Главная

Популярная публикация

Научная публикация

Случайная публикация

Обратная связь

ТОР 5 статей:

Методические подходы к анализу финансового состояния предприятия

Проблема периодизации русской литературы ХХ века. Краткая характеристика второй половины ХХ века

Ценовые и неценовые факторы

Характеристика шлифовальных кругов и ее маркировка

Служебные части речи. Предлог. Союз. Частицы

КАТЕГОРИИ:






Дус­тым хә­бә­рен­нән. 21 страница




Югары очтан акырын гына җил исеп куйды. Күңелендәге барлык кадерле өметләрне, тормышка, хәтта җиргә-күккә булган ышанычларны җимереп исте җил. Явар... Тагын явар, тагын, тагын!..

Сәлим абзый урам буйлап акырын гына җилгә каршы атлады. Ачуланды. Үзен-үзе битәрләп, бар самими күңел кылларын тетрәндереп орышты. Менә хәзер кире борылыр да, кайтып акчаларны яндырыр хәлгә җитеп битәрләде дөньялыкны. Акчаны тудырган, бар нәрсәгә акча аша карарга өйрәткән тормышны яндырасы иде...

— Ә ул — хаклы!

Кем, нәрсәдә? Ә шулай да хаклы! Бәлки оста Латыйп аңа караганда мең өлеш хаклыдыр? “Һе...” Тапкан бит! Үзен тапкан. Көн дә балта чаба-чаба беләкләре бары сеңергә генә калган, ә ул — эшли.

Дөнья!.. Эшли Латыйп, үзен-үзе белеп, дәрәҗәсен аңлап. Кулында бернинди хокук юк, ә ул — эшли. Хөкеме юк, ә дәрәҗәсе — бар! Ә син чабасың-чабасың, тырышасың, үз дөньяң җимерек, кеше дөньясы өчен йөрисең, ә алар... Эһ! Ә алар дегеткә кача... Юк, алар нефть эшенә түгел, акчага табына!

— Ә ул — хаклы!

Сәлим абзый барыр җиреннән борылды да өйләренә таба атлады. Килеп керешкә:

— Кая Миргалим?— дип тавыш салды, әмма аны тыңлап торучы булмады. Өйдә кеше юк иде. Тавык кетәклегеннән кичәге йомыркаларны җыеп керүче улы Галимулла күренгәч, ачык тәрәзә аша әтисе аңа эндәште:

— Миргалим абыең кая?

Улы тукталды. Әтисенә сәер генә карап куйды. Аннары җавабы тыныч кына ишетелде:

— Эштә!

Сәлим абзый чиста һәм пөхтә итеп җыештырылган караватка барып утырды. Аннары аннан торып, нидер исенә төшкәндәй, ишеккә таба китте:

— Эштә, имеш, эштә!

Аның өчен бары авылда гына эш була ала, калган һәммә җирдә, күмхуҗдан гайре урыннарда, хәтта завод һәм фабрикаларда да эт сугарып кына йөриләр иде.

Улы Галимулла белән ул ишектә кабат очрашты. Малае артка чигенде, йомыркаларны чак төшереп җибәрмәде. Сәлим абзый да, аларның тәгәри китүеннән куркып, шунда чүгәләп куйды.

— Әниең кайда?

— Әни эшкә китте. Әтиең кайтса, чәй ясап эчерт, диде... Эчәсеңме, әти?— Малай самавырның капкачын күтәрә үк башлады. Әмма Сәлим абзый ашыкканын белдереп кул гына селтәде.

— Кайчан китте әниең?

— Күптән инде... Югары болынга. Мин дә барам...

— Йөрмә! Бүген анда сиңа эш юк... Печән җыя башлагач барырсың!

Улы, куркып кына:

— Ярар!— дип әйтеп куйды.

Болынлыкка Сәлим абзый барып җиткәндә халык инде шактый җыелган, үзара сүз корып тора иделәр. Бригадирга артык игътибар итеп тормадылар, ара-тирә:

— Башлыйбызмы?.. Җире юеш шул әле... Иртәрәк... Печәнне сөрсетеп бетерәбез... Рәтле эш буламы соң шуларның?— дип, салпы ягына кыстырылган саламны йолыккалаучылар да булгалады.

