачуы килеп, бер-бер усал сүз әйтергә атлыгып авызын ачкан иде, тыелып калды. Алар чордашлар иде. Бересе — маһир балта остасы, икенчесе — данлыклы бригадир. Халык эчендәге кешеләр. Әмма оста, дөресен әйткәндә, бригадирдан өстенрәк иде: теле белеп түгел, кулы белеп эшли — бар кешегә дә бирелмәгән! Әмма Сәлим абзый барыбер башлап сәлам бирмәскә итте. Шулай да йомышын башкарырга тиеш иде ул. — Син, Латыйп, ял ит... Тартып алыйк,— диде, әмма сүзен ары дәвам итә алмады. Латыйп, ниһаять, җиргә төшкән кыска гына карандашын алды да, очын җентекләп карагач, колак артына кыстырды, Сәлим абзый янына килеп: — Кордаш, синмени әле бу?— дип кенә әйтеп куйды. Шулай да кул бирешеп күрештеләр, икесе дә авызларына папирос капты. Латыйп абзый кулына тагын балтасын алды, аны кайрау нияте белән тезенә җайлап куйды, әмма эшенә тотына алмый калды, Сәлим абзый сүз алды: — Син нигә дип шушы йомычкага уралып ятасың? Шул балтаңны күтәреп йөри-йөри гомерең үтеп китә бит инде. Ни рәхәте бар, йә инде?.. Латыйп абзый күзләреннән елмаю нуры сипте. Теш арасыннан гына: “Һе!”— дип куйды. — Иртән ничәдә торасың?— дип, үз сүзендә калды Сәлим абзый.— Биштә!.. Бәлки иртәрәк тә дер әле... Кич ничәдә эшең бетә? Агачны күзләрең шәйләми башлагач! Ну, нәрсәгә инде? Күмхуҗда эшләсәң, келәтең ашлыкка тулы торыр иде... Ә монда ни?.. Көнлекче булып, “озын берлек” артыннан йөреп гомерең үтеме? Латыйп абзый тагын да: “Һе!”— дип куйды. Күзләрендә сагыш бар иде. Әллә йорт тутырып йөргән ишле балаларын, әллә үзен җәлләп куйды. — Эш беләнмени, эшеңнең яме булсын! Латыйп абзый кыска сүзле иде, боларын да күңел түреннән бик саранланып кына чыгарды. — Бүген печәнгә төшәбез, югары болынга... Әйдә! Хәзер үк!— Дип, Сәлим абзый кинәт кабынып, останың сүзен, инкарь буларак, кырт кисте. Бу сүзләр бөтенләй мәгънәсез һәм кинәт килеп чыктылар ки, Латыйп абзый усал карашын күтәреп, төбәп карап алды. — Төшәсеңме? — Кичә яңгыр яуды бит, төне буе... Җир дә кибеп җитмәгән. — Җәйге көн, иртән яуса — кичкә кибә, кич яуса — иртәнгә! — Ярар, төшәрмен! ... Сәлим абзый тыкрыктан урамга таба күтәрелгәндә әле һаман оста Латыйпның балта чапкан тавышы ишетелеп тора иде. Килерме, юкмы? Белмәссең... Балта чапканы саен бер тиен акча аның кесәсенә керә, диләр. Ә күмхуҗда аңа нәрсә: бушка эшләп тә рәхмәте юк! Урам инде кипшегән, көн җылынган иде. Тагын шул каһәрле карга читән башыннан кычкырып калды: — Кар-р-р... Кар-р-р...
Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:
|