Эшне җиңел кулдан булсынга Хаҗи бабай артыннан башлап җибәрделәр. Ул бераз ара чалгы белән чабып үтте дә, тукталып, маңгай өстенә кулын куйды, озак итеп карап торды, җир башын чамалады: көчне тигез бүлергә кирәк иде.

Болын гүяки кырт урталайга өзелде. Ә аннары халык кузгалды. Болын өстендә ара-тирә куркып-куркып кубыз тарткан чикерткә авазларын ярып чалгы янаган, үлән чапкан тавышлар кабатланып-кабатланып торды. Казанчылар белән Латыйп абзыйның да учак тергезергә маташканы күренде.

Төш якынлашканда күмхуҗга МТСтан калган дүрт тракторның икесе көчкә сөйрәлеп килеп җиттеләр. Тик алары да, болын башында тукталып, эшне башларга уйлап та карамадылар, уңлы-суллы казына, нәрсәләрендер боргалый башладылар. Аларны каршы алырга, эшне каян башларга күрсәтәм дип килеп тукталган Сәлим абзый, хәлләрен белешкәч, боларның яннарыннан өметсез халәттә кулын селтәп китеп барды.

Хәлимә җиңги чалгычыларны дәшеп кулын болгады. Казан янына халык җыелганчы аш тәмам куерып җиткән иде инде. Болытлар тугызларга таралып бетеп, төшкелеккә дөньялык эссе табага әйләнде. Һава бөркүләнде. Яңгырларның әсәре дә калмады.

 

Табакларына чумырып аш салынган кешеләрнең һәрберсе диярлек Хаҗи бабай тирәсенәрәк кунакладылар. Табында Хәлимә җиңгинең: “Ашагыз, аша, наныйларым!”— дип, һәммәсен ризыкка дәртләндергән, рухларын куәтләндергән ягымлы тавышыннан битәр һичбер башка төрле сүз булмады. Халык бары тик кашык белән генә җәһәт-җәһәт эшләде. Куаклыкта берөзлексез сайраган сандугачның әрсез тавышын бүлеп, авыл янындагы әлегә җылынырга өлгермәгән булырга тиешле буада су коенучы шау-шуга битәр малайларның, усал кыз балаларның кайчак чәрелдәшкән-үртәшкән тавышлары да ишетелгәләп, мөкиббән китә-китә тамак туйдыручыларның колакларын сакта тота иде. Печәнчеләр арасыннан иң беренче Хаҗи бабай кырын ятып, табагын читкәрәк этәреп куйды. Хәлимә җиңги ни үтенеп, тагын бер генә өлеш өстим дип, күңелләренә төшеп сыйларга тырышса да, аны күндерә алмады, бары үпкәләтмәс өчен генә әйтелгән сүзләрен ишетте:

— Син, Хәлимә килен, бер дә юкка бу боламыгыңны миңа бүлергә ашыгасың... Әнә, Зәки малаена сал, синең боткаң белән теле дә кереп киткән бугай... Хаҗи бабай, хәлең ничек, сөякләрең ниләр кыландыра дип тә сорарлыгы калмаган,— диярәк, балтачы Латыйп абзыйның үзеннән хәл-әхвәл сорамавына да, сүзсезлегенә дә төрттереп, җиңел ташлы тел тегермәнен көйләп җибәргән иде дә, барып чыкмады. Хәлимә җиңги аны аңламады булырга кирәк, гел дә кирегә сугып торды:

— Ашасын... Нигә кешенең җанын изәсең икән?.. Аша-аша, күңелем парәсе!— дип, һәммәсен шикләндереп, Латыйп абзыйны мактап, Хаҗи бабайны яманлагандай итте. Ә картлач, аның гадәтен яхшы белеп булырга кирәк, үртәде дә үртәде:

— Кара әле, Хәлимә килен, бу, тал чыпчыгы дип әйтимме, сандугачмы?— Әйләнәсендәгеләр аңа сәерсенеп карауга каршы күз читен сикертеп куйды.— Өздереп-өздереп сайрый, чукынчык, гел сине мактый. Баядан бирле тыңлап торам, әллә шул күрше авыл керәшене Ануфри инде, ә, килен?

Хәлимә җиңги казан тирәсен тырт-тырт әйләнеп узды, кулына чүмечен алып, ни кылырга теләгәнен үзе дә төшенми, тукталып калды. Бу вакытта Хаҗи бабай үзенең җор теле белән башкаларга да бәйләнә башлаган, адресатын үзгәртергә өлгергән иде. Ләкин алар бер-бер артлы бик тиз бирешә һәм үртәлә барганга күрә, үчекләнепме, ни ватылмас балтачы Латыйп абзыйның сүз күәсен тикшереп карарга итте. Монда да тагын барып чыкмагач, әйтәсен урап, үтелгән дәверләргә күчереп, үзенчәләтеп сөйләп китте. Кәефе көнең үзе төсле яхшы иде. Һаман да Латыйп абзыйга бәйләнүе иде:

— Энем, син, Латыйпҗан туган, ул вакытта менә мондый гына кендерик малай идең. Шулай да хәтеремдә, тавык чебиләре төсле аяк астына кереп буталып йөрергә өлгергән идең инде. Ә синең абзаң Шара Гарифҗан бик булган һәм күндәм кеше иде, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын, үзен бер дә юкка гына әрәм итте шул... Менә бит ул тормыш нинди!

Хаҗи бабай сүзеннән тукталып, авыл якларын, болын-әрәмәлек, тау башларын күз белән берәмләп, гүяки капшап узды. Аз гына, сары тары бөртеге кадәр генә томанлы яшь аның керфек очларында асылынып калды.

— Шул Шара Гарифҗанны әйләнә-тирәдә гаҗәеп тә мут һәм вөҗданлы кеше дип сөйли торган иделәр. Ә без аннан курка идек. Мин инде, ир кеше булсам да, Шара Гарифҗанның узып киткәнен күрсәм, җиргә беркавым чүгәләп кала торган идем. Ә ул, берни сизмәгәндәй, шулай кирәк дип аңлый идеме, белмим... Бер, шулай, моны Вәлинекеләр, сәүдәгәр иделәр, Минзәлә базарына олау белән, ягъни бер-бер артлы кәрван итеп, арбаларга төятелгән өч йөкне бер үзенә биреп җибәргәннәр. Намуслы кеше булганына ышандылармы икән үзенә, әллә башын Себер җибәрү нияте белән алдан корылган хәйлә идеме, анысын белүче булмады, Шара Гарифҗан да ул хакта уйлап, фикер-ниятен кузгатырга бер дә вакыт-фәлән тапмаган булгандыр... Ә чоры — яман иде. Ай яман иде. Хәзер юк инде алар, Түбән Шөңгедән Югары Шөңгегә кадәрге арадагы йөзләп диләнкеле булыр, шул җирдә шаулап утырган кара урман юлыннан узасы бар. Күрше-тирә авыл байлары гел дә таланып кайта, базарга, әйләнеп, ерак юлдан гына йөрү мәслихәт иде... Чөнки сугыштан качып яткан ил егетләре, угры-күсәге, барысы да шул Шөңге урманында оя корып, елан аулап, яхшы-яман байларны талап алып калган малга кинәнеп яшиләр дип сөйләшә иделәр. Имеш, дөреслеге никадәр камил дәрәҗәдә булгандыр, атлы казаклар килеп, урманны иңләп-буйлап йөргәннәр икән дә, эш чыкмагач, урманчы Хаҗины кат-кат күндереп, хәбәр салу, сигнал җаен сөйләшеп-килешенеп, үзләре китеп барганнар икән. Менә шулай Шара Гарифҗан, бу сүзләрне юк-бар санап, урман аша гына Минзәлә базарына барып та җиткән. Моның туры юлдан исән-имин килүен кабакта, сыра артында сөйләгәнендә тыңлап утырган кешеләр аннан көлгәннәр генә. Ә Вәлинекеләр аның сүзен куәтләгәннәр. Кире юлда олауларга шикәр, көрәк ише нәрсәләр төяп, тагын үзен генә җибәргәннәр моның. Ә иң арттагы атның арбасына бер мичкә керосин утыртып куйганнар. Эңгер-меңгер чак икән. Гарифҗан белән бергә килгән олаучылар Югары Шөңгедә кич кунарга калганнар, бик озак аның артыннан: “Менә ахмак егет!”— дип карап торганнар. Олавы урман башына җиткәч, уң кул яктан ике тапкыр, арырак өч мәртәбә бик ачы итеп зәһәр генә сызгырганнарын да ишеткәннәр, ярдәмгә бармаганнар бит... Ә Гарифҗан аңа-моңа бер дә игътибар юнәлтеп тормаган, юлын дәва иттергән. Ә тегеләр, качаклар булыр, артыннан сагалап килеп, иң әүвәле керосин мичкәсен чишкәннәр... Төнгегә фатир кереп, аның артыннан карап калган олаучы егетләр түзмәгән, артыннан чыкканнар. Чаптырып килеп җиткәннәр, Кәримхафиз, күрше авылның бәк усал мур кыргыры адәме иде, биле сынсын, авызы җимерелеп ята икән. Ә башка һичкем юк, олау да, Шара Гарифҗан да, качаклар да... Югалганнар. Олаучылар Шара Гарифҗанны инде уйларында гүргә озатып, Кәримхафизны алып кайтканнар. Албасты кыяфәте кергән бу егет өч көннән соң гына волость төрмәсендә аңына килгән.

— Ә Гарифҗан абый? Гарифҗан абый исән идеме соң?— Соңгы вакытларда алдынгы күмхуҗчылар исемлегенә керә башлаган яшь хатын, Латыйп абзыйларга килен тиешле Наилә ашыгып соравын үзе дә сизеп, кызарып куйды.

Хаҗи абый аңа таба салмак кына борылды. Җеп очын югалттырдың, сеңлем, дигәндәй карап алып, бик озаклап тамак төбен кыргалады. Суынып килгән чәен эчеп куйды. Нигәдер кабат тамак кыргалап, ахырын чыгара алмаган хикәясен аннан соң гына дәвам иттерде:

— Ә Шара Гарифҗанмы? Шара Гарифҗан исән булган... Бик кыйный башлагач, Кәримхафиз барысын да сөйләп биргән. Аннары, аның күрсәтүләре дөрес булганча, ул төне урман эчендә вакыйгалар болайрак булган...

Шара Гарифҗан йокы аралаш мыгырданып көй көйләштереп, арба кыйшайган якның киресенә таба аз гына бөгелеп-сыгылып, авыр сәгать теле төсле, зур гәүдәсе белән олау өстендә чайкалгалап бара икән. Алгы арбада икән бу. Качаклар аның арыш капчыгы кебек бөгелә төшкән гәүдәсе астында гүяки кечерәеп калган тартмалы олау арбасының да гүяки уенчык кебек кенә булуын шәйләп, бераз шөлләп, курка ук калганнар. Кемнең дә яшисе килә бит. Ә болар — качаклар, сугыштан куркып, үлемнән качып-посып ятучылар... Шулай да мал кызыктырган күзләрен... Сөйләдемме әле?.. Башта иң арттагы керосин тәпәнен чишеп төшергәннәр. Бу һоп-һуп итеп тәгәрәп китүгә уянмасынмы Шара Гарифҗан...

— Тыр-р-р!— дигән бу, арбадан төшә-төшешкә.

Качаклар куаклар арасына чумган. Артыннан ташланырга да, алдыннан килергә дә һич йөрәкләре җитми ди үзләренең. Ә Гарифҗан төшеп калган тәпән янына акырын гына килгән дә:

— Һай, йомшаграк бәйләгәннәрмени? Юк инде, юк... Төштең дәмени?.. Ярый телең бар, әйтеп өлгердең, калдырып китә идем,— дип сөйләнә-сөйләнә, җиде потлы мичкәне озын кочагына алып кына арбага китереп тә куйган. Качаклар аһ иткәннәр...— Хаҗи бабай шушы урында тукталуны кирәк табып, әйләнә-тирәсендә авызына керердәй булып утырган халыкка күз йөртеп чыкты. Барысы да тыңлыйлардыр төсле иде. Хәтта Хәлимә җиңги дә, казанын юарга онытып, Хаҗи бабай катына кунаклаган иде. Тик балтачы Латыйп абзый гына бик ерактан, күзләрен кысарак төшеп, онытылган кыяфәттә нәрсәгәдер карап тора иде. Хаҗи бабай да шул якка күз салды. Озаклап эзләде. Күзенең дә җегәрлеге бетеп килә иде булырга кирәк. Һәм еракта-еракта, бик биектә нокта кадәр генә күренеп очкан лачыны күзләре шәйләп алгач, рухи бер җиңеллек белән елмаеп куйды. Барысы да шул ук якка төбәлгәч кенә Хаҗи бабай сөйли башлаган вакыйгасын дәвам иттерде. Хикәясе, вакыйгаларының серлелегеннәнме, тагын да кызыклырак кебек тоела башлаган иде.

— Шуннан шул, Шара Гарифҗан юлын тагын да дәвам иткән. Качаклар төн уртасынача озата барырга карар кылып, монда ук итүне хәерсезгә санап планнар корсалар да, үзара уртак фикергә килә алмаганнар, икегә бүленгәннәр. Байлык күзне кыздыра, үзенә тарта ул. Мескенкәйләрнең арасында шул Кәримхафиз дигәннәре дә булган бит, юлларын үзе башлап йөргән. Алар, озак уйлап тормастан, юлның ике ягыннан чыгып, тәртә буйлап Шара Гарифҗанга якынлашканнар. Олау инде аларга күчәр дигәндә генә Шара Гарифҗан, уң кулын сузып, Кәримхафизны бугазлап алган баш очында чыбыркы болгап алган кебек кенә әйләндереп, сул ягыннан килүченең өстенә гөрселдәтеп үк диярлек орган, ә калганнар, каргадан качкан чебиләр төсле, кайсы-кая орылып-бәрелеп посканнар да беткәннәр. Шара Гарифҗан олауда узып киткәч тә, качкан урыннарында озак кына шүрләп ятканнарыннан соң, күтәрелеп чыгарга гына исәп тотканнарында җилле-гайрәтле егетләр дә ат чаптырып, кисәүләр изәп килеп җиткәннәр. Җирдә аунаган өч җаннан артыгын тапмаганнар. Аларның да икесе мәет хәлендә, тик Кәримхафиз гына исән булган. Анысын Шөңге старостасына илтеп биргәннәр. Шул төннән соң базар юлында ник бер карак очрасын!..

Хаҗи бабай сүзен шуның белән очлагандай тынып калды.

— Нигә кирәк булган инде ул, Шара Гарифҗанга дигәнем, төнгә каршы урман авызына керергә?— Наиләнең соравы бу юлы урынлы иде.

— Бәхәс, ягъни спор инде бу!..— дип, тиз генә элеп алдылар ирләрнең булганраклары, әмма рәис хатыны, Латыйп абзыйларга килен тиеш Наиләгә ялагайлык итүне уйлап та карамыйча.

— И шуннан? Ә Гарифҗан?— диделәр, Хаҗи бабайга карап, тизрәк сөйлә инде, эшлисе дә бар әле дигәндәй һәммәсе.

— Аңа ни булсын, кайткан... Ләм-мим, кемгә дә бер сүз әйтсен...

Хаҗи бабай тагын тынып калды. Инде сүзен дәва итәр дип кешеләрнең колагы аның авызына куелган иде. Бу тынлык мизгелләре узгач, ара-тирә Кәримхафизны да кызганып сүз әйткәләшүләр башланып китте, кайсы-бере Гарифҗаны ачуландылар. Ә Латыйп абзый барчасыннан да тынычрак иде, ул, казаннар ягына карап, бер генә җөмлә өстәп куйды:

— Хәлимә җиңги, казаның көя!

Чыннан да казан төбендәге аш куерып, боткага әйләнү генә түгел, көя үк башлаган иде. Хәлимә җиңги, ах-ух килеп йөгерә-кабалана, уйлап-нитеп тормастан казан эченә бер чиләк салкын су тондырырга өлгерде. Болын өстеннән ачы көек исе бөтерелеп узды. Хаҗи бабайның кеткелдәп көлүе генә бу хәлгә яңача юнәлеш биреп җибәрде. Шулай инде ул, тормыштагы вакыйгага көлке күзеннән карасаң, кызыклы төсле, елак күзеннән карасаң — сыкраулы!

Арада борыннарын тотып кыландыручылар да булды. Бу мыскыллы борын тотуларны һәм көлүне аралап Латыйп абзый тагын әйтеп куйды:

— Кем килә?..

Шушындый сораулы сүзләр нинди генә авыл кешесен югалып калырга мәҗбүр итми? Барчасы да яңа гына болын буйлап узган сары төтене онытып, башларын кисәк кенә авыл ягына бордылар, күзләрен шул яктан сузылган юлга текәделәр. Чыннан да аннан җәһәт-җәһәт кемдер атлап-йөгереп бу якка таба килә иде. Бу кадәр ашыгу белән нишләп йөрер икән? Бер-бер хәвеф-хәтәр юктыр бит?

Өлкәннәрнең бәгырь кисәкләре җиде якка кисәкләнеп өзгәләнә үк башлады. Хаҗи бабай, алгарак чыгып, каш өстенә кулларын куеп озак карап торды, тынычсызланды. Үз күзләренә ышану кирәклеген оныта башлаганын сиздереп, башкаларның ярдәмен таләп итми булдыра алмады:

— Оланнар, кая, кайсыгыз анда, күз салыгызчәли, ни хәбәр?..

Кемдер:

— Фатыйма түти бу!— дип аваз салуга, башкалар да юлдагы кешене танып алдылар. Тик Фатыйма түти бу якка түгел, шәһәр юлына чыга торган сукмакка борылып, үргәрәк менә башлаган иде инде. Ул арада күзләргә ачык булып, артыннан үрдәк бәбкәләре кебек бер туктаусыз кабалана-кабалана узышып чабулаучы балалары да күренде. Үзләре үк өчәү иделәр.

Хаҗи бабай да Фатыйма түтине танып алырга өлгергән, бу тамашаны бик кызык дип табучы кайбер яшь-җилкенчәкләрнең җәберләрлек сүз атып көлүләрен ошатмыйча үртәлеп үк куйган иде. Алар һаман көлә. Кыйшайтып туры төрттерүләренә түзеп тору әмәленең табылмавы сәбәплеме, әллә көлүләр артык озакка сузылудан сүзләре мыскыллау булып яңгыравын белепме, бабай хафалы кыяфәткә керде дә:

— Оланнар, җитәрегез... Тормыш итү — калҗа кимерү түгел ул!— дип әйтеп куйды. Әмма дә хөрмәтле икән әле Хаҗи бабаларының сүзе. Базга үтеп кергән кояш яктысыннан бәрәңгенең үргән аксыл үсентеләре ничек шәлперәеп төшсә, алар шулай үзләренең хаталарын аңлап, ахырыл-әмер, сыгылгалап, телсез калдылар. Ул арада казаны бүтән йөз кызармаячагына инанган Хәлимә җиңги дә үзенчәләтеп берничә сүз катарга өлгерде:

— И-и, бигрәкләр дә нәзберекләр икән әле үзләре, кара әле ничек ашыккан булалар, мескенкәйләрем, бу челләдә әниләренә иярмәсәләр дә яраган булыр иде, юк шул, аны беләмени алар, әниләрен үчекләп... Әле дә тормышы чәчми алып бара инде... И Алла, тормыш — калҗа түгел шул, Хаҗи бабагыз дөрес әйтә... Кемгә дә күрергә язмасын...

Әгәр Хәлимә җиңгинең сүзләренә колак салып узган кеше булса, исе китәр иде: мактый да, яманлый да, сөя дә, көйдерә дә! Кемгә дә күрергә язмасын... Нәрсәне, тормышнымы? Үз сүзләренә үзе колак салса, акылы-исе китәр иде. Тик аңа вакыты бармыни? Юньләп утырып хәл алырга да мөмкинлеге калмый. Эш тә эш...

Инде кояшның икендегә авышуын аңлап, һәммәсе дә эш коралларын аралый, кузгата башладылар. Аргырак баштагы бригада кешеләре казаннары яныннан кубып, эшкә тотынганын күреп алгач, аерым бер көнчелек белән Сәлимнекеләр тагын да җәһәтрәк хәрәкәтләнергә тотындылар. Тегеләрнең чалгы янауларының тавышы туктала, сүнә, бетә бару боларының йөрәкләренә хуш килсә дә, күңел түрләрендә җай тапмый. Эшнең күләме хезмәт көне белән исәпләнүне белүләренә карамастан, һәркемнең башкалардан бер генә адым булса да алгарак чыгасы килә иде.

 

Бу юлы Шәрифләрнең разведка буровое бөтенләй бүтән авыл янына урнашты. Әгәр дә монда эшкә кермәгән булса, ул бәлки дөньяда Кыек дигән авылның барлыгын белмәс һәм урыс салаларынча чәчелмә көнкүрештә гомер сөрүләренә исе дә китмәс иде. Урман артында гына икән. Кыеклар аның үз авылыннан сигез чакрымлап кына ераклыкта Түгелме? Әгәр дә Кыек белән Алга күмхуҗлары басуларын агач межасы бүлеп торса, ике калкулык, бер уйсулык араларында ятмаса, икесе ике районга карамасалар, бәлки алар бер-берсен яхшырак та белерләр иде. Бәлки менә шушы аралашу мөмкинлеге юклык кына ике авылның үзара дуслыгын җимергән дип әйтер идең, ул гына түгел икән. Элекләрне болар арасында тагын да бер урыс саласы булып, аларны якын мөгаммәләдән аерып торган. Дөрес, бу урыс авылының соңгы ихатасы сугыш алдыннан гына җимерелеп бетеп, халкы Кыекка кушылып, татарлашып ук беткән, хәтта үзара кызлар алышып, халык телендә генә урыс атала, асылында бөек интернационализм җимешен ашап яшиләр, имеш. Моңа егерме беренче елгы корылык вакытында ут чыгып, авылларындагы алты ихатадан гайреләре көлгә калып янып бетүләреннән соң, Кыек татарлары мәңге этешеп-төртешеп, сугышып-дуслашып яшәгән шул урыс саласын үз ярдәмнәреннән ташламыйча куеннарына алулары, тора-тора үзләрендә үк яшәтеп калдырулары сәбәпче булып чыккан, диләр. Бәлки менә шул тарихлар аркасында бу авылны Кыек дип атый башлаганнардыр? Әмма Ходай тәгалә каршысында бер гөнаһлары барлыгы да халыкта билгеле: Кыеклар кайчандыр Исламда булып, керәшенгә күчерелгән, тагын да мөселманлыкка кайткан, дин алмашып көн күргән икән. Баштарак бу авылның исеме Тарлау булган, имеш.

Ике авылны кушкач, әүвәле татар абзыйларының үткен хыялында гына яшәгән мәсьәлә чишелгән — урыс чиркәвен сүткәннәр. Мескен, бик мәгърур булса да, агачтан гына салынган икән. Ә аннан соң мәсҗидкә дә чират җиткән. Сөйләүләре әгәр дә хак булса, искелектән, чиркәү белән мәсҗидтән, диннән бу якларда иң беренче Кыек авылы котылган. Тик нигәдер мәсҗид урыны белән чиркәү нигезе һаман да саклана, картларының уйга бирелә торган җиренә әйләнеп киткәннәр. Шулай да чиркәү текә калкулыкта ук булып, зират кылу өчен кулайрак булып чыккан. Һәм менә Шәрифләрнең буровое нәкъ шушы чиркәүнең нигез ташларын кубарып атты, чиркәү булган урынга урнашты.






Не нашли, что искали? Воспользуйтесь поиском:

vikidalka.ru - 2015-2024 год. Все права принадлежат их авторам! Нарушение авторских прав | Нарушение персональных данных